54

Дога дереслере

  • Upload
    islamcd

  • View
    242

  • Download
    3

Embed Size (px)

DESCRIPTION

 

Citation preview

Page 1: Дога дереслере
Page 2: Дога дереслере

Дога Дәресләре

Йосыф Дәүләтшин

Page 3: Дога дереслере

Хөрмәтле укучылар! Әлеге хезмәт аша сезне бөек дога дөньясына чакырабыз. Доганың

кеше тормышындагы әһәмияте, гыйбадәтләр арасында тоткан урыны, аның тәртипләре. Догаң кабул булсын өчен ниләр эшләргә? Сорап та җавабы килмәсә, сәбәбен кайдан эзләргә? Әгәр бу сораулар сезне дә борчыса, димәк, бу китап — сезнең өчен. Хәерле юллар сезгә.

Дога дәресләре. Дәүләтшин Й.; икенче басма. – Түбән Кама:

“Рисалә” матбугат үзәге, 2014. – 136 б. – 3000 д.

ISBN 978-5-905607-16-5

ISBN 978-5-905607-16-5

© «Рисаля», 2014

Page 4: Дога дереслере

Беренче дәрес:Турыдан-туры Аннан сора ...

Адәм баласы кайвакыт үзен бик көчле дип уйласа да, Иблис аңа “син куәтле” дип вәсвәсә кылып торса да, кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Аллаһы Тәгалә генә аңа һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә.

Атабыз Адәм, вәсвәсәгә бирелеп, тыелган җимешне аша-ды, сабыр итә алмады. Әмма шунда ук, үзенең зәгыйфьлеген аңлап, Аллаһы Тәгаләгә ихлас тәүбәләре белән мөрәҗәгать итте, ялварды һәм Раббыбыз аны гафу итте. Бөтен кеше-лек — галәмнәр Раббысы каршында фәкыйрь, һәрвакыт Аның ярдәменә мохтаҗдыр.

Әлбәттә, 60-70 кг авырлыгы булган кешене галәм белән чагыштырсаң, ул бик кечкенә. Без яшәгән җир шары кояш янәшәсендә бер нокта гына, кояш үзе галактикада бик кеч-кенә. Миллионлаган галактикалар, һәркайсы 500 еллык юл ераклыгында булган җиде кат күкләр! Аллаһының гареше! Әлбәттә, алар арасында без — бик кечкенә генә булган затлар-быз. Шуңа да карамастан, Бөек Раббыбыз безгә теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында, теләсә кайсы халәттә, туры-дан-туры Үзенә мөрәҗәгать итеп, бер Үзеннән генә сорарга, моң-зарларыбызны Үзенә генә сөйләргә, Үзенең ярдәменә таянырга мөмкинчелек бирде. Моның өчен каядыр барырга, кемгәдер ялынырга кирәкми. Кеше көнен дә, төнен дә, һич арадашчысыз, туп-туры Аллаһыдан сорый ала. Аның бу сора-вы “дога” дип атала. Аллаһы Тәгалә әйтә:

Page 5: Дога дереслере

Дога дәресләре6

اع إذا جيب دعوة ٱدللك عبادي عن فإن قريب أ

﴿ إوذا سأ

دعن فليستجيبوا ل ولؤمنوا ب لعلهم يرشدون ١٨٦ ﴾“әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сораш-салар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. алар да Миңа җавап бирсеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шул вакытта туры юлда булырлар” (“Сыер”, 186).

Дога сүзенең мәгънәсе...

Дога — гарәп телендә “чакыру”, “ялвару” дигәнне аңлата. Бән-дәләрнең Раббыларын ярдәмгә чакырулары, Аның көченә, чиксез гыйлеменә, рәхим-шәфкатенә мөрәҗәгать итүләре дога дип атала.

Әлбәттә, җир өстендә яшәүче кешеләр йөзләгән мил ләт-ләргә бүленеп, йөзләрчә телләрдә дога кылырга мөмкиннәр. Әмма Аллаһ һәрбер телне Үзе яраткан һәм Ул аларның һәрберсен аңлый. Шуңа күрә, иң элек, Аллаһыга юлланган доганың кайсы телдә булуы түгел, бәлки, чын күңелдән чы-гуы мөһим. Аллаһ каршында гафил калебләрдән чыккан гамәлләрнең кыйммәте юк.

Кырмысканың догасы да җавапсыз калмас...

Гадәттә, берәр кеше дәрәҗәгә ирешсә, югары урынга менсә, аңа: “Син хәзер зур кеше булдың инде, безнең ишегә вакытың да юктыр”, — дибез. Чыннан да, еш кына, кешенең вазыйфа-сы, эше, җаваплылыгы арткан саен, бөтен нәрсәгә һәм бөтен кешегә вакыты да җитмәскә мөмкин. Кайвакыт кешеләр, үз табигатьләреннән чыгып, Аллаһы Тәгалә турында да шулай дип уйлыйлар. Аллаһы Тәгалә минем кебек кечкенә авылда яшәүче гади кешенең догасын ишетерме соң? Аның миңа да

Page 6: Дога дереслере

Беренче дәрес: Турыдан-туры Аннан сора ... 7

вакыты җитәр микән? — диләр. Сөбханаллаһ! Аллаһ Тәгалә барлык кимчелекләрдән дә пакь! Ул җирдә һәм күктә булган һәр мәхлугын күрә, белә, кайгырта һәм аларның һәрберсенә үз ризыгын насыйп итә. Бер кечкенә яфрак та Аның рөхсәтеннән башка агачыннан төшми. Ул — һәр ялваруны Ишетүче, күңел серләрен Белүче.

Аллаһ Тәгалә әйтте:

﴿ ۞وعندهۥ مفاتح ٱلغيب ل يعلمها إل هو ويعلم ما ف ٱلبوٱلحر وما تسقط من ورقة إل يعلمها ول حبة ف ظلمت

بني ٥٩ ﴾ رض ول رطب ول يابس إل ف كتب مٱل

“Ул суда һәм җирдә булган һәрнәрсәне белә. аның гыйлеменнән башка бер яфрак та агачыннан төшмәс, җир куенында бер бөртек тә качып ятмас. Китапта булмаган яшь яки корыган нәрсә дә юк-тыр” (“Терлек”, 59).

Әгәр җир өстендә яшәүче 7 млрд. кеше, үзләренең 14 млрд. кулларын күтәреп, бөтенесе бервакытта дога кылып сораса-лар да, Ул аларның һәркайсын ишетә һәм, теләсә, кабул итә. Аллаһ — Ишетүче, Аның ишетүе бар нәрсәне колачлый. Бер бәндәсен ишетү, икенче бәндәсен ишетергә комачауламый. Тавышларның күп, телләрнең һәм моң-зарларның төрле булуы Аның өчен киртә түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ Тәгалә безнең, кеше исемен йөртүче затларның гына түгел, хәтта һавадагы кошларның да, урманнардагы хайваннарның да, сахралар-дагы елан-чаяннарның да, басу-кырларда яшәүче кечкенә бөҗәкләрнең дә ихлас догаларын җавапсыз калдырмый.

Бервакыт Сөләйман пәйгамбәр үзенең гаскәре белән, яң гыр сорау өчен, сахрага чыга. Белгәнебезчә, Сөләйман ке-шелек тарихында иң бай һәм иң көчле гаскәрле патша иде. Кеше ләрдән, кошлардан һәм җеннәрдән торган гаскәре белән сахрага, дога кылу урынына килеп җиткәндә, ул

Page 7: Дога дереслере

Дога дәресләре8

кечкенә кулларын күтәреп дога кылучы бер кырмысканы күрде. Кечкенә бөҗәк — кырмыска көч-куәт иясен, кемгәдер нәрсәнедер Бирү че, кемнедер нәрсәдәндер мәхрүм итүче Аллаһы Тәгаләне ярдәмгә чакыр ды: “Йә, Раббым, без дә Синең бәндәләрең. Безгә яңгырларыңны насыйп ит”. Шул-вакыт Сөләйман патша үзенең гаскәренә борылды һәм: «Кайтыгыз өйләрегезгә, сездән башканың догасы сезнең өчен җитте», — диде. Әлхәмдүлилләһ, Галәмнәр Раббысы — Бөек Аллаһ кечкенә генә кырмысканың догасы белән җир өстенә мул итеп яңгыр яудырды.

Шул кечкенә генә кырмысканың ихлас догасы белән бөтен кешеләр күк сулары белән ризыкландылар. Сөекле пәй-гамбәребез дә еш кына истиска намазында Аллаһтан яңгыр сораганда: “Хайваннарыңны һәм үсемлекләреңне эчерт сәң иде”, — дип сорый торган булган.

Аллаһ Тәгалә һәр мәхлугының догасын ишетә, әмма ихлас-лык һәм түбәнчелек белән кылынган догалар гына кабул була.

Халкыбыз догадан аерылмаган...

Аллаһка шөкер, халкыбызда дога кылу, догага булган хөрмәт совет вакытларында да бетмәгән. Әби-бабаларыбыз юлга чык-канда да, гаилә корганда да, бала туганда да, яңа өйгә кергәндә дә, якынын югалтса да, белгәнен укырга, догасын кылырга ты-рышкан. Бүгенге көндә дә, хәтта, намаз укымаучы, руза тот-маучы милләттәшләребез дә, кыска гына догаларны булса да өйрәнеп, аларны укып йөрергә тырышалар. Шуңа күрә дога гыйбадәте динсезлек чорында халкыбызның Аллаһтан һәм Аның хак диненнән бөтенләй китмәвенә шактый нык ярдәм итте.

Доганың да тәртибе бар...

Һәр эшнең үз җае булган кебек, һәр гыйбадәтнең дә үз шарт-лары, билгеле бер тәртипләре бар. Намаз укыйм дигән кеше,

Page 8: Дога дереслере

Беренче дәрес: Турыдан-туры Аннан сора ... 9

кулына китап алып, аның тәртибен өйрәнә, махсус дога-зикерләрен ятлый. Ул тәртипләргә төшенмичә, намазны укып булмый. Руза тотуның да, хаҗ кылуның да билгеле канунна-ры бар һәм, аларны өйрәнмичә, ул эшләрне кылып булмый. Нәкъ шулай, шәригатебездә дога кылуның да үз кагыйдәләре, үз рәвешләре бар. Кызганыч, хәтта намаз, руза әһеле булган күп кенә кардәшләребез дә доганың тәртипләрен белмиләр, өйрәнмиләр. Ике кулыңны күтәреп, белгәнең белән сорасаң, шул җитәдер, диләр. Шул сәбәптән, дога гыйбадәте өммәтебез өчен, бер яктан, иң еш кылынган һәм күңелләргә иң якын тор-ган гыйбадәт булса, икенче яктан, әлегә иң өйрәнелмәгән һәм игътибарсыз калган гыйбадәтләрнең берсе булып тора.

Әлхәмдүлилләһ, сөекле пәйгамбәребез безгә, башка гыйбадәтләрне бар нечкәлекләре белән өйрәткән кебек, дога кылу рәвешләрен, аның әдәпләрен, кабул булу сәбәпләрен энәсеннән алып җебенә кадәр аңлатып калдырды. Безгә исә аның кыйммәтле мирасын өйрәнеп, шул хәзинәләрне тор-мышта файдаланасы гына кала.

Аллаһ теләсә, сезнең игътибарыгызга, шушы бөек гый-бадәт белән танышу өчен, түбәндәге дәресләрне тәкъдим итәм. Раббым шушы дога дәресләре аша милләттәшләребезгә Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаерга, бер Аңа гына гыйбадәт кылып, дөнья һәм ахыйрәт хаҗәтләре белән ялварып, дога кы-лып яшәргә насыйп итсен. Догаларыбыз кабул булсын.

Page 9: Дога дереслере

Икенче дәрес:Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре

Әлеге дәресебездә Аллаһ Тәгаләнең Коръәндәге берничә ая-тен укып китәрбез һәм дога гыйбадәтенең шул аятьләрдә искә алынган кайбер өстенлекләренә тукталырбыз.

Аллаһның китабы Коръән дә, пәйгамбәребезнең пакь сөннәте дә безгә доганың динебездә тоткан бөек урынын, кеше тормышындагы әһәмиятен аңлата, безне һәрдаим до-гада булырга этәрә. Аять һәм хәдисләрнең кайберләре без-не дога кылырга чакыра, аның әҗер-саваплары, Кыямәттә булачак шатлыклары белән кызыктыра. Кайберләре дога-сыз яшәүнең никадәр зур хәсрәт булуын аңлата, “Безгә дога кирәкми”, — дип, үзләрен дога кылудан өстен санаучыларның аянычлы хәлләрен искәртә...

Коръән — дога белән башлана, дога белән тәмамлана.Әгәр Аллаһының бөек Китабын ачсак, аның дога белән

башланып, дога белән тәмамлануын күрәбез. Коръәннең беренче битендә урнашкан һәм аның ке-

реш сүзе — мөкаддимәсе булган “Фатиха” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә иң кирәкле нигъмәтне сорап дога кылырга өйрәтә. Ул да булса, һидаят — туры юл, Аллаһының динен тотуда Аның ярдәмен сорау. Аллаһ Тәгалә әйтә:

رط ٱلمستقيم ٦ ﴾ ﴿ ٱهدنا ٱلص

Page 10: Дога дереслере

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре 11

“Безне туры юлдан алып бар!” (“Фатиха”, 6).Аллаһ Тәгалә Үзенең бәндәләрен һидаятькә күндерә, туры юл-дан алып бара. Кеше өчен моннан да кадерле нигъмәтнең бу-луы мөмкин түгел. Шушы изге дога белән Аллаһының бөек Ки-табы башлана. Коръәннең ахыр битен ачсак, без анда “Кеше-ләр” сүрәсен күрәбез. Ул сүрәдә “истигазә” (Аллаһы Тәгаләгә сыену, Аннан нинди дә булса зарардан саклауны сорау) дип аталучы доганың бөек төре килә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

ٱلوسواس ٱلناس ٤ ﴾ ﴿ من ش“Шайтанның коткысыннан сакла” (“Кешеләр”, 4).

“Истигазә” — кешеләрнең иң зур дошманы булган шай тан-ның явыз коткысыннан бер Аллаһка сыену, Аннан безне Үз саклавы астына алуны үтенү. Әгәр Аллаһ кешене ул явыз дош маннан Үз сагына алмаса, берәү дә аның коткысыннан котыла алмас. Чыннан да, Аллаһының кешелеккә булган ахыр мөрәҗәгате, Коръәннең дога белән башланып, дога белән тәмамлануы, безгә шушы дога гыйбадәтенең бөек дәрәҗәсен күрсәтә.

Дога ул — гыйбадәт

Аллаһ Тәгалә “Гафир” сүрәсендә бәндәләренең Аңа дога-лары белән мөрәҗәгать итүләрен гыйбадәт дип атады, бу гыйбадәттән ерагаюдан кисәтте:

ون ين يستكب ستجب لكم إن ٱل﴿ وقال ربكم ٱدعون أ

عن عبادت سيدخلون جهنم داخرين ٦٠ ﴾“раббыгыз әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60).

Page 11: Дога дереслере

Дога дәресләре12

Дога — гыйбадәтнең җелеге. Чөнки Раббысына дога белән ял-варучы кеше үзенең Аңа булган фәкыйрьлек-мохтаҗлыгын, Аның каршындагы түбәнчелеген таный һәм тануын белдерә. Әмма тәкәббер бәндәләр: “Безгә дога кирәкми”, — дип, дога-дан ерак торалар. Андыйларны мәңгелек хурлык көтә. Аллаһ Үзенең сөекле бәндәләрен һәрдаим догада булырга, өмет һәм курку белән бер Аңа гына ялварырга чакыра:

٥٥ ٱلمعتدين يب ل إنهۥ وخفية تضع ربكم ٱدعوا ﴿رض بعد إصلحها وٱدعوه خوفا وطمعا إن

ول تفسدوا ف ٱل

قريب من ٱلمحسنني ٥٦ ﴾ رحت ٱلل“раббыгызга түбәнчелек белән яшерен рәвештә мөрәҗәгать итегез. Дөреслектә, Ул чиктән ашучы-ларны сөйми. Җир өстен тәртипкә салганнан соң, ул тәртипне бозмагыз. аллаһының газабыннан куркып, рәхмәтенә өмет итеп, аңа догалар белән ялварыгыз. аллаһының рәхмәте изгелек кылучы-ларга бик якындыр” (“Пәрдә”, 55-56).

Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан

Аллаһ Үз бәндәләрен дога кылырга чакырганда, доганың олуг гыйбадәт икәнен әйтү белән генә чикләнмичә, безнең ихлас догаларыбызга Аның хозурыннан җавап булачагын да вәгъдә итә. Кайвакыт бәндәләр Раббыларын онытып җибәрсәләр дә, Аллаһ Үз рәхмәте һәм кодрәте белән безгә бик якын. Ул безнең догаларыбызга җавап бирә, өметләребезне аклый, моң-зарларыбызны тыңлый, сораган хаҗәтләребезне бирә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

اع إذا جيب دعوة ٱدللك عبادي عن فإن قريب أ

﴿ إوذا سأ

دعن فليستجيبوا ل ولؤمنوا ب لعلهم يرشدون ١٨٦ ﴾

Page 12: Дога дереслере

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре 13

“әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сораш-салар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. алар да Миңа җавап бир­сеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шулва-кытта туры юлда булырлар” (“Сыер”, 186).

Аллаһка якынайган саен догасы арта

Бәндә Раббысының бөеклеген аңлап, Аллаһка никадәр якын булса, аның күңеле догага шулкадәр омтылачак, куллары еш-рак күтәреләчәк. Шуңа күрә кешеләрнең иң иманлылары, Аллаһка иң якын булганнары — пәйгамбәрләр — һәрвакыт, һәр халәттә догада булдылар. Аллаһ безгә үрнәк итеп аларның догаларын “Пәйгамбәрләр” сүрәсендә искә алды:

ورهبا رغبا ويدعوننا ٱليرت ف يسرعون كنوا هم إن ﴿وكنوا لا خشعني ٩٠ ﴾

“алар изге эшләр кылырга ашыктылар. Безгә кур-ку һәм өмет белән догалар кылдылар, каршыбыз-да түбәнчел булдылар” (“Пәйгамбәрләр”, 90).

Аллаһ кайбер пәйгамбәрләренең догаларын безнең өчен ае-рым иңдерде:

Ибраһим догасы

Аллаһның илчеләре кылган догалардан Коръәндә Ибраһим пәйгамбәрнең ялварулары аеруча игътибарга лаек:

ي وهب ل ع ٱلكب إسمعيل إوسحق إن ٱل ﴿ ٱلمد للعء ٣٩ ﴾ رب لسميع ٱدل

“Картаймыш көнемдә миңа улларым Исмәгыйль белән Исхакны бүләк итүче раббым аллаһка

Page 13: Дога дереслере

Дога дәресләре14

хәмед­сәнәләрем булсын. раббым — догаларны Ишетүчедер”.

لوة ومن ذريت ربنا وتقبل دعء ٤٠ ﴾ ﴿ رب ٱجعلن مقيم ٱلص“Йә, раббым, мине һәм минем нәселемне намаз-ны торгызучылардан кыл. раббым, догамны кабул ит”.

ي وللمؤمنني يوم يقوم ٱلساب ٤١ ﴾ ﴿ ربنا ٱغفر ل ولودل“әй, раббыбыз, мине, минем әти­әниемне һәм барча иман ияләрен хисап торгызылачак көндә гафу әйлә” (“Ибраһим”, 39-41).

Нух догасы

Иң хөрмәтле пәйгамбәрләрнең берсе булган Нух, көннәрен һәм төннәрен кызганмыйча, үз халкын иман юлына, бәхет-сәгадәткә өндәде, ләкин халкы хаклыкны ялганга санады. Кешеләр Аллаһының илчесен “җенләнгән, акылсыз” дип мыскыл иттеләр. Ул хак сүз сөйли башласа, алар аннан йөз чөерделәр, колакларын бармаклары белән капладылар. Нух сабыр булды, әмма ахыр чиктә ул, изаларга түзә алмыйча, Раббысыннан ярдәм сорап, дога кылды:

ن مغلوب فٱنتص ١٠ ﴾ۥ أ ﴿ فدع ربه

“Шулвакыт ул, раббысына ялварып, дога кыл-ды: “Мин җиңелдем, минем көчем калмады, син миңа ярдәм ит”, — диде”.

رض عيونا رنا ٱل نهمر ١١ وفج ماء بماء م بوب ٱلس

﴿ ففتحنا أ

مر قد قدر ١٢ ﴾ أ فٱلق ٱلماء ع

Page 14: Дога дереслере

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре 15

“Күк капкаларын ачып, җир өстенә сулар төшер­дек. Җир асларыннан да сулар чыгардык. Шулва-кыт аллаһының әмере өчен күк һәм җир сулары кушылдылар” (“Ай”, 10-12 ).

Әюб догасы

Әюб пәйгамбәргә, олуг сынау буларак, бик каты авыру килде. Изге пәйгамбәр, Раббысыннан шифа сорап, дога кылды:

حني ٨٣ ﴾ رحم ٱلرنت أ

وأ ن ٱلض ن مس

يوب إذ نادى ربهۥ أ

﴿ وأ

“әюбне дә искә ал. Менә ул раббысына дога кы-лып: “Йә, раббым, өстемә бәла килде, ә син рәхим­леләрнең дә рәхимлесе”, — диде”.

هلهۥ أ وءاتينه ض من بهۦ ما فكشفنا لۥ فٱستجبنا ﴿عهم رحة من عندنا وذكرى للعبدين ٨٤ ﴾ ومثلهم م

“аның догасына җавап бирдек һәм өстендәге бәласен алдык. аңа булган рәхмәтебез белән һәм, бәндәләргә гыйбрәт булсын өчен, гаиләсен дә кай-тардык, тагын ике мәртәбә арттырып бирдек” (“Пәйгамбәрләр”, 83-84).

Аллаһ Тәгалә Коръәндә изге пәйгамбәрләрнең тормышлары дәверендә төрле халәтләрдә кылган догаларын китерә. Пәй-гамбәрләр үрнәгендә Аллаһының барча тугры, изге бәндәләре дә Аңа үзләренең ихлас догалары белән мөрәҗәгать итеп яшиләр. Аллаһ Тәгалә әйтә:

﴿ تتجاف جنوبهم عن ٱلمضاجع يدعون ربهم خوفا وطمعا خف لهم من

أ ا ا رزقنهم ينفقون ١٦ فل تعلم نفس م ومم

عني جزاء بما كنوا يعملون ١٧ ﴾ ة أ قر

Page 15: Дога дереслере

Дога дәресләре16

“алар, ятакларыннан иңбашларын күтәреп, раб-быларына курку һәм өмет белән дога кылалар, без аларга ризык кылган мөлкәтләреннән өлешләрен чыгаралар. Кылган изге гамәлләре өчен алар-ны нинди сөенечләр көткәнен бер җан иясе дә белмәс” (“Сәҗдә”, 16-17).

Җәннәттә дога кылырлар

Аллаһның хикмәте, дөнья сынауларын үтеп, кабер караң-гылыгын татып, Кыямәт дәһшәтләрен кичереп, Сират күперен гизеп, Аның рәхмәте белән оҗмах бакчаларына кергәч тә, бәндәләр Раббыларына мөрәҗәгать итүдән туктамаслар. Раб-бым Аллаһ безгә дә шул догаларны кылырга насыйп әйләсен. Аллаһ Тәгалә әйтә:

لحت يهديهم ربهم بإيمنهم ين ءامنوا وعملوا ٱلص ﴿ إن ٱلفيها دعوىهم ٱلعيم ٩ ت ف جن نهر

ٱل تتهم من تري

ن ٱلمد سبحنك ٱللهم وتيتهم فيها سلم وءاخر دعوىهم أ

رب ٱلعلمني ١٠ ﴾ لل“Дөреслектә, иман китергән һәм изгелекләр кыл-ган кешеләрне аллаһ, иманнары сәбәпле, туры юлга кертер. асларыннан челтерәп агучы елгалар һәм чиксез нигъмәтләр белән тулы җәннәт бакча-ларында. аларның андагы догалары: “Йә, аллаһ, син бар кимчелектән пакьсең”, — булыр. Бер­берсе белән очрашканда әйтә торган сүзләре “сәлам” булыр. ахыр догалары: “Барлык мактауларыбыз бер галәмнәр раббысына хастыр”, — дигән сүзләр булыр” (“Юныс”, 9-10).

Page 16: Дога дереслере

Өченче дәрес:Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында

Узган дәрестә сезнең белән Аллаһының Китабы Коръәндәге берничә аятьне укып, ул аятьләрдәге дога гыйбадәтенең бөек дәрәҗәсенә тукталып киттек. Безгә үрнәк буларак, берничә пәйгамбәрнең изге догасын искә алдык. Бүгенге дәресебездә, Аллаһ теләсә, пәйгамбәребезнең дога турында әйтеп кал-дырган кайбер хәдисләренә тукталырбыз, доганың яңа мәртәбәләрен өйрәнербез.

Доганың иң зур үрнәге

Әлбәттә, сөекле пәйгамбәребез дога кылуның иң камил үрнәге булды. Ул үзенең сәхабәләренә доганың фазыйләтләре, татлы җимешләре, чиксез файдалары турында еш сөйли иде. Сәхабәләр буыны пәйгамбәрдән олуг дәресләрне кабул иттеләр, үз тормышларында кулландылар һәм бу бөек мирас-ны үзләреннән соң киләчәк буыннарга да түкми-чәчми тап-шырдылар.

Ногман ибн Бәшир тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Дога — ул гыйбадәт”, — диде һәм Аллаһының аятен укыды:

ون ين يستكب ستجب لكم إن ٱل﴿ وقال ربكم ٱدعون أ

عن عبادت سيدخلون جهنم داخرين ٦٠ ﴾

Page 17: Дога дереслере

Дога дәресләре18

“раббың әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60, Тирмизи риваятендәге хәдис).

Ибн Габбас тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Гыйба дәт­нең иң өстене — дога”, — диде. (Хәким риваятен дәге “хәсән” хәдис).

Пәйгамбәребез бу сүзләре белән бәндәнең Раббысына дога кылып ялваруы иң бөек гыйбадәтләрдән икәнен белдерде.

Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә каршында догадан да хөрмәтле нәрсә юк”, — диде. (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре).

Доганың өстенлеге нәрсәдә?

Ни өчен, бер караганда әллә ни мәшәкатьле булмаган гамәл иң фазыйләтле һәм Аллаһ каршында иң хөрмәтле гыйбадәт булып тора? Әлбәттә, моның сәбәпләре булырга тиеш.

Әйдәгез, гыйлем әһелләренең бу хакта әйткән аңлат-маларына тукталып китик:

• Дога кылганда кеше Раббысы каршында түбәнчел була, Аның каршында үзенең зәгыйфьлеген һәм Аңа булган мохтаҗлыгын күрсәтә. Гыйбадәтнең асылы нәкъ шулдыр.

• Гыйбадәт кылганда кешенең калебе никадәр түбәнчел, уй-фикерләре никадәр якын булса, гыйбадәте дә шулкадәр дәрәҗәле һәм камил була. Дога кылганда кешегә бу мак-сатны үтәү бигрәк тә җиңел, чөнки ул үзе өчен сорый. Үзеңә кирәк хаҗәтләреңне сораганда, түбәнчелекне һәм ихласлылыкны саклау ансатрак.

• Дога гыйбадәте үз эченә башка бөек гыйбадәтләрне ала: тәвәккүл (Аллаһка таяну) һәм “истиганә” (ярдәм сорау). Аллаһыга тәвәккәл кылучы Аның көченә, ярдәменә тая-

Page 18: Дога дереслере

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында 19

на, ышана. Калеб кешенең бар сораганнары да бер Аллаһ кулында булуына инана. Дога кылу шушы тәвәкәллек сыйфатын тагын да ныгыта. Чөнки Раббысына ялвару-чы кеше белә: аның тормышы бер Аллаһ кулында, Аллаһ теләмәгән нәрсә булмый һәм Ул теләгән нәрсә булмый-ча калмый. Бәндә Аңа өметләнеп, Аңа ышанып сорый. Бу исә, гыйбадәтнең җилеге һәм рухы булып тора.

• Гомумән, безгә пәйгамбәребезнең “Дога — гыйба дәт­ләрнең иң фазыйләтлесе” дигән сүзен дөрес аңлау кирәк. Бу — дога, гамәл буларак, башка гамәлләрдән һәрвакыт өстен дигән сүз түгел. Аллаһыны зикер итү, Аңа мактау-олуглау сүзләрен ирештерү, бәлки, табигате белән дога-дан фазыйләтлерәктер. Коръән уку — зикер кылудан, на-маз уку — Коръән укудан дәрәҗәлерәк. Әмма урынына, заманына карап кешеләрнең дә өстенлекләре үзгәреп торган кебек, гамәлләр дә бер дәрәҗәдә генә калмый-лар. Мәктәптә — укытучы өстен, базарда — сәүдәгәр, ба-суда — игенче... Шуның кебек, вакытына, халәтенә, хәтта кешесенә карап, гыйбадәтләрнең өстенлекләре үзгәреп торырга мөмкин. Шиксез, бу мәсьәлә динебездә аерым бер гыйлем, аерым бер фән булып тора. Мөселман ул гый-лемне үзләштереп, кайсы вакытта гыйбадәтнең кайсы-сын кылу, кайсысын кичектерү хәерлерәк икәнен аерырга өйрәнә. Аллаһка шөкер, урынына, заманына һәм кешенең мөмкинлегенә карап, гыйбадәтләр төрләнә ала.

Гамәлләрнең бер-берсеннән өстенлеге түбәндәге сәбәпләр белән үзгәрергә мөмкин:

• Җенесе­табигатенә карап. Намаз — үзлектән Коръән укудан, Коръән уку — зикер кылудан, зикер — дога кылу-дан хәерлерәк.

• Вакытына карап: иртәнге һәм икенде намазларыннан соң Коръән уку, зикер-тәсбихта булу, дога кылу — нәфел

Page 19: Дога дереслере

Дога дәресләре20

намазлары укудан өстенрәк. Чөнки ул намазлардан соң, кояш чыкканчы яки баеганчы, шәригатьтә намаз уку юк.

• Кешенең кылган гамәленә карап. Намаз эчендә рөкүгъ һәм сәҗдә вакытларында Коръән уку юк, шуңа күрә ул халәттә зикер һәм догалар Коръән укудан хәерлерәк булып чыга. Кәгъбә тирәли таваф кылганда да зикер һәм догалар кылына, әмма таваф вакытында Коръән укуга килгәндә, бу хакта галимнәр арасында каршылыклар бар.

• Урынына карап. Хаҗ вакытында Гарәфәгә килгәч, Мүздәлифәгә кайткач, таш атканда, әс-Сафа белән әл-Мәрва тауларында да үз догалары һәм зикерләре бар, әмма махсус намазлары юк.

• Кешенең халәтенә карап. Ирләр өчен намаз уку мәчеттә җәмәгать белән хәерлерәк булса, хатын-кызлар өчен өйләрендә уку яхшырак. Кыз бала кияүгә чыкканчы, иң элек әтисенә итагать итсә, никахтан соң иренә буйсыну алдарак килә.

• Кешеләрнең мөмкинлекләренә карап. Аллаһ Тәгалә кешеләргә, мал-мөлкәтләрне төрлечә бүлгән кебек, көч-кодрәтләрне, мөмкинлекләрне дә тигез бирмәгән. Көчең җиткән гыйбадәтне кылуың, хәлеңнән килмәгән гыйбадәттә тырышуыңнан хәерлерәк.

Бу бик тә катлаулы һәм четерекле мәсьәлә. Күпләр бу мәйдан-да, үзләренең нәфес-һаваларына ияреп, башкаларның хакла-рын кимсетергә мөмкиннәр. Еш кына кеше бер гамәлне үзе өчен җиңел, калебе өчен аеруча тәэсирле тапса, башкаларга да шулай булырга тиеш, дигән уй белән ул гамәлне бөтенесен-нән таләп итә башлый. Пәйгамбәребез олуг хикмәт иясе бул-ды, кешеләргә карата рәхимле иде. Гыйлемнең дә һәркемгә иң якын, иң хәерле, иң туры килгәнен өйрәтте. Шуңа күрә баш-ка мөселманнар да бу нәрсәләрдә бик сак булып, һәркемгә иң хәерле булганын күрсәтергә тиешләр.

Page 20: Дога дереслере

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында 21

Берәүләргә Аллаһ гыйлем ишеген ача, икенчеләргә тән гыйбадәтләрен җиңел кыла, өченчеләргә садака бирү мөмкинчелеген насыйп итә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

رض ورفع بعضكم فوق ي جعلكم خلئف ٱل ﴿ وهو ٱل

بلوكم ف ما ءاتىكم إن ربك سيع ٱلعقاب بعض درجت لإونهۥ لغفور رحيم ١٦٥ ﴾

“Ул сезне җир өстендә хәлифәләр итте. сезгә бирелгән нәрсәләр белән сынау өчен, берәү­ләрегезгә икенчеләрегез каршында өстен лекләр бирде” (“Мал-туар”, 165).

Бик күп намазлар укучы, төннәрен сәҗдәләрдә үткәрүче Габдуллаһ әл-Гомәри исемле кеше була. Көннәрдән бер көнне ул имам Мәликкә (мәлики мәзһәбенә нигез салучы) хат яза һәм аны үзе кебек гыйбадәт кылуга вә зөһдлеккә чакыра. Күп итеп рөкүгъ-сәҗдәләр кылырга, рузалар то-тарга, зикер-тәсбихтә булырга... Имам Мәлик — бөтен ис-лам галәменә мәшһүр булган галим. Ул үзенең күп вакытын хәдисләр туплауга, китап язуга, кешеләрне укытуга, алар-га гыйлем бирүгә сарыф иткән. Габдуллаһның тәкъдимен алып, кардәше имам Мәликне күп зикерләргә, намазларга өндәвен укыгач, ул аңа җавап хаты язды: “Аллаһ кешеләргә ризыкларны бүлгән кебек, гамәлләрне дә бүлде. Берәүгә Аллаһ намаз ишеген ачып, рузаныкын ачмаска мөмкин. Икенче кешегә, бәлки, садака ишеге ачылып, намазныкы ачылмагандыр. Өченчегә Аллаһ юлында иҗтиһад кылу ачылган булырга мөмкин. Кешеләргә гыйлем тарату иң хәерле эшләрдән санала һәм мин үземә ачылган насыйбым белән ризамын. Миңа насыйп булганы, синдә булганыннан ким түгелдер, дип уйлыйм һәм һәркайсыбыз да хәерле эшләрдә, дип өметләнәм”.

Чыннан да, Аллаһ сиңа нәфел рузаларын тоту, төннәрен кыямнарда үткәрү ишекләрен ачкан икән, бу ишекләр

Page 21: Дога дереслере

Дога дәресләре22

бөтен кешегә дә шулай ачыла, дип уйларга ярамый. Байлык та бөтен кешегә тигез бүленмәгән кебек, Раббыбыз гамәл-гыйбадәтләрне дә төрле дәрәҗәдә бүлгән1.

Гомумән, кайсы вакытта, кайсы урында һәм кайсы халәттә, кайсы гамәл кемгә хәерлерәк икәнен белү өчен, мөселман кешесе пәйгамбәребезнең сөннәтен өйрәнергә тиеш. Әгәр без, гыйлемгә таянып, сөннәт буенча яшәргә тырышсак, тормышыбызның һәр мизгелендә гамәлләрнең иң өстенен, иң камилен табарга җиңелрәк булыр, иншә Аллаһ.

Аллаһ сораучы бәндәсен ярата

Дога ул — гыйбадәт, гыйбадәтнең рухы һәм җилегедер. Гый-бадәт исә, бар кешеләрнең һәм җеннәрнең яратылу максаты, димәк, ул максатны тормышка ашыруның да иң хөрмәтле ми-салы — догадыр.

Аллаһ Үзенә догада булучыларны ярата, дога кылудан тәкәбберләнеп йөрүчеләргә ачулы була.

Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Кем Аллаһы Тәгаләне дога белән чакырмый — Ул аңа ачулы була”, — диде (Имам Әхмәт, Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре).

Сөбханаллаһ, Аллаһ доганы һәм Үзенә догада булу-чы бәндәләрен ярата! Шул ук вакытта Ул доганы ташлаучы бәндәсеннән разый түгел. Бу — дога гыйбадәтенең кешеләр өстендә булган иң зур бурычларның, иң мөһим фарызларның берсе икәненә дәлил булып тора.

Дога — иң җиңел гыйбадәт

Дога, бер яктан, иң бөек гыйбадәтләрдән саналса да, шул ук вакытта ул иң җиңел гыйбадәт булып тора.

1 Әлбәттә, бу кагый дәләр нәфел, өстәмә гыйбадәтләргә кагыла. Чөнки фарыз гыйбадәтләрдә ихтыяр кылу юктыр.

Page 22: Дога дереслере

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында 23

Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: “Кеше­ләр нең иң гаҗизе — догада гаҗиз булганы, кешеләрнең иң сара ны — сәлам бирүдә саран булганы”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

“Гаҗизлек” сүзе гарәп телендә көчсезлекне аңлата. Тирән картлык сәбәпле, үзенең көч-куәтен, саулыгын югалт-кан әби-бабайларга гарәпләр “гаҗүз” дип тә әйтәләр. Без кешеләр көне-төне догада булсыннар өчен, Аллаһ Тәгалә ул гамәлне үтәүне җиңел кылган. Доганы намаз белән генә чагыштырсак та, аның, чыннан да, җиңел булуы белән ки-лешербез. Намаз укыр өчен тәһарәт кирәк, дога кылган-да тәһарәтле булу шарт түгел. Әгәр догада тәһарәтле булу шарт булса, без сөннәттә килгән күп догаларны кыла алмас идек, мәсәлән, йокыдан торганда, бәдрәфтән чыкканда... Намаз уку өчен гаурәтләр каплану шарт булып тора, әмма безгә җиңеллек теләүче Раббыбыз догада гаурәт каплау-ны мәҗбүри кылмады. Мисал өчен, кеше йокларга ятканда, җенси мөнәсәбәт алдыннан тәһарәтен алгач, дога кыла. На-маз укыганда кыйблага юнәлү тиешле, дога кылганда кый-блага борылу хәерлерәк булса да, ул доганың шарты булып тормый. Мәсәлән, кеше машинага утырганда, сәфәр дога-сын уку өчен, кыйбланы эзлисе булса, бу зур мәшәкать ту-дырыр иде. Әмма «ат»ың кая юнәлсә, догаңны руль артына утырган килеш укый аласың. Әниләр мичкә бәлеш тыккан-да, Аллаһыдан бәрәкәтле ризыклар сорар булсалар, кый-блага юнәлүләре дә, тизрәк яулык-күлмәкләрен киюләре дә кирәкмәс. Дога кылганда кыям торулар, рөкүгъ-сәҗдәләргә төшүләр, махсус вакытларын көтеп утырулар — берсе дә юк. Шуңа күрә дога кылырга да көч, җай тапмаган кеше — иң көчсез, иң гаҗиз, иманы иң зәгыйфь кешедер.

Дога язмышыңны үзгәртер

Доганың янә бер фазыйләте турында хәбәр безгә Сәүбән тап-шырган хәдистә килә. Пәйгамбәребез: “Тәкъдир­язмышны

Page 23: Дога дереслере

Дога дәресләре24

догадан башка нәрсә үзгәртмәс”, — диде (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Кешенең ихлас догалары сәбәпле, Аллаһ аңа билгеләгән бәла-казаны кире бора. Ягъни, Аллаһ бәндәсенең тормышын-да бер сынауны билгеләү белән бергә, аның кыласы догасын да билгеләп куя. Нәтиҗәдә, бәндә үзенең өстенә киләсе бәладән, шул догасы сәбәпле, имин кала.

Димәк, дога кешене дөнья һәм ахыйрәттә бәхет-сәгадәткә, имин тормышка илтүче иң олуг сәбәпләрнең берсе бу-лып тора. Кайбер хаталы гакыйдә әһелләре кешенең берәр төрле хәерлелеккә ирешүендә, яки бәла-казадан котылуын-да доганың бер тәэсире дә, бер файдасы да юк, дога фәкать аерым бер гыйбадәт буларак кына кылына, диләр. Язылган нәрсә, дога кылмасаң да, була ул, диләр. Әлбәттә, доганың ка-дерен һәм кыйммәтен аңлаган бәндә мондый сүзләр сөйләми. Әгәр Аллаһыдан сорауның һичбер файдасы булмаса, Ул безгә Үзеннән сорарга, догада булырга әмер итмәс иде. “Мин, тәкъдиремә таянып, дога кылмыйм”, — дигән кеше хатала-на. Чөнки кешенең догада булуы, Раббысыннан соравы Аның рәхмәтенә, мәгъфирәтенә, һидаятенә, ярдәменә һәм ризы-гына ирештерүче сәбәп булып тора. Пәйгамбәребезнең хәер-догасын сорап килүче сәхабәләре өчен ул дога кылды һәм: “Тәкъдиреңдә язылганы килер, көтеп тор”, — димәде. Дөньяда да, ахирәттә дә бер генә нәрсә дә сәбәпсез булмый. Әгәр Аллаһ бәндәсенә бер хәерлелекне дога аша бирергә теләсә, Ул аны догадан башка насыйп итми.

Моннан тыш, доганың Аллаһ каршындагы бөек дәрә-җәсен, кеше тормышындагы әһәмиятен, бәндәләрнең до-гага булган мохтаҗлыгын бәян кылучы хәдисләр бик күп. Аларның кайберләренә алдагы дәресләребездә тукталыр-быз, иншә Аллаһ.

Page 24: Дога дереслере

Дүртенче дәрес:Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы

Чиксез мөлкәт һәм кодрәт иясе — Аллаһ, һичбер бәндәсенә мохтаҗ булмаса да, Ул аларның дога кылуларын сөя һәм аларга Үзенең җавабын вәгъдә итә. Бу — Аның безгә булган рәхмәте һәм олуг хөрмәтедер. Аллаһ Үзен чакыручы бәндәләрен кире какмый, Үзенә өмет итүчеләрнең өметләрен аклый.

Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә Үзенең газиз бәндәләренә зур сөенечләр белән мөрәҗәгать итеп әйтә:

“И, бәндәләрем, барыгыз да адашуда, мәгәр Мин сезне туры юлга күндерәм. Миннән һидаят сорагыз — Сезне күндерермен.

И, бәндәләрем, барыгыз да ач, мәгәр Мин сезгә ризык бирәм. Миннән ризык сорагыз — сезне ашатырмын.

И, бәндәләрем, барыгыз да ялангач, мәгәр Мин сезгә кием бирәм. Миннән кием сорагыз — сезне киендерермен.

И, бәндәләрем, сез көне­төне хаталар кыласыз, ә Мин барча гөнаһларны гафу итәм. Миннән гафу сорагыз — сезне кичерермен.

И, бәндәләрем, әгәр сезнең әүвәлгеләрегез һәм ахыр­гыларыгыз, кешеләрегез һәм җеннәрегез, бер биек урынга җыелып, Миннән Үз хаҗәтләрегезне сорап, һәркайсыгызга сораганын бирсәм, диңгезгә батырылган инәгә ияргән су диңгез суын киметмәгән кебек, бу да Минем байлыгымны киметмәс”. (Мөслим риваяте).

Page 25: Дога дереслере

Дога дәресләре26

Чыннан да, кардәшләрем, Аллаһ безне юктан бар кыл-маса, без булмас идек. Ул безгә җир һәм күктән Үзенең чик-сез нигъмәтләрен биреп тормаса, безгә шул ризык-суларын иңдермәсә, иртәләрен офыктан кояшларын күтәрмәсә, елга-ларын агызмаса, саулыкларыбызны бирмәсә, аларны безгә кем бирер иде? Аллаһ Тәгалә әйтте:

بماء تيكم يأ فمن غورا ماؤكم صبح

أ إن رءيتم

أ قل ﴿

عين ٣٠ ﴾ م“әйт кешеләргә: “әгәр җир асларыннан бәреп чыккан суларыгыз кире төшеп, юк булсалар, кем сезгә чиста сулар белән килер?” (“Патшалык”, 30).

70-80 ел динсезлектә яшәгәннән соң, Ул безгә Үзенең рәхмәтен салып, безне янә хак динебезгә кайтармаса, кем кайтарыр иде икән? Аллаһының күпме нигъмәтләрендә яшәп, Аның җире буйлап йөреп, Ул биргәнне ашап, күпме бозык эшләр кылабыз. Аңа шөкер итәргә, рәхмәтебезне әйтергә оныта-быз. Ул — Рәхимле, безне тәүбәгә чакыра. “Мин сезләрне гафу итәрмен”, — дип вәгъдә бирә.

Зур сораулар белән генә түгел...

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ безне үз ихтыяҗларыбызны Аннан со-рарга чакыра һәм сораучы бәндәләрен ярата. Ул кешеләрнең барча теләкләре белән дә Үзенә мөрәҗәгать итүләрен тели. Кеше Раббысыннан иман-һидаят, мәңгелек җәннәт со-рау гына түгел, дөнья мәшәкатьләре белән дә Аңа ялва-рырга тиеш. Әйе, Аллаһның бәндәсе ризык һәм суларны да, саулык-сәламәтлек не дә, кием һәм тормышта кирәкле баш-ка нәрсәләрне дә Аллаһтан сорый. Сөекле пәйгамбәребездән мирас булып калган догалар безне тормышның һәр мизгелендә, һәр хәрәкәтебездә дөрес сүзләр белән Раббыбыз-га мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре,

Page 26: Дога дереслере

Дүртенче дәрес: Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы 27

аяк киемнәренең бавы чишелсә дә, аны бәйләү өчен ярдәмне Аллаһтан сораганнар.

Аллаһның мөлкәте чиксез

Күз алдына да китереп булмый, әгәр атабыз Адәмнән баш-лап җир өстендә яшәячәк соңгы кешегә, соңгы җенгә кадәр барысы да бер урынга җыелсалар, күңелләрендә булган бар нәрсәләрен сорасалар һәм Аллаһ аларга барлык сораганнарын да бирсә, бу Аның хәзинәләрен һич киметмәс. Кулыңа кечкенә генә энә алып, очы-кырые булмаган диңгез яки океанның яры-на килеп, шул энәне суга батыр. Энәне судан алганда аңа ия-реп чыккан су диңгезне киметерме? Әлбәттә, юк. Бәндәләренә ризык, мал-мөлкәт, һәрбер сораган нәрсәләрен биргәннән Аллаһының байлыгы кимеми. Сөбхәнәллаһ, кешеләр кайва-кыт үзләренең байлыкларын, дәрәҗәләрен, киң патшалы-кларын күреп, шул мөлкәтләре мәңге бетмәс дип уйлыйлар, әмма бер мизгелдә бер нәрсәсез кала алалар. Кешедә нинди генә байлыклар булса да, ул — вакытлыча, барысы да бетәчәк. Әмма Аллаһының байлыгы беркайчан да бетми. Аллаһ Тәгалә әйтә:

باق ٩٦ ﴾ ﴿ ما عندكم ينفد وما عند ٱلل“сездә булган бетәчәк, аллаһта булган — мәң­гелек” (“Бал корты”, 96).

Диңгездән кечкенә генә кошчык томшыгы белән су эчсә, диңгез суы кимемәс. Аллаһ та берәр бәндәсенә олуг нигъмәтләр, яки, Аллаһ сакласын, газап-хәсрәтләр бирергә теләсә, фәкать: “Бул!” — дип кенә әйтә, һәм ул була. Аллаһ Тәгалә әйтә:

ن يقول لۥ كن فيكون ٨٢ ﴾ ا أ راد شي

ۥ إذا أ مره

ما أ ﴿ إن

“аллаһның әмере: әгәр Ул бер нәрсәне теләсә, аңа: “Бул!” — ди, һәм ул була” (“Йәсин”, 82).

Page 27: Дога дереслере

Дога дәресләре28

Шуңа күрә кешеләр, Аллаһыдан сораганда, аларга биргәннән Аның малы кимер дип куркып сорарга тиеш түгелләр. Бетмәс мөлкәт Хуҗасыннан нәрсәдер сораганда үҗәт һәм тырыш булырга кирәк. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез дога кылса: “Йә, Аллаһ, әгәр теләсәң, кичер мине”, — дип әйтмәсен, бәлки соравында нык булсын, теләгәненә нык омтылсын. Соравыңны никадәр олуг кылсаң да, Аллаһтан һичнәрсә бөек була алмас”, — диде. (Мөслим риваяте).

Әбү Сәгыйть әл-Худри әйтә: “Әгәр Аллаһыга дога белән ял­варсагыз, соравыгызның әһәмиятен күтәрегез. Чөнки Аллаһ та булган милек һич кимеми. Әгәр дога кылсагыз, догагызда нык булы гыз, Аллаһны һичкем мәҗбүрили алмый” (Ибн Әби Шәйбә).

Әйе, Аллаһ үз максатларында нык, догаларында үҗәт һәм тырыш булган бәндәләрен ярата. Бәндә Раббысыннан, Аның рәхмәтеннән, чиксез нигъмәтләреннән башка бер мизгел дә яши алмый. Ул һәр адымында, һәр сулышында Аның игътиба-рына мохтаҗ. Аллаһ исә — Бай һәм Мактаулыдыр. Аның безнең итагать һәм ялваруларыбызга һич ихтияҗы юк. Кешеләр кыл-ган бер генә гыйбадәтнең дә файдасы Аллаһка бармый, бәлки кешенең үзенә кайта. Кылынган бер генә явызлыкның да за-рары Аңа тими, кешенең үз башына кайта. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә әйтте:

هو ٱلغن ٱلميد وٱلل نتم ٱلفقراء إل ٱللها ٱلاس أ ي

أ ﴿ ۞ي

ت بلق جديد ١٦ ﴾ يذهبكم ويأ

١٥ إن يشأ

“әй кешеләр, сез барыгыз да аллаһ каршында фәкыйрь, аңа мохтаҗсыз. әмма, аллаһ — бай һәм мактаулыдыр. әгәр Ул теләсә, сезне икенче затлар белән алыштыра ала” (“Яралтучы”, 15-16).

Мохтаҗ булмаса да, гыйбадәтебезне ярата

Кешеләр укыган намазлары, кылган сәҗдә һәм рөкүгълары, биргән садакалары белән Аллаһыга файда китерәм, дип уйла-

Page 28: Дога дереслере

Дүртенче дәрес: Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы 29

масыннар. Аллаһка һичкемнең изгелеге кирәкми. Кеше тузан бөртеге кадәр генә изгелек кылса да, ул аның үзе, үз бәхете өчен. Аллаһ Тәгалә әйтә:

يضل فإنما ضل ومن لفسهۦ يهتدي ما فإن ٱهتدى ن م ﴿عليها ١٥ ﴾

“Бер кеше туры юлга күнсә, туры юлы фәкать үзе өчен генәдер. Бер кеше хак юлдан тайпылса, ада-шуы — үз башына” (“Төнге күчү”, 15).

Чиксез кодрәт, бетмәс мөлкәт иясе Аллаһ — кешеләрнең итагатьләренә, ялварган догаларына, кылган тәүбәләренә мохтаҗ булмаса да, Ул дога кылучы мөэминнең догасын ишетергә, тугры бәндәсенең гыйбадәтен күрергә ярата; хата-лар кылып та, тәүбә белән Үз хозурына кайтучыларга сөенә.

Чүлдән баручы бер кеше ризык һәм су төягән дөясен югалтып, тәмам өметсезләнгәннән соң, һич көтмәгәндә дөясенең кире әйләнеп кайтуына ничек сөенсә, адашып йөргән бәндәнең тәүбә белән Үз Раббысына кайтуына Аллаһ тагын да ныграк сөенә. Бу Аллаһының без бәндәләренә булган рәхимлелеген, безнең өчен файдалы нәрсәләрне сөеп, зыян-лы әйберләрне теләмәвен күрсәтә. Аллаһ безнең Аны тануы-бызны, Аны яратуыбызны, Аның ачуыннан куркуыбызны, Аңа буйсынуыбызны һәм Аңа якынаерга тырышуыбызны яра-та. Ул безнең хаталарыбызны кичерә, догаларыбызга җавап бирә, гамәлләребезне кабул итә, теләгән бәндәләрен хисапсыз рәвештә ризыкландыра.

Калебендә иманы булган һәр кеше Раббысының бөеклеген, юмартлыгын, рәхмәтен белеп, ешрак догада булырга тиеш. Ул беркайчан да Раббысының рәхмәтеннән өметләнүен тук-татмый, чөнки Аллаһның рәхмәтеннән өметләрен, фәкать, кәферләр генә өзә.

Page 29: Дога дереслере

Бишенче дәрес:Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе

Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә — дога кылырга өйрәтте. Ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә. Әмма Раб-быбыз “догада булыгыз” дигән әмер белән генә чикләнмәде, бәлки, дога кылып яшәүче бәндәләренә сөенеч итеп, догала-рына җавап бирергә, өметләнүчеләрнең өметләрен акларга, сораучыларга сораганнарын бирергә вәгъдә кылды:

ستجب لكم ٦٠ ﴾ ﴿ وقال ربكم ٱدعون أ

«раббыгыз әмер бирде: “Миңа дога белән ялва-рыгыз — Мин сезгә җавап бирермен”, — дип» (“Кичерүче”, 60).

Бу вәгъдәсе белән Аллаһ безне догаларыбызны күбрәк кылыр-га чакыра: “Сорагыз, җавабы — Миннән”, — дип кызыктыра. Кеше тормыш итү дәверендә никадәр күбрәк, ешрак дога кыл-са, Аллаһ аны шулкадәр ныграк ярата.

Суфьян Әс-Сәүри дога кылганда, Аллаһка шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә торган булган: “Әй, бәндәләре арасыннан иң күп сораучыларны сөюче! Әй, Үзеннән сорамаучы бәндәләренә ачулы булучы! Син генә шушы сыйфатка ия, Синнән башка андый Зат юктыр, Раббым!” (Ибн Әби Хәтим риваяте).

Чыннан да, җир өстендә әллә нинди мөлкәт ияләре, әллә нинди байлар яши. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, берсе дә күп сораганны яратмый. Ничек кенә киң күңелле, юмарт һәм ачык

Page 30: Дога дереслере

Бишенче дәрес: Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе 31

кеше булмасын, бер сорыйсың — бирә, ике сорыйсың — бирә, өченчесендә: “Тукта әле, синең оятың бармы?” — дип әйтә. Без кешеләр шушы хәлдә. Әмма галәмнәр Раббысы, бәндәләре Үзеннән ешрак сораган саен, аларны ныграк ярата.

Сәлмән Әл-Фәриси исемле сәхабә тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә — оялучан, юмарттыр. Ул кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла”, — диде (Әбү Даут, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре).

Аллаһ Тәгалә бар кимчелекләрдән дә имин, Аның без гөнаһлы бәндәләре каршында һич гаебе юк. Әмма, шуңа кара-мастан, Ул ояла икән. Раббысына иман китереп, Аның рәхмә-тенә өметләнеп, Аның кодрәтенә таянып, Аның бөеклеген танып, түбәнчелек белән кулларын сузучы бәндәсенең шул кулларын буш калдырырга ояла. Без, гаепле коллар гына, күп вакытта ояла белмибез.

Җаваплар килә торган вакыт

Һәр төннең ахыргы өлешендә Аллаһының безгә булган рәхмәте аеруча якын була. Ул безнең эчкерсез догаларыбыз-ны, ихлас тәүбәләребезне көтә.

Пәйгамбәребез: “Һәр төннең өченче өлешендә Бөек Раббыбыз дөнья күгенә нүзүл кыла һәм бәндәләренә эндәшә: “Кем Мине догалары белән чакыра — Мин аңа җавап бирер идем. Кем миннән үз хаҗәтләрен сорый — сораганын насыйп итәр идем. Кем Миңа үз гөнаһларыннан истигъфар кыла — аны кичерер идем”, — диде (Бухари һәм Мөслим рива-ятьләре).

Бу хәдискә галимнәребез “мөтәвәтир” дәрәҗәсен бирделәр. Бу — сахих-дөрес хәдисләрнең дә иң югары дәрәҗәдәгесе, чөнки аны пәйгамбәребездән 28 сәхабә тап-шырган. Аллаһының нүзүл кылуы татар телендә төшү дип тәрҗемә ителсә дә, без Аллаһының ничек нүзүл кылуын бел-мибез һәм мәхлукларының сыйфатлары белән чагыштыра алмыйбыз. Аллаһының һичбер сыйфаты без бәндәләренең

Page 31: Дога дереслере

Дога дәресләре32

сыйфатлары кебек түгел һәм Аның Үз мәхлукларына һич ох-шашлыгы юк. Аллаһ Тәгалә әйтте:

ميع ٱلصري ١١ ﴾ ء وهو ٱلس ﴿ ليس كمثلهۦ ش“аның һичбер охшашы юктыр. Ул — Ишетүче һәм Күрүче” (“Киңәш”, 11).

Бу хәдистән без төннең ахырында Раббыбызның безгә аеру-ча якын булуын, бездән изге догалар көтүен беләбез. Шуны-сы гаҗәп: һичкемгә мохтаҗ булмаган Аллаһ: “Юк микән дога кылучылар — җавап бирер идем”,- дип көтә. Әмма бер генә мизгел дә Раббысының ярдәменнән башка яши алмаучы кеше җылы ятагында рәхәтләнеп йоклап ятуын дәвам итә.

Җавабы була, әмма...

Шушы һәм башка хәдисләрдән аңлашылганча, әгәр иман ия-ләре дога белән Раббыларына юнәлсәләр, Аңа моң-зар ларын сөйләсәләр, эчке серләрен ачсалар, Аллаһ аларны кире какмый; хаҗәте төшкәнгә сораганын бирергә, өметен баглаганның өметләрен акларга вәгъдә кыла. Аллаһ Үз вәгъдәләрен боз-мый. Ләкин доганың җавабы, күпләр уйлаганча, гади генә түгел. Аллаһ — чиксез хикмәт иясе, Аның җавабы да хикмәт белән иңә.

Бервакыт бер төркем тугры мөэминнәр Раббыларына юнәлеп дога кылалар, ләкин догаларының җавабын күрмиләр. Бу хәлгә Ибн Хәҗәр хәзрәтләре шундый аңлатма бирә: “Доганың җавабы төрле була. Кайвакыт бәндә сораганына шундук ирешә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә чиксез хикмәте белән җавапны кичектерә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә сораганын түгел, бәлки аннан да хәерлерәген бирә”.

Чыннан да, без ничек кенә тырышып дога кылсак та, Аллаһны догага ничек җавап бирергә өйрәтә алмыйбыз, Ул Үзе белә. Кайвакыт Раббыбыз нәрсә сорасак — шуны бирә. Кайвакыт бераз вакытын кичектерә. Еш кына, бүген сораган

Page 32: Дога дереслере

Бишенче дәрес: Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе 33

әйберләрне Ул бирмәсә, күңел төшә, ләкин бер-ике көннән җавап килгәч: “Ярый әле кичә бирмәгән”, — дип сөенеп куясың. Чөнки Аллаһ безнең өчен хәерле вакытын Үзе белә. Кайвакыт Аллаһ кешегә бөтенләй ул сораганны түгел, баш-каны бирә. Чөнки кеше үзе өчен нәрсәнедер, үз белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып кына, файдалы, кирәк дип белә, әмма Аллаһ без күрмәгәнне күрә. Шуңа күрә Ул, безгә бул-ган рәхмәте белән, без сораганны түгел, бөтенләй башка-сын бирә. Кеше генә тизрәк нәтиҗә чыгарырга ашыга. Бу синең Раббыңа булган иманың-ышанычың зәгыйфь булуын күрсәтә.

Кыз бер егетне ошатып, Аллаһыдан шуның белән тормыш коруын сорар, әмма ул егет бер дә аңа күренгәнчә хәерле бу-лып чыкмас. Әлбәттә, Аллаһ сөекле бәндәсенә хәерсез нәрсә бирергә теләми. Кечкенә балаң кулыңдагы ялтырап тор-ган үткен пычакны сораса, бирәсеңме? Әлбәттә, юк. Бир син аңа, ник бирмисең? Балакаең сорый, бирмәсәң елый бит. Юк, пычакны кызганып түгел, балаңа рәхим-шәфкатең белән бирмисең. Чөнки син ул белмәгәнне беләсең. Аллаһ сакласын, сабыең яки үзе киселер, яки башка берәүне җәрәхәтләр, дип куркасың. Аллаһ та без бәндәләре һәлакәткә ирешмәсеннәр, бәхетсез булмасыннар дип, күп кенә сораган нәрсәләребезне без теләгән рәвештә һәм без сораган вакытта бирми.

Губәдә ибн Самит тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Җир өстендә яшәгән кайсы гына мөселман Аллаһы Тәгаләгә дога кылмасын, Аллаһ яки аның догасын кабул итә, яки аны догасы микъдарында бер явызлыктан коткара”, — диде (Тирмизи риваяте).

Әбү Сәгыйть әл-Худри тапшырган хәдистә пәйгамбәре-без әйтте: “Кайсы гына мөселман дога кылса, догасында гөнаһ яки туганлык җепләрен кисү булмаса, Аллаһ аңа өч нәрсәнең берсен бирер: яки догасын шунда ук кабул итәр, яки ахирәткә калдырыр, яки догасы микъдарында явызлык тан имин кылыр”. Сәхабәләр аннан: “Димәк, безгә күб рәк дога кылырга кирәкме?” — дип сорадылар. Пәйгамбәребез аларга:

Page 33: Дога дереслере

Дога дәресләре34

“Күпме генә кылсагыз да, Аллаһныкы күбрәк”, — диде. (Имам Әхмәд риваяте).

Бу хәдистән аңлашылганча, доганың эчтәлеге явызлык-тан, дошманлыктан имин булса, Аллаһ яки сораганын шун-да ук насыйп итә, яки догасы дәрәҗәсендә әҗер-файдасын ахыйрәттә бирәчәк, яки догасы кадәр берәр явызлыктан имин кылачак. Шуңа күрә, дога кылып, шунда ук җавабы килмәсә, догам кабул булмады дип, күңелне төшерергә кирәкми. Доганың кабул булу юллары без сораганнан киңрәктер.

Кеше Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә, доганың җавабы дога кылучының морадына ирешүе белән генә чикләнми. Гомумән, дога ул нәрсәдер сорау гына түгел. Аллаһка кулын күтәреп дога кылучы үзенең Раббысына булган ышанычын белдерә, Аның гыйлеменә, чиксез хикмәтенә тая-на. Ни өчен Аллаһ Үз бәндәләренә эндәшкәндә: “Кем Миңа дога белән ялвара — аңа җавап бирер идем. Кем Миннән сорый — сораганын бирер идем”, — дип, дога кылу белән сорауны аерып әйтте? Дога кылу — гади сораудан өстенрәк һәм аның җавабы да кеше сораган нәрсәдән киңрәк.

Кайсы гына гамәлне алсаң да, һәрберсенең кабул булу шартлары бар һәм, шул шартлар үтәлгәндә генә, гамәл кабул була. Тәһарәтсез намаз кабул түгел, ашау-эчүдән тыелмый-ча ураза тотып булмый. Нәкъ шулай, доганың да кабул булу шартлары һәм кабуллыктан мәхрүм итүче киртәләре бар. Гамәлеңнең шартларын үтәп савап алсаң, доганың шартларын үтәп, җавапка ирешәсең.

Page 34: Дога дереслере

Алтынчы дәрес:Доганың җавабы нигезләнгән шартлар

Аллаһ Тәгалә без бәндәләрен тормышыбызның һәр миз-гелендә Үзен искә алырга, Үзеннән ярдәм сорарга һәм дога-да булырга чакыра. Дога кылучыларның ялваруларына җавап бирергә вәгъдә кыла:

ستجب لكم إن ٦٠ ﴾ ﴿ وقال ربكم ٱدعون أ

“раббың әмер бирде: Миңа дога белән ялварыгыз, Мин сезгә җавап бирермен” (“Кичерүче”, 60).

Аллаһ биргән вәгъдәләрен бозмый, әмма һәр гамәлнең дә үтәлергә тиешле үз шартлары бар. Намаз укыганда, белә то-рып сөйләшү ярамый, шуңа күрә ул эшне кылучының намазы бозыла. Ураза тотканда, белә торып ризык яки су кабучының рузасы юкка чыга. Шуңа күрә, гамәлем кабул булсын диюче, ул шартларны үтәргә тиеш була.

Дога — дөньяда да, ахирәттә дә барча хәерлелекләрнең, бәхет-сәгадәтләрнең ачкычы булып тора. Ләкин доганың җавабы дога кылучының пакь калебе, сәламәт иманы, изге максаты һәм җаваптан мәхрүм итүче нәрсәләрдән тыелуы белән бәйләнеп килә.

Динебезнең мәшһүр галиме Ибн Кайим әйтә: “Дога бәладән котылуга, теләгеңә ирешүгә иң көчле сәбәпләрнең берсе булып тора. Ләкин доганың кешегә булган тәэсире, төрле сәбәпләр белән, бер генә дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Кайвакыт

Page 35: Дога дереслере

Дога дәресләре36

гаеп доганың үзендә, ягъни аның эчтәлегендә булырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр кеше догасында Аллаһы Тәгалә сөймәгән хәерсез нәрсәләрне сораса. Шулай ук гаеп дога кылучының үзендә булырга мөмкин. Кылган догасы кешенең чын күңеленнән чыкмаса, калебендә гафиллек булса, әллә нинди изге сүзләрдән торса да, ул догасы кабул булмый. Җәяне тиешенчә нык тартмасаң, ук та еракка очмый. Кайвакыт хәрам ашау, золымлык, калебне каплаучы шәһвәтләр, гафиллек­ваемсызлык, уен­көлке кебек нәрсәләр доганы җавабыннан мәхрүм итә”.

Сүзләрең калебтән чыксын, ризыгың хәләл булсын

Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Алла­һы Тәгаләгә, җавабына ныклап ышанган хәлдә дога кылыгыз һәм белеп торыгыз: Аллаһ гафил күңелдән чыккан һәм игътибарсыз кылынган доганы кабул итми”. (Тирмизи рива-яте).

Догаңны кылганда, Аллаһка әллә нинди изге сүзләр әйтсәң дә, әгәр ул сүзләрең йөрәгең аша үтмәсә, аларның файдасы юк. Дога кылганда калебнең гафил булуы доганың тәэсирен һәм куәтен юкка чыгара.

Бик күп кешеләр доганың әйтелешенә, аның ма-тур сүзләренә игътибар биреп, аның эчтәлеген онытып җибәрәләр. Доганы сихерчеләрнең тылсымлы сүзләре, сихри сүзтезмәләре кебек аңларга ярамый. Доганың бөтен хикмәте бәндәнең эчкерсез күңел белән Раббысыннан нәрсә сорага-нын аңлап, чын йөрәктән мөрәҗәгать итүенә кайта. Берәүнең әллә нинди матур гыйбарәләр, шигъри юллар белән кылган догасы күңеле аша үтми икән, ул сүзләрнең кыйммәте бул-мас. Ә сүзгә осталыгы булмаган кеше, тегеннән-моннан гына җыйган сүз белән, әмма, шул ук вакытта, күңелен биреп дога кылса — аныкы кабул булыр.

Шуңа күрә дә октябрь инкыйлабына кадәр яшәп, халкы-бызга хезмәт итүче хәзрәтләребез: “Мәгънәләрен белмичә, аңламыйча гарәп телендә кылган догалар урынына, кайбер

Page 36: Дога дереслере

Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар 37

догаларны үзебезнең ана телебездә кылуыбыз хәерлерәк түгелме?” — дигән сорау куйганнар. Халкыбызның зур галиме Галимҗан Баруди хәзрәтләре дә үзе чыгарган “Дин вә әдәп” журналында халыкны дога кылырга өйрәтә торган булган. Мәсәлән, 1915 елның 1нче санында ул болай яза: “Әмма дога-ны мәргуб урыннарында, кабул булуы өметле заманнарында, әлбәттә, үз теле яки үз теле кадәр белгән тел белән кылу тиеш-тер”.

Дога кылучы үзенең ашаган ризыгына зур игътибар бирергә тиеш. Карынына хәрам тутырып, догасында никадәр үҗәт булса да, файда булмас.

Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Әй, кешеләр, Аллаһы Тәгалә Яхшы һәм яхшылыктан башка нәрсәне кабул итми. Аллаһ илчеләргә нәрсәне әмер иткән булса, мөэминнәргә дә шуларны әмер итте һәм әйтте:

بما إن صلحا وٱعملوا يبت ٱلط من كوا ٱلرسل ها يأ ي ﴿

تعملون عليم ٥١ ﴾“әй, илчеләр, хәләл ризыклардан ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз! Дөреслектә, Мин сез кылган гамәлләрне белүчемен”. (“Мөэминнәр”, 51).

Аллаһ икенче аятьтә:

ين ءامنوا كوا من طيبت ما رزقنكم ١٧٢ ﴾ ها ٱل يأ ﴿ ي

“әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп иткән хәләл ризыклардан ашагыз”, — диде (“Сыер”, 172).

Соңра пәйгамбәребез бер ир кешене искә алды: озын сәфәргә чыккан, чәче­башы тузган, киемнәре тузанланган, кулларын күккә сузып: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” — дип эндәшә. Әмма аның ашаганы — хәрам, эчкәне — хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?” (Мөслим риваяте).

Page 37: Дога дереслере

Дога дәресләре38

Бу хәдистә Аллаһының илчесе безгә дога әдәпләрен аңлатты. Нинди сәбәпләр белән кылган догаларыбыз ка-бул була, ә ниндиләре аркасында дога кылучы җаваптан мәхрүм кала? Пәйгамбәрнең бу хәдисендә яшерелгән бөек хәзинәләрне өйрәнүгә киләсе дәресебезне багышларбыз, хәзер исә, доганың кабул булуы һәм кабул булмавы тагын нинди шартларга нигезләнүен өйрәнүне дәвам итәбез.

Эчтәлеген дөреслә һәм сабыр бул

Әбү Һүрайра тапшырган хәдисләрнең берсендә пәйгамбәре без әйтте: “Бәндәнең кылган догасы кабул булудан туктамас, әгәр ул догасында гөнаһлы нәрсәләр яки туганлык җепләрен өзү турында сорамаса һәм ашыкмаса”. Сәхабәләр: “Аллаһ-ның илчесе, нәрсә соң ул ашыгу?” — дип сорадылар. Пәйгам-бәребез: “Дога кылдым, дога кылдым, ләкин миңа җавап булмады дип өметен өзү һәм догасын ташлау”, — дип җавап бирә (Мөслим риваяте).

Бу хәдистә доганың кабул булуының ике шарты искә алы-на: изге эчтәлек һәм сабырлык.

Газиз дусларым, ашыккан ашка пешеп, бөтенләй ашын ашый алмаган кебек, дога кылганда, аның җавабын ашыктыр-ган кеше җаваптан коры калырга мөмкин. Чыннан да, күп кенә кешеләр дога кылгач та, тизрәк күктән җавап төшүен көтәләр. Тиз җавапны күрмичә, өметләрен югалтып, бөтенләй дога кылуны ташлыйлар. Бу — ашыгу сәбәпле кешегә килә торган күпсанлы афәтләрнең берсе. Шуңа күрә галимнәребез шун-дый кагыйдә яздылар: “Бер әйберне вакыты җиткәнче алырга ашыгуың, ул нәрсәдән бөтенләй мәхрүм калуыңа илтә”.

Халыкта да сабырлыкка өндәүче күпсанлы мәкальләр буыннан-буынга яшәп килгән: “Ашыккан — ашка пешкән”, “Сабырлык — куанычка, ашыгу көенечкә илтер” һ.б...

Доганың җавабын ерагайта торган икенче сәбәп: “ ...әгәр ул догасында гөнаһлы нәрсә, яки туганлык җепләрен өзү булмаса”...

Page 38: Дога дереслере

Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар 39

Әгәр кешенең Аллаһыдан сораган догасында үзенә яки башкаларга карата берәр төрле зарарлы, гөнаһлы нәрсә со-ралса, догасы кабул булмый. Аллаһ Тәгалә хәерсез эшләрдә ярдәмче түгел. Әгәр юлбасар иртә белән өеннән чыкканда: “И, Раббым, миңа бүген бай юлчылар җибәрсәң иде”, — дисә, башы авыртучы сәрхүш: “Раббым, башым да авырта инде, ак-чам да юк, кибет тирәсендә берәрсе белән очрашырга насыйп итсәң иде”, — дип ялварса, әлбәттә, Аллаһ аларның догала-рын кабул итми. Кайвакыт сәүдәгәрләр, изге дога булсын дип, кибетләренә хәзрәтләрне чакыралар. Әгәр ул кибеттә исерт-кеч эчемлекләр сатыла торган булса, анда бару да, алар өчен изге дога кылу да дөрес булмый.

Әлхәмдүлилләһ, моны Раббыбыз Аллаһның без бәндә-ләренә булган чиксез рәхмәте дип аңларга кирәк. Әгәр Аллаһ кешеләрнең барча сораганнарына җавап бирә башласа, бу җир өстендә бик күп афәтләргә, хәсрәтләргә китерер иде.

Әгәр кеше изгелек кылса, Аллаһ шунда ук аңа ул изгелегенең әҗерен, бәхет-куанычын бирә. Ләкин кеше явыз-лык кылганда, Аллаһ җәзасын бирергә ашыкмый. Әмма ул гөнаһлы эшләр югала, онытыла дип тә уйларга ярамый. Аллаһ Үз бәндәләренә җәзаны кичектереп килә: бәлки, кеше төзәлер, бәлки, тәүбә итәр, гафу үтенер... Еш кына кешеләр, ачуга би-релеп, бер-берсенә каргышлы, яман догалар кылалар, әгәр Аллаһ аларның барысын да кабул итсә, кешеләр күптән һәлак булырлар иде. Аллаһ Тәгалә әйтә:

لقض بٱلري ٱستعجالهم ٱلش للناس ٱلل ل يعج ﴿ ۞ولو طغينهم ف لقاءنا يرجون ل ين ٱل فنذر جلهم

أ إلهم

يعمهون ١١ ﴾“әгәр аллаһ, кешеләрнең изге догалары өчен җавапны ашыктырган кебек, явыз догаларын да ашыктырса, бу аларны һәлак итәр иде” (“Юныс”, 11).

Page 39: Дога дереслере

Дога дәресләре40

Шулай ук кеше үз акылына, үз карашларына нигезләнеп, Алла һыдан “үзе өчен файдалы” дип күренгән нәрсәләрне со-рарга, ләкин шул сораганнары артында зур хәсрәтләр ятуын күрмәскә мөмкин. Шуңа күрә Аллаһ без сораган нәрсәләрнең барысын да бирми. Аллаһ Тәгалә әйтә:

رض ومن موت وٱل هواءهم لفسدت ٱلس

أ بع ٱلق ٱت ﴿ ولو

﴾ ٧١ فيهن“әгәр хаклык аларның нәфес­һаваларына иярә торган булса, күкләр дә, җирләр дә һәм анда бул-ган барлык нәрсәләр дә хәсрәткә төшәр иде” (“Мөэминнәр”, 71).

Гадәттә, кешеләр Аллаһыдан үзләренә дә, бала-оныкларына да киң ризык һәм мал-мөлкәт теләп дога кылалар. Әмма Аллаһ беркайчан да бөтен кешегә дә, алар теләгәнчә, без теләгәнчә, киң ризыклар, таудай зур байлыклар бирмәячәк. Бер кара-ганда, әгәр бүген җирдә яшәүче һәрбер кешегә бөтен нәрсә дә җитсә, никадәр яхшы булыр иде. Акчасы җитә, ризыгы күп, саулыгы да нык... Аллаһ теләсә, бөтенесенә дә җитәрлек итеп бирә ала, ләкин Ул без белмәгәнне белә. Моның хикмәте “Киңәш” сүрәсенең 27нче аятендә бәян кылына:

ولكن رض ٱل ف لغوا لعبادهۦ ٱلرزق ٱلل بسط ﴿ ۞ولو

ا يشاء إنهۥ بعبادهۦ خبري بصري ٢٧ ﴾ ل بقدر م ين“әгәр аллаһ Үз бәндәләренә ризыкны киң кылса, алар җир өстендә азып бетәрләр иде. Шуңа күрә Ул ризыкны Үзе теләгән күләмдә генә иңдерә, Ул Үз бәндәләре хакында хәбәрдардыр, аларны күрүчедер” (“Киңәш”, 27).

Әйе, Аллаһ, без уйлаганча, бөтенесенә дә күп итеп бирсәм, ба-рысы да рәхәтләнеп яшәрләр иде, дими, бәлки: “... алар җир

Page 40: Дога дереслере

Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар 41

өстендә азып бетәрләр иде”, — дип әйтә. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ ризыкларны Үзе Бүлүче, кемгә күпме тиешен Үзе Белүче.

Шулай итеп, кылган догаларыбызның җавабы кайбер нәрсәләрне үтәвебез, һәм кайбер нәрсәләрдән тыелуыбыз белән бәйле. Бу мәсьәләгә киләсе дәресебезне дә багышлар-быз, Аллаһ теләсә.

Page 41: Дога дереслере

Җиденче дәрес:Доганың кабул булуына дүрт сәбәп

Узган дәрестә сезнең белән сөекле пәйгамбәребезнең мөба-рәк бер хәдисенә тукталып киткән идек. Бу дәресебезне тулы-сынча шул хәдискә һәм аның тирән эчтәлегенә багышлыйбыз.

Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Әй, кешеләр, Аллаһы Тәгалә Яхшы һәм яхшылыктан башка нәрсәне кабул итми. Аллаһ илчеләргә нәрсәне әмер иткән булса, мөэминнәргә дә шуларны әмер итте һәм әйтте:

بما إن صلحا وٱعملوا يبت ٱلط من كوا ٱلرسل ها يأ ي ﴿

تعملون عليم ٥١ ﴾“әй, илчеләр, хәләл ризыклардан ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз! Дөреслектә, Мин сез кылган гамәлләрне белүчемен” (“Мөэминнәр”, 51). Аллаһ икенче аятьтә:

ين ءامنوا كوا من طيبت ما رزقنكم ﴾ ها ٱل يأ ﴿ ي

“әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп ит­кән хәләл ризыклардан ашагыз” (“Сыер”, 172), — диде.

Соңра пәйгамбәребез бер ир кешене искә алды: Озын сәфәргә чыккан, чәче­башы тузган, киемнәре тузанланган, кулла­рын күккә сузып: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” — дип эндәшә.

Page 42: Дога дереслере

Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп 43

Әмма аның ашаганы — хәрам, эчкәне — хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?” (Мөслим риваяте).

Бу хәдистә пәйгамбәребез безгә доганы җавабыннан мәх-рүм итүче һәм, киресенчә, доганың кабул булу ихтималын арттыручы сәбәпләрне өйрәтте.

Ашаганың хәләлме?

Аллаһының илчесе үз нәсыйхәтен, иң элек, безгә хәрам ашауның куркынычлыгын аңлатудан башлады. Чыннан да, кешенең карынына кергән хәрам ризык аның догасын җавапсыз калдыра. Ничек инде, кеше кулларын күтәреп дога кыла, Аллаһтан нәрсәдер сорый, өметләнә, ләкин корсагы тулы хәрам була! Без сезнең белән шундый бер вакытта яшибез: үзләрен, “мин мөселман” дип яшәүче күп кенә кешеләр хәрам һәм хәләл ризыкларны бөтенләй аермыйлар. Кайберләре, белсәләр дә, моңа җиңел карыйлар. Күп кеше, ашаганы дуңгыз ите булмаса, кулланган ризыгын хәләл дип уйлый. Теләсә кай-дан теләсә нинди сыер итләре, тавык итләре сатып ала. Әмма аларның “бисмилләһ” әйтелмичә чалынган терлек ите икәнен уйлап та карамый.

Бервакыт, никах мәҗлесенә килгәч, табын уртасында кол-баса белән ясалган салатны күреп, акрын гына хуҗабикә яны-на килдем һәм салатны өстәлдән алып куюларын сорадым. Ул вакытта сатуда хәләл колбасалар юк иде әле. Хуҗабикә артык аптырап тормыйча: “Кая, китерегез монда, муллалар киткәч ашарбыз”, — диде. Аның кызының никахына килгәч, догалары-быз кабул булсын дип, мин әдәп белән хәрам нәрсәләрне читкә алырга үтенгән идем. Мәҗлестә кылган догаларыбызның ка-бул булуы һәм балаларының имин, бәхетле тормышлары иң элек кемгә кирәк булды икән, — дигән сорау мине әле дә бор-чып тора.

Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләренә бер нәрсәне хәрам итәр ал-дыннан, алар өчен күпкә хәерлерәк нәрсәләрне хәләл кылды.

Page 43: Дога дереслере

Дога дәресләре44

Кайсы гына хәрамны мисал итеп китерсәк тә, ул хәрам тирәли әллә ничә хәләл булган нигъмәтләрне күрәбез. Мәсәлән, Аллаһ безгә зина кылуны хәрам кылса, алмашка күпкә хәерлерәк булган гаилә тормышын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне хәләл итте. Аллаһ дуңгыз итен хәрам кылды, ләкин күрегез, дуңгыз тирәли күпме пакь, хәләл булган тер-лек-хайваннарны тезеп куйды: сыер, ат, болан, поши, сарык, кәҗә, куян, каз, үрдәк, тавык, күркә, елга һәм диңгез балыкла-ры һ.б. Аллаһ биргән хәләл ризыкларны рәхәтләнеп ашыйсы урында, кеше хәрамын эзләп, шунысын ашый. Аллаһка шөкер итәсе урында: “Ни өчен Аллаһ дуңгыз итен тыйган инде?”- дип зарланырга җөрьәт итә.

Хәрам ризык ашау, хәрам кәсептән яшәү, хәрамнан киенү, хәрамнан гаиләңне тәэмин итү — болар барысы да дөнья тор-мышын бәрәкәтсез итә, ә ахирәт көнендә олуг газапларга сәбәп була.

Аллаһның илчесе, аңа Аллаһның сәламе вә салаваты бул-сын: «Кем хәрам белән мал кәсеб итә, шул малыннан кол азат итсә дә, туганлык җепләрен бәйләсә дә, бу аның өстенә хәсрәт кенә булып төшәчәк», — диде. (Табәрани риваяте).

Кешене коллыктан азат итү һәм туганлык җепләрен ны-гыту динебездә иң хәерле эшләрдән санала. Ләкин ул эшләр дә, хәрам маллар белән эшләнсә, кешегә файда түгел, хәсрәт кенә китерә. Кайбер кешеләр үзләренең хәрам мал-мөлкәттән сакланмауларын нәкъ туганлык бурычлары белән акламак-чы булалар. “Мин бит ничә туганыма булышып торам”, “Мин күпме садакалар бирәм, күпме мәчетләргә ярдәм итәм”… Халкыбызның борынгыдан килгән бер сүзе бар: “Мең сум садака биргәнче, бер сум хәрам малдан саклан”. Аллаһ куйган чикне бозып, кемнеңдер хакына кереп алган байлык белән изгелек кылып булмый.

Пәйгамбәребез, аңа Аллаһның сәлам вә салаваты булсын, бер сәхабәсенә әйтте: “«Әй, Кәгъб ибн Гуҗра! Дөреслектә, хәрамнан үскән тән беркайчан да җәннәткә кермәс!” (Ибн Хиббән риваятендәге сахих хәдис).

Page 44: Дога дереслере

Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп 45

Галимнәр үзләренең хезмәтләрендә Ибн Габбасның да шундый сүзләрен риваять кылалар: «Хәләл кәсеп — бер тауны икенче тауга күчерүдән авыррактыр».

Шуңа да кешеләр җиңелен эзлиләр. Карагыз, күпме кешеләр баш-аяк хәрам кәсепкә чумганнар. Юныс ибн Губәйд: «Бүгенге көндә хәләл дирһәмнән дә аз сарыф ителә торган нәрсә белмим», — дигән. Үз күзе белән сәхабәләрне күргән Юныс үзе яшәгән заман турында шулай әйтә икән, безгә бүгенге көнебез хакында нәрсә әйтәсе кала?

Хикмәт ияләре гөнаһ кылуны олы ташны кулга алып тау дан түбән тәгәрәтеп җибәрү белән чагыштыралар. Таш-ны таудан түбәнгә таба тәгәрәтү бик ансат, әмма бер көнне ул гөнаһың өчен түлисе дә була. Гөнаһтан тәүбә итүне шул түбән төшереп җибәргән ташыңны кире алып менү, диләр. Шуңа күрә тормышында иртәгәсе көнен уйлаган кеше, ташны бөтенләй аска тәгәрәтмәү күпкә файдалырак һәм җиңелрәк икәнен аңларга тиеш.

Әгәр берәр нәрсә сине кылган догаңның җавабыннан мәхрүм итсә, димәк ул нәрсәдән тыелуың, саклануың догаң-ның кабул булуына сәбәптер. Хәрам ашау доганың кабуллы-гыннан мәхрүм итсә, хәләл ризык, киресенчә, догаң кабул булуга сәбәптер. Хәләл ризык кулланып, хәләл тормыш алып барган кешенең ризыгы бәрәкәтле, гамәле изге, догасы кабул була, иншә Аллаһ. Яхъя ибн Мүгаз әр-Рази әйткән: «Итагать Аллаһның хәзинәләрендә саклана, дога — аның ачкычы, ул ачкычның тешләре — хәләл ризык кисәге».

Сәгъд ибн Әби Ваккас сәхабәләр арасыннан үзенең дога-лары кабул булуы белән мәшһүр иде. Кешеләр аннан моның сере турында сорашкач, ул: “Кайдан килгәнен һәм кайдан чык­канын белми торып, бер кисәк ризык та авызыма капканым булмады”, — дигән.

Шулай итеп, кешенең хәрам эшләрне кылуы, Аллаһның әмерләренә җиңел каравы кылган догалары белән Аллаһ арасында киртә булып баса. Нәтиҗәдә, догалар җавапсыз кала. Шуңа күрә ул гөнаһлардан ерак булуың, Раббыңа тәүбә

Page 45: Дога дереслере

Дога дәресләре46

кылуың, Аның әмерләренә буйсынуың, ризыгыңны, киемеңне, яшәешеңне тазартуың — болар барысы да догаларыңның тәэсире артуга, җаваплары кайтуга сәбәп була. Дога кылганда тәүбә һәм истигъфар мәсьәләсе бик мөһим урын алып тора, шуңа күрә аңа аерым бер дәресебезне багышларбыз, иншә Аллаһ.

Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә доганың кабул булуына дүрт сәбәпне

атап китте:

1. ерак сәфәр. «...Озын сәфәргә чыккан, әмма ашаганы хәрам, эчкәне хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?»

Кешенең юлда булуы — догасы кабул булуына бер сәбәп. Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәр әйтте: “Һичшиксез, өч төрле дога кабул булыр: рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы, атаның баласы өчен кылган догасы”. (Әбү Даут, Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре). Тирмизи риваятендә: “...атаның баласына каршы кылган догасы”, — дип тә әйтелә.

Сәфәргә чыгучы кеше туган җиреннән, нигезеннән, якын нарыннан ераклаша. Борынгылар: “Горбәттә солтан булганчы, туган якта олтан бул”, — дип белми әйтмәгәннәр. Ватаныңнан чит җирләрдә мәшәкатьләр дә күп була. Янәшәңдә гаиләң, балаларың булмаганда, еш кына күңел дә төшеп китә, йөрәк тә моңсулана башлый. Мосафирның шушы халәте до-гасы кабул булуга иң зур сәбәпләрдән була.

2. Догаңны түбәнчелекле хәлдә кылу. “...чәче­башы тузган, киемнәре тузанланган”...

Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялваручы үзенең Аның кар-шындагы фәкыйрьлеген, зәгыйфьлеген күрсәтергә тиеш. Аллаһының илчесе, хөрмәтле кунакларын каршы алганда, затлы чапанын кисә, мөһим догалары белән Раббысына ял-варганда, бик тыйнак киенә торган булган.

Page 46: Дога дереслере

Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп 47

Бервакыт кешеләр, Ибн Габбас янына килеп, аннан пәйгамбәребезнең истиска — яңгыр сорарга чыккандагы хәләте турында сорыйлар. Ибн Габбас: “Аллаһның илчесе ул көнне тыйнак һәм түбәнчел хәлдә чыкты”, — дип әйтә. (Әбү Даут, Тирмизи риваятьләре).

3. Догада кулларны күтәрү. Дога кылган вакытта куллар-ны күтәрү дога кылуның гомуми әдәбе булып тора.

Сәлмән әл-Фәрисидән килә, пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһы Тәгалә оялучан һәм юмарт. Ул кулын күтәреп дога кылучы бәндәсенең кулларын буш калдырудан ояла”. (Әбү Даут, Тирмизи риваяте).

Дога кылганда, уч төпләрен өскә каратып, кулларны җилкәләргә кадәр күтәрергә була. Дога вакытында уч төпләре кешенең үзенә юнәлеп, кулларның сырты кыйблага кара-са да ярый. Пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһтан сораганда, кулларыгызның эче белән сорагыз, сырты белән түгел” . (Әбү Даут риваяте).

Аллаһның илчесе истиска вакытында, Аллаһтан яңгыр со-рап ялварганда, кулларын шулкадәр өскә таба күтәргән, хәтта җилкәсендәге чапаны да төшеп киткән.

4. Дога кылганда аллаһының раббы булуын ка-батлау. “Йә, Раббым, йә, Раббым, дип эндәшә”... Чыннан да, кулларыңны күтәреп галәмнәр Раббысына мөрәҗәгать итсәң, Аның Раббылыгын кат-кат кабатлавыңда зур файда-лар бар. Гата (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтүенчә: “Әгәр бәндә өч мәртәбә “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” дип әйтсә, Аллаһ аңа карамый калмас”. Гатаның бу сүзләрен Хәсән әл-Бәсрига ирештергәч, ул аларга: “Әллә сез Коръән укымыйсызмы?” — диде һәм Аллаһның сүзләрен укыды:

رون جنوبهم ويتفك قيما وقعودا وع ين يذكرون ٱلل ﴿ ٱلبطل هذا خلقت ما ربنا رض

وٱل موت ٱلس خلق ف

سبحنك فقنا عذاب ٱلار ١٩١ ﴾

Page 47: Дога дереслере

Дога дәресләре48

“Кемнәр аллаһны баскан, утырган хәлдә, җилкә­ләренә ятып искә алалар һәм күкләр вә җирнең яратылышы хакында уйланалар:

әй, раббыбыз! син бу нәрсәләрне тиктомалга бар итмәдең, син бар кимчелектән дә пакьсең, безне ут газабыннан сакла.

لمني من ۥ وما للظ خزيته﴿ ربنا إنك من تدخل ٱلار فقد أ

نصار ١٩٢ ﴾أ

әй, раббыбыз! син кемне утка кертсәң, аны хур-лыкка төшердең, залимнәргә һич ярдәмче бул-мас.

بربكم ن ءامنوا يمن أ نا سمعنا مناديا ينادي لل إن بنا ﴿ ر

مع نا وتوف اتنا سي عنا وكفر ذنوبنا لا فٱغفر ربنا امنا ف برار ١٩٣ ﴾

ٱل

әй, раббыбыз! Без: раббыгызга иман китерегез, — дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман ки-тердек. әй, раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны кичер, хаталарыбызны гафу ит һәм безгә изге бәндәләрең җөмләсеннән үләргә насыйп ит.

ٱلقيمة يوم تزنا ول رسلك ع نا وعدت ما وءاتنا ربنا ﴿إنك ل تلف ٱلميعاد ١٩٤ ﴾

әй, раббыбыз! Безгә Үз илчең аша вәгъдә иткәнне насыйп ит, безне Кыямәт көнендә хурлык-ка төшермә. Дөреслектә, син Үз вәгъдәләреңне бозмыйсың”. (“Әәл Гыймран”, 191-194).

Page 48: Дога дереслере

Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп 49

Бу аятьләрендә Аллаһ Үзенә дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Дүрт аятьтә Аның Раббы исеме биш мәртәбә кабатла-на. Нәтиҗәсе алдагы аятьтә килә:

ضيع عمل عمل منكم من ن ل أ

﴿ فٱستجاب لهم ربهم أ

﴾ ١٩٥ نثو أ

ذكر أ

“аларга раббылары җавап бирде: “Мин сезнең арагыздан гамәл кылучының гамәлен юкка чы-гармам” (“Әәл Гыймран”, 195).

Коръәндә искә алынган догаларның күпчелеге нәкъ “Йә, Раб-быбыз!” сүзләре белән башлана. Шуңа күрә имам Мәликтән “Йә, Сәйидем!” дип дога кылучы кеше хакында сорагач, ул: “Йә, Раббым!” дисен, чөнки пәйгамбәрләр үз догаларында шу-лай диделәр”, — дип җавап бирде.

Бу дүрт сәбәп пәйгамбәребезнең сәфәрдә булган кеше хакында әйткән сүзләренә нигезләнде. Догасын кылганда шушы сәбәпләрнең барысын да булдыруына карамастан, мосафир җаваптан мәхрүм калды. Чөнки аның ашаганы да, эчкәне дә, кигән киеме дә хәрам иде. Димәк, дога кылганда догаңның кабул булу сәбәпләрен булдырудан тыш, иң элек, кабул булмау сәбәпләреннән тыелу мөһим булып тора.

Газиз кардәшләрем, кылган догаларыбыз кабул бул-сын дисәк, карыныбызга кергән ризыгыбызга, өстебезгә кигән киемебезгә, гаиләбезгә кайткан малыбызга игъти-бар бирик. Пәйгамбәребез: “Ахырзаман алдыннан кеше үз гаиләсенә алып кайткан ризыгына, аның хәрамнанмы, әллә хәләлдәнме икәненә игътибар бирмәс”, — диде. (Бохари рива-яте).

Аллаһка гөнаһ кылудан сакланыйк, һәрдаим Аннан ярдәм сорыйк. Тәүфыйк-һидаят бер Аның кулында. Аллаһ безгә хәләл ризыклар, кабул була торган догалар насыйп итсен.

Page 49: Дога дереслере

Сигезенче дәрес: Дога — бер Аллаһның хакы

Алдагы дәресләребезнең берсендә пәйгамбәребезнең Ногман ибн Бәширдән килгән хәдисен искә алган идек. Пәйгамбәребез: “Дога — ул гыйбадәт”, — диде һәм Аллаһы ның аятен укыды:

ون ين يستكب ستجب لكم إن ٱل﴿ وقال ربكم ٱدعون أ

عن عبادت سيدخلون جهنم داخرين ٦٠ ﴾“раббыгыз әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60)” (Тирмизи риваятендәге хәдис).

Һичшиксез, бәндәләрнең Раббыларына дога белән ялварула-ры иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе булып тора. Гыйбадәт исә, бер Аллаһның хакыдыр.

Аллаһы Тәгалә Берүзе бөтен галәмнәрне бар итте; ай, кояш һәм йолдызларны яратты. Ул безгә киң ризыклар иңдерә, иртәләрен таңнар аттыра, көн белән төнне алыштыра. Аның әмере белән фәрештә безгә җан алып төшә; Ул билгеләгән вакыт җиткәч, әҗәл фәрештәсе килеп җаныбызны суы-рып ала. Ул бөтен галәм белән идарә итә, диңгез-елгаларны агыза, урман-кырларны үстерә, ел фасылларын алыштыра. Аллаһы Тәгаләнең бу эшләрендә һичбер тиңдәше юк. Бөтен

Page 50: Дога дереслере

Сигезенче дәрес: Дога — бер Аллаһның хакы 51

нәрсә — Бер Аның кулында! Аның кодрәтеннән, Аның чиксез гыйлеменнән тыш җирдә дә, күктә дә бер тузан бөртеге кадәр мәхлук та урынын һәм халәтен үзгәртә алмый. Намаз саен ка-батлап торган зикерләребез белән без шушы хаклыкны тану-ыбызны әйтәбез:

» ة إل بالل » ل حول ول قوлә хәулә вә лә кууәтә иллә билләһ — Юктыр һичбер “хәүл” һәм көч­куәт, мәгәр бер Ал лаһ тан башка.

Бөтен көч-куәтнең бер Аллаһ кулында икәне аңлашыла. Әмма нәрсә соң ул “хәүл” дигәне? Бу сүзнең мәгънәсен гый-лем ияләре шулай аңлаталар: “Җир һәм күкләрдә үз урынын, үз халәтен үзгәртә алучы һичбер зат юктыр, мәгәр Аллаһның теләге, Аның кодрәте һәм рөхсәтеннән башка”. Бу зикерләрне кабатлап, без бик зур сүзләр әйтәбез, әмма кайчак үзебез дә нәрсә әйткәнебезне белмибез.

Әйе, һәрбер зур һәм кечкенә нәрсә — Аллаһ кулында, ба-рысы да Аңа кайта. Бакчабызда үсеп утыручы агачтагы яфрак та Аның рөхсәтеннән башка җир өстенә төшми. Аллаһ Тәгалә әйтә:

رض ﴿ وما تسقط من ورقة إل يعلمها ول حبة ف ظلمت ٱل

بني ٥٩ ﴾ ول رطب ول يابس إل ف كتب م“аның гыйлеменнән башка агачтагы яфрак та төшмәс, җир куенында бөртек тә качып ятмас. Яшь булса да, корыган булса да — ачык китапта искә алынган” (“Мал-туар”, 59).

Аллаһның мәхлукларын юктан бар итүдә, бөтен галәмнәр белән идарә итүдә һичбер тиңдәше булмаган кебек, колларының да бөтен яшерен һәм ачык кыла торган барча гыйбадәтләренә бер Ул гына лаек. Аның Раббы булуында тиңдәше булмаган кебек, Иләһ булуында да тиңдәше юк.

Page 51: Дога дереслере

Дога дәресләре52

Барлык мәхлуклар бу хаклыкны таныйлар: кояш та, йол-дызлар да, елга-диңгезләр дә, үсемлекләр дә, хайваннар да... Алар Аллаһка һичвакыт һичкемне тиңдәш кылмыйлар. Бер Аңа тәсбих әйтеп, Аны гына бөеклиләр. Әмма кешеләр генә Аллаһының җире буйлап йөреп, Аның күге-кояшы ас-тын да яшәп, Ул биргән ризыкларны ашап, Аның суларын эчеп, Ул биргән һаваны сулап, Үзләренә Аллаһыдан башка хуҗалар, табыну өчен башка иләһләр эзлиләр. Колларның, Хак Хуҗалары була торып, үзләренә башка хуҗа эзләүләре, башкаларга гыйбадәт кылып, аларга кол булып яшәүләре иң зур рәхмәтсезлек һәм иң зур гаделсезлек түгелме?! Локман Хәким үзенең улына нәсыйхәт кылып әйтте:

إن ﴿ إوذ قال لقمن لبنهۦ وهو يعظهۥ يبن ل تشك بٱللك لظلم عظيم ١٣ ﴾ ٱلش

“локман үзенең улына вәгазь буларак әйтте: “әй, улчыгым, аллаһыга һичкемне тиңдәш кылма, чөнки ширек — аллаһка кемне дә булса тиңдәш итү — зур гаделсезлектер” (“Локман”, 13).

Бер Аллаһыга кулларын күтәреп, Бер Аннан гына сорыйсы урында, безгә түгел, үзләренә дә ярдәм итә алмаган зәгыйфь ташларга, агачларга, тауларга, кояш, ай һәм йолдызларга, үз куллары белән ясаган сурәтләргә, сыннарга, ниндидер изге дип санаган җаннарга ялвару иң зур гаделсезлек түгелме? Аллаһ Тәгалә әйтә:

فٱدعوهم مثالكم أ عباد ين تدعون من دون ٱلل ﴿ إن ٱل

فليستجيبوا لكم إن كنتم صدقني ١٩٤ ﴾ “сезнең аллаһтан башка ялварган затларыгыз — сезнең кебек коллардыр. Чакырыгыз аларны, до-галарыгызга җавап биреп карасыннар, әгәр хак юлда булсагыз” (“Пәрдә”, 194).

Page 52: Дога дереслере

Эчтәлек

Беренче дәрес:Турыдан­туры аннан сора ... �����������������������������������������������������������������������������5

Дога сүзенең мәгънәсе... �������������������������������������������������������������������������������������6Кырмысканың догасы да җавапсыз калмас... ��������������������������������������6Халкыбыз догадан аерылмаган...������������������������������������������������������������������8Доганың да тәртибе бар... ����������������������������������������������������������������������������������8

Икенче дәрес:Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре ��������������������������� 10

Дога ул — гыйбадәт �������������������������������������������������������������������������������������������� 11Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан ������������������������������������������������������ 12Аллаһка якынайган саен, догасы арта ���������������������������������������������������� 13Ибраһим догасы ���������������������������������������������������������������������������������������������������� 13Нух догасы ���������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 14Әюб догасы ��������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 15Җәннәттә дога кылырлар ������������������������������������������������������������������������������� 16

Өченче дәрес:Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында ���� 17

Доганың иң зур үрнәге ������������������������������������������������������������������������������������� 17Доганың өстенлеге нәрсәдә? ������������������������������������������������������������������������ 18Гамәлләрнең бер-берсеннән өстенлеге түбәндәге сәбәпләр белән үзгәрергә мөмкин ���������������������������������������������������������������������������������� 19Аллаһ сораучы бәндәсен ярата �������������������������������������������������������������������� 22Дога — иң җиңел гыйбадәт ���������������������������������������������������������������������������� 22Дога язмышыңны үзгәртер ���������������������������������������������������������������������������� 23

Page 53: Дога дереслере

Дога дәресләре134

Дүртенче дәрес:Кешенең аллаһыга һәм аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы ���������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 25

Зур сораулар белән генә түгел...������������������������������������������������������������������ 26Аллаһның мөлкәте чиксез ����������������������������������������������������������������������������� 27Мохтаҗ булмаса да, гыйбадәтебезне ярата ����������������������������������������� 28

Бишенче дәрес:аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе ���������������������������������������������� 30

Җаваплар килә торган вакыт ����������������������������������������������������������������������� 31Җавабы була, әмма... ����������������������������������������������������������������������������������������� 32

Алтынчы дәрес:Доганың җавабы нигезләнгән шартлар ������������������������������������������������� 35

Сүзләрең калебтән чыксын, ризыгың хәләл булсын ���������������������� 36Эчтәлеген дөреслә һәм сабыр бул �������������������������������������������������������������� 38

Җиденче дәрес:Доганың кабул булуына дүрт сәбәп ��������������������������������������������������������� 42

Ашаганың хәләлме? ������������������������������������������������������������������������������������������� 43Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә доганың кабул булуына дүрт сәбәп �����������������������������������������������������������������������������������������������������������������46

Сигезенче дәрес: Дога — бер аллаһның хакы ����������������������������������������������������������������������������� 50

Ширекнең иң зур ишеге ����������������������������������������������������������������������������������� 53

Тугызынчы дәрес:аллаһка якынаю юллары — тәвәссүл������������������������������������������������������� 57

Унынчы дәрес:Тәвәссүлнең мәгънәсен аңлауда булган хаталар ����������������������������� 66

Унберенче дәрес: Догаларыбыз кабул була торган вакытлар һәм халәтләр ��������� 72

Уникенче дәрес:Кемнәрнең догалары кабул була? ���������������������������������������������������������������� 81

Унөченче дәрес:Тәүбә һәм истигъфардан башлансын догаларың ��������������������������� 88

Page 54: Дога дереслере

Эчтәлек 135

Ундүртенче дәрес:аллаһыны сөенечле вакытларыңда искә алсаң, Ул сине авыр вакытыңда исенә алыр �������������������������������������������������������������������������� 95

Башыңа төшкәч кенә гыйбадәт кылма ��������������������������������������������������� 96Юныс белән Фиргавен мисалы... ���������������������������������������������������������������� 98

Унбишенче дәрес:Догаңны раббыңа шөкер сүзләреннән, илчесенә салават әйтүдән башла ���������������������������������������������������������������������������������������������������������101

Пәйгамбәребезгә салават ������������������������������������������������������������������������������104

Уналтынчы дәрес:Кардәшләрең өчен дога кылу �����������������������������������������������������������������������106

Авыру кардәшләребез �������������������������������������������������������������������������������������107Әрвахлар өчен дога кылу ������������������������������������������������������������������������������108Иминлек нигъмәтен югалтучы кардәшләребез ������������������������������109Мохтаҗлыкта көн күрүче кардәшләребезгә �������������������������������������110Кардәшләребез өчен кылынган догаларның да иң изгесе — истигъфар кылу ��������������������������������������������������������������������������������������������������111

Унҗиденче дәрес: Бер­береңне каргарга ярамый ���������������������������������������������������������������������115

Файдасыз кешенең зыяны тимәсә — файда булыр �����������������������116Сәхабәләргә тимәгез ����������������������������������������������������������������������������������������117Үлгәннәрне сүкмәгез ���������������������������������������������������������������������������������������118Кайбер гөнаһлар өчен ләгънәт кылу ������������������������������������������������������118

Унсигезенче дәрес:әти­әниең һәм туганнарың өчен дога кылу �������������������������������������120

Унтугызынчы дәрес:Дога кылганда нәрсәләргә игътибар бирергә? �������������������������������125

Дөнья һәм ахирәт өчен ирекле дога үрнәкләре �������������������������������126Йомгаклау сүзе ��������������������������������������������������������������������������������������������������������130