12

Балаларга иң кирәкле догалар

  • Upload
    islamcd

  • View
    238

  • Download
    4

Embed Size (px)

DESCRIPTION

 

Citation preview

Page 1: Балаларга иң кирәкле догалар
Page 2: Балаларга иң кирәкле догалар

Балаларга

иң кирәкле

догалар

автор: Макарова Дина

рәссам: Алтынов Илдар

Page 3: Балаларга иң кирәкле догалар

ББК 86 16 Тат

И-13

Макарова Дина

Балаларга иң кирәкле догалар – дини-тәрбияви хикәяләр, Казан: «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы, 2013-80 бит.

Рәссам: Илдар Алтынов

«Рисалә» нәшрияты автор һәм авторлык хокукларга ия булучыларны хезмәттәшлеккә чакыра.

Безнең адрес: Татарстан, Түбән Кама шәһәре, 59 нчы йорт

тел.: +7(917)258-63-16, e-mail: [email protected]

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның салават вә сәламнәре булсын) барган юл «Сөннәт» дип атала. Аның көндәлек тормышында укыган догалары безгә бабаларыбыз аша буыннан-буынга тапшырылган. Бала күңеленә туры юл әкиятләр, хикәяләр, риваятьләр аша салына. Моны истә тотып, без әлеге китапта ике юнәлешне – шәригать һәм матур әдәбиятны берләштерергә омтылдык. Гыйбрәтле вакыйгаларда Мөхәммәд пәйгамбәрнең теге яки бу очракта укыган догалары, кылган гамәлләре генә түгел, ә әхлак кануннарына нигезләнеп, мөселманча яшәү рәвеше турында да төп мәгълүмат бирелә. Сабыйларның көндәлек тормышын тәртипкә салуда, рухи дөньясын формалаштыруда да бу китап ярдәмгә киләчәк дип өметләнәбез.

© «Рисаля», 2013

Барлык хокуклар сакланган. Китапны яңадан бастырып чыгару, өлешчә яки тулысынча нәшер итү хокук иясенең язмача рөхсәте белән генә мөмкин.

Page 4: Балаларга иң кирәкле догалар

3

ашар алдыннан дога кылу

г осман шимбә көнен түземсезлек белән көтеп алды. Майның соңгы шимбәсендә мәктәптә уку-лар тәмамлана. Бу уңайдан, табигатьтә ял итү

өчен, укучылар һәм аларның ата-аналары мәктәп ав-тобусына төялешеп, шәһәр читенә чыгарга сүз куеш-тылар. Госманның букчасы чәршәмбедән үк әзер иде: ул почмакта көтеп яткан сумкага баскетбол тубы, па-латка, бадминтон, кармак һәм, һәрвакыт үзе белән йөртә торган «Иң кирәкле догалар» китабын салып куйган.

Ниһаять, көтеп алган көн дә килеп җитте. Йокыдан уянып, күзләрен ачуга, Госман, уянырга теләми яткан сеңлесен төрткәли башлады.

– Бәйләнмә! – диде кызчык йокы аралаш, кулларын селтәп.

– Әни-и! Җәмилә уянырга теләми. Хәзер тагын теге вакыттагы кебек соңга калабыз, – дип, Госман аш бүлмәсендәге әнисе янына йөгерде. Малайның кәефе кырылган, саксыз сүз әйтсәң, елап җибәрер төсле иде.

– Хәзер уятабыз без аны, – диде әнисе елмаеп, һәм кызына ишетелерлек тавыш белән: «Госман, боткаңны ашап бетер дә, сиңа туңдырма бирермен!» – дип, ма-лайга күз кысты.

Йокыдан уяна алмыйча яткан Җәмиләгә шул җитә калды: яраткан ризыгы турында ишеткән кызчык шунда ук аш бүлмәсенә йөгереп чыкты. Ләкин өстәл янына килгәч, анда туңдырма юклыгын күрде. Шаяртканнарын аңлап, борынын салындырып, ул юынырга чыгып китте.

– Утыр, Җәмилә! – дип, авыз кырые белән елмай-ды Госман, юынып, аш бүлмәсенә кергән сеңлесенә. Һәм аңа ботка салынган тәлинкәне сузды. Җәмилә исә

Page 5: Балаларга иң кирәкле догалар

4

Page 6: Балаларга иң кирәкле догалар

5сүзсез генә өстәл артына утырды да, ботканы кашыгы белән әвәли башлады.

– Син тагын «Бисмилләһ» дип әйтергә оныттың, ахры, – диде кинәт Госман. Ул сеңлесенең дога кылу-ын һәрвакыт күзәтеп тора иде.

Җәмиләнең кәефе бөтенләй кырылды: ашар алдын-нан Аллаһ исемен әйтергә онытудан да начаррак нәрсә бармы икән?! Шуңа күрә ул борын астыннан гына: «Бисмилләһ», – диде дә, тиз-тиз генә боткасын ашар-га кереште. Ашап бетергәч, Җәмилә абыйсының җитди йөзенә күз ташлады да:

– Мине ашаткан, миңа сый-нигъмәтләрен бүләк иткән Аллаһка мактау булсын, мин үзем исә көч-кодрәткә ия түгел, – дип, тизрәк өстәл яныннан китү ягын карады.

– Кызым, тукта әле, – дип аны әтисе туктатты һәм: «Йә, елмай инде!» – дип, кызының битеннән җиңелчә чеметеп алды. Җәмиләнең йөзләре алсуланып китте.

– Госман белән әлеге доганы ничек тырышып өйрәнгәнеңне Аллаһ күреп тора бит. Карыйк әле, бәлки, Ул сиңа туңдырма биргәндер, – дип, Җәмиләнең әнисе, елмаеп, суыткыч янына килеп басты.

Суыткычта, чыннан да, туңдырма барлыгын күргәч, Җәмиләнең куанычы эченә сыймады. Туңдырманың да теләсә ниндие түгел, ә кызчыкның иң яратканы – җир җиләге кушылганы иде!

– Ашарга утырганда бүтән беркайчан да «Бисмилләһ» сүзен әйтергә онытмаячакмын! – дип сүз бирде ул һәм, абыйсына күз ташлап, әйтеп куйды: «Иншә Аллаһ!»

стр 5

стр 8

стр 11

стр 13

стр 16

стр 18

стр 21

стр 25

стр 28

стр 31

стр 33

стр 36

стр 39

стр 43

Бисмилләһ. Әлхәмдү лилләһил-ләзи әтъгәмәни һәзә вә разәканиһи мин гайри хәүлин минни вә лә куүәһ.

Page 7: Балаларга иң кирәкле догалар

6

Үзең Белмәсәң , Белгән кешедән сора

г османның йокларга ятар алдыннан мәҗбүри үти торган берничә гамәле бар. Юынып, тешләрен чи-стартканнан соң, ул ястү намазын укып, сеңлесен

йоклата. Җәмилә дога ишетеп йоклап китсен өчен, Госман аңа һәр кич Коръән укый, ә сеңлесе моны бик ярата. Кызчык йоклап киткәннән соң, малай еш кына, әнисенә савыт-саба юышырга дип, аш бүлмәсенә чыга. Нәтиҗәдә, кичке мәшәкатьләр Госманны бик арыта: башы мендәргә тиюгә үк малай йоклап китә. Шулай итеп, көн артыннан көн үтә. Госман, йоклар алдыннан дога кылырга онытып, иртән мәктәпкә киткәндә генә моны исенә төшерә иде.

«Юк болай булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк», – дип уйлады малай һәм кинәт Коръән аятен исенә төшерде: «Үзең белмәсәң, белгән кешедән сора».

«Чыннан да, – дип уйлап куйды ул, – әтидән сорыйм әле!»

Мәктәптән кайтып керүгә үк, Госман әтисенең эш бүлмәсенә йөгерде:

– Әти, рәхим итеп, киңәш бирче, йоклар алдыннан дога кылырга онытмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Ә-ә, моны хәл итү авыр түгел! – дип, елмаеп куй-ды әтисе.

Кич йокларга ятканда, Госман кинәт бүлмә стенасында ниндидер язу күреп алды. Караңгы бүлмәдә ул янып тора иде. Якынрак килеп карагач, малай стенада: «Әй Аллаһ, үлүем дә, терелүем дә Синең исемең белән», – дигән язуны күрде.

«Моны әти язган!» – дигән фикер белән, Госман кәгазь битен тотып, әтисе янына йөгерде.

Page 8: Балаларга иң кирәкле догалар

7

Page 9: Балаларга иң кирәкле догалар

8– Әти, бу дога ничек яна? – дип сорады Госман

әтисеннән. – Ул үзенчәлекле буяулар белән язылган, – диде аңа

әтисе, – шуны бел: ашарга утыргач яки йоклар алдыннан дога кылырга онытсаң, синең ризыгыңны һәм йокыңны урлап, шайтан үзенә көч җыя. Ә син, киресенчә, тагын да ялкауланасың, көчсезләнәсең.

– Дога кылу шундый мөһим нәрсәмени? – дип ап-тырашта калды Госман.

– Әлбәттә, улым, – диде әтисе, – синең Аллаһкаышануың әнә шундый кечкенә нәрсәләрдән тора да инде! Бәләкәйдән үк үзеңне сөекле пәйгамбәребез кебек тотар-га өйрәтмәсәң, син көчсез мөселман булып үсәчәксең.

– Юк инде! – диде Госман, – моннан соң, Аллаһ бо-ерса, мин андый булмасмын!

стр 5

стр 8

стр 11

стр 13

стр 16

стр 18

стр 21

стр 25

стр 28

стр 31

стр 33

стр 36

стр 39

стр 43

Бисмикәллаһүммә әмүтү вә әхъйә.

шайтан вәсвәсәсе

Һ әр иртә Госман «бер-ике-өч-дүрт, бер-ике-өч-дүрт», дигән дәртле тавышка уяна – күршеләре балконда физзарядка ясый.

– Тагын тотынды! – дип, Госман башын мендәр асты-на тыга. Ләкин бер уянгач, йоклап китә алмый, кәефе кырылган малай торырга мәҗбүр була.

– Кайчан туктый инде бу?! – диде ул беркөнне, түзә алмыйча.

– Сез миңа йокларга комачаулыйсыз! Хәзер үк тукта-гыз! – дип кычкырды малай ачык тәрәзәдән һәм усалла-нып караватына барып ятты.

Тынлык урнашты. Госман йоклап китәргә тырышты. Ләкин аңа узган вакыйгадан нәрсәдер тыңгы бирми иде.

Page 10: Балаларга иң кирәкле догалар

78

Эчтәлек

Ашар алдыннан дога кылу ......................................3Үзең белмәсәң, белгән кешедән сора ..................6Шайтан вәсвәсәсе .....................................................8Рәхмәтле булу .........................................................11Авыр кич ..................................................................13Сәлам .......................................................................16Чит кеше чиясе ......................................................19Билалның кирелеге .................................................22Ураза бәйрәме ........................................................25Таныш булмаган кеше ...........................................28Мактанчык ................................................................31Дусның бүләге .........................................................33Яңа дус ....................................................................35Тәмлетамак ..............................................................39Бактерияләр .............................................................42Карак ........................................................................45Җәйгә планнар ........................................................47Госман авырып китте ............................................50Ата-ана ризалыгы ...................................................52Курку ........................................................................55Рекорд ......................................................................57Мостафа бабай .......................................................59Безгә компьютер ни өчен кирәк? .......................64Тимер ат ..................................................................67Нәрсә мөһимрәк?....................................................69Пәйгамбәрнең кыяфәте .........................................72Аллаһ яктырткычлары ............................................76

Page 11: Балаларга иң кирәкле догалар

79

Page 12: Балаларга иң кирәкле догалар