Upload
oren-garcia
View
110
Download
7
Embed Size (px)
DESCRIPTION
Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Татар филологиясе бүлеге Математик лингвистика һәм филологиядә информацион системалар кафедрасы тәкъдим итә. Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр. - PowerPoint PPT Presentation
Citation preview
КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ
МАТЕМАТИК ЛИНГВИСТИКА ҺӘМ ФИЛОЛОГИЯДӘ ИНФОРМАЦИОН СИСТЕМАЛАР КАФЕДРАСЫ
ТӘКЪДИМ ИТӘ
Яңа һәм уникаль уку юнәлеше!
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтындагы Татар филологиясе бүлеге - татар теле һәм әдәбияты, мәдәнияте һәм татар халкының милли мирасы өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы төп фәнни-укыту үзәкләренең берсе.
Бездә заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр үстерүгә зур игътибар бирелә.
XXI гасыр шартларында күпкырлы шәхес булып, традицияләр белән заманчалыкны берләштерә белү бик мөһим.
032700.62 (бакалавриат, 4 ел)
Кабул итү имтиханнары:
Рус теле (БДИ)
Рус әдәбияты (БДИ)
Татар теле (БРИ яки тест)
Бу юнәлеш 2012/2013 уку елында ачылды. Ул филологияне һәм информацион
технологияләрне берләштерә.
Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр
Бу юнәлештә белем алучы студентларга, фундаменталь классик филологик белем алу белән беррәттән, өстәмә рәвештә математик әзерлек алу һәм заманча информацион технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә.
Математика һәм информатика фәннәре филолог-гуманитарийлар өчен төзелгән махсус программа буенча укытыла.
Дәресләрне югары квалификацияле университет укытучылары һәм үз өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән профессиональ белгечләр дә алып бара.
“Татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр” профиле үзенчәлекләре
Информацион технологияләрне өйрәнгән филолог кайсы өлкәдә эшләргә мөмкин?
Бүгенге көндә иң кызыклы фәнни ачышлар һәм практик нәтиҗәләр төрле фәннәр кисешкән ноктада барлыкка килә,
берничә фәнне үзләштергән белгечләргә
тормышта үз урынын табарга һичшиксез
җиңелрәк булачак. Иң мөһиме шул: хәзерге
заман технологияләре филология, тел белән бик
нык бәйләнгән.
Республикабызда, илдә һәм дөньяда киң
билгеле булган MicroSoft, Yandex, Google, ABBYY,
Татарстан Республикасы IT-паркы
һ.б. компанияләрдә программистлар белән бергә югары әзерлекле филологлар да эшли.
Татар телен фәнни тикшерү һәм өйрәнү өчен махсус компьютер системалары
(Татар теле корпусы)
Электрон сүзлекләр
Электрон дәреслекләр һәм өйрәтү системалары
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ИНФОРМАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
Программаларны һәм веб-сайтларны татарчалаштыру (локализация)
Машина тәрҗемәсе
Сөйләм технологияләре:
“text-to-speech” (сөйләмне синтезлау)
“speech-to-text” (сөйләмне анализлау)
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ИНФОРМАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ИНФОРМАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
Ясалма интеллект системалары
Эксперт системалары
Мәгълүмат эзләү системалары
Компьютер белән телдән аралашу системалары
Яңа информацион технологияләр телебез, мәдәниятебез, тарихыбызны саклауда да зур әһәмияткә ия, телебез
технологияләрдә яшәмәсә, аның кулланылу өлкәсе дә табигый рәвештә
чикләнәчәк.
“Татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр” юнәлеше - халкыбызның
теле, әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар һәм сыйфатлы заманча
белем алырга омтылучылар өчен.
Безнең контактлар:
Адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан ур., 2 110 бүлмә, телефон: (843) 221-33-56
e-mail: [email protected]сайт: https://sites.google.com/site/matlingva
Рус теле (БДИ)
Рус әдәбияты (БДИ)
Татар теле (БРИ яки тест)
Керү имтиханнары:
Син туган телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне яратасыңмы?
Шул ук вакытта яңа технологияләр белән
дә кызыксынасыңмы?
“Татар теле һәм әдәбияты, информацион технологияләр” белгечлегенә рәхим ит!