131
III Бөтенроссия татар авылларының эшкуарлары җыены ПЛЕНАР УТЫРЫШ «Корстон» үзәге 15.03.2014 Ринат Закиров: Кадерле кунаклар, мин сезне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән кайнар сәламлим. Эшләрегезне калдырып, Казанга килүегез, җыелуыгыз өчен бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Бүген без җыенның икенче көнендә пленар утырышка җыелдык. Җыенда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Димәк, Русиянең бик күп төбәкләрендә татар эшмәкәренең саны үсә бара. Без моны тоеп торабыз, хәтта Себердән генә түгел, Ерак Көнчыгыштан да бу җыенга килүчеләр бар. Шулай ук беренче тапкыр катнашучы төбәкләр арасыннан Ростов өлкәсе, Кытай халык республикасыннан килүчеләрне атап китәсем килә. Барлыгы 30дан артык төбәктән килгән делегатлар катнаша. Базар шартларында татар авылларындагы эшмәкәрләрнең тәҗрибәсен күреп, Татарстан президенты шушы җыенны уздыруга фатихасын биргән иде. Быел шуның өченчесен уздырабыз. Соңрак Рөстәм Нургалиевич үзе дә безнең утырышка катнашачак.

tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

  • Upload
    others

  • View
    10

  • Download
    0

Embed Size (px)

Citation preview

Page 1: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

III Бөтенроссия татар авылларының эшкуарлары җыены

ПЛЕНАР УТЫРЫШ

«Корстон» үзәге 15.03.2014

Ринат Закиров: Кадерле кунаклар, мин сезне Бөтендөнья татар

конгрессы исеменнән кайнар сәламлим. Эшләрегезне калдырып, Казанга

килүегез, җыелуыгыз өчен бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Бүген без

җыенның икенче көнендә пленар утырышка җыелдык.

Җыенда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Димәк,

Русиянең бик күп төбәкләрендә татар эшмәкәренең саны үсә бара. Без моны

тоеп торабыз, хәтта Себердән генә түгел, Ерак Көнчыгыштан да бу җыенга

килүчеләр бар. Шулай ук беренче тапкыр катнашучы төбәкләр арасыннан

Ростов өлкәсе, Кытай халык республикасыннан килүчеләрне атап китәсем

килә. Барлыгы 30дан артык төбәктән килгән делегатлар катнаша.

Базар шартларында татар авылларындагы эшмәкәрләрнең тәҗрибәсен

күреп, Татарстан президенты шушы җыенны уздыруга фатихасын биргән иде.

Быел шуның өченчесен уздырабыз. Соңрак Рөстәм Нургалиевич үзе дә безнең

утырышка катнашачак.

Авыл гомер-гомергә милләтебезнең иң ышанычлы терәге, тормыш

чыганагы булган. Ә бүген татар авылы үзе дә яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Әгәр агымдагы гасырда татар милләте сакланып кала икән, без, беренче

чиратта, шушы авылларыбызга бурычлы. Авыл җирлегендә туган телебез дә,

динебез дә, халкыбызның гореф-гадәтләре дә, тәрбия системасы да сакланып

килә.

Бүгенге шартларда эшмәкәрлек авылны саклау эшендә иң төп һәм өметле

юлларның берсе булып тора. Шуңа да җыеныбызга без тәҗрибәле кешеләрне

чакырдык.

Page 2: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Аңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең бөтен

проблемаларын хәл итеп булмас, әмма бу хәрәкәтнең юнәлешен билгеләү

бүген бик мөһим. Без ышанабыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә киң

җәмәгатьчелекне җәлеп итү дә бик файдалы булыр иде. Татар авылларының

киләчәге, язмышы эшмәкәрләребезнең бердәмлегенә, егәрлегенә,

булдыклыгына нык бәйле. Мин сезнең барыгызга да шушы эштә уңышлар

телим.

Ә хәзер чыгыш ясау өчен сүз Башкортостан республикасының Борай

районында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәйрушин Илдус Марс улына бирелә.

Илдус Фәйрушин: Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр. Татарстан

хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы татар милләтен берләштерүдә,

халкыбызның динен, телен, мәдәниятен, мөлкәтен үстерүдә, гореф-гадәтләрен

саклауда олы хезмәтләрен күрсәтә. Ул хезмәтләрнең җимешләрен,

нәтиҗәләрен без Татарстанда да, татар халкы яшәгән башка төбәкләрдә дә

күреп торабыз. Бүгенге җыен да шушы олы эшнең күрсәткече булып тора.

Безне, татар эшмәкәрләрен бергә җыеп, аралашып, тәҗрибәләрне

уртаклашырга мөмкинчелек булдырганыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Мин Башкортостаннан Борай авылыннан килдем, сәүдәгәрмен. Төзелеш

материаллары, хуҗалык товарлары сатам. Ике кибетемдә 19 кеше эшли.

Аллага шөкер, эшем елдан ел алга бара, нәтиҗәләре белән канәгатьмен.

Эшмәкәрләр җыенына өчене тапкыр килдем. Һәр тапкыр файдалы яңалык

ишетеп, алдынгы кешеләр белән танышып, дәртләнеп китәм.

Без барыбыз да, кем булуыбызга карамастан, халкыбыз, милләтебез өчен

янарга тиешбез. Бирелгән форсаттан файдаланып, үземне борчыган мәсьәләне

сезгә дә җиткерәсе килә. Татар халкы, безнең ата-бабалар гасырлар буе аек

тормыш алып барганнар. Безнең илдә яшәгән башка халыклар да,

чагыштырмача исерткеч эчемлекләрне аз кулланганнар. Тарихи мәгълүмат

Page 3: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

буенча, 17 гасырдан башлап 1960 елларга кадәр безнең ил Европада иң аек

илләрнең берсе булып саналган.

Ә 1960 еллардан башлап безнең илдә эчкечелек үсә башлый, кыска

вакыт эчендә без эчә торган илләр арасына күчтек. Эчкечелек таралу сәбәпле,

җинаятьчелек, үз-үзен үтерүләр, аварияләр, гаиләләр таркалу, балалар ятим

калу һәм башка яман күренешләр кисәк үсә башлый. Үлүчеләр саны арта,

туучылар саны кими, шуның нәтиҗәсендә халык азая. Статистика

белдерүенчә, хәтта бүгенге көндә төрмәдә утыручы ирләр арасында үлүчеләр

саны иректә яшәүчеләр белән чагыштырганда азрак.

Геннадий Онищенко әйтүенчә, быел Яңа ел каршы алганда аракы эчү

сәбәпле, безнең илдә 40000 кеше үлгән. Бу сугыш түгелме соң?

Соңгы берничә елда ил буенча халык саны кимү туктады, бераз үсеш

бар. Әмма тынычланырга сәбәп юк – яшьләр саны 2012 елда 35 млн. чамасы

булса, ун елдан 10 млн. кимү көтелә. Безнең Борай районында 23500 кеше яши

һәм ел саен уртача 500 кешегә кимеп бара. Яңа бер туган балага ике үлүче

кеше туры килә. Мәктәпләрдә укучылар саны 2600, ә 70нче елларда 15000 иде.

Димәк, 40 елда укучылар саны 6 тапкыр кимегән.

Менә шулай безнең күз алдында авылларыбыз юкка чыга,

милләтебезнең, илебезнең киләчәге куркыта башлый. Тавышсыз, тынсыз

күпме халык эчкечелек аркасында юкка чыга.

Әлбәттә, демографиянең начарлануы һәм башка безне борчыган

нәрсәләр тик бер эчкечелек белән генә бәйле түгелдер, әмма аек тормышка

кайтмыйча, без ул мәсьәләләрне хәл итмибез. Без, эшмәкәрләр, моны яхшы

аңлыйбыз. Эш башлыйм дисәң, зур акча түләп тә, җаваплы эшче табып

булмый – акчаны кулга алу белән югалалар. Кайда халык эчми, шунда

тормыш башка. Төрле төбәкләрдәге аек татар авыллары аек тормышның

нәтиҗәсе булып торалар. Аек акыл кешеләре тормыш авырлыгына зарланып

утырмый. Үзләре эш урыннары ачалар, җирләренә хуҗа булалар, дәрт итеп

Page 4: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

дөнья көтәләр. Эчкечелекне киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әлбәттә,

эчкечелекнең сәбәпләрен бетерергә кирәк.

Нигә кеше алкоголь куллана? Алкоголь – ул наркотик, ВОЗ

мәгълүматларына караганда, ул иң зыянлы наркотик. Шунсын онытмаска

кирәк – наркоманнарның 99% алкоголь белән тәмәкедән башлый.

Алкогольнең бүтән наркотиклардан бер генә аермасы бар. Ул

легальләштерелгән. Наркотикларны куллану сәбәпләре өчәү:

1. Аларны сатып алу мөмкинчелеге булуы. Русча әйткәндә доступность.

2. Халыкта алкогольнең зыяны турында тулы мәгълүмат җитмәү.

Шуның нәтиҗәсендә исерткеч эчемлекләргә спрос барлыкка килә.

3. Алкогольгә бәйлелек.

Бүтән сәбәп юк. Эчкечелеккә төшү – ул чир түгел, ул яман гадәт. Бездә

күбрәк өченче сәбәпкә игътибар итәләр. Алкоголизмга каршы көрәшәләр. Ә

бит ул эшнең файдасы юк. Бу очракта без инде соңга калабыз.

Әгәр дә инде алкогольнең доступностен чикләсәк, аеруча балалар, яшьләр

өчен, шул вакытта халык та аек булыр иде. Базар теле белән әйткәндә,

алкогольнең предложениесын да, спросны да киметергә кирәк.

2009 елны Владимир Путин бик мөһим документ кабул итте –

“Концепция реализации государственной политики по снижению масштабов

злоупотребления алкогольной ”продукцией и профилактике алкоголизма

среди населения РФ до 2010 года”. Документ алкоголь куллануны 55% киметү

һәм яшь буынны бу бәладән саклап калуны максат итеп куя. Бүгенге көндә

Россия дәүләт органнары шушы концепциягә таянып эш алып баралар.

1. Ел саен алкоголь эчемлекләрнең бәяләр күтәрелә.

2. Сату вакыты кыскартыла. Әйтик, хәзер кичке 10нан соң алкоголь

эчемлекләрне сатып алып булмый.

3. Сатып алу урыннары киметелә.

4. 18 яшькә кадәр сатылмый. Киләчәкне аны 21 яшькә кадәр уйлыйлар.

5. Алкоголь рекламасы да бетерелде.

Page 5: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Россиянең 30 төбәк хакимиятләре үзләре катырак таләпләр куйдылар.

Әйтик, Ульян өлкәсендә ял көннәрендә алкоголь бөтенләй сатылмый, ә эш

көннәрендә кичке 8дән соң сату туктатыла. Краснодар өлкәсендә

энергетический коктейльләр сату тыелды. Шунлыктан, Башкортостан белән

Татарстанда да алкоголь сатуда чикләүләрне катырак куйсак иде.

Бу чаралар аркасында соңгы елларда статистика буенча исерткеч

эчемлекләрнең җитештерү һәм куллану бераз кимеде. Әмма кайберәүләр

куркыталар, имеш легаль алкоголь кимесә, аның урынын ялган алкоголь,

көмешкә ала дип. Беренчедән, белгечләрнең соңгы елларда үткәргән

тикшерүләре буенча, алкоголь сатуга чикләүләр куелса, көмешкә куу артмый,

хәтта кими башлый. Икенчедән, көмешкәне күпмедер күләмдә кусалар да,

яшьләр көмешкәдән башламый. Бүгенге көндә безнең төп максат яшь буынны

саклап калу. Алар бит пиво һәм кибеттә сатылган башка исерткеч

эчемлекләрдән башлый. Исерткеч эчемлекләрне сатуда чикләүләр күбрәк

булса, аның файдасы да күбрәк.

Горбачев вакытандагы “полусухой закон” нәтиҗәсендә безнең илдә ел

саен 500 мең балага күбрәк туды, 400 мең кеше кимрәк үлде. Хәзер шул

чагыштырмача аек чордагы балалар үсте, гаиләләр корды, үзләре үк бала таба.

Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда яңа туган балалар саны артуы шуның

нәтиҗәсе. Ә безгә әйтәләр, антиалкогольная компания Горбачева была

ошибочной и вредной. Безнең илдә халык саны артуы кем өчен зыянлы

булуын аңламыйбыз. Ә бит чынлыкта ул безнең илнең дошманнары өчен

файдалы булды.

Шундый фикер бар – аракыдан бюджетка кергән акчадан халкыбыз файда

күрә диләр. Бу да ялган. Бер сум керсә, зыяны, белгечләр әйтүенчә 15 сумнан

артып китә. Акыллы кеше аны болай да аңлый – эчкечелек кешене, гаиләне,

алга алып бармаган кебек, илнең дә күәтен арттыра алмый.

Эчкечелекнең икенче сәбәбенә килгәндә (халыкта алкогольнең зыяны

турында дөрес мәгълүмат җитмәү) – бу эшне дәүләт органнары белән

бергәләшеп иҗтимагый оешмалар һәм дини оешмалар алып бара ала. Әлеге

Page 6: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

вакытта безне илдә алкогольне культурно куллану идеясе хөкем сөрә. Бу аңны

безгә дошманнар бөтен информацион каналларны эшкә җигеп сеңдерделәр.

Ата-бабаларыбызның яшәеш нигезе булып торган аек идеологияне ничек

кайтарырга соң?

Безнең Башкортостанда яшь татар егетләре шушы бәлалар белән көрәшер

өчен “Аек Башкортостан” иҗтимагый хәрәкәтен оештырды, дәрт белән эш

алып баралар. Укучылар, студентлар белән очрашып, аларга лекцияләр

сөйлиләр. Аларның инициативасы белән Башкортостанда “Аек авыл”

конкурсы үтә. Күптән түгел алар Башкортостан Госсобраниесына инициатива

керттеләр һәм аны депутатлар хупладылар, законнарны үзгәртү буенча эш

бара. Аларның тәкъдимнәрен сезгә укып китәм, рус телендә:

Установление на территории Республики Башкортостан полного

запрета на розничную продажу алкогольной продукции в дни:

- проведения выпускных мероприятий в школах (дни

последнего звонка и выдачи аттестатов);

- 23 февраля;

- 8 Марта;

- 1 Мая;

- 9 Мая;

- 1 июня (День защиты детей);

- 12 июня (День России);

- 27 июня (Международный день молодежи);

- Дни Сабантуя и сбора урожая, дни города;

- 1 сентября (День знаний), а в случае, если 1 сентября приходится на

выходной, - в следующий за 1 сентября рабочий день);

-11 сентября - Всероссийский День трезвости, поддерживаемый

Православной Церковью;

- 4 ноября (День народного единства);

- мусульманских праздников Ураза-байрам и Курбан-байрам

Page 7: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Запрет на использование национальных и культурных мотивов в

названиях и графических образах торговых марок алкогольных изделий,

изготавливаемых на территории Республики Башкортостан и ввозимых извне.

Наделение органов местного самоуправления Республики

Башкортостан полномочиями по установлению ограничений на продажу

алкоголя по времени и месту торговли вплоть до полного запрета, путем схода

граждан или решения местных депутатов.

Необходимо такңе сокращать время продажи алкогольных напитков,

запретить продажу в предпраздничные дни и выходные дни, сокращать места

продаж (на данный момент решение на каком расстоянии от учебно-

воспитательных, спортивных учреждений, мест массового скопления людей

запрещена торговля принимают местные депутаты. На практике часто они не

заинтересованы в этом - поэтому логично изначально определить обязательное

минимальное расстояние - 300-400 м, с возможностью увеличения по решению

депутатов).Устранить лазейки в законодательстве , позволяющие продавать

алкоголь в ночное время под видом услуг общепита. На данный момент в

барах, ресторанах разрешена реализация алкоголя и в ночное время.

Предлагается ее запретить полностью на селе, а в городе существенно

ограничить жесткими требованиями. Восстановить государственную

монополию на производство и сбыт алкоголя. Ввести трезвеннические уроки в

учебные планы всех уровней образования, начиная с детских садов. Охватить

лекционной работой все слои населения. Вести просветительскую работу в

СМИ (использовать успешный пример федерального проекта «Общее дело»,

РОД «Трезвый Башкортостан»).

БТК эшендә дә бу мәсьәләләргә аерым бер тармак, юнәлеш булдырырга

кирәк иде. Алкоголь саткан эшмәкәрләр белән сөйләшеп торабыз. “Сатма шул

агуны, авылдашларыңны үтерәсең бит” дигәч, еш кына мондый җавап

ишетәсең: “Мин сатмасам, калганнар сатыр, аңардан дөнья үзгәрми бит”. Әйе,

калганнар бәлки сатар. Әмма кеше йогынтысы – ятим балалар, үтерешләр,

башка бәлалар – ул синең гөнаһың булмас.

Page 8: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Мин үзем дә кибетләремдә алкоголь сата идем. Аллага шөкер,

вакытында бу эшнең кабәхәтлеген аңлап, баш тарттым. Инде унике ел үтте.

Башта бу хәбәр авылдашларыма гаҗәеп эш булып күренсә дә, бүгенге көндә

район үзәгендә берничә эшмәкәр алкоголь сатуын үз ихтиярлары белән

бетерделәр һәм шуңа шатланалар.

Әлбәттә, кеше фикерен, аның дөньяга карашын үзгәртү җиңел эш түгел.

Халыкка аек идеология кайтару бик зур хезмәт таләп итә. Әмма бу изге эш.

Безгә кадерле кешеләр – туганнарыбыз, дусларыбыз эчкечелектән зыян күрә,

хәтта яшьли гомерләре өзелә. Аерым кешеләр өчен бик нык борчылабыз,

йөрәкләр әрни. Милләтебезнең тамырын корыта торган мәсьәләгә без берничек

тә битараф булырга тиеш түгел без. Күпме яшьләр безнең күз алдында шул

зәхмәткә ияләшеп юлдан яза. Яшьләрне саклап калмасак - безнең киләчәк юк.

Җәмәгать, уяныйк, бу мәсьәләдә бер фикердә булыйк. Бергәләп эшкә тотынсак,

милләтебезне дә күтәрербез, бүтән халыкларга да үрнәк булырбыз.

Ринат Закиров: Халыкта мондый әйтем бар: “Кемнең кайсы җире

авырта, шул турыда сөйли”. Димәк, төбәкләрдә мондый проблема бар. Мин

соңгы елларда Татарстан районнарында бу турыда болай ук ачынып

сөйләгәннәрен ишеткәнеп юк иде, Аллага шөкер. Әйе, моны төптән уйлап

караганда, бу бик глобаль проблема. Аны хәл итмичә, алга китеп булмый.

Уңышлы татар авылларында аракы эчү бөтенләй юк. Дин көчле, мәчетләр

гөрләп эшли. Безгә бу юлга басу бик кирәк. Шуңа күрә, Башкортостанда үзе

эшмәкәр, үзе имам булган Илдус әфәнде кебек кешеләр булганда, бу вәзгыять

уңай якка үзгәрер дип ышаныйк.

Ә хәзер сүзне Татарстанның Лаеш районыннан килгән Илнар

Гирфановка килгән.

Илнар Гирфанов: Хәерле көн, кадерле дуслар. Безнең бүген монда

җыелуның төп сәбәбе булып киләчәктә татар халкының динамик үсешенә,

татар авылларының бердәм булып, этник югарылыкка күтәрелүе тора. Куйган

максатларга ирешү өчен мәйдан һәм “үсеш ноктасы” булдыру зарур. Шуны

булдырсак, без үзебезнең экономикабызны, культурабызны һәм социаль

Page 9: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

көнкүрешебезне тагын да үстерә алачакбыз. Бүген мәйданның, “үсеш ноктасы”

булып Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены тора.

3 ел элек мин Казан федераль университетының юриик факультетын

тәмамлап чыкканда, уйларыма да килмәгән иде Бөтенроссия татар авыллары

эшмәкәрләре алдында торырмын дип.

Мин үзем Татарстанның Чирмешән районында үсеп, Казанга күчеп

килгән авыл малае. Юрист булам дип Казан университетының юридик

факультетына кердем, аны кызыл диплом белән тәмамладым. Татарстандагы

Русия яшь юристлар Ассоциациясендә эшләдем, ләкир җир үзенә тарта. Менә

бер елдан артык без Лаеш районында дөяләр фермасын ачтык. Безнең фермада

100 башка якын дөя бар. Без аларны үрчетәбез, савабыз, йонын сатабыз.

Шулай ук циркларга һәм зоопаркларга сатабыз. Дөяләр турында күп сөйләргә

мөмкин, ләкин мин бүген башка нәрсә турында әйтергәгә телим.

Менә хәзер яшьләр авылдан кача, авыл-хуҗалыгында эшләргә теләми,

диләр. Мондый тенденция чынлап та бар. Ләкин шәһәргә күчсәләр дә, авыл

турында онытмыйлар, бәрәңге, ит алырга кайтып торалар. Ә шулай дәвам итсә,

10-15 елдан соң бәрәңге белән ит артыннан кайтырга урын булмаска да

мөмкин.

Шундый проблема бар һәм аны бер-ике елда зәл итеп булмый, мондый

проблемалар 10-15 еллар чишелә. Күбесенчә ул проблема кешеләрнең

башында тора, күбесе шәһәрдә тормыш яхшырак дип шунда тартыла, ләкин...

Эшне башлап җибәрергә кирәк, яшь детсад баласыннан, аннары мәктәп

баласыннан. Иң мөһиме җирдә эшләүне, фермерның мөһим булуын белдерергә

кирәк. Менә уйлап карыйк әле, без сезнең белән балаларыбызны кем булырга

өйрәтәбез? Аларга нинди уеннар уйнатабыз.

Мәсәлән, узган елны көз көне мин Финляндиядә булган идем. Анда

фермерларның ничек яшәүләрен, ничек эшләүләрен карап йөрдем. Менә

шунда мин бер яктан бик кызык һәм бик мөһим әйбер күрдем. Финнар үз

балаларын яшьтән үк җирдә эшләргә өйрәтәләр. Фин баласы яшьтән үк

шундый уеннар уйнап, мондый эшнең мөһимлеген күреп, ул әти-әнисенең

Page 10: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

хуҗалыгында кала, үскәч сельхоз университетлар бетереп, үз авылына кайтып

эшли һәм үз балаларын шуңарга ук өйрәтә.

Бүгенге көндә безнең тагын бер проблема бар – ул “заборизация” дип

атала. Мин аны “забор” сүзеннән чыгып шулай дип атыйм. Бүген татар

авылларына кайтып керсәң, шундый күренешкә тап буласың: койма өстенә

койма. Һәр йортны биек койма төзеп, черепица белән ябып, бүтәннәр

күрмәсеннәр дип, шул койма артында ятып, үз тормышын уздырып яталар.

Тик проблема йорттагы коймаларда түгел, ә баштагы коймаларда. Бүгенге

көндә безнең күбебез эшләребездә дә, тормышыбызда да койма куеп, бүтән

кешеләрсез үзебезгә эшләрбез дип торабыз. Ләкин бүгенге көндә ул юл безне

кюветка алып барырга мөмкин. Ни өчен? Хәзерге көндә татар халкы гына

түгел, татар фермерлары да бердәм булырга тиеш, бер-беребезгә булышып,

бердәм эшне башларга кирәк. Бүгенге экономик ситуациядә берәүләп без исән

калмаска мөмкин. Һәрберебезне берәүләп базарга чыгарырга мөмкиннәр, ә

әгәр дә без бергәләп эшли башлыйбыз икән, киләчәгебез бар һәм булачак.

Өченче момент, татарның җире булырга тиеш, җирсез татар милләтенең

киләчәге юк. Элегрәк безнең әби-бабаларыбыз җирдә эшләп, җирле булып

яшәгәннәр. Татарның мәдәнияте, тарихы җир белән бәйле. Безгә дәүләттән

генә ярдәм көтеп ятарга ярамый, безгә җаваплыкны күбрәк үз өстебезгә алырга

кирәк.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, уңышлар сезгә, сау-сәламәт

булыгыз, бердәм булыгыз!

Ринат Закиров: Сүз Пенза өлкәсеннән килгән эшмәкәр Әбдрәшитов

Таһир Равил улына бирелә. Рәхим итегез.

Таһир Әбдрәшитов: Хөрмәтле газиз кардәшләр, барча Пенза татарлары

исеменнән сезгә сәламнәр җиткерәм. Аллага шөкер, бүгенге көндә барчабыз

бу җыелышларның хәерен күрәбез, шунлыктан бу форумны оештыручыларга

бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Туган авылым Ятмис дип атала. 1993 елда сельхоз

институтын тәмамладым һәм эшкә тотындым. Баштарак сату-сәүдә эшендә

кайнадым. Әтием гомер буе агроном булып эшләде, соңрак мине дә бу эшкә

Page 11: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

тартты. Бүген 2000 гектар җир алдык. Анда чөгендер, ашлык, симәнке

үстерәбез. Шушы җирдә ташланган күл бар иде, аның янында санаторий ачып

җибәрдек. Монда кем генә килсә дә, безнең пәрәмәчләрне ашап, бәлешләрнең

тәмен белеп китәләр. Ел саен 20-30 меңләп кеше килә.

Бүгенге көндә туктап тәхәрәт алып, намаз укып, хәләл ашлар ашау өчен

кафелар бик аз. Юл буйларында башка милләт халыклары хәләл кафелар ача

әлбәттә, әмма татарныкы юк дәрәҗәсендә.

Аннар мин кардәшләрем белән бергә сыек май җитештерә торган завод

төзедек. Анда 37 кеше эшли, ай саен 3000 тонна сыек май җитештерәбез.

Бергәләп тотынгач, хәерен дә күрәбез. Бер урында басып торып булмый, авыр

булса да эшләргә кирәк. Яшьләрне дә эшкә җәлеп итәргә, өйрәтергә кирәк.

Әгәр дә алар Мәскәүгә яки башка төбәккә китеп эшкә урнашса, кире кайтмый.

Шуның нәтиҗәсендә авыллар бушап кала. Болай баргач, безнең телебез дә,

мәдәниятебез дә югала. Хәтта динебез дә югалырга мөмкин. Шунлыктан,

яхшы вакытта да, начар булганда да безнең арада берлек булырга тиеш. Сүздә

генә түгел, ә эштә дә берлек булсын иде. Рәхмәт.

Ринат Закиров: Сүз Татарстан Республикасының Муниципаль

берәмлекләр Советы рәисе Шакиров Минсәгыйть Закир улына бирелә.

Минсәгыйть Шакиров: Хөрмәтле милләттәшләр, чакырылган

кунаклар. Сәүдә, алыш-биреш белән муниципаль берәмлекләр ничек

шөгыльләнә икән дип гаҗәпләнмәгез, мин сезне ничек алырга, ничек сатарга,

нинди базарларда эшләргә кирәклеге турында өйрәтергә җыенмыйм, ә бары

тик үземнең эш турында берничә фикерне әйтеп китәсем килә. Беренчедән,

эшмәкәрлек хезмәтенең татар авыллары белән нинди бәйләнеше бар соң?

Татар милләтенең бүгенге көндә сакланып калган нигезе – ул авыллар. Әгәр

татар авыллары бетсә, киләчәктә татар милләте дә юкка чыгачак. Әлбәттә, бу

фикерне миңа кадәр дә әйттеләр, миннән соң да әйтәчәкләр. Шәһәргә килгән

авыл баласы тузан дәрәҗәсендә, ул шунда берәр компаниягә эләгеп китә дә,

үзенең татарлыгын оныта башлый. Бик сирәкләре генә кире авылга кайта.

Page 12: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Аннары күпләр җир кирәк дип әйтәләр, әмма чынлыкта ул җир түгел, ә

аның уңышы кирәк. Мин 25 елга якын район җитәкләдем, җир кирәк дип

сөйләүчеләр колхоз җыелышларында гына булалар. Ә тракторга утырып

эшләргә кешене табып булмый. Ә җирдә эшләүчеләр җыелышларга килеп

чыгыш та ясамый, ул анда бармый да. Шунлыктан татар авылларының

сакланып калуы, турыдан-туры эшмәкәрләр хезмәте белән бәйле. Бүгенгесе

көндә татарның карап торган кешеләре ул сез. Әгәр дә киләчәктә сез үзегезнең

хезмәтегездә уңышларга ирешеп, татар авылларын саклап калырга ярдәм итә

аласыз икән, татар авылларының киләчәге бар. Әгәр дә бу әйбер юк икән,

авыллар бетәчәк. Әлбәттә, авылларны саклап калу буенча дәүләт

программалары бик күп, Татарстанда аларның саны 27. Шуның өчен авыл

тормышын сүндермәс өчен, ул учакны яндырып торырга кирәк. Барыгызга да

уңышлар телим. Ә хәзер бүләкләребезне тапшырып китәсем килә.

Булат Мәрданов: Олы иҗтимагый эшчәнлеге һәм Татарстан

Республикасының җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген

күтәрүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы

Әхмәтвәлиева крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Әхмәтвәлиева Гөлчәчәк

Госман кызы Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр

советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Шундый ук Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасының Минзәлә

районының Дәүләтов исемендәге фермер хуҗалыгы башлыгы Дәүләтов Нәсим

Шамил улы бүләкләнә.

Татарстан Республикасының Бөгелмә районы Ибраһимов исемендәге

крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Ибраһимов Флүр Мәкъсүм улы да

Муниципаль берәмлекләр советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасының Азнакай районындагы Сәләхов исемендәге

крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Сәләхов Вилдан Илдус улы шундый ук

Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Page 13: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Ринат Закиров: Сәламләү сүзе белән чыгыш ясау өчен сәхнәгә

“ЭкоГрад” инвестициаон төркемнең проект җитәкчесе Илдар Агишны

чакырабыз.

Илдар Агиш: Хөрмәтле милләттәшләр, барчагызны да сәламләргә бик

шатмын. АКШтагы татарлардан сезгә бик күп сәламнәр җиткерәм. Нинди

милләттән булуына карамастан, кешеләрдә, җиргә якынрак булу максаты бар.

Хәзер алар биек биналарда яшәүгә караганда, берникадәр җире булган

тәбәнәк йортлар салуны өстен күрә. Без шул юнәлештә эш башладык. Анда

без 185 гектарлык мәйданда төзелеш алып барабыз. Шунлыктан, рөхсәт

итсәгез, Түбән Новгородтан да сәламнәрне җиткерәсем килә. Чөнки ике

бүрек киеп килдем дип әйтеп була.

Икенче бүреккә катнашкан мәсьәлә турында да әйтеп үтәсем килә. Узган

ел сентябрь аенда хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Бостонга

килгән иде. Анда ул АКШ һәм Канадада яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре

белән очрашты. Шул очрашуда мин аңа бер тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән

идем. Ул Түбән Новгород һәм Татарстан арасында сәүдә йорты оештыру

турында иде. Аллага шөкер, бу сәүдә йорты оешты дип әйтергә була. Күптән

түгел генә без аңа регистрация уздырдык.

Әлбәттә, әйтәсе килгән сүзләр бик күп. Мондый җыеннар уздырганнары

өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына бик зур

рәхмәтләремне белдерәсем килә. Шушы форсаттан файдаланып, сөйләшик,

фикерләшик. Татар халкы үсешенә без нинди дә өлеш кертергә тиешбез дип

уйлыйм. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Ринат Закиров: Чираттагы сүзне Ульян өлкәсенең Иске Кулатка

районыннан килгән крестьян фермер хуҗалыгы рәисе Бахтиев Рамил Рафаот

улына бирәбез.

Рамил Бахтиев: Хөрмәтле милләттәшләр! Миңа сезгә Ульян өлкәсе,

Иске Кулаткы районы фермерларының, хезмәт сөючән халкының кайнар

сәламен җиткерергә рөхсәт итегез. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә

иминлеге, эшләрегездә уңышлар теләп калам.

Page 14: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бер ук вакытта, бу форумны оештырып, аңа читтә яшәүче татарларны

чакыручыларга да зур рәхмәт әйтәм.

Бер бөтен татарлар яшәгән Иске Кулаткы районы Татарстаннан читтә

урнашса да, Казан белән безнең элемтәбез көннән-көн ныгый бара. Менә

ничә еллар инде безнең якташыбыз, милләтпәрвар Эдуард Әнвәр улы Ганеев

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булып тора. Безнең

дин әһелләребез Татарстанның танылган имам-хатиблары, ислам дине

галимнәре, белгечләре белән аралашып яшиләр. Татарстан кунаклары,

мөселман дөньясында даны таралган дини “Кулаткы укулары”нда

катнашалар, имамнарыбызны, шәкертләребезне якты йөз белән үзләрендә

кабул итәләр. Безнең яшьләребез Казанның югары уку йортларында белем

алалар.

Сәнгать осталарыбыз Татарстан сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Безнең

эшмәкәрләребез, алыпсатарлар Татарстанда ясалган товарларны,

прордуктларны халкыбызга җиткерүне кулайрак күрәләр, фермерларыбыз

үзләренең Татарстан коллегаларыннан үрнәк алалар.

Татарстанның танылган сәхнә йолдызлары бзенең якларда булып, Казан

моңын җиткерәләр, сокланырлык концертлар бирәләр.

Мондый үзгәрешләр якташыбыз Эдурд Ганеев тырышлыгы аркасында

булды. Ул Иске Кулаткы районы башлыгы булып сайлангач та, халыкның

көнкүрешен тагын да яхшыртуны, аны бай итүне, эшмәкәрләргә,

фермерларга тагын да күбрәк мөмкинлек тудыруны үзенә максат итеп куйды.

Бездә ничә еллар дәвамында “Мишәрләр – алга, алга – мишәрләр!” исемле

бизнес клуб эшләп тора. Бирегә елына өч тапкыр җыелып, район

фермерлары, малкуарлар, эшмәкәрләр эшләрен борчыган проблемаларны хәл

итәләр, эш планнарын бил билгелиләр. Биредә үк тармаклар буенча

масстеркласс үткәрелә, ягъни остаханә эшли. Бизнес вәкилләре каршында

иктисадчылар, юристлар, авыл-хуҗалыгы белгечләре чыгыш ясыйлар. Зур

нәтиҗәләргә ирешкән эшмәкәрләр, фермерлар үзләренең тәҗрибәләре белән

уртаклашалар. Районда булган фермерлык хуҗалык җитәкчеләре район

Page 15: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

җитәкчеләре үткәргән киңәшмәләрдә, халык җыеннарында да актив

катнашалар, үзләренең фикерләрен әйтәләр, тәкъдимнәрен кертәләр.

Билгеле, болар бар да үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Хәзер безнең

районда 200дән артык кеше төрле тармактагы эшмәкәрлек белән

шөгыльләнә. Алар арасында фермерлар да, алыпсатарлар да, теш врачлары да

бар. Хәзерге вакытта районда 52 фермерлек хуҗалыгы исәпләнә, аларның

саны елдан-ел арта бара. Үткән елда тагын дүрт фермерлык хуҗалыгы

оештырылды, алты кеше шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә грант

алды, өч кеше гаилә фермасы булдырды.

Безнең төбәктә районыбызның социаль-экономикасын хәл итә торган

бер генә эре промышленность предприятиясе дә, зур-зур агрофирмалар да

юк. Район җирләрен нигездә фермерлар эшкәртә. Моннан берничә ел гына

элек район җирләренең күпчелеге эшкәртелмичә, ташландык хәлдә торды.

Хәзерге вакытта райондагы 62 мең гектар авыл-хуҗалыгы җирләренең 42

мең гектары файдалыныла. Аларда бөртекле культуралар үстерелә, малларга

азык әзерләнә, яңа технологияләр үзләштерелә. Үткән елда район башлыгы

Эдуард Ганеев тәкъдиме белән Агропромпарк булдырылды. Зур чыгымнар

тотып, башкарылган бу эшнең нәтиҗәсе район экономикасы өчен бик тә

файдалы булыр, дип уйлыйм. Чөнки биредә атнасына 2-3 тапкыр базарлар

үтү, ярминкәләр оештырылу белән бергә, даими рәвештә сәүдә нокталары да

эшләп тора. Аларда район фермерларының продукциясе, хәләл ит, башка

азык-төлек сатыла. Якындагы вакытта эшмәкәрләрнең дә үз сәүдә нокталары,

складлары булачак. Агропромпарк табышыннан килгән салым район

бюджетын ныгытуга зур өлеш кертәчәк.

Районыбызда булган комби азык заводының эшен җайга салу фермерлар

өчен бик тә файдалы. Чөнки маллар өчен азык мәсьәләсе үзебезнең төбәктә

үк хәл ителәчәк, бәясе дә арзан булыр дип уйлыйбыз.

Мин үзем дә фермер, туган авылым – Яңа земницада сарык үрчетү белән

шөгыльләнәм. Бу эшкә грант алып, 2010 елда тотындым. Быел фермерлык

хуҗалыгымны тагын да киңәйтергә уйлыйм. Моның өчен бездә бернинди

Page 16: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

каршылык юк. Киресенчә, район башлыгы фермерларга хәленнән килгәнчә

төрле яклап ярдәм итәргә тырыша. Соңгы вакытта гына да аның ярдәме белән

Югары Терешка авылында Раил Мостафин Яңа Мостякта – Инсән Хайров,

Зирәкледә һәм Иске Кулаткыда Рафаэл Усиев фермерлык хуҗалыклары

оештырылды.

Эдуард Ганеев Иске Кулаткы районында беренче фермерлык хәрәкәтенә

нигез салучы да. Халкыбызның аңа рәхмәте чиксез. Ләкин фермерлык

эшендә проблемалар, чишелмәгән мәсьәләләр дә аз түгел. Конкурентлык,

законнарның бу мәсьәләдә көн таләпләренә җавап бирмәве, эшләнеп

җитмәгән салым системасы, продукцияне сатып алу хакларыбыз түбән булуы

безнең эшебезнең барышын тоткарлый, йә булмаса, бөтенләй юкка чыгара.

Миңа калса, кечкенә бизнес урыннарда муниципаль хакимият ярдәме аша

Федераль закончылык белән ныгытылырга тиеш. Чөнки регионнарның

күпчелеге нәтиҗәле фермерлык, кече бизнес аркасында гына яши, ә

авылларны саклап калуга килгәндә, фермерлык хуҗалыклары аеруча зур роль

уйный. Моны биредә чыгыш ясаучылар да үзләренең мисалларында

күрсәттеләр.

Фермерларның, эшмәкәрләрнең бүгенге көндә җаваплылыгы икеләтә

булырга тиеш. Чөнки соңгы чиктә милләтебезнең язмышы да, ниндидер

дәрәҗәдә аларның хезмәт нәтиҗәсенә бәйләнгән.

Хөрмәтле милләттәшләр, Иске кулаткы районы ел башында 2020 елга

кадәр үз төбәгенең социаль-экономик үсеш программасын раслады. Аны

эшләүдә фермерлар, эшмәкәрләр дә катнаштылар. Анда авылларда

комплекслар, эшкәртү цехлары, башка бизнес объектлары төзү

планлаштырылган.

Хәзерге вакытта бездә 80нән артык инвестицион мәйдан бар. Алар район

хакимияте тарафыннан ачыкланды һәм билгеләнде. Халыкның теләкләре дә

исәпкә алынды. Бу мәйданнарның һәркайсының беренче экономик

параметрлар төзелде.

Page 17: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бүген мин биредә утыручы фермерларга, эшмәкәрләргә дә турыдан-

туры мөрәҗәгать итәм. Әгәр дә үзегезнең бизнесыгызны киңәйтергә, я

булмаса яңадан башларга һәм зур табыш алырга теләсәгез, Иске Кулаткы

җиренә рәхим итегез. Без сезне киң колач җәеп каршы алачакбыз һәм эшләр

өчен уңай шартлар тудырырга тырышачакбыз.

Бер үк вакытта Татарстан хөкүмәтенә дә соравыбыз бар. Безгә Татарстан

ярдәме кирәк. Нинди дә булса зур предприятиеларнең филиалларын гына

булса да, безнең җирдә торгызырга мөмкин түгелме икән? Бәлки нинди дә

булса уртак бизнес объектлар төзүне дә уйларсыз. Ә безнең яктан һәрвакытта

да намуслы хезмәт, тугандашлык булыр. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Сүзне Курган өлкәсенең татар Конгрессы рәисе

урынбасары, эшмәкәр Хәбибуллин Әхмәдулла Шәйхулла улына бирәбез.

Әхмәдулла Хәбибуллин: Мөхтәрәм җәмәгать, туганнар, дуслар!

Сезгә Урал артыннан, Эчкен татарларыннан кайнар сәлам алып килдем. Күп

кенә кеше сорый, кем соң ул эчкеннәр дип. Шул сорауга җавап бирәсем

килә.

Европалы галимнәр Себер скифларын - исседоннар, ә төрекләр

искитләр дип атаганнар. «Ибн-Фадлан язуына караганда, Урта Идел

сакалибларының болгар, бәрәнҗәр, суар, суас, эскеле (скиф), хазар һәм

башка кабиләләре булган», - дип яза галим Мирфатыйх Зәкиев (Зәкиев М.З.

Татар халкы тарихы. Казан, 2008. 359 б.).

Монда эскеле-эцкен-скиф атамаларының бер тамырдан булганлыгы

һәм бер кавемнең атамасы икәнлеге ап-ачык күренеп тора. Узган гасырда

яшәгән күренекле галим Морад Рәмзи бу атаманы исә турыдан-туры Эчкен

халкы белән бәйләп яза. «Фазыйль Марҗанн Әсгаль яки Эстил халкы

турында берни дә әйтми. Әгәр дә уй-фикеремне белдерергә яраса, бу урында

мин кабат: «Бүген Чиләбе шәһәрчеге тирәсендә яшәүче ичкин халкы Әсгаль

яки Эсгил кавеменең дәвамчылары, дип әйтер идем...», - ди ул (Морад

Рәмзи. Тәлфикъ әл-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар вә мәл үк әт-татар.

Page 18: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Оренбург: Вакыт, 1908. 1 т. Казан вә Болгар хәлләре, татар патшалары

турында хәбәрләр, 2 томда, гарәп телендә).

Кайбер галимнәрнең язуынча, Эчкен авылына нигезне Казан

алынганнан соң бу якларга качкан татарлар салган, кайберәүләр исә

авылның тарихын 18 гасырда Россиянең көньяк чикләрен сакларга

җибәрелгән татар казаклары белән генә бәйли. Бу фактларның икесендә дә

хаклык бар, әмма бу тулы дөреслек түгел. Әйе, Урал артындагы Эчкенгә

татарлар Казан җимерелгәч тә килгәннәр, 17-18 гасырларда да бирегә килеп

төпләнүчеләр булган. Әмма Эчкенгә кайчан, кем генә килсә дә, ул инде ил-

авыл булып яшәп ятучы милләтәшләре янына килгән. Ягъни, Эчкен авылы

16 гасырга кадәр дә булган, ул гына да түгел, бу татар авылы Себер ханлыгы

составында да, Алтын Урда, Төрки каганатлар ышыгында да яшәгән, анын

борынгы тамырлары скиф-һун чорларына ук барып тоташа.

Шунысын да әйтергә кирәк, эчкен татарлары элек-электән бик

укымышлы, гыйлем халык булган, шуңа күрә аларны патша хезмәтенә дә,

язу-сызу, тәрҗемә эшләренә дә бик теләп алганнар. Моңа җирле тарихчылар

да игътибар иткән:

«Ичкинцы несли службу по охране восточных границ России от

нападений степных феодалов, т.е., были служивыми татарами, - дип яза бу

хакта җирле журналистлар. - В отличие от башкир и сибирских татар,

ичкинцы издавна занимались хлебопашеством, рыболовством и торговлей.

Академик П.С. Паллас еще в XVIII в. дал высокую оңенку состоянию

земледелия у татар и писал, что они «бесспорно, самые прилежнейшие

земледельцы» (Шадринская новь. 1989. 6 гыйнвар).

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, эчкен татарлары 17-18 гасырларда

хәтта салымны да ашлык белән түләгәннәр, ә башка себер татарлары аны

тире (меха) белән түләргә мәҗбүр булганнар. «Искинская волость в течении

Page 19: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

всего XVII века платила ясак хлебом», - дип яза бу турыда тарихчылар

(Долгих Б.О. Родовой и племенной состав народов Сибири. М., 1960. С. 47).

Курган өлкәсендә 22 мең татар яши, шуның меңнән артыгы Эчкендэ.

Октябрь революциясенә кадәр Эчкендә өч меңгә якын татар яшәгән (ул

заманына күрә кечкенә бер шәһәрне хәтерләткән). Ул вакытта ук Эчкәндә

мәчет-мәдрәсә, казна (министрлык) мәктәбе була, халык игенчел,

малчылык, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнә; сәүдә итә, гаскәри

хезмәттә була. Эчкен авылы ул вакытта ук волость үзәге булып тора,

сишәмбе көннәрдә биредә зур базарлар уздырыла. Шунысын да әйтергә

кирәк, эчкенлеләр үз авылларында гына түгел, тирә-яктагы тагы 15 татар

авылына нигез салганнар, алар - Курган өлкәсенең Әлмән, Сафакүл,

Шадрин районнарында Шатрав, Целинный һәм Чиләбе өлкәсенең

Красноармейский районындагы зур-зур татар авыллары таралалар. Бу

авылларга уртак «эчкен сөйләше» һәм уртак милли-дини гадәтләр,

йолалар, традицияләр, өс-баш, уртак ризыклар, ашау-эчү хас.

Эчкен авылының гасырлар буе тирә-юньгә мәгърифәт нуры чәчеп

утыруын, аннан таралган татарларның тарихта тирән эз калдыруын да

әйтеп китәргә кирәк. Әйтик, үз гомерендә 250 том китап күчереп язган, 95

яшенә хәтле яшәп, Риза Фәхреддинов хезмәтләренә кергән Габделнасыйр

Сабитов, 19 гасыр башында (урыс патшасы тарафыннан төрек солтаны

янына солых төзергә җибәрелгән, соныннан Бохара әмиренә илче булып

барган Фазыл Тынкачев, аның әтисе, 1767 елда Мәскәүгә, Әби патша

янына «Уложенная комиссия» эшендә катнашырга чакырылган Ибраһим

сотник, 19 гасыр башында күренекле тюрколог И.И. Гигановка рус-татар

сүзлеген төзәргә булышкан Әмир Морат, «Таһир- Зөһрә», «Бүз егет»

әсәрләренең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши - болар барысы да эчкен

татарлары. Бу үзе үк авылның тирән тамырлы, бай мираслы, мәгърифәтле,

нык традицияле булуын күрсәтә.

Page 20: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Эчкен авылы бүген дә аягында нык тора. Өлкәдә беренче булып, 2001

елда биредә зур таш мәчет ачылды, зур мәдәният сарае, китапханә бар,

музей эшләп тора. Авылга газ кертелгән, асфальт җәелгән.

Колхозлар-совхозлар бетә бара, татар авылларыннан эш эзләп

шәһәрләргә китүчеләр дә күп, авылларның нәселе азая. Шуңа күрә дә 1991-

1992 еллардан башлап халкыбызның телен, мәдәниятын, динен саклау

бурычы безнең өскә - фермер, шәхси эшмәкәрләр өстенә - төшеп калды.

Без сабантуйлар, дини бәйрәмнәр үткәрәбез, мәчетләр салабыз,

мәктәпләргә булышабыз.

Бүгенге көндә Эчкендэ игенчелек белән 4 фермерлык хуҗалыгы

шөгыльләнә, бодай, арыш, арпа, солы һ.б. культуралар үстерелә. Тегермән

һәм пекарня салу планда бар. Шулай ук мал (атлар, сыер, вак терлек)

үрчетү алга киткән. Кошчылык та үсеш алган, традицион тавык, каз,

күркәдән тыш, бытбылдык та үрчетәләр.

Эчкен авылын, аның тарихын өйрәнүче галим һәм җәмәгать

эшлеклеләренә - Фәрит Йосыпов, Олег Хисамов, Илһам Гомәров,

Мөхәммәт Мәһдиев һәм Фәүзия Бәйрәмевага - бик зур рәхмәтебезне

белдерәбез.

Ринат Закиров: Ә хәзер сүз Чиләбе өлкәсенең Конашак районының

Усть Бәгәрәк муниципаль берәмлекнең администрация җитәкчесе Газизова

Эльза Рәхимҗан кызына бирелә.

Эльза Газизова: Хөрмәтле газиз милләттәшләрем, сезне Урал

җирендә урнашкан борынгы Бәгәрәк тамак, русча Усть-Багаряк зур татар

авылы исеменнән чын күңелдән сәламлим.

Бәгәрәк Чиләбе өлкәсе Конашак районының төньяк-көнчыгыш

өлкәсендәге татар авылы. Авыл җирләре 50 мең гектар мәйданны били,

үзәк урамы 7 км-га сузылган. Авыл җирлеге территориясендә 15 табигый

күл бар. Бәгәрәк тамактан Чиләбегә кадәр 140 км, Екатеринбургка 125 км

ара. Авылның туган елы 1708 ел. Элекке заманда бу урыннарга Себер

ханнары хуҗа булган. Халыкның күпчелеге җир эшкәртү белән

Page 21: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

шөгыльләнә – бәрәңге, суган үстерә. Кышкылыкка күп итеп мал азыгы –

печән әзерлиләр. Ат, мөгезле эре һәм вак терлек, кош-кортлар – үрдәк, каз,

тавык асрыйлар. Авылда 3400 кеше яши.

Төп авыл-хуҗалыгы предприятиесе ООО “Возрождение” 8 мең

гектар җирне үз карамагына алган. 2002 елга газ килде, әмма авылның

яртысына әле газ үткәрелмәгән, 500 йорт газ көтә. 2009 елда 62 млн.

сумлык күпер авылның ике ягын тоташтырды.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, бездә бер мәктәп эшли. Анда 325 бала

белем ала. Мәктәптә кадрлар мәсьәләсе әлегә түзәрлек булса, мәктәпнең

матди-техник базасын ныгыту зур игътибар сорый. Татар теле һәм

әдәбияты фән буларак, атнасына бер тапкыр керә. Балалар татар телендә

укырга, язарга өйрәнә, әмма телнең нечкәлекләрен белү өчен бер сәгать

бик аз.

Усть-Багаряк авыл җирлегендә 10 мәдәният йорты эшләп килә, 6

китапханә, аптека, больница, ике балалар бакчасы бар. Алга таба да милләт

абруен саклап, башка халыкларга үрнәк булып яшәргә тырышабыз.Бердәм

булып яшибез.

Сабантуй үткәрү дә матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә

түгел, башка күп кенә халыклар өчен дә үрнәк бәйрәм. Халкыбызның

йолалары, гореф-гадәтләре тормышыбызда сакланып килә.

Авылыбызда көчле татар эшмәкәрләре аякка басып килә.

Сабантуйлары, төрле мәдәни чаралар уздырганда, мәктәпләрне

җиһазлаганда матди ярдәм күрсәтәләр. Бик файдалы һәм мөһим эшләр

башкаралар. 2013 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, яшь

эшмәкәрләребез 130 театраль кресло бүләк иттеләр, Усман авылында

каберлекләрне камап куйдылар. Мондый фидакарьлек яшәп килә икән,

димәк, татар милләтенең киләчәге бар. Андый яшьләр булганда, татар

авылларының киләчәге бар дип уйлыйм.

Бөтенроссия эшмәкәрләре җыенын уздыручыларга рәхмәтемне

белдерәсем килә. Мин инде бу җыенда икенче тапкыр катнашам. Моннан

Page 22: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

рухланып кайтып китәбез. Минем берничә үтенечем бар иде, без ел саен

Сабантуйлар үткәрәбез, шушы бәйрәмнәргә артистлар җибәрсәгез иде.

Юкса артистлар район үзәкләренә генә килә, ә безнең кебек авыллар читтә

кала. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Рәхмәт. Ә хәзер сүзне Татарстанның авыл-хуҗалыгы

министры Марат Әхмәтовка бирәбез.

Марат Әхмәтов: Мөхтәрәм җәмәгать, хөрмәтле милләттәшләр. Мин дә

сезнең һәркайсыгызны ихлас күңелдән сәламлим. Мин сезне һәрбарчагызны

эшмәкәрләр булганлыктан, кыю, тәвәккәл, көчле рухлы шәхесләр итеп кабул

итәм. Үзем дә авыл язмышына борчылым яши торган җитәкче. Безнең

вазыйфалар төрле булуга карамастан, язмышлар уртак. Республикабызның

авыл-хуҗалыгы тармагы җитәкчесе буларак, безнең республикада

булганнарыгыз, булмаганнарыгыз бар. Республикабызның авыл-хуҗалыгы

турында кечкенә генә фильм тәкъдим итәсем килә. Аннары әңгәмәне дәвам

итәрбез.

Фильм.

Марат Әхмәтов: Әлбәттә, фильмны карагач, бар да яхшы кебек тоелыр.

Әмма тормышның кыен вакытлары да күп була. Әмма авыл кешесен өмет

яшәтә. Бу мәгълүматларга өстәп, тагын шуны әйтәсе килә. Республикабызда

авыл язмышына мөнәсәбәт 90нчы еллар башыннан башлап, җирне ташламау

дигән өстенлек сәясәт белән алып барылды. Республикабызда 3 млн. 300 мең

гектардан артык сөрелү җирләре бар, алар барсы да гамәлдә. Җир эшләгәч,

авыл кешесенә эш урыны саклагач, авылны саклап була. Сез үзегез дә

эшлекле гамәлләрегез белән эшмәкәрлекне үстереп, авылдагы кешегә эш

биреп, аның яшәү рәвешен саклап, авылларны саклыйсыз. Моның өчен сезгә

рәхмәтемне белдерәсем килә.

Соңгы елларда республикабызда табигать шартлары хәйран гына

борчулы, мәшәкатьле килде. Югыйсә, без күптән авыл-хуҗалыгының тулаем

продукциясенең 200 млрд. сумлык җитештерү күрсәткеченә ирешергә тиеш

идек. Кызганыч, әле узган елны 160 млрд. сумлык кына җитештерү күләме

Page 23: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

белән тәмамлый алдык. Әмма без ул авыр елларда үзебезнең ныклыгыбызны

югалтмыйча, зур оешканлык белән җиңеп чыга алдык. Яңа 2014 елны бигрәк

тә игенчелек мәсьәләсендә республикабызның авыл-хуҗалыгы өчен зур

борылыш елы булыр дип уйлыйбыз. Терлекчелек буенча да алдыбызга зур

бурычлар һәм максатлар куйдык. Без 2 млн. тонна сөт җитештерү максаты

белән яшибез. Без һәр көнне 3 мең тонна сөтне эшкәртү предприятияләренә

җибәрәбез. Ә безнең күрше төбәкләр исә көндәлек җитештерелә торган

сөтнең күләме 280 - 300 тонна, ә без 3 мең тоннаны эшкәртүгә җибәрәбез. Бу

исә үз чиратында авыл җирендә нинди мәшәкатьле һәм тулы канлы тормыш

белән яшәргә, эшләргә тиешлеге турында сөйли торган дәлил. Аның өстенә

әле без Татарстан Россиянең 10% сөтен җитешрергә тиеш дигән максат

куйган идек. Әгәр дә шушы корылык еллары булмаган булса, без бу максатка

якын килгән булыр идек. Әмма ничек кенә булуга карамастан, 2 млн. сөт

җитештерү безнең максат булып тора. Әле быел исән булсак, ярты миллион

тоннадан артык ит җитештерү белән елны тәмамларга тиеш булабыз.

Нинди программалар белән яшибез соң без? Республикабызның соңгы

еллардагы сәясәтендә авыл тормышындагы эре, урта һәм кече эшмәкәрлекне,

халыкның эшлекле активлыгын баланслы рәвештә алып барырга тырышабыз.

Узган елда гына да без авыл-хуҗалыгына кагылышлы кече эшмәкәрлекне

үстерүгә 1 млрд. 800 млн. сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәттек.

Республикабызда хәйран гына программалар гамәлдә. Бигрәк тә безнең татар

авылларындагы милләттәшләребез бу мәсьәләдә бик актив. Шуңа күрә 2006

елдан башлап, гамәлгә куелган Россия күләмендәге өстенлекле проектлар

кысасында, авыл халкы 32 млрд. сумнан артык кредит алып, үзләренең эшен

ныгыта алды. Аларга без бу юнәлештә генә дә 2 млрд. сумнан артык

субсидия түли алдык. Аның өстенә без республикада 1000 гаилә фермасы

булырга тиеш дип пилот проект игълан иткән идек. Бу инде авыллардагы

активрак, күпләп терлек асраучыларга, бөтен хезмәтләре сәнәктә-көрәктә-

чиләктә булган гаиләләргә, технологик яктан югарырак дәрәҗәдә

җиһазландырылган эш тәкъдим итек, дәүләт ярдәм күрсәттек. Һәр гаилә

Page 24: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

фермасына без 1 млн. сум күләмендә төзелеш өчен ярдәм күрсәттек. Аның

эчендәге җиһаз бәясенең яртысын үз өстебезгә алдык, аңа сатып алына

торган терлекне без очсызландырырга тырыштык, һәр килограммына 40 сум

булса да. Ул гаилә фермаларының күпчелегенә без асфальт матур юллар да

җәйдердек. Шушы сәясәт республикада 1000 якын гаилә фермасы

булдырырга булышты. Үткән елда бу программа Россия күләмендә дә җәелеп

китте. Анда инде ул фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрү, гаилә фермалары

төзү юнәлешендә ике төрле программа эшли. Федераль күләмдә дә без актив

катнашырга тырышабыз. Республикабызда Лизинг-гранд программасы бик

актив эшли. Президентның фәрманы нигезендә, ул программа кысаларында

каралган дәүләт ярдәменең ким дигәндә өчтән бере авылга булырга тиеш

дигән. Безнең икътисад министры бу күрсәтмәне һичшиксез үти һәм безнең

авыл эшмәкәрләре бу программадан нәтиҗәле файдалана.

Һәр елны без республикабызның Муниципаль берәмлекләр Советы

җитәкчесе белән елына ике тапкыр һәр җирлек башлыклары белән

очрашабыз. Анда без эшмәкәрлек тәҗрибәсен өйрәнеп, эшчәнлекләренә

нәтиҗә ясап, уңышлы эшләүчеләрне билгелибез. Бу исә үз чиратында

муниципаль җирлекләрнең әлеге мәсьәләдә җаваплыгын арттырырга

булыша.

Бүгенге көндә республикабызда яңа программаларында нәрсәләр бар

соң? Без республикада терлек асрап яши торган шәхси хуҗалыкларга ярдәм

йөзеннән, 150 ветеринария пунклары булдыруны максат итеп куйдык. Бу

проект гамәлдә эшли башлады, быел без 45 пунк булдырачакбыз, ә алдагы өч

елда без аның санын 150 җиткерәчәкбез. Аның өстенә тагын бер өч еллык

программа игълан иттек. Нинди дәрәҗәдәге эшмәкәр булуына карамастан,

без аларның үзэшчәнлекләрен технологик һәм техник яктан җиһазландыру

өчен аларның тоткан чыгымнарының 40% кайтаручы дәүләт ярдәме

программасы эшли башлады. Һәр елны республика бюджетыннан без бу

юнәлешкә 2 млрд. күләмендә ярдәм итеп барачакбыз. Аның өстенә быел

тагын бер яңа программа игълан иттек. Ансы - классик технология белән

Page 25: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

эшли торган 200 терлекчелек фермасын яңа җиһазлар белән җиһазландырып,

аларга реконструкция һәм капиталь ремонт үткәрү. Бу эш өчен бюджеттан 1

млрд. 600 млн. сум күләмендә акча каралган. Аннары инде Казанда пилот

проект буларак, “Агропромпарк” эшли башлады. Киләчәктә анда сату-алу

гына түгел, ә зур эшкәртү тармаклары да булачак.

Авылның язмышы җиңел түгел икәнен беләбез. Шуңа күрә федераль

мөмикнлекләрне дә республика язмышына җигәргә тырышабыз. Ике

бюджетның уртак ярдәме безнең республикабызда авыл-хуҗалыгын

тотрыклы итәргә ярдәм итә. Үз чиратында ул бюджетка 15-16 млрд. сумга

кадәр чыгым тотарга мәҗбүр итә. Әмма без моңа үкенмибез. Безнең

җитәкчелегебез моңа аек һәм дөрес карый. Әле киләчәктә табигать шартлары

да матур булса, безнең уңышларыбыз да зур булыр дип өметләнәбез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Ринат Закиров: Марат әфәнде бүләксез килмәгән. Бүләкләрегезне

тапшырсагыз иде.

Булат Мәрданов: Татарстан Республикасының Россия төбәкләре белән

сәүдә элемтәләрен ныгытуга, авыл-хуҗалыгы үсешенә һәм татар халкының

милли кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен Түбән Новгород өлкәсе

Спасс районы крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Салихҗанов Ирек

Зиннур улы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Шундый ук рәхмәт хаты белән Башкортостан республикасы Кырмыскалы

районы крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кәримов Вәсим Фәрит улы

бүләкләнә.

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы крестьян фермер хуҗалыгы

җитәкчесе Бәхтиев Рамил Рафаот улы Татарстан Республикасы авыл

хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Page 26: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Нәкъ шундый ук Рәхмәт хаты белән Сарытау өлкәсе “Долина”

җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Акчурин Рушан Әбдрәшит улы

бүләкләнә.

Новосибирск өлкәсе «Сибирь-Агро» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте

директоры Тахфатулин Камил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасы авыл

хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Ринат Закиров: Бүләкләрегез өчен рәхмәт. Киләчәктә татар

авылларындагы эшмәкәрлек тагын зуррак масштабларда үскән саен,

бүләкләренез дә мулдан булыр дигән өметтә калыйк.

Ә хәзер кыска гына тәнәфес игълан итәбез. Соңыннан утырышыбызны

Татарстан президенты катнашлыгында дәвам итәчәкбез.

Тәнәфес.

Ринат Закиров: Хөрмәтле милләттәшләр, дуслар. Эшебезне дәвам

итәбез. Тәнәфескә кадәр шактый саллы чыгышлар булды. Алар ярдәмендә без

илебездәге татар авылларының сулышын тойдык. Бу залда утырган

эшмәкәрләр исеменнән мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны

сәламлим һәм аңа рәхмәтләребезне җиткерәм. Әйтәсем килә, безнең бу

җыеннарыбыз Татарстан президенты фатихасы белән башланып киткән иде

һәм уңышлы дәвам да итә.

Рөстәм Нургалиевич, бу залга Татарстаныбызны яратып, аңа һәрвакыт

теләктәшлек белдерүче милләттәшләребез җыелды. Аларның һәрберсе үз

төбәкләрендә татар авылларын яшәтер өчен көчләрен куя, фидакарь эшләре

белән милләтебезгә хезмәт итә. Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен безнең

җыеннарда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Димәк, татар эшмәкәрләре

мондый җыеннарның файдасын тоя. Бу җыенда 32 төбәктән 430 эшмәкәр

катнаша. Җыеннарыбызның иң отышлы ягы – ул һәркем өчен фикер алышу

һәм тәҗрибә туплау өчен мәйдан булып тора. Бүгенге җәмгыятьтә бу бик

мөһим. Татар дөньясы күреп тора, Татарстан президенты һәрвакыт, шатлыкта

Page 27: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

да, кайгыда да халкыбыз белән бергә. Шуңа халык та аны үз итә. Татар

конгрессы уздыра торган чараларга милләттәшләребез бик теләп һәм күпләп

килә. Нәтиҗәдә татар дөньясы Татарстан белән бергә үзен бер бөтен тоеп яши.

Ә бит боларның барсы да республика җитәкчелеге ярдәме белән эшләнә.

Халык әйтмешли, ашаган белми, тураган белә. Шуңа да халкыбыз аңа бик

рәхмәтле. Бүген биредә Татарстан президенты белән бергә аның аппарат

җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, республиканың премьер-министры урынбасары,

авыл-хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, премьер-министры урынбасары,

мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, яшьләр эшләре һәм спорт

министры Рафис Борһанов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,

транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин, республиканың

муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, икътисад

министры Мидхәт Шагиахмәтов, инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе

Линар Якупов катнаша.

Ә хәзер чыгыш ясар өчен сүзне авыл–хуҗалыгы фәннәре кандидаты,

Пермь крае Кунгур районының крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Хавыев

Алмаз Альберт улына бирелә.

Алмаз Хавыев: Хәерле көн хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Ринат

Зиннурович! Президиум! Исәнмесез Россиянең төрле төбәкләреннән килгән

милләттәшләр-эшмәкәрләр!

Мин бирегә Пермь краеның Кунгур районында урнашкан Тор-Түз

авылыннан килдем. Үзем җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы

эшчәнлеген сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.

Безнең хуҗалык бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, сарымсак

һәм кыяр кебек яшелчәләр үстереп, сату белән шөгыльләнә. Бу эшне

без абзыйлар белән өчәүләп, 2005 елда колхоз кырында гектар ярым

кәбестә утыртып башладык. Бер иске трактор һәм “Газель” бар иде ул

вакытта. Су сипмичә кәбестәдән 300 центнер уңыш җыеп алгач,

дәртләнеп 2006 елда крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштердек.

Page 28: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

2013 елда бәрәңге 80, кәбестә 56, кишер 20, чөгендер 7, сарымсак 3,

кыяр 2 гектар тәшкил итте. Елның нәтиҗәләре буенча 1700

тонна бәрәңге, 2700 тонна кәбестә, 700 тоннадан артык кишер, 210

тонна чөгендер һәм 37 тонна кыяр җитештерелеп сатылды. Кайбер

гибридларда кәбестәнең уңышы 100 тоннадан артып китте. Бер

гектардан уртача 25 тонна бәрәңге сатылды, аннан тыш орлыкка

куелды. Шуның нәтиҗәсендә 40 миллионга якын керем керде.

Бүгенге көндә барысы 30 кеше эш белән тәэмим

ителгән. Уңыш җыйган вакытта 110га якын эшче кулланыла.

Дәүләт ярдәменә килгәндә, алар чыгымнарның якынча 10% тәшкил

итте. Барысы 2 миллион 900 мең сумм субсидияләр алынды. 2012 елда 6

миллионга якын иде. Тәртипләр үзгәрү сәбәпле, дәүләт

булышлыгы кимеде. Дәүләт ярдәменә генә таянып зур уңышларга ирешеп

булмый, шуңа күрә технологияләрне, техниканы

һәм, әлбәтгә, белемне яңартып, камилләштереп торырга туры килә.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаганчы, мин ике профессия

буенча югары белем алдым, аннары аспирантурада укыганнан соң

2004 елда техник фәннәр дәрәҗәсенә Санкт-Петербург аграр

университетында диссертация якладым. Хәзерге көндә дә Пермь авыл-

хуҗалык академиясендә студентларга белем бирәм.

Галим буларак, авыл-хуҗалыгының мөмкинлекләрен, проблемаларын

тирәнтен карап, хуҗалыкның эшен фән һәм техника казанышларына таянып

оештырырга тырышам.

Белем һәм тәҗрибә үзеннән-үзе килми. Аларны ком бөртекләре

шикелле җыярга туры килә. Шуның өчен мин төрле фәнни-гәмәли

конференцияләрдә, семинарларда катнашырга тырышам. Пермь краеның,

Самара, Свердловски, Төмән, Мәскәү өлкәләренең, Татарстан, Удмуртия,

Чувашия республикалары, Германия, Нидерланды, Финляндия, Израиль

илләренең яшелчәлек һәм бәрәңге үстерүдә зур уңышларга ирешкән,

Page 29: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

алдынгы хуҗалыклары белән тыгыз элемтәгә кереп, аларның тәҗрибәсен

өйрәнеп, үзебезнең хуҗалыкта кулланабыз.

Бүгенге көндә яшелчәләрнең бары тик гибридларын гына үстерәбез.

“Бейо”, “Никернен”, “Цван”, “Рейх цван”, “Сингета” фирмаларының

селекция казанышлары булган орлыкларын кулланабыз. Бәрәңгенең

“Солана”, “Агрия”, “Норика” селекция сортларын үстерәбез.

Технологияләр буенча берничә сүз әйтеп китәсе килә. Кәбестә

үсентеләрен Яр-чаллыдагы “Агропласт” фирмасы җитештергән касеталарда

үстерәбез, яисә ябык тамырлы ысул кулланабыз. Җир өстенә “Чек-магли”

итальян фирмасының ярым автомат утырткычлары белән утыртабыз. Ул

гектардагы үсемлекләрнең кирәк санын булдырырга мөмкинлек бирә. Ике

“Ирреленд” һәм бер “Идрофоглия” итальян су сиптерткечләре ярдәмендә

балчыкның дымлылыгын тиешле дәрәҗәдә тотарга тырышабыз. Көз көне

уңышны контейнерларга җыяр өчен “Спеппери” фирмасы җитештергән

транспортер кулланабыз, ә җәй көне кәбестәне туры сеткаларга тутырабыз.

Чөгендерне тигез җирдә үстерүгә күчтек, гребеньда тиешле сыйфат

алып булмый. Кишерне бары тик гребеньга гына чәчәбез. Бу культураларны

чәчәр өчен “Агрикола” чәчкече кулланабыз. Кишер һәм чөгендерне

контейнерларга җыяр өчен “Девульф” француз комбайны кулланабыз.

Билгеле булганча, кишер уңышы явым-төшемнәргә бәйле. Ел саен бер төрле

булмый. Шуңа күрә Израильдәге “НанДанЖейн” фирмасы җитештергән

спринклерлы су сибү системасын кайтартырга исәплимен. Шытмый калган

орлыклар саны кимер иде аннары. Бу система су белән бергә ашламалар да

бирергә мөмкинлек бирә. Уңышны алданрак җыяр

өчен агымдагы елда ике гектарда проймированный орлыклар

кулланып карамакчы булам. Алар кишернең шытымнарын бишенче

көндә алырга мемкинлек бирә. Шулай булган очракта август

башында кишер җыя башларга мөмкин булачак. Соңгы яңалыклар

турында хуҗалыкта әле белмиләр.

Page 30: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бәрәңгене шулай ук киң таралган технология ярдәмендә

гребеньнарда үстерәбез. “Гримме” фирмасы машиналары

кулланабыз. Мөмкинлек булганча су сибәбез. Төп басым югары

сыйфатлы матур кабаклы, юарга яраклы уныш алырга юнәлтелгән.

Аны булдырыр өчен җиргә бер тоннага якын минерал ашлама

кертәбез, яфрактан да ашламалар бирәбез. Ләкин төп чыгымнарны

үсемлекләрне саклау чаралары тәшкил итә. Безнең кырларның

мәйданы күп түгел, барысы 200 гектар җир эшкәртәбез, җир җитми,

чәчү әйләнешен кулланырга мөмкинлек юк, төрле авырулар

туфракта тупланып елдан-ел артып бара. Шуңа күрә үсемлек саклау

чараларын киң кулланырга мәҗбүр булабыз. Мәсәлән, фитофторага

каршы эшкәртү өч тапкырдан ким түгел. Уңышны саклар өчен җир өстендә

яшелчә саклау урыннары төзедек. Төзелеш ысулын, кулланган

материалларны Татарстанның Тукай районында эшләүче Миңнеханов

Минталип абыйның хуҗалыгына килеп, карап, өйрәнеп кайттык.

Контейнерларда мең ярым тонна яшелчә һәм бәрәңге саклый алабыз.

Чагыштырмача кыска вакыт эчендә яңа алдынгы техника алыр өчен

күп күләмдә “Россельхозбанк” кредитларын кулландык. Бүгенге

көндә төп милек хакы кырык миллионнан артты. Кредитлар

суммасы якынча ун миллион сум тәшкил итә. Кыска кредитлар түләнеп

бетеп бара.

Проблемаларга килгәндә, алар шул ук кредитлар белән бәйле.

Бүгенге көндә “Россельхозбанк”ның Пермь региональ филиалының

заявкалары Мәскәүдә карала, аңа кадәр урындагы өстәмә офис,

аннары региональ филиал үзләренең бәяләрен бирәләр. Шуңа күрә

карау вакыты арта. Мәсәлән, крайдагы иң зур булган, мең гектардан

артык бәрәңге үстергән хуҗалык декабрьдән башлап егерме

миллион кредит ала алмый. Бу хәлләр безнең хуҗалыкка да

кагылачак әлбәттә, үсешне күпмедер дәрәҗәдә туктатачак. Чөнки

без бүтән банклар белән эшләмәдек, кредит тарихы төзелмәгән.

Page 31: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Шуңа күрә башка юллар эзләргә, башка ысуллар өйрәнергә туры

киләчәк, ә ул эш вакытны ала.

Әйтеп үткән барлык кыенлыкларга карамастан, алга таба өмет белән

карыйбыз. Дөньялар тыныч булса, алга таба эшләвебезне шул ук

темпта дәвам итәчәкбез.

Әгәр дә «Россельхозбанк»ның Татарстандагы бүлегенең башка

төбәкләрдә эшләп килгән эшмәкәрләргә кредит бирергә мөмкинлеге

булса, без аның белән һичшиксез кулланыр идек.

Үткән ел безнең хуҗалык базасында Голландия яшелчә орлыклары

җитештерүче “Бейо заден” компаниясе төбәкара кыр көне үткәрде.

Бу чарада Россиянең дүрт төбәгеннән килгән хуҗалык вәкилләре

һәм белгечләре катнашты. Яшелчәлек тармагында булган яңалыклар, яңа

технологияләр, “Бейо” компаниясенең селекция казанышлары,

үсемлекләрне саклау чараларының куллану ысуллары турында белгечләр

һәм эшмәкәрләр арасында әңгәмә алып барылды. Бу тәҗрибәне алга таба да

кулланып агымдагы елның август аенда кыр көне үткәрәчәкбез,

кызыксынучылар булса, каршы алырбыз, белгәнебез белән

урталашачакбыз.

Безнең хуҗалык эше мәгълүматлары нигезендә Россия аграр

тармагының проблемалары турында берничә нәтиҗә ясарга була. Бирелгән

форсаттан файдаланып шулар белән уртаклашып үтәсем килә.

Илдә югары сыйфатлы яшелчә һәм бәрәңге орлыклары

җитештерелми, бүгенге шартларга туры килүче селекция алып

барылмый. Бәрәңгене Европа илләреннән кертүне тыюның икенче елында

ук орлыклар җитмәү проблемасына килеп терәлдек. Заман таләпләренә туры

килгән үсемлекләрне саклау чаралары һәм яшелчәлек тармагы өчен техника,

тракторлар чыгарылмый. Төптәнрәк карасаң, тагын бер проблема. Парадокс

күренеш – дәүләт ярдәм итми икән, авыл-хуҗалыгы яши алмый, әгәр дә бу

булышлык зур хуҗалыклар төзүгә юнәлтелсә, кулланылган көч кимү

сәбәпле, авыл кешесе читтә эшсез торып кала. Әгәр дә игътисад шул

Page 32: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

юнәлештә бара икән, авыл-хуҗалыгы белән генә авылда яшәгән

кешеләрне эш белән тәэмим итеп булмаячак. Авыл-хуҗалыгының

үсеше белән бергә авыл халкы саны кимиячәк. Димәк, сәясәтне үзгәртеп,

дәүләт ярдәмен күбрәк кече һәм бәләкәй хуҗалыклар булдырырга

юнәлтергә кирәк.

Тагын бер ысул бар. Мәсәлән, Евросоюз авыл-хуҗалыгын органик

азык-төлек җитештерүгә күчү өстендә сәясәт алып бара, бу

тармакка өстәмә ярдәм күрсәтә. 2020 елга хуҗалыкларның 20%

органик ашамлыклар җитештерүе планлаштырыла. Авыл-хуҗалыгының бу

тармагы бигрәк катлаулы, югары дәрәҗәдәге белем тәләп итә, сәясәт һәм

авыл туризмы үсеше белән бәйләнгән. Бу очракта уңышлар да кими һәм кул

эше куллану дәрәҗәсе дә арта. Шул ук вакытта дөрес сату эшләрен

оештырган очракта бәяләрне арттырырга мөмкилек бирә. Таза туклану хәзер

модада. Европа илләрендә органик продукция кырыс

реграментлаштырылган. Органик ашамлыкларның бәяләре анда

традицион технологияләр кулланып җитештергән ашамлыклар бәясеннән 3

тапкырга артык. Органик ашамлыклар җитештерүгә күчү, аларны хәләл

ризык тәләпләренә китереп сертификатлаштыру авыл-хуҗалыгында

эшләгән кешеләр санын күбәйтергә һәм авылларны саклап калу чарасы итеп

кулланырга мөмкинлек бирә ала дип саныймын. Ләкин бу чаралар барысы

да сәясәт, дәүләт идеологиясе һәм кешеләрнең аңы беләй бәйле.

Форсаттан файдаланып, шулай ук туган авылым Тор-Түз турында

берничә сүз әйтәсем килә. Ул карталарда Усть-Турка дип билгеләнгән.

Табигатьнең матур кочагында урнашкан авылыбызда якынча 300 хуҗалыкта

1200 артык татар халкы яши. Биредә авыл-хуҗалыгы тармагында бездән

тыш күмәк хуҗалык эшләп килә. Теләге булганнар үз өйләрендә теплицалар

төзеп язгы-җәйге айларда кыяр үстереп сата. Андый хуҗалыклар саны

100дән аша, теплицалар мәйданы уртача 5-6 сутый. Күп йортлар

газлаштырылган.

Page 33: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Мили тормыш та авылыбызда гөрләп тыра. Милли-мәдәният үзәге,

китапханә эшләп килә. Ел саен Сабантуйлар уздырыла. Урта мәктәптә татар

теле һәм әдәбияты укытыла. Шулай ук мәчет тә бар. Кызганычка каршы,

ике ел элек балалар бакчасы ябылды. Авылның рәсми тарихы 4 гасыр

тәшкил итсә дә, кайбер нәселләрнең шәҗәрәләре 12 гасырга кадәр төзелгән.

Әйтер сүз менә шул. Тиздән кыр эшләре башланачак, барчагызга зур

уңышлар һәм югары бәяләр телим. Дөньялар тыныч булсын.

Ринат Закиров: Чыгыш ясау өчен сүзне Башкортостан республикасының

Кызыл Кама районыннан килгән крестьян фермер хуҗалыгы рәисе Зәйдуллин

Айрат Хәмзә улына бирәбез.

Айрат Зәйдуллин: Хәерле көн, кадерле милләттәшләр, сезгә

Баштортостанда яшәүче тырыш халкының кайнар сәламен җиткерәм. Безнең

республикада 1000нән артык татар авылында 1,5 млн. милләттәшләребез яши.

Безнең авылларда яшәүчеләр авыл-хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән

шөгыльләнә.

2012, 2013 елларның анализы шуны күрсәтә – авыл-хуҗалыгы

продукциясе җитештерү үсеше күрсәткечләре зур агрокомплексларга

караганда КФХ һәм ЛПХларда югарырак, чөнки алар базар икътисадының

үзгәрешенә тизрәк җайлаша ала, яңа алдынгы технологияләрне тизрәк

үзләштерә. Эшне дөрес алып барганда – КФХларга эшкә тыгылган һәр 1 сум

10-12% керемне күбрәк кертә.

Безнең эшмәкәрләр ит, сөт, яшелчә җитештерү белән беррәттән, корт

балы, токымлы елкычылык белән ныклап шөгыльләнәләр, Казан

агропромпаркында сәүдә итүчеләребез дә бар. Мәсәлән, Россияда

җитештерелгән помидорның 8% безнең эшмәкәрләрнеке. Туймазы районында

65 гектарлы теплица тоткан фермерыбыз да бар. Уйлап карасаң, бу тикле

җирне сөрә алмаган хуҗалыклар да бар. Әсән кошчылык фабрикасының 20%

продукциясе Татарстанга сатыла.

Page 34: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бик яхшы эшләп килүче Хәсән Идиятуллинның атлар үрчетү заводын

әйтеп китәсем килә. Ул башкорт һәм инглиз токымлы атлар үрчетә. Аннан

чыккан чабыш атлары нинди илдә генә юктыр хәзер. Мәсәлән, үткән елны

Татарстанга Әлки районына гына 5 миллионлык, Казахстанга 4 миллионлык

атлар сатыла.

Данлыклы кымыз эшләүчебез КФХ Әминев тирә-яктагы шифаханәләргә

кымызын җиткерә дә алмый. Продукцияне сату дәрәҗәсенә җиткерү өчен ул

Пермьнан шешәләрен кайтарса, пробкаларны Алабугадан ала. Бу мисалларны

бер дә юкка китермәдем, чөнки алар шушы татар авыллары эшмәкәрләре

җыенының нәтиҗәсенең бер өлеше генә. Киңәш белән бер-беребезгә ярдәм

итүләр дә байтак. Бик күп файдалы информация белән кайтып китәбез без

Казаннан.

Тик бер соравыбыз бар. Җыеныбызда бөтен делегатлар белән танышып

бетү мөмкин түгел. Бер-беребездән сорашып шуның исемен оныттым, шуны

табарга иде дип эзләнә башлыйбыз соңыннан. Оештыручыларыбызга бер

тәкъдимем бар. Безне берләштергәнегезгә рәхмәт, шулай ук информацион

яктан да берләшергә ярдәм итсәгез иде. Телефон справочниклары чыгару

чыгымлы эш. Әмма бит сездә безнең бөтен данныйлар бар. Катнашучыларның

исем, фамилиясен, шөгылен, эшләгән төбәк, контактларны бер электрон

сайтка чыгара алмассыз микән? Бик авыр эш дип уйламыйм, ә безгә ул бик зур

ярдәм итәр иде.

Аннары тагын бер мөрәҗәгатем бар иде. Башкортостанда Кушнаренко

дигән 10000нән артык татар яшәгән район үзәге бар. Аңа терәлеп Чекмагуш,

Туймазы, Яркәй районнары урнашкан. Милләттәшләребез иң күп яшәгән

төбәк бу. Чын татарлар яши анда. Шул Кушнаренкода татар лицее ачарга дип

янып йөргән кешеләр бар. 3 этажлы тик торган бина бар. Укытырга киләбез

дигән көчле укытучыларыбыз бар. Урындагы хакимият башлыгы белән алдан

сөйләшү бар. Тик ул мәсьәләне үзебез генә чишә алмыйбыз. Бәлки югары

Page 35: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

дәрәҗәдә, ике республика арасында хәл итеп булмасмы? Бу безнең өчен бу

бик мөһим эш. Менә дигән чын татар балалары тәрбияләнеп чыгар иде аннан.

Сүземне тәмамлап тагын шуны әйтәсем килә, авыл җирендә эшләгән

эшмәкәрләрне мин берничек тә бизнесмен дип әйтә алмыйм. Аның табышы

йокысыз төн, кара тир белән бирелә. Нәтиҗәсе дә сәүдәгәрләрнеке кебек

түгел. Бик күп шартларга бәйле. Иген үстерү – табигать шартларыннан,

агротехнологик чараларны вакытында җиренә җиткереп башкарудан икән, ит

җитештерүнең тере мал булгач, үзенең факторлары күп. Яхшы хуҗа

продукциясен сатып бетереп, табыш алуны гына уйламый, ә киләчәген

кайгырта. Малын арттырырга, техникасын яңартырга тырыша, материаль

базасын ныгыта. Җитештергән продукция ныклап сата башлап, игелеген

күргәнче байтак вакыт үтә. Гомумән, авылда эшмәкәрлек алып бару өчен эш

сөюче, җир яратучы гына түгел, бәлки фанат булырга кирәктер. Залда

утыручыларның күбесе мине аңлыйдыр. Алла ярдәм бирсен, игътибарыгыз

өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Чыгыш ясау өчен сүзне Татарстан Республикасының

Әгерҗе районыннан килгән крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәхипов

Илшат Мәлик улына бирәбез.

Илшат Сәхипов: Без, Сахиповлар, 4 гаилә Татарстан республикасы

Әгерҗе районы Ямурза авылында, Казаннан 350 км ераклыкта тормыш корып

яшибез. Аллага шөкер балалар: 2 малай, 1 кыз авыл тормышын яратып,

авылда калырга уйладылар. Барысы да аерым йортларда яштләр. Илнур – ике

югары белемле, тормыш иптәше белән 3 кыз үстерәләр. Дамир да ике югары

белемле, тормыш иптәше белән 2 малай үстерәләр. Ике ел Әгерҗедә судья

ярдәмчесе булып эшләгәч, авылга кайтасы килә, диде. Төпчек кыз да югары

белемле экономист, кияүдә 5 айлык улы бар.

Без үзебезнең эшне – агач эшкәртү, яру буенча 2006 елның май аенда

башлап җибәрдек. Үзем 4 ай урманда агач кисеп ташып, 2 малай пилорамда

Page 36: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

агач ярып башлап җибәргән идек. Хәзер инде Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ике

пилорама 60 метр куб материал сыйдырышлы киптерү цехы һәм кипкәнне

эшкәртү цехы, Әгерҗе шәһәрендә сату базасы бар. Ел саен безгә эшкәртергә 6-

7 мең метр куб агач пилорама аша чыга. Үзебезнең урман кисү бригадасы бар.

2008 елда район җитәкчеләренең тәкъдиме буенча, бездән 12 км

ераклыкта булган бер таралган хуҗалыкның җимерелгән биналарын сатып

алып, авыл хуҗалыгына күчтек. Безнең районда инвестор агрофирма “Ак

барс” ераклыгы һәм җирләрнең уңдырышсызлыгы аркасында бу хаҗалыкны

алмады. 5-6 ел эшкәртелмәгән җирләрне эшкәртеп, биналарны ремонтлап, 100

гектар җирдән, 50 баш терлектән ябыштык. Аллага шөкер, бүгенге көндә 1000

гектар җир эшкәртәбез, 400 башка якын эре мөгезле терлегебез бар.

2013 елда 2000 баш каз үстердек, азрак сарыклар үрчетә башладык.

Соңгы елларда безнең якларда корбанга чалырга сарыклар табып булмый

башлады. Бүгенге көндә бөтен тармакларда 40тан артык кеше эшли.

Үзебезнең авылларны саклап калу буенча да бик зур эшләр алып барабыз:

1. Йорт салучыларга материаллар, кирәк кешеләргә утын белән

булышабыз.

2. 2012 елда Салагыш авылының 400 еллык юбилеен уздыру буенча бик

күп көч куйдык. Ничек тә авыл халкының күңелен күтәрү һәм авылдан

читкә киткән халыкның авылга карашын үзгәртү, кире авылга кайту

теләге иде безнең күңелдә.

3. Шул ук 2012 елда Ямурза авылы башлангыч мәктәбен ремонтлауда

катнаштык. Без дә шул мәктәптә укыдык бит. Ремонтка килүче

организация түбә япты, су кертте, җылы бәдрәф ясады. Ә без барча

эчке һәм тышкы эшләрне башкардык.

4. Шул ук мәктәп зданиесында садикка да урын булды. Безнең авылда

балалар бакчасы беркайчан булмады. Ә хәзер 16 бала бакчага йөри.

Page 37: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

2014 елда Диния назәрәте дини гореф-гадәтләрне торгызу елы дип

игълан итте. Ягъни, кайсыдыр дәвердә җуелган, онытылган югалтуларны

торгызу. Бу безнең изге бурычларның берсе дип уйлап, 2014 елда туган

авылыбызда мәдрәсә ачып җибәрдек. Бер яшь гаилә кайтып урнашты авылга.

Аларга барча яшәү шартларын тудырдык. Рамил хәзрәт ир егетләргә, ә

Миләүшә хатын-кызларга дини гыйлем бирә, барлыгы 30лап кеше укырга

йөри.

2 ел элек безнең авылда 3 кенә кеше мәчеткә йөри иде. Ә хәзер авылда

34 кеше намаз укый. Безнең районда бердәнбер авылда 5 вакыт азан әйтелеп,

мәчеттә намаз укыла. Без үзебез дә барыбыз да намазда. Рамазан аенда бөтен

авыл халкын җыеп, клубта ифтар ашлары уздырдык.

Авыл халкы да үзгәрде, әдәплелек артты. Авылда эчкечелек кимеде,

намазга басучылар арта бара. Яшьләр дә авылга кайта башлады.

Кече улым Дамир җитәкчелегендә көрәш түгәрәге эшли башлады.

Алар клуб сәхнәсенә маталар салып шөгыльләнәләр. Рөстәм Нургалиевич,

безнең авыл өчен кечерәк булса да, спорт залы кирәк иде. Монсына безнең

көчебез җитми. Мәктәп яшенә кадәр авылыбызда 20 бала бар. Бу бит

авылыбызның киләчәге. Авыл яши дигән сүз.

Аннары авылларда эшләү өчен механизаторлар әзерләү юк.

Мәктәпләрне дә, СПТУны да бетерделәр.

Барчагызга да саулык-сәламәтлек телим.

Ринат Закиров: Чыгыш ясау өчен сүз Чуашия Республикасының Батыр

районы Шыгырдан авылы башлыгы Айзатуллов Марат Минсәит улына

бирелә.

Марат Айзатуллов: Исәнмесез, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,

кунаклар, милләттәшләребез. Барчагызга да Чуашиянең Батыр районы

Шыгырдан авылыннан кайнар сәламнәр җиткерәм. Татар милләте кешелек

җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык. Татар авыллары

милләтебезнең ишеге булып тора. Аның үткәне һәм бүгенгесе турында еш

Page 38: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

сөйләнелә. Татар авыллары өчен борчылучылар күп. Әмма бәхеткә каршы, бу

сынауларны уңышлы гына җиңеп баручы авылларыбыз да бар. Шуларның

берсе – безнең авылыбыз Шыгырдан. Шыгырдан турында бер шигырь укып

китәсем килә.

Урманы бар, кыры бар,

Чишмәсе бар, суы бар.

Килгәннәрне каршыларга –

Җылы сүзе, сые бар.

Икмәге бар, сөте бар.

Каймагы бар, ите бар,

Ярты Казанны туендырырга

Бу авылның рәте бар.

Зурмы дисәң, хәйран авыл

Татар, мишәр халкы бар.

Бу авылның үзенә

Тартып тора торган көче бар.

Кая гына китмәсен

Шуннан чыккан кешенең

Кайта торган җире бар.

Шыгырдан авылы бүгенге көндә Русиядә зурлыгы буенча икенче урында

тора, ә Чуашстанда иң зур авыл. Шыгырданда 5817 кеше яши, 2005 хуҗалык

исәпләнә. Авылыбыз һаман яшәреп, зураеп, матурлана тора. Әле соңгы елда

162 яңа йортка нигез салынды. Ел саен 6 мең квадрат метрдан артык торак

Page 39: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

сафка бастырыла. Русия Президенты Владимир Путин да Шыгырдан өстеннән

вертолет белән очкан вакытта, аның нинди шәһәр икәне белән кызыксынуын,

авылыбызның яшьләр бистәсен ак шәһәр дип атавын да беләбез. Ә киләсе

2015-2016 елларда авылыбызда тагын 500 йорт салу өчен җир участоклары

карала. Безнең халык элек-электән эшчән, кешелекле булган. Тормыштан тәм,

ямь табып, берне биш итеп, булсын дип эшләп, дин, иман белән яши белгән.

Авыл тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә махирлыгы, авылга булган

мәхәббәте аркасында яшәп килә.

Шыгырдан – Чуашстанда татар утравы. Татарстаннан читтә булгангамы,

безнең халык телен, динен сакларга тырышып яши. Соңгы вакытта

телевидениеда да бу авылның исемен еш ишетә торгансыздыр. Берничә исем

атап китсәм, бу авылның Русия күләмендә нинди атаклы кешеләр биргәнен

аңларсыз. Якушев Ринат, Нигъмәтуллов Мөнир, Җәмдиханов Кашафетдин,

Фәизов Әнвәр кебек галимнәр Күпкәнов Искәндәр һәм Миңнекадир кебек

атаклы табибларыбызның туган җире. Авыл мәктәбен тәмамлап, Казанда һәм

Төркиядә укыган, хәзергесе вакытта Англиядә яшәп, иҗат итүче шагыйрь,

галим Рөстәм Сүлтинең дә авылы бу. Бүгенге көндә Чуашстанның һәм Мәскәү

шәһәре мөфтие, Русиянең иҗтимагый палага әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов та

безнең хөрмәтле авылдашыбыз, киңәшчебез.

Шыгырдан елдан-ел үсә. Туучылар саны үлүчеләр санына караганда

күбрәк. Үткән елда 114 бала дөньяга килде, 56 кеше үлде. Яшьләр дә авылда

калырга тели. Авылда ике урта мәктәп бар, анда 800дән артык бала белем ала.

Бер балалар бакчасы эшләп килде, узган ел 160 балага исәпләнгән яңа бакча

ачтык. Авылыбызда начар исәптә торган гаиләләребез дә, балаларыбыз да юк.

Эшлим дигән кешегә ит эшкәртү, кирпеч, профнастил цехлары, пилорама,

кибетләр, ферма хуҗалыклары, врач офисы, ветеринария участогы, почта,

банк отделениелары бар. Авылның шәхси хуҗалыкларында барлыгы 5000нән

артык эре мал терлеге, шуларның 1500 сыерлар.

Page 40: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бездә авыл-хуҗалыгы күптән өстенлекле кредитлар белән эшли. Мал

алалар, авыл-хуҗалыклыгы техникаларын яңарталар. Чуашия буенча

караганда, исәпкә алынган зур йөк машиналары буенча без беренче урында, ә

җиңел машиналар буенча икенче урында торабыз. Шуңа әлеге көндә зур

ремонтлау станцияләребез юк. Бу өлкәдә эшләүче, теләге булган

инвесторларны Шыгырданга чакырабыз.

Шыгырдан авылы элек-электән тирә-якта мәдәният мәркәзе булып

торган. Авылыбызда 400 урынлы мәдәният йорты бар иде, узган елда аны

бүгенге таләпләргә туры килә торган итеп ремонтлап чыктык. Шул ук бинада

китапханә эшли, алар компьютерлар белән җиһазландырылганнар. Бүгенге

көндә авылда яшәгән балаларның да, яшьләрнең дә, ак сакаллы картларның да

барыр урыны бар. Авылда 6 мәчет эшли, шуларның иң зурысы Өч сәхәбә

мәчете. Ул күпләргә мәгълүм. Авылыбызда ураза тоту, корбан чалу, гает

намазлары уку, мәчет торгызулар һәрвакыт изге гамәлләрдә саналды. Шулай

ук бездә Русия Ислам университеты филиалы булган Гөлстан мәдрәсәсе эшли.

Бу мәдрәсәдә якын тирәдәге авыллардан да, ерак өлкәләрдән дә килеп

укыйлар. Безнең һәр мәчеттә ял көннәрендә дини белем бирәләр.

Авылыбыздагы иң зур хуҗалыклар арасыннан “Дуслык”ны әйтеп китәсем

килә. Аның белән берлектә шәхси җир эшкәртү кооперативлары да бар. Авыл

территориясендә эшкәртелми калган җирләр юк. Хәтта яшь эшмәкәрләребез

күрше авылларның җирләрен алып, эшкәртәләр.

Соңгы вакытта авылны төзекләндерү, халык сау-сәламәт булсын өчен күп

көч куябыз: юллар ясала, күперләр төзекләндерелә, урамнар матурлана. Ел

саен республикада, районда үткәрелә торган конкурсларда катнашырга

тырышабыз. Аерым бер урамны алып әзерлибез, җиңеп чыгарга тырышабыз.

Ә инде җиңгән грантларны шул урамны тагын да матурлатырга, балалар өчен

уен мәйданчыклары ясыйбыз.

Page 41: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бәләкәй генә булса да спорт залыбыз бар. Тренерларыбыз эшли, яшьләр

спорт өлкәсендә төрле бәйгеләрдә җиңү дә яулый. Әмма ул спорт залы замана

таләпләренә туры килеп бетми. Шунлыктан алга куйган максатларның берсе –

авылда зур спорт комплексы төзетергә. 2014 елда бу бинага нигез салыныр

дип уйлыйбыз.

Шыгырданның аерылып тора торган тагын бер ягы – без иҗтимагый

киңәшмә булдырдык. Анда авыл тормышына битараф булмаган эшмәкәрләр,

район депутатлары, авыл имамнары, мәктәп директорлары, урам старосталары

әгъзалар итеп сайланды. Алар барсы да авыл тормышын да уңышлы итү өчен

тырыша. Әлеге киңәшмә ярдәме белән Икенче Бөтенроссия авыл Сабантуе, ат

чабышы уздырылды. 2010 елда авылдагы өч йорт янды. Авыл киңәшмәсе

шушы өч гаиләгә дә өч зур йорт салып бирде. Шулай бер-беребезгә

ярдәмләшеп яшибез. Алга таба без авылдагы утларны энергосаклаучы

лампаларга күчерергә уйлыйбыз. Бу эшкә авыл советыннан бер тиен дә акча

тотылмый, барсын да шушы киңәшмә финанслый.

Тагын бер яңалык турында әйтеп китәсе килә. Бүгенге Тукай, Урмай,

Шыгырдан авылларында киңәшмә страхованиесы дигән проект эшли

башладык. Авылда зур парк төзибез, катнашырга теләүчеләр булса,

мөрәҗәгать итә ала.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, тыныч тормышта яшәргә язсын!

Ринат Закиров: Чыгыш ясау өчен бирегә Самара өлкәсендәге “Туган

тел” җәмгыяте рәисе Латыйпов Расих Мөзәгыйт улын чакырабыз. Рәхим

итегез.

Расих Латыйпов: Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Исәнмесез,

кадерле милләттәшләр. Самара өлкәсендәге Гали авылын ишетеп белә

торгансыздыр. Соңгы елларда Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән

берлектә зур чаралар үткәрдек. Әйтик, 2010 елда Бөтенроссия татар авыллары

Page 42: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Сабантуе, 2012 елда татар авыллары арасында ат чабышлары. Алар бик

уңышлы узды, хәзер инде алар башка төбәкләрдә дә уздырыла.

Гали авылында да уңган, тырыш халык яши. Белгәнегезчә, безнең халык

теплицаларда меңәр тонна кыяр, помидор үстереп көн күрә. Кече эшмәкәрлек

тә бик үскән бездә, байтак цехлар эшли. Әйтик, консервы, колбаса,

профнастил җитештерүчеләр. Колхоз булмаса да, үзебезнең авыл фермерлары

бөтен җирләрне эшкәртеп торалар. Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүчеләр

дә бар.

Мәктәптә 300дән артык бала укый. Быел гына 90 кешегә икәпләнгән

балалар бакчасы салдык. Ел саен 20-30лап бала туып тора, үлүчеләр саны бик

түбән. Барсын да сөйләп тормыйм, иртәгә сез безнең авылга барачаксыз,

барсын да шунда күрерсез.

Әмма сезне кызыксындуру өчен, безнең төбәктә эшли башлаган

агротуризм турында сөйләп китәсем килә. Без аның белән 2013 елда

шөгыльләнә башладык. Без бу юнәлешне үзебезнең өлкәдә беренчеләрдән

булып башлап җибәрдек. Әлеге комплекс 3 гектар җирдә урнашкан. Апрель

аенда төзелеш эшләрен башлаган булсак, җәй башына без аны өлгертеп тә

куйдык. Анда спорт мәйданчыклары, атта йөрү мәйданчыклары,

квадрациклларда йөрү һ.б. Кышка исә канатлы юл ясап, чаңгыда шуу

мәйданчыклары булдырдык. Кафеда үзебезнең милли ризыклар әзерләнә,

төрле зур мәҗлесләр уздыру өчен дә урын бар. Көз көне килүчеләргә исә, 19

гасырны искә алып “Авыл йорты” ясадык. Анда бөтен кош-корт, хайваны

булган сарае да бар. Йорт эчендә исә пич, монда туристлар коймак белән

сыйлана. Әлеге “Авыл йорты”нда яшьләр әби-бабаларының ничек яшәгәне

белән таныша ала, ә өлкән буын исә яшьлекләрен искә ала. Аннары 400 еллык

Гали авылы белән таныштыру өчен дә аерым маршрут төзедек. Бу маршрут

буенча туристларны Татарстан президенты биргән автобуста йөртәчәкбез.

Page 43: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бу комплекс эшли башлаганга 8 ай булды, хәзер инде берникадәр анализ

ясасак та буладыр. Без үзебез дә көтмәдек шәһәр, район халкының шуның

кадәр авыл тормышы белән кызыксынганын. Яңа елның бәйрәм ялларында

көненә 500 кеше килде. Ә гади ял көннәрендә атна саен 200-300 кеше килеп ял

итеп китә. Бу проектның уңышын күреп, хөкүмәт тә ярдәм итә. Комплексны

ачып җибәрүгә үк, авыл-хуҗалыгы министрлыгы аркылы транш-субсидия

бирелде. Быел да, икенче елга да бирергә исәпләре бар. Барлыгы шушы

агротуризм проектына тоткан акчаның 50% кайтарырга вәгъдә итәләр.

Киләчәктә без моның белән генә туктап калырга уйламыйбыз, аны тагын

да үстерергә исәплибез. Аерым алганда, ял һәм күңел ачу чараларын күбрәк

булдырырга исәплибез. Әйтерә кирәк, шушында ял итергә килгән шәһәр

халкы, эш урыннары булса, авылга кайтып торырга да каршы булмавын

белдерә. Димәк, авылларны саклап калып була.

Монда бит инде авылның булган егетләре җыелган, шунлыктан авылның

киләчәге безнең кулларда. Без шушындый эш урыннары булдырып,

авылларны саклап калачакбыз. Безнең ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез

төзегән авылларны бетерергә хакыбыз юк. Шуңа күрә, татарлыгыбызны,

уңганлыгыбызны, булганлыгыбызны бар яклап күрсәтергә тиешбез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Ринат Закиров: Без юкка гына программага шушы Гали авылына баруны

кертмәдек. Чыннан да бу татар эшмәкәрлегендә яңалык. Үткән елгы җыенда

шушы агротуризм турында сүз булган иде. Менә ул өлгер кеше буларак, бу

эшне татарлар арасында беренчеләрдән булып башлап җибәрде һәм шактый

уңышлы килеп чыкты. Бу тәҗрибәнең башка төбәкләрдә дә таралырга

мөмкинлеге бар, татар эшмәкәрләре бай тарихлы авылларында шушындый

туристик үзәкләр булдырырлар дип ышанып калабыз.

Ә хәзер чыгыш ясау өчен сүз Татарстанның Теләче муниципаль районы

җитәкчесе Зарипов Илдус Фатыйх улына бирелә.

Page 44: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Илдус Зарипов: Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич һәм III

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар! Үз

эшчәнлегебездә без халыкның эшмәкәрлек активлыгын күтәрү һәм авылда

хуҗалык итүнең кече фомаларын үстерүгә зур игътибар бирәбез.

Бүгенге көннең кырыс чынбарлыгы шундый, аграр тармакка заманча

технологияләр һәм техника күбрәк үтеп кергән саен, эшче кулларга ихтыяҗ

кими, бигрәк тә белгеч-специалистлар эшсез калалар һәм читтә эш эзләргә

мәҗбүр булалар. Моңа, билгеле, Казан агломерациясенең якын булуы да зур

йогынты ясый. Ул авыл районнарыннан хезмәт ресурсларын үзенә суырып

ала.

Без районыбыз авыллары буенча халыкның мәшгульлегенә анализ

ясадык. Анализдан күренгәнчә, хезмәткә яраклы халыкның 22% (7757

кешенең 1630) районнан читкә чыгып эшли. Бу халыкның бер өлеше, бигрәк

тә, яшьләр шәһәрдә төпләнеп кала дигән сүз. Шуңа күрә без районыбызда яңа

эш урыннары булдыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, авыл җирендә

хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү, район икътисадына

инвестицияләр җәлеп итүне үз эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләре итеп

билгеләдек.

Куелган максатларны тормышка ашыру өчен, авыл җирлекләрендә һәм

хезмәт коллективларында узган җыеннарда халыкка аңлату эшләре алып

барабыз. Дәүләт программаларының мөмкинлекләрен ачыклап күрсәтәбез,

башка районнарга һәм өлкәләргә чыгып, тәҗрибә уртаклашу буенча семинар –

укулар үткәрәбез (Саба, Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Актаныш һәм башка

районнар, Чувашия республикасы һәм башкалар)

2012 нче елда без буш торучы производство биналарына һәм

эшкәртелмәүче җир мәйданнарына ревизия үткәрдек. Бу эш нәтиҗәләре

буенча, эшмәкәрләрне җәлеп итеп, файдаланылмый торган җитештерү

биналары хисабына яңа эш урыннары булдыру буенча эш башланды.

“Агрохимсервис” базасында композит материаллар һәм алардан ясала

торган товарлар җитештерү буенча производство ачылды. Олы Мәтәскә

Page 45: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

авылында ташландык ферма корпусында керамзит блоклар ясау җайга

салынды. Ташландык терлек тораклары базасында фермерлар мөгезле эре

терлек һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнә башладылар. Икенче бер

файдаланылмый торган ферма базасында страуслар үстерә башлаячаклар.

Соңгы ике елда районда фермерлар саны 1,5 тапкырга артты, (Слайд-

үсеш диаграммасы) гаилә фермаларының саны – 29, тагын 12се төзелеш

стадиясендә.

Бу өлкәдә тормышка уңышлы ашырылучы дәүләт һәм район ярдәм

программалары халыкка шәхси эшен башларга зур булышлык итә.

Фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча эшләүче программалар өчен

республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 2013 елда

безнең районда 17 гаилә фермасы һәм 9 эш башлаучы фермер 22 млн. сумлык

субсидия алуга ирештеләр, шулай ук терлек фермаларына юл төзү

программасы буенча 7 терлек фермасына 17,2 млн. сумлык юллар төзелде. Бу

программалар быел да дәвам итә.

Федераль һәм республика программалары белән беррәттән без сөтчелек

тармагын стимуллаштыру буенча район программаларын да кабул иттек.

Беренчесе: 100 сыерга ферма төзелгән очракта, район бюджетыннан 20

тана алу өчен субсидия бүлеп бирелә, 50 башка торак төзелсә - 10 баш, ә 25

башка ферма төзелсә, 5 баш тана алырга субсидия бирелә. 2013 елда район

бюджетыннан 4 фермерга терлек алу өчен 3,3 млн. сумлык субсидия бирелде.

Авыл җирендә шәхси хуҗалыкларны үстерүне һәм сөт җитештерүне

стимуллаштыру максатыннан кабул ителгән икенче район программасы

буенча без 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга бушка

сыер саву аппаратлары тапшырабыз. Бүгенге көндә районда шәхси

хуҗалыкларга 2 млн. сумлык 114 сыер саву аппараты бирелде.

Бу программалар нәтиҗәсендә фермер һәм шәхси хуҗалыкларда

сыерларның саны 1 ел эчендә 84 башка артты. Мондый хуҗалыкларда

җитештерелгән продукция 30 млн. сумга, шул исәптән сөт сату 484,6 тоннага,

ит 105,7 тоннага күтәрелде.

Page 46: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Җитештерү арту белән, җитештерелгән продукцияне сату проблемасы

барлыкка килде. Сөткә бәяләр 1 литрына 17-22 сумга артса да, иткә бәяләр

түбән булып кала бирә. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар җитештергән

продукцияне сату базарында 29% бюджет сферасы алып тора, 41% шәхси

каналлар буенча сатыла, 17%ы эшкәртүчеләргә тапшырыла. Күптән түгел

Казанда эшли башлаган “Агропромпарк” продукция сатуны җиңеләйтте, әмма

хәзергә аның өлеше зур түгел – 13%. Бүгенге көндә парк территориясендә 5

фермер сәүдә ноктасы эшләп килә. Безгә бу каналны тагын да активрак

файдаланырга кирәк.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары шулай ук банклар белән дә

актив эшлиләр. Ә шәхси хуҗалыклар тарафыннан соңгы елларда 455,69

млн.сумлык 2333 кредит алынган, бу һәр икенче хуҗалык банк хезмәтеннән

файдаланган дигән сүз. Кредитлар алу нәтиҗәсендә хуҗалыкларның

материаль-техник базаларын ныгыту, яңа техника һәм терлек сатып алу

мөмкин булды.

Бар кеше дә фермер булып бетә алмый, билгеле, шуңа яңа эш урыннары

булдыру һәм бюджет керемнәрен арттыру өчен 2012 елда районда сәнәгать

мәйданы булдыру турында карар кабул ителде. Бу безгә 15-20 мең хезмәт хакы

белән 900 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Минем уйлавымча,

без моның аша яшьләрнең шәһәргә китүен киметә һәм районга югары

квалификацияле белгечләрне җәлеп итә алачакбыз.

Районда сәнәгать мәйданын үстерү өчен идарә итүче компаниягә 33

гектар җир арендага бирелде. Иң мөһиме – резидентлар җәлеп итү. Безнең

бурыч – инженерлык коммуникацияләре һәм җитештерү инфраструктурасы

булган мәйдан әзерләү. Узган ел без сәнәгать мәйданында инфраструктура һәм

инженерлык коммуникацияләре төзү өчен 325 млн. сумга проект-смета

документларын әзерләдек һәм дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен алдык.

11 резидент белән килешү төзелде. Ике резидент җитештерүне башлап

җибәрделәр (“Кряж” ҖЧҖ-е кулланылышта булган шиналарны эшкәртү

буенча, “Тюлячинские стальные профили” түбә ябу материалларын

Page 47: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

җитештерү буенча) Ике резидент 2,5 мең кв.м. мәйданда җитештерү

корпусларын өлгерттеләр һәм 1 нче майга кадәр продукция җитештерә

башларга планлаштыралар. (“Фимако” ҖЧҖ-е, “Авангард Строй” ҖЧҖ)

Система групп ҖЧҖ-е композит материаллар чыгара башлаячак.

Сәнәгать мәйданын презентацияләү, резидентлар белән сөйләшүләр

даими режимда алып барыла. 100 гә якын проектлар каралды. Бүгенге көндә,

республикада алып барыла торган кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү

сәясәтенә ышанган, республика, Россия хәтта чит ил инвесторларын җәлеп итә

алдык. Без Самара, Әстерхан өлкәләре, Төркия, Германия инвесторлары

катнашында төрле проектларны тормышка ашыру өстендә эш алып барабыз.

2014 елда сәнәгать мәйданында өстәмә дүрт җитештерү линиясен ачып

җибәреп, 75 яңа эш урыны булдырырга, җитештерүне 200 млн. сумга җиткерү

планлаштырыла.

Кыскасы, Теләче районында халыкка яшәү һәм эшләү өчен уңайлы

шартлар булдыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Дәүләтебез тарафыннан

да авыл җирлекләре территориясен социаль үстерүгә зур игътибар бирелә.

Шәһәр белән авыл арасында аерма кими, ләкин күп кешеләр шәһәрдә генә

яхшы хезмәт хакы алып яшәргә мөмкин дип саныйлар. Безнең максатыбыз

кешеләрнең фикерләрен үзгәртү, аларны кире авылга кайтару. Шулай гына без

мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклап кала

алачакбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Ринат Закиров: Рәхмәт сезгә. Чиратта чыгыш ясар өчен сүзне язучы,

драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ркаил Зәйдуллага бирәбез.

Ркаил Зәйдулла: Хәерле көн хөрмәтле президент, мөхтәрәм

милләттәшләр. Безнең халыкта "ачның күзе икмәктә, тукның күзе

хикмәттә" дигән мәкаль бар. Әле кайчан гына "икмәк булса, җыр да була,"

- дип тәкърарлыйлар иде.

Икенче төрле әйткәндә, кешенең рухи дөньясы икътисади нигезгә

бәйле. Әлбәттә, "хикмәт"не төрлечә аңлаучылар бар. Акчалы кешегә

күңелне котыртырлык вәсвәсәләр җитәрлек. Вәсвәсә һәр заманда да

Page 48: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

булган. "Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала," - дигән

борынгы мәкаль дә юктан гына телгә кермәгәндер. Тик шунысын

онытырга ярамый: без бу җирдә кунак кына. Бер нәрсәне дә, хәтта

хатыннарыңны да, үзең белән алып китә алмыйсың. Кешенең, үлгәч,

җирдә һәр гамәле киселә. Ислам дине өйрәтүе буенча, өч

кенә нәрсәнең савабы беркайчан да бетми: 1) кеше милләте хакына

могҗизага тиң батырлык кылса; 2) мәктәп-мәдрәсәләр салдырса, шуларга

ярдәм итеп торса, ягъни мөэмин-мөселман арасында белем таратырга

омтылса; 3) баласына милли, дини тәрбия биреп, әлеге бала мәрхүм ата-

анасына дога кылып торса. Йомгаклап әйткәндә, үзеңнән соң яхшы исем

калдыру гына тормышны мәгънәле итә.

Татарлар арасында элек тә бай кешеләр аз булмаган. Бүген аларның

күбесен кем хәтерли?! Ә менә мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр салдырган,

милли китаплар, газета-журналлар нәшер иткән Хөсәеновларны,

Рәмиевләрне, Юнысовлары, Акчуриннарны, Галикәевләрне әле дә истә

тотабыз. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Дәүләтнең милли-

сәяси изүенә карамастан, татар мәгарифен гамәлгә куюда, дин

тәрбиясендә, мәдәниятне саклауда, кыскасы, татарның татар булып

калуында, шушы игелекле байларның роле бик зур, бәлки әле беренчелдер

дә. Биредә аларның, әлбәттә, үзләренең балачактан милли һәм дини тәрбия

алуын да онытмаска кирәк. Башка телдә укып, чит культураның апологеты

кимәленә төшерелеп денсез тәрбия алсалар, алар татар мәгарифе, татар

мәдәнияте өчен кыл да кыймылдатмас иде. Моның мисаллары элек тә

булган, хәзер инде әйтеп тә торасы юк.

Милли һәм дини тәрбиянең ана сөте белән кече яштән үк күңелгә

сеңәргә тиешлеген атаклы химаяче, хәзергечә әйтсәк, меценат, Әхмәд

Хөсәеновның васыятендә күрергә мөмкин. Әхмәд бай Оренбург янындагы

Сәет бистәсендә (Каргалыда) туып үсә. Төбе хәзерге Теләче районы

Кибәхуҗа авылында. Бабалары бай сәүдәгәрләр булып, әтисе төрле

Page 49: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

сәбәпләр аркасында бөлә,

гаиләсен авыр хәлдә калдырып, үлеп китә. Әхмәд унике яшьтә ятим

калып, үз көнен үзе күрә башлый. Соңыннан ул сәүдә эшен биш сумнан

башлавы турында искә төшерергә яраткан. Дистә ел да узмый, ул инде

миллионнар белән эш итә. Берара хәтта Берлинда да сәүдә йорты була.

Оренбургта яшәгән чагында ук ул татар дөнясында атаклы химаячы булып

таныла. Зур бина салдырып, "Хөсәения" мәдрәсәсенә нигез сала, барлык

чыгымны үзе күтәрә. Оренбургтагы таш мәчет тә аның акчасына

салынган. Хөсәеневләр белән Рәмиевләрнең уртак нәшриятында

йөзәрләгән исемдәге китап нәшер ителә. Хөсәеневнең милләт файдасына

гамәлләрен санап бетерерлек түгел. 1896 елда ул Казанга килеп урнаша.

Риза казый язуынча, монда яшәгән ун ел эчендә ул егерме мәчет-мәдрәсә

салдыра, кырык мөгаллимгә эш хакы түләп тора, ике йөз мәктәп-

мәдрәсәне дәреслекләр белән тәэмин итә. Милли мәгариф өчен ярты

миллион сумны вакыфка васыять итә.

Әхмәд Хөсәеновнең васыяте урыс телендә язылып, нотариус

тарафыннан икърарланган. Акчаның кадерен белүче бай һәр җөмләне

ачык итеп, ике төрле шәрехләмәслек итеп язган. Кайбер пунктларына күз

төшерү бүген безнең өчен дә гыйбрәтле булыр иде. Мәсәлән: шестидесяти

учителям— мугаллимам, преподающим родную татарскую грамоту, по

десяти рублей каждому в течение пяти лет; сорока учительницам,

преподающим родную татарскую грамоту, по двести рублей каждой в

течение пяти лет; на издание учебников 500 руб.; одна тысяча триста

рублей на содержание и обучение мусульманских шести учеников в одной

из ремесленных школ г. Казани и шести учеников в одной из таких же

школ в г. Оренбурге. Ләкин Әхмәд бай мөһим бер шарт куя: каковые

ученики должны пробыть предварительно в мусульманской школе три

или четыре года и иметь свидетельство о знании правил мусульманской

веры! Хөсәенов сәләтле татар яшьләрен гимназияләрдә, сәүдә

училищеларында, университетларда (аларның факультетларына кадәр

Page 50: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

билгели: юридик, шәрыкъ яки филологик, медицина һәм технологик)

укытыр өчен меңнәрчә сум акча бүлә. Ләкин барысына да шарт бер: әлеге

стипендиатлар иң башта татар телендә укыган һәм дини белем алган

мөселманнар булырга тиеш. Югыйсә, зур акчалар түгеп аларны хөкүмәт

уку йортларында укытудан татар милләтенә бер файда да булмасын Әхмәд

Хөсәенов яхшы аңлаган. Кайбер татар яшьләренең Әхмәд бай акчасына

чит ил университетларында укуы да мәгълүм.

Әлбәттә, бу күптән булган хәлләр. Әхмәд Хөсәенов үлгәнгә дә йөз

елдан артык вакыт үтте. Бүген башка заман, шагыйрь әйтмешли, башка

җырлар, башка кошлар. Җырлар, чыннан да, башка, ә зарыбыз шул ук,

үкенечебез исә ачырак. Безнең милләт 20 гасырдагы кебек тупланган

иҗтимагый көч түгел инде. Халкыбызның яртысы, бәлки аннан да

артыграк, үз телен белми, татар мәдәнияты аның өчен ят бер субкультура,

ә намаз-ниязлы мөселманнар 6-7%тан артмый. Мондый вәзгыятьтә милли

һәм дини тәрбия алган эшкуарларның, җыйнап әйткәндә, булдыклы

кешеләрнең, тормышыбызда әһәмияте тагын да арта. Бәхетебезгә күрә,

алар бар, игелекле гамәлләрен күреп торабыз һәм бу киләчәккә өмет уята.

Бүгенге химаячеләребезнең күбесе үз тырышлыгы белән мал тапкан

кешеләр. Алар арасында, билгеле, доллар миллионерлары,

миллиардерлары була алмый. Чөнки ул кадәр байлыкны, Билл Гейтс

талантына ия булмасаң, үз көчең белән туплау мөмкин түгел. Хәрәм мал

ияләренә Әхмәд Хөсәенов эшчәнлеге үрнәк түгел. Хәсәенов тиенне тиенгә

кушып баеган кешеләрнең берсе. Шунлыктан андый шәхесләрнең

игелекле эшләре икеләтә соклану уята. Минемчә, Казанда, ә бәлки

Оренбургта да, милләт юлындагы татар сүдәгәренең бер гәүдәләнеше

булып, Әхмәд Хөсәеновнең һәйкәле калкырга тиеш.

Тарихтан да беләбез, үзебез дә күреп торабыз: авторитар режим

урнашкан җәгыятьләрдә дәүләт барлык өлкәдә дә хәлиткеч роль уйный.

Мондый шартларда милли мәгарифебез авыр шартларга куелды.

Page 51: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Татарстаннан читтәге кайбер төбәкләрдә хәлләр бигрәк тә аяныч. Без бу

җәһәттән совет чорына караганда да артка чигендек. Яшерен-батырын

түгел, Мәскәүдәге кайбер сәясәтчеләр киләчәктә Россия Федерациясен

унитар дәүләт итеп күрүләрен ачыктан-ачык белдерә. Милли мәгарифне

кысулар шул максаттан килеп чыга да. Әлбәттә,Татарстан

республикасыннан колак каксак, унитар дәүләттә татар теленә почмакта

да урын булмаячак. Дөрес, Россиянең геополитикасы Советлар Союзы

таркалганнан соң аерылган территорияләрне кушу ягына борылса, безне,

Касыйм ханлыгы сыман, бераз сакларга мөмкиннәр әле. Кырым мәрәкәсен

китереп чыгаргач, безнең хәтта Мәскәү белән вәкаләтләрне үзара бүлешү

турындагы шартнамәне дә искә төшерделәр бит. Югыйсә, аның хакында

күптән беркем телгә алмый иде.

Милли яшәештә мәгарифтән дә мөһимрәк өлкә юк. Безнең үзебездән

башка аны беркем дә кайгыртмаячак. Биредә шәһәрләрдәге вәзгыятькә

кагылып тормыйм. Шулай да бүгенге шартларда милли мәгарифне нигез

итеп алган хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр ачарга мөмкин булыр

иде. Дөрес, бу эшкә төрле бюрократик киртәләр куела, ләкин милләтем

дип яшәгән кешеләргә соңгы биш гасырда кайчан җиңел булганы бар?

Мәчетләрдә дә якшәмбе мәктәпләрен гамәлгә куеп була. Алар бар, тик

“Исламда милләт юк”, дигән булып, күп очракта чит телдә укыталар.

Мәхәллә системасы турында күп сөйләнде. Мөфти Әлбир Крганов

һәр чыгышында бу темага кагыла. Чыннан да Чувашиянең кайбер

авылларында мәхәлләләр, аларның иҗтимагый советлары милли яшәештә

төп рольне уйный. Биредә мәдрәсәләр эшли, балаларга Ислам нигезләрен

өйрәтер өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Авыл эшмәкәрләре монда

имамнарга чын таяныч. Ләкин мондый оешканлык, үзләрен мәхәллә итеп

тою Татарстан авылларында бик күзәтелми. Минемчә, биредә халык

күбрәк хөкүмәттән өмет итә. Кемдер килеп оештыруны, кемнеңдер

китереп бирүен көтеп яту бар. Ә эш бит иманда! Дәүләт күңелләргә

Page 52: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

иманны китереп салмаячак, киресенчә, ул аны тартып алырга гына

мөмкин. Ә Татарстаннан читтә татар бары тик үзенә генә ышана ала.

Чөнки ул белә: аңа читтән беркем дә, дәүләт тә, “Татнефть” тә ярдәм

итмәячәк. Үз йөрәгеңә таянганда гына умыртка сөяге

ныгый.

Гомумән, читтәге татарларга Татарстаннан ярдәм алу турында түгел,

Татарстанга ярдәм итү турында уйларга вакыт. Яһүдләрдән үрнәк алыйк!

Хәзер һәр авылда мәчет бар.Ләкин кайберләренең ишгендә күп

вакытта йозак булуы да сер түгел. Бу җәһәттән элекке тәҗрибәгә кайтырга

кирәктер бәлки... Белгәнебезчә, революциягә кадәр авыл җәмәгатенең

чакыруы буенча мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне Диния нәзарәте имам

итеп билгеләгән. Җәмәгать, ә еш кына бер авыл бае, аңа йорт салып биреп,

эшләр өчен шартлар тудырган.

Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк. Ә эшлекле кешеләре

булмаса, аның бүгенгесе дә юк. Чын эшмәкәр икән, ул эш урыннары

булдыра, димәк, авылда эшләргә яшьләр кала. Яшьләр бар икән, балалар

тууы инде ул вакыт мәсьәләсе генә.

Әле кайчан гына авылда телебез чишмәсе, гореф-гадәтләр чыганагы

дип сөйли идек. Хәзер бу турыда авыз күтәреп әйтү кыенрак. Милли

яшәештән ваз кичә баруыбызны глобальләшүгә сылтамыйк. Безне инде биш

йөз ел дәвамында глобальләштерергә маташалар. Без һаман исән әле. Дөрес,

хәзер һөҗүм көчлерәк. Ул телевидение, Интернет аша бара. Без моңа сәламәт

консерватизм, элгәречә әйтсәк, кадимчелек белән генә каршы тора алабыз.

Киләчәктә дә татар булып каласыбыз килсә, әлбәттә.

Ринат Закиров: Рәхмәт. Ә хәзер сүз Кытай халык республикасының

Өремче шәһәрендәге экспорт-импорт сәүдә компаниясе җитәкчесе Әхмәтҗан

Галиевка бирелә.

Page 53: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Әхмәтҗан Галиев: Исәнмесез, хөрмәтле Рөстам Нургалиевич,

хөрмәтле милләттәшләр! Иң беренче, Рөстам Нургалиевич, сезгә

рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Чөнки Кытайда яшәүче татарларның

балаларына Казанга килеп, мондагы югары уку йортларында уку мөмкинлеге

бирдегез. Без монда алган белемнәребезне төрле өлкәләрдә файдаланабыз.

Кытайда, кайда гына эшләсәк тә, безне хормәт итәләр. Чын кунелдән рәхмәт

Сезгә, Рөстәм Нургалиевич!

Мин Казанда укуымны тәмамлап, Кытайга кайттым һәм үз

компаниямне булдыра алдым. Аныңң исеме - Кытай Халык Республикасы

Урумчи АЛЗАТ экспорт- импорт сәудә компаниясе. Компаниябез Кытай

халык республикасы Урумчи шәһәрендә урнашкан. Урумчи шәһәре -

Кытайның Урта Азия , Россия, Европа өлешенә товар житештерү, транспорт

һәм сәүдә үзәге. Тулырак әйткәндә, Кытайдан башлап Европага кадәр

тоташкан.

Компаниябез берничә юнәлештә эш алып бара: Кытай белән чит илләр

арасында экспорт-импорт операцияләрен тиз һәм үтемле итеп эшләү, чит

илләр өчен Кытайдан ышанчлы, сыйфатлы, танылган

җетештерүчеләр табу, Кытайдан алынган товарларга логистик ярдәм

күрсәтү һәм тимердән ясалган продукцияләр белән эшләү. Мисал өчен әйтә

алам, бүгенге көндә экспорт өлкәсендә Казахстан, Россиянең Оренбург

өлкәсе, Чувашстан, Татарстандагы милләттәшләребез белән актив

хезмәттәшлек итәбез.

Милләтебез төрле милли ризыклары бөтен дөньяда дан тота дип

әйтсәм, арттыру булмас. Импорт өлкәсендә беренчеләрдән булып,

милли ризыгыбыз - чәк-чәкгебезне Кытайга алып кереп сата башладык.

Жирле халыклар әлеге милли ризыгыбызны бик яраталар һәм бик зур бәя

бирәләр. Безгә бу ризыкны Оренбург татарлары җитештерә. Алла боерса,

моннан соң милләттәшләребезнең асыл продукцияләрен Кытайга кертү,

таныту планнарым бар. Чит илләрдә сәүдә итәрлек татарның брендлары күп.

Page 54: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Бу эшкә чикләр юк. Эшмәкәрлек алып барам дисәң, мөмкинлекләр һәр

адымда. Тырышып эшләргә генә кирәк.

Татарстанда уку елларында бик күп татар авылларында, шәһәрләрдә

булдым. Мондагы матурлыкны, мондагы табигать, монда җитештерелгән

продуктларны башка илләрдә табуы кыен. Татар бик булдыра торган хылык,

кайда гына яшәсә дә тырыш, эшчән, барлык милләтләр арасында алдынгы

рәтләрдә торып эш итәләр. Мондый манзараны күреп, ничек татар булуың

белән горурланмыйсың! Кадерле милләтдәшләр, без эшлисе уртак эшләр,

сөйләшәсе уртак сүзләр бик күп. Аларны тормышка ашыру өчен безгә

берләшергә, бердәм булып эш итәргә кирәк.

Минем киләчәктә Татарстанга, татарларыбызга ничек тә булса ярдәм

күрсәтү хыялларым бар. Алла боерса, әлеге тәләкләрем тормышка ашыр

дип ышанам.

Хөрмәтле милләтдәшләр! Минем сезгә шундый тәкъдимем

бар: Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче эшмәкәр

милләттәшләребез белән сәүдә өлкәсендә элемтәләребезне тагын да

ныгытсак иде. Без, үз ягыбыздан, Кытайда житештерү өлкәсендәге

мөрәҗәгатьләрне үтәргә әзер. Безгә берләшеп - бердәм булып эш итәргә

кирәк. Бергә булсак, нинди авырлыклар булса да җинәрбез. Әлбәттә, мин

ышанам, Бөтен дөнья татар конгрессы безнең әлеге проектларыбызны

тормышка ашырырга ярдәм итәр, безне берләштерүче көч булыр.

Сүземнең азагында, барыгызга да исәнлек-саулык, эшләрегездә зур

алгарышлар, уңышлар телим. Үз-үзебезне саклыйк, бер-беребезне яклыйк.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Хәзер исә чыгыш ясау өчен Мари Эл

Республикасының Медведевский муниципаль районының администрация

башлыгы Шагыйәхмәтов Даил Габдулла улын чакырабыз.

Page 55: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Даил Шагыйәхмәтов: Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,

Ринат Зиннурович, хөрмәтле милләттәшләр. Минем чыгышымның темасы -

Медведево муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү өчен тудырылган

шартлар һәм милли аңны үстерү.

Бүгенге көндә Марий Эл Республикасының Медведево район

җирлегендә 68 мең кеше яши, 20 меңе район үзәгенә туры килә.

Район экономикасын бүгенге көндә промышленность, төзелеш, авыл

хуҗалыгы комплексы тәшкил итә. Районда җитештерелгән авыл

хуҗалыгы продукциясе республика күләменә 38% биреп тора.

2013 енче елның нәтиҗәләре буенча районда 35 мең тонна терлек

һәм кош ите, 32 мең тонна сөт җитештерелде. Кырчылык

продукциясе бүгенге көндә терлекчелек, кошчылык таләпләрен

каплый. Авыл хуҗалыгында айлык хезмәт хакы уртача 20 мең сум.

Районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре каршына

куелган бурыч: үзләре җитештерә, эшкәртә, сата. Бу юл белән

районның әйдәп баручы предприятитиеләре: акционерлар җәмгыяте

«Марийское», «Тепличное», «Акашево» кошчылык фабрикасы,

«Племзавод «Семеновский» һәм «Племзавод «Шойбулакский».

«Марийское» акционерлар җәмгыяте бүгенге көндә елына 16 мең

кош ите җитештерә. 1,5 мең савым сыеры тота. Елына бер

сыердан 7 мең литр сөт савып алына. Бу предприятиенең сату

челтәре уңышлы эшли.

Күптән түгел эшли башлаган «Акашево» кошчылык фабрикасы

елына 23 мең тонна кош ите җитештерәчәк. Фабрика тагын 100

кешегә эш урыны бирде. «Акашево» кошчылык фабрикасы хәләл

тавык ите сатуы белән аерылып тора. 2013, 2014 елның башына инде 500

тонна тавык ите сатылган. Хәзерге вакытта 45 млн. күкәйдән чеби чыгару,

6000 баш тавык чалу линиясе төзелә. Бу төзелешкә

Page 56: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

кергән инвистицияләр 1млрд. сум. Районда яңадан 710 кешегә эш

урыны булачак дигән сүз.

«Племзавод «Семеновский» хәзерге вакытта 2,5 мең савым

сыеры тота. Ел буена бу хуҗалык бер сыердан 6,5 мең килограмм

сөт савып алды. Кымыз фермасында савым 160 баш ат тотыла. Шул

ук вакытта хуҗалык нәселле эре терлек җитештерү, сату белән дә

шөгыльләнә.

Дуңгыз үстерү, симертү белән Йошкар - Ола агрохолдингының бер

тармагы булган «Племзавод «Шойбулакский» шөгыльләнә. Ел буена

комплекс 50 мең баш дуңгыз симертә.

Район авыл хуҗалыгында эшләүчеләр эре предприятиеләргә оешып,

яңа технологияләр кулланып эшләргә тырышалар. Барлык

предприятиеләр европа илләре техналогиясе белән эшли.

Шул ук вакытта заманча технологияләр куллану авыл халкын эшсез

дә калдыра. Шуның өчен авылларда фермерлыкны көчәйтү өстендә

эшлибез. Соңгы елларда районда 300 дән артык шундый хуҗалык

эшли башлады. Киң колач алган юл - кошчылык. Бүгенге көндә

районда эшләүче эшмәкәрләр тарафыннан 14 мең баш каз, үрдәк

үстерелгән, 1500 тонна ит, 182 мең күкәй һәм 100 мең баш каз бәбкәсе

сатылган.

Халыкны кызыктыра торган эш урыны булу, яхшы эш хакы,

инфраструктураның эшләве Медведевога кешеләрне тарта.

Бүген миңа бирелгән мөмкинлектән файдаланып, Медведевода яшәүче

татарларның проблемасын күтәрәсем килә. Кызганычка каршы, татарлар рус

телле мохиттә яшиләр.

Page 57: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Соңгы берничә елда Медведевода милләттәшләребезнең артуын

татарлар күпләп яшәгән урыннарыннан - авыллардан күчүләре белән

аңлатабыз.

Моңа кадәр татарлар Бәрәңге, Мари - Төрәк, Морки районнындагы

авылларда яшиләр иде. Соңгы статистика анализы буенча татарлар саны бу

районнарда 10 -14% кимегән. Ә Йошкар - Олада татарлар саны 6% ка,

Медведево районында 8% ка арткан. Кызганычка каршы бүген авылларда

яшьләр өчен мөмкинлекләр аз. Яшьләр укырга, эшкә шәһәрләргә киләләр.

Татарларның милли гореф - гадәтләрен саклап кадыру өчен

Медведевода нинди эшләр башкарыла соң? Районның-миллилекне,

мәдәниятне саклау буенча тәҗрибәсе зур. Татарлар өчен районда яшәүче

актив татарлардан милли - мәдәни автономия төзелде. Автономия районның

мәгәриф, мәдәният бүлекләре белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар, яшьләр

төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, туган телләрендә җырларга, милли биюләр

өйрәнәләр. Мәдәни чараларга, конкурсларга катнашалар. Татарча көрәш

белән шөгыльләнеп Республика, Россия күләмендә призлы урыннар

яулыйлар. Олы яшьтәгеләр өчен «Республиканың татар мәдәнияте үзәге»

белән чаралар, бәйрәмнәр оештырыла. Бу башка милләт вәкилләрендә

татарларга карата хөрмәт уята дип әйтәсем килә. Моны раслаучы күрсәткеч -

татарлар өчен оештырылган конкурсларга безнең районнан башка милләт

кешеләренең дә катнашуы.

Милли үзаңны саклап калуда дин вәкилләре дә тиешле өлешен кертә.

Өлкән буын кешеләре үтенече буенча Медведевода 2011 енче елда мәчет

ачылды. Безне иң шатландырганы шул- мәчеткә яшьләр дә бик теләп йөриләр.

Мәчеттә татарларның дингә кагылышлы булган гадәтләрен саклау өчен

бик күп чаралар үткәрелә. Төрле кызыксындыру чаралары белән никах укыла,

балаларга исем кушыла. Соңгы елда мәчеттә 12 парга никах укылса, 20 балага

исем кушылган. Алдагы елларда татар мәетләрен соңгы юлга озатуны дөрес

Page 58: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

итеп оештыру да зур авырлыклар тудырган булса, бу проблема да чишелде.

Иң беренче - татар зираты булдырылды. Мәетне соңгы юлга озату барлык

таләпләргә туры китереп оештырыла. Каберләрнең зурлыгы, тирәнлеге ислам

кануннарына туры китереп казыла.

Ләхет такталарының, кәфенлекләрнең, чыбылдыкларның барчасын да,

ничек кирәк булса, шулай итеп оештыру, эшләрнең барышына күзәтүчелек

итү кирәклеге зур сораулар тудырды. Бу проблемаларны чишү өчен мәчет

каршында попечительләр советы оештырылды. Бу совет хәзерге көндә дингә

кагылышлы сорауларны, проблемаларны чишеп килә.

2013 елның җәендә мәчет каршында балалар өчен лагерь оештырылды.

Балалар милли гореф - гадәтләрне, телне, шул ук вакытта әхлак, әдәп, дини

дәресләр дә алдылар. Балаларны хәләл ризык белән тукландыру оештырылды.

Балалар музейларга, төрле күргәзмәләргә бардылар. Балалар өчен кызыклы

очрашулар оештырылды.

Үсеп килүче буынга татар телен өйрәтү турында күп сөйләнелә, күп

әйтелә. Йошкар - Олада бу проблеманы чишү өстендә

Республиканың милли - мәдәни автономиясе күп көч куеп эшли.

Йошкар - Ола шәһәренең 14 гимназиясендә татар телен өйрәнүче бер

класс ачылды. Бу класста укучылар татарча уздырылган төрле

мәдәни чараларга бик актив катнашалар, ана телен өйрәнәләр.

Без үз юлыбыз белән китәргә булдык. Без татар телен балалар

бакчасыннан ук өйрәнүне максат итеп куйдык. Инглиз телен өйрәтү

тәҗрибәсеннән чыгып караганда, балалар сөйләм телен инде 5

классларга үзләштереп бетерәләр. Районда 96% бакчага йөрүче

бала инглиз телен өйрәнә. Шушы тәҗрибәдән чыгып, шул укыту

методикасын кулланып, 6 ынчы балалар бакчасында тәрбияләнүче

балаларның әти - әниләренә туган телне өйрәтү теләге барлыгы

җиткерелде.

Page 59: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Яңа уку елыннан 19 бала параллель рәвештә татар телен

үзләштерә башлады. Иң игътибарга лаеклысы шул, бу 19 баланың

13 е катнаш никахтан туган балалар. Димәк, ата- аналар баланың ике телне дә

белүен кирәк дип саный. Телне белгән бала алга таба халкының тарихы,

мәдәнияте, әдәбияты белән кызыксына.

Үзебезнең эш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтәсем килә: милләтебез

бер урында торырга тиеш түгел. Татарлар белән эшләү

яңа юллар аркылы барырга тиеш. Әмма халкыбызның үткәнен,

тарихын, гореф-гадәтләрен беркайчанда онытырга ярамый.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Ринат Закиров: Хөрмәтле милләттәшләр! Ә хәзер сүз Татарстан

Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бирелә. Рәхим

итегез!

Рөстәм Миңнеханов: Хөрмәтле милләттәшләр, кабаттан сезне

Татарстан башкаласы – Казанда сәламлим. Без тыңлаган чыгышлар бик төпле,

нигезле булды. Бик күп кызык фикерләр әйтелде. Бүген сезне нәрсәгә дә булса

өйрәтү түгел, ә шушында сөйләшкән сүзләрне туплап, милләттәшләргә

җиткерү бик зур эш булыр иде. Иртәгә сез Гали авылына барасыз. Без анда

барып шаккатып кайттык. Анда бүген дә үзгәрешләр бар, яңа туризм

формалары эзләп тапканнар. Һәр өлкәдә ниндидер яңалык бар, һәммәгез

ниндидер юл эзли. Шушы эштә бергә булу, ул безне туплый. Ә

эшмәкәрләрнең татар халкының мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре турында

кайгыртуы да бердәм булырга тиеш. Монда чыгыш ясаучылар әйттеләр инде,

бөтен мәсьәләне дә хөкүмәт хәл итеп бетерә алмый. Күп әйберне сез үзегез хәл

итәргә тиеш. Без исә аларга ничек итеп эшне оештырырга, ничек итеп уңай

эшләп булганның юлларын күрсәтергә тиеш. Ул җиңел эш түгел. Һәрберегез

дә зур хезмәт куеп, абруйлы дәрәҗәгә җиттегез. Әгәр дә хезмәт булмаса, эшне

алып барып булмый.

Page 60: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Русиядә 4000 артык татар авылы бар. Алар арасында үрнәк булып тора

торган авыллар да байтак. Шушы авыллар үзләренең юлларын табып, матур

итеп тормышларын алып баралар. Динне, телне, гореф-гадәтләрне саклыйлар.

Мондый авыллар безнең өчен үрнәк булып торалар. Без дә аларга, булдыра

алганча, ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, Сабантуйлар үткәрергә, шушындый

форумнар оештыру, Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен махсус “ТНВ-

Планета” каналы булдырдык, интернетта татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар.

Шулай ук татар теле укытучыларын укыту өчен уку йортлары әзерлибез.

Моннан кеше җибәрү авыр, шунлыктан алар Казанга килеп укып, үз

регионнарында белем бирсәләр кулайрак була.

Сезнең сөйләгәннәрне тыңлап утырдым да, тагын бер фикерем туды.

Менә регионнарда зур-зур мәдәни коллективлар, зур авыллар бар. Безнең

Универсиада уеннарыннан калган автобуслар бар, шуларның 10сын татар

конгрессына бирәбез. Конгресс исә аларны менә кайда кирәк, дөрес итеп

бүлеп бирер. (көчле алкышлар)

Әгәр дә без аралашмасак, йөрмәсәк, үзебезне үзебез күрсәтмәсәк, безнең

өчен беркем дә эшләмәс. Үзебезнең тырышлык, әрсезлек белән без татар

халкын Россия күләмендә югары дәрәҗәдә тотарга мөмкин. Әгәр дә кем дә

безгә нәрсәдә булса бирергә тиеш дип уйласак, без ялгышабыз. Шуңа күрә

хезмәт итәргә кирәк. Һәммәгез үз юлын тапкан, хәзер инде сезнең тәҗрибәне

яшьләргә күрсәтергә кирәк. Тырышкан кеше булдыра, уңышларга ирешә.

Һәммәгезгә дә уңышлар, исәнлек-саулык телим. Киләчәктә дә шулай

күрешербез, бергә булырбыз дип ышанып калам. Рәхмәт барыгызга да.

Булат Мәрданов: Татарстан Президенты указы нигезендә милли спорт

төрләрен саклап калудагы һәм үстерүдәге казанышлары, актив җәмәгать

эшчәнлеге өчен Ульян өлкәсе “Көрәш милли спорт федерациясе” президенты,

“Альянс-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Җаббаров Фәнис Хатыйп улына

“Татарстан республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән

мактаулы исеме бирелә.

Page 61: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Татарстан республикасы белән Россия Федерациясе төбәкләре арасында

сәүдә элемтәләрен үстерүдәге казанышлары, татар халкының мәдәниятен,

телен һәм традицияләрен саклап калуга, милләтара татулыкны һәм

хезмәттәшлекне ныгытуга саллы өлеш кертүләре өчен, Татарстан президенты

боерыгы нигезендә:

Пенза өлкәсе Кузнецк районы “Долина” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте

директоры Асмаев Искәндәр Исхак улына Татарстан Республикасы

Президентының Рәхмәте белдерелә.

Шундый ук Рәхмәт хаты белән Башкортостан республикасы “Спектр”

җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Вафина Люция Ябир

кызы бүләкләнә.

Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Сафаҗәй авылы Киров

исемендәге авыл-хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Нуриманов Шамил

Әнәс улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелә.

Шулай ук Пермь крае Кунгур районы крестьян фермер хуҗалыгы

идарәчесе Хавыев Алмаз Альберт улына Татарстан Республикасы

Президентының Рәхмәте белдерелә.

Чуашстан республикасы Комсомол районы Тукай авылындагы “Оран”

җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Шакиров Әгъзәм Хәлим улына

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелә.

Ринат Закиров: Рөстәм Нургалиевич, залда утыручылар һәм

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, безгә карата һәрдаим ярдәм,

теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Шуның белән безнең мәртәбәле җыеныбызның беренче өлеше шуның

белән тәмам. Эшебезне төшке аштан соң, сәгать 15.00 эшебезне “Казан”

милли-мәдәни үзәгендә дәвам итәбез.

Page 62: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Пленар утырышның дәвамы

«Казан» ММҮ

Ринат Закиров: Хөрмәтле милләттәшләр! Җыеныбызны дәвам итәбез.

Чыгыш ясау өчен сүзне Түбән Новгород өлкәсенең Спасс районы башлыгы

урынбасары Салихҗанов Рамил Әхмәт улына бирәбез.

Рамил Салихҗанов: Хөрмәтле милләттәшләр, сезгә Нижгар

татарларыннан кайнар сәламнәр җиткерергә рөхсәт итегез.

Без барыбыз да Татарстанга, аның хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар

конгрессы Башкарма комитетына бик зур рәхмәтле.

80нче елларда мин мәктәп директоры булып эшли идем, шул вакытта

райком секретаре мине колхоз рәисе итеп билгеләде. Шуннан бирле миндә

Татарстанга якынлык хисе уянды. Татарстанның безгә якын-тирә районнары

белән элемтә урнаштырдым. Безгә ул вакытта яхшы орлык, терлек кирәк иде.

Советлар Союзында “Развитие нечерноземной зоны” дигән программа

бар иде. Нижгар өлкәсе дә шул программага керде. Ә менә Татарстан ул

программага кермәгән иде. Шул вакытта без Татарстан белән килешүләр

төзеп, минераль ашламалар, техника, тракторлар, машиналар җиңел генә

китертә идек. Шунлыктан безнең үзара хезмәттәшлек инде күптәннән

башланды дияргә була.

Бүгенге көндә исә Татарстан безгә башта төбәкләрдә яшәүче

милләттәшләребез белән очрашып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга

мөмкинлекләр тудыра. Зур рәхмәт сезгә.

Аннары тагын бер рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Без бит инде

Нижгар төбәгендә кайнар канлы халык. Бездә 90нчы еллар башында

“Земельная реформа Нижегородской области “дигән программа эшли

башлады. Ул реформа бик күп алдынгы колхозларны җимереп ташлады. Әмма

өлкәдәге 34 татар авылы Татарстанга карап, колхозларыбызны саклап калдык.

Чөнки Татарстан бу өлкәдә инвесторлар тапты, фермер хуҗалыклары

булдырды. Шулай итеп, без дә сезгә карап күмәк хуҗалыкларыбызны саклап

Page 63: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

калдык. Алар янында фермер хуҗалыклары да үсте. Менә бер генә мисал

китерәсем килә. Сафаҗәй авылындагы Шамил Нуриманов Киров исемендәге

колхозны җитәкли. Ул колхоз җирләребез бер өлешен үзенә калдырды, икенче

яртысын фермер хуҗалыгын җитәкләүче Хәмзә Камалетдиновка бирде.

Моның белән аларның икесе дә отты. Хәзер аларның күрсәткечләре, узган ел

белән чагыштырганда, ике тапкыр артты. Шулай итеп, без күмәк

хуҗалыкларны саклап кала алдык. Фермер хуҗалыкларының мөмкинлекләре

күбрәк. Алар ат итеннән казылык ясый. Аннары бездә бәрәңге үстерү көчле

бара. Шулай ук безнең якларда каз, куян асраучылар да бар. Шушы фермер

һәм күмәк хуҗалыкларның бергәләп эшләү тәҗрибәсен башка регионнарга

күрсәтеп була.

Авылларда газ, юл, су бар. Шулай ук мәчет, мәдәният йортлары да

эшләп килә. Мәдәният йорты дигәннән, Спасс районында Татар Мотлыкасы

дигән авыл бар. Узган ел шул авылда эшмәкәрләрне җыеп киңәшмә уздырдык.

Шунда эшмәкәрләр 2,5 млн. акча кертеп, авылның мәдәният йортын

ремонтлауга финанс ярдәм күрсәтте. Районнан да 500 меңлек

софинансирование булды. Шулай ук эшмәкәрләр ярдәме белән зиратларга

асфальт юллар салдык. Бу эшләрне без алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз.

Аннары безнең рухи кыйммәтләр дә бар бит. Шунлыктан без

авыллардагы имамнарның эшләрен җиңеләйтергә булдык. Без Түбән Новгород

шәһәрендә 80 иганәчене җыеп шура барлыкка китердек. Чөнки алар үзләренең

күп вакытларын идарә итү эшләренә сарыф итәләр, ә тәрбия эшләренә

вакытлары калмый. Хәзер алар үз эшләре белән генә шөгыльләнәчәк.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Сүз Татарстан республикасының Инвестицион үсеш

агентлыгы рәисе Линар Габделнур улы Якуповка бирелә.

Линар Якупов: Хөрмәтле татар эшмәкәрләре, барчагызга да хәерле

көннәр! Без сезнең белән өченче тапкыр очрашабыз һәм елдан-ел җыен яңа

дәрәҗәгә менеп бара. Күпләр монда әйтеп китте инде, бу чарага президентның

да аерым карашы бар. Инвестицион үсеш агентлыгы буларак, безнең төп

Page 64: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

максатыбыз республикабызга инвестицияләр җәлеп итү. Без сигез төрле

юнәлештә эшлибез: химия һәм нефтехимия, авыл-хуҗалыгы, төзелеш,

медицина, машина төзелеше өчен автокомпонентлар, IT коммуникацияләре,

сервис, хәләл индустрияләре.

Без инде хәләл индустриясе турында беренче форумнан ук сөйләп

киләбез. Россиядә күпләр безне бу юнәлештә алга киткән дип саный. Без

читтән килгән инвесторлар өчен дә кызык булсын дип бу юнәлештә тиешле

адымнар ясыйбыз. Мин ышанам, монда утыручыларның күбесе хәләл

продукция җитештерүчеләр. Шунлыктан, бу юнәлештә аерым тукталып

үтәсем килә.

2005 елдан бирле Татарстанда “Хәләл” комитеты эшләп килә. Бүген 13

регионда Дини назәрәтләр каршында “Хәләл” комитетлары эшләп килә.

Татарстанныкы исә аларга үрнәк булып тора. Шулай ук берничә ел “Хәләл”

индустрия ассоциациясе эшли. Ел саен хәләл күргәзмәләр, форумнар уза.

Бүгенге көндә Татарстанда хәләл юнәлешендә 100ләп ширкәт эшли.

Әлеге ширкәтләрнең кереме ел саен 30% үсеп бара. Монда мөмкинчелекләр

әле бик күп. Бүген Татарстан базарыннан тыш, Россия, Казахстан, Урта Азия

илләре, Гарәп илләре бар. Әйтергә кирәк, инде берничә ширкәт үзләренең

товарларын Дубай һәм башка илләргә тәкъдим иттеләр. Без күбрәк продукция

чыгаруга көчне куябыз. Чөнки экспертлар әйтүенә караганда, бүгенге көндә

Гарәп илләре читтән 25 млрд. долларлык хәләл продукция сатып ала. 2050

елда 50 млрд. долларга үсәртә тиеш дигән фаразлар бар. Без моңа ышанабыз.

Чөнки дөнья күләмендә алганда ислам финансы да, хәләл индустриясе

бергәләп үсеп киләләр. Гомумән, хәләлне 2,5 триллион долларлык индустрия

дип саныйлар. Шуңа күрә шушы өлкәдә эшләгән кешеләргә әйтәсем килә,

бүген сез кечкенә генә ширкәттә эшләп, аз гына продукция чыгарсагыз да,

үзегезне дөньяда иң тиз үсә торган индустрия эчендә дип саный аласыз. Соңгы

инициативаларның берсе – ул Татарстаннан экспорт корпорациясе ясау. Узган

елда ул үзенең эшчәнлеген башлады. Алда әйтеп уздылар, Түбән Новгородта

“Татарстан” сәүдә йорты ачылды дип. Ул да шушы корпорация

Page 65: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

катнашлыгында ачылган иде. Моннан 10 ел элек бу юнәлеш эш алып барылган

иде. Кайбер сәүдә йортлары уңышлы булып чыкты, икенчеләре бик үк түгел.

Ләкин без бу юнәлештә яңадан эшчәнлекне башларга кирәклеген аңлыйбыз,

чөнки ул Татарстан продукциясен сату гына түгел, ә чит төбәкләрдә

җитештерелгән товарларны Татарстан базарына кертеп, хөкүмәт

программалары ашамы, базар мөмкинчелекләренә таяныпмы шушы юнәлештә

эшне дәвам итәргә кирәк.

Хәләл индустриясенең дүрт мөһим компоненты бар – ул лицензия,

җитештерү, логистика һәм маркетинг. Әмма бүгенге көндә шушы

юнәлешләрне туплап, тиешле дәрәҗәгә җитеп булмады. Әмма

мөмкинчелекләр бар.

Лицензия алуга килгәндә, бүгенге көндә бер төбәк икенчесенең

лицензиясен танымаган очраклар күп. Шуңа күрә үзегезнең өлкәләрдә

эшләгәндә, продукциягез Татарстанның “Хәләл” комитеты белән бергә

эшләнгән эш булырга тиеш. Үзара фетнә таратып йөрмәс өчен Россиянең 13

төбәгендәге “Хәләл” комитетлары бөтенесе дә бер лицензиягә туры китереп

эшләргә тиеш. Болай булган очракта, сезнең продукция бер төбәктән икенче

төбәккә күпкә кызурак һәм җиңелрәк йөрер иде.

Җитештерүгә килгәндә, кайбер эшмәкәрләр бу яки теге өлкәдә эшләргә

кызыксынам, ләкин инвестицияләр җитеп бетми, ди. Әгәр дә инде мин банкка

барып кредит алсам, ул бит хәләл булмый, диләр. Татарстанда исә, бу

юнәлештә эшләүче оешмалар, ислам финанс кооперативлары барлык килде.

Ислам финансы юк дип утырмаска, ә эзләнергә кирәк. Шулай ук күп кенә

мөселманнар үзләренең акчаларын банкка саласылары килми, алар белән

бергәләп тә сездә булган проектларны тормышка ашырып була. Без исә үз

чиратыбызда сезгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырбыз.

Логистика мәсьәләсенә килгәндә, күпләр, менә мин җитештердем, мин

китереп бирәм, теләсә ничек сатыгыз, ди. Бу дөрес түгел. 2010 елда без хәләл

логистик паркын эшләтеп җибәргән идек, ләкин күп кенә эшмәкәрләр аңа

ышанмады, продукция анда килмәде, нәтиҗәдә ул кибетләргә барып җитә

Page 66: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

алмады. Бу мәсьәләне дә бергәләп карап, чишәргә кирәк. Беренче адымнар гел

авыр була, бер-береңә ышанып, эшләргә кирәк. Җитештереп кенә булмый бит,

товар кулланучыга барып җиткәнчегә кадәр дә озын юл уза. Маркетинг

мәсьәләсе дә шундыйлардан. Күпләрнең товарлары турында кулланучы белми

дә. Шунлыктан, конгресс сайтындамы, яисә башка җирдә татар авыл

эшмәкәрләре җитештергән продукция турында даими мәгълүмат

урнаштырырга кирәк. Ул башка компанияләргә дә кызык булыр иде. Әйтик,

“Бәхетле” хәләл юнәлешен ачты, ләкин эченә кереп карасаң, ул гадәти

товарлар. Аның төрлелеген арттыру өчен сезнең турында мәгълүмат күбрәк

булырга тиеш. Бу индустрияне киңәйтү, үстерү өчен чишелергә тиешле

мәсьәләләр булып тора.

Узган елларда сез хәләл индустрияне татар эшмәкәрләрен берләштерә

торган әйбер дигән идегез. Бүгенге пленар утырыш вакытында да, эшләгән

акчаларны дөрес юлга кертү мәсьәләсе турында сүз булды. Дөрес юлга кертү

өчен акчаны да хәләл рәвештә эшләргә кирәк. Бу мәсьәләгә килгәндә, ел

дәвамында әлеге өлкәдә эшләүчеләр түгәрәк өстәлләрдә, семинарларда,

форумнарда катнашырга тиеш дип саныйм.

Мин татар диаспорасы белән очрашудан шуны аңладым, анда бер-

берсе турында мәгълүмат бик аз, үзара элемтә дә юк. Ә бу иң мөһимнәрдән

булып тора. Чөнки сезнең үзара аралашу булмаса, сез базар мөмкинчелекләрен

күзаллый алмаячаксыз. Бүген сез бер әйберне эшләп, аны инде кичә башка

берәү эшләгәнен булса, сез инде вакытыгызны һәм акчагызны әрәм иткән

буласыз. Татарстан үсеш агентлыгының мандаты сезнең өлкәләргә инвестиция

китерергә түгел, ул Татарстан эчендә генә эшли. Әмма сезнең монда килеп

эшләргә кызыксынуыгыз булса, мондагы компанияләр белән үзегездә эшләргә

теләгегез булса, без сезгә ярдәм итәргә әзер.

Бүген Татарстанда индустриаль парклар ясала. Теләче районында

булганда күрдегез, андый парклар башка районнарда да төзелә. Бу тәҗрибәне

сезгә дә кертергә мөмкин. Аның нечкәлекләрен сезгә дә аңлата алабыз.

Page 67: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Индустриаль парклар төзү хөкүмәт эше генә түгел, ул шәхси эш булып та

тора. Мондый үрнәкләр бездә бар.

Без Ринат Зиннурович сөйләшеп алдык: икенче елга бу җыенны

әзерләгәндә, өч ай алдан сезнең белән элемтәгә кереп, сезне борчый торган

мөһим өч мәсьәләне күтәрсәгез, җыен вакытында без аларны җиренә җиткереп

чишәргә тырышыр идек. Шулай эшләнсә, сезгә дә, безгә дә җайлы һәм

нәтиҗәле булыр иде. Алдагы елда инде аның нәтиҗәләре белән уртаклашып,

фикерләшер идек. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Сәхнәгә Ырынбур Шарлык районы Яңа Муса авыл

җирлеге хакимият башлыгы Бәдәмшина Раиля Җәдит кызын чакырабыз.

Раиля Бәдәмшина: Сүземне Равил Фәйзуллинның шигыре белән

башлыйм.

Әй Оренбур! Татар-башкорт җире!

Мәгърифәт нуры иңгән җир.

Урал-Идел рухи дөньясына

Күп атаклы шәхес биргән җир.

Тарихыбызда Казан, Уфа шәһәрләреннән соң татарларның өченче

мәгърифәт учагы булган Оренбург төбәгендә тормыш бүген ничек бара?

Соңгы перепись нәтиҗәләре буенча өлкәбездәге татар халкының саны 151492

кеше. Бүген Оренбургта өлкә татар газетасы "Яңа вакыт" чыга, М. Фәйзи

исемендәге татар театры эшли, милли компонентлы мәктәп, 100 елдан артык

тарихы булган X. Ямашев исемен йөрткән милли китапханәбез бар, Яңа

гасыр корпункты эшләүе Оренбур татарлары өчен бик зур куаныч. Руслан

Рамил улы Забиров җитәкчелегендә Милли автономия һәм татар

эшмәкәрләре оешмасы яңача, заманча матур итеп эшлиләр.

Яшь буыннны дөрес итеп татар традицияләрендә тәрбияләргә

тырышалар. Үткәрелгән барлык чараларда да эшмәкәрләр иганәчелек итәләр.

Шуңа күрә яхшы нәтиҗәләрне күрә алабыз. Районнар белән тыгыз элемтәдә

эш алып барыла. Татарлар укмашып яшәгән районнар: Саракташ, Әсәкәй,

Page 68: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Пономаревка, Шарлык, Александровка, Иләк. Әсәкәй районында "Ак хисләр",

"Авыл кызы" конкурслары, Александровка районы Яфар авылында М. Җәлил

исеменә багышланган өлкә чаңгы ярышлары. Ел саен якташыбыз герой-

шагыйрь М.Җәлилгә багышланган өлкә шигърият конкурсы уздырыла. Риза

Фахретдинның 155 еллыгына багышлап "Сиңа, халкым, минем хезмәтем!"

дигән кичә үткәрелде.

2013 елның 29 маенда Татарстан белән берлектә М. Җәлилнең туган

авылы Мостафада шагыйрьгә багышланган мемориаль комплекста яңартылган

музей ачылды. Музей комплексы Оренбур өлкәсе Губернаторы Ю.А. Берг һәм

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов ярдәмнәре белән

яңартылды. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!

21-22 мартта Өлкәдә татар теле укытучыларының җыелышы үтә.

Башкорстан, Чиләбе, Оренбур, Самара, Ульяновск, Магнитогорск һәм башка

өлкәләрдән 90 кеше катнаша. Беренче көн Оренбургта, икенче көн Мостафа

авылында үтәчәк.

Шунысы кызганыч, бөек шагыйрь М.Җәлилнең туган авылда 2014 елда

беренче класска бер укучы киләчәк. Ничек мәктәпне саклап калырга? Эш

урыннары аз булу сәбәпле яшьләр читкә китә. Бу авылның берничә эшмәкәре

дә бар, яшәү шартлары булдырылган. Тик тырышлык кына кирәк. Минем

фикерем буенча, көчлерәк алынып киткән татар эшмәкәрләре регионнарда

филиаллар булдырып мини заводлар ачсалар иде. Бу татар авылларын саклап

калуга зур этәргеч булыр иде. Татарстан хөкүмәте дә моңа игътибар итеп,

татар авылларын саклап калу өчен ниндидер программалар булдырсын иде.

Алар булмыйча, безгә эшләргә бик авыр.

Илебезгә 10 Советлар Союзы Героен биргән, шуның өчесе татар

егетләре: шагыйрь Муса Җәлил, Рамил Абдршин, Нургали Галиев.

Безнең муниципаль оешмага өч авыл керә. Ата-бабаларыбызның

мирасын туплап яшьләрне тәрбияләүдә,авыл халкына яшәү өчен шартлар

булдырып төрле эшләр алып барабыз.

Page 69: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Безнең авыл колхоз - миллионер булып башка өлкәләрдә дә билгеле

иде. Аның 30 ел буена җитәкчесе Халиулла улы Камил Бикмурзин иде. Ул

Ленин ордены һәм башка орденнарга лаек булды.

Колхоз таркалды. Тырыш авыл халкы аптырап калмады. Эшмәкәрләр

үз эшләрен ачтылар. Бездә 10 фермер хуҗалыгы бар, 12 мең га җир эшкәртелә.

Яхудин Зөфәр 500 баш роман нәселе сарыклар үрчетә, Баширов Илмир

130 ат асрый. Бахтияров Рамил инкубаторында 100 меңнән артык каз, үрдәк,

күркә чебешләре чыгара. Гумерова Рәсимә пилмән ясап сата.

Авылыбызда күп кенә халык умартачылык белән шөгыльләнә. Ә хатын

кызларыбызның төп һөнәрләре - матур мамык шәлләр, бияләйләр, оеклар

бәйләп сату.

Авылдашларыбыз малчылык белән дә шөгыльләнәләр. Халыктан сөт

сатып алу кооперативы оештырылды. Елына 250 тонна сөт җыела.

Авылымның халкы да кешелекле һәм кунакчыл. Апаларыбыз аш-суга

оста. Килеп керсәң, тәмле ризыгыннан авыз иттерми чыгарып җибәрми.

Авыл уртасында-иман йорты. Ул бервакыт та буш булмый. Бигрәк тә

җомга көнне. Яна Муса Халкы гына түгел күрше авыллардан да намаз укырга

киләләр.

Яңа Муса урта мәктәбендә 100 укучы укый, мәктәпкәчә яшьтәге

балалар 70 тән артык. Федераль программалар буенча яңа өйләр төзелде.

Шушы зур татар авылында мәдәният йортыбыз юк. Бәхетсезлеккә каршы ул

1995 елда янды. Сезгә зур үтенечебез шул район һәм өлкә белән берлектә

Мәдәният йорты булдыруда ярдәм күрсәтсәгез иде.

Безнең муниципаль оешма өлкә татар автономиясе белән берлектә

эшли. 10 нчы сыйныф укучысы Бикмурзина Лилия М.Җәлил истәлегенә

багышланган шигърият конкурысында 1 нче лаеклы урын алды. Өлкә чаңгы

ярышында Яңа Муса командасы 3 нче урын алды.

Барлык эшләребездә ярдәм күрсәтүче иганәчеләребез, әлбәттә, безнең

эшмәкәрләребез: Гомәр улы Мингали Аббясов, Җитез улы Илгиз Кадырмаев,

Наил улы Рафаэль Гумеров.

Page 70: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Мин авылымны, аның табигатен, халкымны яратып эшлим.Күңелемне

бетмәс-төкәнмәс горурлык хисе били. Авылыбызны бетермичә, аның өчен

борчылып яшәүче апа-абыйларга, әби-бабайларга, эшкуарларга рәхмәт әйтәсе

килә.

Муниципаль оешма администрациясе авылның киләчәген, аны саклап

калуда, эшкуарларның тырыш хезмәте, аларның үсеше зур урын алып тора

дип ышанам.

Ринат Закиров: Рәхмәт. Сезнең сорауга мин болай дип җавап бирер

идем. Оренбурда 150 мең татар кешесе дәүләткә салым түли. Әгәр дә сезнең

кебек ханымнар эшкә тотынса, Оренбург өлкәсе администрациясе дә

җавапсыз калмас.

Ә хәзер чыгыш ясау өчен Пенза өлкәсе Каменка районыннан килгән

шәхси эшмәкәр Васильева Эльмира Хәмзә кызын чакырабыз.

Эльмира Васильева: Исәнмесез, кадерле милләттәшләр. Рөхсәт итегез

сезне Пенза өлкәсе һәм Сура крае эшмәкәрләре исемнән сәламләргә. Мин, сезне

туктамый яңара торган хатын-кыз бизнесының бер тармагы белән

таныштырырга уйлыйм. Хатын-кызлар оешмасына чакыргач, минем бизнесым

киңәеп китте.

Минем бизнес - мөселман товарлары сата торган кибетләр. Бизнесымда

халкыбызга милли-мәдәни ихтияҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлекләр

эзлим. Сәүдә нокталарым ассортиментында, татарларны берләштерә торган

бик кирәкле товарлар, сатып алучыны рухи мирасыбыз башына китерә

торганнар: бүләкләр, татар символикалы киемнәр, аксессуарлар, китаплар, өй

интерьеры өчен бизәкләр, татар бәйрәмнәренә бүләкләр һәм башкалар.

Минем сатып алучыларым - ул беренчедән Пенза өлкәсенең Каменка

районы татарлары. Ишеткәнсездер "Алты авыл" дигән төбәк - бу күпләргә

билгеле булган авыллар, кайсыларында, дус һәм эш яратучан татарлар яши.

Хәзерге вакытта күп татар гаиләләре бизнес-программаларда

катнашалар.Бүген безнең делегация составында гаҗәеп хатын бар - Кадрия

Page 71: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Аллямовна Акбулатова. Ул авыл эшмәкәрләренең иң якты вәкиле, үзенең авыл

хуҗалыгын күтәрүдәге тырышлыгы белән авылдашларының ихтирамын

яулады. Аның йорт хуҗалыгында, крестьян-фермер кооперативында, 20 ләп

ит-сөт сыерлары (мясомолочных коров) 20 баш мөгезле яшь терлекләр, 30 баш

кәҗә һәм куйлар, 200 баш үрдәк һәм казлар. Алар ире белән 100 гектар җир

эшкәртәләр, кайсында печән әзерлиләр һәм бодай үстерәләр. Аларның

хуҗалыгы көннән-көн зурая , хәзер инде складлар җитмәве сизелә.

Урыннарны киңәйтү һәм гомумән производствоны тизләтү өчен гаилә

фермасына (семейная ферма) күчәргә планлаштыралар. Хуҗалыкны саклау

өчен грант тәкъдим итүләре бик урынлы була. Грантның суммасы 20 млн. га

кадәр җитә, әгәр дә өчтән бер өлешен үзләре кертсә. Алар яшәгән Батрак

авылында 1800 кеше яши, шуларның өчтән бере татарлар. Спрос рождает

предложения - это про мою историю выбора деятельности. Мин яшьтән үк

матур никах йоласын истә тотам. Күп вакытларда әниләрнең шул йоланы

оештыручы затларын эзләп арып, аптырап торуларын күрәм. Хәзер минем

кибетләрдә егет һәм яшь килен өчен теләсәң ни бар. Әгәр дә кешене соңгы

юлга озатырга булса моның өчен дә нәрсә кирәкне бирә алабыз.

Иң мөһим сораулар буенча мин ишетә идем, ничек итеп әхлакны

сакларга, ничек яшьләр арасына тәртипсезлекләр кертмәскә, ничек гаиләдә

гореф- гадәтләребезне ныгытырга. Шул сораулаарда бөтен аксакаллар бер

фикергә киләләр: тәртипне ислам кануннары аркылы гына саклап була, олы

буыннарның шәхси үрнәге генә дөрес юнәлеш бирер тормышта, авыл

эшмәкәрләренең яңа заманча форматындагы командасы гына туган җиребездә,

авылларда яшь буынны калдыра алыр. Менә шундый, тирә ягымдагы һәр

көндәге сөйләшүләр минем эш сайлавыма да йогынты ясады: мин аңладым

район үзәгендә сәүдә точкасы ачып, югары әхлакый һәм әдәпле татар гаилә

синең тормышын пропагандаларга тырышырга.

Минем иң беренче ярдәмчем - 13 яшьлек малаем. Без аның белән бергә

ассортиментыбызны киңәйтү өчен эшлибез. "100% татар егете", "100% татар

Page 72: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

кызы" дип язган майкалар ясыйбыз. Шуңа күрә хәзер мастерская ясарга

уйлыйбыз. Реклама куйдык, корпоротив, производство һәм башка төрле

тәбрикләүләр темаларына заказлар китте. Соңгы зур заказ бирегә килер

алдыннан алдык. Аны улым өлкә татар автономиясе һәм Пенза өлкәсенең

"Татарча көрәш" федерациясе уздыра торган "Открытое первенство"га

истәлекле бүләкләр -"Татарча көрәш", дип язган майкалар әзерләде. Бу ярыш

22 мартта Пензаның "Олимпийский" исемле Спорт комплексында узачак.

Анда дүрт регионнан командалар очрашак. Бирегә җыелган хөрмәтле

эшкуарларны, шушы чараны оештыручыларны татар көрәшен карарга Пензага

чакырабыз, килегез, бик шат булырбыз сезне күрергә.

Без аңлыйбыз, безнең татар символикалы товарлар, халкыбызның

мәдәни мирасы белән аерым кеше тәҗрибәсе арасын тоташтырга. Без

үзебезнең сатучылар белән сату сәнгатебезне күтәрү буенча махсус

тренинглар уздык. Кешегә, ул сораганнан күбрәк, тәкъдим итә белергә кирәк.

Культура гаризонтларыбызны киңәйтергә, сатып алучының яшен,

профессиональ эшчәнлеген, аның статусын исәпкә алырга кирәк. Без кешенең

бик нечкә зонасында аның милли үзаңын тазартуда, әби-бабаларыбыздан

калган гөреф-гадәтләребезгә ихтирам үстерү өстендә эшлибез. Чигүле

алъяпкычлар, түбәтәйләр, камзуллар, татар музыкаль дисклары һәм татар

режиссерларының фильмнары, шәлләр, татар савыт-сабасы, барын да санап

бетереп булмый.

Каменка кибетләреннән башка мине шулай ук Россияның төрле

регионнарында уздырыла торган чараларда катнашырга чакыралар. Гадәттә,

күргәзмәләр тематик юнәлешләрдә уза. Әмма мин безнең витринабызны

Татарстанга , аның кечкенә йә зур шәһәренә керә ала торган "проходной

билет" кебек саныйм. Беренчедән, ана телеңдә ят кеше белән сөйләшү сатучы-

алучы арасында җылы, туганлык тойгысы урнаштыра. Икенчедән, чәйле-

пәрәмәчле, татлы һәм туклыклы татар кунакчыллыгына шатланам. Сатып

алучылар, әлбәттә, телефон, адрес сорыйлар. Ууну урынын тәкъдим итәләр, үз

Page 73: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

тамырларын аныклыйлар, үзләре, балалары, әти-әниләре турында сөйлиләр.

Шулай итеп, минем бизнес - бу регионнарда һәм төрле илләрдә яшәүче

татарлар белән элемтәләрне киңәйтү дә.

Гарәп Әмирлегенә бару - минем улымда бай ислам мәдәниятенә карата

тагын бер мавыгу башлап җибәрде. Ул үзе шәмаилләр ясый башлады. Бигрәк

тә татар автономиясендә анарга изге Рамазан аена коллекция эшләргә

сорадылар. Автономиянең планнарында "Рамазан - месяц добрых дел" исемле

күргәзмә оештыру. Бу малаем өчен эшләрен өлкәбезгә күрсәтү зур дәрәҗә һәм

намус эше.

Урындагы мәчетләргә ярдәм итәргә тырышам, сәүдә нокталарын

киңәйтү турында хыялланам. Тиздән минем өйдә зур бәхет урын табыр.

Калган сүзләрем белән шуны әйтергә телим: тапкан малларабыз бәрәкәтле

булсын, эшләгән эшләребез бәрәкәтле булсын, тәннәребезгә сәламәтлек

бирсен! Шул теләкләр белән бөтен мөселман кардәшләргә яшәргә насыйп

булсын! Игътибар белән тыңлауыгыз өчен зур рәхмәт!

Ринат Закиров: Рәхмәт, ә хәзер бирегә Киров районы Малмыж

районыннан килгән Низаметдинов Нургаян Салих улын чакырабыз. Рәхим

итегез.

Нургаян Низаметдинов: Хәерле көн, исәнмесез хөрмәтле президиум,

милләттәшләр! Киров өлкәсе Малмыж районы татар авылларыннан сезгә

сәламнәремне җиткерәм. Районыбыз күп милләтле. Халык саны буенча

татарлар 32% ны тәшкил итеп икенче урында торалар. Районыбызда 14

мәхәллә эшләп килә. Татарлар 17 авыл җирлегендә һәм район үзәгендә

яшиләр. Зур татар авылларыннан Иске Иорек, Татар Коибашы, Яңа Смәил

авыллары санала.

Районыбыз исеме тамыры маричадан булып, ял итәр өчен уңайлы урын

дигәнне аңлатса да, Малмыж җирендә без маллы җир дип кабул итәбез.

Чыннан да безнең төбәк халкы элек-электән эш сөючән, малтабар булган.

Page 74: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Күренекле сәүдәгәребез Гыйззатулла Хәмидуллин инде 19 гасырда ук хәтта

Америкада танылган. Элекке сәүдәгәрләр дәрт- дәрманын, шөкер, хәзер дә

дәвам итү челәребез бар. Малмыж районында әйтеп киткәнемчә, 3 татар

авылы бар, анда 3 меңгә якын татар яши. Ә барсы районыбызда чәчелгән

авылларда һәм Малмыж шәһәрендә 8751 татар яши. Аллага шөкер, бу

авылларда мәктәпләр, балар бакчасы, мәчетләр, фельдшер-акушер пунктлары,

спорт, сәламәтләндерү комплекслары, мәдәният йортлары, китапханәләр,

мәктәпләрдә туган як тарихын өйрәнү музейлары, почталар эшләп килә. Авыл

халкына яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, йортларга газ, су кертелгән.

Авылларыбыз таза тормышлы: яхшы итеп яңа йортлар салына, авыл

хуҗалыгы продуциясе җитештерүнең артуына зур өлеш кертеп аякларында

нык басып торган 1200 шәхси хуҗалык бар. Авылда эшчән халык яши.

Экономик базар шартлары аларны куркытмады. Күпләр тәвәккәллек белән

җирдә хуҗалык итәргә тотынды. Заман сулышын яхшы тоючы колхозчылар

бүген фермерлар һәм авыл эшкуарлары. Алар авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү,

азык-төлек җитештерү, төзелеш, күпләп һәм ваклап сату, көнкүреш хезмәте

күрсәтү тармакларында эшлиләр. Өлкәбездә дан тоткан Смәел һәм Иске Йөрек

күмәк хуҗалыкларында нәселле хайван үрчетәләр. Аларның саны инде 4

меңнән артып китте. Голландия тибында 3 комплекс төзелде, 150 млн. сумлык

кредит алынды. Районда 63 меңгә якын җир эшкәртелә. Шуның 58 меңе-

игенчелек басулары, 5 меңе печән җирләре.

Үземә килгәндә - мин Кәлнә авылыннан. Авыл күпмилләтле, татарлар

урыслардан кала икенче урында, 15 ел эшмәкәрлек итәм. Район күрше Уржум,

Вятские Поляны, шулай ук Балтач һәм Кукмара районнарын колхоз, авыл

хуҗалыгы оешмаларын запчастьләр белән тәэмин итәм. 5 ел элек үзем тора

торган йорттан ерак түгел ферма сүттеләр. Күзем уңдырышлы җиргә төште

һәм теплица төзеп яшелчәләр үстерсәң әйбәт булыр иде дигән уй килде. Чөнки

моңарчы районда моның белән шөгыльләнгән кеше юк иде. Төрле сәбәпләр

табып утырган бюрократлар аркасында 2 ел чүп-үлән басып бетергән җирне

Page 75: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

хосусыйлаштыруга китте. Теплицаны салырга кредит алырга банкларга

мөрәҗәгать иттем. Каршы килделәр, бер елдан соң , башлаган эшнең нәтиҗәсе

булгач кына килергә куштылар. 3 кешелек эш урыны булдыру өчен центр

занятости населения 58500 сум акча бирде. Үземнең моңарчы булган

эшмәкәрлектә туплаган акча, зур теләк һәм тырышлык белән теплица төзеп,

газ, су, ут тоташтырып менә инде 3 сезон яшелчәләр үстерәбез. Үзебезнең һәм

күрше районнарны кыш буе яшел суган белән тәэмин иттек. Хәзер кыярлар

өлгереп килә. Алдагы көндә үстерү мәйданын ачык һәм ябык грунтта да

арттыруны күздә тотабыз. Шулай ук яшелчәләрне эшкәртү, саклау эшләрен дә

оештырырга кирәк. Чөнки җәй көне яшелчәләр бик очсыз. Хәзерге вакытта

даими рәвештә 10 кеше эшли. Мин үземнең мисалымда шуны әйтәсем килә,

башка җирләрдә бәлки алай түгелдер, хөкүмәтебез, җирле муниципаль

органнар эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итсеннәр иде. Бигрәк тә яшьләргә.

Кредитларның да проценты түбәнрәк булып каршылыкларсыз алырга

мөмкинчелек булсын иде. Бизнесны уңышлы алып бару өчен юридик һәм

экономик белемнәр, билгеле инде, тәҗрибә дә кирәк. Мин бу җыенга зур

өметләр белән килдем. Гали авылында инде күптәннән яшелчә үстерү белән

шөгыльләнгәннәрен ишетеп кенә беләм. Килүемнең максаты - шунда барып

карап, тәҗрибә уртаклашып кайтасы иде. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Сүз Башкортостан республикасының Федеровка

районы Батыр авылыннан килгән Акчурин Илһам Шакир улына бирелә.

Илһам Акчурин: Хөрмәтле милләттәшләр, мин 35 ел җир эшендә

эшләдем. Соңгы 24 елда фермер-крестьян хуҗалыгы булып эшчәнлек алып

барам. 90нчы елларда илдә беренче фермерлар булып эшебезне башлаган

идек. Каршылыклар белән көрәшеп, бүгенге көнгә шушындый нәтиҗәләргә

килеп җиттек. Мең гектар сөрү җирендә эшлибез, техникаларыбыз, тегермән,

200 баш эре терлек бар.

Page 76: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Авылыбызга килгәндә, монда 140 йорт бар. Шулай ук мәчет, мәдәният

йорты, мәктәп, балалар бакчасы да эшли, спорт һәм мәдәният югары дәрәҗәдә

дип әйтеп була. Чөнки бездә 14 спорт мастеры бар. Милли көрәш, дзюдо

буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда бүләкле урыннарга лаек булдылар.

Колхозлар таралганда без бер техниканы да читкә җибәрмәдек, бер

бинаны да сүттермәдек, бөтен мастерскойлар, фермалар эшләде. Авылда 2300

гектар сөренте җирдә халык үзе чәчеп, урып, җыеп, күп итеп мал асрап яшәп

ята. Һәркайсы үз җирендә эшли, көн күрә.

Бүгенге көндә безнең авылда 16 йөк машинасы, 36 Беларус Т-40, 18 Т-

150 тракторлары, 11 комбайн, 20 косилка һәм йорт саен 1-2 җиңел машина.

Авыл халкы начар яши дип әйтеп булмый, әмма чагыштырып карасаң, авыл-

хуҗалыгында эшләгән кешенең көрәге зуррак, ә кашыгы кечерәк. Моңа һава

шартлары да йогынты ясый, икенчедән, бүгенге вәзгыятьтә хөкүмәт

тарафыннан да ярдәм азрак. Без саткан продукциянең хаклары югары булса,

ул мәсьәлә тормас та иде. Безнең дә бит ягулык аласы, кредитлар түлисе бар.

Аларның да процентлары югары. Ә Беларусиядә авыл-хуҗалыгы өчен кредит

алсаң, 50 елга 2 процент белән бирәләр. Бездә бит әле ул субсидияләрне алу

өчен дә бик күп кәгазь эшен башкарасы бар. Кәгазьләр артыннан йөреп,

эшләргә вакыты да калмый. Шулай ук мал сую өчен дә яңа канун кабул

иткәннәр иде. Аның нигезендә, без хайванны бары тик ит комбинатларында

гына суярга тиеш. Моңа эзерлек булмаган килеш, аның кабул ителүен аңлап

булмый. Чөнки бу ит җитештерүчеләрнең болай да кыен хәлен тагын да

авырайта. Проблемалар күп булса да, безне өмет яшәтә. Чыгышымның

азагында сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телим. Җир

белән эшләгәннәргә уңайлы һава шартлары, ил хуҗалары җирдә эшләгән

кешеләргә җылырак караш күрсәтсә, тормыш алга барыр дип өмет итәбез.

Илебездә тынычлык булсын!

Page 77: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Ринат Закиров: Ә хәзер чыгыш ясау өчен сүз Пермь крае Барда

районының татар һәм башкортларның мәдәни үзәк җитәкчесе Назин Сәлим

Нәҗип улына бирелә.

Сәлим Назин: Мөхтәрәм президиум! Хөрмәтле Бөтенрусия татар авыл

эшмәкәрләре! Без бүгенге җыенга Пермь ягыннан 19 делегат килдек. Пермь

ягындагы төрки халыклар Кама елгасы бассейнында урнашкан авылларда

яшиләр. 20нчы гасыр башында 300дән артык татар авыллары булса, хәзерге

көндә алар саны 3 тапкырга кимегән. Шуңа карамастан, Пермь татарлары

халкыбызга хас матур сыйфатларын югалтмыйча, тырышып эшләп, көрәшеп

яшәүләрен дәвам итәләр.

Делегация составындагы вәкилләр: Шауба, Сылва, Ирен, Тор һәм Тол

елгалары буенда урнашкан авыллардан килделәр.

Бүгенге көндә, безнең кавем кешеләре, нәрсә белән шөгыльләнәләр

соң? Безнең яктагы эшмәкәрләр, бездә булган табигать байлыкларын дөрес,

файдалы итеп куллану өстендә эшлиләр дисәк тә була.

Беренчедән, крестьян-фермер хуҗалыклар иген игәләр, яшелчә, бәрәңге

үстерәләр, мал-туардан: сыер, сарык, тавык, каз асрау һәм умартачылык белән

шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта сәүдә дә киң җәелеш алды.

Урман булгач агач кисү һәм агач материаллары җитештерү киң

таралган. Соңгы елларда мин үзем авыл җирендә ничек итеп эшмәкәрлекне

киң җәелдерергә була дигән фикер белән яши башладым. Шунлыктан, без

2009 елда Барда районында "яңа" бер оешма - Некоммерческое

партнерство "Агробизнесинкубатор "Бардымский" оештырдык. Аның төп

максаты - шәхси хуҗалыклардан крестьян- фермер хуҗалыкларын оештыру

һәм аларны яңадан төрле юнәлештәге кооперативларга берләштерү иде.

Шәхси хуҗалыкларны крестьян-фермер хуҗалыкларга күчерү

өчен субсидияләр кулланылды. 250дән артык крестьян-фермер

Page 78: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

хуҗалыклары теркәлде, ләкин налоглар үсеп китүе сәбәпле крестьян-фермер

хуҗалыклары ябыла да башлады.

Оештырылган кооперативлар ныклап эшләп китә алмады, чөнки

аларның материал базасы түбән булды һәм көчле тәҗрибәле җитәкчеләр

җитмәде. Хәзер кешеләрдә психология үзгәрде, индивидуализм

коллективизмдан өстенлек алды. Нәтиҗәләр бүген шуны күрсәтте. Шуңа

күрә шәхси эшмәкәрлеккә төрле юнәлешләрдә ярдәмне оештырырга

тырышабыз.

Без бүген дәүләт юнәлешләрен дөрес дип табабыз: Алар - "Башлангыч

фермер", "Гаилә фермасы", проект юнәлешләре, кооператив хәрәкәтне

күтәрү - бу бүген дәүләт сәясәте.

Муниципалитетлар, край күлемендәге программалар аркылы, бүген шул юнәлештә эшлиләр. Узган елны Барда районында гына кече формада эшләүче хуҗалыкларга 70 миллионнан артык субсидияләр һәм грантлар җиткерелде.

Бүгенге көндә крайда эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен яңа оешма булдырылды. Ул "Центр поддержки предпринимательства" дип атала. Районнарда аның "күчмә" үзәкләре эшли башлады. Үзәкнең төп юнәлеше, эшне ИКТ - технологиядә эшләү.

Хөрмәтле президиум, җыен делегатлары! Эше барның, ашы бар, димәк, бәйрәме дә бар!

2013 елда Барда җирендә, "Гәйнә илендә" IV Бөтенрусия авыл Сабантуе узды. Ул сабантуйны оештыруда: Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Пермь край хакимияте һәм 000 "ЛУКОЙЛ-Пермь" оешмасы күп көч куйды.

Иң элек бүген Пермь краенның татар һәм башкорт халкы исеменнән

Рөстәм Нургали улына, Ринат Зиннур улына, Гүзәл Азат кызына, Халисә

Хәлим кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Page 79: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Хөрмәле дуслар! Кунак кабул итүе зур стимул. Аның уңай, файдалы

яклары бар: без күп еллар бөек татар халкының шагыйре Г.Тукайга Бардада

һәйкәл куярга теләк белдереп йөрдек.

Без бу эшне күптән эшләргә тиеш идек, чөнки Тукайның бабасы,

Бибимәмдүнәнең әтисе Зинатулла Амиров Бардадан. Нәк менә шул Бөтен-

Рәсәй авыл Сабантуе көнне Бардада Г.Тукайга һәйкәл ачылды. Шул ук көндә

тантаналы рәвештә җәмигъ мәчете дә ишекләрен ачты.

Бәйрәм алдыннан авыллар, юллар төзекләндерелде. Сабантуй

регионнар арасындагы дуслыкны, социаль -икътисади бәйләнешләрне

ныгытты, Татарстанның һәм барлык татарларның илебез һәм дөнья

күләмендә алып торган урынын күтәрде.

Бу бик зур эш. Бөтенрусия авыл Сабантуеның төп, мәгънәле

нәтиҗәседер. Шул ук вакытта бераз көчебез һәм оештыруыбыз

җитмәгәнлектән авырлыклар да булды. Алары өчен гафу үтенәбез.

2014 елның 16 августында Пермь крае Барда җире сезне яңадан

кунакка чакыра. Быел Бардада III Бөтенрусия татар авылларының ат чабышы

узачак. Рәхим итегез! Ат чабышларын оештыручы, Марат Фидарис улы

Ахмаев, бүген биредә. Ул сезнең белән аралашырга әзер.

Хөрмәтле делегатлар! Бөтен татар дөньясы мәнфәгатьләрен генә түгел,

Бөтен дөньда тынычлыкны саклауны яклап зур эшләрне алып баручы Рөстәм

Нургали улына, Ринат Зиннур улына һәм Госсовет депутатларына тынычлык

дипломатиясендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Без илебездә һәм дөньяда туган проблемаларны тынычлык юлында

гына чишелүен телибез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Page 80: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Ринат Закиров: Сүз Оренбург өлкәсеннән килгән эшмәкәр Әсәев

Илдар Рифат улына бирелә.

Илдар Әсәев: Хәерле көн, кадерле президиум һәм милләттәшләр.

Сезгә Оренбург өлкәсе Александр районы Яфар авылыннан зур сәламнәр

алып килдем. Авылыбыз 1760 елда барлыкка килгән. Бүгенгесе көндә анда

200ләп йортта 600 кеше яши. Авыл халкы бик эшчән бездә, өлкә һәм район

фестивальләрендә дә җыр, бию буенча беренче булып торабыз. Авылда

“Тургай”, “Мишар” предприятиелары җир белән шөгыльләнә. “Эдельбай”

дигәне токымлы сарыклар асрый. “Ак каз” крестьян-фермер хуҗалыгы каз

асрыйлар, каз бәбкәсе чыгарып, йомыркаларын да саталар.

Үзем турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. Мин мәктәпне

тәмамлагач та, эшли башладым. Авылны яратканга күрә, читтән торып

укырга кердем. Шул елны кредитка иске генә бер “Нива” комбайны сатып

алып, аны ремонтлап, күрше авылдагы колхозда уборка вакытына комбайнер

булып эшләдем. Дүрт ел рәттән һәр көзне шул эшкә бара идем. Шунда эшләп

табылган акчага 2008 елда 2,5 гектар бәрәңге чәчтем һәм табышына беренче

машинамны сатып алдым. Бу эш авыррак булды, чөнки беренче елны бөтен

эш кул белән башкаоылды. 2-3 ел буена үстерергә өйрәндек, 2010 елда

аннары корылык, 2011дә бәрәңгенең хакы булмады. Шулай итеп, 5 ел буена

азапландык. Ел да бер техника алырга туры килде, кулланылган “ЮМЗ”

тракторы, төрле оборудование, эшләгән акча шунда кереп барды. Кызыгын

табып булмады бу эшнең. Шулай бер көнне утырып уйлаганнан соң, кешегә

эшләгәнең артыграк дип, Себергә дә китәргә уйлаган идем һәм мин, рәхмәт

төшкере, узган елдагы форумда катнаштым. Аны оештыручыларга рәхмәтем

бик зур.

Монда без танышабыз, аралашабыз, яңа идеяләр белән бүлешәбез.

Татарстанда эшләгән, теләге булган кешегә монда бик күп шартлар

Page 81: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

тудырылган икән. Кукмара районы белән танышканнан соң, үзебезгә бик күп

яңалыклар алдык, тагын да ныграк эшлисе килә башлады. Без Зур Сәрдек

авылында пешерү цехы продукцияләре белән дә таныштык. Шул мине

кызыктырды. Тагын үземне сынап карарга уйладым, киләчәктә үкенечкә

калмасын диеп.

Шуннан авылга кайткач, йортыбызда булган мансардалы гаражда үз

кулларым белән ремонт ясый башладым, паралель рәвештә документ эшләре

белән шөгыльләндем. Июль аенда “Яфарочка” пилмән цехы һәм “Тәмле”

дигән камыр ризыклары пешерүче цехы ачтым. Бүгенге көндә пилмәнне 4

хатын-кыз бөгә, көненә уртача 14-15 кг пилмән ясала. Пешерү цехында да 4

хатын-кыз тәмле татар милли ризыкларын пешерә. Төрле-төрле бәлешләр,

чәк-чәк, бавырсак, җәймә, өчпочмаклар һ.б. Соңрак исә колмак чүпрәсеннән

күмәчләр дә сала башладык. Колмакны исә көз айларында су буйларыннан

җыеп алабыз.

Татарстанда мондый милли аш цехлары күп булса да, бездә ул юк иде.

Беренче көннән үк сатып алучылар күп булды. Продукцияне бигрәк тә якын

тирәдәге татар авылларында яратып алалар, хәзер рус халкын да өйрәтә

башладык. Һәр шимбә көнне район базарына сатаргы чыгабыз. Андагы

халык та өйрәнде, барганны көтеп кенә торалар, рәхмәтләрен җиткерәләр.

Аннары үзебезнең авыл уртасында кибет ачтым. Бинаның бер

бүлмәсен ремонтлап, арендалап торам. Киләчәктә бу бинаны тулысынча

үземә алып, эшчәнлегемне тагын да зурайтырга уйлыйм. Әлбәттә, эшне

башалаганда бик авыр, 4-5 ел азапланмыйча, уңыш алып булмый. Яшьләргә

киңәшем бар – зур акчалар, җиңел эшләр эзләп, авылны ташлап китмәсеннәр

иде.

Чыгышым ахырында, сезгә берничә үтенечем бар. Беренчесе - авыл

тарыхы китабын язу. Монда безгә Казан галимнәренең ярдәме кирәк.

Page 82: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

Икенчесе – өлкәдә күп мәктәпләр ябыла, җитмәсә шушы елдан татар

дәреслекләрен һәм китапларын сатып алырга акча да бирелмәячәк.

Шунлыктан, бу өлкәдә Татарстан безгә ярдәм итә алмас микән?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Ринат Закиров: Татарстанда чит төбәкләрдә яшәүче татарларны

китаплар белән тәэмин итү каралган. Дәреслекләр алу өчен мәгариф

министрлыгына, ә матур әдәбият өчен татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә

кирәк. Ә хәзер сүзне Россия Ислам университетыннан килгән Кәримов

Айдарга бирәбез.

Айдар Кәримов: Хәерле көн! Кыскача гына фикеремне белдерәсе

килгән иде. Россия Ислам университетында имамнарны гына укытмыйлар.

Әйтик, мин ислам экономикасы укытучысы. Без һәрвакыт студентлар белән

теориядән чыгып, аны практикага кертеп булмас микән дип уйлашабыз.

Шунда безнең бер проект туды. Ислам экономикасы без белгән күп нәрсәне

үз эченә алган, әмма кайсыбер ягы белән ул әле безгә таныш түгел. Мин үзем

Казанда тусам да, әти-әнием авылныкы, алар шәһәргә күчеп килгән крестьян

балалары. Без шәһәр кешесе экологик чиста булган һәм хәләл авыл-

хуҗалыгы продукциясенә тилмереп торабыз. Шул ук сөтне алсак, кибеттә

аның бәясе 52 сум, ә авылларда аны 16-20 сумнан җыялар. Бер яктан шәһәр

продукциягә тилмерә, ә икенчесе яктан сез ничек сатарга белмисез.

Икенчесе - ул банклар белән эшләү. Аерым алганда, кредит мәсьәләсе.

Ислам дине буенча кредит алу дөрес түгел. Сөйләшә, бәхәсләшә торгач,

башка шундый уй килде. Ул хезмәттәшлек. Авыл һәм шәһәрдәге берничә

актив эшмәкәрләрнең бергәләшеп эшләү проекты. Әйтик, авыл эшмәкәре ел

дәвамында минем гаиләмне чиста, хәләл авыл-хуҗалыгы продуктлары (ит,

сөт, бәрәңге һ.б.) белән тәэмин итеп торачак, дигән килешү төзелергә

мөмкин. Сатып алучы аның акчасын алдан биреп куерга да мөмкин. Бу ике

Page 83: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

як өчен дә файдалы булыр иде. Эшмәкәр ничек сатарга микән дип башын

ватмый, кулланучы каян алыйм дип аптырамый.

Хөрмәтле милләттәшләр, әгәр дә сезнең сорауларыгыз булса, Русия

Ислам университетының Ислам экономикасы кафедрасына мөрәҗәгать итә

аласыз.

Ринат Закиров: Айдар әфәнде, рәхмәт. Тәкъдимегез аңлашылды. Без

бүген сезнең белән бик матур чыгышлар тыңладык. Барыгыз да канәгать дип

уйлыйм. Чөнки беркем дә буш сүз сөйләмәде, һәркемнең чыгышы

тормыштан чыккан. Безгә шушы эшмәкәрлекне тагын да киңәйтергә,

үстерергә кирәк. Ул безнең киләчәк, шунсыз була алмый. Ансыз татар

авылы да яши алмый. Бу көн кебек ачык. Күреп торабыз, залда бик әзерлекле

кешеләр утыра. Барыгызның да артында тәҗрибә. Безнең чакыруларны кабул

итеп килгәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Без бу очрашуларны киләчәктә

дә дәвам итәчәкбез, бүген Татарстан президентының сезгә булган

мөнәсәбәтен дә күрдегез. Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуын

күрдек. Киләчәктә шулай бергә-бергә эшләргә язсын.

Пленар утырыш буенча резолюция проекты әзерләгән иде. Аның белән

таныштуры өчен Башкортостан республикасының Кушнаренко районыннан

килгән Ирек Гомәр улын чакырабыз. Рәхим итегез.

Ирек Бакиров: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле

юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан авыл-хуҗалыгының төрле

тармакларында эшләүче бизнес әһелләре җитди роль уйныйлар.

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены биредә

катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл-хуҗалыгы бизнесы

проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде:

Page 84: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

1. БТК Башкарма комитетына Русия Федерациясендәге татар авылларының,

эшмәкәрләрнең, фермерларның, гаилә фермаларының уңай тәҗрибәсен

өйрәнүне һәм куллануны дәвам итәргә;

2. Татар авылларында яшәүчеләрнең милке булган җирләрне исәпкә алу,

аларны барлау, аның базасын булдыруны дәвам итәргә;

3. XXIнче гасырда яңа татар авылы образын булдыруда, милләтебезнең телен,

мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүдә һәм саклауда Бөтенрусия авыл

Сабантуе, ат чабышлары, татар көрәше, “Түгәрәк уен” фестивале һәм башка

гомум татар милли-мәдәни чараларны оештыруда татар бизнес-

җәмәгатьчелегенә актив катнашырга;

4. БТКның Башкарма комитетына һәм Ш.Мәрҗани исемендәге тарих

институтына Русиядәге татар авыллары тарихын фәнни яктан өйрәнүне

оештырырга;

5. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, “Бөтенрусия татар

авыллары” иҗтимагый оешмасына Татарстан Республикасының туризмны

үстерү агентлыгы ярдәме белән ”Русиянең татар авылларында туризмның

халәте” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга;

6. “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасына халәл продукция

җитештерүчеләрне “Халәл продукция җитештерү” регламенты нигезендә

берләштерү эшен җайга салырга;

7. Бөтенрусия “Татар авыллары” иҗтимагый оешмасына “Агропромпарк” һәм

Русиянең авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләре белән файдалы,

дәвамлы хезмәттәшлек булдырырга;

8. Экологик чиста азык-төлек җитештерүне авыл-хуҗалыгы бизнесының

алдынгы юнәлеше итеп санарга.

Ринат Закиров: Резолюциягә тәкъдимнәрегез булса, рәхим итегез.

Ирек Бакиров: Минем бер тәкъдимем бар иде. Мөмкин булса,

Федераль юллар кырында сәүдә итү мәйданнары оештырырга иде.

Ринат Закиров: Рәхмәт, килешәм. Дөрестән дә, мондый мәйданчыклар

бик аз. Моны татар үз кулына алса, әйбәт булыр иде. Резолюциягә кертергә

Page 85: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

тәкъдим итәм. Бүтән тәкъдимнәр булмаса, резолюция проектын кабул итәргә

тавыш бирәбез. Кем риза? Кем каршы? Битарафлар? Бертавыштан

резолюцияне кабул итәбез. Киләсе елга кадәр эшләргә программа бар дип

саныйк.

Ә хәзер Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырырга

рөхсәт итегез.

Мәрданов Булат укый:

1. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» «Бөтендөнья татар

конгрессы» иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара Берлеге медале белән

Башкортостан республикасы Кушнаренко районы «Чакматаш»

җәмгыяте рәисе Бакиров Ирек Гомәр улы бүләкләнә.

2. «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» «Бөтендөнья татар

конгрессы» иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара Берлеге медале

белән Самара өлкәсе “Хәләл” җәмгыяте рәисе Латыйпов Расих

Мөзәгыйт улы бүләкләнә.

3. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының авыл-хуҗалыгы

идарәсе рәисе Идрисов Рушан Рәфыйк улы Бөтендөнья татар

конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

4. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Сарытау өлкәсенең Верхазовка авылы хакимияте башлыгы

Әлимов Ринат Рәшит улы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты

белән бүләкләнә

5. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Башкортостан Республикасындагы «Митрофановка»

җәмгыяте рәисе Вәлиев Вильнус Рәкыйп улы Бөтендөнья татар

конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

Page 86: tatar-congress.orgtatar-congress.org/wp-content/uploads/filebase/Tatar... · Web viewАңлашыла ки, бер-ике җыен белән генә авыл эшмәкәрлегенең

6. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәре

«ПГС плюс» җәмгыятенең генераль җитәкчесе Сәитов Марат Мәҗит

улы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

7. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә яшәүче

эшмәкәр Хөснуллина Мәүлиха Тимершәех кызы Бөтендөнья татар

конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

8. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Татарстанның Әгерҗе районындагы “Сәхипов” исемендәге

крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Сәхипов Илшат Мәлик улы

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

9. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының

телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган

эшләре өчен Ырынбур Шарлык районы Яңа Муса авыл җирлеге

хакимият башлыгы Бәдәмшина Раиля Җәдит кызы Бөтендөнья татар

конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Ринат Закиров: Әле бүләкләр киләчәктә дә булыр. Соңгылары булмас.

Барыгызга да рәхмәт, киләчәктә тагын очрашулар насыйп булсын.