185
ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 235 ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ Бу бүлектә авылыбызда мәдрәсә-мәктәп-мәгариф үсеше турында тарихи мәгълүматлар урын алды. Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел- әхбар»еннән (Түнтәр муллалары турында язмалар) 231 бит Габдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмит әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: “Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән әт- Түнтәри мәдрәсәсендә 1758 елда язды”. Түнтәрнең мәгърифәт нуры чәчүчеләреннән тагын бер күренеклесе: Мулла Муса бине Габдерәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри хаҗи. “Тумышы белән Вятка төбәге Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән, — дип яза Мәрҗани хәзрәтләре, — Мелла Гали бине Сәйфулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Кариле Габдессәлам хәзрәтләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Шекә ишаны мелла Яхья бине Сәфәр бине Арслан әл- Бәрәзәвинең мөриде. (мөрид — кемнең дә булса вәгазен ихластан яклаучы дигән сүз). 248 бит Вәлид бине Сәгыйть әл-Каргалый. “Вәлид ахун” дип танылган. Бөгелмә өязенең Минзәләбаш карьясендә имам һәм мөдәррис булган. Зирәклеге, зиһененең үткенлеге һәм үзен тота белүе белән гасырдашлары арасында аерылып трган. Язган әйберләре дә бар. Мелла Габдерәфикъ бине Таяш исемле бер дустына 1218(1802) елда фарсыча язган хаты аның гыйлем иясе һәм укымышлы кеше икәнлегенә һәм фарсы телен белүенә дә дәлил булып тора... Мелла Рәфыйкъ әл-Курсавидан һәм Габдессәлам әл-Карилидән гыйлем алган. Үзендә мелла Шаһиәхмәд һәм Рәфыйкъ әс-Сәмаки һәм башкалар укыганнар. 249 бит “Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әл-Түнтәри. Мәчкәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнарның

narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

  • Upload
    others

  • View
    18

  • Download
    0

Embed Size (px)

Citation preview

Page 1: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 235

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ � � ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ � � ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ

Дүртенче китап

Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ� � ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ� � ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ

Бу бүлектә авылыбызда мәдрәсә-мәктәп-мәгариф үсеше турында тарихи мәгълүматлар урын алды.

Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар»еннән

(Түнтәр муллалары турында язмалар)231 битГабдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмит әт-

Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: “Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән әт-Түнтәри мәдрәсәсендә 1758 елда язды”.

Түнтәрнең мәгърифәт нуры чәчүчеләреннән тагын бер күренеклесе: Мулла Муса бине Габдерәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри хаҗи. “Тумышы белән Вятка төбәге Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән, — дип яза Мәрҗани хәзрәтләре, — Мелла Гали бине Сәйфулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Кариле Габдессәлам хәзрәтләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Шекә ишаны мелла Яхья бине Сәфәр бине Арслан әл-Бәрәзәвинең мөриде. (мөрид — кемнең дә булса вәгазен ихластан яклаучы дигән сүз).

248 битВәлид бине Сәгыйть әл-Каргалый. “Вәлид ахун”

дип танылган. Бөгелмә өязенең Минзәләбаш карьясендә имам һәм мөдәррис булган. Зирәклеге, зиһененең үткенлеге һәм үзен тота белүе белән гасырдашлары арасында аерылып трган. Язган әйберләре дә бар. Мелла Габдерәфикъ бине Таяш исемле бер дустына 1218(1802) елда фарсыча язган хаты аның гыйлем иясе һәм укымышлы кеше икәнлегенә һәм фарсы телен белүенә дә дәлил булып тора... Мелла Рәфыйкъ әл-Курсавидан һәм Габдессәлам әл-Карилидән гыйлем алган. Үзендә мелла Шаһиәхмәд һәм Рәфыйкъ әс-Сәмаки һәм башкалар укыганнар.

249 бит“Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине

Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әл-Түнтәри. Мәчкәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнарның беренчесе. Мәчкәрәдә имам булган вакытында, 1172(1758) елның азагында, мәдрәсәсендә язылган кайбер китаплар ахырында исеме телгә алына. 1195(1780) елның азагында, Мөхәммәдрәхим ахун кайтканнан соң, Адай карьясендә имам була. Аннан Салавычка күчеп, соңыннан асыл ватаны Түнтәргә кайта. 1220(1780) елда шунда дөнья куя. Олы улы Сабит бине Габделхәмид Чутай Завод исемле карьядә имамлык итә. 126...(184...) ел азагында вафат була.Аның ике углы бар. Мелла Габделгаффар Яңа Тазлар авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис иде. 1263(1846) елда мөхәррәмнең тугызында, дүшәмбе көн вафат булды. Җеназасын каенатасы мелла Мөхәммәт Әмин бине Мөхсин укып, Тазлар авылы каберлегендә җирләнде. Мелла Габделфәттах Иске Салавычта имам һәм хатыйб иде.1283(1866) елда вафат булды.” 249 бит

259 бит“Мелла Муса бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине

Ярмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри хаҗи. Тумышы белән Вятка төбәгенең Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән. Мелла Гали бине Сәйфулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Кариле Габдессәлам хәзрәтләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган.Шекә ишаны мелла Яхъя бине Арслан әл-Бәрәзәвинең мөриде. Җеннәрне буйсындыру турында халык телендә сөйләнә. Ахырдан хаҗ сәфәренә китеп, Искәндәрия шәһәрендә 1231(1815) елда вафат була. Аның үз кулы белән язган бер нөсхә «Шәрех шәмсиясенә» әти мәрхүмнән мирас буларак ия булдым. Нөсхәсе яхшы. Язуы дөрес һәм матур. Муса мелла заманында нәүрүз әйтеп йөрү булган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның уртасына карья мулласы кереп утырып,аны кырык-

Page 2: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаилле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп,мелла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр. Мәмсә авылында бу эш киң таралган һәм көчле булган. Башка авылларда да йөргәннәр.аларның килешле итеп әйтеп йөргән сүзләре, әйтемнәре шундыйрак булган:

Нәүрүз әйтәбез, килдек,Котлыг җәмалеңезне күрдек,Нәүрүз мөбарәк бад.Батман бирсәң — күп булыр,Подаука бирсәң — аз булыр,Шади бад, шади бад.270 битМелла Габдрахман бине Мөхәммәдшәриф әл-

Кирмәни әл-Каргалый. Оренбург Каргалысында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Аннан бик күп булачак муллалар, шул исәптән, мелла Сәгыйть бине әт-Түнтәри, Мелла Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри һәм аның бертуган энесе — мелла Габделфәттах, мелла Габдессәлам бине Габдеррахман әл-Курсави хаҗи (Ташкичү имамы).

276 битМелла Мөхсин бине Биккол бине Ибраһим әш-

Шаши. Бохарада укыткан, бик тә белемле булган. Шәкертләреннән мелла Хөснетдин әт-Түнтәринең: “Безнең як кешеләреннән Бохарага барып,зур укымышлы булып, камиллеккә ирешеп кайткан дүрт кеше бар: мелла Габденнасыйр әл-Курсави, әлеге мелла Мөхсин, мелла Габдулла бине Яхья әл-Мәчкәрәви, мелла Баһаветдин бине Сөбхан әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе). Аннан башка һәммәсе — файдасыз һәм белемсез. Мәгәр мелла Фәхретдин бине Ибраһим әл-Казаниның Көръәнне яттан уку гыйлеме генә бар”, — дип сөйләгәнен берничә мәртәбә ишеттек.

277 битМелла Вәлиэтдин бине Хәсән әл-Багдади, әл-

Хәнәфи. мелла Габденнасыйр Рәхмәнколый әл-казани, Таһир бине Сөбхан әл_Үәбәли, габделҗаббар бине Габделкәрим бине әл-Әлмәти, Габделгаффар бине Габделхәмид бине үтәгән әт-Түнтәри һ.б. Коръәнне яттан уку буенча мәшһүр булган кешеләр я турыдан-туры, я остазы аша бу кешедән гыйлем алдылар...

279 бит“Мелла Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри.

1212(1797)елдан 1247 (1831) елга кадәр Түнтәрдә яшәве мәгълүм. Гомерендә күп китаплар язган кеше. «Рияз әз-Заһирин» исемле китабын 1243(1837) елда язып тәмамлаганы мәгълүм.”(279 бит)

295 битМелла Яхья бине Сәфәр бине Арыслан әл-Бәрәзәви.

“Яхья ишан” исеме белән мәшһүр иде һәм җеннәрне үзенә буйсындыра алучы дип тә сөйлиләр иде... Ләкин үзенә мөрид һәм дус булган мелла Муса бине Габдерәшид әт-Түнтәри, аның җеннәрне буйсындыруына нык ышанып, хәтта Бөре башы имамы мелла Ихсан бине Гомәр әл-мәмсәвигә бер хат күрсәткән һәм “Бу хат җеннәрдән булган бер энебезнең хаты””, — дигән. Ихсанның углы мелла Мөхәммәднең бу турыда үземә сөйләгәне бар.

313 бит“Мелла Сәгыйдь бине Хәмид бине Солтан әл-

Бәрәскәви. Чыгышы белән Бәрәскә авылыннан... Ашытта белем ала, аннан Бохарага китә һәм танылган галимнәрдән белем ала. ...Туган иленә әйләнеп кайта... Берара Түнтәр мәдрәсәсендә дә эшли. Соңыннан “Кызылъяр мәдрәсәсенә китәм”, — дип алдап, сәүдә белән шөгыльләнергә керешә. ”

315 битШиһабетдин Мәрҗани болай яза: “Хөрмәтле атабыз

1239(1823) елда мөхәррәм аеның өчендә Бибихәбибәгә өйләнеп, Бибифатыйма, мелла Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибдардәнә, Бибисәйидә, һәм мелла Галәэтдин, Мәхмүд исемле балалар дөньяга килделәр, ләкин Кавәметдин һәм Бибидардәнә кечкенә вакытларында вафат булдылар.

Бибифатыйма мелла Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри никахында булып, аларның Заһиретдин Әбү Сәлим Мөхәммәд исемле балалары дөньяга килде.” 315 бит.

319 битМелла Габдулла бине Яхья бине Мәхмүд бине

Максуд бине Сөләйман әл-Чиртуши... 1275(1858) елда вафат булып, җеназасын мелла Гали ишан укып, Мәчкәрә каберлегендә җирләнде...

339 бит“Мелла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшид

бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлымөхәммәд бине Мохсин әт-Түнтәри. Үз илендә мелла Мөхәммәдрәхим ахуннан, мелла Габдулла бине Яхьядән, мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид әл-Иштирәкидән гыйлем ала. Аннан Бохарага барып,берничә ел шунда яшәп, «Чәлә Нәвис мәхдүм» дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә берничә тапкыр Һиндыстанның Кандаһар,Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара. 1245(1829) елда, Бохарадан кайтып, Түнтәр Карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша.

Шушы хезмәтләре һәм картлыгы аркасында олы шөһрәт һәм зур игътибар иясе булды. Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып бик бай кеше иде. Гәрчә холкында кызулык һәм сүзләре ндә ашыгычлык өстенлек алса да, галимнәр, байлар һәм башка кешеләргә караганда өстен иде. Шуңа карамастан, тартыныбрак йөри иде... Яше сиксәнгә җитеп, 1291(1874) елның рәҗаб аенда вафат булды.Җеназасын мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла әт-Түнтәри укып, Түнтәр каберлегендә җирләнде. Гафифә исемле бер кыз баладан башка баласы калмады.” (339 бит)

343 бит“Мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд

әл-Мазар астый. Тумышы белән Малмыж өязенең

236

Page 3: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 237

Мазар асты карьясеннән. Кечкенә вакытында Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килеп, югарыда телгә алынган Гали ишан дәресләренә озак вакытлар йөреп гыйлем ала һәм камиллеккә ирешә. Әхлак ягы һәм бөтен хәрәкәте һәм яшәве белән ишанга охшавы сизелеп тора иде. Алдан күрүчән саф һәм белемле иде. Яхшы китапларга ия булып,күп укый һәм дөрес фикер йөртә торган кеше иде. Гали ишанның шәкерте, аның кызын алып кияве булганлыктан, аңа тиң булырга тырышып, олыларга каршы төшкән, файдасыз бәхәсләр чыгарган вакытлары да булды.

Остазы Гали ишан әмере белән, ишан исеме белән урнаштырылган «Назурәтел-хак» бәяләмәсен бу урында китерәбез(күчермәсе): «...Без бу китапка карадык һәм укыдык. Язылган сүзләренең файдалы булуына, нечкә сүзләрне язучының тирән мәгълуматына шаһит булып, күп кенә яхшы сүз һәм мәгънәләргә дикъкать биреп бик нык дулкынландык. Гыйлемнәр сыйныфында мәгънә сакларга тырышу, тикшерү һәм тирәнлектән читкә тайпылмау, төрле фәннәрне тикшергәндә җитдилек кирәклеге биредә чагыла. Тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бөек һәм бар нәрсәдән көчле алла үзе бүләкләр. Гыйлем-хезмәт һәм мактаулы эш ул, аны мул итеп бүләкләргә кирәк. Фәкыйрьне бөек хуҗабыз бизәсен. Шәмсетдин бине мелла Рәхмәтулла. Бөтен шәехләрнең остазы һәм үземнең дә шәехем һәм остазым Галимөхәммәт әт-Түнтәри кушуы буенча яздым. 1291(1874) елда, җөмадиел-ахир аеның унөчендә, дүшәмбе көн тәмам булды.»

Әлеге мелла Шәмсетдин Гали ишанның Гафифә исемле кызына өйләнеп, мәчет һәм мәхәллә эшләрен үтәү вазифасына арадашлык итте. Ишан вафатыннан соң үзе генә калып, милкенә дә, эшләренә дә хуҗа булды. 1292(1875) елда хаҗга китеп, 1293(1876) елда шуннан кайтканда, рәбигыль -әүвал аеның унында, Истамбулда вафат булды. Фәкать Мөхәммәтнәҗиб исемле бер углы калды.”

348 бит“Мелла Фәхретдин бине Арслан бине Мрадгали

бине Мирас әл-Бүкәлимөхтәсиб. 1298(1881) елда, сиксән яшь тирәсендә, рәҗәб аеның икенче ун көнлегендә, җомга көнне Бүкәл авылында вафат булды. Яхшы укымышлы һәм шигъри табигатьле кеше иде. «Назурәтел-хак» китабының азагында күпсанлы касыйдәләре китерелде. Мелла Хәсән ишан әл-Курсави, мелла Гали ишан әт-Түнтәри һәм кияве һаҗи мелла Шәмсетдин мәрхүмнәргә мәрсияләре һәм телдән сөйләнгән шигырьләре күп.”

349 бит“Кадерле, хөрмәтле углым, диннең нуры,

олылыкның атасы Мәхмүд бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗәни, таянычым. 1302(1885) елның рәбигыль-әүвәл аенда,сишәмбе көн иртән дусты мелла Заһиретдин Әбүсәләм Мөхәммәд бине Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри белән бергә Яңа Тазлар авылына китте”...(349 бит)

354 бит

Мела Шиһабетдин бине Ба6аветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани.

Бохарада укып кайтканнан соң, җомга көн, ундүртенче зөлкагъдәдә Казан шәһәренә килдек. Кариэ Әбел-касыйм бине Йосыф бине Шаһбәрди әл-Бохари да аргамак һәм кәрвандагы кешеләре белән килгән иде. Мохтар бине Мөхәррәм әл-Мәңгәринең безнең турыда сөйләве һәм безне мактавы буенча, Ибраһим бине Гобәйдуллабине Юныс безне сынау һәм хезмәткә билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәрнең галимнәрен һәм башка олыларын җыеп мәҗлес ясады. Бу мәҗлескә мелла Гали ишан Түнтәри, мелла Хәбибулла бине Рахманколый, мелла Әхмәд бине Сәгыйть, мелла Габделгафур бине Мәхмүд, мелла Хөснетдин бине Гомәр, мелла Мөхәммәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим, мелла Шаһиәхмәд бине Әбү Язид, мелла Шәмсетдин бине Зөбәер әл-хафиз, мелла Әсфәндиярбине ибраһим, мелла Габделкаһһар бине Габделсаттар, мелла Нурмөхәммәд әл-мөхтәсиб, мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, мелла Габделвәли бине Габделгафур, мелла Хөсәен бине Әмирхан һәм башкалар, шулай ук мәхәллә әһелләреннән тагын кайберәүләр килгән иде.

Мелла Мөхәммәдкәрим өйрәтүе буенча, мелла Габделвәли безгә мөрәҗәгать итеп: “Сездән сүз сорар идем”, — диде. Мин фәкыйрь: “Бездән сорама, әнә олы галимнәр бар, алардан сора”, — дидем...

Ул: “Бер-берсен кире кага торган дәлилләр мөнәсәбәтен ничек аңлатасыз?” — диде. Мин әйттем: “Бу бик ачык нәрсә...

Мелла Мохтар бине Мөхәррәмнең: “Бу мелла Шиһабетдиннең мелла Мөхәммәдкәримне ун ел укытырга кодрәте бар”, — дигән сүзләрен мелла Сәгъдетдин бине Фәйзулла аркылы ишетеп, мелла Мөхәммәдкәримнең бик ачуы килгән була. Шуңа күрә “Хәваша гакаид”не (дини тәгълимат китабы) башыннан ахырынача укып, мәҗлескә бик ныклы хәзерлек белән килгән була һәм шактый катлаулы сораулар бирделәр. Мин (Шиһабетдин хәзрәт) нигезле җаваплар тотым.

Моннан соң да мелла Хөснетдин, мелла Хөсәен, мелла Шиһабетдин бине Фәйзерахман мәгънәсез һәм буш сүзләр белән бәхәсне озайтып маташтылар. Мәсьәләнең асылын белмәгәннәр өчен бәхәстә катнашкан һәр ике тараф бертигез тоелса да, мелла Гали ишан, мелла Әхмәд, мелла Хәбибулла, мелла Габделгафурлар мин фәкыйрьне яклап чыктылар һәм фикерем белән килешүләрен ачык итеп әйттеләр. Ахырда мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, бер чара да калмагач: “Мин дә бер сүз сорыйм”, — дип яңадан бәхәскә кереште...

Бу мәҗлестән соң Казан шәһәрендә һәм аның тирә ягында күп сүз таралды, олы шөһрәт сүзләре әйтелде.Шуның аркасында мелла Мөхәммәдкәрим бу фәкыйрьнең гомерлек дошманына әверелде.

358 бит“Мелла Насыйх бине Габделгаффар бине

Габделхәмит әт-Түнтәри һәм Насыйбулла бине Фәтхулла бине Габделбакый әт-Ташкичү белән бергә мөхтәрәм аеның соңгы тугыз көнендәге җомга

Page 4: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланатаңыңда Казанга килдек. Чукиннар урамында итче Габделмәҗид бине Гобәйдулла бине Биккенә бине Сөбханнан калган йортка төшеп, беренче тапкыр җомга намазын имам булып укыдым. (358 бит)

359 бит388 битМәчкәрәнең икенче мәчетендә башлап танылган

имамнары — мелла Таһир бине Габделхаликъ әт-Түнтәри. Ул 1260(1844) елда Мәчкәрәдә вафат булып, васыяте буенча авыл халкыннан сатып алынган җиренә җирләнде. Кабере каберлектән ерак, икенче тарафта, кешеләрдән читтә, берүзе, ялгыз. Бик изге, тәкъва, диндар һәм яхшы кеше иде. Мәҗлесләрдән һәм байлар җыелышларыннан бер читтә булды. Сакланып кына һәм оялып кына торучы кеше иде, барына канәгать булып яшәде. Сабыр һәм азсүзле булганга, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартканга һәм 6әрвакыт гыйбадәт кылганга ишан дәрәҗәсендә йөрде.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең мәгълүм китабында Түнтәр мәдрәсәсе белән бәйле 20 дән артык мулла-мөгаллимгә характеристика бирә.

Менә алар:Мулла Мөхәммәд-рәхим ахун әт-Түнтәри. (Гали

ишанның мөгаллиме) Мулла Габдулла бине Яхъя әт-Түнтәри. (Гали

ишанның мөгаллиме) Мулла Таҗетдин бине Габдеррәшит әл-Иштирәки.

(Гали ишанның мөгаллиме) Мулла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд

бине Мөхсил әл-Түнтәри.Мулла Сабит бине Габделхәмит әт-Түнтәри. Мулла Габделгаффар бине Сабит бине Габделхәмит

бине әт-Түнтәри.Мулла Муса бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине

Ярмөхәммәт бине Котлыгмөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри.

Мулла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлыгмөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри.

Мулла Заһретдин Әбүсәләм Мөхәммәд бине Фәйзрахман бине Габделгаффар бине Габделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Насыйх бине Габделгаффар бине Гаделхәмит әт-Түнтәри.

Мулла Хәсән ишан әл-Курсави.Казый ака ахун.Ишнияз әфәнде. Карили Габдессәлам хәзрәт.Мулла Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри.Мулла Фәйзерахман бинеГабделгаффар бине

Габделхәмит әт-Түнтәри.Мулла Заһиретдин Әбү сәлим Мөхәммәд әт-

Түнтәри.Мулла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд

әл-Мазар астый. (Гали ишан кияве)Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов. (Ишми ишан)Мөхәммәтнәҗип Түнтәри. (Гали ишанның оныгы)

1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр

мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәткән

муллалар исемлегеМатериалны Карадуган музее директоры Бакый

Шәймуллович Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды. Фонд 205. сакл. берәмлеге 2847, 31-34 битләр.

Урта белем бирүче мәдрәсәләрдә:Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсендә:

Өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Кошкин волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсендә: Мәхмүт Шәрипов. Мәячкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Мәчетләр каршында эшли торган башлангыч белем бирүче мәктәпләрдә:

1. Шода волостендагы Шода авылында: Мөхәммәтшакир Абдулкашафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

2. Шоданың икенче мәхәлләсендә: Сәетгәрәй Фәйзуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

3. Шул ук мәхәлләдә кызларны укыта: Сәетгәрәй хәзрәт җәмәгате абыстай Фатыйма Ишмөхәммәтова-Фәйзуллина. Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган.

4. Шода волостеның Сәрдек авылында: Мөхәммәткәрим Абдулгазизов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

5. Шода волостендагы Югары Гоньба (Күн башы) авылында: Мөбарәкша Җәләлетдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

6. Югары Гоньба авылындагы икенче мәхәлләдә:Мөхәммәтнәҗип Җамаметдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

7. Шода волостендагы Әтнә авылында: Галиәсгәр Мөхәммәтзакиров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

8. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтһади Хисаметдинов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

9. Шода волостендагы Ходъ?? авылында: Котбин Әбрар Фәтхетдинов Виланов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

10. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтнәҗип Зыятдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

11. Яңгул волостенда Яңгул авылында: Фатим Хәсәнов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

12. Яңгулның икенче мәхәлләсендә: Сабир Әхмәтшин Шәфиев. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

13. Яңгулның өченче мәхәлләсендә: Ганиб Маннафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

14. Яңгулның дүртенче мәхәлләсендә: Фәйзерахман Гариф улы Мансуров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

15. Яңгул волостендагы Борнак авылында: Хәбибрахман Насыйхов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

238

Page 5: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 239

16. Борнакның икенче мәхәлләсендә:

Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

17. Яңгул волостендагы елга аръягындагы Салавыч авылында: Абделгәрәй Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

18. Яңгул волостендагы Иске Салавыч авылында: Сәгыйть Шәрәфетдинов ??Абдуллов. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

19. Яңгул волостендагы Яңа Салавыч авылында: Абдул Мөҗип Абдул Яттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

20. Яңгул волостендагы Сәрдегән авылында: Мөхәммәт Юныс Мөхәммәт Галимов Садыйков. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

21. Арбор волостендагы Мөнингер авылында: Әхмәтгәрәй Зарифов Садыйков (ахун). Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

22. Арбор волостендагы Арбор авылында: Хәбибелхак Әхмәтсафин Юнысов. Мәңгәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

23. Арбор волостендагы Себъусад авылында: Абделгазиз Галләмов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

24. Арбор волостендагы Курамъял авылында: Фәйзерахман Әхмәтшин Садыйков. Указлы мулла, әмма кайсы мәдрәсәне тәмамлавы билгеле түгел диелгән.

25. Арбор волостендагы Куныр авылында: Әбделфәттах Әбделсаттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

26. Арбор волостендагы Норма авылында: Сабирҗан Мөхәммәтшин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

27. Арбор волостеның Түнтәр авылындагы икенче мәхәлләдә: Кече мулла Нәҗип Шәмсетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

28. Арбор волостендагы Юпинер авылында: Мөхәммәт Әсхәдетдинов Ибраһимов. указлы мулла, әмма кайда белем алганы билгеле түгел дип язылган.

29. Арбор волостендагы Югары Сосна авылында: Гыйльфан Ямалетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

30. Югары Соснаның икенче мәхәлләсендә: Мирхафиз Ямалетдинов Кайбелев. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

31. Арбор волостендагы Түбән Сосна авылында: Сөләйман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

32. Түбән Сосна авылының икенче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Зыятдин Ваһапов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

33. Түбән Соснаның өченче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Габделрахман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

34. Арбор волостендагы Мирҗәм авылында: Газыйм Вәлиуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Балтач волостена караган авыллар турында мәгълүмат бу исемлектә бирелмәгән. Чөнки Балтач волосте Казан губернасына кергән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче теркәлгән указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнар.

1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәтүче муллалар исемлеге.

Урта белем бирүче мәдрәсәләрдә:Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсендә:

Өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Кошкин волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсендә: Мәхмүт Шәрипов. Мәячкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Мәчетләр каршында эшли торган башлангыч белем бирүче мәктәпләрдә:

35. Шода волостендагы Шода авылында: Мөхәммәтшакир Абдулкашафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

36. Шоданың икенче мәхәлләсендә: Сәетгәрәй Фәйзуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

37. Шул ук мәхәлләдә кызларны укыта: Сәетгәрәй хәзрәт җәмәгате абыстай Фатыйма Ишмөхәммәтова-Фәйзуллина. Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган.

38. Шода волостеның Сәрдек авылында: Мөхәммәткәрим Абдулгазизов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

39. Шода волостендагы Югары Гоньба (Күн башы) авылында: Мөбарәкша Җәләлетдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

40. Югары Гоньба авылындагы икенче мәхәлләдә:Мөхәммәтнәҗип Җамаметдинов. Сатыш мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

41. Шода волостендагы Әтнә авылында: Галиәсгәр Мөхәммәтзакиров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

42. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтһади Хисаметдинов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

43. Шода волостендагы Ходъ авылында: Котбин Әбрар Фәтхетдинов Виланов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

44. Шода волостендагы Пыжмара авылында: Мөхәммәтнәҗип Зыятдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

45. Яңгул волостенда Яңгул авылында: Фатим Хәсәнов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

46. Яңгулның икенче мәхәлләсендә: Сабир Әхмәтшин Шәфиев. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

47. Яңгулның өченче мәхәлләсендә: Ганиб Маннафов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

48. Яңгулның дүртенче мәхәлләсендә: Фәйзерахман Гариф улы Мансуров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Page 6: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

49. Яңгул волостендагы Борнак авылында: Хәбибрахман Насыйхов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

50. Борнакның икенче мәхәлләсендә: Мөхәммәтвәли Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

51. Яңгул волостендагы елга аръягындагы Салавыч авылында: Абделгәрәй Мөхәммәтҗанов. Казан ягындагы мәдрәсәне тәмамлап указ алган.

52. Яңгул волостендагы Иске Салавыч авылында: Сәгыйть Шәрәфетдинов Абдуллов. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

53. Яңгул волостендагы Яңа Салавыч авылында: Абдул Мөҗип Абдул Яттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

54. Яңгул волостендагы Сәрдегән авылында: Мөхәммәт Юныс Мөхәммәт Галимов Садыйков. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

55. Арбор волостендагы Мөнингер авылында: Әхмәтгәрәй Зарифов Садыйков (ахун). Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

56. Арбор волостендагы Арбор авылында: Хәбибелхак Әхмәтсафин Юнысов. Мәңгәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

57. Арбор волостендагы Себъусад авылында: Абделгазиз Галләмов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

58. Арбор волостендагы Курамъял авылында: фәйзерахман Әхмәтшин Садыйков. Указлы мулла, әмма кайсы мәдрәсәне тәмамлавы билгеле түгел диелгән.

59. Арбор волостендагы Куныр авылында: Әбделфәттах Әбделсаттаров. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

60. Арбор волостендагы Норма авылында: Сабирҗан Мөхәммәтшин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

61. Арбор волостеның Түнтәр авылындагы икенче мәхәлләдә: Кече мулла Нәҗип Шәмсетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

62. Арбор волостендагы Юпинер авылында: Мөхәммәт Әсхәдетдинов Ибраһимов. указлы мулла, әмма кайда белем алганы билгеле түгел дип язылган.

63. Арбор волостендагы Югары Сосна авылында: Гыйльфан Ямалетдинов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

64. Югары Соснаның икенче мәхәлләсендә: Мирхафиз Ямалетдинов Кайбелев. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

65. Арбор волостендагы Түбән Сосна авылында: Сөләйман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

66. Түбән Сосна авылының икенче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Зыятдин Ваһапов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

67. Түбән Соснаның өченче мәхәлләсендә: Биш вакытлы мәчет имамы Габделрахман Даутов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган.

68. Арбор волостендагы Мирҗәм авылында: Газыйм Вәлиуллин. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган.

Балтач волостена караган авыллар турында мәгълүмат бу исемлектә бирелмәгән. Чөнки Балтач волосте Казан губернасына кергән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче теркәлгән указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнар.

“Мәдрәсәләрдән чыккан шәкертләр ни диләр?”

Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык тарихы турында кыскача очерк. Бу язма «Мирас» һәм «Мәгариф»

журналларында баарга тәкъдим ителде әмма аңа журналарда урын бирелмәде

70 елдан артык дәвердә, илдә коммунистлар идарә иткәндә, безгә борынгы бабайларыбыз турында, элекке заманның мәгариф хезмәткәрләре турында бары тик тискәре мәгълүматларны гына бирделәр. Габделҗаббар Кандалыйның “Мулла белән абыстаен”да аштан ашка йөреп сәдака җыючылар, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендәге ишанның күп хатын тотуы һәм халыкны төрлечә алдавы, Габдулла Тукайның “Мәдрәсәдән бернәрсә дә белмичә чыгучы шәкертләре”... Кызганыч! Без классик язучыларыбызга һич кенә дә күләгә төшерергә теләмибез. Билгеле, дөнья булгач тискәре күренешләр дә булгандыр. Әмма күпчелек татар муллалары гасырлар дәвамында татар дөньясына гына түгел, хәтта башкортлар, казахлар, үзбәкләр кебек тугандаш халыкларга да мәгърифәт нуры таратканнар; балаларны, яшьләрне укырга-язарга, әхлак-әдәп кагыйдәләренә өйрәткәннәр. Монысы факт!

Кызганычка каршы бүгенге көндә дә татар муллалары эшчәнлеге, мәдрәсәләр эшчәнлеге галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгән килеш. Моның җитди сәбәпләре дә бар. Беренчедән, гасырлар буена тупланган безнең рухи байлыгыбызны, борынгы китапларны революциядән соң физик яктан юкка чыгарганнар. Хәзерге вакытта без, хәтта милләтебезнең югары белемле укытучылары да, бабайларыбыздан диңгезнең тамчысы кадәр генә булып мираска калган кулъязмаларны, хәтта басма китапларны да укып таныша алмыйбыз. Гасырлар дәвамыннан килгән әлифбабызны алмаштыру безне бу мөмкинлектән мәхрүм иткән.

Хәзерге хәбәрдарлык мөмкинлекләрен файдаланып, без укучыларга борынгы мәдрәсәләр эшчәнлеге һәм муллаларның фидәкарь мәгърифәтчеләр булулары турында берникадәр булса да мәгълүмат бирүне зарури дип уйлыйбыз.

Түнтәр мәдрәсәсе Казан артындагы иң борынгы һәм дәрәҗәле мәдрәсәләрнең берсе булган. “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә “Түнтәр мәдрәсәсе XVIII гасырның беренче яртысыннан билгеле” дип язылган.

1708 елда Россиядә административ берәмлек буларак губерналар төзелгәч, 1780 елга кадәр Түнтәр авылы Казан губернасы составында була. 1780 елдан 1920 елга кадәр ул Малмыж өязе Киров губернасы составына керә. Шулай итеп, Түнтәр авылы 1780

240

Page 7: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 241

елдан башлап Казан губернасы составында булмаганлыктан, “Татар тарихы”н яктырткан тарихи язмаларда Түнтәр мәдрәсәсе чагылыш тапмаган диярлек. Татарстан Милли архивында да авыл тарихына караган 1920 елга кадәрле материаллар бармак белән генә санарлык.

Түнтәр мәдрәсәсе тарихын өйрәнү өчен Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”ы, Гаяз Исхакый мирасы, Атилла Расих, Мөхәммәднәҗип Түнтәри язмалары һәм башка язучыларның материаллары, Киров шәһәре архивы, Мәскәүнең борынгы актлар архивы документлары безгә төп чыганак булып торды.

1999 елда без Түнтәр мәктәбенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бу датаны билгеләүдә төп чыганак итеп Түнтәр мәдрәсәсенең танылган мөдәррисе Гали ишанның 6 яшьтән Түнтәр мәдрәсәсенә килеп, башлангыч белем ала башлау датасын алдык. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Гаяз Исхакый тарафыннан күп тапкырлар макталган Мөхәммәтгали Сәйфуллин үз илендә 15 ел дәвамында гыйлем туплаганнан соң, югары дини белем алу өчен Бохарага китә. Анда “Чәпә Нәвис мәхдүм” дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, Һиндстанның Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләрендә практика үтә. 1829 елда, 35 яшендә, Бохарадан кайтып, Түнтәр карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша. (Ш.Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”ыннан.)

Мәдрәсә юбилеен үткәргәндә безгә Гали ишанга кадәр булган Түнтәр муллалары һәм мәдрәсә мөдәррисләре (мөдирләре) билгеле түгел иде. Шуннан соңгы 3 ел вакыт эчендә Түнтәр мәдрәсәсе тарихына караган шактый гына өстәмә документлар таба алдык. Безгә аларны туплауда бик күп кешеләр ярдәм иттеләр. Иң беренче чиратта материаль һәм мораль ярдәме өчен без Балтач район хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зариповка бурычлыбыз. Рәхмәтнең олысы аңа.

Киров шәһәре архивы материалларына караганда “1869 елда язылган 1 стан торак пунктлар исемлегендә Түнтәр авылы бар... Авылда агачтан салынган мәчет бар... Шәхси татар училищесы эшли...” (Фонд 574, опись 1, эш бер. 285, 18 бит ике яклап һәм эш бер. 286, 13 бит.) “1872 елның 12 июлендә “Мәчетнең таныклыгы акт”ында түбәндәгеләр теркәлгән: “Малмыж өязенең 1 стан приставы Боков, Арбор волосте старшинасы В. Елкин катнашында 12 июльдә Түнтәр авылындагы җәмигъ мәчетенең таныкламасын төзегәндә түбәндәге үлчәү эшләрен башкарганнар: мәчет бинасы агачтан төзелгән, озынлыгы 37 аршын, киңлеге 13 аршын, түбәгә кадәр биеклеге 12 аршын, манараның шпиле белән биеклеге (ярымайга кадәр) 24 аршын. Көнчыгыш һәм көнбатыш якларында 12 шәр тәрәзә, төньяк һәм

көньякка караган 3 әр тәрәзәсе бар. Мәчет таш нигездә утыра, тыштан такта белән тышланган һәм сары буяуга буялган. 1834 елда төзелгән. Таза, нык. Хуҗалык корылмаларыннан ераклыгы 20 саржиннан кимрәк, ә училище бинасы мәчеттән 7 саржин ераклыкта. Бу урынга ул, иске урыныннан быелның язында гына күчереп салынган.” (Фонд 583, опись 495, эш бер. 129, 5 бит.)

Тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван мәмләкәтебезне басып алганнан соң, мәчетләр җимертелеп бетерелгән, мәдрәсәләр ябылган. 1598 елның 18 июль, 1742 елның 19 ноябрьдәге патша указларында тагын бер кат “Казан губернасындагы калган мәчетләрне җимерергә, яңаларын төзетмәскә” дип боерыла. Бары тик 1756 елның 23 август һәм 1759 елның 23 август указларында гына Казан губернасында мәчет төзергә рөхсәт бирелә башлый. 1785 елның 4 сентябрь указы белән генә мәчетләр янында мәдрәсәләр төзергә рөхсәт ителә.

Бу чорга кадәрге мәчетләр манарасыз булганмы, әллә манаралымы, бездә андый мәгълүматлар юк. Ә менә Батырша востаниесенә кадәр, 1742-1744 елларда Казан губернасында патша указы нигезендә меңләгән мәчетләр җимертелгән. Шул исәптән безнең төбәктә дә. 2005 елда Карадуган музее директоры Б.Зыятдинов Мәскәүдәге Борынгы Актлар мирасханәсеннән шушы елларда Арча даругасындагы авылларда мәчетләрне җимертү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны алдырды. Аларда болай диелгән: «Түнтәр авылында 25 хуҗалык бар. Бу авылда мәчет җимертелмәгән». Безнең якларда тагын берничә авылда мәчет сакланып калган. Хәтта 10-15 хуҗалыгы булган татар авылларында мәчет булган. Күрәсең, авыл мулласы белемле, көчле, халык бердәм булганда, үз авылындагы мәчетне саклап кала алганнар. Бу чорда мәчет каршындагы мәдрәсәләр мөгаен законсыз гына эшләгәндер.

Түнтәрдә 1834 елда салынган мәчет бинасының төп өлеше бүген дә исән. Бүгенге көндә анда “Мәдрәсә музее” урнаштырыла. Мәчет бинасы 1932 елга кадәр турыдан туры үз вазыйфасын башкарган. 1932 елда манарасы киселеп һәм михраб өлеше алынып, башта административ бина буларак, аннары мәктәп итеп файдаланылды. 1959 елда сүтелеп, түбәнге этажы алынып, икенче каты беренче кат итеп шул ук урынга яңадан торгызылды. Мәчет бинасының бүгенге архитектурасыннан шул күренеп тора: бинаның өчтән берен тәшкил иткән 9х9 метрлы өлеше шактый борынгы бина. Бабайлар әйтүенә караганда бу өлеше тагын да элеккерәк чордан калган манарасыз мәчет булган. Киров шәһәреннән алынган икенче бер мәгълүматта “Түнтәрдә беренче мәчет 1831 елда төзелгән” диелгән. (фонд 583, опись 604, эш бер. 149, 26 бит ике яклап.) Бабайларыбыз аңарчы да мәчетсез булмаганнардыр, чөнки Түнтәр мәдрәсәсенең бу датадан 100 ел элек үк эшләгәнен дәлилләүче язмалар бар.

1869 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “Түнтәр

Page 8: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаавылында халык тарафыннан ачылган мәктәп (мәдрәсә) бар. Бу мәдрәсә “бу урынга авыл килеп утырган вакытан ук” булган”. (документта датасы күрсәтелмәгән). Билгеле, болай ук була алмас, монысы исбатланмаган факт. Түнтәр авылына нигез салучы беренче бабайларыбызның килеп урнашуы турында кайбер мәгълүматларыбыз бар. Риза Фәхретдин мирасында (С.-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү архивы 131 ф., 1 тасфир, 50 эш берәмлеге, 21-а — 21-б битләр — Бу материалны акдемик Марсель Әхмәтҗанов табып кайткан һәм “Татар шәҗәрәләре” китабында игълан иткән) һәм Мөхәммәднәҗип Түнтәринең “Түнтәр авыл тарихы” исемле кулъязма китабында (Татарстан Фәннәр академиясе. Фонд 53, тасвирлама 2, саклану берәмлеге 46) Түнтәр авылына нигез салучыларның Янгол бабаның 6 улы (бишесенең исемнәре дә бар) икәнлеге әйтелә. Янгол баба — Яңгул авылына нигез салучы. “Татар энциклопедик сүзлегендә” Яңгул авылы исеменең Казан ханлагы чорына караган язмаларда очравы әйтелә. Түнтәр мәдрәсәсенең ул чорда булуын раслаучы документлар юк. Документаль фактлар күпкә соңрак чорга карый.

ТФА мирасханәсендә сакланучы югарыда әйтелгән Мөхәммәднәҗип Түнтәри язмаларының “Түнтәр муллалары” бүлегендә болай диелә: (35 биттән торган бу кулъязма китап Түнтәр тарихын гына түгел татар тарихына кагылышлы шактый күп мәгълүматны эченә ала. Биредә һәм алга таба шул китаптан аерым өзекләр бирелә. Ул материаллар матбугатта беренче тапкыр игълан ителә.)

Түнтәр муллаларыннан беренчесе: Габдерразак бине Ишмөхәммәд бине Тәми. Казан ягыннан Кәтрәнәҗ (Питрәч райондагы Екатериновка авылы булса кирәк – З.М.) дигән авыл кешесе. Ничә еллар мулла булганы беленмәде. (чама белән 1730-1770 елларда имамлык иткән булырга тиеш — Р.З.) Кабере Түнтәрнең иске мәкъбәрәсендә (зиратында) дип сөйлиләр, урыны мәгълүм түгел. “Мөстәфадел-әхбар”да кырык еллап имам торды дип язылган. Шул заманнардан ук Түнтәрдә мәдрәсә булуы, мәдрәсәсендә язылган китаплардан беленә. Мәдрәсәсендә язылган ике китап “көтепханә”дә. Берсе “Гокаиде нәсәфия”, “Ирашден мөслимин” исемле. Ахырында «тәммәт китабәт һәзиһел-нөсхәтел-мөбәрәкат, галә ядел фәкыйрь Халид бине Хәсән (бу Халид бине Хәсән кулы белән язылды) фи вилайәти Казан вилайәти Түнтәр вә фи мәдрәсәти мулла Габдерразак бине Ишмөхәммәд” дип язып, тарихы куелмаган. Икенчесе дә шундый ук бер дәреслек китабы иде. Габдерразак хәзрәтнең мөһим хезмәтләреннән Түнтәрнең борынгырак картлары бабаларыннан ишетеп сөйләүләречә үзе һәм хатыны балаларны укый-яза белергә өйрәтеп, болар вакытында авылда укый-яза белмәүче булмаган дип сөйләүчеләрне ишеттем. Түнтәрдә нәселе беленми. Мөхәммәд исемле угылы Казанда бишенче мәчеттә имам булып торганлыгы, моның Әхмәд ишан дигән угылы Симидә (Семипалатинский – М.З.) икенче мәчеттә имам булуы «Мөстафәдел–

әхбар»да мәзкүр (югарыда әйтелгән) Әхмәд ишанның улы Ибраһим ахунд атасы урынында имам булып гомер кичереп, моның Гарәпстанда тәхсыйль кылган (укыган) Караәхмәд исемле фазыйль угылы бүгендә Симидә сәламәт. Ләкин сукыр дип ишеттем. Габдерразак хәзрәт нәселеннән шул Караәхмәдтән, башка кеше булуын белмәдем...”

Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең бу кулъязма китабы шактый саллы. Аны кириллицага ТФАның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин күчереп бирде. Язмаларда Түнтәрдә бер-берсен алмаштырган 8 имам-хатыйб һәм мөдәррискә киң характеристика бирелә. Авыл тарихын өйрәнү һәм авыл халкының 300 елны эченә алган нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен без Киров шәһәре архивыннан 1795-1811, 1850-1858 елгы Түнтәр авылына караган “Ревизская сказка”ларны (шул елларда яшәгән авылдашларның тулы исемлекләре) алдырдык. (Фонд 176, опись 2, сак. бер. 367, 36-42 битләр ике яклап, шул ук фондта сак. бер. 1657, 810-860 битләр ике яклап) Карадугандагы “Себер юлы” музее директоры Бакый ага Зыятдинов Мәскәүнең Борынгы актлар архивыннан 1747-1762 елларда Түнтәр авылында яшәгән авылдашларыбызның тулы исемлеген алып кайтып бирде. (фонд 350, опись 2, сак. бер. 1194, 73-87 битләр ике яклап) 28 биттән торган бу документны “Себер юлы” музее хезмәткәрләре безгә укырлык рәвешкә күчереп бирделәр. Ул чор язмалары рус телендә булса да, иске славян теленә тартым итеп, каурый каләм белән бик тә болганчык итеп язылган. Аларны теләсә кем укый алмый.

Түнтәрнең беренче мулласы Казан янындагы Кәтернәҗ авылыннан (З. Мөхәмәтшин бу авылны хәзерге Питрәч районының Екатериновка авылы булырга тиеш дип яза) килгән булса, икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче имамлар чыгышлары белән Түнтәрдән. Аларның туган еллары һәм ата-бабалары “Ревизская сказка”ларда бик төгәл теркәлгән. Икенче, өченче һәм дүртенче имамнар — өчесе дә Габдеразак хәзрәт шәкертләре. Аларның туган ел даталарыннан чыгып Габдерразак хәзрәтнең Түнтәрдә якынча 1730-1770 елларда имамлык иткәнлеге ачыклана. Менә шушы 1730 ел Түнтәр мәдрәсәсенең башлангыч чоры булырга тиеш. Бу дата “Татар энциклопедик сүзлегендәге “Түнтәр мәдрәсәсе XVIII гасырның беренче яртысыннан билгеле” дигән мәгълүматка да туры килә.

Шулай итеп, без Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучыларның беренчесе Габдерразак хәзрәт Ишмөхәммәд дип тә әйтергә хаклыбыздыр.

Алга таба Мөхәммәднәҗип Түнтәри авылның икенче имамына характеристика бирә:

“Госман Исмәгыйль углы Түнтәри. (Госман бине Исмәгыйль бине Котлымөхәммәт Түнтәри – Р.З.) Борынгы картлар сөйләвенчә Госман хәзрәт үткен акыллы, русча һәм замана хәлләреннән дәүләт нихамнарыннан (кануннарыннан) мәгълүматлы, җәмгыять эшләрендә хөкүмәт белән ике арада васитачылык (арадашчылык) кылыр булган. Моның заманында Түнтәр тирәсендә Урбар

242

Page 9: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 243

авылында Үтәгән мулла гонванлы (дәрәҗәле) Тархан (Дәвәрән) белән дус булып җәмәгать эшләрен бергәләп эшләгәннәр дип сөйлиләр. Госман мулла заманача мәгыйшәт иткәнгә яңа чыккан нәрсәләрне ала барып, самовар чыгу белән – бу тирәдә исеме дә ишетелмән вакытта, аны алып кайтуы зур хадисә саналып, телләрдә дастан булып сөйләнеп, “Госман мулла бик гаҗәп машина алып кайткан, су белән ут бергә торса да, бер-берсенә зарар тидермиләр икән” дигән сүзләр ераккача ишетелеп, бу машинаны күрергә кырык-илле чакрымнардан килү-китүчеләр байтаккача кимемәгән.”

Госман хәзрәт безнең борынгы бабабыз Гомәрнең (Энҗе — Рәфхәт — Шәкүр — Мөхәммәтзариф — Сабит — Сәйфетдин — Сәгыйть — Гомәр — Исмәгыйль — Котлымөхәммәт) бертуган абыйсы. Госман хәзрәт 1744 елда туган, якынча 1770-1785 елларда имамлык иткән, Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булган. Югарыда язылганнардан күренгәнчә, хәзрәтләр авыл халкына аң белем һәм тәрбия бирү белән генә чикләнмичә, авылга техник яңалыклар да алып кайта торган булганнар.

Госман хәзрәт, алда әйтеләчәк Габделхәмид хәзрәт һәм Сәгыйть хәзрәт белән Дагыстан ягында белем алып кайткан булырга тиеш дип фаразлана. Мөхәммәднәҗип хәзрәт язмалары болай дәвам итә:

“Өченче имам Габдәлхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри. Тәксыйль, (белем алу) ул заманнарда Дагыстанда тәхсыйль гыйльме гадәт булганга, шунда булгандыр дип уйланыла. Элек Мәчкәрәдә имам-мөдәррис булып, аннан Мәчкәрә тирәсендә Адай авылына имамлыкка күчеп, Адайдан Салавыч авылына килеп, имам булып, Салавычтан ватаны Түнтәр авылына кайтып имам-мөдәррислектә гомер кичереп вафат булган. Мәчкәрәдә вакытында мәдрәсәсендә Мең бер йөз җитмеш икенче һиҗридә язылган китабыны күргәнен Мәрҗани “Мөстафәдел әхбар”га кайд (теркәгән, язган) иткән. Элек заманнарда муллалар күбесе мәншүрсез (укытырга хокуксыз) булып, безнең Хәмид хәзрәт тә мәншүрсез имамлыкта гомер кичергән. Мондый муллалар урыннарында торып, теләмәсәләр ташлап китеп, урыннан урынга күчеп йөргәннәр. Муллаларын яратмаган мәхәлләләр дә җибәрү өчен ишекләрен алып ташлау, башка төрле комачаулыклар ясау шикелле эшләр белән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Хәмид хәзрәтнең Габделгаффар, Габделфәттах, Галләм һәм Сабит исемле дүрт углы булып, дүртесе дә чит авылларда имамлык кылып вафат булганнар. Габделгаффар Түнтәрдән утыз чакрым көнбатышта Яңа Тазлар (хәзерге Арча районына кергән Байкал авылы — искәрмә Р.З.) авылында имам-мөдәррис булып торып вафат булган. Фәйзерахман, Әхмәд, Насих һәм Камалетдин исемле дүрт улы калып, Фәйзерахман атасы мәдрәсәсендә тәхсыйльдән соң сәүдәгәр булып, Бохарага йөреп сәүдә кылып дәүләтләнеп, ахыр

гомерендә дәүләте китеп, урта дәрәҗәдә мәгыйшәт кичереп, картаеп вафат булды. Күп нәрсәдән хәбәрдар, сәүдәгә оста, мәҗлестә күңелле кеше иде. Мәрҗани мәдрәсәсендә укып, әһле гыйлеменнән (гыйлем иясеннән) булган Заһиретдин Әбүсәлам Мөхәммәд гонванлы (исемле) фәкать бер углы калып, бүген дә сәламәт, авылында игенче булып тереклек кыладыр. Әхмәд атасы урынында имам булып, озын гомер сөреп, картаеп вафат булды. Тәхсыйле Кышкар Ягъкуп хәзрәт мәдрәсәсендә булган. Сүзгә оста мотаябәле (шук, шаян) кеше, шагыйрьлеге дә бар иде. Берничә углы, кызлары булып, икенче углы Шаһимәрдән Кышкар Исмәгыйль хәзрәт мәдрәсәсендә тәхсыйльне тәмам кылып, күп еллар хәлфә булып мәдрәсәи “Хөсәения” ачылганда беренче мөдәррис булып берничә ел торганнан соң Кышкарга кайтып имам-мөдәррис булып, бүген дә имамлыктан истигъфа (эштән китеп) кылып, Исмәгыйль хәзрәт дарында (йортында) торадыр. Хәзрәтнең Хәдичә исемле кызын никахлап, берничә угыл, кызлары бар. Шаһимәрдән гомере буе гыйлем белән шөгыльләнеп, күп мәгълумат тәхсыйль итеп яхшы гына көтепханәсе дә бар. Әхмәд хәзрәтнең кызларыннан берсе Котаймас Латыйфулла хәзрәткә никахында булып берничә угыл, кызлары булып, барсын да яхшы укытып, берничә әсәрләре белән шөһрәт тапкан Галимателбанат моның кызы иде.

Габделгаффар хәзрәтнең өченче углы Насих Мәрҗанинең Казанга имам мөдәррис булган заманында мәдрәсәсендә укып, Түнтәр тирәсендә Борнак илендә имам булып торып вафат булды. Хәбибрахман, Нурзадә исемле ике углы калып, Хәбибрахман атасы урынында имам булып, берничә ел гомер сөреп, бу көндә вафат. Урынында улы мулла булып тора. Нурзадә Түнтәр тирәсендә Чутай авылында имам. Хәмид хәзрәтнең дүртенче углы Камалетдин Оренбург ягында фәкыйрь хәлендә гомер кичереп вафат булды.

Хәмид хәзрәтнең икенче улы Габделфәттах Салавыч аывлында имам-мөдәррис булып гомер итеп вафат булып, бер кызы калды. Өченче углы Галләм Ибраш авылында имам булып берничә угыллары калып, ике углы аталары урнында имам булып гомер кичереп вафат булдылар: Дүртенче углы Сабит Завод (хәзерге Балтач районындагы Ком-Завод авылы – Р. З.) авылында имам булып торып вафат була, балалары калмый.”

Күрәбез, Хәмид хәзрәт үзе һәм аның балалары Түнтәр авылы өчен генә түгел, якын тирәдәге күп кенә татар авыллары халкына да аң белем таратучы булалар. Хәмид хәзрәт һәм аның нәселе турында Ш. Мәрҗани дә бик төгәл язып калдырган. Гомумән алганда Ш. Мәрҗани үзенең мәшһүр “Мөстәфадел әхбар”ендә Түнтәр авылыннан чыккан 20 дән артык муллага характеристика бирә. Бу китапның төрле урындагы 21 битендә Түнтәр муллалалары искә алына.

Page 10: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Хәмид хәзрәт турында Ш. Мәрҗани түбәндәгечә искә ала:

“Габдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: “Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән әт-Түнтәри мәдрәсәсендә 1758 елда язды”. (231 бит)

“Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әл-Түнтәри, Мәчкәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнарның беренчесе. Мәчкәрәдә имам булган вакытында, 1172(1758) елның азагында, мәдрәсәсендә язылган кайбер китаплары ахырында исеме телгә алына. 1195(1780) елның азагында, Мөхәммәдрәхим ахун кайтканнан соң, Адай карьясендә имам була. Аннан Салавычка күчеп, соңыннан асыл ватаны Түнтәргә кайта. 1220(1805) елда шунда дөнья куя. Олы улы Сабит бине Габделхәмид Чутай Завод исемле карьядә имамлык итә. 126...(184...) ел азагында вафат була. Аның ике углы бар. Мелла Габделгаффар Яңа Тазлар авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис иде. 1263(1846) елда мөхәррәмнең тугызында, дүшәмбе көн вафат булды. Җеназасын каенатасы мелла Мөхәммәт Әмин бине Мөхсин укып, Тазлар авылы каберлегендә җирләнде. Мелла Габделфәттах Иске Салавычта имам һәм хатыйб иде. 1283(1866) елда вафат булды.” (249 бит)

Хәмид хәзрәт 1743 елда туган, Түнтәрдәге имамлык һәм мәдрәсә мөдәррислеге чоры 1785-1805 елларга туры килә.

Хәмид хәзрәтнең оныгы Түнтәр мәдрәсәсе хәлфәсе мелла Фәйзерахман (Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри) Ш. Мәрҗанинең сеңлесенә (икенче әнидән туган) өйләнә. Аларның Заһиретдин Әбүссәлам Мөхәммәд исемле балалары дөньяга килеп, ул Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә белем ала.

Фәйзерахманның югарыда әйтеп кителгән Әхмәт исемле энесенең улы Шаһимәрдән Кышкардагы Ягъкуб мәдрәсәсендә белем ала. Оренбург шәһәрендәге Әхмәт бай Хөсәеновлар иганәсенә ачылган атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсенең беренче мөгаллиме була. “Хөсәения” мәдрәсәсенең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән Оренбургтагы мәшһүр галимә Мәдинә ханым Рәхимкулова үзенең “Әхмәт бай” дигән китабында “1905 елда Әхмәт бай Хөсәенов үзенең миллионнарын татар мәгърифәте өчен мирас кәгазьләрен тутырганда шаһитларның берсе итеп Түнтәр авылында туган “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллиме Шаһимәрдән Әхмәтша улы Үтәгәновны ала” дип язган. Бу мәгълүматны безгә Оренбург шәһәренә баргач, Карадугандагы “Себер юлы” музее директоры Бакый ага Зыятдинов алып кайтты. Күрәсең Шаһимәрдән хәлфә үзенә фамилия итеп, бабасының әтисе Үтәгән исемен сайлаган була.

Совет чорында ишан һәм мулла оныкларын эзәрләкләгәнәр. Күпләр үзләренең социаль чыгышларын яшерергә мәҗбүр булган. Хәзер киресенчә, муллалар һәм ишаннар нәселеннән чыгучылар үзләренең бабаларының мәгърифәт нуры таратучы булулары белән горурланалар. Без исә элекке муллаларыбызның хәзерге оныкчыкларын табарга булышабыз.

Түнтәрнең өченче имамы Хәмид Хәзрәтнең улы Габделгаффар мулланың 1852 елда туган оныгы Мөхәммәтсафа хәзрәт үзебезнең төбәктәге Смәел авылында шактый еллар имам булып тора, аннары Түнтәр мәдрәсәсендә хәлфә буларак хезмәт итә. Бүгенге көндә Түнтәрдә Мөхәммәтсафаның оныклары Сафиннар һәм Шәймөхәммәтовлар бу нәселне дәвам итәләр.

Түнтәрнең дүртенчече имамы турында Мөхәммәднәҗип хәзрәт болай яза:

Вәлид угылы Түнтәри. Кайсы елда имам булуы, ничә еллап имамлык кылуы беленмәде. (1749 елда Түнтәрдә туган, якынча 1809-1832 елларда имамлык иткән. — Р.З.) Вафаты һиҗри 1242 елда. Тәхсыйле Оренбург Каргалысында (Сәгыйдь бистәсендә) Габдеррахман хәзрәт мәдрәсәсендә. Күп язучан булып, үзе язган китаплары гына да кечерәк бер көтепханә булган дип сөйлиләр. Үзе язган китапларыннан берничәсе көтепханәдә бүген дә сәламәт. Бу мәҗәлләдән (җыентык, китап) вафат буласы елда язган Хәким Тирмизинең “Нәвадирел-ысул, фи мәгърифәти әхбарер-рәсүл” (“Рәсүлнең хәдисләре белемендә сирәк ысуллар)”. Язуы гүзәл, нөсхәсе дөрес. Сәгыйдь хәзрәт күркәм холыклы, эшлекле, иген игеп, урман төпләп, ышна кылып үз кул көче белән көн кичергән. Бу көндә дә Сәгыйдь мулла ышнасы дигән бер җир бар. Менә бу хәлләре бик гыйбрәтле. Артыгы белән бер игенче чаклы эшләп, шуның өстенә китаплар күчереп яза, укый, мәдрәсәсендә шәкертләр укытып гыйлем белән шөгыльләнә, кимчелек китерми. Соңгы заман муллалары күпчелеге шикелле мәдрәсәдән чыккач гыйлем белән мөтарәкә (чикләнми) кылышмый. Борынгы хәзрәтчә алар рәхмәт, болар гыйлемгә мәхәббәтле булып, гыйлем белән шөгыльләнүне беренче вазыйфалары кылып, гыйлем юлында фида булганнар; әхлаклары гүзәл, мәгыйшәтләре садә, хезмәтләре яхшы, вазыйфалары әсәрле (йогынтылы) булган.

Бездә булган мәгълүматлар буенча Сәгыйть хәзрәтнең әтисе Вәлид Котлин Түнтәрдә туган. 1744-50 елларда гаиләсе белән Оренбург якларына күченеп киткән. Аның гаиләсенең күченүе турында 1747 елгы Түнтәрнең “Ревизская сказка”сында язылган. “Мәгариф” журналының 2002 ел №5 санында Саба якларының туган төбәк тарихын өйрәнүче Сәрия Хисанова һәм Фирдәүсә Гыйззәтуллина Сәгыйть Каргалысы бистәсенә 1744 елда сабалылар нигез салуы турында яздылар. Сәгыйть шунда 1749 елда туган булырга мөмкин. 45 яшьләрендә гыйлем туплаган мулла буларак Түнтәргә күчеп кайткан. Түнтәрдә имамлык итү һәм мәдрәсә

244

Page 11: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 245

мөдәррисе буларак эшчәнлеге 1805-1830 елларга туры килә. 1829 елда Гали ишан Бохарада укуын тәмамлап Түнтәргә кайткач, Сәгыйть хәзрәт имамлыкны һәм мәдрәсә мөдирлеген аңа тапшырып, үзе кабат Оренбург Каргалысына китә. Сәгыйть хәзрәтнең оныклары, шулай ук күренекле муллалар, шунда яшәп, 1930 елларда муллаларны “аулау” башлангач, репрессиядән качып, Урта Азия якларына күчеп китәләр. 2000 елда аның оныкчыклары Үзбәкстаннан Чепьяга кайтып урнаштылар. Чепьяда Сәгыйть хәзрәтнең нәсел җебен дәвам итүче Наилә Ишембаева врач булып эшли. Түнтәрдә исә бу хәзрәтнең тамырларын дәвам итүчеләрнең Фәйзерахмановлар, Мөбарәкҗановлар, Мәгъсүмовлар гаиләләре икәнлген ачыклауга ирештек.

Түнтәрнең бишенче имамы Гали хәзрәт Сәйфуллин аерым мактауга лаек. Гаяз әфәнде Исхакый аның турында “Нәкышбәнди” (Мәрхәмәтлелек) орденына лаек булган өч ишанның (калган икесе: Чистайдагы Закир ишан һәм Троицкидагы Атилла Расихның бабасы Зәйнулла ишан) иң күренеклесе. Ишаннар һәм аларның мөридләре мөселман халыклары арасында бер үк вакытта рус хакимиятенең бары тик вакытлыча гына булуын, мөселман халыкларының берләшүләренә ишарә ясаганнар. Мөселман халыкларын милли мөселман рухында, милли азатлык рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр.” дип яза. (“Идел-Урал”, 1991 ел, 37 бит.)

Малмыжда яшәгән Түнтәрдән чыгышлы мәгьрифәтче Мөхәммәткамал Мозаффаров үзенең истәлекләрендә “Мөхәммәтгали ишан “Мәрхәмәтлелек” орденының алтын медаленә ике тапкыр ия булган” дип язып калдырган.

Ш. Мәрҗани исә аның турында “Минем Казанда беренче тапкыр имам булып урнашу мәҗлесендә муллалар арасында аның сүзе хәлиткеч роль уйнады” дип язып калдырган. (“Мөстәфадел әхбар”, 354 бит) Язучы Вахит Имамов исә Гали Сәйфуллинның ике мари кешесен ислам динен кабул итүгә күндергәне өчен патша жандармериясенең Вятка губерна үзәгеннән Түнтәргә килеп, Гали Сәйфуллинны бөтен авыл халкы алдында җәзалаганы — чишендереп чыбык белән суктырылуы турындагы мәгълүматны тапкан. (“Татарларның Ватан сугышы” китабы). Гаяз Исхакый “Сөннәтче бабай” хикәясендә Сөннәтче бабайның таныклык алу өчен Түнтәргә ат белән ике атна дәвамында килүе (Чистай өязеннән булса кирәк) турында яза. Бу факт үзе генә дә Гали хәзрәтнең бөеклеге нинди еракларга таралганлыкны күрсәтә.

Гали ишанга кадәр указлы муллалар үтә сирәк була. Мөселман Диния Идарәсен ачарга патша тарафыннан бары тик 1778 елда гына рөхсәт ителә. Шуннан соң гына муллаларга имтихан тотканнан соң Указ бирелә башлый. Гали Сәйфуллин исә Түнтәргә кайткан беренче указлы мулла икәнлеге билгеле. Ул Түнтәргә кайтканчы авылда башлангыч белем бирүче мәдрәсә генә булган дип уйлыйбыз. Ул кайтканнан соң

мәдрәсә киңәйтелә һәм дини урта белем бирелә башлый.

Аның турында оныгы Мөхәммәднәҗип хәзрәт язганардан өзекләр китерик:

“Гали хәзрәт мөфти Габдессәлам заманында имтихан кылып, мәншүрендә имам-хатыйб җамигъ мөдәррис, старшый мөхтәсиб дәрәҗәләре язылган. Атасы Сәйфулла игенче, яхшы кеше, юмарт табигатьле, шәфкатьле булган. Халык файдасына балта, көрәк, сәнәк, чабагач, капчык шикелле нәрсәләрне, бер амбарына куеп, хаҗәте төшкән кешеләр шуннан алып, бушагач урынына китереп куяр булганнар. Бабасы Габделрәшид батыр булып бүре, аюларны аулаганын сөйлиләр. Аюга чәнчи торган сөнгесе нәселеннән Габдулла дигән кешедә күп еллар сакланып, соңыннан кайдадыр заигъ (юк) булган.

Имам булгач, мәдрәсәне яхшы ук ислах кылып, мантыйк, каләм шикелле схолостиклар укытмый, тәфсир, хәдис һәм гарәп әдәбияты укыткан. Тормышын үзе башкарып мәхәллә садәкасен алмый, иген игеп, кәсеп итеп, үз көче белән көн кичергән. Ишанлык та кылып күп кешеләр файдаланганнар. Ләкин башка күпчелек ишаннар шикелле мал җыймый, килгән бер килерен фәкыйрь-фәкыйрәгә өләшеп торган. Бер өендә һәркөн егермеләп фәкыйрь мескеннәргә аш бирелеп торган. Шунлыктан вакытында бары мең сум акчасы калып, алты йөзен хаҗга тиешле кешеләргә сәдәка кылырга васыять иткән. Атка бик дәртле булып, бик яхшы атлар асрап, күбесенчә ат менеп йөри торган булган. Менеп йөрергә юрга атлар тотып, боларга башка кеше менеп йөри алмаган. Ат менеп йөрүдә бик оста булып, чабып барганда җирдән әйберләр алып китүен сөйлләүчеләрне ишеткән идем. Бар күзәткәне халык файдасы булып, кемгә булса да бер дә милләт аермасын карамый калдылар. Килгәнчә файда кылыр булган. Йомышлы кешеләрнең йомышларын үтәп бәлага дучар булганнары коткарырга тырышкан. Бу тугрыда күп вакыйгалар ишеткәнем бар. “Диннең тоткасы ике нәрсә: Аллаһының боерганына буйсындыру, махлукатенә шәфкатьле булу дип һәрвакыт сөйләр булган. Һәркем каршында мөхтәрәм сима (төс, чырай) булу белән бәрабәр түбәнчелекле, нинди түбән кешеләргә дә хөрмәттән тартынмый, балаларның йомышларын да үзе йомышлый, үзен аяк өстендә тотып, олылаганнарны бер дә яратмый, аякка тора башлаганнарны тартып утырта, кулны һичкемгә үптерми торган булган. Күркәм холыклы, йөрәкле, үткен гакыллы, киң мәгълүматлы, урта буйлы, килешле әгъзалы, сирәк сакаллы, үткен күзле, ачык сүзле тапкыр җаваплы, гасабилы табигатьле булган. Тәхкыйк (һичшиксез) мәсләкле булып тәкъладтән (иярүдән, ошатып эшләүдән) нәфрәт иткән. Кышкар Исмәгыйль хәзрәт дәрестә бер мөнәсәбәт белән: “Гали ишан, силабат ваҗиб диючене сәламәт ваҗиб”, - дип әйтә иде дигәннен ишеттем.

Page 12: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаШәкертләре күп булып башка мәдрәсәләрдән махсус тәфсир, хәдис рисаләләрен укытыр өчен килүчеләр дә күп булган. Дөресләрен күңелдән сөйләп, китап тотмаган. Сөйләве ачык, сүзләре тезелеп барганга күңелләргә урнаша барып, шул көенчә кылганда яхшы дәреслек булырдай булган. Дәрес эшендә дикъкатьле булган шикелле шәкертләрне әхлакый тәрбиягә дә дикъкать кылган. Шунлыктан мәдрәсәсендә укыганнар башкаларга караганда әхлаклары күпкә югары булган...”

Гомумән XIX гасырда, Түнтәр мәдрәсәсе белән Гали ишан идарә иткәндә, 1830-1860 елларда мәдрәсә “чәчәк атуга” ирешә, Идел-Нократ буенда иң дәрәҗәле мәдрәсә була.

1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда Түнтәр авылы турында искә алына. Авторлары безнең сәнгать дөньясының күренекле белгечләре Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева һәм Розалина Шаһиева (Москва, «Советский художник»). Китап-альбомның «Каллиграфия» дигән бүлегендә авторлар болай дип язалар: (45 бит)

«XVII-XIX гасырда Казанның үзендә китап күчереп язучылар һәм каллиграфистлар җәмгыяте булган. Татар хататлары (каллиграфистлары) Урта Азиянең һәм Истамбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр.»

Гали хәзрәт үзе олы дәрәҗәгә ия булса да, властька ябышып ятмый. Үзе исән вакыта ук имамлыкны һәм мәдрәсә мөдәррислеген кияве Шәмсетдин хәзрәткә тапшыра. Мәдрәсә “Шәмсия” исеме алып рәсмиләштерелә.

Гали ишанның балалары берничә булса да, күбесе яшьли вафат булалар. Бары бер кызы гына буйга үсеп җитә. Гали хәзрәт Карадугандагы баҗасының (Мифтахетдин мулла) бер улын үз янына алып үстерә. Закир Мифтахетдинов 11 тапкыр Гарәбстанга Хаҗ кылырга бара. Билгеле, ул аның кәсебенә әйләнә. Ул чорларда Хаҗга атларга утырып, ишәкләргә атланып йөриләр. Пароходта диңгез кичүләр дә бик авыр була. Бер мәртәбә Хаҗ кылып кайту да берничә айларга сузыла. Закир хаҗи байлар акчасына алар өчен дә Хаҗ сәфәре кыла. Хаҗдан кайткан әйберләр белән сәүдә итүдә кечкенә генә ларегы да була. Закир абзыйның җәверен бүгенге көндә Түнтәрдә һәм күрше авылларда, шулай ук Казан шәһәрендә Юсуповлар дәвам итә. Алар үзләренең бабалары Закир хаҗи һәм Гали ишан турында горурланып сөйлиләр. Гали ишанның, аның җәмәгате Гыйззениса абыстайның һәм кызы Гафифәбануларның кабер ташлары бүгенге көнгә кадәр бик матур сакланган. “Шикәр шикелле, искиткеч” — дип соклануын белдерде аның турында академик Марсель ага Әхмәтҗанов.

Гали хәзрәтнең кабер ташы ике метрга якын биеклектә. Ташка уелган егермәдән артык рамкага Аллаһ сүзләре, фәлсәфи мәгънәләр, шигъри хисләр уелган. 2002 елның май аенда Татарстан милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең фәнни хезмәткәре филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов Түнтәргә килеп, Түнтәр зиратындагы XVIII гасыр ахырына һәм XIX гасырга караган 28 кабер ташын җентекләп өйрәнеп киттеләр. Алар да Гали ишанның кабер ташына хәйран калдылар.

Түнтәрнең алтынчы имамы Гали ишанның кияве Шәмсетдин хәзрәт икәнен искәрткән идем. Шәмсетдин хәзрәт Мәхмүд бине Рәхмәтулла бине Мөхетдин бине Сөбханкол бине Рәхманкол Мазари. Милади 1831 елларда Мамадыш кантоны Мазар асты авылында (хәзерге Кукмара янындага Манзарасмы? — Р.З.) дөньяга килгән. Яшьлегеннән Түнтәргә, Гали хәзрәт мәдрәсәсенә килеп, фәкыйрьлек белән бик тырышып укып, мәдрәсәнең иң яхшы шәкертләреннән булып җитешкән. Җәйлектә авылына кайтып урак урып, көзлектә мәдрәсәгә килә торган булган. Урак урганда ял итәргә баш астына көлтә салып йоклагандагы тәмле йокыны татып булмый дип сөйләүче булган. Бик тырышлык белән үз-үзеннән өйрәнеп күп нәрсә белгәнгә шәкертләр аны “әлһами (илһамлы) Шәмсетдин” дип йөрткәннәр.

1859 елда Гали хәзрәт бердәнбер кызы Гәфифәне бу фәкыйрь шәкертенә үзе әйтеп, зур туй кылып биреп, шул елда ук имам-мөдәррис итеп, мәдрәсәне моңа тапшырып һәм үз йортында махсус өй салдырып, шунда урнаштырган.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт болай искә ала:“Мәдрәсәдән күчеп килгәндә бар мал-мөлкәте

ике төенчек нәрсә, бер мәчесен күтәреп алып килде” дип анам сөйләүче иде. Монда урнашкач, яңа дәрт белән бар вакытын укуга, дәрескә фида кылып, мөдәррис мәгълуматы өстенә мәгълүматын арттырап, киңәйтә барып, яшьлегеннән үк киң мәгълуматлы булган. Шуның өчен дә Мәрҗани “Мөстафәдел әхбар”да: “Күп укый, туры сүзле, аңлы иде”, - ди. “Вафийәтел-әхлаф...”та “вә кәнә гыйндәһу гыйльме җәйит фәһел сәхыйх” (“аның гыйлеме ачык иде фикерләүве дөрес иде”) дип язган. Шәкертләрнең әхлакый якларын да күзәтеп торганга шәкертләрнең күпчелеге әхлакый булып җитешкәннәр. Уку яше җиткәч, башлангыч дәресләрне үзе укытып, әгличәннәр (англичаннар) тарафында нәшер ителгән “Тәгълим голәм әтфалү әс сафар (“кечкенә балаларны укыту”) дигән гарәп җыентыгын тәрҗемә кылып, тәкълим кылды (укыты). Бу җыентыкта күңелле, гыйбрәтле, әхлакый хикәяләр дә күп иде. Шуны укып бетерүгә укырга-язарга өйрәндем. Дин дәресләреннән үзе имля (әйтеп яздырып) кылып, укытып гамәле булганнарны гамәлияте белән тәгълим кылды. Дәресне белмәсәң, ялкау булсаң бик ачулана, белсәң бик яратып, уйнарга чыгарга үзе әйтә иде. Хаҗ сәфәреннән язган хатларында да һәркайсына мине укырга тәүсия (киңәш биреп)

246

Page 13: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 247

кылып: “Укып, дәресләреңне белгәч, бераз уен белән зиһенеңне ач”, - дип язган иде һәм Хәбибрахман килсә русча да өйрән дип тә язды. Бу Хәбибрахман Алабуга мулласы углы шәһәр школасын укып бетергәч, Түнтәр мәдрәсәсенә килгән иде.

Гыйлемгә бик дәртле булганга, тапкан акчасына төрле фән китапларын җыеп, үз-үзеннән хисап, җәбр, һәйәт (астрономия, космография) кебек риязият (математика) фәннәрен укып байтак мәгълуматы булгандыр. Астрономиядән мәгълуматлы булып, мине йорттан алып чыгып, менә бу фәлән йолдыз, монысы фәлән йолдыз дип күрсәтеп йөргәне хәтеремдә. Зур гына дүрбине (кечерәк телескоп дисәк тә ярыйдыр) булып моннан караганда Зөхәлнәйнең (Сатуранның) халикаи (боҗрасы) ачык күренә, сөйярәләрдәге тәшикалият (планеталардагы формаларны) берәр җирләрне дә күрсәтә ала иде. Менә бу эшләрдән гыйлемлеге, ничаклы мәгълүматлы булганы мәдрәсә мәгълуматы белән генә канәгать итмәве, мәгълуматын һаман арттыра барганы ачык беленәдер. Ул заманнарда гәзитәләр уку муллалар арасында һич юк, бәлки зарарлы саналган чакларда, Төркиядән “Бәсыйрәтел тасвири”, “Әфкяр” гәзитәләрен һәм бердәнбер Ташкентта чыккан төрки “Төркестан гәзитәсен”дә аладыр иде.

Тыйб (медицина) гыйлеменә дә дәртләнеп тапкан коралы тыйб китапларын җыеп шуларда язылган дәва маддәдән күбесен эзләп табып бер шкаф дәвалыклары, дәваларына һәм латинча-русча язылган исемлеге дә бар иде. Дәваларны аптекалардан алып, кайберсен Истанбулдан алдыргалый торган иде. Зәгыйфь табигатьле, тиз чирләүчән булганга табибларга һаман күренеп, дәваланып торды. Күзгә зәгыйфь булганга, яшьлегеннән күзлектән йөреп, язу карарга йөргәндә махсус ике төрле күзлеге бар иде. Үз вазыйфасы белән генә мәшгуль булып, кеше хәлләрен тикшереп йөрми, кем белән булса да дус торуны ярата, берәү белән дә низаглашып, кычкырышырга итүчеләргә дә җавап кайтармый торган иде. Үз эше белән генә мәшгуль булганга үзе генә тикшереп торганга һаман камилләшә барды. Төзек әхлаклы, хәлим (йомшак) табигатьле, түбәнчелекле, мөтәфәккир (уйга чумган), һаман уйланучан, уртачарак буйлы, мөтәнасиб (тигез, бер чамадагы) әгъзалы матур кеше иде...”

Монда Мөхәммәднәҗип хәзрәт Шәмсетдин хәзрәтне әтисе булган өчен генә мактыйдыр дип уйларга һич ярамый. Моннан йөз илле ел элек телескоплар аша Сатурнның боҗраларын күрә алган һәм аны ун яшьлек улының башына сеңдереп кала алган тагын кайсы мулла турында әйтә аласыз? Яки бүгенге көндә кайсы урта мәктәпнең астрономия укытучысы Сатурн боҗраларын күзәтә дә, аны укучыларга күрсәтә? Хәзерге мәктәпне тәмамлап чыкканда Ай кратерларын яки Кояш тапларын

телескоптан күзәтә алган укучылар да үзләрен бәхетле саныйлар.

1980 елда борынгы китаплар җыючы Марсель Әхмәтҗанов, (хәзер күренекле татар акдемигы) авылдан авылга йөреп, борынгы китаплар җыйганда, Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Яңа Ашыт авылында М.Әхмәтҗанов шушы ук китапның 1718 елда күчерелгән тагын бер кулъязма табып ала. Әмма бу күчермә, Түнтәрдәге күчермәгә караганда, шактый соң күчереп язылган. Түнтәрдә табылганы аеруча уникальлеге белән аерылып тора. Бу кулъязмалар мирасханәнең (ТФА) 39 коллекциясендә № 2605 һәм № 2809 эш шифрлары белән сакланалар. Бу әсәрләрдә планеталар хәрәкәте, ай, кояш тотылуны билгеләү буенча сызымнар, хисаплаулар китерелә. (“Мирас” журналы № 11, 1999 ел.)

Кызганыч, Шәмсетдин хәзрәт мәдрәсә белән 17 ел гына җитәкчелек итеп кала. Хаҗ сәфәрендә вафат була ул. Мөхәммәднәҗип исә 10 яшеннән әтисез кала. Әтисенең вафатын һәм аның турындагы истәлекләрне Мөхәммәднәҗип болай тасфирлый:

“1876 елның мартында Истамбулда кырык биш яшендә вафат булып, иртәгесен җомга көн, җомгадан соң Әбүәюб Халид Әнсарый хәзрәтләре кабере булган каберлектә казанлылардан Кәрим хәзрәт, төрек Габдеррахман каберләре янына күмелеп, каберенә зур таш та да куелып, ташында исеме, ватаны, кайсы голәмадән булганлыгы һәм гарәп телле бу бәетләрдә язылган.

Мәдрәсәләр элек бакчабызга янәшә, арада койма гына бар иде. 1872 елда мәдрәсәләрне мәчетнең түбән ягына күчереп, һәр кайсын бик яхшы ясатып, һәр мәдрәсәгә кечрәк бакча да төзеп, ашханә, бәдрәф, кое кебекләре дә бик яхшылап ясатдырып заманасында гыйлем йорты булырга яраклы рәвештә кылынды. Мәдрәсәнең элекке урынын бакчага кушып, бакчаны зурайтып, күп алма агачлары һәм башка җимеш агачлары һәм таллар да утыртырып бик яхшы җимеш бакчасы кылган иде. Бакчага дәртле булганча җиләк дә күбесенчә бакчада булып, перчаткасын киеп, пычак-кайчыларын тотып, корган ботакларны тирәләрен кисеп, кыркып йөрүчән иде. Язлыкта алмагач төпләрен чокрайтып, ат тиресе салып, көзлектә төпләндереп, кышлыкта кар яугач, әйләнәләрендәге карларны тутырып, тыгызлатып куя, чәчәк вакытында кыраудан саклап, алма

Page 14: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланатөпләренә чүлмәк белән утлы күмер куйдыра, керешкән эшен җиренә җиткереп эшли иде.”

Алдагы язмалардан мәдрәсә биналарының кайда һәм нинди рәвештә булганлыгы да аңлашыла. Соңарак Мөхәммәднәҗип хәзрәт мәдрәсә өчен бер бинаны Балтач сәүдәгәре Габдрахман Ишморатов иганәсенә төзелгәнлеге турында яза. Мәдрәсәнең укыту биналары һәм шәкертләрнең тулай тораклары барысы да агач биналардан төзелгән була. Бу биналарның өлкән яшьтәгеләр сугыштан соңга кадәр чоргача саклануын һәм файдалануын әйтәләр. Мәдрәсәнең шактый зур күләмдәге китапханә бинасы Түнтәр авыл клубы буларак 1965 елга кадәр сакланганын мин үзем дә яхшы беләм.

Түнтәрнең җиденче имамы Ишмөхәммәд бине Динмөхәммәд бине Мәхмүд әс-Санави. Чыгышы белән Мамадыш кантоны Түбән Сөн авылыннан. Яшьлегендә Түнтәр мәдрәсәсенә килеп Гали хәзрәттә укый, аннары Бохарага барып белем ала. 1874 елда Түнтәр мәдрәсәсенә кайтып хәлфәлек итә. 1876 елдан, Шәмсетдин хәзрәт вафатыннан соң, кырык бер ел дәвамында, 1919 елга кадәр, Түнтәр имамы һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып хезмәт итә.

Ишмәхәммәт хәзрәт тирән белемле, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан була. Авылда һәм тирә-юньдә аның дәрәҗәсе бик зур була. Авылда аны Дәмулла хәзрәт (Өлкән мулла, дәрәҗәле мулла) дип йөртәләр.

Киров шәһәре архивы фондларыннан алынган мәгълүматларда да аңа уңай характеристика бирелә (Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап):

“...Укытучы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 60 яшьтән олы. Ул Бохарада югары белем алган һәм бик тирән белемле, мөселман динен бик яхшы белүче “ишан” (изге) дип йөртелә...”

Ишмөхәммәт хәзрәткә характеристика биреп, аның оныгы Фарук Нәкыйпов түбәндәгеләрне яза: (“Хезмәт” газетасы, 1997 ел)

«Ул чыннан да бөтен гомерен, көчен, игътибарын, белемгә, ислам тәгълиматын өйрәнүгә, ислам динен саклап калырдай тирән укымышлы муллалар тәрбияләүгә багышлый. Ул укытучы, тәрбияче, оештыручы гына түгел. Аның матбугатта басылган әсәрләре генә дә хәзерге заман бизмәне белән үлчәгәндә берничә диссертация якларга җитәрлек.

Ишмөхәммәт бабам имам вазифаларының күп өлешен мәхәлләнең икенче имамы Мөхәммәднәҗипкә тапшырып, мәдрәсәдә уку-укыту эшләренең күбесен хәлфәләргә йөкләп, үзе күпчелек вакытын дини әсәрләр язуга һәм башка теоретик мәсьәләләргә багышлый. Ул Казанда, Уфада, Ырынбурда басылып чыккан бар мөселман китапларын алдырып барган. Дини китаплар гына түгел, башкалары да читтә калмаган хәзрәт игътибарыннан. Аның китапханәсе турында бүген дә легендалар йөри. Бабайлар яшәгән планда, китапханә дип аталган кирпеч бина әле мин белгәндә дә исән иде. Мәдрәсә китапханәсе башка. Монысы хәзрәтнең үзенеке.

Ишмөхәммәт хәзрәт гаять мәһабәтле, сөйләү остасы, калын яңгыравык тавышлы, югары дәрәҗәдә эшчән, аралашканда яхшы ук кырыс кеше иде дип сөйләгәннәре бар. Әмма аңа әңгәмәдә җор сүз, образлы үткен фикер дә ят булмаган.

Тирә-юньдә дә, Түнтәр әйләнәсендә генә түгел, ераграк төбәкләрдә дә, хәзрәтне тирән ихтирам итүче, аңа иярүче мөселман халкы аз булмаган булса кирәк. Нократка якын туганнарына, никах мәҗлесенәме, бер чакырулы тантанага барганнарын сөйләгәне бар әтинең. Поезд килеп туктауга (Слободская станциясе дип хәтердә калган) якын тирә авылларыннан хәзрәтне каршы алырга дип җыелган мөселманнар вагон баскычыннан ук палас юл җәеп җибәрәләр. Күрше илнең патшасы килгәнмени? Кунакны утыртып китәргә тиешле пар ат чанага кадәр бабай шушы келәмнән атларга тиеш була. Көтелмәгән хәлдән югалып калган хөрмәтле кунакны җитәкләп, этеп-төртеп диярлек чана янына алып киләләр. Тик бераз аңына килгәч кенә, бу эшне болай оештыручыларга бабай үзенең шелтәсен белдерә.

Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы мөдәррисе дип саналырга тиештер. Ул уку-укыту эшләрен тулысы белән яшьләр кулына тапшыргач, нәкъ бер елдан соң мәдрәсә биналарын дәүләт үзенә ала. 1918 елның көзендә була бу. Тагын ярты елдан, 1919 елның 8 маенда Ишмөхәммәт хәзрәт Малмыж шәһәрендә атып үтерелә. Бу безнең тирәләргә Урал ягыннан Колчак гаскәрләре якынлашкан хәвефле чор була. Күрәсең, бу шәхес үзенең тирә як мөселманнарына булган көчле йогынтысы һәм бик күпләрнең аңа иярергә әзер торулары аркасында Советлар хакимияте өчен куркыныч тудырырдай затлардан саналгандыр.

Соңгы елларда Мәскәү ФСБ, Киров өлкәсе, Татарстан архивларыннан эзләп, хәзрәтнең үлеменә кагылышлы материаллар таба алмадылар.”

Ишмөхәммәт хәзрәт мөдәррислек иткәндә дә Түнтәр мәдрәсәсе бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Көньякта Орск, Ырынбур, төнъякта Нократ безнең Түнтәр мәдрәсәсенең йогынтысы таралган зур төбәкнең безгә билгеле булган чикләре шулар аша үтә.

“Ә бит шушы ук чик эчендә Казан каласы, аның мәшһүр мәдрәсәләре, танылган галимнәре дә эшләгән. Әйе, Ырынбурдан яисә тагын әллә кайлардан Казанга килеп укучылар да булгандыр, моңа беркем шикләнми, беркем гаҗәпләнми. Әмма шунысы да хак: Казанның мөгътәбәр затларыннан берсе үз баласын укытырга Түнтәргә җибәрә. Казан бае Исмәгыйль хаҗиның улы Габделнасыйр минем әтиемнең (Ишмәхәммәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп) сыйныфташы була,” — дип яза Фарук ага Нәкыйпов.

Орск шәһәреннән миллионер Хөсәеновлар хезмәткәре Мостафа Фәйзуллин да үзенең бер улын (Сәетгәрәй Фәйзуллинны — драмматург Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы) Түнтәр

248

Page 15: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 249

мәдрәсәсенә белем алырга җибәрә, Сәетгәрәй Фәйзуллин указ алганнан соң Түнтәр мәдрәсәсендә хәлфә булып шәкертләр укыткан. Соңга таба Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы кызына өйләнеп Шода авылында имам булган.

Нократ якларыннан (хәзерге Киров өлкәсе) Түнтәр мәдрәсәсенә килеп белем алучы шәкертләр дә байтак булган.

Кызганычка каршы, хәтта бүген дә бик күпләр Ишмөхәммәт хәзрәтне (Ишми ишан) үз чорында яңалыкны буып торган, карагрухчы һәм алдынгы карашлы муллалар өстеннән югарыга донос язучы дип кенә күз алдына китерә.

ТФА Тарих иститутының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Радик Салихов Ишмәхәммәт хәзрәт турында болай дип яза:

“Элек аның җәмәгать эшчәнлегенә тискәре бәя бирелгән булса да, хәзер аның зур дин белгече, Ислам кануннарын ихластан яклаучы буларак казанган авторитетын танымыйча булмый. Аның фикеренчә, мәдрәсәләргә яңалык кертүче җәдитчеләр Ислам кануннарының нигезен какшатканнар, татарларны европалаштыруны тизләткәннәр һәм рус дәүләтенең миссионерлык эшчәнлегенә юл ачканнар.”

Чынан да Ишмөхәммәт хәзрәт 1911 елда император исеменә ил буенча мәдрәсәләрдә “кадим ысулы уставы” нигезендә генә укытырга кирәклеге турында махсус Указ чыгаруны сорап хат язган. Аның фикеренчә, мәдрәсәләрнең алты этабында да бары тик Коръән кануннары гына укытылырга тиеш булган. И.Динмөхәммәтов көндәлек матбугатта һәм үзенең брошюраларында ул чорның алдынгы карашлы Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, Г.Курсави, М.Бигиев кебек зыялыларына каршы бик актив чыгышлар ясаган. Алар белән турыдан-туры сүз көрәштергән.

Шундый олы шәхесләр белән кара-каршы тора алган, 41 ел дәвамында мәдрәсә мөдәррисе булып, йөзләгән муллалар хәзерләгән шәхесне көчсез дип, яки бары тик тискәре булган дип әйтеп буламы? Иж-Бубый мәдрәсәсенең таркалуын да Ишмөхәммәт хәзрәткә генә сылтаучылар бар. Дөрес, ул югарыдан бирелгән күрсәтмә нигезендә Иж-Бубый мәдрәсәсенә килеп, мәдрәсә эшчәнлеген тикшергән. Судта да катнашкан. Әмма суд материалларында (“Бубилар мәдрәсәсе” китабы) Ишмөхәммәт хәзрәтне гаепләрлек бер генә дәлил дә юк. Киресенчә, бу китапта мәдрәсә укытучыларының Төрек флотына ярдәм итеп акча җыюлары (бу рус-төрек сугышы чоры) һәм тыелган матбугат таратулары турындагы доносны Бубыйларның үз кешеләре җиткергән булуы исбатлана. Инде килеп, суд нәтиҗәсендә, Бубыйларның берсе дә атылмый. Бубыйларны соңарак Сталин репрессиясе шаукымында атарга хөкем итәләр.

Әйе, тарихчы-галимнәр арасында да, язучы-шагыйрьләр арасында да, “Ишми бакчасына” таш ыргытучылар әле дә җитәрлек. Аларның кайберләре Ишмөхәммәт хәзрәт турында бернинди төп

чыганакларны укыганы булмаса да, кемнәргәдер иярүчеләр генә. Икенчеләре исә “Ишми ишанның доносларын яки шуңа этәрүче документлар белән архив материалларын актарганда очрашканыбыз бар” диләр. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә:

“Ишмөхәммәт хәзрәт 1911 елда бөтен җәдитләр өстеннән төрле урыннарга гаризалар бирепү шуннан соң күп җирләрдә тикшерүләр башланып, шул вакыт миндә дә бик дәһшәтле сурәттә тикшерү булып, күп кәгазьләр, китапларны алып, әллә ничә кәрзинкә тутырылып, үземне дә кулга алып Сарапульгә алып китерделәр. Инде революционер исеме тагылгач, минем тирәгә дус ишеләр якын килми, бар да качып беттеләр. Малмыж, Алабуга полицияләрен үтеп, Сарапульга жандармийский управлениягә киләчәк начальник ябарга кушып, ябып та куйдылар. Ябылуда бераз вакытлар кичкәч, мәчеттән чыгып, жандарм назарында байтак вакыт Сарапульдә торганнан соң начальник “авылда тормаска” подписка алгач, авылга кайтып, бер кич кунып, иртәгесен Казанга йөреп киттем,” — дип яза.

“Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыж шәһәрендә беренче рус-татар мәктәбе ачуы да кемгәдер ошамаган, сөргенгә җибәрелгән” дип язылган Малмыжда 1924 елда басылган “Музей” журналында.

1916 елда Түнтәрдә Ишмөхәммәт хәзрәткә кунак булып киткәннән соң танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи үзенең № 6 “Көндәлекләр дәфтәре”нә болай дип язып калдырган:

“22 сендә Сәеетгәрәй абзый белән 23 нә дип дәгъват килгән Балтачның Сабирҗан мулла мәҗлесенә барырга чыгып, Түнтәргә барып кундык. Бөтен Рәсәйгә мәшhүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә (М.Фәйзи шикелле яшь зыялылар дошман дип санаган кеше дип аңларга кирәк. Мирхәйдәрнең абыйсы Сәетгәрәй hәм күпчелек мөселманнар бу шәхесне үз араларында иң олылардан санаганнар. — Фарук Нәкыйпов искәрмәсе) барып төшү hәм кунак булу ничектер мәкруh (тыелган эш — Ф.Н.) күренгәндәй булды.

Түнтәр ике мәчетле, Шодадан кечерәк бер авыл. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы, асты таш, өсте агач, урамга 15 тәрәзә караган бер өйне авыл җирендә дворец дип атау күпертү булмастыр, шәт. Ишек алдына да әллә ни кадәр сузылып киткән бәләкәй өйләреннән башка 20 дән артык бүлмә санадым...”

Без Ишмөхәммәт хәзрәт эшчәнлегенә нигезле бәя бирә дә алмыйбыз. Бу уңайдан бер очрашуда “Тарих белән бик сак булырга кирәк,” — диде безгә танылган язучыбыз Туфан ага Миңнуллин. Хак сүзләр.

Ничек кенә булмасын, Ишмөхәммәт хәзрәтне ул яшәгән чор корбаны дип уйлыйбыз без. 1905 елгы рус революциясе татарлар өчен дә демократиянең бөтен капкаларын ачып куйгач, безнең милләтнең дә

Page 16: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланамәгърифәтенә юл ачыла. Күп кенә газета-журналлар чыга башлый. Татарларның милли-азатлык хәрәкәте үсә. Бу исә рус самодержавиесе өчен куркыныч тудыра башлый. Власть тирәсенә канэчкеч Столыпин килә. Ул чорларда Столыпин жандармериясе 1936 еллардагы Сталин жандармериясеннән бер дә ким булмый. Татар демократиясен кысу өчен ул төрле ысуллар файдалана. Ишмөхәммәт хәзрәтне дә шушы максаттан файдалана.

Соңгы 15 ел эчендә Татарстан диния назарәте мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт тырышлыгы белән Ишмөхәммәт хәзрәтнең шактый дини фәнни хезмәтләре рус теленә һәм кайберләре татар теленә дә тәрҗемә ителде һәм китапчыклар итеп бастырылып чыгарылды. Монда шуны искәртик, Ишмөхәммәт хәзрәт фәнни хезмәтләрен гарәп хәрефләре белән генә түгел, ә гарәп телендә язган булган. Совет чорында ук Ишмөхәммәт хәзрәтнең хезмәтләре һәм анны аклау турында татар халкының күренекле язучысы Мөхәммәт Мәһдиев өйрәнеп, язып чыккан иде. Әмма аның башына суктылар. Соңгы ун елда бу мәсьәләне Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов тирәнтен өйрәнде. Бер үк вакытта, тарихчы галимнәр Д.Салихов, Р.Мәрданов һ.б. бу юнәлештә зур көч куйдылар. Танылган татар язучысы Туфан Миңнуллин: «Гомер буе без анны «Ишми ишан» дип сүгеп килдек. Тарих шуны күрсәтте: Ишмөхәммәт хәзрәт динебез сагында торып, милләтебезнең әхлакый сафлыгы өчен көрәшкән икән» дип чыгыш ясады.

Ни кызганыч, Алтын Урданың җимерелүе, Казан ханлыгының буйсындырылуы, 1918 елда Идел-Урал мөселман дәүләтенең санаулы көннәр генә яшәп калуы, Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыш чорында татар язучылар корпусының һәм татар зыялыларының кырылуы, һәм башка периодларда татар зыялылары арасында барган кирәкмәс ызгышлар... безнең тарих ул.

— Нигә без шундый соң? — дигән сорауга каршы бер олы галимебез болай дип җавап бирде:

— Татар ул элек-электән бик көчле халык. Һәркемнең үз аргументлары бар...

...Ишмөхәммәт хәзрәт “Кадиме ысул”га теше-тырнагы белән ябышып ятса да, аның уллары яңалык юлыннан китәләр: рус-татар мәктәпләрендә укыйлар, берсе бухгалтерлар мәктәбен дә тәмамлый. Хәзрәт аларга каршы килми. Бер улы Нурлыгаян Динмөхәммәтов Октябрь революциясе елларында кызыл командир була. Икенче улы Габделхәй Динмөхәммәтов совет чорында язучы, журналист һәм мәгърифәтче буларак таныла. Өченче улы Нурислам Динмөхәммәтов совет мәктәбе укытучысы булып җитешә. Кызы Латыйфа апа да бик тә итәгатьле һәм зыялы икәнен мин үзем дә яхшы хәтерлим. Ул Түнтәргә олайгач та еш кайтып, кулыннан килгән кадәр фәкыйрьләргә ярдәм итүче, үтә дә кешелекле зат иде. Латыйфа апаның бер улы Җәүдәт Айдаров Казанда дирижер һәм музыка белгече буларак зур дәрәҗә алды: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды.

Икенче улы Тәлгать Айдаров Казан заводларында югары дәрәҗәле, танылган уйлап табучы-инженер булып эшләде. Ишмөхәммәт хәзрәтнең тагын бер оныгы Фарук Нәкыйпов Казанның РТИ заводында баш инженер һәм директор урынбасары вазыйфаларын башкарып, халык ихтирамын яулады.

Вакыт тәгәрмәчен бераз кирегә әйләндереп, Түнтәрнең сигезенче имамына тукталыйк. Ул — Мөхмәммәднәҗип бине Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд бине Сөбханкол бине Рәхманкол Түнтәри.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт үзе турында болай яза:“Түнтәргә, бәлкем, бер җиргә дә мулла булу

фикерем булмый торып, анамның ирексезләве белән ихтыярсыз, бу гаять фетнәле урынга Ишмөхәммәт хәзрәт янына икенче имам булып урнашкан идем. Мулла булуым бик низаглы булып, бу эшкә Ишмөхәммәт мулла бар көче белән каршы торып, Габделлатыйф Хәкимов һәм авылның башка таза тормышлы вак сатучыларны үзенә ияртеп, безнең яктагы ярлылар белән хилаф бер оешма төзеп, ике елга якын низаг прошенияләр белән эше сузылып, инде эш булмый, дип торганда, бәдбәхет указ дигән афәт килеп, зур мосыйбәт (бәла) булды. Бөтен бәланең башы булган бу указ килсә дә, байтакка тынычлыкны саклап эш кылмый тордым. Мине, мулла кылган ярлылар эшләргә күчелеп, мәҗбүр итеп, тарткалашып, ләвазымча (чаралар) керешеп, күңелсез вакыйгалар һаман була килде. Боларның бер гамәле мин булсам да, бая ә дигәнче бу низаг эченә ихтыярсыз килеп кергән идем. Мулла булгач, әһәмиятле эшем мәктәп ачып, бар расходны үз өстемә алып, ярлылар балалалрын укырга-язарга өйрәтә башладым. Башта ысулы җәдидтә үк булмый, шулай да бер төрле тәртип беләнрәк укыта килеп, 1903 ел башында бөтенләй ысулы җәдидкә әйләндердек.”

Шушы ноктага җиткәч, алда искә алынган Габделлатыйф Хәкимов турында берникадәр мәгълүмат биреп китик. Ул 1840 елда Түнтәрдә туган. Түнтәрдә, Малмыжда, Оренбургта, Бөгелмәдә, Уфада зур кибетләр тоткан. Түнтәрдәге кибете энесе, Малмыждагысы, Бөгелмәдәгесе уллары карамагында булуы билгеле.

Гаяз Исхакый Мәскәүдә чыккан “Сүз” газетасының 1916 ел 14,19,2 август саннарында чыккан мәкаләсендә түбәндәгеләрне яза: “Казан газеталары фәүкелгадә (гадәттән тыш) бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Гаделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы Харитонов матбагасын йөз меңгә сатып алып, шул матбаганы “Өмид” белән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен ширкәт мәйданга китергән. Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина (хәзер Хәкимовның Уфадагы мәчет һәм мәдрәсә биналарында “Башэнерго” конторасы һәм чукрак балалар интернаты урнашкан.

250

Page 17: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 251

Габделлатыйф хаҗи үзе гаиләсе белән 30 еллар караңгылыгына кереп югала. — “Гомеремнең ун көне” китабында А.Хәлим искәрмәсе.) иткән, бүгенге көндә үз хәрәҗаты (чыгымнары) берлән тәрбия итә торган заттыр.”

Г.Хәкимовның ике манаралы мәчете бүгенге көндә, Уфаның дүртенче җәмигъ мәчете буларак, дин тотучы мөселманнарга кайтарып бирелгән. Габделлатыйф абзый салдырган Түнтәрнең икенче мәчет бинасы 1944 елда Чепьяга район советы башкарма комитеты бинасы итеп күчерелгән. Ул 1912 елда Түнтәрдә салдырган кирпеч мәдрәсә бинасы бүген дә түнтәрлеләргә хезмәт итә. 1905 елда Габделлатыйф абзыйның Бөгелмәдә яшәгән улы миллионер Шакир бай Түнтәргә ак таштан 140 квадрат метрлы мәдрәсә бинасы төзи. Бина бүген дә файдалануда.

Шакир бай турында “Бугульминская газета”сы болай дип яза: (“Живая связь времен” исемле Владимир Изергин мәкаләсе, 27.08.1996ел)

“1910 ел. Бер класслы рус-татар училищесы ачыла. “1907 елның 1 ноябрендәге кагыйдәләр җирле татарлар күңеленә бик хуш килде, — дип яза ул чордагы журнал. — Ш.Л.Хәкимовның материаль һәм мораль эчкерсез ярдәме белән Бөгелмәдә рус-татар мәктәбе ачыла. Бу мәктәп җирле мәчетнең ишек алдындагы бер бинасында (флигель) була. Мәктәп җирле мөселманнар хисабына тотылган дип саналса да, чынлыкта мәктәпнең бөтен чыгымнарын сәүдәгәр Хәкимов үз өстенә ала.” Шуны да өстәргә кирәк, мәктәп ул заман өчен кирәкле җиһазлар белән дә тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән була. Укытучы итеп русча һәм татарча яхшы белгән, тиешле имтихан тапшырган, белемле яшь укытучы чакырыла. Беренче дәресләр бер группадан торып, 1909 елның 1 ноябрендә башлана һәм болай дәвам итә: төшкә кадәр мөсеман дин укуы һәм татар грамотасы, төштән соң рус теле, хисап һәм русча язу. Дәресләр бик уңыш белән баралар.”

Хәкимовлар турындагы мәгълүматны Бөгелмә педагогия училищесе директоры Әнәс Гарипович Ибраһимов җибәрде. Ул болай дип тә өстәгән: “Бүгенге көндә Бөгелмәнең үзәгендәге Хәкимовның элеккеге сәүдә үзәге йорты татар мәдәни үзәге өчен бина итеп реставрацияләнә”.

1903 елның икенче яртысында Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләрен карап чыгу отчетында болай дип язылган: “...Түнтәр мәдрәсәсе шактый зурлыктагы һәм биеклектәге ике яңа төзелгән агач биналарда урнашкан. Биналар ике-өч ел элек Казан сәүдәгәре Ишморатов хисабына төзелгәннәр. Мәдрәсә биналарының бүлмәләре класс бүлмәләренә ошамаган, торак бүлмәләрен хәтерләтәләр. Зур булмаган бүлмәдә идәнгә паласлар җәелгән. Мөдәррис өлкән шәкертләргә лекция укый. Китаплар өчен куелган кечкенә өстәлдән башка бүлмәдә башка җиһазлар юк...” (Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, шунда ук опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап)

Бу вакыта таш һәм кирпеч мәдрәсә биналары төзелмәгән була әле.

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт турында мәгълүматлар бирүне дәвам итик. Аның Түнтәр мәдрәсәсендәге эшчәнлеге турында тагын бер документ бар:

Вятка губернасының 1895-1899 елгы язмаларда болай диелгән: “Түнтәр авылында ике мәктәп — мәдрәсә һәм башлангыч мәктәп теркәлгән. Биналар имам Шәмсетдинов тарафыннан шәхсән бирелгән. Белем бирүчеләр указлы муллалар Нәҗип Шәмсетдинов һәм мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Укучылар саны — 140 малай. 1899 елда укучылар саны: малайлар 150, кызлар 50.” (Фонд 205, опись 2, эш бер. 2189, 10 бит ике яклап һәм эш бер. 2273, 5 бит ике яклап.)

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт үзе болай яза:“Уникенче елгача муллалык правам сәламәт

булып, уникенче елда сәяси шөбһәле кеше дип, бу праваны алдылар. Сәясәттән һич хәбәрем, сәясәт белән бер эшем булмаганы шөбһәсез булса да, ни өчендер мине сәясиләрдән санадылар. Сәясилек өчен мәгълүмат булу өстенә җәсарәтле булу беренче шарт булганга, бу инде миндә чеметеп алырлык да булмаганга шөбһәгә урын юк иде.”

Шулай итеп, Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең Түнтәрдә икенче мәдрәсә ачуы һәм бу мәдрәсәнең эшчәнлеге 1895-1912 елларга туры килә.

1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәтүче муллалар исемлеген Карадуган музее директоры Бакый Шәймуллович Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды. (Фонд 205. сакл. берәмлеге 2847, 31-34 битләр.)

Ул документта Малмыж өязендә урта белем бирүче мәдрәсәләр икәү дип күрсәтелгән: Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсе. Мөдәррисе — өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган. Кошкин (Күкшел – Малмың янында) волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсе. Мөдәррисе — Мәхмүт Шәрипов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган. Документта моннан башка Малмыж өязендәге татар авылларындагы мәчетләр каршындагы башлангыч белем бирүче мәдрәсәләр (алар ул заманда мәктәп дип аталган) барлыгы 34 дип күрсәтелгән. Шул имамнардан 24е Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган муллалар. Бу әле Малмыж өязендә генә. Бу документта Мөхәммәмнәҗип мәдрәсәсе башлангыч мәктәп дип күрсәтелә. Әмма монда төгәлсезлек бар дип уйлыйбыз.

2000 елда Казан Дәүләт университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фәнни хезмәткәре, безнең якташыбыз Диләрә ханым Абдуллина китапханә фондыннан безнең өчен бик кадерле кулъязма документ табып бирде. Ул Мөхәммәднәҗип хәзрәт тарафыннан төзелгән. Районыбызның танылган имамы — мөхтәсиб Җәлил хәзрәт ярдәме белән Татарстан Ммилли китапханәсе

Page 18: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланадиректоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең фәнни хезмәткәре филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов бу документны кириллицага күчереп бирделәр. Бу галимнәрнең рөхсәте белән, бу документны без тулысы белән китерәбез: (документ матбугатта беренче тапкыр басыла). Документның титул битендә “«Мәдрәсәи Шәмсия». Түнтәрдә.” дигән штамп куелган. Ахырда мөһер белән расланган.

“Түнтәр авылында мәрхүм остазлар шәехе Гали вә шәйхе Шәмсетдин хәзрәтләренә нисбәтле булган «Мәдрәсәи Шәмсия»нең эчке эшләренә караган вакытлы «Кануннамә»

Аңлы, игътибарлы кешеләргә ачык мәгълүмдер ки, дин вә милләтнең төзеклеге һәм саклануы – гыйлем вә гамәл вә милли гореф-гадәтләрне саклау, гыйлем вә мәгариф үсеше мәдрәсәләребезнең яхшылыгы белән хасил буладыр. Мәдрәсәләр төзеклегенең күп сәбәпләреннән берсе — шәкертләрнең әхлак вә гайрәтле пәйгамбәребез хәдисләре вә милли гадәтләребезгә муафыйкъ булудыр һәм шуңа күрә шәригать гыйлемнәре Ислам әхлагы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләренә мисал булуы ихтимал дип исәпләнгән «Мәдрәсәи Шәмсия» шәкерләре өчен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ошбу Канун төзелде.

Бу мәдрәсәгә нисбәтле булганнар бу Канунны хөрмәтләрләр, һәрбер маддәсен үтәүне зарур күрерләр, үзләрен бу Канунга муафыйкъ тотарлар. Өмет итәбез ки, бәрәкәтле гыйлем, гүзәл әхлак хасил булып, милләтләренә хәерле хезмәтче буларак, Аллаһ каршында әҗерле-саваплы булырлар. Аллаһ һидаят тәүфыйк бирсен!

1 маддә. Мәдрәсәгә кабул ителәчәк шәкерт рәсми документлары вә башка җәһәттән Русия дәүләте тәртипләренә муафыйкъ, сәламәт булуы, элек тә бозыклык вә фәхеш белән бәйле булмаган зат булуы тиеш.

2 маддә. Бу Канунамәне яхшы аңлап, ихлас күңел белән кабул итү тиеш.

3 маддә. Тәгаенләнгән комитет тарафыннан имтихан кылынып, тиеш күренгән сыйныфка күчерелер.

4 маддә. Аш-чәй тиешле вакытларда булып, намаз, дәрес вакытларында булмас.

5 маддә. Кич сәгать уннан калмый йокларга ятыр, җиде сәгатьтән ким йокланмас.

6 маддә. Дәрес араларында тәнәфес, дәресләр тәмам булгач ял ителер; пәнҗешәмбе көн өйләдән соң, җомгагача дәрес булмас.

7 маддә. Ошбу тәнәфес, ял мәддәсе алтынчы мәддәне үтәгән шәкерт хакында.

8 маддә. Ун яшеннән узган шәкертләр биш вакыт намазны вакытларында үтәрләр, һәр көндә ике намазны мәчеттә башкарырлар.

9 маддә. Намазның фарыз, вәҗиб, сөннәтләрен үтәү шәригать тәртипләрен саклап башкарырлар; мәчетнең тәртипләрен үтәп, халык өчен хәерле үрнәк булырга тырышырлар.

10 маддә. һәр шәкерт мәдрәсәне әдәпкә өйрәнү һәм әхлак төзәтү урыны дип белеп, үзен хайванияттән саклап, инсаният (кешелеклелек) белән зиннәтләргә тырышырга тиеш. һәркем үзеннән олыга игътибар вә ихтирам белән, үзеннән түбәнгә киң мәрхәмәт белән мөгамәлә итәр. һичбер вәхшиләрчә, залимнарча мөгамәләдә булмас. Мөгаллимнәр дә шәкертләргә шәригать вә канун буенча ягымлылык белән мөгамәлә итәрләр. Шәкертләрнең әдәп вә хәрәкәтләрендә кимчелек күрелсә, дәфтәргә язылыр. Әгәр кыскача, бетәрдәй эш булса, вакытында тәрбия белән бетерелер. һәркем чит кешеләргә яхшы мөгамәләдә булыр.

11 маддә. Мәдрәсәнең эчке, тышкы пакьлегенә зыян китермәскә. Бинасын, башка әсбапларын бозылудан сакларга тырышалар. Пыяла вату, башка әсбапларына зарар китерү кебек аерым зарарлар кем тарафыннан ирешсә дә, ул түләр. Мәдрәсә эченә аяк киеме белән керү, комган, башка нәрсәләрне урынсыз кую; стена, тәрәзә, өстәлләрне язу карарлары белән буяу, теләсә кая төкерү кебек тәрбиясез эшләр тыелыр. Кайда гына булса да, мәдрәсә намусына тигән сүзләрдән катгый тыелырлар.

12 маддә. Шәраб, караклык, хыянәт, ялганлашу, бозыклык, гайбәт… һәм кәгазь уены, кубыз, тәмәке кеби хәрам вә һәрбер начар эшләрдән, әлбәттә тыелырлар.

13 маддә. Шәкерт вә мөгаллимнәр тиешле булган дәрес вазыйфаларында, һичшиксез, булып, дәресләр, шиксез, дәвам итәр. Җәдвәлдә тәгаен ителгән дәресләр аңлап укылыр. Аңлау өчен гаять тырышырлар. Дәресне аңламаенча калу бөтенләй дөрес булмас. Аңлау өчен яхшылап аңлатуны сорарлар, һичкемнән баш тартмаслар. Мөгаллимнәр дә бу мәсьәләдә, әлбәттә, мәмкинлек бирерләр, ярдәм итәрләр. Дәрес вакытларында башка эш белән шөгыльлләнү катгый тыелыр, гомер вә вакыт әрәм ителмәс.

14 маддә. Уку дәвамында һәр дәресне күнегүдән башка, атнада яки айда бер мәртәбә хосусый имтиханнар булыр. Уку ахырында еллык гомуми имтихан кылыныр.

15 маддә. Дәрес билгеләре исәпләнгәннән соң, имтихан билгеләренең начар булуы яртысыннан арткан шәкерт сыйныфыннан күчерелмәс. Өч ай дәрес вакыты калган шәкерт иске сыйныфына кертелмәс. Мәгәр иптәшләре укыган дәресләрдән имтихан тотса, кушылыр. Яз көне имтихансыз кайткан шәкерт тә ошбу хөкемдә.

16 маддә. Октябрь башыннан апрель башынача… булган дәресләр дәвам итәр. Апрель башыннан кабатларга керешерләр, унбишләрендә ибтидаи, соңра рөшди шәкертләре имтихан кылыныр.

17 маддә. Гомуми имтихан тәмамынача зорурлык сәбәпләре кайткан шәкертне хосусый имтихан белән җибәрелер. Хәлне дәфтәргә теркәп, сыйныф кичергәндә игътибар ителер. Ләкин шәһәдатнамә, бүләк бирелмәс.

252

Page 19: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 253

18 маддә. Май эчендә мәдрәсәдә торучы булса,

тәмам ителәчәк дәресләрне укытылыр яки рәсми булмаган дәресләрдән сабак бирелер, буш торуга рөхсәт булмас. Май ахырында һәркемгә кайтыр өчен рөхсәт бирелер, чөнки өч ай ял — сәламәтлек кагыйдәләреннәндер.

19 маддә. Күрсәтелгән маддәләр тәгаен ителгән идарә комитеты тарафыннан үтәлер.

20 мәддә. Ошбу Кануннамә хәл вә заманга нисбәтле рәвештә камилләштерелер.

Аллаһының тәүфыйгына юлыксын! Мөдир: Мөхәммәднәҗип Түнтәри.(Түгәрәк мөһер: «Мөхәммәднәҗип бине

Шәмсетдин»Документны бераз гына анализлап китик. Бу

документта дата куелмаган. Ул 1903 елларга карый булса кирәк. Чөнки “Канунамә”гә дәресләр расписаниесе 4 югары сыйныфлар өчен. Документ авторы язганча “Башлангыч белем бирүче мәктәбебезнең дәресләр расписаниесе аерым. Анда башка мөгаллимнәр,” дип күрсәтә.

Бу Кануннамә, ягъни мәдрәсә Уставы, югары властьлардан мәдрәсә эшчәнлеге өчен лицензия алу өчен кирәк булгандыр. Канунамәнең кыскалыгы — мөдирнең осталыгын күрсәтә. Иң кирәклесен генә язып, әхлак тәрбиясенә һәм шәкертләрнең сәламәтлегенә игътибар үтә зур икәнлеген искәртү зарур. Хәзерге заманның беркемнең дә хәтерендә калмый торган 30 ар битлек мәктәп Уставлары белән чагыштырып, мондый нәтиҗә ясап була: Мәдрәсә Канунамәсе мөгаллимнәр һәм шәкертләр өчен төп кулланма булып торган. Безнең мәктәп Уставларыбыз мәктәпләрдә андый-мондый “ЧП” булганда (Аллам сакласын!) “мәсьәләне чишү” өчен юридик документ булып тора.

Хәзер “Шәмсия” мәдрәсәсенең беренче сыйныфы һәм “Галия” сыйныфының дәресләр тәртибе белән танышыйк:

Рөшди беренчеКөн Дәрес МөгаллимШимбә

1.Коръән Габделхәмид2.Милли тарихе Ислам

Мөхәммәднәҗип

3.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)

 

4.Хисап Габделгазиз5.Тарихи милли Габделгазиз

Якшәмбе

1.Сарыф Габделхәмид2.Тәрҗемә инша Мөхәммәднәҗип3.Фикъһ Габделхәмид4.Татбикать Мөхәммәднәҗип5.Сарфы төрки Габделгазиз

Дүшәмбе

1.Җәгърәфия Габделгазиз2.Сарыф Мөхәммәднәҗип3.Кыйрәате фәнния

Габделгазиз

4.Кыйрәате гарәбия

Мөхәммәднәҗип

5.Хәдис МөхәммәднәҗипСишәмбе

1.Коръәни Кәрим Габделхәмид2.Хөсне хат (мәшыкъ

 

дәфтәреннән)  3.Хисап Габделгазиз4.Тәрҗемә инша Мөхәммәднәҗип5.Русия тарихы Габделгазиз

Чәр-шәм-бе

1.Сарыф Мөхәммәднәҗип2.Тарихе Ислам Габделхәмид3.Кыйраәте гарәбия

Мөхәммәднәҗип

4.Кыйраәте төркия ГабделхәмидПән-җешәмбе

1.Хәдис Мөхәммәднәҗип2.Җәгърәфия Габделгазиз3.Имләи гарәби Габделхәмид4.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)

 

Җом-га

Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау

Икенче һәм өченче сыйныф расписаниеләре дә бар.

Галия сыйныфыКөн Дәрес МөгаллимШимбә

1. “Җәлалин” Мөхәммәднәҗип2. “Һидайә” Мөхәммәднәҗип

Габделгазиз3. Хисап  

Якшәмбе

1. “Нурел-йакыйн” Мөхәммәднәҗип2. “Әлфия” Габделгазиз3. Дөрүсе бәлягать Габделгазиз

Дүшәмбе

1. “Мишкяте шәриф” Мөхәммәднәҗип2. “Шәрхел-мәнар” Мөхәммәднәҗип3. Мантыйк Габделгазиз

Сишәмбе

1. “Җәлалин” Мөхәммәднәҗип2. “Һидайә” Мөхәммәднәҗип3. Хисап Габделгазиз

Чәршәмбе

1. “Нурел-йакыйн” Мөхәммәднәҗип2. “Әлфия” Габделгазиз3. Дөрүсе бәлягать Габделгазиз

Пәнҗешәмбе

1. “Мишкят” Мөхәммәднәҗип2. “Шәрхел-мәнәр” Мөхәммәднәҗип3. Дөрүсе мантыйкыя Габделгазиз

Җомга

Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау

Бу җәдвәлдә дәрес тәртипләре дөрес. Ләкин мөгаллимнәр тәртибе ялгыш булган. Моның дөрес булганын шаять газеталарның берсендә күрерсез.

Ибтидаиягә (башлангыч сыйныфлар) махсус янә бу тәртиптә дәрес җәдвәлебез бар. Ибтидаиядә мөгаллимнәребез:

1. Могыйнетдин әфәнде.

Page 20: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

2. Мөхәммәтситдыйкъ әфәнде (ярдәмчесе).Ибтидаине дә үзебез күзәтәбез һәи идарә итәбез.Дәресләр тәртибен кириллицага күчереп биргән

галимнәребез укытыла торган фән исемнәренә түбәндәчә аңлатмалар да биргәннәр:

Җәдвәлдәге дәрес исемнәренә аңлатмалар:Гакаид — иман нигезләреимля вә иншаи төрки

— татар теле грамматикасы

имляи гарәби — гарәп теле орфорографиясе

кыйраәте гарәбия

— гарәпчә уку

кыйраәте төркия — татарча укукыйраәте фәнния

— табигать белемнәре, физика

мәшыкъ дәфтәре — матур язу дәфтәренәхү — синтаксиссарфы төрки — татар теле морфологиясесарыф — морфологиятатбикать — гарәп теле грамматикасы

(?)фикъһ — шәригать мәсьәләләре

хакындагы гыйлемхөсне хатт — матур язуһәндәсә — геометрия “Галия” (югары) сыйныф җәдвәленә

аңлатмалар:Бу җәдвәлдә, нигездә, дәресләр укытылган китап

исемнәре күрсәтелгән. Үзебезгә мәгълүмнәренә аңлатма бирәбез:

“Җәлалин” — “Тәфсире Җәлалин” исемле китап. Коръәнгә гарәп телендәге тәфсир.

“Һидайә” — фикъһ, ягъни шәригать мәсьәләләренә багышланган китап.

Дөрусе бәлягать — матур сөйләм дәресләре.“Мишкяте шәриф” — хәдисләр китабы.Безнең өчен бик кадерле булган бу табыш өчен

Диләрә ханым Абдуллинага, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Раиф Мәрдановка һәм Ирек Һадиевка тагын бер кат олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы”нда үзе турында шактый күп мәгълүмат бирә. Аларны күчереп язмыйча, алдагы документның ни дәрәҗәдә куәтле булуын күрсәтү генә дә хәзрәткә бәянең олысын бирү урынлы булыр.

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт эшчәнлегенә милләтебезнең каһарман галимнәре дә олы бәя бирделәр. “Мөхәмәтнәҗип хәзрәт үз чорының иң зыялыларыннан булган. Ул үз китабында теләсә нәрсә язмас,” — диде аның турында академик Марсель ага Әхмәтҗанов. Икенче бер могътәбәр галимебез тарих фәннәре докторы Равил ага Әмирхан аның турында болай диде: “Мөхәммәтнәҗип хәзрәт бик мәгълүматлы, күпкырлы шәхес булган. Без гаиләбездә аны “Түнтәр җизни” дип йөртә идек.” Чыннан да Мөхәммәднәҗип хәзрәт белән атаклы Әмирханнар нәселе Чистайның Закир ишан аша бәйләнә. Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең җәмәгате — Әминә

абыстай — Закир ишанның бер кызы. Закир ишан ягыннан билгеле Зәйтүнә — Язучы Атилла Расихның әнисе. Зәйтүнәнең апасы Рәбига Түнтәрнең Мөгыйн исемле хәлфәсендә кияүдә була. (Мөгыйн хәлфәнең башлангыч сыйныфларда укытуы Мөхәммәднәҗипнең дәресләр расписаниесендә күрсәтелгән.) Язучы Атилла Расих бу турыда үзенең “Ишан оныгы”нда да ачык язган.

Мөхәммәднәҗип хәзрәт 1912 елда Түнтәр мәдрәсәсеннән читләштерелеп, Түнтәргә кайтырга рөхсәт булмагач, Казанда Галимҗан хәзрәт идарәсендә хезмәткә алына. Анда алар дини, гыйльми, сәяси мәҗәлләләр (китаплар) чыгару буенча эш алып баралар. Монда ул җиде елга якын, унҗиденче ел түнтәрелешенә кадәр хезмәт итә. “Гыйльми шөгыль булганга, минем өчен бу бик файдалы хезмәт булды,” — дип искә ала ул үзе. 1917 елда иске хөкүмәт бәреп төшерелгәч, Уфада мөфтият әһелләре алмаштырыла. Мөхәммәднәҗип хәзрәт Уфага мөфтият идарәсенә эшкә чакырыла. Аны Кустанайга да, Чистайга да чакыралар. Әмма ул асыл ватаны Түнтәргә кайта һәм кабат Түнтәр имамы булып урнаша. Яңадан мәдрәсә эшчәнлеген торгызмакчы була. Әмма мәдрәсә бер ел гына эшли. Мөхәммәднәҗип хәзрәткә совет мәктәбендә укыту насыйп булмый.

1929 елда Түнтәрдә “Үрнәк” колхозы төзелә. Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы” хезмәтен яза. “Күңелем нәрсәдер сизенә,” — дигән ул язманың ахырларында...

1930 елда “мулла-эксплуататор” тамгасы астында ул кулга алына, мал мөлкәте тартып алына, аннары төрмәгә ыргытыла. Кайсы төрмәдә ничек вафаты билгесез. Җәмәгате Әминә абыстай 1942 елда Казанда туганнарында яшәп вафат була. Мөхәммәднәҗип хәзрәттән соң Түнтәрдә имам булып, 1930 елда Риза Фәхретдин кулыннан яңа указ алган Ишмөхәммәт хәзрәтнең бер улы Мөхәммәтнәкыйп халыкка хезмәт итә. Әмма аның да соңгы имамлыгы гомерле булмый. 1932 елда сталин маховигы аны да зинданга өстери. Гаиләсе исә авылдан куыла.

Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең замандашы, икенче бер Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыжда беренче рус-татар мәктәбе ачуын язган идек.

Малмыж музеенда 1855 елда Түнтәрдә туган, үз милләте, халкының тарихы, киләчәге турында кайгыртып яшәгән Мөхәммәткамал Мозаффаровның «Истәлек китабы»ннан күчермәләр бирелә. Мөхәммәткамал чыгышы белән Түнтәр авылыннан. Патша армиясе унтер-офицеры улы, Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе. Ул 1890 елда Малмыжга килеп урнаша, анда әле ул вакытта 12 генә татар гаиләсе яши торган була. Аның тырышлыгы белән Малмыжда рус-татар училищесы эшли башлый. Мөхәммәткамал рус-татар мәктәбендә укучы шәкертләр өчен үз исәбенә йорт салып, земство карамагына тапшыра. Анда 13 ел буена 130 укучы яши. Шулай ук үз хисабына хатын-кызлар өчен туку мастерское ача. Аның бу эшләре кемнәргәдер

254

Page 21: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 255

ошамаган, күрәсең, ул Оренбург якларына сөргенгә җибәрелә. 1909 елда, аннан кайткач, тагын үз хисабына татар һәм гарәп телләренә өйрәтүче 6 айлык кызлар курсы ачып җибәрә. Анда укырга 66 кыз җыела, укытучы булып Мәчкәрәдән Хәдичә Үтәмешева килә.

Мөхәммәткамал Мозаффаровның язмышы да безгә билгеле түгел. Шунысы хак, Ризаэтдин Фәхретдин үзенең “Болгар вә Казан төрекләре” китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел, 180 бит) Шиһабетдин Мәрҗанинең Казандагы татар зиратындагы кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган:

“Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган булырдыр — Р.З.) ясаткан дип ишеттем.” Монда тагын туганлык җепләре бар. Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман муллада кияүдә икәнен язган идем. “Ревизская сказка” язмалары Мөхәммәдкамалның әтисе Мозаффар Фәйзерахманның бертуган абыйсы булуы турында сөйли.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә Түнтәр мәдрәсәсе белән бәйле булган шактый гына шәхесләрне һәм аларның эшчәнлеген ачыклау мөмкин булды. Бу шәхесләрнең бүгенге дәвам итүче кайбер буыннарын да таба алдык. Эзләнүләр алга таба дәвам итә. Түнтәрдәге “Мәдрәсә музее”на шактый гына мәдрәсә дәреслекләре, документлар, мәдрәсә һәм авыл тарихына бәйле экспонатлар тупладык. Монда укучылар һәм укытучылар коллективының бергәләп эшчәнлеге ярдәм итә.

Мәдрәсәләр чорында Түнтәрдә өч зур китапханә булуы билгеле. Мәдрәсәнеке, Ишмөхәммәт хәзрәтнеке һәм Гали ишаннан калып баетылган Мөхәммәднәҗип хәзрәтнеке. Күн тышлы, бизәкләп нәкышләнгән, зурлыклары ярты метрга кадәр җитүче китаплар бар иде дип сөйли иде өлкәннәр. Һәрбер китапханә өчен аерым бина булган. Безнең музейга тупланган китаплар диңгезнең тамчысы кадәр генә. Дөрес, Татарстан Милли музеенда, Тукай музеенда, Лобачевский китапханәсендә һәм Татарстан милли китапханәләрендә дә Түнтәрдән киткән берникадәр китаплар һәм кулъязмалар бар. Алары да... “без укый торган телдә” түгел.

Шулай булуга карамастан, борынгы мәдрәсәбез турында мәгълүматларны эзләнүләр нәтиҗәсе укучыларыбызга, укытучыларыбызга, авыл халкына һәм якташларыбызга бабайлар мирасын күпмедер кайтарып бирергә ярдәм итә. Бу мәгълүматлар тарихчы галимнәребездә дә кызыксыну уятырга мөмкин.

Динсез яшәп булмый

1930 елларда коммунистлар һәм совет дәүләте мәчетләрне ябып, муллаларны сөргеннәргә куып бетерсә дә, авыл халкы диннән аерылмый. Аның күңелендә Аллаһ яши. Авыл халкы дини бәйрәмнәрне үткәрә, Коръән мәҗлесләре уздыра, корбан чалу йолаларын башкара. Мулла вазыйфасын өлкән яшьтәге авылдашлар башкара: Мусин Юныс, Әсхәдуллин Вәлиулла, Хәлиуллин Нәбиулла, Галимов Әхмәтвәли, Галимов Бәйрәмгали, Шәймөхәммәтов Корбангали, Хөсәенов Мәгъсүм һәм башкалар. Алар аерым өйләрдә җыйналып, җомга намазлары да укыйлар, вафат булган авылдашларны ислам кунуннарына нигезләп соңгы юлга озаталар, яшьләргә никах укыйлар һәм башка саваплы эшләрне башкаралар. Дөрес, күп вакытта бу эшләрне кача-поса эшләргә туры килә. Чөнки партия-район вәкилләре авыл советы җитәкчеләрен гел борчып торалар, халыкны диннән биздерергә кушалар. Әкренләп өлкән яшьтәге бабайлар кими, авыл халкын борчу баса. Хак динебез кануннары белән кем безне соңгы юлга озатыр дип. 1960 елларда указсыз мулла вазыйфасына авылдашыбыз Гарифулла бабай Мөхәммәтшакиров алына. Ул үзлегеннән белгән кадәр дин белемен кабатлый, тагын да тирәнрәк өйрәнә. Ул вакытларда дин китаплары да бик санаулы гына калган була. Аларын да гарәп шрифты белән укый белгәннәр генә файдалана ала. Кириллицада бер генә әсбап та булмый.

Гарифулла бабай 40 елдан артык авылдашларыбызда игелекле хезмәт итә. Аш мәҗлесләрендә коръән укый, яшьләргә никах укый. Болар барысы да авыл түрәләреннән качып-посып эшләнә. Мәетләр юа һәм ислам кануннары буенча мәетләрне соңгы юлга озатуны алып бара.

Хатын кызларның аш мәҗлесләрендә сугыштан соңгы елларда мәэзин абыстай Галиева Гайшә әби коръән укый, мәетләр юа. Ул авылдан киткәннән соң абыстай вазыйфасын Юсупова Маһитап, Әхмәдиева Бибинур, Гафетдинова Нәгыймә, Исхакова Мәръям, Сәйфуллина Фагыйлә, Мифтахова Бибинур һәм башкалар башкарды. Рухлары миңа рәнҗемәсен, ул елларда олы яшьтәге дини карчыклар күп иде, барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Әмма Йосыпова Нәфисә әбине һәм Гайнетдинова Минсылу әбине аерым күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу әбиләр мәет юу, коръән уку кебек саваплы эшләрне озак еллар буе башкардылар. Бик күп гаиләләргә, авылдашларга әнә шундый хезмәт күрсәттеләр. Соңгы елларда бу хезмәттә Хәкимова Мәдинә апа, Вәлиева Маһира апа авыл халкына зур хезмәт куйды һәм әле дә куя. Алар белән беррәттән бу изге эшкә Юсупова Гыйззәтбану, Мөхәммәтшина Рашидә, Сафиуллина Әминә һәм башкалар алындылар.

1990 елларда, коммунистлар партиясе таралып, совет власте беткәннән соң, халыкка дин тотарга хокук бирелде. Авылларда бабайларга җомга намазлары уку өчен биналар бирелә башлады. Шул исәптән, авылыбызда да иске мәчет-мәктәпнең буш торган бер бүлмәсенә электр җылыткычлары куелды, бабайлар шунда җыелып җомга намазлары укый

Page 22: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланабашладылар. Җомга намазына 8-10 бабай җыела торган булды. Имам вазыйфасын Гарифулла бабай башкарды. Соңа табарак авыл советы бабайларга җомга намазы уку өчен авыл советы бинасыннан бер бүлмә бирде. Колхоз рәисе Гарифуллин Наил эшләгән вакытта колхоз көче белән Түнтәр авылында мәчет салу проблемасы килеп басты. бу вакытта районыбыз авылларында: Балтачта, Кунырда, Соснада һәм башка кайбер авылларда мәчетләр төзелгән яки төзелә башлаган иде.

Түнтәр мәчете дә төзелә башлады һәм колхоз рәисе булып Мирвәт Галимов һәм Хәниф Бариев эшләгән елларда кызу темп алды. 2001 ел башында ураза гаетендә мәчетебезнең ачылу тантанасы булды. Мәчет төзелешенә аерым шәхесләр дә акчалата ярдәм иттеләр. Мәчет ачылуга бүләкләр белән килделәр. Мәчет төзелешенең фундаментын салу өчен иң беренче Казанда яшәүче авылдашыбыз Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов шактый саллы өлеш кертте. Мәчет ачылганда Фарук ага мәчеткә бабасыннан калган кечкенә форматтагы коръәнен бүләк итте. Авылдашыбыз Габделбәр ага Хөсәенов мәчеткә Ишмөхәммәт хәзрәттән калган борынгы хөтбә таягын бүләк итте. Заманында 100 ел элек Дагыстаннан кайтарылган көмеш башлы әлеге хөтбә таягын Габделбәр бабайның әтисе Хөсәен бабай, аннары Габделбәр бабай үзе 80 ел дәвамында өй чормасында саклаганнар. 7 яшьлек вакытта сәүдәгәр улы буларак, әти-әнисе белән моннан 70 ел элек авылдан сөрелгән Миннехак ага Гарифов Казаннан кайтып, зур келәм бүләк итте. Ул дин юлына басып, ике тапкыр хаҗ сәфәрендә булган һәм 70 ел үткәч беренче кайтуы икән. Бүләк тапшыручы башка авылдашлар да күп булды.

Авыл өстендә азан тавышы яңгырый башлады. Берничә ел дәвамында азан әйтү вазыйфасын коръән укырга үзлегеннән өйрәнгән Тәлгать бабай Шәйдуллин башкарды. Аннары азан әйтү вазыйфасына мәэзинебез Әхмәт Мөхәммәтшин кереште. Имамыбыз Гарифулла бабай вафатыннан соң, имамлык эшенә Гомәр Газыймов алынды. Башта ул дин кануннарын үзлегеннән өйрәнде, аннары махсус курсларга барып укыды һәм имам таныклыгы алып кайтты. 2002 елдан башлап авылыбызның имам вазыйфасын ул намус белән башкара. Аш мәҗлесләрендә коръән укый, яңа туган балаларга исем кушу, яшь гаилә корган парларга никах уку, мәет күмү йолаларын башкара. Соңгы елларда мәет юуу вазыйфаларын үтәүгә мәчет карты Сөнгать Хәмидуллин алынды. Гарифулла бабай исән вакытта зиратны карап тәртиптә тоту вазыйфасын да ул үзе башкара иде. Соңарак бу эшкә авылдашыбыз Равил Мөбарәкшин алынды. Зираттагы картайган агачларны кисүне, гомумән зиратны чистарту һәм зират әйберләрен тәртиптә тотуны Равил абый инде ун елга якын оештыра. 2001-2003 елларда эш аеруча зур күләмдә башкарылды. Бик күп агачлар киселде. Зират әсбаплары саклана торган йорт өчен бура буралды, йорт салынды. Зиратыбыз әле дә Равил абый Мөбарәкшин кайгыртуында. Йосыпов Азат

Мөхәммәтгали ишан гаиләсе каберләрен тимер рәшәткә белән әйләндереп алды.

1998-2000 елларда Балтачтан килгән Әхәт ага балаларга әхлак тәрбиясе бирү, башлангыч дин белеме бирү буенча мәктәп балаларына зур хезмәт куйды. Балаларны намаз укырга өйрәтте, дин нигезләреннән сабак бирде. Авылыбызда динебезне торгызуда Балтачыбыз мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның да хезмәте зур булды. Казан мәдрәсәләреннән ел саен практикага килгән шәкертләр дә балаларга һәм авыл халкына дини белем бирү буенча шактый зур хезмәт куйдылар. 2001 елдан башлап укучы балаларга дин белеме бирүдә имамыбыз Гомәр хәзрәт зур игътибар бирә. Яшьләребез дин юлына таба адымнар ясый. Яшьләрдән Рафил Шакирҗанов Әлмәттәге дини мәдрәсәне тәмамлап, хәзер икенче елын инде Сәгуд Гарәбстанында Мәдинә шәһәрендә дини белемен күтәрә. Рәдис Хәбибуллин, Рамил Шакирҗанов һәм Рафис Гыйлманов та Әлмәт мәдрәсәсендә укып дини белем алдылар. 2007 елда Заһир Газыймов Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1000 ел мәдрәсәсенә укырга керде.

Мәчет бинасын төзекләндерү, янкорма төзү, котельный өчен бүлмә, таһәрәтнамә төзү, су кертү һәм канализация эшләрен башкару өчен 2006-2007 елларда Гомәр хәзрәт җитәкчелегендә бик зур эшләр башкарылды. Бу эштә авылдашларыбыз һәм авылдан чыгып китеп чит җирләрдә яшәүче ватандашларыбызның да ярдәме зур булды. Мәчетнең кассиры һәм бухгалтеры булып җәмәгать башлангычында хезмәт күрсәтүче Суфия Ибраһимова мәчет кассасына акчалата аеруча зур ярдәм итүчеләрнең исемлеген тәкъдим итте: Нәкыйпов Фарук, Йосыпов Азат, Гобәйдуллин Харис, Ибәтуллина Һаҗәр, Шәйхетдинов Рәис, Арсланова Әминә, Газыймов Хәйдәр, Газыймов Илһам, Зарипов Закир, Сафиуллин Таһир, Муллагалиева Хәдичә, Хәкимов Хәбиб, Галимуллин Зөфәр, Шәрипов Әхмәт, Сәләхетдинова Миләүшә, Гайсина Тәскирә, Йосыпов Рәфхәт, Кәримов Рамил, Газыймов Гомәр, Фһйзрахманов Габделбәр, Зарипов Рәфхәт, Гайнетдинов Наил, Гозәеров Габделхәй, Гарипова Рауза, Әүхәдиева Фәния, Шәйхетдинов Тәбрис, Мөхәммәтшин Әхмәт, Газыймов Илдар, Мәгъсүмов Рәкыйп һәм башка күпләр. Барыгызга да Аллаһның рәхмәте яусын!

2007.

Түнтәр авылы дин тотучылары җыены беркетмәсе

Түнтәр авылы 25 ноябрь 2003 ел.Катнашалар – 65 кеше.

Көн тәртибе:Түнтәр мәчетенә исем бирү турында

Тыңланды:Авыл имамы Гомәр Газыймов үзенең

чыгышында Түнтәр мәчетенең бер еллык эшчәнлегенә анализ ясады һәм Түнтәр мәчетенә исем бирү кирәклеге хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында 1876-1919 елларда Түнтәр авылының

256

Page 23: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 257

имамы булган һәм берүк вакытта Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып авылда 42 ел дәвамында хезмәт куйган Шәех Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәри (Динмөхәммәтов) исеме бирү турында тәкъдим ясады.

Авыл тарихын һәм мәдрәсә тарихын өйрәнүче авылдашыбыз Рәфхәт Зарипов Түнтәр мәчете, мәдрәсәсе тарихлары һәм Ишмөхәммәт хәзрәт эшчәнлегенә тукталып, түбәндәгеләрне сөйләде:

Түнтәр авылы – элек-электән мәчете һәм мәдрәсәсе белән дан тоткан авыл булып саналган. Мәчет һәм мәдрәсәнең бай тарихы бар. Архив документларына караганда, Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач һәм Казан тирәсендә гасырлар дәвамында татарларны көчләп чукындыру периодында, 1730 елларда, Түнтәргә Казан тирәсендәге Кәтернәҗ (Екатериновка) авылыннан Габдерразак хәзрәт Ишмөхәммәд җәмәгате белән Түнтәргә килеп урнаша. Габдерразак хәзрәт авылда имам вазифасын, җәмәгате абыстай вазифасын башкаралар. 40 ел дәвамында Түнтәр авыл халкына дин нигезләрен төшендереп, бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтәләр, халыкка әхлак тәрбиясе бирәләр. Габдерразак хзрәт шулай итеп Түнтәр авылы мәдрәсәсенә нигез сала. Аның өч шәкерте, Түнтәр егетләре Госман Исмәгыйль улы, Габделхәмид Үтәгән улы, Сәгыйдь Вәлид улы Дагыстанга китеп муллалыкка укып тирән белем алалар. Габдерразак хәзрәттән соң 1770-1785 елларда Түнтәрдә Госман хәзрәт имамлык итә. Габделхәмид хәзрәт исә Мәчкәрә авылына урнашып, андагы мәдрәсәгә нигез сала. Сәгыйть хәзрәт Оренбург янындагы Каргалы мәчетенә (Сәгыйть бистәсе) имам булып урнаша.

Габделхәмид хәзрәт Ватаны Түнтәргә кайтып, 1785-1805 елларда Түнтәрдә имамлык итә. Аннан соң туган авылына Сәгыйть хәзрәт тә кайта. Ул 1805-1830 елларда имам була.

Бохарада 10 ел белем алып, Кытайда, Һиндестанда, Әфганстанда 5 ел стажировка үткән Мөхәммәтгали ватаны Түнтәргә 1830 елда кайта һәм авылның имамы булып хезмәт итә башлый. Аңа ишан дәрәҗәсе бирелә. Ул алтын медаль һәм «Нәкышбәнди» («Мәрхәмәтлелек») орденына лаек була. 1831 елда ул тугызга тугыз метрлы яңа мәчет бинасы төзетә. 1834 елда мәчет бинасы стандарт рәвешкә китереп зурайтылып (ике катлы һәм 9 метрга 27 метр), манара куела. Мәдрәсә өчен агачтан өч бина төзелеп, мәдрәсә урта дини белем бирә башлый. Мөхәммәтгали ишан авылның беренче указлы мулласы була. Мәдрәсәнең даны бөтен Идел-Урал буена таралып дан-шөһрәткә ирешә.

1830-1876 елларда Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе һәм авыл имамы булып Шәмсетдин хәзрәт эшли. Зур белемле һәм дәрәҗәле була. Әмма хаҗ кылырга барып, кайту юлында, Истанбулда авырып вафат була һәм шунда җирләнә.

Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы малай вакытта Түнтәр мәдрәсәсенә Мамадыш өязе Түбән Сөн авылыннан килеп танылган Мөхәммәтгали ишанда дәресләр ала. Мәдрәсәне тәмамлагач, муллалык

указына ия була. 1876 елдан алып 1919 елга кадәр 42 ел дәвамында Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм авылның имамы буларак хезмәт итә. Ишмөхәммәт хәзрәт тирән белемле булып, күп кенә китаплар яза. Дин тәгълиматен үстерү буенча хезмәтләрен нигездә гарәп телендә иҗат итә. Мәдрәсә мөдәррисе буларак та, укымышлы дин белгече буларак та Түнтәрдә генә түгел бөтен Идел-Урал төбәгендә муллалар һәм гади халык арасында зур абруй казана. Бер үк вакытта Ишмөхәммәт хәзрәт муллаларга карата да, шәкертләргә карата да бик таләпчән булуы белән башка имамнардан аерылып торган.

XX гасыр башында дини тәгълиматка реформа башлангач, җәдитчеләрнең уку-укыту методикасында үзгәрешләр кертүенә, европалашу, мәдрәсәләрдә рус миссионерларының материаль ярдәмен кертү, кайбер табигать фәннәре укытуны арттыруга ул теше-тырнагы белән каршы килә. Җәдитчелектә ул ислам дине нигезләренең какшавын тоя. Диннең сафлыгын саклап калырга омтыла. Аның яклаучылары да күп була. Бер үк вакытта ул чорның җәдитчелек башында торучы Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Баруди кебек олы татар галимнәренә дә ул каршы барып, зур бәхәскә керә. Әмма аның кемнәргәдер ниндидер начарлык кылуы турында архив документларында берни табылмады. Хәтта Иж-Буби мәдрәсәсенең таркатылуы сәбәпләренең нигезе аңа бәйләнмәгән. Бубиларның патша хөкүмәтенә каршы булган гамәлләре турындагы доносны Ишмөхәммәт хәзрәт түгел, ә үз араларыннан башкалар бирүе билгеле. Ул чорда Столыпин жандармериясе муллаларны ике группага, җәдитләргә-кадимчеләргә бүлеп, мөселман зыялыларын бер-беренә капма каршы куюны оештырган. Шактый җәдитчеләрнең төрмәгә яки сөргенгә җибәрелүен рус империясе сәясәте нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулай да, патша хөкүмәте чорында муллалардан, мөгаллимнәрдән берәү дә атылмаган. Бубилар да, башка муллалар да совет чорында атылганнар.

1895 елда Шәмсетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт указлы мулла шәһадәтнамәсе алып кайткач, Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ачып җибәрә. Авылның икенче имамы булла. Имам буларак ул авыл халкына 1930 елга кадәр хезмәт итә. 1930 елда коммунистлар тарафыннан кулга алына һәм Казан төрмәсендә үлә.

1905 елда авылның зур сәүдәгәре Шакир бай Хәкимов Түнтәр мәдрәсәсенә таштан бик яхшы бина төзетә. 1912-1914 елларда Шакир байның әтисе, эре сәүдәгәр меценат Габделлатыйф бай Хәкимов Түнтәр мәдрәсенә үз акчасына кирпечтән яңа бина һәм икенче мәчет бинасы төзеп сафка бирә.

1919 елның маенда Колчак армиясе Вяткага килеп җиткәч, Малмыж шәһәрендә коммунистлар тарафыннан 15 дин әһеле судсыз-нисез атыла. Аклар елганың бу ягына чыккан очракта дин әһелләренең халык арасындагы авторитеты яшь совет властена куркыныч тудыра. 15 шәһитнең берсе Арбордан Хәлиулла мулла, икенчесе Түнтәрдән 80 яшьлек

Page 24: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаИшмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан), өченчесе кайсыдыр рус авылының побы...

1919 елдан 1930 елга кадәр авыл имамы булып түбәнге мәчеттә Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп хәзрәт хезмәт итә. 1930 елда 1834 елда елда төзелгән мәчетнең манарасы киселә. Ул башта административ бина, аннары мәктәп өчен хезмәт итә. 1959 елда аның түбәнге каты сүтелеп, бер катлы мәктәп бинасы итеп калдырыла. Хәзер бу бинаның бер өлешендә Түнтәр мәдрәсәсе музее урнашкан. 1914 елда төзелгән икенче мәчет бинасы 1944 елда сүтелеп район үзәгенә административ бина итеп күчерелә.

Моннан өч ел элек, 2001 елда, Түнтәр авылында агачтан мәхәббәт яңа мәчет бинасы төзелеп башлады. Авылга кабат Аллаһ йорты кайтып, халыкка иман нуры иңде. Мәчет төзүне ул вакытагы колхоз рәисе Наил Гарифуллин башлаган иде. Колхозның аннан соңгы рәисе Мирвәт Галимов һәм җирле үзидарә рәисе Рәйсә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә төзү эшләре тәмамланып, мәчет сафка бирелде. Мәчетне төзүгә район хакимияте һәм Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов зур материаль ярдәм күрсәттеләр.

Рәфхәт Зарипов ахырдан Шәех Ишмөхәммәт хәзрәтнең Түнтәр авылында дини эшчәнлектә куйган зур хезмәтен һәм дин юлында шәһит киткәнлеген исәпкә алып, Түнтәр мәчетенә Шәех Ишмөхәммәт хәзрәт исеме бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Мәчет карты Гайфетдин Шәрәфиев алда сөйләүчеләр тәкъдимен хуплады.

Мәчет карты Мөбарәкҗан Галимҗанов та үзенең чыгышында алда сөйләгән кешеләрнең тәкъдимен хуплады һәм берүк вакытта Түнтәр мәдрәсәсе музеена Шәех Мөхәммәтгали хәзрәт исеме бирергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты

Урыннан сөйләүче башка авылдаш дин тотучылар ике тәкъдимне дә хуплауларын белдерделәр.

Авыл Җыены бертавыштан карар бирде:Түнтәр мәчетен алга таба «Шәех Ишмөхәммәт

хәзрәт Түнтәри мәчете» дип атарга.Бу тәкъдимне раслауны Татарстан Диния

Нәзарәтеннән сорарга.Түнтәр мәдрәсәсе музеен «Шәех Мөхәммәтгали

ишан исемендәге Түнтәр мәдрәсәсе музее» дип атарга.Балтач район хакимиятенең мәдәният бүлегеннән

Түнтәр мәдрәсәсе музеен «Шәех Мөхәммәтгали ишан исемендәге Түнтәр мәдрәсәсе музее» дип исемләүне рәсмиләштерүне сорарга.

Түнтәр авылы имамы: _________ (Гомәр хәзрәт Газыймов)

Җыен сәркатибе: ______________ (Рәфхәт Зарипов)

Түнтәр авылы тарихына караган Киров шәһәре архивыннан алынган

материалларАрхив материаллары 2000 елда Рәфхәт Зарипов

тарафыннан Киров шәһәре архивыннан алдырылды. Материаль чыгымнарны Балтач район хакимияте

хисабыннан хакимият башлыгы Марат Хәй улы Зарипов түләде.

Киров шәһәре архивы материаллары арасында Түнтәр авылы белән бәйле түбәндәге мәгълүматлар табылды: (Вятка губернасы 1780 елда гына төзелеп, Түнтәр авылы Малмыж өязе составында шул вакытта гына Вятка губернасына кертелә. 1780 елга кадәр Түнтәр авылы Казан губернасына кергән була.)

“1781 елгы Вятка наместниклыгындагы авыллар ведомсть”ларында Малмыж округының Аммухамет сотнясына кергән Уразаевның Түнтәр авылында чукынмаган татарлар барлыгы 142 ир-ат яши диелгән. (Фонд 583, опись 600, эш бер. 630, битләр: 694, 708.)

1802 елда язылган Уржум өязендәге авыллар исемлегендә: “Түнтәр авылында ир-атлардан 2 чукынган татар, 193 чукынмаган татар яши” диелгән. (Фонд 583, опись 22, эш берәмлеге 48, 215 бит.)

1836 елда язылган Малмыж өязендәге авыллар исемлегендә: “Яңгул волостендагы Түнтәр авылында 100 хуҗалык, шуларда 332 ир-ат, 374 хатын-кыз яши” дип язылган. (Фонд 574, опись 1, эш бер. 3, 97 бит, ике яклап.)

1869 елда язылган 1 стан торак пунктлар исемлегендә түбәндәге язмалар бар: “Көшкәт елгасы янында Түнтәр авылы бар. Яшәүчеләре — дәүләт крестьяннары: ирләр 670, хатын-кызлар 687. хуҗалыклар саны 167. Авылда агачтан салынган мәчет бар. Шәхси татар училищесы эшли. Иген игүдән тыш авыл кешеләре күннән бияләйләр тегү белән шөгыльләнәләр. Өяз шәһәреннән 26 чакрым, стан квартирасыннан 6 чакрым”. (Фонд 574, опись 1, эш бер. 285, 18 бит ике яклап һәм эш бер. 286, 13 бит.)

1905 елда Арбор волостендагы Түнтәр авылында барлыгы 247 хуҗалык, шуларда 730 ир-ат һәм 690 хатын-кыз яши диелгән. (Фонд 574, опись 2, эш бер. 617/5, 359 бит.)

Архив документларында Түнтәр авылы мәчете тарихына караган материаллар да бар: “1872 елның 12 июлендә мәчетнең таныклыгы акт”ында түбәндәгенләр теркәлгән. “Малмыж өязенең 1 стан приставы Боков, Арбор волосте старшинасы В. Елкин катнашында 12 июльдә Түнтәр авылындагы җәмигъ мәчетенең таныкламасын төзегәндә түбәндәге үлчәү эшләрен башкарганнар: мәчет бинасы агачтан төзелгән, озынлыгы 37 аршын, киңлеге 13 аршын, түбәгә кадәр биеклеге 12 аршын, манараның шпиле белән биеклеге (ярымайга кадәр) 24 аршын. Көнчыгыш һәм көнбатыш якларында 12 шәр тәрәзә, төньяк һәм көньякка караган 3 әр тәрәзәсе бар. Мәчет таш нигездә утыра, тыштан такта белән тышланган һәм сары буяуга буялган. 1834 елда төзелгән. Таза, нык. Хуҗалык корылмаларыннан ераклыгы 20 саржиннан кимрәк, ә училище бинасы мәчеттән 7 саржин ераклыкта. Бу урынга ул, иске урыныннан быелның язында гына күчереп салынган.” (Фонд 583, опись 495, эш бер. 129, 5 бит.)

1917 елда язылган Вятка губернасына кергән мәчетләр һәм аларда хезмәт күрсәтүче дин әһелләре турындагы китапта түбәндәгеләр язылган:

“Түнтәрдә беренче мәчет 1831 елда төзелгән. Мәчетә имам хатыйп һәм мөдәррис Ишмөхәммәт

258

Page 25: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 259

Динмөхәммәтов (указны 1877 елның 14 июнендә алган №5268), мәэзин Мөхәммәтҗан Мөхәммәтгалиев. Икенче мәчеттә мулла Мөхәммәтнәкыйп Ишмөхәммәтов (указ 1915 елның 7 апрелендә алынган №460). (фонд 583, опись 604, эш бер. 149, 26 бит ике яклап.)

1869 елда язылган Вятка губернасы Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы ведомостьта түбәндәгеләр әйтелә:

“Түнтәр авылында җәмиг мәчете бар һәм халыкның үз хисабына тотыла торган татар мәктәбе (мәдрәсә) эшли. Мәктәп бу урынга халык авыл булып утырган вакыттан бирле эшли. Ир балаларга указлы мулла белем бирә, кызларны аның җәмәгате укыта. Укучылар саны: малайлар 45, кызлар 39.

Мәдрәсәдә татар фәннәре укытыла. Мәктәп чыгымнары балаларның әти-әниләре, туганнары исәбеннән тотыла. Мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм укучылар авыл кешеләре тарафыннан махсус төзелгән бинада укыту-тәрбия эшен алып баралар.” (Фонд 574, опись 1, эш бер. 324, битләр 22 ике яклап, 23.)

1895 елгы язмада Түнтәр авылында ике мәктәп — мәдрәсә һәм башлангыч мәктәп теркәлгән. Биналар имам Шәмсетдинов тарафыннан шәхсән бирелгән. Белем бирүчеләр указлы муллалар Нәҗип Шәмсетдинов һәм мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. укучылар саны — 140 малай.

1899 елда укучылар саны: малайлар 150, кызлар 50. (Фонд 205, опись 2, эш бер. 2189, 10 бит ике яклап һәм эш бер. 2273, 5 бит ике яклап.)

1912 елгы язмада: “Түнтәр мәдрәсәсендә белем бирүче өлкән указлы мулла дини белемгә өйрәтүче Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов.” (Фонд 205, опись 3, эш бер. 2847, битләр 32 ике яклап, 34.)

1896 елда язылган Вятка губернасы статистик материалларында Малмыж өязе Арбор волостена караган түбәндәге язмалар бар:

“Арбор волосте Малмыж өязенең Казан губернасы кырындагы көньяк-көнбатыш өлешен алып тора. Тупас итеп караганда волость территориясе өчпочмак формасында. Өчпочмакның нигезе көньякка, түбәсе төньякка карый. Территориягә кергән барлык мәйдан да диярлек община карамагында. Волостьтагы барлык яшәүчеләр саны, хатын-кызларны да кертеп, 12264. Шулар эченнән руслар 314, вотяклар 75, чирмешләр 2191 һәм татарлар 9684. Иң борыңгы авыллар чирмешләрнеке. Алар бу урыннарга иң беренче булып килеп утырганнар. Алар волостьта төп халыклар булып торалар. Бу урыннарга татарлар чирмешләргә караганда шактый соңарак килеп утырганнар. Моннан 300 яки 400 ел чамасы элек. (Бу 1896 елда язылган документ — Р.З.) Татарлар бу урыннарга килеп утырганда кайбер урыннарда чирмешләрне кысрыклап чыгарганнар һәм аларны икенче урынга күчеп утырырга мәҗбүр иткәннәр.

Файдалану җире буларак волостьне 6 районга бүләргә мөмкин (шуның берсен Түнтәр районы).

Түнтәр районына түбәндәге авыллар керә: Люсинер, Побайнур, Курамьял, Арбор, Себеусад һәм Түнтәр. Монда туфракның күпчелек өлеше көрән.

Бары тик Арборка елгасының сульягында, елга көнбатыштан көньякка таба ага, урыны алга таба кызыл балчыкка күчә торган белән авыр балчык (суглинки), шул ук елганың уң ягында агып килгән кара туфрак.

Түнтәр авылы Арборка елгасының уң ягында урнашкан. Түнтәр авылының басу-кырлары шактый калкулыкта урнашканнар. Шактый ерганаклар белән кискәләнгән, текә авышлыклар бар. Басу туфрагы күпчелек урында көрән, караңгы төстәге черемә белән аралашкан, кырын участокларда кызыл балчыклы туфрак. Монда солы чәчәләр, сүс өчен киндер үстерәләр — орлыгы 10 кадактан артмый. Сабан культураларыннан солыдан тыш арпа, бодай, җитен һәм полба? игелә. Җитен һәрвакытта да яңа участокка чәчелә һәм бик яхшы уңыш бирә. Тирес, нигездә, арыш чәчеләчәк мәйданга чыгарыла. Тирес чыгару мәйданы кара пар мәйданының 17 дән бер өлеше кадәр. Уңыш алу уртача түбәндәгечә: а) тирес чыгарылмаган мәйданда арыш 38 пот, б) тиресләнгән мәйданда арыш 41 пот, солы 45 пот.Түнтәрнең печәнлекләре Түнтәр елгасы буйларында. Печән уңышы 70 пот. Печәнлекнең бер десятинасының аренда бәясе 5 сум. Терлекләр көтүчеләр тарафыннан үзләренең елга кырларында көтелә. Урманнары утынга яраклы. (Вятка губернасының Малмыж өязе статистика материаллары. Вятка, 1896 ел, 63-64 битләр.)

Түбәндәге архив материалларын 1997 елда Карадуган авылындагы “Себер юлы” музее директоры Бакый Шәймулла улы Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды һәм 1999 елда Түнтәр мәктәбенең 200 еллык юбилеен үткәргәндә “Мәдрәсә музее”нә бүләк итте.

Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена кергән Түнтәр авылы мәдрәсәсе турында Вятка губернасы статкомитеты халык училищеларының директор Канцеляриясе архивы фондларыннан түбәндәге материаллар табылды:

1869 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “Түнтәр авылында халык тарафыннан ачылган мәктәп (мәдрәсә) бар. Бу мәдрәсә “бу урынга авыл килеп утырган вакытан ук” булган (документта датасы күрсәтелмәгән). Документ язылган чорда мәдрәсәдә 45 малай һәм 39 кыз бала укый. Малайларны указлы мулла укыта, кызларны аның җәмәгате укыта. Балаларны татар грамотасы фәннәре укытыла. Мәктәп бинасы ата-аналар хисабына төзелгән һәм аны тоту чыгымнары ата-аналар, аларның туганнары һәм укытучы-тәрбиячеләр хисабына алып барыла.

1891-1892 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр авылындагы мәдрәсәдә 100 малай һәм 40 кыз бала белем ала...”

1894 елның 1 октябрендәге Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр

Page 26: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаавылында ике мәдрәсә эшли. Мәдрәсә биналары имам Шәмсетдинов тарафыннан бирелгән. Мәктәпләрдә 140 бала белем ала. Укытучылар булып шул авыл муллалары: имам Нәҗип Шәмсетдинов һәм Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов эшли...”

1903 елның икенче яртысында Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләрен карап чыгу Отчетында болай дип язылган: “...Түнтәр мәдрәсәсе шактый зурлыктагы һәм биеклектәге ике яңа төзелгән агач биналарда урнашкан. Биналар ике-өч ел элек Казан сәүдәгәре Ишморатов хисабына төзелгәннәр. Мәдрәсә биналарының бүлмәләре класс бүлмәләренә ошамаган, торак бүлмәләрен хәтерләтәләр. Зур булмаган бүлмәдә идәнгә паласлар җәелгән. Мөдәррис өлкән шәкертләргә лекция укый. Китаплар өчен куелган кечкенә өстәлдән башка бүлмәдә башка җиһазлар юк...

...Укытучы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 60 яшьтән олы. Ул Бохарада югары белем алган һәм бик тирән белемле, мөселман динен бик яхшы белүче “ишан” (изге) дип йөртелә...”

Якынча 1911-1912 елларда (төгәл датасы куелмаган) Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Мәгълүматлар”да түбәндәгеләр язылган: “...Түнтәр авылында мәдрәсә бар. Дин гыйлемен укытучы булып шушы ук мәдрәсәне тәмамлаган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов тора.”

Югарыда күрсәтелгән мәгълүматлар Киров шәһәре архивының түбәндәге фондларыннан алынды:

Фонд 574, опись 1, эш берәмлеге 324, битләр 22 ике яклап, 23

Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2075, бит 13 ике яклап

Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, 58

Фонд 205, опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап

Фонд 205, опись 4, эш берәмлеге 3729, бит 17 ике яклап.

Габделхәй Динмөхәммәдовның “Ат саклаганда” дигән хикәясе

Фатыйма Ибраһимованың кереш сүзе:«Хөрмәтле укучым! Син бу хикәяне беренче тапкыр

күрәсең һәм кем язганын да белмисендер, мөгаен. Аның авторы Габделхәй Динмөхәммәдев — укытучы-педагог, балалар язучысы, яңалыкка теше-тырнагы белән каршы көрәшүче атаклы Түнтәр (Балтач районы мулласы) Ишми ишан улы. Элек бездә мулла малае дигән сүзне ишетү белән, аңа ниндидер бер сагаеп карау хисе тәрбияләнгән иде. Дөрес булмаган икән. Мулла балалары арасыннан да халык бәхете өчен янып-көеп йөрүчеләр күп чыккан. Г. Динмөхәммәдев, мәсәлән, Октябрьнең беренче көннәреннән үк яңа тормышны төзүчеләр сафына баса, яңа мәктәпләр ачу, яңача укытучылар әзерләү эшләрендә башлап йөри. Тик шунысы үкенечле: бик иртә, 1922 елда 31 яшендә тиф авыруыннан дөнья куя ул. Иртә үлсә дә, шактый әдәби мирас калдыра. Газета-журналларда күп санлы

мәкаләләр бастыра, Балалар өчен «Бәйрәм» исемле пьесасы, хикәяләре чыга. Әдәби әсәрендә аның хезмәт кешесенә мөнәсәбәте сизелеп тора. Әлеге хикәяне укыганда сез үзегез дә шул фикергә килерсез.

Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма апа Ибраһимова әнә шундый кереш сүз белән бу хикәяне 1992 елда “Ялкын” журналында бастырып чыгарган».

Бу хикәя безнең авыл өчен тарихи истәлек булып тора. Чөнки хикәянең эчтәлеге тулысы белән авыл тарихын яктырта. Иске тегермән хәзер дә билгеле булган Шүрәле тавы янындагы тегермән алды урыны. Кушкаен елгасы Шүрәле чишмәсе агып чыга торган тау янындагы Ташлы елганы хәтерләтә. Җырчы Хәкимҗан образы аша авылның танылган җырчысы булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимҗан ага Закирҗановны күзаллыйбыз. Хәзер хикәянең үзе белән танышыйк. Төзүчедән

Яз көне, сабан чәчүе беткәч, печәнгә төшкәнче, авыл кешеләре атларын такыр басуга, печәнле елга буйларына яки урман араларына җибәрәләр. Балалар, атларны кичтән болынга алып китеп, төнне шунда үткәрәләр дә иртәгесен авылга алып кайталар. Бу «кунарга бару» яки «ат сакларга бару» дип атала.

Шөлдерләр таккан атларга атланып, узыша-узыша шунда барулар, анда баргач, иптәшләр белән җыелышып уйнаулар, җырлау вә хикәя сөйләүләр, кич белән бәрәнге пешереп ашаулар авыл балалары өчен язның сабырсызлык белән көтеп алына торган вакыйгасы хисапланадыр.

Мин авылда торган көннәремне уйлый башласам, ул көннәрнең иң күңелле вә матур сәхифәсе булып шул ат саклау манзаралары, анда баргандагы узышулар искә төшә. Анда күп вакытта минем җирәннең алга чыгуы, тик Сабирларның Кашкалары чыккан көнне генә үземнең икенчегә калуым, шул Кашканы узу тугрысында корган төрле хәйлә вә тырышлыкларым хәтергә килә.

Әйе, күңелле иде ул ат саклаган вакытлар!Шул көннәрнең арада берсе минем күңелгә бигрәк

нык урнашып калган. Ул кичне без бер башы белән киң тегермән алдына килеп чыга торган Кушкаен елгасы буена ат сакларга җыелган идек. Читкә китмәсеннәр өчен атларыбызны тышаулап җибәрдек. Үзебез коры-сары чыбыклар җыйдык та, шуларны ягып бәрәнге пешерер өчен, су буена җыелдык.

һава соң дәрәҗәдә тын, киң тегермән алды ай яктысында көзге шикелле җәелеп ята. Суның безнең як чите ярсыз, болын белән бертигез. Суның теге як ярында озын таллар, агачлар үсә, аларның шәүләләре су өстенә кара булып сузылган, әллә нинди ачулы нәрсә төсле, куркыныч булып күренә.

Тегермән бүген тартмый, тик караңгыда зур биналары гына шәйләнә. Ул арыган сыман, арып туктаган сыман, ял иткән сыман…

Без тулы айның су өстенә сузылган аксыл шәүләләрнең матурлыгына хәйран булып бераз карап тордык та, чыбыкларны өеп ут ягып җибәрдек, үзебез ут тирәсенә җыелышып, төрлебез төрлечә сузылып

260

Page 27: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 261

яттык. Үзенең моңлы тавышы, җырга осталыгы белән атаклы Хәкимҗан тамагын кыргалап куйды.

Хәкимҗанның тамак кыруы бервакытта да бушка булмый. Ул моның белән үзенең җырларга хәзерләнүе хакында хәбәр бирә. Без һәркайсыбыз аның җырын яратып тыңлыйбыз. Хәкимҗан атасыз-анасыз ятим бала, бер тәрбиячесе дә булмаганга, Шакир бабайларда хезмәтче булып тора. Ул яшьтән үк ятим үскәнгәме – нигәдер һәрвакыт уйчан вә моңлы була. Бер яктан, бик кызганыч, икенче яктан, һичкемгә зарарын тидерми торган, һәрвакыт сүзен уйлап вә үлчәп сөйли торган акыллы малай ул. Без аны барыбыз да яратабыз, хәтта уйнаган чакларда, аңа юл куеп, аны рәнҗетмәскә тырышабыз… Инде җырлый башласа, аның куәтле вә моңлы тавышы астында дөньябызны онытабыз. Малайның җырлый торган көйләре дә төрле вә күп. Ул һичбер вакытта бер җырлаган җырын икенче җырламый…

Хәкимҗан озак көттермәде, инде безгә күптән таныш вә мөлаем тавышы белән «Зиләйлүк» көенә җырларга кереште:

Егетләрдәй булсаң, ай, җир күк бул,җир күп авырлыкны күтәрәй…Егетләрдәй булсаң, ай, су, күк бул, ЗиләйлүкСу күп шакшыларны күтәрәй!..Хәкимҗан җырның ахырындагы юлын икенче

кат әйтә генә башлаган иде, иптәшебез Зариф: «Карагыз әле, малайлар!» — дип, суның югары башына күрсәтте. Карадык. Анда ниндидер бер кара нәрсә селкенгән кеби. Шул якка таба борылдык. Хәкимҗан да җырын бетерер-бетермәс тукталып калды. Күңелебезгә курку төште. Минем күңел бигрәк тә еракларга чапты. Шүрәле, су анасы хакында сөйләгән әкиятләр хәтеремә килде. Кайбер балалар эчтән генә укый башладылар.

Су өстендәге кара нәрсә зурайган, безгә якынлаша шикелле. Аның канатлары да бар төсле, селкенгән дә төсле. Соңга таба канатлары белән анда- санда су өстенә суккан шикелле, су дулкынланып киткән шикелле дә була иде.

Озак вакыт үтмәде, барыбызда аптыраш вә куркуның урынсыз икәнен аңладык. Су өстендәге кара нәрсә өстенә ниндидер кеше утырган каек булып чыкты. Ул җәһәтләп кенә безгә якынлашып килә, безгә аерым ачык күренә башлады. Әнә аның ишкәкләре, тигез су өстенә ертып керәләр дә, анда дулкыннар ясыйлар. Айның су өстенә төшкән шәүләсе суның дулкынлануы белән сырлы-сырлы булып сузыла. Су тагын беразга тынып торган төсле була. Каек өстендәге кеше тагын ишкәкләрен селкетеп җибәрә дә, су өсте тагын дулкынлана.

Без ниндидер бер ят тойгы белән бу кешенең яныбызга килеп җитүен көтәбез. Ул күп көттермәде, безгә якынлашты. Турыбызга килеп җиткәч, каегын безгә таба борып:

— Кая, иптәшләр, шырпыгыз бармы? Үзем, суга төшереп, шырпымны чылаттым, — дип сөйләнә - сөйләнә, каегын туктатты, каегыннан төшеп, аны

өстерәп, берникадәр коры җиргә чыгарып тартып куйды да безнең яңа килеп бер утлы күмер алды, тәмәкесен кабызып, тартырга кереште.

Без бу адәмне кем икәнен, ни өчен монда килүен аңлап бетермичә аптырап торганда, ул үзе хакында ушбу рәвештә изах (аңлатма)бирде:

— Шүкә (балык исеме) чыгарганда, шырпым кесәдән суга төшеп китте дә чыланды. Әле сезнең утны күргәч, шунда кабызырмын дип килүем иде,— диде һәм авызына алган төтенен чыгара- чыгара:

— Ай-һай, малайлар, шәп җырлыйсыз икән, кайсыгыз ул, йә тагын бер әйтереп җибәрегез әле, — дип, әле беребезгә, әле икенчебезгә карады. Утка каршы сузылып ятты, утның шәүләсе белән аның ак сакалы, ябык чырайлы бер кеше икәне аермачык күренә иде.

Без инде курыкмый башлап, барыбыз да аның тирәсенә җыелган идек. Барыбызның да аның кем идекен беләсебез килә иде, сораштыра башладык. Ул башта безнең сөальләребезгә уен-көлке белән җавап биреп азапланса да, соңыннан үзенең кем икәнен әйтте. Ул безнең күрше авылның атаклы Нигъмәт балыкчы икән. Безнең тирә-якта бу картның кем икәнен ишетмәгән кеше юктыр. Минем дә аны бер тапкыр күргәнем булды. Ул бичараның хатыны да, бала–чагасы да юк, йорты, каралтысы, хәтта имана (җан башына бирелә торган җир участогы) җире дә юк. Ул иген дә икми, рәтле һөнәре дә юк, тик җәй көне балык тотып, шуның белән кәсеп кыла, кышларын йә берәр кешедә хезмәттә тора, йә өйдән-өйгә кереп соранып йөри икән…

Без аның кем икәнен белгәч, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгебезне тәкъдим иттек, икмәк кисеп алдына куйдык. Ул, безнең сыебызны кабул итеп, ашарга кереште, үзенең яшь чагында бу җирләрдә күп йөргәнен, балык тотканын, Кушкаен елгасы буенда җиләкләр җыйганын вә безнең кебек ат саклаганнарын сөйләде. Иптәшләребездән берсе:

— Бабай, ни өчен бу елганы Кушкаен диләр, монда кушкаен түгел, сыңар каен да юк бит ә —дип сорады. Бабай авызына алган икмәген ашыкмыйча гына чәйнәп бетерде дә:

— Дөрес, балакаем, хәзер монда бер каен да юк, әмма моннан күп еллар элек булган. Ул каеннар хасиятле (игелекле) булганга, аларны кисү зур язык дип уйлана, шуңа күрә киселми асрала иде. Ләкин соңыннан агачларны кемдер кисте, каеннар юкка чыктылар, — дип аңлатты.

Без барыбыз берьюлы: — Ул каеннарның нинди хасиятләре бар иде?

Аларны кисү ни өчен языкка саналган? – дип сорадык. Бабай, янчыгыннан тәмәкесен чыгарып төрә-төрә, сүзгә кереште:

— Тыңлагыз алайса, балакайларым, мин сезгә эшнең ничек булганын, — диде һәм берникадәр вакыт тагын тәмәкесе белән мәшгуль булып, соңыннан ушбу рәвештә сүз башлады:

— Борын заманда менә шушы елганың югары башында арасы берничә аршин (71 см га тигез булган

Page 28: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаозынлык үлчәү берәмлеге) ераклыкта ике яшь каен үсеп утырганнар. Көннәрнең берсендә шушы авылның бер карт ни сәбәп беләндер түрәләрне ачуландырган да аларның җәзаларына дучар булган. Түрәләр ул вакытта бик залим, бик рәхимсез булганнар. Үзләре ни теләсәләр, шуны биргәннәр. Түрәләр теге картны шул каен агачларына асып, газаплап үтерергә киңәш итешкәннәр. Башка кешеләргә гыйбрәт булсын, алар башка вакыйгаларда түрәләрдән куркып торсыннар дип, картка җәза бирәчәк көнне бөтен тирә-күршедәге халыкны шул агачлар янына җыйганнар.

Иң элек җыелган халык алдына теге картны чыгарып бастырганнар, аның түрәләргә каршылык кылганын,шуның өчен җәза алачагын сөйләгәннәр. Шуннан соң ике каенның башларын бер-берсенә кара-каршы китереп иеп, шуның икесенә картның ике аягыннан бик ныклап бәйләргә кушылган. Соңыннан агачларның башларын ычкындырып җибәреп, каеннар икесе ике якка таба аерылып, картның аяклары да ике якка суырылып чыгарга тиеш булган. — Сүз шушы җиргә җиткәч, балыкчы бабай сүнгән тәмәкесен көйрәтер өчен кулына утлы күмер алды һәм аны өреп көйрәтә башлады. Ут шәүләсендә бабайның җыерчыклы маңгае, эчкә баткан күзләренең, түрәләрнең кыланышларына әрнеп, ләгънәт укып сөйләвен күрсәтеп торалар иде. Тәмәкесен тартып бетергәч, янә сүзен дәвам итте:

—Ләкин гадәләтле (гадел) тәңре залим түрәләргә ирек куймаган. Ике якка аерылып китсеннәр дип, агачларны ычкындырып жибәргәч, искитәрлек хәл булган: агачлар язылып китеп, картның аякларын суырып чыгарасы урында, ходайның рәхмәте белән, киресенчә аерылмыйча, икесе бергә килеп кушылганнар да кочакланышканнар. Бу хәлне исе китеп карап торган халык, агачлар янына килеп, бабайны чишеп алырга ашыкканнар.

Гөнаһсыз җәзага хөкем ителгән картны үлемнән коткарганнары өчен, ул каеннарны һәркем олуглап хасиятле агачлар дип атый башлаган. Башларына бәла килгән кешеләр дә шушы каеннар янына килеп зиярәт иткәннәр, изге урын дип санап, килеп гыйбадәт кылганнар) каеннарны кисү гөнаһ саналган.Тик тора-бара ул каеннар юкка чыктылар. Берәрсе кисеп алганмы,әллә үзләре кодрәт белән күккә күтәрелделәрме — белгән кеше булмады.Үзләре юк, әмма исемнәре халык телендә калды. Бу елга да шуннан соң Кушкаен елгасы дип йөртелә башлады. Яхшылык кылган кешеләрнең исемнәре үзләре үлгәч тә телләрдә йөртелгән кебек, бу каеннарның исемнәре дә,инде үзләре булмасалар да, онытылмый һәм онытылмас та—дип, бабай сүзен бетерде.

Мин Кушкаен елгасына таба карадым. Айның бик зәгыйфь кенә нурлары эчендә чынлап та анда әллә нинди серле бернәрсә бар кеби күренә, сирәк кенә калган агачлар да бабайның сүзләрен раслаган шикелле, башларын иеп, моңаеп торалар сыман.

Бабай, безнең белән саубуллашып, икмәк–тоз өчен күп рәхмәтләр укып, килгән юлы белән китеп барды.

һава да яхшы ук салкынайды, без, бишмәтләребезгә төренеп, төрлебез төрле җиргә яттык.

Бу вакытта инде тауның артыннан зәңгәрләнеп таң беленеп килә иде. Безнең авыл ягыннан әтәч тавышлары да ишетелде.

Түнтәр китапханәсенә 400 ел!??

Хөрмәтле редакция! Бу язмада гәҗит материалын укыганнан соң туган уй-фикерләр

урын алды. Мин монда беркемне дә, мәкалә авторын да да, башкаларны гаепләргә теләмим.

Бары тик авыл тарихына, мәдрәсә тарихына кагылышлы өстәмә мәгълүматлар алып булмасмы дигән максатны гына күздә тотам. Мөмкин булса,

материалны (бәлки кыскартып) гәҗиттә дә файдалана аласыз. Һич югында гәҗиттә бирелгән

язма авторына тапшырсагыз яхшы булыр иде дигән нияттә калам.

Эшегездә уңышлар теләп, Рәфхәт Зарипов. август 2003 ел.

“Мәдәни җомга” гәҗите бүгенге мәдәниятебезне һәм борынгы мәдәниятебез тарихын яктыртуда зур эш башкара. Мондый темаларга багышланган язмаларны бик кызыксынып укыйбыз. Гәҗитебезнең 15 август санында (2003) басылган тарих фәннәре кандидаты Зөбәрҗәт Гарипованың “Сәид Вахиди ядкәре” дигән язманы да бик кызыксынып укыдык. Анда безнең Түнтәр мәдрәсәсе һәм мәдрәсә китапханәсе турында да бик кызыклы мәгълүмат бар.

“Кышкар, Түнтәр, Курса авылларында аерым байлар, югары уку йорты булган мәдрәсәләр ачып, шәкертләрен Русиянең төрле почмакларына тарата. Мәдрәсәне үз хисапларына тоту нәселдән-нәселгә күчеп бара. Дини фәннәр белән беррәттән, тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина фәннәре дә укытылганга, китапханәләр борынгы көнчыгыш кулъязмаларга да бай була. Түнтәр авылы китапханәсенең моннан 400 ел элек оешып, әйләнә тирәдә белем учагы булганы билгеле.”

Кыска гына өземтәдә никадәр мәгълүмат! Бу кадәр мәгълүматның чыганагы кайда? Чыннан да ул шулаймы?

Мин үзем Түнтәр авылында туып үсеп, Түнтәр мәктәбендә 40 ел дәвамында укытып, бүгенге көндә Түнтәр авылы һәм Түнтәр мәдрәсәсе турында тарихи мәгълүматлар туплыйм. Түнтәр мәдрәсәсе музее оештыруда хезмәт куям. Казаныбызның 1000 еллыгы Казан бәйрәме генә түгел, бөтен татар бәйрәме дип саныйм. Бу дата Түнтәр авылына нигез салынуга 400 ел тулу белән туры килә дип исәпләп, авыл юбилеена хәзерлек эшләре алып барабыз.

Хәзер гәҗиттә “Түнтәр китапханәсе 400 ел элек оешкан” дигән мәгълүмат басылгач, кинәт аптырап калдык. Бәлки чыннан да ниндидер өстәмә мәгълүматлар бирә торган чыганаклар бардыр. Авылга нигез салынган вакытта ук китапханәгә дә нигез салына алмый бит әле. Бүген түгел, моннан 400 ел элек нигез салынгын авыл турында сүз бара.

262

Page 29: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 263

Кайдан чыгып, авылга нигез салынуга 400 ел дип

дәлилләргә тырышабыз соң без? Менә беренче чыганак: Петербургның Көнчыгыш телләр институты мирасханәсендә саклана торган Риза Фәхретдин мирасы. Ул “Янгол шәҗәрәсе” дип атала һәм М.Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабына кертелгән. Анда Түнтәр авылына нигез салучы бабайлар шәҗәрәсе бирелгән. XX гасыр башында Уфаның иң күренекле сәүдәгәре Уфада татар мәдәниятен үстерү өчен бик зур күләмдә материаль ярдәм иткән Габделлатыйф хаҗи Хәкимов белән Р.Фәхретдиннең бергә туплаган мирасы ул. Габделлатыйф абзый чыгышы белән Түнтәрдән. Икенче чыганак: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә саклана торган Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең “Түнтәр авыл тарихы” дигән күләмле кулъязмасы. Шунысы игътибарга лаек, бу кулъязма З.Гарипова мәкаләсендә хөрмәт ителгән Сәид Вахиди тарафыннан мрасханәләргә тапшырылып, безгә килеп иреште. Быел аны “Гасырлар авазы” журналы да бастырып чыгарды. Язмада Түнтәр авылының килеп чыгышы һәм мәдрәсә төзелү тарихы киң яктыртыла. Ниһаять, Түнтәр авылы тарихына караган өченче чыганак: Мәскәүдәге “Борынгы Актлар” мирасханәсеннән алдырылган 1747-1762 елгы Түнтәр авылына караган “Ревизская сказка” материаллары. Югарыда санап үтелгән бер-беренә бәйле булмаган өч тарихи чыганак материаллары бер-берсе белән тулысынча чагышалар һәм бер-берсен тулыландыралар.

Моның өстәмәсенә Түнтәр авылында халык саны үсеше диаграммасын, Балтач авылы һәм Ташлык авылы (Т.Кәримовның “Гасырлар кичкән авыл” китабы буенча) халык саны үсеше диаграммалары белән чыгыштыру анализлары да Түнтәр авылына нигез салынуга 400 ел дип фаразларга мөмкинлек бирә. (Рәсем-графикны карагыз). Монда 15-20 елга плюс-минуслар булуы бар. Әмма 50-100 еллар түгел инде. Безнең тирә авылларда революциягә кадәр зур сугышлар булмаган. Югарыда күрсәтелгән авылларның үсеше билгеле бер эзлеклелек һәм стабильлелек белән барган дип уйлыйбыз.

Дөрес, Балтач төбәге авылларының Алтын Урда чорында нигез салынганнары бар дип уйланыла: Смәел (Исмай иле), Борнак иле, Таузар иле, Кар иле (Монда “Кар” кеше исеме булмыйча, кабилә исеме булырга мөмкин). Ил атамасы кергән авылларның борынгы икәне мәгълүм. Ул вакытларда авылларга исем бирү турында уйламаганнар. Үзара аралашканда шушы төбәкне ул төбәккә нигез салучы кеше иле дип йөрткәннәр. Бу “кагыйдә” безнең төбәкләр Явыз Иван тарафыннан басып алынгач, авыл атамаларын урыс телендә әйтүдә дә чагылыш тапкан. Таузарово, Янгулово, Карилино кебек рус теленә күчерелгән авыл исемнәре Таузаровлар, Янгуловлар, Карилиннар дигән мәгънәне бирә дип уйлыйм. Татар энциклопедиясендә “Янгол иленә Казан ханлыгы чорында нигез салынган” дип әйтелә. Алда саналган чыганакларда Түнтәр авылына Янгол бабаның 6 улы нигез салган дип исбатлана. Нигез салучыларның

исемнәре дә бирелә. Аларның, Янгол бабаның, үз уллары булмыйча, бары тик Янгол иле авылы кешеләре булу ихтималлыгы да бар.

Хәзер гәҗиттә бирелгән өзеккә кире кайтып, конкретрак тукталыйк. Кайбер моментларга ачыклык кертергә тырышыйк.

“Кышкар, Түнтәр, Курса авылларында аерым байлар, югары уку йорты булган мәдрәсәләр ачып, шәкертләрен Русиянең төрле почмакларына тарата”. Бездә булган материаллар нигезендә түбәндәгеләр билгеле. Түнтәр мәдрәсәсенә Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән Габдерразак хәзрәт нигез сала. Ул 40 ел дәвамында бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтә. Аның өч шәкерте бергә Дагыстанга китеп, анда белем алып Түнтәргә кайтып, Мәчкәрәгә, Сәет бистәсенә (Оренбург Каргалысы) китеп мөгаллимлек эшен дәвам итүләре мәгълүм. Дагыстанда укыган егетләрнең “Ревизская сказка”лардагы туган еллары буенча Габдерразак хәзрәтнең Түнтәрдәге эшчәнлеге 1730-1770 елларга туры килә. Бу чорда мәдрәсә башлангыч белем генә биргән булуы бар. Чөнки Түнтәр мәчетенең һәм мәдрәсәнең официаль булуы бик шикле. Урыс тарихы мәгълүматлары буенча “Патшаның чираттагы 1742 ел 19 ноябрь Указы нигезендә Казан губернасында гына 418 мәчет һәм алар янындагы мәдрәсәләр җимертелә, яндырыла. Бары тик 1756 елның 23 августындагы Әби патша Указы нигезендә мәчетләр төзергә һәм 1785 елның 4 сентябрь Указы белән генә мәчетләр янында мәдрәсәләр ачарга рөхсәт ителә”.

Киров шәһәре мирасханәсендә сакланган документлар буенча Түнтәрнең бүгенге көндә исән сакланган мәчет бинасы 1831 елда төзелгән һәм 1834 елда зурайтып эшләнгән. Бу чор Түнтәр мәдрәсәсен җитәкләүче мөдәррис танылган дин галиме ишан Гали хәзрәт эшчәнлегенә туры килә. Ул Бохарада укып, Тибетта, Һиндстанда, Әфганстанда стажировка үтеп (уку чоры белән 15 ел дәвамында) Оренбургтагы яңа ачылган Диния назәрәтеннән муллалыкка Указ алып кайта. Гали ишан кайткач, 1832 елдан мәдрәсә урта белем бирүче мәдрәсә буларак башлаган дип фараз кылабыз. Мәдрәсәләрне муллалар үз хисапларына гына тота алмаганнар, билгеле. Авыл халкыннан иганә ярдәме җыелган. Дөрес, XX гасыр башында авылның зур сәүдәгәрләре яңа мәчет бинасын, мәдрәсә биналарын үз акчаларына төзеп бирүләре мәгълүм.

Мәдрәсәләрдә дини фәннәр белән беррәттән, тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина фәннәре дә укытылганлыгы мәдрәсә музеена тупланган борынгы дәреслекләр белән исбатлана. Чынлыкта Түнтәрдә җәдитчә укыту мәдрәсәсен Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1890 елда ача, анда да тулысынча җәдитчә укытуга күчү 1903 елда гына ирешелә. Мәдрәсә китапханәләренең борынгы көнчыгыш кулъязмаларга да бай булуы хак. Мәсәлән, Марсель Әхмәтҗанов 1980 елда Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең

Page 30: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана“Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле кулъязма китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Бәлки чыннан да Түнтәрдә табылган бу китапның Түнтәр мәдрәсәсендә күчереп язылган икәнлеге ачыклангандыр. Бу кулъязма китап Тарих институты мирасханәсендә саклана. “Мәдәни җомга”дагы язма авторы Зөбәрҗәт Гарипова бәлки шушы китапның, яки башка китапның Түнтәр мәдрәсәсендә күчереп язылганлыгын тапкандыр? Болай булганда “Түнтәр авылы китапханәсенең моннан 400 ел элек оешып, әйләнә-тирәдә белем учагы булганы билгеле” факты ышандыра ала.

Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүматларына караганда, Түнтәр мәдрәсәсе китапханәсе официаль рәвештә 1898 елда теркәлгән. Әмма китапханәләрнең 170 ел элек үк булганлыгы мәгълүм. Октябрь инкыйлабыннан соң Түнтәр авылындагы өч зур китапханә юкка чыгарыла. Берсе, бабасы Гали ишаннан калган Мөхәммәтнәҗип хәзрәт китапханәсе, икенчесе мәдрәсә китапханәсе, өченчесе Ишмөхәммәт хәзрәтнең шәхси китапханәсе. Һәрбер китапханәнең мәйданы 50-100 квадрат метр булуын мин үзем дә хәтерлим. Китапханә биналары 1960-1970 елларда гына сүтелде. Китап байлыгы 1920-1930 елларда ук таркатылган.

Гәҗит-журналларда язмалар бастыру, бигрәк тә тарихи темаларга язу автордан да, редакция хезмәткәрләреннән дә бик зур җаваплылык сорый. Чөнки мәгълүмат зур тираж белән “ташка языла”. Ялгыш булганда ул мәгълүматны күп еллар үткәннән соң тагын башкалар күчереп алып, тагын “ташка язып” хата кабатланырга мөмкин. Күптән түгел бер матбугатта басылган язмамда түбәндәге өзек бар иде: “Гали ишан Түнтәр мәдрәсәсенең бишенче мөдәррисе. (Указлы мулла буларак беренчесе). Алтынчысы — Шәмсетдин хәзрәт. Җиденчесе — Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан). Икесе дә Гали ишан шәкертләре. Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсен 42 ел (1877-1919) җитәкләгән. Сигезенче мөдәррис — Мөхәммәтнәҗип хәзрәт — Гали ишанның оныгы.” Редакциядә компьютерда җыючы оператор гаебе беләнме, бер юл төшеп калган һәм абсурд “Ишмөхәммәт хәзрәт — Гали ишанның оныгы” килеп чыккан. Ә язма астында минем фамилиям тора.

Инде бер гасыр дәвамында диярлек Ишмөхәммәт хәзрәтне (Ишми ишан) берсеннән-берсе күчерә-күчерә “доносчы, карагрухчы, искелекне саклап, яңача укытуга җаны-тәне белән көрәшүче, Бубый мәдрәсәсен таркатучы” дип бик күпләр тәкърарлыйлар. Ә икенчеләр бу турыда архивлардан бер генә документ та таба алмыйлар. Аны ислам диненең сафлыгын, ныклыгын саклау өчен көрәшеп, 80 яшендә дин юлында шәһит киткән каһарман дип саныйлар. (“Ватаным Татарстан” гәҗите. Фарук

Нәкыйповның “Кадимчелек һәм җәдитчелек арасындагы каршылык бармактан суырылган”.) Автор җәдитчеләр һәм кадимчеләр арасындагы каршылыкның ул чордагы патша хөкүмәте миссионерлары тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә. Татар белән башкорт зыялылары арасындагы бүгенге каршылыкларның да Мәскәү тарафыннан “су сибеп” үстерелүен кисәтә. Чөнки мондый низаглар бары тик Мәскәү өчен генә файдалы.

Түнтәр мәдрәсәсе чыннан да моннан 270 ел элек оештырылып, 200 ел дәвамында бөтен Идел-Урал төбәгенә мәдәнит һәм мәгърифәт нуры таратучы буларак билгеле. Ә менә китапханәсенә 400 ел элек нигез салыну турындагы фараз гына һаман да шик тудыра.

2003.

Мөхтәрәм Зиннур әфәнде! Мөхәммәтнәҗип Түнтәри татар халкы өчен хезмәт

иткән һәм совет чорында күләгәдә калган милли шәхесләребезнең берсе булды. Г.Барудиның “Дин һәм әдәп” журналында эшләгәндә дә журнал битләрендә 50 еллык юбилее билгеләп үтелмәгән. Октябрь революциясеннән соң әйтеп торасы да юк. “Гасырлар авазы” журналыннан кала (2003 ел №1-2) аны искә алучы күләмле язмаларның матбугатта булганы юк әле. Әгәр дә аның тууына 140 ел тулуны газета битендә билгеләп китә алсак, аның рухына Сезнең һәм безнең тарафтан бер изге дога булыр иде.

Дин галиме, педагог һәм журналист Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең тууына 140 ел

“Тагын әллә нинди фетнәләр булыр төсле...”

Галимҗан хәзрәт белән фикерләшепXX гасыр башында татар дөньясында ул шактый

танылып өлгерсә дә, коммунистлар идарә иткән чорларда аның эшчәнлеген уңай яктан күрсәтеп үтүче булмады диярлек. “Җәдитче мөгаллим” дип саналса да, аны “буржуазия тегермәненә су коючы” дип карадылар. 1990 елларда илдә демократия җилләре исә башлагач кына кайбер тарихчы галимнәр тарафыннан аның хезмәтләренә күпмедер бәя бирелде. Әле дә без, киң катлам укучылар, аның фикерләре һәм карашлары белән тулысынча таныша алмыйбыз. Аның язмалары “безнең хәрефләргә” (кириллицага) күчерелмәгән. Без, югары белемле дип саналган укытучылар, һәм башка белгечләр, гарәп шрифтындагы иске татар язуын укый алмыйбыз. Ә элек, безнең мәдрәсәләребезнең мөгаллимнәре гарәп телен, төрек телен, фарсы(иран) телен камил белгәннәр. Үзләренең фәнни хезмәтләрен әнә шул телләрне кулланып язганнар. Хәзерге татар галимнәре үз хезмәтләрен инглиз телендә язып дөнья аренасына чыккан кебек, ул вакытта алар гарәп, фарсы телләрендә язып, фикерләрен киң катлам төрки халыкларга җиткергәннәр.

Республикабызның Милли китапханәсе каршындагы “Милли китап” нәшрияты “Хезмәттәшлек” сериясендә яшь галим Айдар Заһидуллинның “Әд-дин вәл-әдәб” журналының

264

Page 31: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 265

библиогрфик күрсәткечен бастырып чыгарды. Китапта танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, галим һәм педагог Галимҗан Баруди нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә Казан шәһәрендә 1906-1917 елларда чыгып килгән “Дин һәм әдәп” журналында дөнья күргән барлык материалларга кыскача аңлатма бирелгән. Шактый саллы хезмәт куйган А.Заһидуллин. Шушы елларда бу журналның барлыгы 129 саны дөнья күргән. Әйтергә кирәк, бу басма Октябрь инкыйлабына кадәр татар дөньясында чыгып килгән журналларның шактый күркәме.

Мөхәммәтнәҗип Түнтәри (Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов) Г.Барудиның журнал идарәсендә җиде елга якын (1911-1917) басма өчен җаваплы хезмәткәр булып эшләгән. Бу чорда М.Түнтәринең журналда 122 язмасы басылып чыккан. Аларның гомуми күләме А5 (брошюра) форматында 600 биттән артып китә. Болар М.Түнтәри имзасы куелган язмалар. Беразына гына М.Шәмсетдин диеп куелган. Журнал хезмәткәре буларак, имзасы куелмаган кайбер башка материаллар да аның хезмәт җимеше булырга мөмкин. Башка авторларның шактый хезмәтләре дә аның каләме аша үткән булуы бар. “Журнал идарәсендәге эшчәнлегем минем өчен гыйльми эш булып, мин аны бик теләп башкардым” дип искә алган ул соңыннан.

Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең журналда басылган язмаларының зур өлешен дини тәгълимат тәшкил итә: ислам дәресләре, ислам тарихы, исламда әхлак һәм әдәп, исламда иктисад, Коръән тәфсире, хәдисләр, хөтбә һәм вәгазьләр, дини бәйрәмнәр һәм йолалар, шәригатьнең башка мәсьәләләре. Болардан тыш ул иҗтимагый-гомуми һәм сәяси темаларга да язган. “Аның “Иҗтиһад хакындагы”, “Каза вә кадәр мәсьәләсендә”, “Хөррият бәйрәме” һәм башка мәкаләләре хәзерге укучыларда да кызыксыну уятыр иде” дип яза журнал күрсәткечен төзүче А.Заһидуллин. Бу темалардан тыш М.Түнтәри мәгариф, педагогика, мәдрәсәләр тарихы, дөньяви фәннәр, әдәбият, шигърият, мәдәният-сәнгать, хәтта тыйб мәсьәләләрен дә читләтеп үтмәгән. Ул мөрәҗәгать иткән тематикаларны гына санап чыгу да, аның күпкырлы белемгә ия булган, үзенчәлекле һәм талантлы шәхес икәнен күрсәтеп тора.

М.Түнтәринең иҗади эшләре “Дин һәм әдәп” журналында басылганнар белән генә чикләнми. Аның иң элек язган “Ходүсе галәмгә игътикад җәһәтеннән бер нәзар” (Дөнья вакыйгаларына ислам дине тарафыннан бер караш), «Тәнкыйдел асарә» исемле әсәрләре китапчык буларак 1897 елда ук басылып чыга. Монан башка «Сәфирел ислам» тәрҗемәсе һәм башка берничә әсәре дөнья күрә. 1911 елда Сарапулда вакытта биш өлештән гыйбарәт булган «Әт-тәбәййән фил-вәгазь» дип исемләнгән әсәрен гарәп телендә яза, аны үзе татарчага тәрҗемә итеп «Тәзкирә» дип атый һәм 1917 елда аның беренче кисәген Казанда бастыра.

1917 елда Казанда Бөтенрусия мөселманнар вәкилләренең съезды була. Съезд идарәсенең тәкъдиме буенча анда уку өчен «Исламда хатыннарның хокукы» дигән темага М.Түнтәри доклад яза. Аның турында ул үзе болай искә ала:

“Моңарчы бездә эшләнмәгән бу яңа эшне берәү дә өстенә алмаганга көчләп, ирексезләп миңа тактылар. Шунлыктан табигый мөкәммәл чыкмаса да, бөтенләй яраксыз да булмады. Уфада вакытымда бу материал белән танышкан кайбер дусларым аны китап итеп бастыруны мәслихәт күргәнлектән, «Тормыш» матбагасында бастырдым. Гомумән, әсәрем күңелдәгечә эшләнеп җитмәде. Әсәремнән иң элек үзем риза булмадым”. Әнә шулай автор үзе язган материалларга критик күзлектән карый һәм үз-үзенә карата бик тә таләпчән була.

2000 елда Татарстан Милли китапханәсенең фәнни хезмәткәре Зөфәр Дәүләтбаев М.Түнтәринең бу китабыннан шактый зур өзекне кириллицага күчереп “Таһир-Зөһрә” газетасында бастырып чыгарды. Газетадагы өзектән аңлашылганча, автор бу тема буенча бүгенге көн өчен дә бик тә актуаль булган мәсьәләләргә тирән фәлсәфи карашын белдергән.

Алда күрсәтелгән басмалардан тыш, авторның язмалары “Шура” һәм башка журналларда да, газеталарда да басыла. Хәтта Мисырда нәшер ителә торган “Әлманар” журналында да берничә мәкаләсе басылып чыга. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт журналист һәм публицист буларак, үзе әйткәнчә, эштән тәм табып башкара.

Ике ут арасындаМ.Түнтәринең төп эшчәнлеге мөгаллим буларак

билгеле. Мәдрәсә мөдәррисе буларак аның эшчәнлеге 27 елга тула. Педагогик эшчәнлеген ул 1890 елда башлый. Туган авылы Түнтәрдә “Шәмсия” мәдрәсәсе ача. Билгеле, моңа кадәр Түнтәрдә элек тә мәдрәсә була. Башлангыч белем бирүче мәдрәсәгә 1730 елларда ук Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән Габдерразак хәзрәт нигез сала. Мөгаллим буларак ул Түнтәр халкына 40 ел хезмәт күрсәтә. Бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәтә. Аның өч шәкерте: Госман, Габделхәмид һәм Сәгыйть Дагыстанда укып мулла булып кайталар. Госман хәзрәт мөгаллимен алмаштыра, Габделхәмид Мәчкәрәгә китеп мәдрәсә ача, Сәгыйть, мулла буларак Оренбург Каргалысына урнаша. Алга таба Габделхәмид хәзрәт тә, Сәгыйть хәзрәт тә Түнтәргә кайталар.

Түнтәр мәдрәсәсендә белем алган авыл егете Гали Бохарада 5 ел укып, аннары 10 ел дәвамында Тибетта, Кандаһарда, Дәһлидә, Кабулда, Пәшәварда стажировка-практика үткән. Ишан дәрәҗәсе алып, ватаны Түнтәргә кайта. Мәдрәсәнең бишенче мөдәррисе буларак, 1832 елда мәдрәсәне урта белем бирүче итеп үзгәртә. Гали ишанны кияве Шәмсетдин (Мөхәммәтнәҗипнең әтисе) алмаштыра. Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ кылырга барган җирендә вакытсыз дөнья куя. Аннары Түнтәр мәдрәсәсен Гали ишанның шәкерте булган Ишмөхәммәт хәзрәт 1876 елдан җитәкли башлый.

Шулай итеп, 1890 елда Түнтәрдә ике мәдрәсә хасил була. Берсе борынгыдан калган Ишмөхәммәт хәзрәтнең кадим мәдрәсәсе. Анда фәнни гыйлемнәргә зур игътибар бирелмичә дини кануннарга, гарәп,

Page 32: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланафарсы, төрек телләренә өстенлек бирелә. Мөхәммәтнәҗип ачкан “Шәмсия” мәдрәсәсе (әтисе хөрмәтенә мәдрәсәне ул аның исеме белән атый) дөньяви фәннәрне укытуга өстенлек бирә. Башта җәдитчә укыту булмый. 1903 елдан “Шәмсия” мәдрәсәсе тулысы белән укытуда җәдит ысулына күчә. Ул вакытта җәдитчә укыту башка мәдрәсәләрдә дә керә башлый. Бу гамәлләрне татар дөньясында гәҗит-журналлар басыла башлау өчен ишекләрне киң итеп ачарга сәбәпче булган 1905 елгы буржуаз-демократиянең җиңүенә бер адым дип санарга кирәк. Кадим мәдрәсәсеннән аермалы буларак, җәдит мәдрәсәсендә укыту системасына өстәл-парталар, язу такталары кертелә. Табигать фәннәре, математика, йорт эшләре һәм башка практик дәресләргә урын зурдан бирелә. 2000 елда КДУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязма китаплар бүлегендә эшләүче безнең якташыбыз Диләрә Абдуллина М.Түнтәри кулы белән язылган Түнтәр авылындагы “Шәмсия” мәдрәсәсенең XX гасыр башына караган “Вакытлы канунамәсен” һәм дәресләр расписаниесен табып бирде. Милли китапханә хезмәткәрләре И.Һадиев һәм Р.Мәрданов аларны кириллицага күчерделәр. Бу тарихи материаллар “Шәмсия” мәдрәсәсе эшчәнлеге ул чорның заман таләпләренә җавап бирә торган уку йорты булуын раслый. Монда аның мөдәррисе Мөхәммәтнәҗипнең талантлы, күпкырлы педагог булуының роле зур. Мөхәммәтнәҗип фәннең төрле өлкәләре белән тирән кызыксына. 10 яшендә вакытта, әтисе исән булганда, аның белән зур булмаган телескоп аша төрле йолдызларны һәм планеталарны күзәтүе турында искә ала. Хәтта Сатурн планетасының боҗраларын күрүе турында әйтә. Астрономия белән кызыксынуы соңа таба да кимеми. Муллалар арасында астрономик гыйлемнәргә ия булган Шәмсемөхәммәт (Шәмсетдин) Күлтәси белән тыгыз аралашуы шул турыда сөйли. М.Түнтәринең ул чорның татар зыялылары Ф.Әмирхан, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, М.Гафури, Апанаев, Гаспринский, Бубыйлар белән нык аралашуы һәм фикердәшләр булу да күп нәрсәне аңлата. Безнең мәдрәсә музеенда XIX гасыр ахырында Мисырда басылган 600 биттән артык күләмдәге “Рәддел Мохтар” дигән китап саклана. Аның тышлыгында бу китапның автор Ибне Габидин тарафыннан 1906 елда Нәҗип Түнтәригә (аның мәдрәсәсенә) бүләк ителү турында кулъязма-автограф бар.

1980 елда археограф Марсель Әхмәтҗанов, (хәзер академик) Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган борынгы китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы кулъязма китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә

табылганы 350 ел элек күчереп язылган. Бу китап Мөхәммәтнәҗип хәзрәттән калган мирас булырга мөмкин.

Мөхәммәтнәҗипнең белемгә омтылышлы булуы ата-бабадан киләдер. Бабасы танылган Гали ишан булса, әтисе Шәмсетдин хәзрәт XIX гасырда ук Төркиядән “Бәгыйрәтел тасвири”, “Әфкяр” гәзитәләрен һәм Ташкентта чыккан бердәнбер төрки “Төркестан гәзитәсен”дә алдыра. “Гәҗит гыйлеме алу” улына да күчә. 1905 елга кадәр татар дөньясында гәҗит-журналлар чыга башлаганчы ук ул читтә басылган төрки гәҗитләрдән дә, рус гәҗит-журналларыннан да хәбәрдар була.

Әтисе турында Мөхәммәтнәҗип “Тыйб китапларын җыеп, шуларда язылган дәва үләннәрен эзләп табып бер шкаф дәвалыклары, һәм латинча-русча язылган исемлеге дә бар иде. Дәваларны аптекалардан да алып, кайберсен Истанбулдан алдыргалый торган иде” дип яза. Ул үзе дә әтисе гыйлемен өйрәнгән булса кирәк. 1980 елда алар яшәгән нигездә Түнтәр мәктәбе төзелеше башланды. Фундамент казыганда ләм тулган 1 квадрат метр мәйданлы агач бура табылды. Өлкән яшьтәге Габделбәр бабай Мөхәммәтнәҗипнең дарулар ясавы һәм бу урынның дару ясаганнан калган үлән калдыкларын тутыра торган тирән баз булуы турында фараз кылды. Кызыл коммунистлар үзләренең истәлекләрендә 1930 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт милкен конфисковать иткәндә подвалдан бер олау “аракы шешәләре һәм самогон аппараты” чыгу турында язып калдырганнар. Шешәләре дарулар өчен булып, аппараты дарулар өчен дистилляцияләнгән су яисә спирт кудыру өчен файдаланылган булуы бар.

Гомер аккан су кебекЯзмамның ахырында М.Түнтәринең тормыш юлын

тасвирлап үтик. Ул 1863 елда Түнтәрдә мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. 10 яшендә әтисез калып, әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үсә. “Әнием мине бик тә кыюсыз итеп үстерде. Ат белән йөргәндә күпер аша чыкканда, ат үрдән менгәндә, хәтта тигез юлда ат колагын шомартканда арбадан төшеп җәяүләп бара идек. Кешеләргә гомерем буе авыр сүз әйтмәдем” дип искә ала ул. Йомшак холыклы булуы аңа гомер буе үз-үзен яклау өчен киртә булып тора. Бөтен Рәсәйгә танылган Ишмөхәммәт хәзрәтнең кадим мәдрәсәсе белән бер ишек алдында җәдид мәдрәсәсе ачу аның өчен җиңел булмый. Җәдидче һәм кадими муллалар арасында гына түгел ике мәдрәсә шәкертләре арасында да каршылыклар гел туып тора. Ул чорларда бөтен шәкертләр алдында кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасында официаль “сүз көрәштерү” дигән моназара модада була. Мондый “сүз көрәштерү” бәйгеләренә хәтта Мәчкәрә һәм Кышкар мәдрәсәләреннән дә делегацияләр килә.

Бу елларда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәрдә һөнәр мәктәбе ачу уе белән дә яши. Әмма 1911 елда башка җәдитчеләр кебек гаепләнеп, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кулга алына. Бу вакытта аның берничә кәрҗин кулъязмалары да юкка чыга. Үзе Сарапул төрмәсенә җибәрелә. Әмма анда озак утырмый, сөргенгә

266

Page 33: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 267

озатыла. Сөрген дигәне Түнтәр авылы кергән Вятка (хәзерге Киров) губернасына кермәскә диелгән суд карары була. Ул Казанга килеп Г.Барудиның “Дин һәм әхлак” журналы идарәсенә (редакциясенә) эшкә урнаша. 1917 елда Г.Баруди Уфага Диния нәзарәтенә мөфти итеп күчерелгәч, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә җәмәгате Әминә абыстай белән шунда килә. Назәрәттә беркадәр эшләп ала. Уфаның үзәгендә җәннәт бакчасындагыдай кошлар сайравы астында, Агыйдел, Караидел хозурында зур квартирада яшиләр. Ул һаман Түнтәрен сагына. Мөхәммәтнәҗипне Кустанайга атаклы Яушевлар төзеткән яңа мәчеткә имам итеп тә чакыралар. Яушевлар мәчете Казан мәчетләренә караганда да матур һәм күркәм итеп төзелгән була. Кустанайга барып карап кайтса да, Мөхәммәтнәҗипнең анда китәсе килми. Ул җаны-тәне белән туган, үскән авылы Түнтәргә тартыла. Зур тарту көченә ия булган ниндидер магнитлары бар ахыры туган җирнең. Мөхәммәтнәҗип өйләнгәннән соң 1892 елда аны кайнатасы Зәйнулла ишан үзе янына Чистайга чакыра. Ул вакытта моңа Мөхәммәтнәҗипнең әнисе рөхсәт бирми. Кустанайлылар да М.Түнтәрине килер дип өметләнеп ике ел дәвамында мәчетне имамсыз тоталар. Бу вакытта Г.Баруди Мөхәммәтнәҗипкә: «Түнтәрдә дә торма, Кустанайга да барма, Уфада кал, Нәзарәттә эшләрсең дә бергә торырбыз» ди.

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәргә кайтып, кабат мәдрәсәдә мөдәррислеген дәвам иттерә. Үзе Казанда эшләгәндә дә аның мәдрәсәсе ябылмый. Хәлфә-мөгаллимнәр укытуны дәвам итәләр. Әмма барыбер 1919 елда мәдрәсәләр ябыла. Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең үзенә бер өен генә калдырып, башка өйләрен һәм мәдрәсә биналарын совет мәктәбенә бирә. Үзе авылда имам буларак кына кала. Элеккедән яраткан һөнәре бакчачылык һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. Безнең бүгенге көн өчен бик кадерле булган “Түнтәр авыл тарихы”н язып калдыра. Аның кыскартылган варианты быел “Гасырлар авазы” журналында басылып чыкты. Анда авыл тарихы гына түгел, татар тарихы, татарның әһәмиятле шәхесләре, аларның хезмәтләре, җәдит-кадим каршылыклары яктыртыла. Шушы хезмәте өчен генә дә ул олы хөрмәткә һәм мактауга лаек.

“Кырык елга якын фетнә, низаг эчендә торылганга карамыйча, тагын әллә нинди фетнәләр булыр төсле. Елан чаккан киндердән куркыр дигәннәрчә, һаман куркынычта яшәп килдек” дип яза ул 1929 елда. Тагын бер елдан аны җәмәгате Әминә абыстай белән “мулла-эксплуататор” тамгасы астында кулга алалар. 1930 елда ул Казан төрмәсендә вафат була.

“Без аны “Түнтәр җизни” дип йөрттек. Ул бик көчле шәхес булган,” - дип искә ала аның турында тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. “Ул үзенең хезмәтләрендә бервакытта да буш сүз язмаган” ди академик Марсель Әхмәтҗанов. Мин исә авылдашымның шундый олы шәхес булуы белән горурланам һәм бу мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында

М.Түнтәринең мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендә татар халкын киң агартудагы ролен танырга кирәк.

2003

Мирхәйдәр Фәйзи. Көндәлекләр. Дәфтәр 6. 27-29 битләр.

Түнтәр турында1916 ел, июль. (Шодадан Түнтәр аша Балтачка бару

турында язылган битләр. Фарук Нәкыйпов кириллицага күчереп бирде.)

22 сендә Сәеетгәрәй абзый белән 23енә дип дәгъват килгән Балтачның Сабирҗан мулла мәҗлесенә барырга чыгып, Түнтәргә барып кундык. Бөтен Рәсәйгә мәшhүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә (М Фәйзи шикелле яшь зыялылар дошман дип санаган кеше дип аңларга кирәк. Мирхәйдәрнең абыйсы Сәетгәрәй hәм күпчелек мөселманнар бу шәхесне үз араларында иң олылардан санаганнар. Ф. Н.) барып төшү hәм кунак булу ничектер мәкрүh (тыелган әш Ф.Н.) күренгәндәй булды.

Түнтәр ике мәчетле, Шодадан кечерәк бер авыл. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы, асты таш, өсте агач, урамга 15 тәрәзә караган бер өйне авыл җирендә дворец дип атау күпертү булмастыр, шәт. Ишек алдында да, әллә никадәр сузылып киткән киткән бәләкәй өйләреннән башка 20 дән артык бүлмә санадым. Бер дә шәригать әhеленең йорты дип атарлык түгел. Безне Ишминең олы улы Нәкыйп белән кече улы Нургаян каршы алды. Габделхәйгә без вәгъдәсезлек эшләү сәбәпле, ул кайтып житмәгән иде әле. Өченчеләре булган Нурислам Пермьдә бухгалтериягә өйрәнә икән. Балалары гаять hәйбәт вә яшь фикерле кешеләр булып, аталарының эшләреннән разый түгелләр икән. (Рәсәйнең империячел көчләре гаять зур тырышлык hәм осталык белән алып барган сәясәт - татар укымышлыларын дошманлаштыру, үзара көрәшкә кертеп жибәрү сәясәте, беренче чиратта, мөселманнарны руслаштыруга зур каршылык күрсәткән кадимче хәзрәтләргә юнәлдерелгән. Җәдидче муллаларда үткәрелеп торган торган тентүләр, охранкага чакырып сорау алулар, пантюркизм-панисламизмда гаепләүләр, кулга алулар, бөтен Рәсәйне шаулатып үткәрелгән суд процесслары - болар бары да махсус оештырылган чаралар. Алардан максат, бердән, яшьләрне курку астында тоту булса, икенчедән, фетнәле эшләрнен сәбәчесе дип, империя сәясәтенә иң көчле каршылык күрсәтүче кадимче хәзрәтләргә яла ягу булган. Ишмохәммәт хәзрәт христианшаштыруга каршы көрәшчеләрнең житәкчесе булганга, империя хадимнәре дә үз укларын, беренче чиратта, аңа төбәп атканнар. Жәдидче мабугат та бу ялган-ифтираны дошман якның юлбаашчысына юнәлдергән. М Фәйзинен "Ишмигә" булган карашы, hичшиксез, шул мәгълүматлар аркасында. Н.Ф.)

Кичке чәйне эчкәч, Ишминең безне кабул итәчәген белдерделәр. Миңа министр хозурыына кабул ителгән кебек тоелып китте. Аның каршысында тезләнеп кенә

Page 34: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаутырырга тиешлеген hәм башка әдәпләрне миңа алдан белдереп куйдылар. Күп бүлмәләрне үтеп, простой гына итеп жыелган Ишми бүлмәсенә барып кердек. Яшел чапан, бохарача ураган чалма киеп, идәнгә утырган. Сәлам биреп жиргә тезләнеп күрештек. Каршысына тезләнеп утырдык. Авырудан терелеп килгән чагы икән. Башыын түбән иеп кенә утыра. Мине кода дип, бик хөрмәт итеп, кадерләп кенә сөйләшә. Сөйләшүе бик йомшак. Сугыш хәлләрен дә сорашкалап ала. Бәгъзән көлке сүзләр дә әйтеп куя. Сәетгәрәй абзый сүзләрен жөпләп, дөрес тәкъсир, шулай тәкъсир дип кенә утыра. Мин сораганына җавап бирәм. Янында ярты сәгатьтәй утырдык. Бу халәт минем аякларны тәмам изде. Алдымда ишан барлыкны онытыр хәлгә килдем. Ләкин анын алдыннан үзең рөхсәт сорап чыгу хөрмәтсезлек, аның рөхсәт итүен көтү әдәптән икән. Ходай иманын юлдаш иткере, ярый рохсәт инде дип, кул күтәрмәсеңме! Сәетгәрәй абзыйга берни түгел, мин аксый-аксый чыгып киттем. Нәкыйп безне ишек төбендә каршы алды.

Иртәгесен, 23 ендә, бөтен дөньяны болыт каплап, яңгыр койганга, без Балтачка барудан ваз кичтек. Иртәнге чәйне без кунган бүлмәдән икенче бүлмә аша бер бүлмәгә, идәнгә әзерләгәннәр иде. Моның сәбәбе Ишминен безнен яңга чәйгә чыкмакчы булуы икән. Тагын аякка бәла. Ләкин бер генә чынаяк эчеп чыгып китте. Бу безне илтифаты белән мөшәррәф итүе икән. "Мәҗлескә өлгермәсәгез, кичкәрәк барыгыз, Хәйдәр андагы кодаларны да күрсен", — дип китте. Чәйдән соң, кодагыебыз кереп, күрешеп чыкты. Алар шундук Балтачка киттеләр.

Төш вакытында яңгыр туктады. Аштан соң бакчаларына бардык. Кура жиләгенең кызылы, агы, кара, кызыл карлыганнар, крыжовник, чия, алмалар кып-кызыл булып пешеп утыралар. Туйганчы ашадык. Җиләкләрнең бу кадәр күп булуына мин гаҗәпләндем. Ул варенье кайнатулар, как коюлар, киптерүләр хисапсыз. Бер чәй янына 4-5 төрле варенье китереп тезделәр. Аш арты урынына да җиләк кенә хезмәт итә. Кура җиләгенең агы, кызылы, карасы да була икән. Кура жиләгенең кадагы 8 тиен. Сәгать 4 ләрдә без Балтачка чыгып киттек...

Түнтәр мәктәбенә — 200 ел(1999 елда район газетасы “Хезмәт”тә мәктәп

тарихы турында басылган язмалар)Районыбыз газетасы — төбәгебезнең елъязмасы.

Район тарихын, авыллар, колхозлар һәм мәктәпләр тарихын яктыртуны игътибар үзәгендә тота газета. Тарих ул кешеләр язмышын, төрле буыннар белән тыгыз бәйләгән. Мондый язмалар өчен газета битендә урын биргән, бастырырга теләктәшлек белдергән өчен редактор Нурулла Галиевкә, газета журналистларына һәм редакциянең техник хезмәткәрләренә алдан ук олы рәхмәтемне белдерәм.

Без моңарчы да район газетасында элек басылган авыллар тарихына караган материалларны файдаланып килдек. Һичшиксез, ун яки егерме еллардан соң, бәлки илле һәм йөз еллардан соң да

кемнәр дә булса бу материалларга кире әйләнеп кайтмыйча калмас.

Беренче язма: Тарихи чыганакларга күз салыйк

Октябрь революциясеннән соң мәктәпләр диннән аерыла. Мәдрәсәләр ябыла. Алар урынына авылларда башлангыч мәктәпләр ачыла. Бу мәктәпләрне беренче баскыч мәктәпләр дип атыйлар.

1924 елда Совет власте мәгариф һәм мәгърифәткә, балаларга йөз белән борыла. Татар телендә балалар өчен журнал (хәзерге “Ялкын”) һәм “Яшь ленинчы” газетасы чыга башлый. Шушы ук елда Татарстан Халык Мәгариф Комиссариаты карары нигезендә Арча кантоны территориясендә 2 урында Икенче баскыч мәктәпләр ачыла. Берсе Арчада. Икенчесе Түнтәрдә. Түнтәр мәктәбе Балтач, Арбор, Янил волостьларына хезмәт күрсәтә. Әгәр бу датаны Түнтәр мәктәбенең башлангычы дип санасак, 10 октябрьдә мәктәпнең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә кирәк.

Революциягә кадәр татарлар башка милләтләр белән чагыштырганда күпкә укымышлы булганнар. Мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә муллалар малайларны, ә абыстай кызларны дин нигезләренә, әхлак кагыйдәләренә һәм укырга-язарга өйрәткәннәр.

Түнтәр мәдрәсәсе гадәти авыл мәдрәсәсеннән күпкә өстен булган. Аны тәмамлаган шәкертләр Уфага Диния Назәрәтенә барып, имтихан тапшыргач, Указлы мулла булып билгеләнгәннәр. Кайберләре Югары Дини белем алу өчен Бохарага киткәннәр. Бу турыда Казан тарихы китабында (1 том, 1986 ел) искә алына.

Күренекле тарихчы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабының икенче томында Янгыл иле, Кариле, Салавыч, Урбар һәм Түнтәр мәдрәсәләре турында мәгълүматлар бирелә. Соңгы вакытта басылган Рөстәм Мәһдиевнең “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”ндә дә безгә кирәкле материаллар бар. Ш.Мәрҗанинең “Мөстафадел...”енең беренче томында үз замандашларыннан чыгышлары белән Түнтәрдән булган унбер мулланың шәҗәрәсе һәм характеристикасы бирелә. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Мәрҗанинең бер бабасы Сөбхан бине Габделкәрим Урбар мулласы Ибраһим бине Габдулла ән-Нократыйдан, икенче бабасы Габденнасыйр шулай ук Урбар мулласы Габдеррәшит бине Йосыфтан гыйлем алган. Габделхәмит бине Үтәгән әл-Түнтәри, Муса бине Габдеррәшид әт-Түнтәри, гомерендә күп китаплар язган Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри һәм башкалар турында Мәрҗани җентекләп яза.

Мәрҗани бик зур игътибар иткән шәхес Мелла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри. Ул — Түнтәрдә яшәп, даны бик еракларга таралган Мөхәммәтгали ишан.

Түнтәрне ишан авылы дигәч, бик күпләр Гали ишан белән Ишми ишанны бутыйлар. Менә быел гына Түнтәргә килгән Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле иске мәчет-мәктәпкә урнашкан Түнтәр авыл

268

Page 35: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 269

музее бинасын электрлаштыру һәм җылыту турында сүз чыккач, “Бездән ярдәм көтмәгез, ишан тискәре образ ул”, — дип җавап биргән. Бу аның «Ишми ишан»га ишарәләве була. Ишмөхәммәт хәзрәт Тукай, Фатих Әмирхан чорында яшәгән. Дөрес, хәзрәт алардан күпкә олы, яшь аермасы 50 елга якын. Бер караганда, шундый яшь аермасы белән, алар үзара бәхәскә керергә тиеш түгелләр иде кебек. Кызганыч, Ишмөхәммәт хәзрәт Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Ш.Бабич тарафыннан ул заманда сатира утына тотылган. Мөхәммәтгали ишан исә Мәрҗаниләр, Утыз Имәниләр, Кандалыйлар чордашы. Аның зур галимлеге турында Гаяз Исхакый да яза. Тарихи чыганакларда бу олы шәхес турында тискәре фикерләр теркәлмәгән, киресенчә, бик күп мактау сүзләре генә язылган. Мәдәният министрлыгы вәкиленең (аларны «төп белгеч» дип атыйлар) бу турыда белмәве генә аяныч.

Мәрҗанинең язуынча “Гали ишан үз илендә мелла Мөхәммәтрәхим ахуннан, мелла Габдулла бине Яхьядән, мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид әл-Иштирәкидән гыйлем ала. Аннан Бохарага барып, берничә ел шунда яшәп, “Чәпә Нәвис мәхдүм” дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Танылган Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә берничә тапкыр Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара. 1245 (1829) елда, Бохарадан асыл ватаны Түнтәргә кайтып, имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша”. Бу вакытта аңа 35 яшь була. 40 елга якын ул Түнтәр мәдрәсәсен җитәкли.

Әгәр без Түнтәр мәктәбенең башлангычын Гали ишан идарә иткән чордан санасак, бүген мәктәпнең 170 еллык юбилее. Әгәр дә Галинең Түнтәрдә белем ала башлаган чорыннан санасак, ышанычлы рәвештә Түнтәр мәктәбенә 200 ел тулды дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Гали бала вакытта Түнтәрдә өч мөгаллимнән белем алып Бохарага киткән икән, димәк, бу чорда Түнтәр мәдрәсәсендә дини урта белем бирелгәнлеге турында чамаларга була. Билгеле, Түнтәр мәдрәсәсенең яше моның белән чикләнми. Киров шәһәре архивлары материалларына нигезләп, Бакый Зыятдинов “Себер юлы серләре” китабының “Мәктәпләрнең юл башы” бүлегендә: “Түнтәр мәдрәсәсенең ачылу вакыты төгәл билгеле түгел, документларда авыл урнашканнан бирле диелгән,” — дип язды. Бүген безгә өч датаны 75, 170 һәм 200 ел дигәннәрне искә алу җитеп торыр.

Икенче язма: Мәдрәсәнең чәчәк аткан чорлары

Гали ишан белән бәйле булган мәдрәсәнең 80 елга сузылган гомерен шулай тасвирлау дөресрәк булыр. Бу шәхес, бүгенге көн өчен дә соклангыч илаһи бер зат буларак, халык хәтерендә. Төрле китапларда аны төрлечә атаганнар: Мөхәммәтгали ишан дип тә, Галимөхәммәт ишан яки Гали ишан дип. Ишан дип аталу ул чорның гыйльми дәрәҗәсе ул.

Күренекле татар язучысы һәм милләт өчен көрәшче Гаяз Исхакый үзенең «Идел-Урал» дигән китабында түбәндәгеләрне яза:

“Бөтен мөселман дөньясында (Гарәбстанда, Төркиядә) киң таралган «Нәкышбәнди» (Мәрхәмәтлелек) орденына Идел-Уралда төрки-татарлар арасында Түнтәрдә яшәгән Гали ишан ия булган. Бу орденга ия булган тагын ике ишан билгеле. Алар Зәйнулла Ишмөхәммәт (Оренбур губернасы, Троицк шәһәре) һәм Закир Камали (Казан губернасы, Чистай шәһәре) Бу ишаннарның да унар мең мөридләре (яклаучылары) булган.

Әгәр Гарәбстанда һәм Төркиядә ишанлык ул рухи чистарыну ягыннан бары тик дини яктан гына әһәмиятле булса, Идел-Уралда исә аның политик элементы да булган. Ишаннар һәм аларның мөридләре мөселман халыклары арасында бер үк вакытта рус хакимиятенең бары тик вакытлыча гына булуына, алга таба мөселман халыкларының берләшүләренә ишарә ясаганнар. Мөселман халыкларын милли мөселман рухында, милли азатлык рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр.”

Гаяз Исхакый үзенең “Сөннәтче бабай” повестенда да Сөннәтче бабайның имтихан тотып, рөхсәт язуы алу өчен ат белән берничә тәүлек Түнтәргә, Гали ишан янына килүен һәм очрашу вакытында Галине бик дәрәҗәләп тасвирлый.

Ш. Мәрҗани алда телгә алган “Мөстәфадел...”ендә Гали ишан хакында бик күп мактау сүзләре яза:

“Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып, бик бай кеше иде.”

Ул Түнтәр мәдрәсәсенә 40 елга якын җитәкчелек иткән чорда мәдрәсәнең даны бик еракларга тарала. Менә тагын бер тарихи чыганак.

1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда сәнгать дөньясының күренекле белгечләре Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева һәм Розалина Шаһиева «Каллиграфия» дигән бүлектә болай дип язалар:

«Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр.» Монда сүз Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр хезмәте турында бара.

Авылның олы кешеләренең сөйләвенә караганда, Гали ишан өҗем гыйлеменә ия булган. Тибет медицинасы серләренә ия булган ул. Бер үк вакытта көчле экстрасенс һәм гипнозчы булган. Аның янына дәваланырга бик ераклардан кешеләр килгән. Ул аларның берсеннән дә акча, яки әйбер таләп итмәгән. Һәркемнең үз ихтыярында булган. Бабайлар сөйләвенчә, «Түнтәр авылында янгын чыга калса, бер хуҗалыктан бервакытта да икенче хуҗалыкка күчмәсен,» — дип дога кылган. Чыннан да, Гали

Page 36: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаишан мәрхүменнән 125 ел үтеп, авылда янгын чыккан очракта, ул шул хуҗалыктан беркемгә дә күчмәгән. Янгын машиналары булмаган чорларда, кайбер авылларда тулы бер урамнар янып бетүе билгеле.

1980 елда Түнтәр мәктәбе төзелә торган урында фундамент казыганда 5-6 метр тирәнлектә ләмле балчык чыкты. Хөсәенов Габделбәр бабай мондый фараз кылды: Бу — Гали ишан нигезе. Ул кешеләрне дару үләннәре белән дә дәвалаган. Калдыкларны тирән итеп казылган базга тутырып барган. Аның бу шөгылен оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә дәвам иткән.

Гали ишан турында шактый легендалар яши. Бер күпергә ат белән килеп җиткәч, күперне су алып киткәнен күрәләр. Кучерга: “Йом күзеңне,” — ди. Күзне ачкач, елганың теге ягында булалар. Кыш көне авырга узган яшь килен: “Кура җиләге ашыйсым килә,” — дигәч, подвалга төшеп, яңа өлгергән кура җиләге ашый. Авылга халыкны чукындырырга (чукындыру сәясәте патшалар идарә итүнең бер чорында да туктамый) корал тотып килүчеләр Гали ишанны күрү белән катып калулары, кулларыннан коралның төшеп китүе хакында сөйлиләр. Ишан вафатыннан соң, мәетен күтәреп барганда авырлык юкка чыга һәм башкалар.

Кукмарадагы “Хезмәт даны” газетасы Казан галимнәре җитәкчелегендә ике ел дәвамында авыл зиратларындагы узган гасыр кабер ташларын өйрәнү нәтиҗәләре турында язып чыкты. Кайбер авылларда 2-3, кайберләрендә 4-5, район буенча барлыгы 30 лап борынгы кабер ташы табылган һәм өйрәнелгән. Мондый кабер ташлары Түнтәр зиратында егермедән артык. Ташка кабарынкы итеп язылганнары да бар. Күпчелеге тирән уелып бик пөхтә язылган. күпчелегендә язмалар яхшы сакланган. Дөрес, алтынланган айларын кемнәрдер алып киткәннәр. Ташка беркетелгән урыннары чокыр булып калган. Гали ишан каберенең ташы ике метрга якын биеклектә. Ташның алгы ягында язмалар 11 рам эченә алынган. Һәр рамкада аслы-өсле язмалар, догалар. Арт ягында 8 рамкада. Ян-якларда 6 шар рамка эчендә язылган. Кайбер башка ташларда да язмалар шактый күп. Аяныч, бу язмалар тиешенчә өйрәнелмәгән. Без аларны укып аңлаудан ерак. Кабер ташлары хуҗаларының күпчелеге мәдрәсә мөгаллимнәре булуы беркемдә дә шик тудырмый.

Өченче язма: Габдулла Тукай, Түнтәр мәдрәсәсе, Ишмөхәммәт

хәзрәт һәм башкалар1874 елда 80 яшендә мәдрәсә мөдәррисе Гали ишан

вафат була. Аның нәселен дәвам итүче ир баласы булмый. Гафифә исемле бер кызы гына кала. Кияве Шәмсетдин хәзрәт Малмыж өязе Мазар асты авылыннан. Кечкенәдән Түнтәр мәдрәсәсенә килеп белем алган. Мәрҗани аңа да уңай характеристика бирә:

“...Әхлак ягы һәм бөтен хәрәкәте һәм яшәве белән ишанга охшавы сизелеп тора иде. Алдан күрүчән саф,

һәм белемле иде. Яхшы китапларга ия булып, күп укый һәм дөрес фикер йөртә торган кеше иде.”

Шәмсетдиннең укымышлылыгын раслап, ул язып калдырган “Назурәтел-хак” бәяләмәсеннән өзек китерәбез: “...Без бу китапка карадык һәм укыдык. Язылган сүзләренең файдалы булуына, нечкә сүзләрне язучының тирән мәгълүматына шаһит булып, күп кенә яхшы сүз һәм мәгънәләргә дикъкать биреп бик нык дулкынландык. Гыйлемнәр сыйныфында мәгънә сакларга тырышу, тикшерү һәм тирәнлектән читкә тайпылмау, төрле фәннәрне тикшергәндә җитдилек кирәклеге биредә чагыла. Тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бөек һәм бар нәрсәдән көчле Алла үзе бүләкләр.”

Шәмсетдин Түнтәрдә Гали ишанның милкенә дә, эшләренә дә хуҗа булып кала. Әмма ике елдан, 1876 елда, Хаҗдан кайтканда Истамбулда вафат бул.

Гали ишан, ир баласы булмаганлыктан, Карадуганнан, күп балалы Мифтахетдин мулланың Закир исемле малаен уллыкка алган, укыткан, аерым зур йорт салып биргән, өйләндергән. Авылда аны Закир бай дип йөрткәннәр. Йосыпов Закир үз гомерендә 11 мәртәбә Гарәбстанга Хаҗга бара. Ул вакытта Хаҗга бару өчен күп вакыт һәм акча кирәк була. Аның юл чыгымнарын авыл байлары күтәргән, ә ул алар өчен дә Хаҗ кылып кайткан. Шул байлар биргән акча хисабына гаиләсен дә яшәткән. Ул чорларда Хаҗ кылу сәяхәте бик авыр хезмәт булып саналган. Атлар, ишәкләр, дөяләр белән хәрәкәт иткәннәр. Бу сәфәр берничә айларга сузылган. Авырып, ярты юлдан кире борылып кайтучылар, юлда вафат булучылар да күп булган.

Балачактан Мамадыш өязеннән килеп Түнтәр мәдрәсәсендә Гали ишаннан белем алган, аннары Бохарада укыган икенче күренекле шәхес Ишмөхәммәт хәзрәт 1876 елдан авылда имам хатыйб һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып кала. Ул Гали ишан алдында ук дәрәҗәле булган. Аның йорт урыннары Гали ишан нигезенең янәшәсендә. Соңга таба ул Ишми ишан дип таныла. Әмма аның ишанлык гыйльми дәрәҗәсе алу турында бернинди тарихи чыганакта да мәгълүматлар укыганым юк. “Ишми ишан” аның кушаматы гынадыр дип уйлыйм. Ишмөхәммәт хәзрәтнең бик күп китаплары басыла, якын-тирәдә һәм авылда дәрәҗәсе бик зур була. Аның оныгы Фарук Нәкыйпов язганча: “Бүгенге үлчәмнәрдә аның хезмәтләре берничә диссертация язарлык.” Авылда аны зурлап, Дәмулла хәзрәт, якын-тирәдә Дан мулла дип тә йөртәләр. “Хезмәт” газетасындагы оныгы язмаларын мин хакыйкатькә туры килә дип саныйм. Автор анда бабасының кызулыгын, кырыслыгын да яшерми. Аларга тукталып тормыйм.

Ишмөхәммәт хәзрәт җитәкчелек иткәндә дә Түнтәр мәдрәсәсенең даны төшми. Орск, Ырынбур, Нократ, Казан калаларыннан да Түнтәр мәдрәсәсенә укырга киләләр. Моңа мисал: Казан бае Исмәгыйль Хаҗиның улы Габделнасыйр, Орск шәһәре миллионер Хөсәеновларның хезмәткәре Мостафа Фәйзуллинның улы Сәетгәрәй (Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы) — Түнтәр мәдрәсәсе шәкертләре.

270

Page 37: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 271

Бакый Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан

алынган мәгълүматларга таянып болай яза: “1869 елда Түнтәр мәдрәсәсендә 45 малай һәм 39 кыз, 1891-92 уку елында 100 малай һәм 40 кыз укыган. 1894 елда Түнтәрдә ике мәдрәсә булуы теркәлгән. Берсе Нәҗип Шәмсетдиновныкы, икенчесе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовныкы. 1903 елгы мәгълүматларда Ишмөхәммәт хәзрәтнең дин белемен бик тирән белүе, акыллы кеше булуы турында язылган.”

Нәҗип Шәмсетдинов — Гали ишанның кызыннан туган бердәнбер оныгы. Бу чорда ул Бохарада укып кайтып, тирән дин гыйлеменә генә ия булып калмый, җәдитчелек хәрәкәтенә дә кушыла. Җәдитчеләр үзләренең кыйблалары итеп Мәккәне, Мисырны, Төркияне алалар. Уку-укытуны татар теленә нигезлиләр. Язуга игътибарны арттыралар. Мәдрәсәләрдә тарих, исәп-хисап һәм башка гамәли фәннәрне кертәләр.

1997 елда Татарстан милли китапханә хезмәткәрләре Түнтәр авылы китапханәсенә Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең (Нәҗип Шәмсетдинов) ике китабы тышлыгының ксерокопиясен китерделәр. “Ходүсе галәмә игътикад җәһәтеннән бер нәзир” (Дөнья вакыйгаларына ислам дине тарафыннан бер караш), 1890 ел һәм “Исламда хатыннарның хокуклары, 1-китап”, 1917 ел. Түнтәр авыл музеенда 19 гасыр ахырында Мисырда басылган 600 биттән артык күләмдә Ибне Габидин дигән авторның “Рәддел Мохтар” дигән китабы саклана. Бу китапның тышлыгында ул 1906 елда Нәҗип Түнтәригә (аның мәдрәсәсенә) бүләк ителү турында кулъязма-автограф бар.

Ишмөхәммәт хәзрәт дин сагында нык тора. Җәдитчелектә диннең какшавын күрә. Искелеккә ябышып ятучыларны кадимчеләр дип атыйлар. Ишмөхәммәт белән Мөхәммәтнәҗип арасындагы каршылыклар һәм мәдрәсәнең бүленүе уку-укыту белән генә чикләнмичә, мәдрәсәнең һәм мәчетнең мираска калуы белән дә бәйле булуы мөмкин. Бу чорда зур төзелеш эшләре дә алып барыла. Ишмөхәммәт хәзрәт чишмә янындагы Түнтәрнең түбәнге мәчетен төзетә. Бу мәчетне төзүгә һәм Түнтәр мәдрәсәсенә кызыл кирпечтән бина төзетүдә Түнтәр сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов һәм Балтач сәүдәгәре Габдрахман Ишморатов иганәчелек итәләр. Түнтәрнең икенче сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Хәкимов Мөхәммәтнәҗип мәдрәсәсенә известьташтан уку бинасы салдыра. Бу ике уку бинасы һәм бер ашханә бинасы(колхоз ашханәсе түгел) бүгенге көндә саклана. Болардаан башка уку биналары, китапханә, ятаклар, хәлфәләр өчен йортлар, башка хуҗалык биналары күп булган. Ике ашханә биналары эчендә насос белән су ала торган коелар эшләгән.

Күренекле язучы Айдар Хәлим “Гомеремнең ун көне” китабында миллионер Латыйф Хәкимовның мәдрәсәләргә матди ярдәме турында яза. Латыйф абзыйның Түнтәрнеке булуы (чыбык очлары Түнтәрдә яши) билгеле. Түнтәргә ел саен кайтып, мондагы кибетенең еллык табышын иганә итеп халыкка өләшкән. Уфада һәм Ырынбурда, Малмыжда

кибетләр, гаскәр тоткан. Хәкимовның Петербургка дәрәҗәле кунак сыйфатында, Патша хәзрәтләре янына килүен күрүче, ул вакытта солдат хезмәтен үтүче Кәримов Камалның сөйләве хак. Революция булуга, Латыйф абзый бар мөлкәтен Совет хөкүмәтенә тапшыра. Алга таба үзе Башкортстанның җир эшләре буенча халык комиссары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1936 елларда юкка чыга.

Язманы сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән башлаган идек. Тукайның шигырьләрендә Ишмөхәммәт хәзрәтне “Ишми ишан” дип сүгүе, китап төзүчеләрнең аны доносчы, карагруһчы дип бары тискәре яктан гына характерлаулары, кайбер хәзерге шагыйрьләрнең дә шул фикерне куәтләп, үз шигырьләренә кертүләре авыл халкының күңелен борчый. “Хезмәт” газетасында Фарук Нәкыйпов аның доносчы булмавын, архив документларында аны гаепләрлек материаллар тапмавын дәлилләде.

Тукай ни өчен Ишмөхәммәт хәзрәтне шулкадәр “очлы каләменә” алган соң? Тукай Сосна Пүчинкәсенә әнисе каберенә зыярәт кылырга килгәнме? Шунда Түнтәр мәдрәсәсенә кергәнме? Ара 5 кенә чакрым кала бит! Бу турыда мәгълүматлар бездә юк. Икенче төрле бәйләнешләр билгеле. Гали ишанның туганы Фәйзерахманда Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма (аналар башка) Түнтәрдә кияүдә була. Гали ишанның икенче мөриде Мөгыйндә Чистайдагы Закир ишан хатыны белән бертуган Хәйдәр кызы Рабига Түнтәрдә кияүдә. Рабиганың сеңлесе Зәйтүнә (Атилла Расихның әнисе) Троицкида Зәйнулла ишан улында кияүдә. Закир ишанның беренче хатыныннан туган кызы Камилә Фатыйх Әмирхан абзыйсының хатыны. Фатыйх Әмирхан Тукай белән бик дус була һәм башта Троицкига киткәнче, Зәйтүнәне үзе Тукайга димли. Габдулла да күз кыса. Тагын да бер зур әһәмияткә ия булган факт: Гали ишанның оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Закир ишанның икенче хатыныннан туган кече кызы Әминәгә өйләнә. Әминә абыстайның да бик үткен булуы билгеле. Бу бәйләнешләр Ш.Мәрҗанинең “Мәстәфадел...”еннән һәм Атилла Расихның “Ишан оныгы” китапларындагы материалларны анализлап тупланды. Монда күрсәтелгән элемтәләрдән кайбер нәтиҗәләр ясау кыен түгел.

Мөхәммәтнәҗип белән Ишмөхәммәт арасында каршылык зур була. «Ике хуҗалык арасына 2 метр чамасы биеклектә таш койма бар иде» дип сөйлиләр. Ике мәдрәсә шәкертләре арасында да ызгышлар, сүз көрәштерүләр булып тора. Хәтта ерак мәдрәсәләрдән дә муллалар һәм шәкертләрнең Түнтәргә килеп җәдит-кадим темаларына официаль рәвештә сүз көрәштерүләре билгеле. Ул вакытларда шәкертләрне болай аралашуы «моназара» дип аталган.

Түнтәр мәдрәсәсенә бәйле булган, Түнтәр халкының хөрмәтенә лаек булган тагын бер нәсел бәйләнеше белән танышып үтү кызыклы булыр. Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы кызы Фатыйманың ире Сәетгәрәй Фәйзуллин — Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы. Туганнары: Сәгыйть Фәйзуллин — Ленин томнарын татарчага тәрҗемә итү буенча редколлегия

Page 38: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланачлены, Икрам Фәйзуллин — журналист буларак үз заманнарында танылганнар. Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы улы Мөхәммәтнәкыйп, әтисе атып үтерелгәннән соң да, Түнтәрдә указлы мулла хезмәтен башкара. Улы Фарук озак еллар РТИ заводында баш инженер һәм директор урынбасары булып эшләде. Мәгълүм язмалар авторы, Түнтәр мәчетен төзүгә иң беренче булып матди ярдәм күрсәтте. Хәзрәтнең кече кызы Латыйфа Пермь мулласына кияүгә чыга. Шактый еллар Урта Азиядә яши. 70 елларда Түнтәргә еш кайтты. Бик тә зыялы һәм кешелекле иде. Аның уллары Җәүдәт һәм Тәлгать Казанда яшиләр. Җәүдәт Айдаров озак еллар Казанда музыкант һәм шул юнәлештә җитәкче, укытучы буларак танылды. Ул Ленинград блокадасында композитор Д.Шостаковичның атаклы җиденче симфониясенең контрабаста беренче башкаручысы булган. Аның хатыны Зәйнәп Хәйруллина шулай ук музыка белгече, Татарстан радиосының танылган дикторы иде.

Ишмөхәммәт хәзрәтнең тагын өч улы булган. Нурлыгаян, Габделхәй һәм Нурислам. Алар өчесе дә Совет власте юлыннан китәләр. Нурислам укытучы була. Нурлыгаян — комсомолец, кызыл комиссар, Габделхәй — үз чорында бик актив эшләгән журналист, язучы, мәгариф хезмәткәре. Аның турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фатыйма Ибраһимова язмаларыннан кайбер өзекләр:

“Октябpьдән соң ул совет мәктәбен оештыpучы педагоглаpның алгы сафына баса. Бөтенpоссия мөселман укытучылаpының Казанда үткәpелгән Беpенче съезды (1918 ел, май) делегаты була...

1919 елның янваpенда Казанда Гыйльми үзәк таpафыннан имля конфеpенциясендә катнаша. 1921 елда ул Малмыж Мәгаpиф шөгъбәсенә инстpуктоp итеп билгеләнә. Октябpьгә кадәp үк «Әльислах», “Кояш” газеталарында, “Шура” журналында үзенең мәкаләләре белән катнашып килгән.

...Динмөхәммәтов оештыру эшләре белән генә чикләнеп калмый, “Укытучы”, “Мәгариф”, “Безнең юл” журналларында, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Армия” газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра.

...Революциянең баштагы елларында совет мәктәпләре “эш мәктәпләре“ дип йөртелә.Монда хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Динмөхәммәтов әнә шундый мәктәпләр, алардагы уку-укыту методикасы белән даими шөгыльләнә, бу өлкәдә рус педагогикасы тәҗрибәсенә дә таяна. «Сызма сәвад» (Графическая грамота) исемле мәкаләсе рәсем дәресенең ролен күтәрү, балаларга сәнгать тәрбиясе бирү темасына багышланган.

...Г.Динмөхәммәдев — сәләтле хикәяче, пьесалар авторы һәм тәрҗемәче дә...”

Әмма бу егетләрнең гомерләре кыска була. Шулай да Габделхәй тарихта сизелерлек эз калдыруга ирешә. Габделхәйнең кабере Түнтәр зиратында. Бүгенге Татарстан тарихы (IV кисәк) дәреслеге авторы профессор Булат Солтанбәков — Габделхәй хатынының (Габделхәй үлгәннән соң) икенче иреннән туган улы.

Мәдрәсә тарихына караган материаллар моның белән чикләнми. Газета кысаларында барлык мәгълүматны бирү мөмкин түгел.

Дүртенче язма: Болганчык еллар фаҗигаләре

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Түнтәр мәдрәсәләре икесе дә ябыла. Мәдрәсә биналары дәүләт карамагына күчә. Ике мәдрәсә базасында ике башлангыч совет мәктәбе эшли башлый. Совет мәктәпләрендә, мәдрәсәләрдән аермалы буларак, ир-ат мөгаллимнәр урынына күбрәк хатын-кыз укытучылар тартыла. Өстәл-парта системасы кертелә. 1921 елгы анкетада күрсәтелгәнчә, беренче мәктәптә укытучылар Закирова Асия, Исхакова Хәбибә булган. Икенче мәктәптә Шакирова Сәйдә һәм Сәгыйтова Сара укытканнар.

1918 елда мәдрәсә мөдәррисләре Ишмөхәммәт хәзрәт һәм 1930 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә кулга алыналар. 1919 елның 8 маенда Ишмөхәммәт хәзрәтне Малмыжда, дөресрәге Малмыж белән Кәннә арасындагы ерганакка алып килеп, төнлә аталар. Бу хәбәрне ишеткән Түнтәр кешесе Хөсәен абзый (хәзрәтнең ышанычлы хезмәткәре булган) тагын бер кеше алып иртүк атылган урынга ат белән килә. Хәзрәтнең мәете анда булмый. Борнак авылы кешеләре алданрак өлгереп, үз зиратларына күмгәннәр икән дигән хәбәр йөри. Хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов КГБ һәм ФСБ архивларыннан бабасы турында бернинди документ та табылмавы турында язды. Шул чорда ук Ишмөхәммәт хәзрәтнең бернинди судсыз атылуы турында хәбәрләр йөргән.

Кулга алынган Мөхәммәтнәҗип хәзрәтне Казан төрмәсенә ябалар. Хуҗалыгын тентегән вакытта шактый күләмдә байлык-мануфактура чыгу белән гаеплиләр булса кирәк аны. Мөхәммәтнәҗип Казан төрмәсендә үлә. Ул елларда хатыны Әминә абыстайның Казан урамнарында хәер өстәп йөрүен авылдашлар күргәннәр. Бу гаиләнең балалары булмаган.

Мәдрәсәләр таркатылганда китапханәләрнең таркалуы бик зур фаҗига. Мәдрәсәнең китапханәсе гасырдан артык вакыт эчендә туплануы хак. 1897 елда ул дәүләт тарафыннан исәпкә дә алынган булган. 1997 елда Татарстан милли китапханәсе хезмәткәрләре Түнтәргә шушы китапханәнең 100 еллык юбилее уңаеннан килгәннәр иде дә. 1918 елда китапханә тулысы белән тузгытыла. Ата улны, ана кызны белмәгән вакыт була бит ул чорлар. Китапларның бер өлешен Казанга алып китәләр. Бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә, Лобачевский исемендәге КДУның фәнни китапханәсендә аларның бер өлеше саклануы билгеле. Китапларның икенче өлеше Уфага Диния назәрәтенә китә. Бер өлешен ул чордагы кызыксынучылар да алып калган булырга мөмкин. Халык авыз иҗатын туплаган Нәкый ага Исәнбәттә дә Түнтәр китаплары бар иде дип сөйләделәр. Авыл кешеләре дә алып калган булырга мөмкин. Мәдрәсә китапханәсе урнашкан бина 30 елларда мәктәпнең пионер клубы булып тора. Сугыштан соң 1965 елга

272

Page 39: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 273

кадәр ул авыл клубы хезмәтен үтәде. Соңрак колхозның склады булды. Бинаның зурлыгына карап китапханәнең зурлыгын гына чамаларга мөмкин.

Мәдрәсә китапханәсеннән тыш Ишмөхәммәт хәзрәтнең шәхси китапханәсе аерым була. 1930 елда Түнтәр районы оештырылгач, Ишмөхәммәт хәзрәт хуҗалыгының бөтен биналарына (алар шактый була) район май заводы урнаша. Хәзрәтнең китапханәсенә хезмәт иткән кирпеч бина 70 елларда гына сүтелде. Габделбәр бабай бу китапханәдә үзе күргән китапларның гаҗәеп булуы турында сөйли.

Хәрефләрдән «чәчәк букетлары», «җиләк-җимеш тәлгәшләре» үрелгән. Китапларның тышлыклары нәфис күннән, алтыннан, башка төрле металллардан «чигелә» торган булган. Мондый китапларның үлчәмнәре дә бер метрга кадәр җитә. Бу китапханә турында Фарук Нәкыйпов тә язды. Бу китапханә дә таркатыла. Дөрес, аның бер өлеше улы Мөхәммәтнәкыйптә кала. Бер өлешен Хөсәен бабайда сакларга калдыралар. Милке конфисковать ителгәндә яшереп калган китаплар турында гына сүз бара, билгеле. Колхозның сугыштан соңгы еллардагы рәисе Габделхәй ага ул чордагы колхоз шоферы Нәбиулла абыйның полуторка машинасында ящикларга төяп шактый китапларны Казанга илтүе турында сөйләгәне бар. Хөсәен бабай үзендәге амәнәтне хәзрәтнең кызы Латыйфа апага (ул бу чорда Дәрвишләр бистәсендә улы Тәлгатьтә яши) тапшырып калырга ашыккан булса кирәк.

1999 елның 8 маенда Казанда Апанай мәчетендә Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишанның) тууына 150 ел, атып үтерелүенә 80 ел тулуга багышлап искә алу кичәсе үткәрелде. Оныклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, хөрмәт итеп килүчеләр шактый иде. Без Түнтәрдән дә Җирле үзидарә рәисе Рәйсә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә делегация булып бардык. Шактый мәгълүмат тупладык. Бу датага багышлап, алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы Ишмөхәммәт хәзрәт турында “Дин юлында шәһит киткән каһарман” дип исемләнгән бер полоса тулы зур мәкалә дә биргән иде. Шушы кичәдә борынгы китаплар җыю белән мавыккан Марат Вәлишин дигән кеше Ишмөхәммәт хәзрәтнең автографы белән Казанның бер мулласына бүләк иткән китапны күрсәтте. 400 бит чамасы бу китапка 3 китап бергә төпләнгән. Китапларны автор үзе язган булса кирәк.

СССР Верховный Советы депутаты булып эшләгән чорда Кашапова Рузилә Ишмөхәммәт китапханәсенең бер өлеше Мәскәүдә саклануы турында күренекле бер галим авызыннан ишетүе турында сөйләде.

Бу 2 китапханәдән тыш өченче китапханәнең дә таркалуы мәгълүм. Бу Гали ишаннан калган, оныгы Мөхәммәтнәҗипнең шәхси китапханәсе. Ул китапханәләрнең иң өлкәне булырга тиеш. Чөнки аның турында Мәрҗани үзе язып калдырган. Бу китапханәнең язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк. Ул чордагы авыл кешеләренең китапханәләрдән алып калган бик күп сандагы китапларның авыл зиратына илтеп күмү турында сөйлиләр. Укый белмәгәннәр өчен кулъязма һәм

әдәби китаплар да барысы да дини китап саналган. Дин китапларын исраф итү, аунатып йөртү гөнаһ булган.

Совет системасының татар алфавитын 2 тапкыр алмаштыруы әнә шундый фаҗигаларга китергән.

Бишенче язма: Икенче баскыч мәктәбе, ШКМ һәм ТБУМ чорлары

Икенче мәртәбә Түнтәр мәктәбе 1924 елның 10 октябрендә «туа». Татарстан халык мәгарифе комиссариаты карары нигезендә Түнтәрдә тугызъеллык уку срогы белән икенче баскыч мәктәбе ачыла. Аның директоры итеп чыгышы белән Арча районы Каратай авылыннан булган Баязитов Йосыф билгеләнә. Кышкар мәдрәсәсендә укып, Малмыждагы рус-татар мәктәбен тәмамлаган бу кеше физика-математика фәннәрен укыта, музыка һәм рәсемгә дә бик сәләтле була. 1967 елда “Хезмәт” газетасында басылган язмасында ул Мәчкәрәдән парталар һәм кайбер уку әсбаплары алып кайтып, мәдрәсә һәм мулла йортлары биналарын ремонтлап эш башлап җибәрүе турында яза. Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшереп, октябрь ахырына 5 класска 50 бала туплана. Аларның күпчелеге хәзерге Балтач районы территориясенә кергән авыллардан була. Балалар ятакта тора, ашханәдә туклана. Озакламый мәктәпкә рус теле укытучысы Платонова Мария, аннары башка фән укытучылары Аитов Мөбарәкша, Зәбиров Габдрахман киләләр.

1975 елгы “Яшь ленинчы” газетасында комсомол ветераны Гомәр Баязитов 1924 елның 7 ноябрендә Түнтәр мәктәбендә бу якларда иң беренче пионерга кабул итүләр һәм беренче пионер оешмасы төзелү турында яза. Отряд вожатые итеп Н. Алмашев сайлана. Кызыл галстук таккан пионерлар урамнан марш атлыйлар. Арча кантонының комсомол комитеты отрядка барабан бүләк итә.

1924-30 елларда мәктәптә укытучылардан яңадан Аитова Мәрьям, Җәләев Сибгать, Гаделшина Мәрьям, Кәримова Нәкыя, Салавычтан Маһинур апа һәм башкалар булган. Түнтәр мәктәбендә бу елларда укыткан яки укыган һәм күренекле кешеләр булып халыкка хезмәт итүчеләрне районыбызның һәрбер авылыннан диярлек табарга була. Чөнки ул Балтач төбәгендә беренче була. Карадуганда (һөнәр) һәм Чепьяда (удмуртча) икенче баскыч мәктәпләрнең 1925 елда, Яңгулда 30 елда, Балтачта 32 елда ачылуын искә төшерсәк, бу аңлашыладыр. Бакый Зыятдинов “Себер юлы серләре” китабында Түнтәр икенче баскыч мәктәбенең мәгърифәтчелекне үстерүдә районда мөһим роль уйнавы турында яза. Мәсәлән, Таузар авылы кызлары Сәйдә һәм Мәчтүрә Хөсәеновалар Түнтәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, рабфакта укып, Казан университетының химия-биология факультетына укырга керәләр. 1937 елда Мәчтүрә апа районда беренче хатын-кыз буларак университетны тәмамлый.

Ул елларда Түнтәр мәктәбендә белем алган авыл кешеләреннән Йосыпов Гәрәй Чепьяда райком секретаре, Гайнетдинов Габдрахман Шөгердә һәм

Page 40: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаБөгелмәдә райком секретаре булып эшли. Закиров Гыйлаҗ — югары чиндагы совет офицеры (подполковник мундиры һәм шәхси әйберләре Чепья музеенда саклана). Шәрәфетдинов Сәлах шактый еллар Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Шәйдуллин Рамазан — районыбызның танылган шагыйре. Гозәеров Габделхәй колхоз рәисе, Гайнетдинов Кадыйр һәм Хәкимов Хәбибелхак район оешмаларында озак еллар җитәкчеләр булып нәтиҗәле эшләделәр. Каенсардан килеп укыган Галиев Гарифҗан — районда данлыклы энтузиаст, Чепья музее директоры. Мондый исемлекне шактый дәвам итәргә мөмкин.

Мәктәптә практик күнекмәләргә, хезмәт укытуга игътибар зур булган. “Безне хезмәттән Мәхәммәтшин Гариф (әнием ягыннан минем бабай Р.З.) һөнәр серләренә өйрәтте, — дип сөйли Хөсәенов Габделбәр, — ул үзе дә данлыклы агач һәм тимер остасы иде, мин дә агач остасы булдым”. Җир үлчәү, печән-салам кибәннәре күләмен исәпләү, агротехника серләренә төшенү, һава хәлен алдан белергә һәм аны практик файдаланырга өйрәтү, терлекчелек һәм умартачылык нигезләрен белү кебек шөгыльләр әһәмиятле була.

1927 ел мәгълүматлары буенча, Түнтәр икенче баскыч мәктәбендә (башлангыч класслар кермичә) 85 бала булып, шуның 38 е ярлы гаиләдән, 4 есе батрак, 2 се дингә ышанучы дип язылган. Укучыларның 45 е комсомол, 33 е пионер. Районыбыз җирлегендә комсомол оешмасының да Түнтәрдә беренчеләрдән булып төзелүен әйтергә кирәк. 1926-27 уку елында 15 укучы ятакта тора. 12 укучыга стипендия түләнә. Укыту расходлары 350 сум була.

1927 елдан Түнтәр һәм Чепья мәктәпләре ШКМ (школа крестьянской молодежи) итеп үзгәртелә. 1934 елдан башлап ШКМ нар җидееллык белем бирүче ТБУМ нар (тулы булмаган урта мәктәп) итеп корыла. Бу чорда районда мондый мәктәпләр саны арта. Түнтәр ТБУМ ына Арбор, Субаш һәм Көшкәтбаш зоналары авылларыннан гына килеп укый башлыйлар. 1928-36 елларда мәктәп директорлары булып Вахитов, Касыймов, Ибраһимов Фатыйх, Алкин Рияз, Ханова Җәмилә, Сафин Мөбарәк һәм башкалар эшлиләр.

Колхозлашу елларында мәктәп һәм укытучылар коллективы зур агитация-пропаганда эше алып бара. Мөхәммәдъярова Рәшидә апаның пионер буларак колхозларны мактап, кызыл косынкалар бәйләп басуга чыкканнары, алдынгы колхозчыларга, кызыл флаг күтәреп рәхмәт әйтергә килүләре турында сөйләгәне бар. 1932 елда Түнтәр мәктәбенә Казаннан язучы Абдулла Әхмәт килә. Пионер Рәшидә пионер клубында яшьтәшләренә китаплар өләшә. Бу турыда шушы елгы “Яшь ленинчы” газетасында Абдулла Әхмәтнең “Бәләкәй колхозчылар янында” дигән зур мәкаләсе басылган. Рәшидә апа үзен пионерга алганда Гафиятуллина Хаҗәр һәм Гафиятуллин Гарифларның комсомол активистлары булуын сөйли иде. 1930 елда Арча кантоныннан аерылып Түнтәр районы төзелә. Үзәге Түнтәрдә була. 1931 елда район үзәге Балтачка күчерелә һәм 1932 елдан Балтач районы дип атала

башлый. Бу фактлар ул чорлардагы Түнтәр мәктәбенең дәрәҗәсен билгели.

Алтынчы язма: Дәһшәтле еллар дулкынында

Ул еллардагы уку чорында, 36 елда ачлык булуы, юлда барганда атларның егылып үлүе, балаларның шешенүләре турында сөйләделәр. 37 репрессия елларында һәм аннан соң да мәктәпләрдә “халык дошманнары” аулана. Түнтәр мәктәбе директоры Фатих Ибраһимовны (Пархода авылыннан) клубта трибуна артында сөйләгәндә НКВД га алып китәләр. Шул моменттан суга төшкән күк югала һәм 10 ел төрмәдә утырып кайта. Ни өчен гаепләнгәнен беркем дә белми. Парходадан килеп эшләгән мәктәп директоры Фатыйх Ибраһимов та шундый усал язмышка дучар була. Әмма аның эзе бөтенләйгә исуына. 60 елларда улы эзләтә башлагач, аклау кәгазе килә. Каберен тапмыйлар. Бу турыда миңа 70 елларда Парходага кайтучы Фатыйх абыйның кызы сөйләгән иде.

Шул ук елларда мәктәпнең завучы Галиев Нәҗипне (Чутайда озак еллар фельдшер булып эшләгән Раяның әтисе) 10 елга төрмәгә утырталар. Үз сыеры белән үз бәрәңге бакчасын сукалаган өчен, дип (Монда Нәҗип абыйны нахакка гаепли торган кайбер башка сәбәпләр дә булган). Бөтен кеше дә шулай эшләсә, колхоз басуын нәрсә белән сөрмәк кирәк? 10 ел төрмәдән соң 10 ел сөрген. Срогын тутыргач, гаилә янына кайту шатлыгын Нәҗип абыйның йөрәге күтәрә алмый. Поезд билеты кесәсендә кала.

Сугыш елында хәрби җитәкче портретын стенадан алып куйган өчен Түнтәр мәктәбе укытучылары Хадиянова Латыйфа һәм Сабирҗанова Зәйтүнә суд каршына баса. Зәйтүнә 5 елга хөкем ителеп юкка чыга. Мондый шаукым сугыштан соң да үзен сиздереп тора. 1951 елда мин 2 класста укый идем. Икенче сменада. Соңгы дәресләрдә класста яктырту өчен бер керосин лампасы булу хәтердә. Бер көнне дәрес башланганчы югары класста рус теле укытучысы Василий Степанович мине ялгызымны класска чакырды һәм болай ди: “Беләсеңме нәрсә! Сине бит төрмәгә утырталар. Әниеңне дә!”. Мин телсез калдым. Төрмә турында ишеткән бар. Җәй көне 5 класс укучысы Гыйматдинов Миннехакны 5 елга төрмәгә алып киттеләр. Басудан саламы белән бер уч борчак алып кайткан. Авылдагы участковый Кузьминга хәбәр салганнар. Тегесе килеп мендәр астыннан саламын, аш казаныннан пешәргә салган борчагын тапкан. Мин борчак урламадым, әмма куркудан күзләр стенага төбәлде. Анда ике тәрәзә арасында Сталин портреты. Астында сүзләре: “Кадрлар барысын да хәл итәләр”. Укытучы миңа бөгәрләнеп беткән гәҗит сузды. Чепья районыныкы: “Коммунар”. Ул минем китап тышы булган. Гәҗиттә Сталин рече һәм портреты. Алар өстенә язып-сызып, бозып бетергәнмен. Фамилиям калган. Төшкә кадәр укучы уяу балалар парта астында калган гәҗитне табып, укытучыга тапшырганнар. Шул сөйләшү белән эш йомылды. Василий Степановичка мин гомерем буе рәхмәтле. Зурга җибәрмәде.

274

Page 41: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 275

Сугыш алды һәм сугыш елларында Түнтәр

мәктәбендә директорлар булып Ханова Җәмилә, Гарипов Зөфәр, Мөхәммәдъярова Рашидә эшлиләр. Ул чорда Галиев Мансур, Фәхретдинова Әминә, ике бертуган Шәйхетдиновлар, Андреева Сания, Абдуллина Сәрвәр, Исхаков Габделхак һәм Лида, Черняев, Юрьев, Гарипова Сәйдә, Маннурова Тәгъзимә, Закиров Сабит, Габделбәр, Каюм, Дәхәнә, Разия исемле укытучылар эшләвен искә алалар. Сугыш башлангач, ир-ат укытучылар фронтка китә. Соңрак ике яшь укытучы кыз Мөхәммәтшина Сәйдә һәм Хәсәнова Тәскирә дә военкоматка гариза язалар. Кызлар көнчыгыш фронтка озатыла. Хабаровск янында хәрби самолетларга хезмәт күрсәтәләр. Ике дус укытучы кыз бер котелоктан 3 ел солдат боткасы ашыйлар. Казармада койкалар янәшә. Сугыштан соң тормыш җилләре аларны ике якка ыргыта. Сәйдә апа гомерен туган Түнтәр авылы мәктәбенә багышлый.

1987 елда район мәгариф бүлеге мөдире Хәмит Хәсәнов инициативасы белән район культура йортында пенсиядәге ветеран укытучыларның бик зур очрашуы оештырылды. Комиссия составында безнең мәктәптән мин кертелдем. 40 елдан соң Сәйдә апа белән Тәскирә апаның сәхнәдә очрашуын планлаштырдык. Тәскирә апа Казанбашта гына яшәсә дә, аларның очрашулары булмаган. Тәскирә апаны алып кайткан шофер аны залга Сәйдә апа янына ук утырткан. Мин сәхнә арты ыгы-зыгысында калганмын. Сәхнәдә очрашу мизгеле ул чорларда телевизор экраннарында барган «Чын күңелдән очрашу» эффектны биреп җиткермәде. Аның каравы алар үзләре очрашудан бик канәгать калдылар.

Түнтәр мәктәбендә 40 елдан артык укыткан, бөтен сәләтләрен, бөтен тырышлыкларын мәктәпкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Сәйдә апа Мөхәммәтшина һәм Бану апа Галиевалар белән мин аеруча горурланам. Чөнки алар минем дә беренче укытучыларым. Төгәл, гадел, тырыш булып, аларның балаларга тирән белем нигезләре бирүләре турында бөтен авыл халкы әйтә ала. 1969 елда, мин мәктәп директоры булып эшләгәндә, педсовет карары белән без аларга югары оешмалардан “Татарстанның атказанган укытучысы” исемнәре сорап документлар да тутырган идек. Лаек булсалар да, кызганыч, без эшне ахыргы нәтиҗәгә җиткерә алмадык. Әмма шул документлар нигезендә Сәйдә апага В.И.Ленинның 100 еллыгы юбилей медале, Бану апага “Хезмәттәге батырлык өчен” медале тапшыруга ирештек.

Сугыш елларында мәктәп директоры, аннары башлангыч класслар укытучысы, соңрак интернат тәрбиячесе булып эшләгән Мөхәммәдъярова Рашидә апа шулай ук аерым мактап үтәргә лаеклы шәхес. Бөтен гомере буе ул башкаларга ярдәм кулы сузып яшәде. Кешеләр, балалар өчен йөрәген дә кисеп бирергә җәлләмәде. Интернатта торучы балалар өчен ул әти дә, әни дә булды. Түнтәрдә генә түгел, Көшкәтбашта да балалары укыган һәр гаилә аны тирән хөрмәт итте.

Сугыш алды һәм аннан соңгы елларда мәктәбебездә авылыбыз кешеләре: Хисамова Асия,

Хәкимова Таифә, Шакирова Гасимә, Фәйзрахманова Гөлсем, Гафаров Габделбәр һ.б. укыткан.

Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл халкының авыр тормышы турында махсус китап итеп тә язарга мөмкин булыр иде.

“Китап-дәфтәpләpгә зуp кытлык. Элекке китаплаpның бушpак битләpен җыеп дәфтәp тегә идек, юл аpалаpына яза идек. Китап бөтен класска 2-3 булгандыp инде булса. Укытучылаp бик әйбәт укыттылаp, бик таләпчән иделәp. Һәp елны имтихан биpә идек. Мәктәптә үк пионеpга һәм комсомолга кеpдек. Галстук кибеттә юк, кызыл сатиннан үзебез тегә идек. Хәзеpге кебек кенә түгел иде алаpның дәpәҗәләpе! Чын күңелдән үзебез башлап төpле концеpтлаp куя идек, язгы һәм көзге эшләpдә колхозга булыштык. Сайлап кына алалаp иде пионеpга да, комсомолга да, баp кешене дә түгел”, — дип язалар үзләренең истәлекләрендә бу елларда укыган Рауза һәм Гайфетдин Шәрәфиевлар.

Мөбарәк абый Галимҗанов: «Класста математика дәресләренә линейка, транспортир, бетергеч кебек әйберләр берничә кешегә бер генә иде. Дәресләрдән соң урманга чана тартып утынга йөри идек. Көз һәм яз көннәрендә, мәктәптән кайткач, зурлар янына колхозга эшкә чыга идек. Колхоздагы эшкә ярый торган ир-атларның күбесе сугышта булганлыктан, без хатын-кызлар белән беррәттән амбарда ашлык чистартуда, салам, печән ташуда катнаша идек. Урып-җыю вакытында басуда калган башакларны җыя идек. Яз көне болынга кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган җыярга йөри идек», — дип искә ала.

Җиденче язма: Батабыз да, калкабыз

Тормыш сикәлтәләре безне әнә шулай бер күккә чөя, икенче караганда дулкыннар әллә кая алып ташлый. Мәктәп белән дә шулай. Сугыш еллары һәм сугыш артыннан соң барлык башка мәктәпләрдәге шикелле ягарга утын җитми. Таш стеналар эчтән бозланып утыра. Еш кына күмер газы белән балалар агулана. Дәфтәрләрне иске китап битләреннән, караны суда корым изеп ясыйлар. Дәресләрдән соң эшкә. Әмма мәктәпне ташламыйлар. Алга таба да укуны дәвам итәргә омтылалар. Бу чордагы Түнтәр укучылары, мәктәпне тәмамлагач үзебездә генә түгел, башка авыл мәктәпләренә дә укытучылар итеп җибәрелә. Укуларын читтән торып дәвам итеп, үз белемнәрен күтәреп эшлиләр. Түнтәрлеләрдән 30 ар ел Пукшинер авылында эшләгән Мифтахова Фәризә, Яңгулда эшләгән Кадыйрова Марзия, Шодада эшләгән Латыйпова Мәликә, Нөнәгәрдә эшләгән Гайнетдинова Зәйтүнә, Пыжмарада эшләгән Сәмигуллина Рәйсә, Чепья мәктәбендә эшләгән Шаһиев Галиәхмәт һәм Хәерова Мәдинәләр, озак еллар Кенә мәктәбен җитәкләгән Сәмигуллин Гали, Түнтәрдә эшләгән Хөсәенова Миңлегөл, Юсупов Рашад, Мәгъсүмҗанова Сәйдә, Гарифуллина Гайшә (30 елдан артык Шәмәрдән мәктәбендә укытты), Мостафин Тәлгатьләрне һәм башка күпләрне санарга була. Сәмигуллиннар династиясенең генә гомуми

Page 42: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланапедагогик стажлары 400 елдан артып китә. Мостафин Тәлгать озак еллар КПССның Арча райкомында җитәкче постта һәм Арча район газетасы редакторы булып эшләде. Язучы Радик Фәизов аның турында: “Әгәр дә җитәкчеләрнең беразы гына Тәлгать шикелле булса да, без күптән коммунизмда яшәгән булыр идек. Ул үзенә умырырга омтылмады, кешеләр өчен кайгыртып эшләде”, — дип язды.

Сугыштан соңгы еллардагы безнең укучылардан Шакиров Камил (Яңгул), Сәмигуллина Тәскирә (Кукмара), Хәкимҗанов Гафурҗан (подполковник), Сафиуллин Үзбәк, Галимҗанова Сания (Омск шәһәрендә ТИҮ дә эшләде һәм «Азатлык» радиосының хәбәрчесе булып эшли), Тимеркәева Римма (Новосибирск Академшәһәрчегендә галимә), Мөбарәкзадин Рашит, Хәбибуллин Илдар, Фирая һәм башкалар тиешле белем алып үзләрен халыкка хезмәткә багышладылар.

Иллеелларда мәктәптә директорлар булып Вәлиев Гата, Галләмов, Мөхәммәтшина Сәйдә, Хәкимов Гайфиләр эшли. Ул чор укытучылары Закиров Сабит, Зәкиев Фаил, Галиев Мөбарәк, Алкин Разит, Вәлиева Дания, Степанова Клава, Зарипова Факия, Чумаров Владимир, Белова Мая, Лиза, Зөбәйдә, Кәүсәрия, Зәйнуллина Әкълимәләр була. 10 ел дәвамында рус теле укыткан, авыл халкының олы ихтирамын яулаган ирле-хатынлы Михеев Василий һәм Серафималарны аерым күрсәтеп үтәсе килә. Василий Степанович 50 елларда җил электр генераторы да корды, радиоалгычлар да ясады, Чепьяда аэрочана ясап авыл халкын шаккатырды.

1956 елда мәктәп директоры Хәкимов югары белем дипломы алып кайтты, балалар кимүне сәбәп итеп Түнтәр мәктәбен башлангычка калдырды, үзе Чепья РОНОсы мөдире булды. Түнтәр балалары 5 класстан башлап Көшкәтбаш һәм Чепья мәктәпләренә укырга киттеләр. Чит авылга йөреп укуның кыенлыгын балалар һәм аларның әти-әниләре генә белә.

1959 елда райком секретаре Сафин Нургали фатыйхасы һәм колхоз рәисе Гозәеров Габделхәй ярдәме белән Гыйләҗев Рәкыйп җитәкчелегендә мәчет бинасы сүтелеп, беркатлы мәктәп бинасы итеп төзелә башлый. Авылыбызның балта осталары атналар буе өмә итеп, бушка эшлиләр. 1960 елда Түнтәрдә сигезьеллык мәктәп ачыла. 1967 елга кадәр чорда Рәкыйп абый директор булып эшли. Мәктәпне, мастерской һәм ашханәнең агач бинасын төзүгә зур тырышлык куя. Парталар, уку әсбаплары кайтара, мәктәпкә движок-электростанция ала. (Ул вакытта дәүләт электр челтәре булмый). Киноаппарат, радиоалгыч, авылда беренче магнитофон (“Чайка”), беренче телевизор (Рекорд-12”) ала. Рәкыйп абый район мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып мәктәпне үзәктән ягып җылытуга күчерә. Хәзерге мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез сала. Ул 1965-67 елларда шактый күләмдә музей экспонатлары туплый, авыл һәм мәктәп тарихына материаллар җыя, элек эшләгән күп кешеләр белән хатлар алыша. Кызганыч, бу материалларның шактые бүгенгә кадәр сакланмаган. Ул вакытта тупланган укытучылар: Юсупова Бану, Зарипов Мөкатдәс (алар 25 елдан

артык мәктәбебезгә бөтен көчләрен куеп, лаеклы ялга чыктылар), Шакиров Һидият (аны әле дә “чын педагог иде” дип элеккеге укучылары искә ала) һәм Наилә, Фәйзрахманов Тәлгать, Мусина Әлфия, Закирова Равилә, Сафиуллина Әминә, Зарипова Разиялар бер гаилә булып эшлиләр. Һәр көнне кич белән мәктәпкә килеп укытучыларның алдагы көн дәресенә хәзерләнүе гадәткә керә.

1967-1974 елларда мәктәп директоры булып мин эшләдем. Директор вазыйфаларының асылына төшенергә миңа Рәкыйп абый бик зур ярдәм итте. Моңа кадәр Чепья урта мәктәбендә завуч булып эшләгәндә Яппаров Ягъфәр абый остаз булган иде. Бу елларда мәгариф министры Мәхмүтов инициативасы белән “проблемалы укыту” киң колач җәйде, дәресләрдә техник чараларны эффектив куллану, предметара бәйләнеш, Липецк методы кебек алымнар киң кулланыла башлады. Мәктәп кабинет системасында укытуга күчте. Күпчелек укытучылар читтән торып югары белем алуга ирештеләр. Ак таш һәм кызыл кирпеч биналарга капиталь ремонт ясалды.

1970 елларда авылларны берләштерү, “генпланнар” төзү башлана. Ни гаҗәп, колхоз үзәге Түнтәрдә булып, генпланда яңа мәктәп бинасы булса да, май аендагы директорлар киңәшмәсендә Түнтәр һәм Сәрдек сигезьеллык мәктәпләрен башлангычка калдыру турында министр приказы игълан ителде. Сәрдек мәктәбе директоры Зарипов Равил Малмыж районы Китәк мәктәбенә директор булып китте. РОНО мөдире Рамил абый мине Субаш мәктәбенә директор итеп димләде.

Җәй буе укытучылар коллективының, ата-аналарның бердәм тырышлыгы белән генә мәктәп сакланып калды. Район җитәкчеләренә ата-аналар делегациясе күп йөрде. Казанга төрле адреслар белән балалар һәм ата-аналар исеменнән хатлар очты. Көшкәтбаш ата-аналары белән Рашидә апа бик нык эшләде. Район җитәкчеләре ул авыл балаларына Субашка (колхоз үзәге шунда иде) әти-әниләре белән йөрү уңайлы дип исбатлады. Ул вакытта Түнтәрдән 100, Көшкәтбаштан 40 бала укый иде. Район җитәкчеләре Сираҗиев Ш.Ф. һәм Кариева Р.Ә беренче булып хәлне дөрес аңладылар. РОНО мөдире Рамил абый “5 класска килүче 7 балагыз бик әз. Аларны Урта Көшкәт мәктәбенә җибәрмичә булмый”, — диде. Алар 4 ел буе күрше мәктәптә укыдылар. Түнтәр мәктәбен бетерәбез дип башка борчымадылар.

60-70 елларда мәктәпне тәмамлаучылардан Юсупов Азат Мари республикасында “Марикоммунэнерго”ың баш энергетигы, Зарипов Шамил Ижевск шәһәренең баш архитекторы булып эшли. Камилов Фагыйль Мари республикасы Мари Төрек районында юл бүлеге мөдире. Түнтәрдә укыган Фатыйхов Солтан (Смәел), Юсупов Тәлгать (Түнтәр), Сафиуллин Солтан (ПМК), Шәрәфетдинов Әдһәм (Көшкәтбаш), Гозәеров Таһир (сельхозтехника), Фәйзрахманов Илдар (сөт-май комбинаты) авторитетлы җитәкчеләр һәм белгечләр. Шәрипова Нәкыя Кукмара мәгариф бүлегендә (ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә дә лаек булды), Сәләхетдинова Миләүшә Кукмара гимназиясендә, Хәкимова Гөлшат Чепья

276

Page 43: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 277

мәктәбендә, Мөхәммәтҗанова Әминә Шубан һәм Закирова Гөлсинә Түнтәр мәктәпләрендә танылган педагоглар булып эшлиләр.

60-70 елларда колхозларны ныгыту, урта мәктәпне тәмамлаучыларны авылда калдыру хакында тагын бер партия карары булды. Чыгарылыш класслар комсомол путевкалары белән фермага җибәрелә. Югары уку йортларына кабул иткәндә 2 еллык хезмәт стажы сорала. Авылдан укырга китүчеләрнең гаиләләре каһәрләнә. Укып кайтканнар кысрыклап чыгарыла. Мондый “әттәһият” безнең авыл җирлегендә 200% ка үтәлде. Нәтиҗә озак көттермәде. Биш-алты елдан колхоз рәисе, агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, 80 еллар башында хәтта укытучылар читтән китерелде. Аның каравы 70 елларда колхозыбыз республика күгендә сөт саву буенча якты йолдыз булып кабынды. Сыер савучы Ильясова Роза Бөтенсоюз комсомол съездында, Шәрипова Зөлфия Бөтенсоюз колхозчылар съездында катнашты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Шундый ук орденга Кәримова Дания, Вәлиуллин Тәлгать, Рәхмәтуллин Габдулла лаек булды. Шәфигуллин Наилгә 1 һәм 2 дәрәҗә Хезмәт даны ордены бирелде. Почет билгесе орденына 4, Ленинның 100 еллык юбилей медаленә 5, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә 4 кеше ия булды. Авыл советы председателебез Кашапова Рузилә СССР Верховный Советы депутаты булып 8 ел эшләде, Брежнев Конституциясен кабул итүдә, Бөтенсоюз укытучылар съездында катнашты. Санап үтелгән дәрәҗәле кешеләр барысы да элекке мәктәп укучылары, безнең горурлыгыбыз.

Соңыннан хәл төзәтелде. Колхоз стипендиатлары барлыкка килде. Хәзер үзебезнең авыл егетләре һәм кызларыннан торган авыл хуҗалыгы белгечләренең торган тулы бер командасы барлыкка килде. Үзебездә укып чыккан укытучыларны әйткән дә юк.

Сигезенче язма: Берләшәбез һәм аерылышабыз

Элеккеге укытучыларның ярты тормышы җәмәгать эшләре белән бәйле. 30 елларда ук алар авыл халкына концерт-театрлар куйганнар. Колхозга керергә өндәгәннәр. Сайлауларда унөйлекләрдә, фермаларда, кырларда агитаторлар булганнар. Заемга имза, кибеткә күкәй, җон җыйганнар. Колхозда төнге сменада (фермада силос турату, амбарда ашлык чистартуда) керосин фонаре яктысында иртәнге 4 кә кадәр эщләгәннәр. “Сугыш елында чабата белән язгы суда Чепьяга төшеп театр куйдык. Декорация тәрәзәсе биек иде. Хәлил буларак (егетләр сугышта) тәрәзәдән төшкәндә мәтәлдем”, — дип искә ала Галиева Бану апа. “Субаштан театр куеп кайтканда юлда бүреләр очрады”,— ди Юсупова Бану апа. 70-80 елларда да укытучылар коллективы авыл халкына культура хезмәте күрсәтү буенча актив эш алып барды. Ел саен кимендә 2 мәртәбә зур хәзерлекле концерт-спектакльләр куела иде.

1974-80 елларда мәктәп директоры буларак Юсупова Бану зур көч куеп эшләде. Коллективка Гарәфиева Асия, Гиниятова Венера, Хәлимов Мөдәрис, Гайнетдинова Венера, Хәкимҗанова Рәйсә, Юсупова Гөлшат, Галиев Марат һ.б. килде. Завуч, аннары мәктәптән тыш тәрбия эшләрен һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру буенча Гиниятова Венера зур көч куйды. 1980 елдан директор булып Хаҗиев Габделфәрт эшли башлады. Бу вакытта авылда яңа мәктәп бинасы төзү бурычы куелган иде. Бина төзүдә, аны югарыдан юллап алуда авыл советы рәисе Кашапова Рузилә, колхоз рәисе Гарәфиев Равил зур көч куйдылар. Мәктәп коллективының, укучыларның хезмәте күп керде. Хаҗиев Г.Г. еш Казан юлында булды. Бик күп җиһазлар, кабинетлар өчен уку әсбаплары, техник чаралар алып кайтты. Төзү эшләре өчен Татгражданстройның Сабадагы 159 ПМКсы каршында Балтач бүлеге оешты. Аңа Фәсхетдинов Зөфәр җитәкчелек итте.

1982 елның сентябренә мәктәпнең 2 катлы мәһабәт бинасы әзер булды. 28 август көнне район башкарма комитеты карары белән Урта Көшкәт урта мәктәбе Түнтәр мәктәбенә кушылды. Күрше мәктәп укучылары һәм укытучылары Түнтәргә килеп укырга һәм эшләргә мәҗбүр ителделәр.

1979 елның кышында районнан җитәкчеләр һәм белгечләр килеп мәктәп өчен урын сайлаганнар иде. Яңа мәктәп хәзерге Түнтәр һәм Субаш юллары кушылган урында төзелергә тиеш булган. Ходайның рәхмәте беләнме, ул көнне күз ачмаслык буран булды. Машинадан төшүгә кайсыдыр “Сез нәрсә, егетләр, басу уртасына салынган мәктәп турында киләчәктә халык безгә ни әйтер?” — дип куйды. Аннары мәктәп бинасы Гали ишан нигезендә төзелде. Ул вакытта ук район җитәкчелегенең 4 авыл өчен бер мәктәп булдыру уе булган икән.

Мәктәп 392 балага дип исәпләнгән булса да, чынлыкта анда 10 класс бүлмәсе генә бар. Ике мәктәп берләшкәч, ике телдә укучы классларны берләштереп булмады. Тиз генә 40 балага исәпләнгән класс бүлмәләрен бүлү мөмкин түгел. Китапханә, укытучылар бүлмәсе, актлар залы, рекреация класс өчен файдаланылды. Башлангычлар иске мәктәптә калды. Иң авыры — юл мәшәкатьләре иде. Дәрестән тыш чараларның күпчелеге озын тәнәфесләрдә үткәрелде. Көтәш, Карлыган, Кесәл авылы балалары һәм укытучылары өчен махсус автобус бирелде. Иске Көшкәтлеләр нинди генә буран-салкын булса да, җәяүләп кайтып йөрделәр. Иске Торҗа һәм Карык Серма балалары интернатта торды. Кыш көннәрендә автофургон белән аларны Яңгул-Балтач-Урта Көшкәт маршруты (40 км!) белән йөрттеләр.

Бу елларда мәктәп яңа укытучылар белән тулыланды. Коллектив фән кабинетларын җиһазлау буенча зур көч куйды. Прокопьева А.С. химия-биология, Зарипов Р.Ш. физика, Попова Е.Г. география, Юсупова Б.Ш. татар теле, Тихонов А. тарих, Карабаева В.Ф. удмурт теле кабинетларын җиһазлауга күп көч куйдылар. Мастерскойны Зарипов

Page 44: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаМ.З., спортзалны һәм спорт мәйданчыгын Галиев И. тәртипкә салдылар. Яңа мәктәптә директор булып береелда Ермаков И. В., икеелны Ибраһимов Ә.Г., аннары 1989 елга кадәр Галиев М.М. эшләделәр. Бу чорда укытучылардан Галиева Нурия, Сабирҗанова Маргарита, Юсупова Миләүшә, Самсонова, Нәкыйпов Габделфәрт, Нәкыйпова Раидә, Шаһиев Марс һәм башкалар эшләде.

Бер түбә астында ике милләттән булган ике коллектив бик бердәм һәм дус булып эшләдек. Укучы балалар арасында да, укытучылар арасында да бернинди милләтара кыенлыклар да, каршылыклар да булмады. Коллектив зур булганлыктан, хәтта ул чорларда эшләү күпкә кызыклырак та иде. Әмма көн саен тулысы белән җиһазландырылган, җылытылган һәм буш торган үз мәктәпләрен үтеп китеп, күрше авылга укырга һәм укытырга бару укучыларның һәм укытучыларның күңелләрен тырнап торды. Алар үзләрен бер гаепсезгә репрессиягә дучар булучылар дип санадылар. Алар бу язмыш өчен безне, Түнтәр укытучыларын һәм укучыларын һич гаепләмәделәр. Без дә аларны аңлый идек. Өч елдан соң алар үз мәктәпләрен кире кайтара алдылар. Аннан соң тагы 3 ел дәвамында удмурт авылларыннан килгән укучылар югары классларда безнең мәктәптә укыдылар. Субаш урта мәктәбе ачылганчы, ул зонага кергән авыл балалары да югары классларда Түнтәрдә белем алдылар. Бүгенге көндә без күрше Урта Көшкәт мәктәбе коллективының яңа мәктәп бинасына тиешүләрен теләп калабыз.

Алга таба да мәктәп коллективы яшь укытучылар белән тулыланды. Безнең мәктәптә чыныгу алган Заһидуллин Илдус һәм Данияләр бүгенге көндә фән кандидатлары һәм докторлары буларак Казанда эшлиләр. 1989 елдан мәктәптә директор булып Шакиров Әнәс эшли башлады. Инициативалы яшь укытучы Сибгатуллин Мәлик килде. 1992 елдан мәктәпкә директор булып Хаҗиев Габделфәрт кайтты.

Йомгаклау язмасы: Мәктәп киләчәккә атлый

Мәктәп язмышы ул — авыл язмышы, кешеләр язмышы. Түнтәр мәктәбенең юбилеена караган язмаларның бу соңгысы. Язмалар кайберәүләр өчен бәлки кызык та булмагандыр. Әмма Түнтәр мәктәбендә укыган яки эшләгән кешеләр өчен хатирәләрне яңарткандыр дип уйлыйм. Дөрес, язмаларда күп кешеләрнең фамилияләрен атап бетерергә мөмкин булмады. Мәктәпнең төп горурлыгы — анда укып чыккан кешеләр. Авылда турыдан-туры продукция җитештерүчеләр һәм төрле профессия белгечләре. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән кешеләр дә аталмады. Язмаларның мәктәп тарихы буларак мәктәптә калган нөсхәсендә мәгълүматлар һәм фамилияләр шактый киңрәк яктыртылган. 3 декабрь көнне мәктәптә юбилей тантаналары үткәрәбез. Түнтәр мәктәбе тормышы белән бәйле кешеләрне бәйрәмгә чакырабыз! Бер күрешү — бер гомер!

Мәктәпнең бүгенге эшчәнлеге турында берникадәр язып үтмәсәм, язмаларым тулы булмас дип саныйм.

Бүгенге көндә 392 урынга исәпләнгән типовой бинада бары тик Түнтәр авылы балалары гына белем алалар. 107 бала укый. Берничә ел элек район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре ярдәме белән мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Мәктәп газ белән ягып җылытыла. Мәктәп ашханәсе типовой. Барлык балалар да озын тәнәфестә кайнар аш белән тукланалар. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре мәктәп эшчәнлегенә даими булышлык күрсәтәләр. Ашханә ел дәвамында ит, сөт һәм ярмалар белән тәэмин ителә. Мәктәптә 1-2 класс балалары өчен озайтылган көн группасы эшли. Алар өчен уен һәм йокы бүлмәләре җиһазландырылган. Мәктәпнең бай китапханәсе, спортзалы һәм спорт мәйданчыгы заман таләпләренә туры килә. Мәктәпнең яшәеше өчен кирәкле шартларны тудыруда һәм бердәм, эшчән педагогик коллектив туплау һәм мәктәпнең күпкырлы эшчәнлеген оештыруда мәктәп директоры Хаҗиев Габделфәртнең хезмәте бик зур.

Мәктәптә 27 укытучы исәпләнә. Шуның дүртесе яшь балалар белән ялда. Укытучылар гаиләләрендәге 18 яшькә кадәрге балалар саны 44. Бу да горурлык. Авылда, гомумән, балалар контингенты саклана. Мондый күрсәткеч район мәктәпләрендә сирәк күренеш.

Укытучылар барысы да үзебезнең авылныкылар. Аларның 11 е методист укытучы, 10 ысы өлкән укытучы исемен йөртә. Фән кабинетлары тиешле югарылыкта җиһазланган. Физика, информатика, тарих, химия-биология, татар теле кабинетлары (мөдирләре Хаҗиева Н.А., Зарипов Р.Ш., Сөләйманов Р.Г., Рамазанова Г.Г., Закирова Г.Г.) район мәктәпләре арасындагы конкурсларда призлы урыннар алдылар. Башлангыч класс укытучылары Ибраһимова Д.М., Исмәгыйлова Р.З., Хәкимова М.Р., Габдрахманова И.Б., Газыймова Л.Р. балаларга төпле белем нигезләре һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Менә берничә ел инде районда башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән фән олимпиадаларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар. Химия-биология, физика, информатика олимпиадаларында күркәм уңышларга ирештек. Математика укытучыларыбыз Сөләйманова А.И., Мөхәммәтшина Г.Г., Галиев М.М., рус теле укытучылары Бәйрәмова Т. З., Басыйрова Г.Т. зур тәҗрибәгә ия. Быел мәктәпкә музыка белгече Әхмәтова А.В. килде. Хезмәт һәм һөнәргә өйрәтү укытучыларыбыз Басыйров И.И., Газыймов Г.Х., Хаҗиева Н.А. тиешле югарылыкта кабинетлар җиһазлап, балаларга һөнәр бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Татар теле укытучыларыбыз Закирова Г.Г. һәм Ибраһимова Х.Г. балаларда туган телгә мәхәббәт һәм милли аң тәрбияләү буенча күп эшлиләр. Нәтиҗәсе шул: журналистларыбыз һәм татар теле укытучыларыбыз бик күп. Физкультура укытучыбыз Зәйнетдинов Р.Т. физкультура-спорт эшен югары баскычка күтәрде. Инде берничә ел мәктәпнең хоккей командасы район һәм зона ярышларында җиңүче булды, республика ярышларында танылды. Кул көрәше һәм милли көрәш буенча да призерларыбыз бар. Галиев М.М. җитәкчелегендә яшь шахматчылар

278

Page 45: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 279

командасы ел саен район бәйгесендә беренчелекне бирми. Аның яшь рәссамнәре эшләре дә районда танылды, призлар яулады. Район күләмендәге мәктәп китапханәләре конкурсында Зарипова Г.Т. призлы урыннар алып килә, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү буенча күпкырлы эш алып бара. 5 класстан башлап укучылар хәзерге заман компьютерларында эшләргә өйрәнәләр. Укучыларның дәрестән тыш эшләрен оештыру буенча да (Шәрәфиева Г.М.) күрсәтерлек эшләребез күп. Экологик тәрбия бирү һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен оештыруда Рамазанова Г.Г. танылып өлгерде.

Мәктәптәге укучыларның 50% ы уку отличниклары һәм ударниклары. Соңгы 10 елда 9 һәм 11 классны 13 укучы 5 кә генә тәмамлады һәм 5 есе медальгә лаек булды. Ел саен чыгарылыш класс укучыларының 50-60% ы югары һәм махсус урта уку йортларына укырга кереп баралар. Мәктәптә укытучылар үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-беренә ярдәмләшеп, үз белемнәрен даими күтәреп, заман проблемалары белән көрәшеп эшлиләр.

Репрессия корбаннары турында өстәмә мәгълүматлар

Казанда яшәүче Былбыл апа Ибраһимова язмаларыннан 2007 ел, июль.

Минем әтием Ибраһимов Фатих Түнтәр мәктәбендә 1930-1933 елларда мәктәп директоры булып эшләгән. Аны нахакка гаепләп, Түнтәрдә, клубта доклад ясаган вакытта, 1933 елда кулга алганнар. Бер елдан аклаганнар. Аннары ул гаиләсе белән Мари иле ягына күчеп киткән. 1938 елда аны кабат кулга алганнар һәм юк иткәннәр. Әтиебез 1956 елда акланды. Репрессия корбаннарының Хәтер китабына кертелгән. Әнием Сәрвәр дә Түнтәр мәктәбендә укытучы булып эшләде. Без 4 бала әниебез тәрбиясендә үстек. Абыем Равил 1923 елда туган, энем Рафаэль 1927 елгы, сеңлем Сания 1934 елгы. Әнием мулла нәселеннән булса да, аны каһәрләмәгәннәр. Үзем дә укытучы булып эшләп пенсиягә чыктым. Әтием Комзавод авылыннан. Үзем Сәрдектә дә, Комзаводта да укыттым.

Әтием һәм әнием Түнтәрдә эшләгән вакытта бер төркем укучылар белән Малмыжга экскурсиягә барганнар. Шунда фотога төшкәннәр. Шул фотоны мәктәп музеена җибәрәм. Фото 1932 елда май аенда төшерелгән Әйбәт сакланган. Фотога 3 укытучы һәм ШКМ мәктәбенең 5 сыйныфыннан 33 укучы кергән. Уңнан беренче минем әтием Ибраһимов Фатих, икенчесен белмим. Өченчесе Закиров Салих абый. Ул соңгы вакытта Пыжмара мәктәбендә укытып пенсиягә чыкты. Чыгышы белән безнең Комзавод авылыннан иде. Фотода түбәндәге рәттә укучылардан: Сәгыйдә Кәримова (Түнтәр), Зифа Сәмигуллина (Түнтәр, Рәйсә һәм Зәйтүнәнең апасы), Зөбәер Юнысов (Курамъял), Гөлсем Фәйзерахманова (Түнтәр), Шәйми(Арбор), Хәлиуллина (Арбор), Гомәр Сафин (Комзавод). Калганнары язылмаган. Субаш авылыннан да Түнтәргә килеп укыганнар. Мәсәлән Фролов (элекке Түнтәр мәктәбе укучысы) минем туган авылымда

сугыш вакытында минем әни белән бергә укытты. Аннары сугышка китте һәм югалды.

Нөнәгәр авылында яшәүче ветеран укытучы Наил абый Салихов истәлекләреннән. 2005 елда язып алынды.

Түнтәр мәктәбендә директор булып эшләгән Мөбарәк Сафин (чыгышы белән Пархода авылыннан, минем җизни була), 1937 елда нахакка кулга алынган (1956 елда акланган) һә 10 елга төрмәгә хөкем ителгән. 10 елын утырып кайтканнан соң, мәктәпкә кире кайтмаган механизатор һөнәре үзләштереп, Чепья МТСында эшли башлаган. Тырыш хезмәт куйган. Иң авыр участокларны аңа кушып эшләткәннәр. Икенче елын эшләгәндә, (1948 ел) Арбор басуында егылган ашлыкны бары тик генә ура аласың дип МТС җитәкчеләре аңа тапшырганнар. Арышны бер генә яклап урса да, кайбер өлешләре начаррак эшәкәртелгән. Нәкъ шушы басуга, Казаннан бер җитәкче килеп, бу басуны күргән һәм “Моны халык дошманы эшләгән мәллә?” дип сораган. Сталинның исән вакыты булганлыктан, җизни бик каты курыккан һәм тиз генә МТСтан расчет алып, Казахстан якларына күчеп киткән. Калган гомерен шунда үткәргән.

Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан

укытучылар истәлекләре

1953-1954 елларда укыткан Алкин Разит истәлекләре

Мин дә унынчы классны бетергәч, Түнтәр җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Бернинди педагогик белем булмаганлыктан, миңа дәреснең максатын куярга, план-конспект төзергә Мөхәммәдъярова Рашидә апа нык ярдәм итте.

Үзем бик яшь булсам да, миңа үземнән дә олырак 17-18 яшьлек кызларны-егетләрне укытырга туры килде. Ул вакытта радиолар булмаганлыктан, таш мәктәпнең һәр классына детекторлы наушник белән тыңлый торган приёмниклар керттем. Ул вакытта мин физика-математика фәнен укыттым. Штаттан тыш вожатый булып эшләдем.

Әти-әниләр арасында, бигрәк тә Көшкәтбашта, бик күп эшләргә, комсомол эшен дә оештырырга туры килде. Ул вакытта укучылар күп белергә тырышалар Һәм укуга җитди карыйлар иде.

1946-1953 елларда укыган Сафиуллина Әминә истәлекләре

Сафиуллина Әминә 1939 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр 7-еллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне Чепьяда ала. 1958 елда, аттестат алып, Казанда 5 ел тегүче булып эшли. 1963 елда Түнтәрдә башлангыч классларны укыта. Читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1965-77 елларда

Page 46: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаТүнтәрдә детсад мөдире була. 1979 елдан Түнтәр халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты мөдире.

Сафиуллина Әминә апа башлангыч класста үзенә белем биргән Җәләева Миңлегөл апаны, татар теле һәм әдәбият укытучысы Мөхәммәдъярова Рашидә, биология укытучысы Белова Майя, география укытучысы Чумаров Владимир, тарихчы Зәкиев Фаил һ.б. зур рәхмәт сүзләре белән искә ала.

“Мәктәп тормышында берничә вакыйга аеруча нык хәтердә калган. Укытучы Чумаров Владимир безнең классны Малмыжга крайны өйрәнү музеена экскурсиягә алып барган иде. Бу сәяхәттән күп нәрсә күреп, белеп, туган ягыбызның тарихын белеп кайттык. Закиров Сабит абыйның безне, үзенең бер төркем укучыларын, Чепьяга комсомолга керергә алып баруы да истә калган. Мәктәпнең үз традицияләре дә бар иде. Мәсәлән, һәр язда сыерчык оялары ясый идек. Булдыра алганы һәрберсе берне, кечкенәрәкләр ике-өч укучы берләшеп яңа оя элеп куя. Шулай ук һәр укучыга мәктәп яны участогындагы яшелчә түтәлләре беркетелә иде. Мин үзем укыган чорда бер кишер түтәлен карап үстердем”.

1946-1953 елларда укыган Зарипова Рауза истәлекләре

Мин, Зарипова Рауза Шәкүр кызы 1939 елның 1 гыйнваренда Түнтәр авылында туганмын. 1946 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Бу — сугыштан соңгы бик авыр еллар иде. Безне өч баланы әниебез ялгыз тәрбияләде. Әтиебез Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлагач, мин Чепья урта мәктәбенә укырга төштем. Ул вакытта 9 класста минем абыем да укый иде. Абыем хәтта кышкы салкын бураннарда да, чаңгы белән көн саен авылга кайтып йөрде. Чөнки мәктәпнең интернаты юк. Укырга кирәк. Бу сугыштан соңгы авыр еллар. Күпчелек балалар 7 классны тәмамлаганнан соң колхозда эшкә калалар, укуларын дәвам итә алмыйлар. Безнең әниебез үтә тырыш булды һәм ялгыз булуына карамастан, безне өч баланы урта мәктәптә укыта алды. Бу елларда өч баланы урта мәктәптә укыткан авылдан тагын бер генә гаилә булды. Бу гаилә әти-әниле гаилә иде. Интернат булмаганлыктан, мин Чепьяда бала карап укырга урнаштым. Бу гаилә бик тә ипле, дәрәҗәле гаилә иде. Нургали абый Сафин райком секретаре булып эшли. Наилә апа мәктәптә укыта. Аларның өч балалары бар. Олы кызлары Альмира башлангыч класста укый. Наил һәм Ринат әле кечкенәләр. Мәктәптә дәресләрне укып кайтканнан соң, миңа өй эшләрен башкарырга һәм балаларны карарга кирәк иде. Төрле чак булгандыр, мин бер эштән дә тартынмадым. Шуңадыр Нургали абый да, Наилә апа да, балалар да, озак еллар үткәч тә, үземне хөрмәт иттеләр. Алар эшкә Балтачка күченгәч тә, Алабугага киткәч тә, Әгерҗедә эшли башлагач та, гел аралашып тордык. Нургали абый пенсиягә чыгып торырга Казанга кайткач та элемтәне өзмәдек.

1956 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Югары Ослан районындагы Ключище авылында

урнашкан беръеллык бухгалтерлар курсын тәмамладым. 1957 елның ноябрендә туган авылым Түнтәргә кайтып, колхозда баш бухгалтер булып эшли башладым. Бухгалтериядә миңа кадәр бухгалтер булып Чепья кешесе Владимиров эшләгән. Ул китте һәм еллык отчетны мин берүзем башкарып чыктым. Көне-төне эшләргә туры килде. Бухгалтериядә миннән башка кассир Асия Мостафина гына эшли иде.

Ул декрет ялына киткәч, аның урынына Әшрәпова Асияны алдык. Аның бухгалтерия эшчәнлегендә бернинди тәҗрибәсе юк. Мәктәпне генә тәмамлаган. Аны эшкә өйрәттем. Ул читкә киткәннән соң, бу эшкә иптәш кызым Муллахмәтова Венераны өйрәтергә туры килде. Ул киткәч, эшкә Исхакова Фәүзияне, аннары Шәфигуллина Әминәне өйрәтергә туры килде. Минем шәкертләрем барысы да тарыш булдылар, карусыз эшләделәр, бухгалтерия эшендә озак еллар намус белән эшләделәр. 1959 елда Түнтәр (Киров исемендәге) колхозга Урта Көшкәт, Көтәш, Сала Көшкәт авылларын да куштылар. Бухгалтериягә Мамыков Аркадий килде һәм минем ярдәмчем булып эшли башлады. Шулай итеп, колхоз зурайгач, бухгалтериядә өч кеше эшли башладык. Колхозлар берләшкәнче колхоз рәисе булып Рәхим абый Мөхәммәтҗанов эшләде. Аның кул астында эшләү бик җиңел булды. Ул кешеләргә карата бик ихтирамлы иде. 1959 елда рәислеккә Габделхәй абый Гозәеров килде. Ул чорларда колхозчыларның хезмәтенә түләү бик кечкенә булды. Башта бары тик хезмәт көне генә язылды. 1961 елдан бер хезмәт көненә 3 тиеннән хезмәт хакы түли башладык. Отчетлар белән Балтачка ат белән йөрдем. Район Арчага кушылган елларда Арчага йөрергә туры килде. Арчага да берүзем йөри идем. Ул вакытта юллар начар. Кыш көне ат юлы гына. Отчетлар белән Арчага Казан аркылы барган вакытлар да булды. Самолет белән Казанга, аннары поезд белән Арчага.

1964 елда колхозларда экономист штаты кертелде. Мин Казанда 6 айлык курсларда укып кайттым һәм колхозның экономисты булып эшли башладым. Яңа эштә таләпләр зур булды. Баш бухгалтер булып Чепьядан кайтып Гарәфи абый Шәрәфетдинов эшли башлады. Ул тәҗрибәле бухгалтер иде. Аның белән дә килешеп эшләдек. Эштә кыенлыклар туып торса да, барысын да җиңеп бардым. Ул вакытта кызлар көндез бухгалтериядә эшләсәк, кич белән амбарда, ындырда эшли идек. Бухгалтерия хезмәткәрләрен җәй буе төнге сменалардан калдырмадылар. Колхоз рәисе Габделхәй абый Гозәеров үзенчәлекле, нык таләпчән булды. Шулай булуга карамастан, аның белән дә үзара аңлашып эшләдек.

Яңгул авылы (“Яңа тормыш” колхозы) экономисты Әхмәтхан Гарипов белән танышып, 1967 елда аңа тормышка чыктым. Ике бала үстердек. Яңгул сельпосында (соңарак сәүдә берләшмәсе дип аталды) 1967-1971 елларда бухгалтер, аннары 1971-1974 елларда директор булып эшләдем. Күп вакыт юлда товар ташып үтә иде. Гаиләдә балалар үстергәндә хатын-кыз өчен бу шактый авыр хезмәт булды һәм мин кабат бухгалтерия эшенщ кайтып Яңгул сәүдә

280

Page 47: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 281

берләшмшсендә 1974-1988 елларда баш бухгалтер булып эшләдем. Эшкә намус белән карадым. Күп тапкырлар раон оешмаларының Мактау Кәгазьләре белән бүләкләндем. Бер үк вакытта читтән торып, 1977-1979 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. 1988-1993 елларда Яңгул урта мәктәбендә бухгалтер-эш башкаручы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Нинди генә эшкә алынсам да, җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Хәзерге вакытта тормыш иптәшем Әхмәтхан белән лаеклы ялда. Яңгул авылында яшәп ятабыз.

1946-1953 елларда укыган Мөхәммәтшин Әхмәт һәм

Мөхәммәтшина Рашидә истәлекләреБез 1нче класска 1946 елны кердек. Беренче хәреф

танырга өйрәтүче укытучыбыз Дәхәнә апа булды. Ул елны 1нче класс икәү булып, мин “а” классына, ә Әхмәт “б” классына кердек. Уку елы барышында Әхмәтне Сәйдә апасы безнең класска күчерде. Дәхәнә апаның балаларны бик яратуы, үзенә генә хас калынчарак аваз белән сөйләшүе, “Туган тел” җырын өйрәтүе хәтердә калган. Китап, дәфтәрләрне үзебез сатып ала идек,сугыштан соңгы береел гына булса да мин инде иске китап битләренә язганны хәтерләмим. Дәхәнә апалар семьясы күчеп китү сәбәпле, 2нче класста класс житәкчебез Юсупов Рашат абый булды. Ул бик йомшак тел белән, ”сеңлем”, ”энем” дип сөйләшә иде. Әмма егет кеше булгангамы, без аңа бераз куркып, уңайсызланып карый идек. Дәресләрне бик оста алып бара, үзенең аңлатуы белән һәр баланы үзенә бик тиз җәлеп итә иде. Бик матур җырлый, ул өйрәткән “Ак каен” җыры гомер буе Рашат абый истәлеге булып калды. 3-4нче классларда класс җитәкчебез Җәләева Миңлегөл апа булды. Ә Рашат абыйны югары классларга география һәм тарих укытучысы итеп күчерделәр. Без башлангыч классларда һәрвакыт икенче сменада укыдык, чөнки ул елларда укучылар күп, класслар җитми иде. Мәктәп итеп үзгәртелгән авыл мәчете бүлмәләрен кыш җылыта алмыйлар,чөнки мәктәпнең аларны җылытырлык утыны юк иде. Яз кояшы җылыта башлаганнан соң, апрель аенда мәчет бүлмәләре ачыла һәм укулар да бер сменага күчерелә иде. Ямаулы киемнәр киеп укысак та мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес, һәр түгәрәккә бару, бәйрәмнәрне зурлап үткәрүләр күңелдә якты хәтирә булып калдылар. Безне 5нче класста Киров өлкәсеннән килгән кыз-Белова Мая кабул итеп алды. Ул бик яшь, чибәр иде. Әмма балаларны тыңлата, дәресләрне яхшы алып бара, класста тыңламаган укучы юк иде. Ул безне немец теленнән һәм химиядән укытты. Мая апаның ире-Чумаров Володя абый безнең параллель классның класс җитәкчесе иде. Алар класстан тыш эшләрне бергә, классларны берләштереп үткәрәләр иде. 7нче класста һәр ике параллель класс берләште, класс җитәкчебез Мая апа булды. Без 7нче классны 30 га якын бала тәмамладык. Укучыларның яртысы диярлек “4”-”5” билгеләренә генә бетерде, әмма тормыш шартларының бик авыр булуы, күпчелек

балаларга югары белем түгел, хәтта урта белем алырга да мөмкинлек бирмәде.

Беренче класста яхшы уку, 7 классны тәмамлаганчы шул югарылыктан төшмичә уку, укытучыларның да зур хезмәте булган дип уйлыйм. Мәктәп елларында класс оештыручысы, дружина советы председателе, укучылар комитеты председателе, комсомол секретаре, мәктәп күләмендәге стена газетасы редакторы вазифаларын үтәргә туры килде.

Мөхәммәтшина Сәйдә апаның математика фәненнән, Мөхәммәдъярова Рашидә апаның татар теле, һәм әдәбиятыннан төпле белем бирүләре тормышта яшәү рәвешен формалаштыруда зур ярдәм иттеләр. Урта мәктәп тәмамлап, китапханә техникумында укып, бөтен эшчәнлегемне китапханә белән бәйләдем. Китапханәдә 30 ел эшләү дәверендә бик күп мактау язулары һәм дипломнар белән бүләкләндем. Җиденче чакырылышта авыл советы депутаты булдым, ә 1985 елда Татарстан хатын-кызларының икенче съездында катнаштым.

Беренче класстан бергә укыган Әхмәт белән гаилә корып, 3 бала үстердек. Әхмәт исә 7нче класстан соң колхозда эшли башлады, кичке урта мәктәпне тәмамлады. Ул соңгы 30 ел гомерен авылда газ слесаре булып эшләп пенсиягә чыкты. Безнең 60 ел гомеребездә, Түнтәр мәктәбендә 7 ел буе алган белем, тәрбия тормышта төп юнәлеш бирүче зур көч булды.

1944-1952 елларда укыган Рауза һәм Гайфетдин Шәpәфиевләp истәлеге

Авыp сугыш еллаpы үзен һәpкайда сиздеpгән вакыт. Дөpес, фpонтлаpдан әйбәт хәбәpләp килә инде. Ләкин авылда хәлләp авыp, бик авыp әле. Шушы бик авыp чоpда алаp беpенче класска укыpга кеpәләp. Кияpгә кием, ашаpга pизык булмаган вакыт... “Киеме булмаганнаp укый алмады, безнең яшьтиләp бездән соң укыдылаp,» — дип искә алалаp хәзеp. Мәктәп хәзеpге агач интеpнат уpынында, ике катлы иде, буфет, библиотека, класс бүлмәләpе. Без беp елгылаp күп идек, ике класс (паpаллель) булып укыдык, һәpбеpсендә 30 лап укучы булгандыp. Мәктәп өчен утынны безнең әниләp хәзеpли. Уpманнан кисеп алып кайтып, яpып өяләp, класс бүлмәләpендә киптеpәләp. Чи утын ягып ис тигән чаклаp да күп булды инде. Мәктәпкә кызлаp үзләpе теккән букча белән, малайлаp фанеp чемодан белән йөpи иделәp.

Китап-дәфтәpләpгә зуp кытлык иде. Элекке китаплаpның бушpак битләpен җыеп дәфтәp тегә идек, юл аpалаpына яза идек. Китап бөтен класска 2-3 булгандыp инде булса. Укытучылаp бик әйбәт укыттылаp, бик таләпчән иделәp. Һәp елны имтихан биpә идек. Мәктәптә үк пионеpга һәм комсомолга кеpдек. Галстук кибеттә юк, кызыл сатиннан үзебез тегә идек. Хәзеpге кебек кенә түгел иде алаpның дәpәҗәләpе! Чын күңелдән үзебез башлап төpле концеpтлаp куя идек, язгы һәм көзге эшләpдә колхозга булыштык. Сайлап кына алалаp иде пионеpга да, комсомолга да, баp кешене дә түгел.

Җиде ел беpгә укыган классташлаp тоpа-баpа беpгә тоpмыш коpып җибәpгәннәp. Әни озак еллаp дуңгыз

Page 48: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланакаpаган, таналаp үстеpгән, саpык феpмасында эшләгән. Әти — механизатоp, хәзеp запpавщик. Алаp эшен бүген җиде балалаpы дәвам итә.

1927-1932 елларда укыган Муллагалиев Галимулла истәлекләре

Муллагалиев Галимулла Муллагали улы 1920 елда Түнтәр авылында туган. 1927 слда мәктәпкә укырга кергән. Бу вакытта Колхозчы яшьләр мәктәбе булган. Мәктәп җитмәү сәбәпле 2 классны хуҗалык өендә укыйлар. 3 классны Нәҗип мулла өендә укыганнар. 4 классны мәктәптә, 5 классны мәчет бинасында укый. Бу мәктәптә түбәндәге авыллардан килеп укыганнар: Куныр, Шода, Арбор, Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Салавыч. Укыткан укытучылары: Маһинур апа (Салавычтан). Гаделшина Мәрьям. Бу килгән укытучылар гомуми торакта торганнар. Исхак бай йорты (подстанция янында) интернат була.

Укыган чорлары: аекта чабата, өскә нәрсә таба ала шуны кияләр. Укытучылар килгәндә, киткәндә чабата, мәктәптә алмаш кием була. Язар өчен каз каурые алына. Караны үзләре ясап, химик карандашны кырып. суда изәләр. 5 классны көч — хәл белән бетергәч 6 класска укырга бармаган. Җәйге каникулда колхозга булышалар. Болар белән Юныс абый җитәкчелек итә. 12 яшьтән ат белән тырмада йөри. 7 яшьтән ятим кала, шуңа эшләү авыр була. Армиягә киткәнче ат белән эшли. 1936 елда бик көчле корылык була. Атлар йөргән җирдән егыла. Күп кешеләр ачлыктан үлә. 37 елда икмәк уңа. 40 елның 10 октябрендә армиягә алына. 42 елның 1 маенда яраланып Мәскәүгә кайтарыла. 42 елның августында Сталинград өчен сугышка керәләр. 42 нең октябрендә каты яраланып, Сталинградтан чыгаралар. Батырлыклары өчен “Сталинград оборонасы өчен медале белән бүләкләнә. 46 елда Армиядән кайта. 46 елдан 51 елга кадәр колхозда ат белән эшли. 60-80 елларда колхоз рәисе урынбасары булып эшли. “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 80 елдан пенсиядә.

“Почетлы колхозчы” исеме бирелә. “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Габделхәй Динмөхәммәтов(Фатыйма Ибраһимова язмасы, “Мәгариф”

җурналыннан)Кызыклы хәл: яңалыкка каpшы теше - тыpнагы

белән көpәшеп, халык аpасында иске фикеpле булуы белән яманаты чыккан Түнтәp ишаны Ишминең (Ишмөхәммәтнең) өч улы да, Октябpь pеволюциясе булу белән, Совет власте ягына чыга һәм совет активисты булып китә. Ләкин мәһабәт сынлы бу чибәp егетләpнең гомеpе кыска була: кызыл комиссаp, комсомолец Нуpлыгаян 1924 елда үпкә авыpуыннан дөнья куя, укытучы Нуpислам суга батып үлә. Уpтанчысы — Габделхәй генә 31 ел (1891-1922) яшәп, педагогика һәм әдәбиятыбыз таpихында сизелеpлек эз калдыpуга иpешә.

Г. Динмөхәммәдев туган авылы Түнтәp һәм Пеpмь мәдpәсәләpендә укый. Малмыж семинаpиясендә дөньяви белем ала. 1913 елда Слободскийда (хәзеpге

Киpов өлкәсендәге pайон үзәге) учитель занятиясенә имтихан тота. Шулай итеп, pус һәм татаp телләpендә укыта алыpлык методик хәзеpлекле укытучы була.

Октябpьдән соң ул яңа тоpмышны төзүчеләp, совет мәктәбен оештыpучы педагоглаpның алгы сафына баса. Балалаpны мәктәпкә таpту, төpле яшьтәге эшчеләpне, хезмәткәpләpне, авыл кешеләpен гpамотага өйpәтү, бу юлдагы кыенлыклаp туpында күпсанлы мәкаләләp яза. Г. Динмөхәммәдев. Бөтенpоссия мөселман укытучылаpының Казанда үткәpелгән Беpенче съезды (1918 ел, май) делегаты була.

1919 елның янваpенда Казанда Гыйльми үзәк таpафыннан имля конфеpенциясе оештыpыла. Конфеpенция эшендә Г. Динмөхәммәдев та катнаша. 1921 елда ул Малмыж Мәгаpиф шөгъбәсенә инстpуктоp итеп билгеләнә.

Октябpьгә кадәp үк «Әльислах», “Кояш” газеталарында, “Шура” журналында үзенең мәкаләләре белән катнашып килгән Г.Динмөхәммәдев оештыру эшләре белән генә чикләнеп калмый. ”Укытучы”, ”Мәгариф”, ”Безнең юл” журналларында, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Армия” газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра. Аларда ул социализм, сыйнфый көрәш һ.б.ш. мәсьәләләрне яктырта. Революциянең баштагы елларында совет мәктәпләре эш мәктәпләре дип йөртелә. Монда хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Г. Динмөхәммәдев әнә шундый мәктәпләр, андагы укыту - тәрбия методикасы белән даими шөгыльләнә,бу өлкәдә рус педагогикасы тәҗрибәсенә дә таяна. В. И. Богдановтан дип куелган “Эш мәктәбе —слары исемлеге” мәкаләсендә балаларны һөнәргә өйрәтү, аларны җисмани һәм рухани тәрбияләү юлларын яктырта. «Сызма сәвад» (Графическая грамота) исемле мәкаләсе рәсем дәресенең ролен күтәрү, балаларга сәнгать тәрбиясе бирү темасына багышланган. Ул укытучылар курсларына да рәсем дәресләре кертүне таләп итә.

Г. Динмөхәммәдев инспекторлык вазифасын башкарган елларда совет мәктәбендә балага карата нинди җәза куллану мәсьәләсе актуаль була, «мәктәпләрдә йөргәндә, иң күп бирелгән сөаль шушы җәза мәсьәләсендә даир була иде,»-ди ул. «Гаепсез мәгаибләр” (Җәза мәсьәләсе) дигән мәкаләсендә Г. Динмөхәммәдев балага тән җәзасы бирүгә каршы чыга, аны тәртип бозудан саклап калырга кирәк, дигән фикер әйтә. «Наданлыкны бетерү юлында» дигән брошюрасында, «Зурларны укыту юлы» дигән мәкаләсендә грамотага өйрәтү методикасын эшкәртә. «Балаларның саулыгын саклау», «Җәйге мәктәпнең кышкы мәктәптән артыклыклары» дигән мәкаләләрендә кечкенәләрне яңача тәрбияләү ысулларын яктырта.

Г. Динмөхәммәдев-тәрҗемәче дә. Ул К. Лепиловның «Мәктәптә рәсем һәм лепка (сылау) дәресләре», шулай ук эш мәктәпләрендә җирдән файдалану, хезмәт дәресләрен оештыру турында берничә брошюра тәрҗемә итә.

Г. Динмөхәммәдев — сәләтле хикәяче дә. Хикәяләре «Шәрыкъ кызы», «Якты юл»

282

Page 49: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 283

журналларында басыла. Балалар өчен дә шактый иҗат иткән. Ул 1917 елның мартыннан алып 1918 елның февраленә кадәр Казанда чыккан «Балалар дөньясы» журналының актив авторы булган. Шунда басылган «Заһитның дәфтәреннән», «Ат саклаганда» хикәяләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бу хикәяләрнең геройлары — күңелне тетрәтерлек аянычлы язмыш кешеләре.

Аның 1919 елда аерым китап булып чыккан «Бәйрәм» исемле пьесасы совет чоры балалар драматургиясен үстерүгә башлангыч омтылыш буларак игътибарга лаек.

1946-1948 елларда укыткан Гайнетдинова Зәйтүнә истәлекләре.

Минем Түнтәp җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегем 1946 елда башланды. Ул вакытта әле мин яңа гына унынчы классны тәмамлаган идем. Үзем бик яхшы укыдым, шуның өчен укытучылаp җитмәү сәбәпле, миңа укытыpга тәкъдим иттеләp. Көннең беpенче яpтысында башлангычлаpны укыта идек, аннан соң 5-6 дәpесләpдә югаpы класслаpны татаp теле, математика, немец телләpен укыттым. Шул ук вакытта Казан педагогия училищесын читтән тоpып тәмамладым.

Мәктәптә укыган вакытта концеpтлаp бик күп куйдык. Концеpт куйганда, мәктәп нинди фондтан киендеpгәндеp, һәpбеp номеpга кием тектеpә идек. Әле дә хәтеpемдә, «Аккош» биюенә аккош булып киенгән идек. Беpенче уpынны алганнаpга озын чуклы конфет биpәләp иде.

Язгы каникул вакытында, һәp класс — башлангычтан алып, укытучылаpдан башка концеpт хәзерләп куя идек. 5нче класста «Үги кыз» әкиятен куйганда, таудан агач алып төшеп сәхнәне бизәдек, шунда беp укытучы апа минем чәчне теш поpошогы белән агаpтты. Без концеpтлаpны, театpлаpны канцеляpия өе янында эшли тоpган «Пионеpлаp клубында» әти-әниләp, укытучылаp каpшында куя идек. Беp тапкыp, ул вакытта колхоз клубы да баp иде, Pәкыйп абый «Тукай маpшы»н хоp белән өйpәтте, кашык, туз, таpаклаpдан шумовой оpкестp оештыpа иде. Ул заманнаpда пионеpлаp галстук кына тагалаp иде, соңыннан пионеp значоклаpы кайтты. Укыганда укулаp каты иде, геогpафия, татаp теле, pус теле, математикалаpдан экзаменнаp биpә идек. Һәpбеpебез тыpышып укыдык.

1938-1945 елларда укыган Вәлиева Дания истәлекләре

Вәлиева Дания 1930 елда Түнтәр авылында туган. 1938 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1нче классына укырга керә. Ике параллель класска 40 ка якын укучы туплана. Башлангыч классларда Кәримова Нәкыя укыта. Мәктәп әле үзгәртеп корылмаган, иске ике катлы мәчет бинасы була.

Дания апа: ”Язарга дәфтәр юк иде. Китаптагы буш урыннарга, юл араларына, газеталарның ак җирләренә яза идек. Карандашларны укытучы бүлеп бирә, ә сумкалар агачтан ясалган иде. Соңрак каләмнәр белән

яза башладык. Мәктәп салкын булу сәбәпле, каләм белән язарга каралар ката иде. Аны башта мичкә куеп җылытып, аннан соң гына яза идек. Мәктәпне җылытырга утынны үзебез ташыдык. Көн саен чана белән урманга утынга йөрдек. Тамаклар ач булса да, күңелләрне төшерми идек. Сугыштан, әтиләрдән хатлар килгән көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә иде. Класстан кайсы иптәшебезнең генә әтисеннән, яисә абыйсыннан хәбәр килсә, барыбыз бергә шатлана идек. Мәктәптә укыткан укытучылардан бигрәк тә Ханова Җәмилә апа истә калган. Ул мәктәпнең завучы һәм математика укытучысы булып торды. Җәмилә апа бик таләпчән, эшне ахырына кадәр алып барып җиткермичә туктамый иде. Башкалардан да шуны таләп итә иде. 5 класста класс җитәкчесе булып эшләгән Латыйпова Мәликә апа безне үзенең шигъри җанлы кеше булуы белән үзенә тартып тора иде. Ул бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара иде. Мәликә апа шигырь яисә хикәя укый башласа дөньябызны онытып аны тыңлый идек. Ул класста иң тәртипсез укучыларда да шигырьгә мәхәббәт уята алды”.

Дания апа 1945 елда Түнтәр мәктәбенең 7 классын тәмамлап, Чепья мәктәбенең 8 классына укырга төшә. Чепья мәктәбен 1949 елда бетергәннән соң, Арбор мәктәбендә бер ел башлангыч классларда укыта. 1950 елдан 1953 елга кадәр китапханәдә эшли. 1954-1955 елларда мәктәптә декрет ялына киткән укытучы урынына зоология, татар телләрен укыта. Аннан соңгы елларны авыл клубында эшли һәм читтән торып Алабуга культура - агарту училищесының китапханәчеләр бүлегендә укый. Клубта эшләгән елларында колхозда чыгып барган “Ялкын” газетасында редактор, колхозның комсомол оешмасы секретаре, пропагандист, агитатор вазыйфаларын да алып бара. 1961 елдан башлап мәктәптә эшли башлый. Башта җыештыручы, аннан соң повар, тәрбияче булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

1956-1964 елларда укыган Шәйхетдинова Зөлфия истәлекләре

1964 елда сигезенче классны тәмамлады, кичке мәктәпне (11 классны) 1971 елда тәмамлады. Бу вакытта башлангыч класста Бану апа укыткан. Ул елларда укыткан укытучылар — Шакиров Һидият, Сәйдә Мөхәммәтшина. Мәктәп директоры булып Гыйләҗев Рәкыйп, аннары Зарипов Рәфкать абый эшләде. 1967 елда клубта эшләгән, 1967 елдан бүгенге көнгә кадәр фермада эшли. 1969 елда-колхозчыларның 3 Бөтенсоюз съездында (Мәскәүдә) катнашты. 1972 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнде. Ленинның тууына 100 еллык медале белән бүләкләнде. “Укыган елларда, аеруча истә калган вакытлар: класслар арасында концерт куюлар оештырылды. Безнең класста (ансамбль оештырып) Һидият абый 1 урынны алган аеруча истә калды”, — дип сөйли Зөлфия апа. Ул 2 сайлауда авыл советы депутаты, районныкында 3 тапкыр сайланды. 1980 елның 3 сентябрендә Ленинның 100 еллыгы уңаеннан грамота бирелде.

Page 50: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Аның хәзер балалары бар. Балалары мәктәптә укый. Ул авылның хөрмәтле кешесе. Фермада тырышып эшли.

1937-1941 елларда укыткан Исхаков Габделхак истәлекләре

Родился в 1916 году в дер. Четыре двора Чистопольского района ТАССР. После окончания пед. училище в г. Чистополе, по направлению Татминпроса с 7го августа 1935 года по 16 июня. 1941 года работал учителем физики, математики, русского языка в Тюнтерской НСШ. В социальном и культурном отношении Тюнтерь была очень мало развитой деревней. В психологии народа преобладали религиозные пережитки.

Очень сильная была, хотя и малочисленная, парторганизация и комсомольская организация. Очень сильный был агитколлектив. Работали учителя очень целенаправленно, по коммунистическому воспитанию населения. Под руководством парторганизации трудовой народ деревни работали удивительно напряжённо и целеустремлённо по выполнению всех государственных поставок. В 1937 году было 253 мужчин тракториста. Без сельскохозяйственных машин к 1 маю весь весенний сев был закончен.

Учительский коллектив работал очень напряжённо. На все уроки нужно было написать конспекты. Вечерами занимались населением. Вели школу малограмотных, агроучёбу. Во время страды весь агитколлектив наравне с колхозниками работали в поле на уборке хлеба. В село возвращались только по списку, чтобы помыться в бане. Коллектив в районе занимал среднее положение. А в школу ходили дети из разных де-ревень: Кушкетбаш, Субаш, Каенсар, Поч. Сосна, Бакча, Чулпан, Арбор, Курамъял, Комзавод, Нусла, Смаиль, Ст. Ципья, Пижмара. Внедряли закон о всеобуче. Учителя ходили в деревни, чтобы собрать детей учиться. К вечеру они опять разбегались. Годами до 1937 года эта история повторялась.

В деревне не было ни клуба, ни библиотеки. Очень трудно было собирать молодежь на культурные мероприятия, этому припятствовали старые люди, которые, фактически, были преданы религии.

Но программа партии по преобразованию соц. жизни деревни свое дело сделала. Наверное сейчас в Тюнтерь нет неграмотных, т. е., людей без среднего образования

Я член КПСС с 1941 года, ветеpан войны и тpуда. Имею оpдена и 9 медалей, в том числе медаль за тpудовое отличие, за педагогическую pаботу. С 16 июня 1941г. по 31 декабpя 1945 года находился на службе в Советской Аpмии. Был командиpом взвода pазведки и командиpом стpелковой pоты. Участвовал в боевых действиях 2 го Пpибалтийского фpонта. Имел военное звание стаpший лейтенант.

1954-1955 елларда укыткан Карабаева (Степанова) Клавдия истәлекләре

Клавдия апа 1933 елда Дорга авылында туган. 1941 елда беренче класска укырга керә. Анда 4 классны тәмамлаганнан соң, 1946 елда Шода мәктәбенә 5 класска йөри башлый. 1948 елда Пыжмара мәктәбендә 7 классны, 1950 елда 8 классны Чепья мәктәбендә тәмамлый. 9-10 классларны 1952 елда Малмыжда укып бетерә. Унынчы классны тәмамлаганнан соң, бер ел Сәрдек мәктәбендә тәрбияче булып эшли. 1953 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә укырга керә. Университетта укыган елларында Чутай мәктәбендә мәктәп мөдире булып эшли. 1960 елда укуын бетерә һәм Сәрдек җидеелык мәктәбенә эшкә күчә. 1970 елда Сәрдек мәктәбе өчеллык кына итеп калдырылгач, Куныр мәктәбенә күчә. 1970-1974 елларда башлангыч классларда укыта. 1974 елдан Дорга башлангыч мәктәбендә укыта.

Түнтәр мәктәбенә, 10 классны тәмамлап, Сәрдектә бер ел укыткач килә. Мәктәп директоры Гайфи дигән кеше була, төп чыгышы Чутайныкы. Клавдия апа физика, тарих, география, рәсем кебек фәннәрдән укыта һәм 5 класста класс җитәтчесе булып эшли. Мәктәптә физика түгәрәге алып бара. Мәктәп бинасы иске мәчет була. “Укучылар белән авыл халкы, әти-әниләр алдында еш кына концертлар куя идек. Укытучылар бик күңелле яши идек. Көндезләрен мәктәптә эшләп аруга карамастан, кичләрен авыл яшьләре арасында кайнаша идек. Алар белән берлектә концерт, театрлар куя идек. Авыл халкы укытучыларны авылның иң хөрмәтле кешесе итеп күрә иде. Авылда радио юк иде. Квартир хуҗасы Гөлсем апаларда батареялы радио бар иде. Аны яшьләр җыелып тыңлый идек. Мәктәп директоры Гәйфи бик яхшы баянист иде. Авыл яшьләренә бию, җырлар өйрәткәндә ул һәрвакыт үзәктә була иде,” — дип искә ала Клавдия апа.

1939-1974 елларда укыткан Мөхәммәтшина Сәйдә истәлекләре

Мин 1929-30 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Безгә кадәр укучылар гарәп хәрефе белән укыганнар. Без укый башлагач, латин алфавитына күчелде. Башлангыч классны укып бетергәч, җидееллык мәктәптә укыдым. Укыганда яхшы укыдым, бик күп поручениеләр алып бардым (учком председателе, класс старостасы, мәктәп редколлегиясендә һ.б.). Түнтәр мәктәбендә укыганда математика укытучысы Галиев Мансур абыйның укытканы нык күңелгә кереп калган. Ул һәр дәресне кызык итеп оештыра иде, укучылар арасында ярышлар үткәреп, математикадан белемнәрне арттыруга нык өлеш кертте.

Ул заманда журналны кулдан ясыйлар иде. Безнең мәктәп иске мәчет булганлыктан, анда калын тышлы Коръәннәр күп иде. Шуның тышын алып, эченә бер-ике дәфтәр тегеп журнал ясый идек. Журналларны класс старостасы саклый иде. Иске материалдан китапларны йөртү өчен букча тегә идек. Аякта чабата,

284

Page 51: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 285

өс киеме начар иде. Шулай да укуга булган кызыксыну бетмәде, тырышып укыдык.

1936-1940 елларда Казан педтехникумында укыдым. Түнтәр мәктәбендә 1946 елның сентябрендә укыта башладым. 1958-1960 елларда Түнтәр башлангыч мәктәбендә директор булып эшләдем. 1950-1955 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә директор булдым. Педагогик стажым 35 ел. 1974 елда лаеклы ялга чыктым, шул вакытта “Хезмәт ветераны” медале бирелде. Эшләү дәверендә түбәндәге бүләкләргә лаек булдым: 1959 елда халык санын алуда яхшы эшләгәнем өчен Министрлар Советы карары белән благодарность бирелде; РОНО тарафыннан педагогик эшчәнлеккә 25 ел тулуга почет грамотасы (2.11.1964); В.И.Ленинның тууына 100 еллык юбилей медале; пропаганда эшендә яхшы эшләгән өчен райком тарафыннан “Почет грамотасы” белән, сугышта катнашкан өчен II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләндем.

1941-1948 елларда укыган Галимҗанов Мөбарәк истәлекләре

Галимҗанов Мөбарәк 1933 елда Түнтәр авылында туа. 1941 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче класстан 4 класска кадәр Галиева Бану апа укыта. Класста 13 укучы булалар. 5 класска Көшкәтбаш авылыннан да укучылар килеп укый башлый. Алгебра, немец теле фәннәреннән Сәмигуллина Рәйсә укыта. Класс җитәкчесе Михеева Сима, ул декрет ялына киткәч, Михеев Василий рус теле укытучысы була. Тарихтан Җәләева Миңлегөл, татар теленнән Мөхәммәтшина Сәйдә апа укыта. Мәктәп директоры Мөхәммәдъярова Рашидә була, завуч Җәмилә Ханова, математикадан укыта. Бергә тәмамлаган иптәшләреннән Хәкимҗанов Гафурҗан- хәрби авиация училищесын тәмамлый. Кадыйрова Марзия — Яңгул урта мәктәбендә укыта.

Мөбарәк абый: «Класста математика дәресләренә линейка, транспортир, бетергеч кебек әйберләр берничә кешегә бер генә иде. Дәресләрдән соң урманга чана тартып утынга йөри идек. Көз һәм яз көннәрендә, мәктәптән кайткач, зурлар янына колхозга эшкә чыга идек. Колхоздагы эшкә ярый торган ир-атларның күбесе сугышта булганлыктан, без хатын-кызлар белән беррәттән амбарда ашлык чистартуда, салам, печән ташуда катнаша идек. Урып-җыю вакытында басуда калган башакларны җыя идек. Яз көне болынга кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган җыярга йөри идек», — дип искә ала.

1948 елда 7 классны тәмамлаганнан соң, Галимҗанов Мөбәрәк Донбасс шахталарына эшкә китә. 1952 елда шуннан Совет Армиясе сафларына кабул ителә. Армия хезмәте 1952 елдан 1956 елга кадәр була, Белоруссиядә шофёр булып хезмәт итә. 1956 елдан Түнтәрдә 25 ел буе шофёр булып эшли, соңыннан колхозда атлар карый. Ә хәзерге вакытта лаеклы ялда.

1946-1986 елларда укыткан Михеев Василий Степанович һәм Михеева

Серафима Михайловна истәлекләре.Түнтәр җидееллык мәктәбендә без икебез бергәләп

1946-1956 елга кадәр эшләдек. Мин үзем НВП укытучысы булып билгеләнгән идем, ләкин ул фән 1946 елны бетерелде һәм без икебез дә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыттык. 1954 елны хезмәт фәне укытыла башлады. Укуга һәм укытуга таләпләр бик җитди иде, шуның өчен һәркем эшен намус белән башкарды. Сугыш арты еллары булганлыктан кара, дәфтәрләр юк иде. Шуңа күрә иске газета кырыйларына язалар иде. Язга чыккач, колхоз малларына иске, калган печәнне җыярга чыгаралар иде. Көз көне башак җыярга укучыларны алып чыга идек. Төшкә кадәр укытсак, төштән соң балалар белән эшләдек. Укытучыларның үзләренә урак белән урырга аерым җир бүлеп бирәләр иде. Урлауга каршы көрәш бик каты булды. 2 кг. ашлык урлаган өчен бер малайны судка бирделәр һәм ул балалар колониясендә утырып кайтты.

Василий Степанович 1962 елдан партия члены. Аңа бирелгән бүләкләр: Почет грамоталары : 1. КПСС райкомының район советы башкарма комитеты (1971ел), 2. ТАССР мәгариф министрлыгы, 3. Чепья урта мәктәбенең, 4.КПСС райкомының район советы башкарма комитеты, 5.Мәгариф эшчеләре профсоюзының Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан мәгариф министрлыгы. Василий Степановичның күкрәген 3 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 7 медаль бизи.

Серафима Михайловнаның күкрәгендә” Хезмәт ветераны”, “Намуслы хезмәт өчен“, “Җиңүнең 30 һәм 40 еллыгы” медальләре балкый.

1935-1940 елларда укыган Салихҗанов Нурислам истәлекләре

Мин үзем Түнтәр җидееллык мәктәбенә 1935 елда укырга кердем. Башлангыч классларда безне Разия апа Галләмова укытты. Югары классларда инде төрле фәннән төрле укытучы керде. Безнең заманда алгебра, физика, әдәбият, география укытылды инде.Ярлы заман булса да дәфтәр, каләм, кара бар иде. Мәктәптә барлык тырышлыкны укуга бирдек. Җәй көннәрендә колхозга булыштык, бәрәңге һәм башак җыярга йөрдек. Кыш көннәрендә класслар салкын, ягылмаган булса, иң беренче эш итеп урманнан утын алып кайта идек, аннан обедтан соң укый идек. Шулай да мәктәптән төпле белем алып чыктык. Мәктәптә укыганда пионер сафларына кабул ителдем. Бу минем күңелдә уелып калган иң зур вакыйга булды. 1941 елның маенда тормыш шартлары бик начарланып киткәч, колхозга тырмага малай булып эшкә кердем. Сугыш башланып киткәч бөтенләй укып булмады. Шулай итеп 6 класс белем белән мин колхозда эшли башладым. 1949-50 елларда тракторда эшли башладым. 1941 елда тырышып эшләгән өчен “За доблестный труд” медале белән, Бөек Җиңүнең 40 еллыгына юбилей медале белән, шулай ук В. И.

Page 52: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаЛенинның тууына 110 еллык юбилей медале белән, “Хезмәт ветераны“ медале белән бүләкләндем. Шулай ук тырыш хезмәтем өчен “Бишьеллык батыры”значогына лаек булдым. 1974 елда дәүләтебез мине “Почет билгесе” орденына лаек дип тапты. 1987 елда лаеклы ялга чыктым. 1988 елдан “Почетлы колхозчы” исеменә лаек булдым.

1945-1947 елларда укыткан Хәкимова Тайфә истәлекләре

Хәкимова Тайфә 1926 елда Смәел авылында туа.1945 елда 8 классны тәмамлап Казанда 8 айлык тарихчылар курсларында укып кайта. 1945-1947 елларда Түнтәр мәктәбендә башлангыч класслар укыта.Аннан соңгы вакытта колхозда эшли 10 бала анасы 1976 елдан лаеклы ялда.

Түнтәр мәктәбендә эшләгән еллардагы хезмәттәшләр-математика укытучысы Җәмилә Ханова, биология укытучысы Сания Андреева, тарихчы Зөфәр Гариповларны зур хөрмәт, олылау сүзләре белән искә ала. Тайфә апа: “Ил өчен никадәрле генә авыр еллар булмасын, барыбер укучыларның төп эше уку иде,- ди ул- ләкин сугыш уку белән беррәттән балаларга зур эшләр дә йөкләде. Эшләрнең авырлыгы түгел, матур ягы истә кала бит. Җәйге чорда малайларның кул арасына керә башлаулары белән горурланып атта эшләүләре, кызларның уйнап-көлеп, җырлап көлтә бәйләве истә калган. Көз көне мәктәп белән башак җыярга чыга идек. Кыш көне дә эш күп була иде, укучыларга читәннәр белән кар тоту эшләре дисезме, көл җыю дисезме...

Кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп, эшләгәннең нәтиҗәсен күреп үсте сугыш чоры балалары,” — ди Тайфә апа.

1955-1963 елларда укыган Кашапова Рузилә истәлекләре

Кашапова Рузилә Кашаповна 1955-1963елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Ә бишенче класста ул Көшкәтбашында укый. Анда директор булып ул вакытта Бикбаев Марат эшли. 6-7-8нче классларда укыганда Кашапова Рузилә дружина советы председателе булып эшли, бик актив пионер була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри. Пионер эшенә аны пионервожатый Сибгатуллина Мәгъмүрә өйрәтә. Аның бу вакытта иң якын дуслары - Заһертдинова Тәскирә, Якупова Кафия, Мәгъсүмов Рәкыйп, Шәйхетдинов Тәбрис. Түнтәр мәктәбендә бу елларда директор булып Гыйләҗев Рәкыйп эшли. Укытучылар Һидият Шакиров, Надежда Степановна, Сафина Лира балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.

Кашапова Рүзилә 1966елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1966-1968 елларда Түнтәр клубы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Ә 1968-1969елларда Түнтәр фермасында сыер савучы булып эшли. 1969елда аңа зур һәм җаваплы эш йөклиләр: ул Урта Көшкәт авыл советы председателе булып эшли

башлый. 1974елга кадәр комсомол оешмасы секретаре вазифасын да үти.

1974елда Кашапова Рузиләнең тормышында зур вакыйга була. Аның 9нчы чакырылыш СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм сайлыйлар. 1977елда ул СССР Конституциясен кабул итүдә катнаша. 1975,1977,1978 елларда аңа “Социалистик ярышта җиңүче“ дигән мактаулы исем бирелә.

1980 елда Кашапова Рузилә Татарстан делегациясе составында, Татарстанның 60 еллыгына багышланган, Мәскәүдә үткән атналыкта катнаша. Анда аңа СССР Белем җәмгыяте идарәсе председателе, академик Басов хезмәт ияләре тәрбияләүдә уңышларга ирешкән өчен Почет грамотасы тапшыра.

1978 елда ул СССР укытучылар съездында катнаша. Съездга аның белән бергә Яңгул урта мәктәбе укытучысы Мәсхүдә Хәлилова бара. Шушы вакыт эчендә Кашапова Рүзилә 5 тапкыр КПСС райкомы члены булып сайлана, үз эшен намус белән башкара. 1977 елда ул Бөек Октябрьнең 60 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнаша.

Урта Көшкәт авыл советында, Кашапова Рузилә эшләгән чорда күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Түнтәр урта мәктәбе, типовой кибет, Урта Көшкәттә культура йорты төзелде. Авыл советы күп төр планнарны вакытында үтәп килде. 1988елда авыл советы, 1987елгы культура-спорт эш нәтиҗәләре буенча өлкәсендә Күчмә Вымпел белән бүләкләнде.

1930-1936 елларда укыган Хәкимов Салих истәлекләре

Хәкимов Салих Түнтәр авылында 1921елда туган, 1930елда Түнтәр 7-еллык мәктәбенә укырга керә. 1936елда 5нче классны тәмамлагач, 6 класста укыганда, әтисе янына ат белән эшләргә керә. 1941ел башында ул Кызыл Армиягә алына һәм 1942елның язында сугышка керә. Өченче Белорус фронтында сугыша. Ржёв, Витебск, Харьков шәһәрләрен алуда катнаша. 1945елны Кенесберг крепостен алганда каты яралана. Шулай итеп, пулемет расчеты командиры сержант Хәкимов башта Каунас, аннан Казан госпиталендә дәвалана. 5-8 ай дәваланганнан соң, туган авылына әйләнеп кайта. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, Батырлык өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул колхозда председатель ярдәмчесе булып эшли башлый. 25 ел колхозда эшләп, 1969елда пенсиягә чыга.

Укыган еллары турында: “Һәр класста 20ләп бала укыды,- дип искә ала Салих абый. — Бер класста төрле яшьтәге балалар укый иде. Укытучыларыбыз Исхаков Габделхак, Чернов, мәктәп директоры Сафин һәм башкалар безгә төпле белем, тәрбия бирергә тырыштылар. Мине укыткан күп кенә укытучылар Бөек Ватан сугышы башлануга яу кырына китте һәм аларның бик азы гына әйләнеп кайта алды.”

286

Page 53: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 287

1931-35 елларда укыган Зарипов Гариф

һәм 1953-55 елларда укыткан Зарипова Факия истәлекләре

Факия апа 1922 елда Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылында туган. 1938 елда 7нче классны тәмамлаганнан coң Мари АССР Бәрәңге районына педучилищега укырга барып керә. 1941 елда 7нче классны тәмамлап Малмыж районының Татар Күнбашы авылында балалар укыта башлый. 1944 елда туган авылына кайта һәм анда 1946 елның ноябренә кадәр эшли. 1946 елда Пыжмарага килә һәм 1950 елга кадәр мәктәптә укыта. 1950 елда ире Гарифны Субашка авыл советы председателе итеп кую сәбәпле, шунда күченәләр. 1953 елда Гариф абыйны Түнтәргә колхоз председателе итеп билгелиләр һәм алар гаиләләре белән шунда күченәләр. Мәктәп җидееллык була. Факия апа татар теленнән укыта. Мәктәп директоры булып Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшли. Зәкиев Фаил, Йосыпов Рашат, Михеев Василий һәм Серафима, Галиева Бану, Хөсәенова Миңнегөлләр укыта. “Укытучылар авыл халкы алдында еш чыгыш ясый идек. Бәйрәмнәрдә авыл яшьләрен концерт-театрлар куярга оештырып йөрүдә дә һәрвакыт укытучылар була иде. Укучылар да концерт куюларда бик теләп катнаша иделәр. Пионер, комсомол оешмасы бик көчле иде”, — дип искә ала Факия апа.

Гариф абый 1931 елда Түнтәр мәктәбенә 5нче сыйныфка укырга килә. “Торуыбыз Дәмулланың аскы өендә иде. Мәктәптән кайткач, дежурный мичкә ягып, бүлмәне җыештыра. Мичне томалаганнан соң, һәрберебез кечкенә генә чуенга салып аш пешерергә куя идек. Аннары төрле түгәрәкләргә йөри идек. Мәктәптә Алласызлар түгәрәге, тегү-чигү, физкультура түгәрәкләре эшли иде. Комсомол оешмасы бик көчле иде, җитәкчесе — Йосыпов Гәрәй. Шул елны колхозга беренче трактор кайтты. Авылның яше-карты аны карарга җыелган иде. Без, малайлар, трактор артыннан ашауларны да онытып чабып йөрдек. Бик күңелле чаклар иде”, — дип искә ала Гариф абый Түнтәрдә укыган елларын.

1932-1937 елларда укыган Хисамова Асия истәлекләре

Хисамова Асия 1932-37 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый. 8-9-10 классларда укуын Яңгул һәм Балтач урта мәктәпләрендә дәвам иттерә. Мәктәп елларында аның иң якын дуслары Вәлиева Фагыйлә, Гозәерова Фирдәвесләр була. Бу чорда мәктәптә директор булып Сафин дигән кеше, ә аннан соң Вәлиев Гата эшли. Иң истә калган укычылары Черняева, Юрьев, ирле-хатынлы Исхаковлар, Гариповлар, ике бертуган Шәйхетдиновлар. Хисамова Асия мәктәптә бик актив укучы була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри.

Класста староста, мәктәп күләмендә учком члены булып эшли. Концертлар куюда актив катнаша. Укытучы Юрьев аларны биергә өйрәтә. 10 классны тәмамлагач Хисамова Асияны укытучылык эшенә җибәрәләр. Ул 1943-44 елларда Дорга башлангыч

мәктәбендә, 1944-1945 елларда Субаш башлангыч мәктәбендә укыта. Ә Чулпан дигән авылда башлангыч классларда 2 ел эшли. Эшен яратып башкара. 1947 елны ул Түнтәргә кайта һәм 7 ел клуб мөдире булып эшли. Шушы ук вакытта колхозның комсомол оешмасының секретаре вазифасын башкара. Комсомоллар белән һәр атнада субботниклар оештыра, бергәләп театр-концертлар белән еш чыгыш ясыйлар. Хисамова Асия агитатор булып та эшли, колхозчылар, трактористлар янына еш йөри.

1961 елдан башлап ул колхозның күп төрле тармакларында эшли. 1958 елда аны партия сафларына кабул итәләр. Пенсиягә чыккач та, ул колхозны ташламый, әле күп еллар агитатор булып эшли. 1981 елны Хисамова Асияны хөкүмәтебез зур бүләк белән «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкли.

1933-1940 елларда укыган Мифтахова Фәридә истәлекләре

Фәридә апа 31 ел башлангыч мәктәп укытучысы булып Балтач районынының төрле мәктәпләрендә эшләгән: Шодада, Көектә, Доргада, Субашта... Комсомол секретаре, уку йорты мөдире (китапханәче) һөнәрләре дә яхшы таныш аңа. 1950 елда читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган.

«10 яшемдә укырга кердем. Класста миннән кечерәкләр дә, зурраклар да бар иде. 4 классны бетергәч имтихан бирдек. Гомумән, ул чакта 4-7 классларда имтиханнар бирү бар иде.

Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәгенә йөрдем. Берничә шигырь дә язган идем.Хәзер инде алар сакланмаган. Шул түгәрәкне оештыручы, татар теле укытучысы Әминә Фәхретдинованы гел рәхмәт сүзләре белән искә алам,» - дип сөйли ул.

Фәридә апа укыган елларында класстан тыш эшләрдә катнашуы, класста староста булып эшләве, түбән классларның вожатые булганлыгы турында да сагынып, яратып сөйли. «7 класста укыганда мәктәпнең комсомол секретаре, тарих, география укытучысы Шәйхетдинов Шәйхелислам абый безне Чепьяга комсомолга керергә алып барды. Шуннан соң инде без комсомол тормышына актив катнаша башладык. Комсомол оешмасы укытучылар белән укучыларныкы уртак, комсомол җыелышлары да бергә үтә иде. Бер вакыт Хәбиб исемле укытучының тәртибен, үзенең укучысы белән дуслашып йөргән өчен, җыелышка куеп тикшерделәр. Ә кыз мәктәпне тәмамлагач,алар өйләнештеләр. Хәбиб абый инде мәрхүм,ә хатыны исән әле. Мәктәптә укыганда безне, 3 укучыны ройон комсомол конференциясенә делегат итеп сайладылар,» - дип искә ала Фәридә апа.

1945-1952 елларда укыган Вәлиуллин Тәлгать истәлекләpе

Вәлиуллин Тәлгать 1937елны Түнтәp авылында туган. 1945ел. Сугыш беткән авыp еллаp. Шул елны Вәлиуллин Тәлгать абый беренче класска укыpга кеpә. 1952елда җиде класс бетеpгән. Беpенче укытучысы Галиева Бану апа була. Вәлиуллин

Page 54: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаТәлгать абый укыган еллаpда мәктәптә Гыйләҗев Рәкыйп, Юсупов Pашат абыйлаp, Мөхәммәдьяpова Рашидә апалар укыткан. 1952елны, җиде классны бетергәч, колхоз көтүендә көтү көтә. 1957-1959 еллаpда Кызыл Аpмия сафлаpында хезмәт итә. Аpмиядән кайткач, беpничә ай Чепьяда тpактоpчылаp әзеpләү куpслаpында укый. 1960 елның апpель айлаpында тpактоpда эшли башлый һәм хәзеpге көндә лаеклы ялда. 28 ел эшләү дәверендә ул бары тик бер генә тапкыp тpактоp алмаштыpа. Яхшы эшләгәне өчен Тәлгать абыйны хөкүмәтебез югаpы бәяли. 1970 елда В.И.Ленинның 100еллыгы юбилей медале белән бүләкләнә. 1976елда Хезмәт Кызыл Байpагы оpдены белән бүләклиләp. 1986 елда аңа «ТАССPның атказанган механизатоpы» исеме биpелә.

1945-1953 елларда укыган Хәкимова Сания истәлекләре

Хәкимова Сания Хәкимовна 1945-53 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә белем ала. 1-4 классларында аны Түнтәрнең Исхакова Фаһирә исемле кыз укыткан, мәктәп директоры Мөхәммәтшина Сәйдә апа, 5 класста җитәкчеләре Мөхәммәдиева Рәшидә апа, 7 класста Зәкиев Фаил абыйлар була.

1-2 классларда укыган вакытта өскә кияргә пальтосы булмаса да, укырга барасы килгән. Әнисе эшкә киткәндә, өстән ишекне терәтеп я бикләп китә торган булган. Иптәшләре килеп, ачып чыгаргач, шәл ябынып мәктәпкә барган. Кайтканда Фаһирә апа (укытучысы) үзенең пальтосын киертеп, озын булгач итәкләрен кайтарып билгә бәйләп куя торган булган. Иптәшләре озата төшеп, пальтоны кире укытучыга кайтарып бирә торган булганнар. Берничә тапкыр укытучы Фаһирә апа итекләрен дә киертеп җибәргән.

Сания апа шушы истәлекләрендә укытучысын зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала. Шулай ул ярты кышка кадәр укып йөри һәм салкын тидереп укуы өзелә, аңа Казанда дәваланырга туры килә.

Пионер яшендә Хәкимова Сания бик актив укучы була: класста отряд советы председателе, аннары дружина советы председателе булган. Бәйрәм концертларында җырлар белән катнашкан. Матур җырлаганга күрә аны класс саен җырларга йөрткәннәр.

«Җыр укытучысы булмады микән әллә,» — ди Сания апа. 6-7 классларда укыганда җәй көне комбайнёрларга вагонда аш пешереп ашатуда эшләгәннәр. Бу елларда укытучылар: Михеева Серафима, Чумарева Мая, Михеев Василий, Йосыпов Рашад, Чумарев Владимир, Нәҗипова Факия, Галиев Мөбәрәк абыйлар балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.

Сания Хакимова «Дружба» колхозында алдынгы сыер савучы булып эшләде. Тырыш хезмәт дәвамында ул түбәндәге бүләкләргә лаек булды. 1970 елда В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә «Хезмәттәге тырышлыгы өчен» юбилей медале, 1971 елда «Тырыш хезмәте өчен» медале, 1975—1977елларда Социалистик ярышта җиңүче дигән, 1976, 1980 елларда «10нчы бишъеллык ударнигы»

дигән мактаулы исем һәм билге; 1958,1960 елларда» Татарстан өлкә комсомол комитеты Почет грамоталары; 1960, 1968, 1972, 1975, 1980, 1986, 1987 елларда Балтач райкомы Почет грамоталары; 1960 елда ТАССР БХХКнең Почет грамотасы; 1968 елда Татарстаның 33 өлкә партия конференциясендә делегат булып катнаша.

1938-1946 елларда укыган һәм 1963-1985 елларда укыткан Юсупова Бану

истәлекләреЮсупова Бану апа 1938 елда Түнтәр мәктәбенең

беренче классына укырга керә. “Укыган еллары турында ул болай дип искә ала: Беренче класста укыганда Латин графикасы буенча укыдык та, икенче уку елында кириллицага күчерделәр. Сугыш елларында, бигрәк тә 1943-44 елларда тормыш аеруча авыр иде. Аякта чабата, өстә сырма. Мәктәп салкын, киемнәр белән утырабыз. Кара савытларында каралар каткач, өреп җылытабыз. Дәреслекләр, дәфтәрләр юк, иске китапның язу араларына язабыз. Бер дә хәтердән китми, язгы пычракларда чабатадан пычрак кермәсен өчен күтәрмә тагалар иде. Шулай да тырышып укыдык. Исле сабын, чынаяк, галстук белән бүләкләгәннәре хәтердә. Укытучыларның да тормышлары җиңел түгел, ашау яклары да, өс-башлары да начар. Укытудан тыш халыкка культура хезмәте күрсәтүдә зур көч куя иде алар. Бәйрәмнәр саен концертлар, спектакльләр куялар. Ир-ат рольләрен дә үзләре башкаралар. Өлкәнрәк классларда безне дә катнаш-тыралар иде. “Кара йөзләр” спектаклен куярга Субашка барганда бүреләр очрап кире кайтуыбыз хәтердә.

Мәктәптән кайтуга өйне җылыту өчен кечкенә чаналар белән Кесәл урманына чыршы ботагына төшәбез. Төп азык бәрәңге иде. Язга чыгуга, колхоз басуыннан черегән бәрәңге җыеп, аннан бәрәңге коймагы пешереп ашый идек. Акбаш, кузгалак, какы, балтырган күшәсе, безне үлемнән коткаргандыр. Кечкенәдән колхоз эшенә йөрттеләр. Чүп утадык, башак җыйдык, көлтә бәйләдек, суыру машиналарында эшләдек, ә хезмәт хакын бик аз түлиләр иде.”

Түнтәрдә 7 класс тәмамлагач, Бану апа 8нче классны Чепья мәктәбендә укыган. Аннан соң Түнтәр май заводында бер ел тирәсе өйрәнчек лаборант булып эшли. Ләкин укуын дәвам итәргә теләп, ул эштән китеп, Казан педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Укыган елларында Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшләгән, 1951-52 елларда Арбор, 1952-53 уку елында Шода авылында башлангыч классларда укыткан. 1953 елдан Бану апа Түнтәр балалар яслесендә мөдир булып эшли. 1963 елда Түнтәр балалар яслесен Балтачка күчерәләр. Бану апа да Балтач балалар яслесенә мөдир булып китә. 1963 елның августыннан Түнтәр мәктәбе интернатына тәрбияче булып кайта. 1965 елда Бану апа Казан педагогия институтының филология факультетына читтән торып укырга керә, аны 1971 елда тәмамлый һәм мәктәптә татар теле, әдәбияты укыта башлый. 1972-1974 елларда мәктәптә завуч,

288

Page 55: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 289

1974-1980 елларда мәктәп директоры булып эшли. 1985 елда пенсиягә чыгып, хәзерге көндә Бану апа лаеклы ялда.

1928-1935 елларда укыган Гозәеров Габделхәй истәлекләре

Мин, Гозәеров Габделхәй Гозәер улы, 1920 елның 12 июлендә Түнтәр авылында туганмын.

1928 елның сентябрендә Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кергәнмен. Ул елларда мәктәп кызыл кирпеч бинада урнашкан иде. Мәктәп директоры Әюпов Фатыйх иде. Минем беренче укытучым Светова Мәрьям апа булды. Беренче класста без гарәп алфавитын өйрәндек.Икенче класстан латин хәрефләренә күчтек. Җиденче класска кадәр латин графикасында укыдык. Исемдә калган укытучыларым: Драгина Лида-рус теленнән, Галиев Нәҗип-математикадан, Сафин Мөбәрәк-химиядән укыттылар. Без класста якынча 30 укучы идек. Классташларым: Зарипов Закир, Һадянов Мәгъсүм, Хөсәенов Габделбәр, Шиһапова Гайшә, Зарипова Әнвәр, Сабирҗанова Разия, Сабирҗанова Банулар иде.

Мин Түнтәр мәктәбен тәмәмлагач, 1935 елда Балтач РКШсында ветфельдшерлыкка укыдым һәм Смәел авылына эшкә килдем. 1940 елда армиягә алындым. Смәелдә эшләгәндә КПСС члены булдым. 1946 елда сугыштан кайтып, Чепья районында төзелеш оешмасын җитәкләдем. Берничә ел заготконтор директоры, шуннан соң промкомбинат директоры һәм Түнтәрдә сельпо председателе булып эшләдем. 1959 елдан авылда «Дружба» колхозын җитәкләдем.

Хөкүмәт бүләкләре: ике орден, медальләр һәм мактау грамоталары.

1945-1952 елларда укыган Исмәгыйлева Наилә истәлекләре

Мин 1945 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Беренче класстан бишенче класска кадәр Галиева Гыйззәтбану Гафаровна укытты. Ул безгә төпле белем, дөрес тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгын бирде. Ул вакытта тормыш бик авыр иде. Кышкы киемнәрне (телогрейкаларны) ямап кидек. Аякка чабата үреп кия идек. Яз көне су кермәсен дип чабатага агачтан күтәрмә ясап тага идек. Бишенче класстан 7 классны укып бетергәнче класс җитәкчесе Михеев Василий булды. Ул рус теле укытучысы иде. 1952 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамладым. Шул ук елның ноябрь аеннан 1956 елга кадәр Түнтәр авылында газета-журналлар таратучы булып эшләдем. 1956 елдан Түнтәр почта бүлеге мөдире булып эшли башладым. 1958 елда Уфада курста укыдым. Мин эшләгән чорда Түнтәр элемтә бүлекчәсе гел алдынгылар рәтендә йөрде. Үзем дә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем. 32 ел өзлексез эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыктым.

1940-1947 елларда укыган Мостафин Рәфкать истәлекләре

Мин, Мостафин Рәфкать, 1932 елның 13 октябрендә туганмын. 1940 елны укырга кердем. Минем мәктәп елларым Бөек Ватан сугышы чорында вакытына туры килде. Укулар безгә бик авыр булды, язарга дәфтәр, укырга китаплар юк иде. Караны сөткә корым кушып болгатып ясадык, класслар суык, каралар боз булып ката иде.

Безнең заманда мәктәп элеккеге мәчет бинасына урнашкан иде: аскы катта ике класс, өске катта дүрт класс.Шулай ук хәзерге колхоз ашханәсенең ике ягында ике класс бүлмәсе урнашкан иде, ашханә үзе кызыл кирпечтән салынган иде.

Безнең укытучылар күбесе Түнтәр авылыныкы иде, читтән килгән укытучылар да бар иде. Безне математикадан — Җәмилә апа, рус теленнән — Сәрвәр апа, немец теле һәм геометриядән — Сания апалар (фамилияләрен хәтерләмим) укытты. Ул елларда мәктәбебездә Шәйхи Маннур хатыны Тәгъзимә апа да эшләде, ана теле дәресләреннән керә иде. I-II-III классларны тәмамлаганчы Фәйзрахманова Гөлсем апа укытты, аннары алар гаиләләре белән күчеп киттеләр. IV класста Фәезова Разия апа укытты.(Хәзер Алмалык шәһәрендә яши.) Безгә бик кечкенәдән эшли башларга туры килде. III классны укып бетереп кайтканның икенче көнендә бригадир Кәримова Хәдичә апа ат җигеп капкага бәйләп куйды, иртәгә нинди эшкә барырга икәнен әйтеп китте. Шул көннән башлап, VII классны бетереп чыкканчы, язын уку беткәннән иртәгә 1- сентябрь дигән көннең киченә кадәр эшли идек. Эштән бер көн дә калып булмый иде. V классларга күчкәч Черкас урманыннан мәктәпкә ягу өчен кечкенә чаналар белән утынга җибәрәләр иде, аннан кайткач үзебезнең тау урманына ботакка менә идек. VI классны бетергән елны Фәйзрахманов Габделбәр белән сыер җигеп эшләдек, үгезләр өйрәттек. Ул елларда безгә үгезләр җигеп, атлар җигеп бик күп эшләр башкарырга туры килде.

1947 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Армиягә 1951 елның декабрендә китеп, 1954 елның декабрендә кайттым. Армиядән соң колхозда төрле эшләрдә йөрдем. 1956-1958 һәм 1965-1977 елларда колхозда бригадир, 1959-1965 һәм 1977-1992 елларда комбайнер булып барысы 36 ел эшләдем. Колхозда эшләгән елларда бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем.

1944-1951 елларда укыган һәм 1961-1986 елларда укыткан Зарипов Мөкатдәс

истәлекләреМин, Зарипов Мөкатдәс Зариф улы, 1936 елның 27

октябрендә Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә тудым.

1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1 классына укырга кердем. Без барлыгы 21 малай, 5 кыз идек. Беренче хәреф танырга өйрәткән укытучыбыз

Page 56: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаДәхәнә апа булды. 2 класста Фәния апа, 3 класста Гарифуллина Гайшә һәм Сәмигуллина Зәйтүнә апалар укыттылар. 4 класска безне Лиза апа кабул итте. Югары классларда төрле фәннәрдән аерым укытучылар укыта башлады. Рус теленнән бик озак еллар Василий һәм Серафима Михеевлар, әдәбияттән Мөхәммәдьярова Рашидә апа, физкультурадан Галиев Мөбарәкҗан абый, Мая һәм Володя Чумаровлар, Зөбәйдә апа, Алкин Разит абыйлар безгә төпле белем бирделәр. Ул чорларда мәктәп директоры Гәлләмов булды, соңыннан Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшләде.

1951 елда 7 классны тәмамлап, Чепья урта мәктәбендә укуны дәвам иттердем. 1954 елда 10 классны укып бетереп бер ел Свияжскида сөт промышленносте мастерына укыдым. 1955 елның көзендә Саба районыннан армиягә алындым. Аннан 3 ел хезмәт итеп кайткач, туган авылымда шофёр булып эшләдем. 1961 елдан башлап Түнтәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Мәктәптә бер ел тирәсе интернатта тәрбияче булып тордым, аннан соң математика, физика, сызым, хезмәт, химия, машиноведение, биология, физкультура фәннәре укытырга туры килде.

1970 елда КДПИ ның математика бүлеген читтән торып тәмамладым. 25 ел өзлексез эшләп, 1986 елда озак еллар эшләгән өчен лаеклы ялга киттем.

1938-1946 елларда укыган Кадыйров Фәрт истәлекләре

Мин, Кадыйров Фәрт Кадыйр улы, 1930 елның 18 мартында Түнтәр авылында дөньяга килгәнмен.

1938 елда Түнтәр мәктәбенә 1 класска укырга кердем. Башлангыч классларда безне Галләмова Разия апа, рус теленнән Сәрвәр апа, немец теленнән Сания апа, әдәбият, тарих фәннәреннән Миңлегөл апалар белем бирделәр. Ул вакытта мәктәп директоры Вәлиев Гата иде.

Фәрт абый сөйләгәннәрдән:— Мәктәп елларым авыр сугыш һәм сугыш арты

елларына туры килде. Без корымнан кара ясап каурый каләмнәр белән яздык. Аякта тишек чабата булыр иде. Иске китап, гәҗит кырыйларына язып укыдык. Миңа бер-ике класс латинча да укырга туры килде. Без башлангыч классларда, иске мәчетнең өске катында укыдык. Класста барлыгы 21 малай, 31 кыз иде. Безне тигезләп ике группага бүлделәр. Мәктәпләр салкын, өстән салып укулар юк инде ул. Мәктәптә Мәсери апа берүзе биш мичкә яга иде. Аның җылысы бетмәсен дип иртә томалап куялар да, аннан соң балаларга ис тия иде.

1947 елда укуны дәвам итәргә Чепьяга төштем. Чепьядан көн саен кайтып йөрдем. Шимбә, ял көннәрендә Тагашур урманыннан утын ташып куя идек. Юлда әниләр җибәргән бәрәнге күмәчләрен бүлгәләп ашый идек.

1950 елда, 10 класста ике ай укыганнан соң, ФЗУдан шахтага алып киттеләр. Ул вакытта ике ел мәҗбүри шахтага җибәрәләр иде. Аннан 1952 елда кайтып, алты айлык трактористлар курсында укыдым. Бер ел «Активист» колхозында тракторда эшләдем.

Шул елның ноябрь аенда армиягә алдылар. Дүрт ел авиациядә хезмәт итеп кайтып, бер ел Үрнәктә комбайнчылар курсында укыдым. 1958 елның урагын комбайнда каршылап, 30 ел комбайнчы булып эшләдем. Районда алдынгы комбайнчылар рәтеннән төшмәдем, гел Мактау тактасына куйдылар. 42 ел эшләп, 1990 елда лаеклы ялга чыктым.

Хөкүмәт бүләкләре: 3 медаль, мактау грамоталары, тәбрикләү кәгазьләре.

1945-1952 елларда укыган Зәйнетдинов Тәлгать истәлекләре

Зәйнетдинов Тәлгать Зәйнетдин улы 1937 елны дөньяга килә. 1945 елның сентябрендә укырга керә.Ул вакытта Түнтәр мәктәбе хәзерге авыл музее булып торган бинада урнаша, бина ике катлы була. Көшкәтбаш һәм Түнтәр авыллары балаларына мәктәп җидееллык белем бирә.»Беренче укытучым Галиева Бану апа булды, -дип искә ала Тәлгать абый. - Ул елларда укучылар бик күп иде, һәр класста 30-32шәр бала укыдык, шулай ук параллель класслар да күп иде. Без укыганда мәктәптә Мөхәммәтшина Сәйдә апа директор булды. Гыйләҗев Рәкыйп абый, Рашидә апалар укытты, читтән килгән укытучылар да бик күп иделәр.»

Сугыштан соңгы иң авыр еллар... Ачлык. Ашыйсы килеп дәрестән качып кайтканы да була Тәлгать абыйның, 5-6 класстан, башка барлык балалар белән Тәлгать абый да колхозда ат җигеп эшли башлый. Ат белән урман чыгаралар, утын ташыйлар. Җәй көне җитен йолку, борчак чүбе утау була. Киндер йолку кебек авыр эшләрдә дә үсмер балалар җигелеп эшли.»Ат җигә башлагач норманы тутыра алган кешегә 300 грамм ипи эләгә иде»,- дип искә ала Тәлгать абый.

Тәлгать абый Зәйнетдинов мәктәпне 1952 елда тәмамлый һәм 1956 елга кадәр колхозда эшли. 1956 елның августында армиягә китә. 1959 елда армиядән кайтканнан соң Урал якларына барып урнаша һәм 1964 елга кадәр заводта эшли. 1964 елда яңадан туган авылы Түнтәргә кайтып, токарь булып эшли башлый. Шушы хезмәтендә, 1997 елга кадәр, 33 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Тәлгать абый эшен яратып, намус белән башкара. Аның бик күп мактау грамоталары бар, ел саен диярлек алдынгылар слетында катнаша.

Зәйнетдин улы Тәлгать абый авылның бик хөрмәтле кешесе. Үзе дә кешеләргә һәрчак игътибарлы, ярдәмчел.

1937-1979елларда укыткан Галиева Гыйззәтбану истәлекләре

Мин, Галиева Гыйззәтбану Гаффар кызы, 1921елның 2нче маенда Түнтәр авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием Гаффар бик яхшы балта остасы, әнием Җәмилә оста тукучы булганнар. Әнием Коръән сүрәләрен бик яхшы белгән һәм аларны матур итеп көйләп укый торган булган. Алар 7 бала үстергәннәр, аларны ачлыктан саклап калдырганнар. Соңрак, колхозларга тракторлар кайта

290

Page 57: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 291

башлагач, Зифа апам тракторда эшләгән. Габделхәй абыем укытучы булган.

1936елда 7нче сыйныфны бетергәч, җәй көне юл төзелешендә эшләдем. «Сосна тавын» кистек. 1937елны колхозда эшләдем, «Хәсәншәех урманы»нда утын кистек.

Шул ук елны абыем Габделхәй тәкъдиме белән РОНОга эш сорап бардым. Ул вакытта РОНО мөдире булып Галимуллин Каюм эшли иде. Ул миннән: «Җырлый беләсеңме, бии беләсеңме?» — дип сорады. «Җырлый да, бии дә беләм», — дип җавап бирдем. Шуннан соң ул декрет ялына китүче «Ленин» орденлы Кәримова Гыйлембану апа урынында эшләп торырга приказ язды һәм мин Иске Пукшинер авылында укыта башладым. Мәктәп бер байдан калган агач йортка урнашкан иде. Гыйлембану апаның өе мәктәптән ике өй аркылы гына иде. Ул көн саен дәресләремә кереп утыра, анализ ясый һәм күп нәрсәләргә өйрәтә иде.

Укыту белән тәрбия эшләре бергә алып барылды. Яңа ел бәйрәменә чыршыны бизәү өчен уенчыкларны балалар белән үзебез ясадык. Җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәндек. Гыйлембану апа бала тапканчы гел күзәтү астында булдым. Әти — әниләр җыелышларын үткәргәндә концертлар куя идек. Бик яраталар иде. Эшемне яратып, тырышып эшләдем. Гыйлембану апа минем эшемне ошатты. «Киләчәктә тагын да тырышып эшлә, синнән әйбәт укытучы чыгачак», — дип канатландырып эшләтә иде Гыйлембану апа.

Гыйлембану апа ялдан килгәч, пенсиягә киткән Зарипов Касыйм абый урынында, Чапшар авылына эшләргә җибәрделәр. Мәктәп мөдире булып Юнысов Зөбәер эшли иде.

1928-1935 елларда укыган Хөсәенов Габделбәр истәлекләре

Бу еллар безнең тарихыбызда бөек борылыш чоры буларак, илдә күмәк төстә колхозлар төзү чоры буларак билгеле. Ул еллар мәктәбендә дә заман рухы, чор сулышы сизелә, әлбәттә. Түнтәр мәктәбе тирә — якта зур, данлыклы мәктәпләрдән саналды. “Китап-дәфтәрләрне мәктәктәптән бирәләр иде, — дип башлый сүзен Габделбәр абый. Дәресләр бик күңелле үтә иде, укытучылар бар булган әсбаплары белән, әйбәтләп күрсәтеп, аңлатып, үзебезгә дә эшләргә биреп үткәрә иде дәресне. Агрономия дәресләрендә басуларга чыгып, туфракны карап, тикшереп йөрибез. Һава торышларын да алдан белергә өйрәтәләр иде. Хезмәткә өйрәтү дәресләрендә малайларны балта эшенә, кызларны тегүгә өйрәттеләр. Менә шуннан өйрәнә башлаган балта эшен әле дә ташлаган юк. Җиде класс бетергәч, мәктәп мастерскоенда эшләдем: өстәл— урындыклар, язу такталары ясадым. Бер-ике такта әле дә исән, мастерскойда тора. Без мәктәп бакчасын да бик матур тота идек, рәшәткә-коймаларын сырлап- бизәкләп эшлибез, җыештырабыз, төрле тәҗрибәләр ясыйбыз. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар уйный идек. Советларны мактап, кулакларны сүгеп, колхозларны

мактап җырлый идек. Авылда кулак, мулла балаларын укырга алмыйлар иде, соңрак кына ала башладылар. Бергә укыган классташлар да әз калды инде, күбесе сугышта калды. Бергә укыганнардан Гозәеров Габделхәй, Мөхәммәтшина Сәйдә, Зарипов Закирлар гына инде авылда. Картаябыз инде. Мәктәп еллары кеше тормышында зур урынны ала инде. Һәр чорның үз кызыгы. Без укыган вакыт та үзебезгә бик кызык, әйбәт кебек. Мәктәп безне эшкә өйрәтте”,— дип тәмамлый сүзен алтын куллы оста, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбәр абый Хөсәенов.

1940-1948елларда укыган Фәйзрахманов Габделбәр истәлекләре

Мин, Фәйзрахманов Габделбәр, 1932елның 13нче июлендә туганмын. 1940елны укырга кердем. Беренче укытучым Фәйзрахманова Гөлсем апа иде. Мәктәп елларым Бөек Ватан сугышы чорына туры килде. Укулар безгә бик авыр булды, язарга дәфтәр, укырга китаплар юк иде. Класслар суык, хәтта каралар ката иде. Дүртенче класста безне Фәезова Разия апа укытты. Шунысы хәтердә нык уелып калган, уку елы беткәч, ул безгә табын оештырды.

Безнең укытучылар күбесе Түнтәр авылыныкы иде, читтән килгән укытучылар да бар иде. Математикадан — Җәмилә апа, рус теленнән — Сәрвәр апа укытканнарын хәтерлим.

Безгә бик кечкенәдән эшли башларга туры килде. Кәримова Хәдичә апа бригадир иде. Ул мине атлы эштә эшләтте. Гомумән, укып бетергәнче, җәй көне колхозда эшләдек: ат та җиктек, сыер да җиктек, җигәргә үгезләр дә өйрәттек. Эштән бер көн дә калып булмый иде.

1948елны мәктәпне тәмамлагач армияга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Армия хезмәтен Ленинград өлкәсенең Ломоносов шәһәрендә үттем. Яхшы хезмәт иттем. Мактау тактасында идем. Авылга кыска вакытлы ялга кайтып килергә дә насыйп булды. Мин армиядә электр эшенә өйрәндем. Киләчәктә авылга да электр килмичә калмас дип уйладым һәм дөрес булды. Армиядән кайткач, тимерчелектә озак та эшләмәдем, авылга электр кертә башладылар.

Авылда электр үткәрүне Сыровой Иван башлап җибәрде. Без Сафин Хәбибрахман абый белән подстанциядә СМД-7, ДТ-60 маркалы ике двигатель белән генераторлар урнаштырдык. Инде 1962елны кайбер хуҗалыкларга электр уты керде. Менә шул вакытлардан башлап, пенсиягә чыкканчы гел электр эшендә булдым. Хезмәтемне зурлап мактау кәгазьләре, «Ленинның тууына 100 ел» һәм «Җиңүнең 50 еллыгы» медальләре белән бүләкләделәр.

Безнең МансурТормыш иптәше Сафиуллина Әминә язмасы

Минем тормыш иптәшем Сафиуллин Мансур Габделхак улы 1939 елның 2 ноябрендә, Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Олы бала булганлыктан энеләрен, сеңлесен тәрбияләүдә әти-әнисенә булышып үсә. Әтисе Габделхак һәм әнисе Мәчтүрә икесе дә 2

Page 58: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланатөркем инвалиды булганлыктан, Мансурга йорт эшләрендә дә булышырга кирәк була. Мансур 1946 елда Түнтәр 7 еллык мәктәбенә укырга кереп, 1954 елда аны тәмамлап чыга. Бик яшь булса да, колхозда атлы эштә эшли башлый. 1958 елда Совет Армиясе сафларына чакырылып, Ташкент шәһәрендә 3 ел хезмәт итеп, 1961 елда туган авылына кайта. Үрнәк механизаторлар училищесында укып, механизатор таныклыгы ала һәм 1979 елга кадәр «Дружба» колхозында, «Беларусь» тракторында эшләде. Бу чорда күп кенә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле колхозга хуҗалык мөдире итеп билгеләнде, 2 төркем инвалиды булып ялга китте.

Без Мансур белән 1963 елда Түнтәр авылында гаилә корып җибәрдек. Мин шушы авылда туып үссәм дә, әти-әнием вафат булгач, Казанга китеп фабрикада тегүче булып эшли идем. Мансур белән 5 бала тәрбияләп үстердек. Балалар үскәндә әти- әниләр белән бик тату яшәп, төп нигездән икенче урынга йорт җиткердек. Балалар барысы да үз гаиләләрен булдырып, тормышта үз урыннарын табып урнаштылар. Без уртанчы улыбыз Шамил тәрбиясендә яшәдек. Олы кызыбыз Гөлнур Казанда белем алганнан соң, Чаллы шәһәренә эшкә билгеләнде һәм шунда Ростов якларыннан комсомол путевкасы белән эшкә килгән Рәшит белән гаилә корып ике бала үстерәләр. Ике улыбыз Айдар һәм Шамил СПТУда укып шофер һәм тракторист таныклыклары алып хәзерге вакытта «Түнтәр» күмәк хуҗалыгында хезмәт куялар, матур гаиләләр корып балалар үстерәләр. Кече улыбыз Рамил газ операторы булып эшли, кызыбыз Гөлнара татар теле буенча белем алып, Түнтәр урта мәктәбендә педагог – оештыручы булып эшли. Алар да үз авылыбызда төпләнеп матур гаиләләр кордылар, балалары үсә. Әмма явыз үлем 65 яшендә Мансурны безнең арадан алып китте. Үз гомерендә ул бик кешелекле булды. Минем ялгыз калган авыру апам Ләмигане үзебезгә сыендырып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык, әти- әниебез дә безнең тәрбиядә яшәп вафат булдылар. Ул бу тормышта матур итеп яшәде, балаларыбыз да аның үрнәгендә яшиләр.

Тәлгать Нурзада улы Мостафин истәлекләре

Биографик белешмәМостафин Тәлгать Нурзада улы Түнтәр авылында

1929 елның 3 июлендә туган. 1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул елны ук Арча педагогия училищесена укырга кереп, аны 1947 елда тәмамлый.

1947-1949 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. Бер ел 4-класста укыта, икенче елда 5-7 классларда математика укыта.

1949-1954 елларда Чепья районы мәгариф бүлеге инспекторы.

1955-1957 елларда партиянең Чепья райкомында политик мәгариф кабинеты (парткабинет) мөдире һәм инструктор булып эшли.

1957-1961 елларда Казан өлкәара Югары партия мәктәбендә укый, шул вакытта Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлап, югары белем ала.

1961-1979 елларда Балтач, Арча районнарында партия райкомнарында инструктор, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли.

1979-1981 елларда халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Анда социаль культура мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә.

1981-1990 елларда Арча район газетасы “Коммунизмга” (хәзер “Арча хәбәрләре”) редакторы. 1990 елдан лаеклы ялда.

Иҗтимагый-политик, җәмәгать эшендә катнашу:Төп хезмәте белән беррәттән, берүк вакытта

җәмәгать башлангычында күп төрле өстәмә вазифалар башкара:

— 1949-1954 елларда мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Чепья район оешмасы комитеты (райкомсоюз) рәисе;

— 1949-1957 елларда ВЛКСМның Чепья райкомы һәм бюросы әгъзасы;

— 1965-1989 елларда халык депутатларының Арча район Советы депутаты һәм анда мәгариф, культура даими комиссияләре рәисе;

— 1965-1989 елларда партиянең Арча райкомы члены, 1984-1987 елларда бюро члены;

— 1984-1987 елларда Арча районында “Аеклык өчен көрәш” җәмәгать оешмасының район Советы рәисе;

— Татар милли иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Арча район бүлекчәсен оештыручы һәм аның беренче рәисе (мөдире) 1988-1992 еллар;

— Совет Тынычлык Фонды комитетының Арча район бүлекчәсенең җаваплы секретаре (1975-1982 еллар);

— 1982-1989 елларда Татарстан журналистлар Союзы члены, ревкомиссиясе члены.

Тәлгать Нурзада улы Мостафин түбәндәге бүләкләүләргә һәм мактауга лаек була:

Укытучы һәм РОНО инспекторы булып эшләгәндә мактау һәм бүләкләр алмый. Ул елларда укытучыларны гына түгел. башка тармак хезмәткәрләрен дә бүләкләү, хөрмәтләүләр белән бик мавыкмыйлар.

Партия, совет һәм җәмәгать эшләрендә башкарган хезмәте аның түбәндәгечә бәяләнә:

— Татарстан АССРның атказанган культура хезмәткәре исеме бирелә;

“Хезмәттәге батырлык өчен” медале һәм 4 төрле истәлек медальләре, күп төрле Мактау язулары белән бүләкләнә; шул исәптән Татарстан хөкүмәтенең һәм партия өлкә комитетының Почет Грамотасына ике тапкыр лаек була.

Тәлгать Мостафинны Түнтәр авылы халкы үтә дә тыйнак, кешелекле, ипле, гаять дәрәҗәдә югары интеллектка ия булган зыялы шәхес буларак белә. Ул бөтен гомере буена кешеләр өчен эшли, үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп эшли, кешеләргә бервакытта да каты бәрелми, үзе өчен нинди дә булса

292

Page 59: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 293

өстенлек алырга омтылмый. Язучы Радик Фәизов бер әсәрендә аның турында “Әгәр дә җитәкчелектә эшләгән иптәшләрнең 30%ы гына Тәлгать Нурзадович кебек булса, безнең илдә әллә кайчан коммунизм төзелгән булыр иде” дип язды. Аның язмалары да кыска, төгәл, кешеләр хезмәтенә бәя бирү белән сугарылган. Ул бервакытта да кешегә зыян салмас, һәрвакыт объектив булыр, кешеләрне зурлар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, 60 еллардан алып 90 елга кадәр район җитәкчеләренең төрле тантаналар өчен, отчетлар һәм төрле очрашулар өчен Арча районы турындагы барлык мәгълүматларны ул туплый һәм яза. Бу бик зур фидакарь хезмәт булып тора. Хәтта райком һәм район башкарма комитеты аппаратыннан газета редакторы булып эшли башлагач та, отчетлар һәм чыгышлар язуны аңа тапшыра торган булалар. Ул берсенә дә карышмый, эшли дә эшли. Үзенә бернәрсә дә таләп итми. Тыйнак кына, зур булмаган фатирында яшәп лаеклы ялга китә.

Тәлгать Мостафинның үз язмаларыПедагогик эшчәнлек

Миңа педагогик хезмәт белән бик аз шөгыльләнергә туры килде.

1947-1948 уку елында миңа Түнтәр җидееллык мәктәбендә 4 классны укытырга тапшырдылар. Бу елларда, сугышка кадәр туган балалар укыганлыктан, мәктәптә балалар күп иде, һәр класс диярлек параллель иде. Мин укыткан IV б классында 30-32 укучы иде. Миңа кадәр бу класста (1-3 классларда) Смәел авыл кызы Зыятдинова эшләгән. Педагогик белеме булмаса да (ул 10 классны бетергән) сәләтле укытучы булган ул. Класс бик актив, тәртипле һәм бердәм коллектив булып формалашкан иде. Балалар йөгерек укый, укыганны сөйли беләләр, яза беләләр, каллиграфия канәгатьләнерлек иде.

Тик математикадан хәзерлекләре йомшак иде: мәсьәләләр чишкәндә логик фикерләү җитми, типовой мәсьәләләрне бик авырдан чишәләр, телдән исәпләү күнекмәләре начар, бармак белән саныйлар һ.б. Шунлыктан үзлекләреннән мәсьәлә һәм мисалларны авырдан чишәләр, өй эшләрен үти алмыйлар.

Бу хәл мине, яшь укытучыны бик борчыды. Мин балалар белән аерым-аерым (индивидуаль) эш алып бару юлын сайладым. Күп очракта йомшак укучыларны дәрестән соң өстәмә дәрескә калдыра башладым. Әмма бу ысул үзен акламады. Чөнки бу елларда авылда ачлык-ялангачлык, өйләрендә начар тукланалар, мәктәптә ашату юк, өстәмә дәрескә калдыруны бик авыр кичерәләр, елыйлар, кәефсезләнәләр, кайберләре качып кайтып китә.

Шунлыктан мин көн саен йомшак укучыларның өйләренә йөреп, аерым-аерым шөгыльләнәм, класста аерым заданиеләр бирәм, контроль һәм мөстәкыйль эшләрне дә карточкалар ярдәмендә индивидуаль итеп, баланың көченә, сәләтенә карап оештырам. Шулай эшли торгач, активлаша башладылар, арифметикага кызыксыну артты.

Бу юнәлештә эшнең нәтиҗәләре имтихан вакытында чагылды. Бу елларда гомуми-мәҗбүри

башлангыч белем алу законы гамәлдә иде. Шуңа күрә 4 классларда имтиханнар чыгарылыш имтиханнары дип йөртелә иде.

1948 елда математикадан имтиханда язма контроль эш алу каралган иде. Югарыдан килгән контроль эш пакеты класста балалар алдында ачыла, тактага язып куела иде. Ә укытучыга парта арасында йөрү, аңлату тыела иде (инструкция шундый).

Бәхеткә каршы минем класска ул вакыттагы РОНО мөдире Зөбәер Юнысов кереп утырды. Ул колхозга язгы чәчүгә вәкил итеп җибәрелгән иде. Менә шул форсаттан файдаланып, ул мәктәпкә кереп, имтиханнар барышын тикшерергә дә өлгерде. Ике сәгать буе класста утырды.

Мин бу хәлгә бик шүрләдем, борчылдым. Әмма юкка гына булган борчылуларым. Мәсьәлә текстын тактага язганда ук укучыларым, әле берсе, әле икенчесе кул күтәреп: “Абый, минеке чыкты!”, “Абый, карагыз әле, минеке дөресме?” — дип кычкыра башладылар. Ә мин алай тикшереп йөри алмый идем бит. Нәтиҗәләр әйбәт булды, барлык укучылар да имтихан эшен уңышлы үтәделәр. Барысына да уңай билгеләр куелды, “4” һәм “5” билгеләре дә күп иде. Контроль эш нәтиҗәләре РОНО мөдиренә дә ошады, укытучыларның август конференциясендә докладында мактап телгә алды.

Шунысы характерлы: күп мәктәпләрдә 4-класс укучылары математикадан контроль эшне башкара алмаган, классы белән провал фактлары, хәтта кайбер укытучыларның үзләре дә мәсьәләне чишә алмаулары турында конференциядә ачынып сөйләделәр.

Бу елларда укытучыларның сыйфат составы бик түбән иде, башлангыч мәктәпләрдә сугыш елларында билгеләнгән 7-8 класс белемле укытучылар күп иде, ә педучилище белеме белән эшләүчеләр бармак белән генә санарлык.

1948-1949 елларда миңа 5-7 классларда математика укытуны ышанып тапшырдылар. Бу 4 класста математикадан язма имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алып эшләнгәндер дип уйлыйм.

Әлбәттә мин бу “күтәрүне” шатланып һәм кәнагатьләнү хисе белән кабул итмәдем, киресенчә, бик шикләнеп, икеләнеп тотындым эшкә. Чөнки ул елларда педучилищеда V-VII классларда математика программасын укытырлык (аерата алгебра һәм геометриядән) хәзерлек бирелми иде. Шунлыктан бу классларда эшләве авыр булды. Ышанычлы остазым, мәктәпнең завучы Сәйдә апа Мөхәммәтшина булды.

Ә мәктәптә яшь укытучыларга методик-теоретик ярдәм итү эшенең билгеле бер системасы юк, методик кулланмалар һәм журналлар килми, табып та булмый иде. Районда да математика укытучыларының методик берләшмәсе елга ике тапкыр — январь һәм август конференцияләрендә генә эшләп ала иде. Анда да ашык-пошык килеп, программа һәм уку планын күчереп алабыз да таралабыз.

Гомумән, мәктәптә методик эшнең ныклы уйланган системасы юк иде. Бу эш әллә нидә бер ачык дәрес үткәрү яки доклад укудан гыйбарәт иде.

Page 60: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Математика укытучыларының аерым җыелып фикер уртаклашуы, тәҗрибә алмашуы, иҗади очрашулар, алдынгы укытучыларның дәресләрендә катнашулар хыялда гына кала иде.

Хезмәттәшләрем турындаМин Түнтәр җидееллык мәктәбендә эшләгәндә

мәктәптә бердәм, тырыш, зур җаваплылык хисе белән эшләүче укытучылар коллективы иде.

Әмма укытучыларның интеллектуаль дәрәҗәсе, теоретик һәм методик хәзерлеге һич тә җитәрлек түгел иде. 12-15 укытучы арасында югары белемле бер генә укытучы да юк, учительский институт тәмамлап эшләүчеләр — 2, педучилище белеме белән — 8 кеше иде. Читтән торып укучылар да 1-2 кеше генә. Директор һәм завуч та урта педагогик белем белән иде.

Ләкин, шуңа карамастан, һәркем гаять зур тырышлык, иҗади омтылыш, активлык белән эшли иде.

Башлангыч классларда эшләүче Бану апа Галиева (Гафарова), завуч, математика укытучысы Сәйдә апа Мөхәммәтшина, рус теле укытучысы В.С.Михеев, татар теле укытучысы Рашидә апа Мөхәммәдъярова, тарих-география укытучысы Рашад Йосыповның иҗади-тырыш хезмәте мактауга лаек дип саныйм.

Бу елларда укытучыларны мактау, бүләкләү, хөрмәтләүгә һич тә игътибар җитми иде. Хәтта ул вакытта “Укытучылар көне”н дә бәйрәм итү юк. Бер генә укытучыны да Мактау кәгазе, котлау, орден-медальләр белән бүләкләүне күрмәдем. Безнең мәктәптә атказанган исеменә лаек булган укытучылар да юк түгел иде. Мондый хәл — шул чорның хатасыдыр дип исәплим.

Түнтәр мәктәбендә төрле чорда бик көчле педагогик коллективлар эшләгән. Аерата сугышка кадәрге чорда зур хәзерлекле, бай тәҗрибә туплаган, чын мәгънәсендә шул чор өчен интеллектлар, профессиональ осталар турында авыл халкы әле дә сагынып сөйли.

Мин үзем сугыш елларында укыган кеше буларак, шул чорда эшләгән укытучыларның фидакарь хезмәтен аерата билгеләп үтәсем килә.

Мәктәп директоры, математика укытучысы Җәмилә апа Ханова, биология һәм немец теле укытучысы Сания апа Андреева, тарих укытучысы Тәгъзимә апа Маннурова (язучы Шәйхи Маннурның тормыш иптәше), география укытучысы Сәйдә апа Гайнетдинова, рус теле укытучысы Сәрвәр апа Абдуллиналарның фидакарь хезмәтен авыл халкы, аерата шул чорда укыган кешеләр, беркайчан да онытмаслар. Тормыш-көнкүреш шартлары никадәр генә авыр булмасын, бу укытучылар һәрвакыт укытучы булып калдылар, укучыларга таләпчәнлекне киметмәделәр, таләпчән булдылар, аларның һәр дәресләре онытылмас сәхифә булып, күңелләрдә сакланачак. Алар мәктәптә генә түгел, шәхси тормышларында, җәмәгать эшләрендә дә үрнәк күрсәтәләр иде.

Безнең шәкертләр

Мин мәктәптә эшләгән еллар үзенең кырыслыгы белән аерылып тора иде. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык, яшәү рәвешенең гаять авыр булуы безнең укучыларның психологиясенә, аларның дөньяга карашына йогынты ясамый калмагандыр. Мәктәптә укуны тәмамлагач, кем булырга дигән сорау аларның күбесен кызыксындырмагандыр. Бу сорауга аларның күбесе: ничек итеп авылдан качарга, ничек итеп тамак туйдырырга, ачлыктан-ялангачлыктан ничек котылырга, дип җавап бирер иде. Ул елларда мәктәпне тәмамлаучылар арасында укуларын дәвам итүчеләр бармак белән генә санарлык иде, укырга керүчеләр дә — Чепья урта мәктәбенә керә иде (районда бердәнбер урта мәктәп!). Анда уку да түләүле иде.

Шунлыктан минем укучыларым арасында урта һәм югары белемле белгечләр турында мәгълүматым юк диярлек. Мин укыткан Мөкатдәс Зарипов пединститутның математика факультетын, Марзия Кадыйрова татар теле факультетын тәмамлап укытучы булып эшләделәр.

Шәкертләремнең күпчелеге бәхет эзләп шәһәрләргә, шахталарга, промышленность үзәкләренә китте, хәзер минем шәкертләрем арасыннан авылда калып яшәүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Ә сәләтле укучылар бар иде.

РОНО нинди проблемалар өстендә эшләде?

РОНОда мәктәпләр инспекторы булып 5 ел эшләдем. Бу минем хезмәт юлымда иң кызыклы, иң нәтиҗәле, иң актив чор булды. Чөнки монда иҗади эшләү мөмкинлеге зур иде, чөнки бу елларда халык мәгарифе системасы, шул исәптән РОНО яңа, гаять тормышчан бурычларны тормышка ашыруга кереште.

РОНОның бөтен эше ике юнәлештә алып барылды: 1). Укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү.2). 1950 елда авыл җирләрендә 7 еллык гомуми-

мәҗбүри укуга күчү турында закон чыкты, шушы законны тормышка ашыру.

Беренче бурыч — укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү кадрларга бәйле. Шунлыктан, РОНО мәктәпләрне хәзерлекле укытучы кадрлар белән тәэмин итү һәм һәр укытучының эшенә контрольлек итүне көчәйтү юнәлешендә конкрет эш җәелдерде. Алда язылганча, сугыш елларында укытучы кадрлар составы бик нык какшаган, укытучылар җитмәгәнлектән 7-8 класс белемле кешеләр укытучы итеп билгеләнгән, укытучыларның күпчелеге урта мәктәп тәмамлаучылар гына булган. Югары белемле укытучылар нигездә Чепья урта мәктәбендә генә тупланган иде, ә авыл мәктәпләрендә алар бармак белән генә санарлык иде. Җидееллык мәктәпләрдә укытучылар институты (2 еллык) тәмамлаучылар район буенча 30-40 кешедән артмый. РОНО, мәктәп җитәкчеләре белән бергәләп, тиешле белеме булмаган укытучыларны читтән торып укуга тарту буенча таләпчән эш җәелдерде. Каникул вакытларында 100гә якын укытучы ВУЗларга, педучилищеларга уку сессиясенә китә иде. Укытучылар өчен җәйге квалификация күтәрү курслары оештырыла иде. Җәй

294

Page 61: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 295

саен йөзләгән укытучы шушы курслар аша уза иде. Укытучыларның үз өстендә үзлекләреннән эшләвенә зур игътибар бирелә иде: газета-журналлар, яңа әдәбият укыйлармы — тикшерелә иде, махсус тикшерү һәм әңгәмәләр үткәрелә иде.

Мәктәпләр һәм укытучыларның эшчәнлеген тикшерү көчәйтелде: һәр мәктәпне ел саен ике мәртәбә тикшерү (берсе фронталь, икенче тематик) бурычы куелды. Бу тикшерүләр нигездә РОНО инспекторлары тарафыннан башкарыла. Минем һәр эш көнем мәктәпләрдә уза. Ә миңа 28 татар мәктәбе беркетелгән иде. Тикшерүләрнең йомгаклары буенча РОНО приказлары чыгарылып, педсоветларда тикшерелә.

Моннан тыш мәктәпләр эшен квалификацияле тикшерү өчен комплекслы комиссияләр төзеп тикшерү киң кулланыла башлады. Бу комиссияләр составына төрле фәннәр буенча тәҗрибәле укытучылар, мәктәп директоры, завучлар кертелә.

РОНО эшендә икенче юнәлеш — гомуми-мәҗбүри җидееллык укытуны тормышка ашыру булды. Бу бурычны тормышка ашыру өчен иң элек уку яшендәге балаларның (7-15 яшь) төгәл исәбен алу оештырылды.

Партия, совет, комсомол органнары катнашында бу эш бик төгәл үткәрелде. Әмма исәпкә алынган балаларның шактые мәктәпкә йөрмәү очраклары шактый. Чөнки бу авыр елларда кием-салым җитми, киемсез балалар күп иде. Икенчедән, кайбер ата-аналар аңлы рәвештә балаларын мәктәпкә җибәрми, алар өйдә чыпта суга, чабата ясый, гаилә бюджетына акча эшли. Өченчедән, шактый балалар яшьләре олы булу аркасында 1-2 класска йөрүдән баш тарта иделәр, алар сугыш елларында укуларын туктатканнар, хәзер аларның кордашлары 6-7 классларда укый, ә ул 1-2 классны да тәмамламаган.

Менә шул балаларның барысын да мәктәпкә тарту сугышчан бурыч иде һәм ул үтәлде. Нинди авыр еллар булуга карамастан, районда “Всеобуч фонды” булдырылды. Анда бюджеттан зур суммада акча бирелә иде. Шул акчага җылы киемнәр, аяк киемнәре сатып алып, мохтаҗ балаларны киендерә идек. 1950-1951 елларда 600 балага пальто (телогрейка), бүрек, киез һәм кирзовый итекләр җибәрелде.

Яшьләре өлкән булганнар өчен кичке эшче яшьләр мәктәпләре (класслары) оештырылды. Балаларын мәктәпкә җибәрергә каршы килгән ата-аналар административ җавапка тартыла. Партия, комсомол, совет органнары катнашында һәр авылда массовый төстә тикшерелүләр үткәрелеп, өй саен кереп, мәктәптән читтә калган балаларны эзләү оештырыла иде. Бу тикшерүләр вакытында чормалар, печәнлекләр, идән асларына кадәр тикшерелә иде. Кыскасы, бер баланы да мәктәптән читтә калдырмау өчен чын мәгънәсендә сугышчан көрәш оештырыла.

Ә менә хәзерге вакытта, мәктәпкә тарту эшенә контроль йомшарды. Шәһәрдә, поселокларда урамда эшсез йөргән, мәктәпкә йөрмәүче балаларны күреп йөрәк әрни. Ә андый балалар хәзер шактый күп.

Гомуми-мәҗбүри җидееллык уку турындагы закон төрле сәбәпләр белән укый-яза белмәүче өлкән

гражданнарны укыту бурычын да куйды. Безнең Чепья районында гына да, андый кешеләр саны 1950 елда 800дән артык иде. Андый кешеләрне укыту өчен авылның грамоталы кешеләреннән махсус укытучылар группасы оештырылып, аларга наданнар беркетелә һәм укырга-язарга өйрәтелә иде. Уңышлы эшләгән укытучыларга хезмәт хакы да түләнде.

Гомуми-мәҗбүри 7 еллык укуга күчүдә иң зур чараларның берсе — мәктәпләр челтәрен үзгәртү, яңа җидеелык мәктәпләр ачу булды.

Әгәр 1949 елда районда 9 җидееллык, бер урта мәктәп булса, 1951-1952 елларда башлангыч мәктәпләр базасында яңа 4 җидееллык мәктәп ачылды һәм аларның саны 13кә җитте: Нөнәгәр, Сәрдек, Шеңшеңәр, Урта Көшкәт башлангыч мәктәпләре базасында яңа җидееллык мәктәпләр ачылды. Ә Пыжмара җидееллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелде. Шулай итеп, республиканың иң төньяк почмагында урта мәктәп булдырылды. Бу үзгәрешләр зур оештыру эшләре һәм өстәмә чыгымнар таләп итте. Укытучы кадрлар табарга кирәк булды. Районга ел саен югары педагогик уку йортларыннан 15-20шәр яшь укытучы җибәрелде, Чепья һәм Пыжмара урта мәктәпләрендә укытучылар составы тамырдан үзгәрде.

Яңа мәктәпләрнең укыту-материаль базасын ныгыту буенча зур эш башкарылды: Чепья урта мәктәбе өчен 800 урынлы ике катлы агач бина төзелеп сафка бастырылды. Күргәзмә әсбаплар ул елларда үзәкләштерелгән тәртиптә РОНОга җибәрелә иде, ай саен, квартал саен күп санда посылка-ящиклар килә иде, ул вакытта РОНО бинасы складны хәтерләтте. Бу күргәзмә әсбапларның күп өлеше яңа ачылган мәктәпләргә җибәрелде. Инспектор буларак, бу чараларны үткәрү буенча миңа тәүлек буе диярлек эшләргә туры килә иде. Айлар буена авылга әнинең хәлен белергә дә кайта алмый идем. Чөнки РОНО аппаратында нибары ике инспектор, бер методист һәм РОНО мөдире — дүрт кеше генә эшләдек.

Укытучыларыгызны барлагыз!Укытучыларның исем фамилияләре, эшләгән елары,

чыгышлары белән кайсы төбәктән булулары һәм нинди фәннән укытулары күрсәтелгән. 1961 елга кадәр эшләүчеләр турындагы мәгълүматлар телдән туплап язып алынды.Закирова Асия 1918-1930   Баш

Исхакова Хәбибә 1918-1930   баш

Шакирова Сәйдә 1918-1930   баш

Сәгыйтова Сара 1918-1930   баш

Баязитов Йосыф 1924-1927 Арча Ф/м

Платонова Мария 1924-1930    

Аитова Мәрьям 1924-1930    

Аитов Мөбәракша 1924-1930    

Зәбиров Габдрахман 1924-1930    

Мирзаханов 1924-1930    

Платонова Мария 1924-1930    

Сафин Мөбарәк 1925-1930   рус

Page 62: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаВахитов 1927-1929    

Галиев Мансур 1929-1932    

Маһинур апа 1930-1935 Сал баш

Гаделшина Мәрьям 1930-1935    

Гарипова Шәмсеҗиһан 1930-1935    

Җәләев Сибгать 1930-1940    

Галиев Нәҗип 1930-1936 Түнтәр  

Әпсәләмов Зариф 1930-1940 Түнтәр  

Мөхәммәтшин Гариф 1930-1940 Түнтәр  Шәйхетдинов Шәйхелислам 1930-1935    

Юсупов Гәрәй 1930-1935 Түнтәр  

Алкин Риаз 1932-1933    

Касыймов 1933-1935    

Ибраһимов Фатыйх 1933-1935 Пархо  

Галиев Зөфәр 1934-1935 Арбор  

Исхакова Лида 1935-1940 Чепья  

Гыйльманова Разия 1935-1940   баш

Зарипов Хәбир 1936-1938 Түнтәр  

Фәхретдинова Әминә 1936-1940 Сосна  

Исхаков Габделхак 1937-1941   Ф/м

Черняев 1937-1941    

Юрьев 1937-1941    

Гафаров Габделбәр 1937-1940    

Галиева Бану 1938-1940   баш

Кәримова Нәкыя 1938-1942   баш

Гарипов Зөфәр 1938-1941   тар

Гарипова Сәйдә 1938-1950    

Кәримова Нәкия 1938-1942   баш

Ханова Җәмилә 1938-1945   рус

Латыйпова Мәликә 1938-1945   рус

Каюм абый 1938-1940    

Җәләева Миңлегөл 1939-1955   баш

Мөхәммәдьярова Р-дә 1939-1982 Түнтәр Баш

Мөхәммәтшина Сәйдә 1939-1974 Түнтәр мат

Гайнетдинова Сәйдә 1940-1943 Арбор  

Хәерова Мәдинә 1940-1943 Чепья  

Тәнзилә     гео

Сәмигуллина Зәйтүнә 1940 Түнтәр чит

Галләмова Разия 1940    

Сабирҗанова Зәйтүнә 1940-1942 Түнтәр  

Хадиянова Латыйфа 1940-1942 Түнтәр  

Андреева Сания 1940 Каз-аш х/б

Хәсәнова Тәскирә 1940   баш

Хәкимова Тайфә 1940 Түнтәр  

Хисамова Асия 1940 Түнтәр  

Абдуллина Сәрвәр 1940 Казан рус

Маннурова Тәгъзимә 1943-1945 Казан тат

Вәлиев Гата 1945-1950    

Сәмигуллина Рәйсә 1945-1948 Түнтәр  

Закиров Сабит 1945-1948    

Михеев Василий 1945-1956 Чепья рус

Михеева Серафима 1945-1956 Чепья баш

Фахирә апа 1945-1951 Түнтәр  

Нәҗмиева Факия 1945-1953    

Дәхәнә апа 1946-1950    

Гайнетдинова Зәйтүнә 1946-1950 Түнтәр баш

Сәмигуллина Рәйсә 1950-1953 Түнтәр алг

Юсупов Рашат 1950-1955 Түнтәр тар

Зөбәйдә апа 1950-1955   мат

Степанова Клава 1950-1955 Дорга тар

Зәйнуллина Әкълимә 1950-1960 Казан баш.

Алкин Разит 1950-1953 Чутай Физи

Галиев Мөбәрәк 1950-1955 Түнтәр тар

Чумаров Владимир 1950-1955 Малм х/б

Белова Мая 1950-1955 Малм баш

Лиза апа 1950-1955   мат

Кәүсәрия апа 1952-1954 Чутай тат

Зарипова Факия 1953-1956 Пыжм физрук

Зәкиев Фаил 1954-1955 Смәел гео

Хәкимов Гайфи 1955-1956 Чутай тар

Вәлиева Дания 1955-1956 Түнтәр тәр

Юсупова Фәния 1960-1961 Түнтәр тар

Мөбарәкшина М-мүрә 1960-1961   тар

Гыйләжев Рәкыйп 1960-1982 Түнтәр  

Фәйзрахманов Тәлгат 1960-1964 Көш-б. Хез

Зарипов Мөкатдәс 1961-1986 Түнтәр мат

Юсупова Бану 1961-1984 Түнтәр тат

Шакиров Һидият 1961-1967 Арча тар

Шакирова Наилә 1961-1967 Арча рус

Сафина Лира 1961-1962 Балтач рус

Сафиуллина Әминә 1962-1967 Түнтәр баш

Васильева Надежда 1962-1963   рус

Петров Александр 1962-1963   рус

Мөбәрәкзадина Зәй-нә 1963-1971 Түнтәр рус

Зәкиева Лена 1963-1963    

Закирова Равилә 1964-1966 Түнтәр рус

Зарипова Разия 1965-1967 Балтач тәрб

Мусина Әлфия 1966-1969 Түнтәр  

Әхмәтжанова Сүрия 1966-1966   х/б

Гиниятова Венера 1966-1983 Куныр физ

Зарипов Рәфхәт 1967- Түнтәр физик

Хәлимов Мөдәрис 1968-1969 Сосна рус

Гарифжанова Венера 1970-1971 Чепья рус

Борисова Светлана 1970-1972 Гонд. рус

Хәйруллина 1970-1971 Балтач рус

Мөхәммәтшина Г-нә 1970- Түнтәр баш

Зәйнуллина Мәүлия 1970-1971 Сосна баш

Рәхмәтуллина Роза 1970-1980 Сәрдек  

Галимуллина Илгизә 1971-1972 Карад рус

Юсупова Гөлшат 1972-1985 Түнтәр  

Орлова Евгения 1972-1972   Рус

Шакирова Фәния 1972-1977 Түнтәр х/б

Шакиров Камил 1972-1977 Түнтәр мат

Хөсәенова Равилә 1974-1976 Норма рус

Гайнетдинова Венера 1976-1982 Субаш рус

Мөхәммәдиева Рәйсә 1977-1997 Түнтәр тат

Галиев Марат 1977- 2002 Түнтәр мат

Сәмигуллина Сәвия 1978-1982 Салав баш

Гарәфиева Асия 1978-1986 Казан баш

Хаҗиев Габделфәрт 1980- Норма мат

296

Page 63: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 297

Хаҗиева Надирә 1980- Норма физ

Нәкыйпов Гәбделфәрт 1982-1986 Көш-б. гео

Исмәгыйлова Рәйханә 1982- Түнтәр баш

Иванова Антонида 1982-1985 Урта-К мат

Нәкыйпова Раидә 1982-1991 Көш-б рус

Ибраһимова Халидә 1982- Түнтәр тат

Хәкимова Мөнирә 1982- Түнтәр баш

Прокопьева Анастасия 1982-1985 Урта-К х/б

Ибраһимов Әнәс 1983-1984 Таузар гео

Ермаков Иван 1982-1985 Урта-К мат.

Раимова В. 1982-1985 Пор-К. рус

Гришкин Иван 1982-1985 Пор-К. тар

Галиев Илдус 1982-1985 Балтач ф-р

Галиева Нурия 1982-1985 Балтач п-в

Ермакова Антонида 1982-1985 Урта К хез

Захарова Вера 1982-1985 Пор-К удм

Сабиржанова Маргар 1982-1985 Урта-К мат

Александров Геннад. 1982-1982 М. Лыз физ

Попова Евгения 1982-1985 Урта-К гео

Михайлова Галина 1982-1985 Иске-К рус

Клейменов 1982-1983 Урта-К вое

Тихонов Александр 1982-1985 Урта К Тар

Галимҗанова Р 1982-1985 Балтач хим

Юсупова Миләүшә 1983-1985 Балтач инг

Вафина Әлфия 1983-1988 Субаш мат

Шаһиев Марс 1983-1986 Көш-б Мат

Бәйрәмова Таһүрә 1984- Түнтәр рус

Ильясов Рафаэль 1984-1987 Чепья ф-р

Ахметсафина Алия 1985-1989 Арча рус

Зарипова Гөлзада 1985- Түнтәр к-х

Заһидуллин Илдус 1985-1988 Яңгул Тар

Гарипова Роза 1985-1988 Нөнәг Физ

Федорова Люда 1985-1987 Субаш Хез

Габдрахманова Ил-ия 1985- Түнтәр Баш

Басыйров Илдар 1985- Төнтәр Хезм

Заһидуллина Дания 1985-1988 Казан Тат

Юнысова Кадрия 1985-1988 Куныр х/б

Гайнетдинов Фагыйль 1985-1987 Субаш Физ

Файзрахманова Ләлә 1985-1987 Арча Химия

Габдрахманова Лена 1985-1988 Таузар Башл

Шакирова Роза 1985-1995 Түнтәр Башл

Гыйләҗева Фәүзия 1986-1987 Түнтәр  Лабор

Газыймов Гомәр 1986- Түнтәр  Хезм

Николаев Александр 1988-1992 Урта К  Физк

Зарипова Люция 1989-1990 Сосна Рус

Мөҗипова Асия 1989-1990 Балтач рус

Басыйрова Гөлфия 1991- Түнтәр рус

Сөләйманова Анна 1988- 2002 Норма Мат

Сөләйманов Роберт 1988- 2002 Норма Тар

Рамазанова Гөлсинә 1988- Түнтәр х/б

Зәйнетдинов Ришат 1992- Түнтәр ф-р

Ибраһимова Дамира 1991- Түнтәр Баш

Газыймова Лира 1988- Түнтәр Баш

Басыйров Марат 1990- 2001 Түнтәр Инстр

Мөхәммәтшина Г-чәк 1994- Түнтәр Мат

Page 64: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаШәрәфиева Гөлнара 1992- Түнтәр Вож

Зәйнетдинова Элмира 1993- Түнтәр тәр

Гыйматдинова Ай-лу 1995- Түнтәр Хез

Хәбибуллина Фәйрүзә 1995- Түнтәр ф-р

Сәләхова Диләрә 1999- 2000 Норма рус

Әхмәтова Алсу 1999- 2000 Хәс-ш Муз

Габдрахманова Руз-ия 1997-1998 Түнтәр Баш

Галиева Алсу 1995-1999 Түнтәр Вож

Сафина Гөлфирә 2000- Түнтәр матем

Зарипова Энҗе 2001-2006 Түнтәр әхлак

Шәйхелмәрданов Айз 2001-2006 Түнтәр муз

Хаҗиева Лилия 2001 - Түнтәр ингл

Закирова Ләйсән 2000-2003 Түнтәр ингл

Нәҗипов Рафаэль 2000-2005 Түнтәр геогр

Нәбиуллин Алмаз 2005- Түнтәр геогр

Кәримова Чулпан 2005- Түнтәр вож

Техник персоналИсем фамилиясе Еллар ВазыйфасыМөхәммәтшина Мәсер Закирова МәгъмүрәЗыятдинова Г-мбануХадиянова ГадиләМөхәммәтшина РәйсәМуллагалиева МөнәвәрәГалиева МәрьямХәкимҗанова ДанияНизамова БибигөлӘхмәтҗанова ФәнияЯкупов ФәнилГайсина ГөлсемМостафин Кәрим Шәймәрдәнов МотыйгуллаГазизов ВагыйзСәмигуллина ХаҗәрГозәеров ТаһирЗарипова ХәзинәГазизова РәхимәСафиуллин ГабделхакШәймәрдәнов Мотыйг. Камалетдинов Зәйнет.Әүхәтшина МөнәвәрәХөсәенова КамәрияФәйзрахманова Нурл.Ибраһимова Гөлҗиһан Шәйдуллина ФәүзияМөхәммәтшина РәйсәГыйматдинова РазыяШәмсетдинова ГөлнурБасыйрова АльфираГазыйзова РәхимәГазыймова РазыяХәйруллина СафураНурзадина ХәдичәВәлиуллина Дамира

1930-19671930-19601960-19611960-19661950-19691962-19621962-19631962-19671963-19641963-19661963-19651965-19661965-19691965-19661965-19661967-19721967-19681969-19741969-19771969-19721969-19751969-19751967-19731974-19801974-19791974-19791975-19801976-19831977-19861977-19781966- 19981980-19881981-19891981-19831982-19901982-19941985- 1999 1982-1994

җыешт. җыешт. Инт. пеш. хисапчы җыешт. пешекче җыешт. пешекче җыешт. пешекче моторист җыешт. ат караучы кочегар кочегар җыешт. кочегар җыешт. җыешт. завхоз кочегар кочегар төнге тәрбияче җыешт. кочегар кочегар төнге тәрбияче пешекче җыешт. җыешт. завхоз җыешт. җыешт. пешекче җыешт. җыешт.

Гарифуллина ФәнияХәмидуллина ХаҗәрИбраһимова ТәскирәКадыйрова РафиләГыйматдинова ӘминәХәбибуллина Әлфия Басыйров ИрекЗакиров ХарисГазыймов ИлһамШәрәфетдинов РәмзисГыйләҗева ФәүзияШәрәфиева РуфияБасыйрова ГөлирәБәйрәмова АльфираХәмидуллина ЛәйсәнКадыйрова РәмзияШәрәфиева РәсүләКашапова РәмзияХәбибуллина ЛәйләХәкимова ЛарисаГарифуллина Раушания

1986- 1993- 19991987- 1993- 20001982-19991997-20011997 - 1997-20051985- 1993- 1993-2007 19981998-2005-2002-2002-2005-20072002-2005-2004-20052007-

лаборант җыешт. җыешт. җыешт. җыешт. җыешт. кочегар кочегар кочегар кочегар пешекче пешекче Пешекчеҗыешт.җыешт.җыешт.лаборантзавхозлаборантлаборантҗыешт.

Мәктәп җитәкчеләреМәдрәсә мөдәррисләре һәм мәктәп директорлары җитәкчелек иткән еллар Фамилиясе һәм исеме 1799-  1829-1874 Мулла Мөхәммәтгали ишан1874-1876 Шәмсетдин мулла1876-1918 Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми

ишан)-1918 Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1918  1924-1927 Йосыф Баязитов1928 Вахитов1930 Касыймов1932 Фатыйх Ибраһимов  Галиев Зөфәр  Зарипов Хәбир  Ханова Җәмилә  Алкин Рияз  Гарипов Зөфәр 1942- Мөхәммәдьярова Рәшидә

Мөхәмәдүяровна1949-1952 Вәлиев Гата  Галләмов1952-1954 Мөхәммәтшина Сәйдә

Мөхәммәт-вна1954-1956 Хәкимов Гайфи1956-1961 Мөхәммәтшина Сәйдә

Мөхәммәт-вна1961-1967 Гыйләҗев Рәкыйп Гыйләҗевич1967-1974 Зарипов Рәфхәт Шәкүрович1974-1980 Юсупова Бану Шәмсетдиновна1980-1982 Хаҗиев Габделфәрт Газыймович1982-1983 Ермаков Иван Васильевич1983-1984 Ибраһимов Әнәс Гарипович1984-1989 Галиев Марат Мөбарәкҗанович1989-1992 Шакиров Әнәс Габделхәевич1992- Хаҗиев Габделфәрт Газыймович

298

Page 65: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 299

Төрле елларда Түнтәр мәктәбенең статусы һәм географиясеЕллар Статус Кайсы авыллардан килеп укыйлар?1730-1799 башлангыч мәдрәсә Түнтәр авылы1799-1918 урта белем бируче мәдрәсә Бөтен Идел-Урал төбәкләреннән 1918-1924 башлангыч (беренче баскыч) Түнтәр авылы1924-1927 икенче баскыч (тугызъеллык) Хәзерге Балтач районы территориясен- дәге

барлык зур авыллардан

1927-1934ШКМ (крестьян яшьләр

мәктәбе) Чепья зонасына кергән барлык зур авыллардан1934-1940 ТБУМ — тулы булмаган урта

мәктәп (җидееллык)Көшкәтбаш, Субаш, Арбор, Түнтәр зоналары

авылларыннан1940-1956 Җидееллык Көшкәтбаш һәм Түнтәр авылларыннан1956-1960 башлангыч мәктәп Түнтәр авылыннан1960-1982 сигезьеллык мәктәп Көшкәтбаш һәм Түнтәр авылларыннан1982-1988 урта мәктәп (уньеллык) Түнтәр, Көшкәтбаш, Урта Көшкәт, Көтәш, Сала

Көшкәт, Иске Көшкәт, Карык Серма, Иске Торҗа авылларыннан

1988-1989 урта мәктәп (уньеллык) Түнтәр, Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе авылларыннан

1989- урта мәктәп(унберъеллык) Түнтәр авылыннан

Мәктәпнең төрле елларда җиһазлар һәм техника белән

кораллануыЕллар Техника белән кораллану

1915 Барометр1925 Беренче телефон һәм иң гади

“тәлинкәле” радио. Тавышсыз кино һәм диафильмнар

1940 Тавышлы һәм төсле кино фильмнар.1946 Батарея белән эшли торган “Родина”,

“Тула” радиоалгычлары.1952 Укучылар детекторлы радиоалгычлар

ясыйлар.1959 Колхоз электр станциясеннән авылны

һәм мәктәпне электрлаштыру.1961 Мәктәпнең кечкенә үз электр станциясе.1961 Авылны тоташ радиолаштыру.1961 Мәктәпнең үз киноапараты “Школьник”

— укыту фильмнары карау.1961 Мәктәп үзәктән ягып җылытыла башлый.

Җылыту батареялары куела.1962 Авылда беренче буларак мәктәпкә

телевизор урнаштыру: “Рекорд”.1962 Мәскәү һәм Казан телевизион

тапшыруларын карау.1967 Авыл һәм мәктәпнең дәүләт электр

челтәренә тоташтырылуы.1962 Беренче магнитафон “Чайка”.1970 Беренче көчле диапроектлар “ЛЭТИ-60”,

“Свитязь” лар.1970 Кодоскоплар “Украина”, “Радуга”

киноапаратлары белән кораллану.1982 “Газ-52”автомобиле һәм “Белорусь”

тракторы. 1990 Беренче компьютерлар: БК 0010-011990 ВМ 12 видеомагнитофоны1991 ГАЗ-53 автомобиле 1992 Төсле телевизорлар: Рубин1992 ЕС 1849 базасында компьютер классы1996 РС 486 компьютерлары1996 Заманча видеоаппаратура1998 CD ROM белән Ptntium процессорлы

компьютерлар2000 Заманча компьютер класы2004 Интернет2004 Музыкаль центр2006 Сканер2007 ADSL – тиз йөрешле Интернет 2007 Җиңел автомобиль

Түнтәр мәктәбе укытучылары — фән докторлары

Түнтәр мәктәбенә алар яңа гына университет тәмамлап килделәр. Илдус — тарих укытучысы, Дания — татар теле һәм әдәбияты белгече. Яңарак кына гаилә корып җибәргән бу яшьләр бөтен тырышлыклары белән муеннан мәктәп эшенә чумдылар. Илдус эшне тарих кабинетын тәртипкә китерүдән башлады. Бер үк вакытта класс җитәкчесе булып эшкә алынды. Дания Фатыйховна исә балаларны әдәбият белән кызыксындыру юнәлешеннән китте. Түнтәр мәктәбендә кыска гына эшләү дәверендә (1985-1988 еллар) алар мәктәптә шактый тирән эз калдырдылар. Дөресрәге, мәктәптә генә түгел, ә балалар һәм ата-аналар күңелендә дә.

Page 66: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Илдус Котдусович мәктәптә тарих укытуга үз методикасын кертте: укучыларны тарих фәне белән тирәннән һәм фәнни итеп кызыксындырды. Балаларга индивидуаль якын килеп, алар белән уртак тел табып эшләде. Авыл тарихын барлау, авыл музеена экспонатлар туплау, аларның тарихын өйрәнү буенча укучылар белән шактый күпкырлы эш алып барды ул. Табигатьнең нинди фасылы булуга карамастан, укучылар белән табигатькә экскурсияләр үткәрү, алар белән җанлы сөйләшүләр алып бару аның төп укыту һәм тәрбия бирү алымнарыннан берсе булды. Эзләнү, балаларны төрле кызыксындыручы КВН, мавыктыргыч кичәләр һәм башка төрле чаралар үткәрүдә дә вакытын җәлләмәде Илдус. Яшь вакыт, хуҗалык белән бәйләнмәгән, белем тирән, энергия зур. Нәтиҗәләре дә искиткеч. Тәртибе белән иң авыр саналган күпчелек малайлардан торган сыйныф, ул җитәкчелек итә башлагач, күзгә күренеп үзгәрде. Иң актив, иң тырыш классларның берсенә әйләнде. Эшлекле, туры сүзле, куелган максатны тормышка ашырып, кыска вакыт эчендә югары нәтиҗәләргә ирешүне берәүләр мактап телгә алса, кемнәргәдер бу ошап та бетми, кемнәрдер бәлки көнләшеп тә карагандыр. Әмма ул читкә карамады, алга карап эш йөртте.

Дания белән Илдус Заһидуллиннар ул чорда авылда вакытлы матбугатка иң күп язылучылар булдылар. “За рубежом”, “Новое время”, “Звезда”, “Новый мир”, “Литературная газета” кебек ул чордагы иң актуаль басма булган газета-журналларны алар Түнтәр почта бүлекчәсенә яздырып өйләренә алдырдылар. Көн кадагында булган теләсә кайсы тема буенча алар белән фикерләшеп утыру җанга рәхәтлек һәм ләззәт бирә торган иде.

Илдусның характерында ирләргә хас булган тәвәккәллек, максатка ирешү һәм берникадәр кызулык та чагылган булса, Дания характерында гуманлык, үтә нечкә хислелек, ярдәмчел булу, әти-әниләрнең һәм балаларның эчке дөньясына үтеп керүчәнлек аеруча калку булып чагылды. Дания берничә ел дәвамында гына мәктәптә татар әдәбияты укыту чорында бик күп балаларның күңел түренә әдәбиятка мәхәббәт, иҗат орлыклары, шигьри дулкыннар салып калырга өлгерде. Ул укыткан чорда мәктәп коридоры стенасын балалар белән бергә эшләнгән, аларның иҗатын яктырткан ике метр озынлыктагы әдәби газеталар бизәде. Балалар күңеленә Дания салып калдырган һәм шытып чыккан иҗат орлыклары, ул мәктәптән киткәч тә, юкка чыкмадылар, аннан соң эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көче ярдәмендә алга таба да үсеш алдылар. Башлангыч әдәби мәктәпне Дания Фатыйховнада үткән Энҗе Якупова һәм Гөлйөзем Мостафина КДУның журналистика факультетын сайладылар, уңышлы тәмамладылар һәм сайлаган һөнәрләре буенча бик матур итеп эшләп киләләр. Бер үк вакытта иҗат эшләрен дә читкә ташламыйча, шигъриятта һәм прозада әдәби иҗат эшчәнлекләрен дәвам итүне үзләренә гомер юлдашлары итеп алдылар. Бу ике кыздан башка ул беренче булып әдәби орлыклар салган тагын башка шактый

укучылар университетта һәм институтларда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечлекләр сайлап алдылар.

Авыл кешеләре күңелендә ак һәм пакъ күңелле, яшь булса да олы җанлы кеше һәм мөгаллим буларак сакланыр ул. Хәтердә мәктәпне тәмамлаучылар белән чыгарылыш кичәсендә Дания Заһидуллина тыныч кына итеп, әмма шундый тирән мәгънәле итеп, әниләрне хөрмәтләү, әниләрне зурлау турында шундый итеп чыгыш ясады ки, залда утыручыларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Менә бит сүзнең тәэсире нинди. Мөгаен бу мизгелләр балалар күңеләенә дә тирән үтеп кереп, аларның йөрәккәендә билгеле бер эз салып калгандыр.

Авыл халкы укытучылар Илдус һәм Дания Заһидуллиннарны бик яратты, бик җылы кабул итте. Алар авылдан киткәннән соң:

— Мәктәптән әйбәтрәк квартира биргән булсагыз, алар китмәгән дә булырлар иде, — диючеләр булды.

Чыннан да мәктәп тарфыннан Заһидуллиннарга бирелгән иске йорт ифрат та тузган, бөтенләй дип әйтерлек торырга яраклы түгел иде. Таулы күпере янында Рәхимҗанов Равилнең берничә ел элек ташлаган 4 метрга 4 метрлы агач йорты иде ул. Аңы утын ягып җылыттылар. Шулай булуга карамастан, иртә беләнгә урындыкта торган чиләк белән су бозланып ката торган иде. Тәмам тузган бу йортта җылылык тормады, әмма Дания һәм Илдус Заһидуллиннар шушындый йортта өч ел дәвамында яшәп, авыл халкына, балаларга һәм аларның ата-аналарына җан җылылыгы өләштеләр. Заһидуллиннар йорты белән янәшәдә торган Рамил Габдрахманов һәм башка гаиләләр аларны аеруча якын иттеләр.

Нинди начар квартирада трсалар да, Заһидуллиннар бервакытта да тормыш авырлыгыннан зарланмадылар, югарыга да бернинди шикаятьләр белән йөрмәделәр.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң билгеләнгән җиргә барып, өч ел укытырга тиеш дигән дәүләт фәрманын алар намус белән үтәделәр. Аннан соң, фән юнәлешендә иҗади эшләрендәвам итү өчен Казанга күчеп киттеләр. Илдус шул елны ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага укырга керде. Дания дә фән юлыннан китте. Алар Түнтәр мәктәбенә очраклы рәвештә генә килеп эләккән шәхесләр иделәр. Алар икесе дә бертөсле, фән өчен туган, фәнне үстерү өчен яратылган иделәр. Аларны берничек тә Түнтәр мәктәбендә саклап калу мөмкинлеге юк иде. Мин моны алар гаиләсен тиешле дәрәҗәдә торак шартлары белән тәэмин итә алмауны аклап калу өчен генә язуым түгел. Мәктәптә укытканда да алар көне-төне үзләре сайлап алган фән нигезләрен белән үзбелемнәрен үстерү юнәлешендә эшләделәр.

Казанга китеп урнашкан бу гаиләгә дә тиз генә юньле торак шартлары бирмәделәр билгеле. Әмма алар тормыш кыенлыклары нәтиҗәсендә, адым саен каушап кала торганнардан булмадылар. Фән кыяларын штурмлауда үз юлларын таптылар. Илдус Заһидуллин кыска вакыт эчендә тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алуга иреште, Татар дәүләт

300

Page 67: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 301

гуманитар институның башлангычы булган, Татар дәүләт гуманитар көллиятенең беренче нигез ташларын салды. Аның беренче директоры булып эшләде. Хәзерге вакытта Илдус Заһидуллин Тарих институтында бүлек мөдире булып эшли. Ул Казаныбызның 1000 еллыгына хәзерлек һәм аны үткәрү буенча тарихи мәгълүматлар туплау буенча Кремль тыюлыгында эшләүче әйдәп баручы галимнәрнең берсе. Хәзерге вакытта ул докторлык диссертациясе хәзерләү юнәлешендә эш алып бара.

Дания Заһидуллина исә Казан дәүләт университеты профессоры, әдәбият белгече. Ул иҗат иткән татар теле һәм татар әдәбиятын укыту методикасы дәреслекләре әдәбият һәм тел белгечләре арасында абруй казанды. Илдус һәм Дания Заһидуллиннар бүген дә армый тармый туган телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәнү, барлау, шушы юнәлештә яшьләр арасында киң тәрбия эшләре алып бару буенча, фәнне үстерү буенча тагын да югары баскычларга күтәрелү буенча фидакарь хезмәтләрен куялар. Әле аларның фән казанышларын яулауда иң кызып эшләгән чорлары гына. Вакыт үтәр, без аларны татар фәне баскычларынның тагын да югары нокталарында күрербез әле. Аларның фәнни юнәлешләрендәге үсешләрендә Түнтәр мәктәбенең йогынтысы бардыр дип әйтеп булмый. Әмма алар тормышының бер мизгеле безнең авыл белән бәйле булу Түнтәр тарихында, Түнтәр кешеләре язмышында аерым бер урын алып тора дип горурланып әйтә алабыз.

“Ярдәм фәрештәсе”Алар Арча педколледжын тәмамлап, 1976 елда

Түнтәр мәктәбенә башлангыч класс укытучылары буларак килделәр: Рәйсә Хәкимҗанова һәм Венера Гайнетдинова. Белемнәре һәм энергияләре ташып торган вакыт. Мәктәптә һәм авылда мәдәни чаралар үткәргән вакытта барлык башлангычларда үтә актив булдылар һәм берүк вкытта профессиональ хезмәтләренә үтә дә намус белән карадылар. Бик тиз арада укытучылар арасында, укучылар һәм әти-әниләр алдында зур авторитет казандылар.

Мин ул вакытта укытучы һәм югары классларда класс җитәкчесе булып эшли идем. Класс белән концертларга, яңа ел конкурсларына хәзерләнгәндә еш кына Рәйсәгә мөрәҗәгать итә идем. Ул оста биюче генә түгел, биергә өйрәтүче дә. Бер вакытта да каршы килмичә, ул минем класс кызларын һәм егетләрен биергә өйрәтергә килә иде.

Аның биниһая зур эчкерсез ярдәме 1979 елда булды. Без 8 класс укучылары белән Мәскәүгә бер атналык экскурсиягә барырга планлаштырдык. Хәзерлек бер ел алдан башланды. Әти-әниләр, укучылар белән сөйләшенде. РОНО мөдире, мәктәп директоры белән бер ел алдан ук сөйләшеп, алардан рөхсәт алынды. Иң зур проблема бер атна яшәү өчен Мәскәүдә кунак йортында урын алу мәсьәләсе. Бу мәсьәләне чишүдә безгә ул вакыттагы СССР Верховный Советы депутаты, үзебезнең авыл советы рәисе Рузилә Кашапова бик нык ярдәм итте. Ул берничә ай элек Мәскәүгә баргач, сөйләшүләр алып

барды һәм безгә Мәскәүдә бер атна яшәү өчен 1979 елның апрель аена укучыларның туристик базасында урыннар алып куйды.

Менә көтелгән вакыт килеп җитте. Бөтен хәзерлек эшләре үтәлде диярлек. 9 апрель көнне безне Мәскәүгә чакырып телеграмма килеп төште. Укучылар белән үз-үзеңне тоту, тәртип мәсьәләләре турында, бер-береңнән аерылып калмау турында сөйләштек. Кесәләргә адреслар язып салдык. Ләкин кичтән көтелмәгән хәл булды, 22 укучыны без ике укытучы: мин һәм ул вакыттагы мәктәп директоры Бану апа алып барырга дип килешкән идек. Бану апа мин бара алмыйм, минем урынга Гөлшат барыр дип җавап бирде. Безнең өчен кем барса да ярый иде. Әмма 10 апрель көнне иртә белән юлга чыгар алдыннан укытучы Гөлшат Юсупова “Мин бармыйм”, дип турыдан-туры отказ бирде. 22 бала белән Мәскәүгә мин бер үзем чыгып китә алмый идем. Директор Бану апа үзең “Үзең кеше эзлә!” диде. Югары класс укучыларына каникул бирелсә дә, башлангыч класслар укый иделәр. Дәресне бүлеп, мин башлангыч класс укытучысы Рәйсәгә дәштем. “Директор җибәрсә, мин барырга каршы түгел”, — диде Рәйсә. Әле ул вакытта тормышта түгел. Әти-әнисе Шубанда яши. Акча кайдан юнәткәндер, әти-әнисенә хәбәр итә алганмы, анысын әйтә алмыйм. Бер сәгатьтән без Шәрифулла автобусына төялеп, Арчага кузгалып киттек. Автобус янында безне Хәкимова Латыйфа апа (Мөбарәкҗанов Хәмитнең әбисе) елап озатып калды:

— Исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын, балалар! — Аның теләге бик урынлы иде. Моннан алдагы җәйдә Сосна мәктәбеннән кайсыдыр шәһәргә экскурсиягә барганда укытучылар бер укучыларын югалтып кайтканнар иде. Елга якын вакыт үтеп, хәтта мәетен дә таба алмадылар. Малай кайсыдыр станциядә төшкән булып, вагоннарның ишекләре ябылып, ишеккә тыштан ябышып барып төшеп калганмы, башка җирдә юкка чыкканмы, белүче булмады. Укучыларны ерак юлга экскурсиягә алып бару укытучыларга үтә зур җаваплылык өстәгәне билгеле иде.

Рәйсә әнә шундый җаваплылыкны үз өстенә алды һәм бу бурычны төгәл башкарды. Без исән-сай йөреп кайттык. Шулай булса да, соңыннан, Мәскәүгә барган өчен аңа мәктәп администрациясе тарафыннан шактый зур “басым” ясалды. Әмма Рәйсә моның өчен миңа бервакытта да зарланмады.

Рәйсә Түнтәрдә төпләнеп калды. Түнтәр егете Рәсүлгә тормышка чыкты һәм бик матур тормыш корып җибәрде. Читтән торып югары белем алды. Ире Рәсүл белән бергәләп ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә олы уллары Ранил югары белем алып эшли башлады. Икенче уллары Рамил читтән трып югары белем ала. Кызлары Лилия әлегә мәктәптә укый.

Югары белем алганнан соң, Рәйсә Мөхәммәдиева Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлады. Ата-аналарның һәм укучыларның яраткан укытучыларына, әти-әниләрнең ышанычлы

Page 68: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланакиңәшчеләренә әверелде. җәмәгать эшләрендә теләп һәм актив катнашты. Авыл халкы тарафыннан башта җирле үзидарәгә депутат, аннары җирле үзидарә рәисе итеп сайланды.

Авылны төзекләндерү, дүрт авылга мәдәният хезмәте күрсәтү, кешеләрнең көнкүрешен кайгырту, ветераннар белән эшләү юнәлешендә Рәйсә Галимҗановна дүрт авыл халкына хезмәт итүдә бик тырышып эшләде. җитәкче булып бик күпләр эшли, әмма бөтен җаны-тәне белән кешеләр өчен кайгыртып яшәү, кешеләрнең барыр юлын шәм кебек яктыртып, үзең исә әнә шулай үз энергияңне башкаларга өләшүче шәм хәлендә калучы җитәкчеләр күп булмый. Түнтәр халкы өчен әнә шундый җитәкчеләрнең берсе элеккеге колхоз рәисе Наил Гарифуллин булса, икенчесе аның һичшиксез, Рәйсә Мөхәммәдиева. Кемгә кайчан нинди авырлык килә, шул вакытта иң беренче ярдәмгә ашыгучы, авыруның, бәлага юлыккан кешенең хәлен белүче Рәйсә булыр. Ул бервакытта да кешене кешедән аермады. Кемнең кем булуына карамастан, аңа үзенең эчкерсез ярдәмен күрсәтте.

Мөгаен, шушы кешелеклелек иң югары дәрәҗәдә булгангадыр, район хакимиятендә “Халыкны социаль яклау бүлеге” мөдиренә ваканция урыны барлыкка килүгә, хакимият башлыгы аны шушы вазифага тартып алды. Һәм менә ничә елар инде Рәйсә Мөхәммәдиева шушы авыр һәм җаваплы постта бөтен район халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Ул җитәкләгән оешмага ничә генә барсаң да, аның янына ярдәм сорап кергән ветераннар, инвалидлар, тормыш хәле авыр булган кешеләр өзелми. Ул һәрберсенә үзенең көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә ашыга. җитәкчеләр, урындагы кешеләр белән сөйләшә, һәркемне якты йөз белән каршы ала, тәмле сүз белән озатып кала. Безгә барыбызга да материаль ярдәмнән тыш мораль терәк кирәк, безне яклаучылар, безне саклаучылар кирәк. Рәйсә нәкъ әнә шундыйлардан. Мораль ярдәмне дә, кирәк булганда материаль ярдәмне дә күрсәтә ала ул.

Шулай итеп Рәйсә Мөхәммәдиева Түнтәр кешеләренә генә түгел бөтен район халкы алдында “ярдәм фәрештәсе” буларак танылды.

2004.

50 яшьлек юбилее уңаеннанКүп билгесезле тигезләмә

Ул 1980 елда безнең мәктәптә директор булып башлады. Казан Дәүләт педагогия институның физика-математика бүлеген тәмамлаган. Кама тамагы районында укытып, педагогик тәҗрибә алырга өлгергән.

— Яшь булса да, Фәрт Газыймович станлы кеше, гаиләсе бар: хатыны һәм кызы, — дип таныштырды укытучыларны райком секретаре Рашидә Кариева, коллективыгызга кабул итеп алыгыз!

Директорга эшне чын мәгънәсендә “директорлар корпусы” белән башларга туры килде. Нибары 13 укытучыдан торган коллективның өчесе шушы мәктәптә 6-8 ел дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән. Бер караганда тәҗрибә алырга урын

җитәрлек. Икенче яктан, тәҗрибәле һәм өлкән кешеләр белән эшләүнең аерым үзенчәлекләре бар. Олыларга олыларча, яшьләргә яшьләрчә караш һәм таләп кирәк.

Математика кануннары үзенчә. Бер билгесезле тигезләмәне чишү өчен бер тигезләмә, ике билгесезлене чишәргә ике тигезләмә таләп ителә. Күп билгесезле тигезләмәне математика кануннарына салып чишеп тә булмый. Монда логик фикерләү, эзләнүләр ысулы гына ярдәм итә. Мәктәп директоры эшчәнлеге нәкъ менә күп билгесезле тигезләмә чишү кебек катлаулы. Иң беренче, укытучылар коллективы эшчәнлегендә психологик атмосфераны саклау бик мөһим. Шуннан соң гына укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар, алдынгы тәҗрибә турында сүз алып барырга мөмкин. Моннан тыш мәктәп директорының хуҗалык эшен оста оештыру мөһим. Күмәк хуҗалык һәм җирле үзидарә, район мәгариф бүлеге һәм башка бик күп оешма җитәкчеләре белән уртак тел табарга, эзләргә, табарга, чабарга, барысына да өлгерергә кирәк. Әнә шундый бик күп төрле аргументлардан торган функцияне тәшкил итә ул директорлык вазыйфасы. Шуңадыр, бар кеше дә бу вазыйфаны озаклап тартып бара да алмый.

Фәрт Хаҗиевның эшчәнлеген күзәткәндә мин һәрвакыт диярлык аның әтисен — Газыйм абый Хаҗиевны күзаллыйм. Чөнки Фәртнең холкындагы, эш алымындагы характерларны, кешеләр белән үтә итәгатьле мөнәсәбәтне, һәрбер катлаулы ситуациядән дә җайлы гына итеп чыгу юлын таба белүдә ориентлашу осталыгын әтисенең эш чалымнарына ошатам.

— Ничә еллар иң авыр хезмәт саналган колхоз рәисе булып эшләсә дә, КПСС райкомында бүлек мөдире буларак критик ситуацияләрдә арадашчы хезмәтен башкарса да, эштән киткәннән соң, әтием турында берәү дә аның турында начар фикер белән искә алмады, — ди Фәрт Газыймович.

Газыйм абый белән миңа күпкә алданрак, 1965 елларда ук, Чепья урта мәктәбендә эшләгәндә аралашырга туры килде. Ул кышкы көннең берсендә ат җигеп Балтачтан Чепьяга партия райкомының идеология бүлеге мөдире буларак килгән иде. Аның белән беренче әңгәмәбез әнә шул вакытта булды. Мин әле ул вакытта бик яшь, яңа гына диярлек институт аратасыннан чыккан укытучы, ә ул инде җитәкчелек эшендә шактый зур тәҗрибә туплаган булганлыктанмы, аның ул вакыттагы кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте минем җаныма бөтен гомерем буена җитәрлек булып сеңеп калды.

Фәрт Хаҗиев Түнтәр мәктәбенә килеп башлауга, аның өстенә зур хуҗалык алып бару йөге килеп төште. Шәхси хуҗалык турында түгел сүз. Алар Түнтәргә хатыны Надирә һәм бер яше дә тулмаган кызлары Лилия белән килеп төшүгә, аларга тору өчен бәләкәй генә бер агач йорт бирделәр. Ул өйнең тагын да бәләкәй тамбуры бар. Утын куя торган сарай да юк, капка-койма һәм бер түтәллек кенә булса да яшелчә бакчасы турында әйтеп тә торасы юк. Түнтәр мәктәбе өчен ике катлы өр-яңа таш бина төзү проблемасы тора иде. Күмәк тырышлык белән ике

302

Page 69: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 303

елда төзеп чыкты мәктәпне директор. Беренче елда бик авыр булды. Казаннан олы-олы “КамАЗ”ларга төяп кирпеч китерәләр. Аны берәрләп, кулга тотып бушатырга кирәк. Көндез килгәннәренә укучыларны дәрестән дә алып чыгасың. Төн уртасында килгәннәрен бушату өчен авыл буйлап балалар җыеп булмый. Интернатта яшәүче Көшкәтбаш авылыннан килеп укучы балаларга төште авырлыкның күбесе. Ике ел дәвамында укучылар гына төзелеш эшләрендә мөгаен бер олау эш бияләйләре туздырганнардыр.

Мәктәпне төзеп, көн аралаш Казан юлын таптап, мәктәпне мебель һәм укыту-кирәк яраклары белән тулысынча тәэмин итеп бетергәннән соң, 1982 елның 30 августында Урта Көшкәт урта мәктәбен, Түнтәр мәктәбенә китереп куштылар. Ф.Хаҗиевны райкомга чакырып алып:

— Син үпкәләмә инде, дускай, мәктәпләрен дә бетереп авылын кыерсыткач, директорын да кыерсытып булмас, Түнтәргә директор итеп Иван Ермаковны куябыз. Син Сосна мәктәбенә директор булып китәрсең, — диделәр. Ул вакытта Соснада яңа мәктәп төзелмәгән иде әле.

Берничә ел Сосна мәктәбен җитәкләгәннән соң, аның кешеләр белән эшләү осталыгын күреп, КПСС райкомына инструктор итеп алдылар. Аннары КПСС райкомының парткомиссия рәисе итеп сайладылар. Райком секретареннан кала иң җаваплы вазыйфа иде парткомиссия рәисе ул вакытта.

Партия райкомнары һәм партия комитетлары ил буенча коелып төшкәннән соң, 1992 елда Фәрт Газыймович Хаҗиев кабат Түнтәр мәктәбенә әйләнеп кайтты. Түнтәрдә мәктәп төзегәннән соң ун ел вакыт үтеп киткән. Бинаның яңалыгы беткән генә түгел, аңа капиталь ремонт таләп ителә. Килгәч тә, иң беренче эш итеп, спортзал идәнен алмаштырды. Түбәнең су үтә торган тишекләре вакытлыча томаланды. Тагын берничә елдан тулы капиталь ремонт. Мәктәпне газлаштыру. Мөгаен монысы иң сөенечлесе булгандыр. Яңа бинада укыта башлаганнан бирле кышкы көннәрдә җылы күрмәгән балалар һәм укытучылар ниһаять, чын мәгънәсендә уку турында уйлый башладылар. Чыннан да, өскә пальто, кулга бияләй киеп класста калтырап утырганда, ничек итеп укытуның сыйфаты турында сөйләргә мөмкин?

Эшләгәнгә эш бирермен, дигән Ходай. Аннан соңгы елларда “тик йөрмәде” директор. Төз түбә калай түбә белән алмаштырылды. Соңгы бер ел эчендә балалар бакчасы мәктәп түбәсе астына кертелде. Башлангыч класслар, технология, спортзал, тренажер, тормыш иминлеге бүлмәләре һәм ашханә реконструкцияләнде. Мәктәп укучылары өчен җылытылган бәдрәф сафка басты.

Билгеле, мәктәпнең төп бурычы — балаларга тиешле тәрбия бирү һәм аларны белем нигезләре белән коралландыру. Әмма укыту-методик эшләрне оештыруның нигезе нәкъ менә мәктәпнең ныклы хуҗалык базасына килеп тоташа. Директор бер генә минутка да мәктәпнең укыту-тәрбия эшеннән дә читләшми. Район күләмендә алдынгы методик алымнарны Түнтәр мәктәбе укытучылары аша тарату,

мәктәптә укучылар саны күп булмаса да, район фән олимпиадаларында билгеле уңышларга ирешү, мәктәпне тәмамлаган барлык укучыларның тормышта үз юлларын табып, югары яки махсус урта белем бирү йортларында укуларын дәвам итү, республика күләмендә хоккей ярышларында район данын яклау һәм башка уңышларыбыз мәктәп директорының коллектив белән матур җитәкчелек итү нәтиҗәсе ул.

Фәрт Хаҗиев бер генә чарадан да читтә калмаска омтыла. Бүген ул чаңгы стартына басып ярышка чыгып китә, иртәгә исә микрофон тотып сәхнәгә баса һәм “Үзең бүләк” җырын башкара. Сулар ага, гомер үтә. Түнтәргә килеп педагогик эстафетага басканга 25 ел тула икән. Тормышның гомер уртасына да килеп җителгән. Бу көннәрдә аның 50 яшьлек юбилее. Алга таба да нәтиҗәле һәм эшлекле үтсен ул тормыш юлы. Нык сәламәтлек, гаилә тормышында һәм тынгысыз хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.

2004.

Сания Нәбиева истәлекләреМин, 1940-41 елларны Балтач районы Яңгул урта

мәктәбендә укып, 9нчы сыйныфны тәмамладым. 1941нче елның июнь аенда РОНОга (Чепья районы иде ул вакытта) секретарь хезмәтен үтәргә эшкә урнаштым. Анда башлагач, берничә көн үтүгә сугыш башланды. 50 яше тулмаган барлык ир-егетләрне һәрбер авылдан сугышка җибәрә башладылар. Без тәрәзәләрдән, урамга чыгып карыйбыз. Авыллардан атларга төялеп, ирләр район хәрби комиссариатына киләләр. Арбаларга хатыннарын, балаларын утыртканнар, Ирләрен, әтиләрен сугышка озатканда хатын-кызлар, балалар үкси-үкси елыйлар, күбесенең мәңгегә кайтмаска китүләрен йөрәкләре белән тоялар кебек иде. Тора-бара хатын-кызларны ала башладылар. Мәктәпләрдән укытучыларны да җибәрделәр. РОНОда инспектор Ташкин Иван Петрович (аның уң кулының өч бармагы юк иде, Иске Көшкәт авылыныкы) белән мин, 16 яшьлек кыз утырып калдык. Иван Петрович үзе РОНО мөдире, үзе инспектор.

Казаннан зур гына гәүдәле Шәйхетдинова Галия дигән бер кызны (соңыннан язучы Габдрахман Минский хатыны булган) Чепьяга РОНО мөдире итеп җибәрделәр. Ул мине 1942 ел башыннан Арборга укытучы итеп җибәрде.

Арборда 1941 елга кадәр башлангыч мәктәп, дүртенче сыйныфка кадәр генә укыталар иде. Аннан соң укучылар күрше Түнтәр авылына (минем туган авылым) 5—7 сыйныфларны укырга баралар иде. Түнтәрдә балаларны укыту өчен Ишмөхәммәт ишан заманында дин дәресләре укыткан мәдрәсә бинасында тулы булмаган урта мәктәп ачылган, якын-тирә авыллардан 5-7 сыйныфларга укучылар җыялар иде. Һәр бала үз авылларыннан ашханәдә ашау өчен 3 центнер ашлык алып килергә тиеш. Ашлык алып килә алмаганнар укымый калды.

Менә шулай итеп, Арборның иске мәчет бинасына урнашкан 4 еллык мәктәбенә укытучы булып килдем.

Page 70: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана1941 елны 5-6 сыйныфларны, аннары 7 сыйныфны ачып җибәрделәр.

Беренче елда Арбор мәктәбенә 5 укытучы җибәрсәләр, тора-бара мәктәп укытучылар белән тулыландырылды.

Мине 2 сыйныфны укытырга билгеләделәр. Яшәргә Хәким Зарифасына керттеләр. Зарифа апаның 2 баласы бар иде. Олысы Фәләхетдингә 4 яшь, аннан Фәния исемле бик бәләкәй кызы. Үзе шулкадәр эшчән, тырыш, уңган хатын иде. Зарифа апаның ире сугышта, өйләре бик кечкенә, ашарларына, ягарларына юк. Ул, һәр көн чана тартып, Шода урманына (8 км) утынга бара, ботак төяп кайта. 4 яшьлек Фәләхетдин әнисе каршына булышырга, тартышып кайтырга китә. Зарифа апа черек бәрәңгедән каты күмәч пешерә, ул да туйганчы ашарга җитми. Урманга үзенә дип алып барган күмәчен ашамыйча, сабыйларым ачтан үлмәгәе дип куркып, кире куенына яшереп алып кайта икән. Бәләкәй малай шул күмәчкә кызыгып, һәр көн 2 километр җирне җәяүләп, әнисе каршысына бара, аңа булышып, чана, арбаны тартышып кайта. Кая инде ул 4 яшьлек сабыйга әнисенең ач, хәлсез икәнен аңлау! Шул сабыеның каршысына килеп, исән килеш күрү, көче булмаса да, арба тәртәсенә ябышып, әнисенә ярдәмләшүе хәле беткән яшь хатынга көч керткәндер, соңгы чакрымнарны кайтып җитәрлек дәрт өстәгәндер. Сугышта ире үлеп калгач та, толлык газапларын кичереп, ятимнәрен тәртипле, эшчән итеп үстереп, бәхетле картлык кичерде ул. Улы Фәләхетдин, килене Рәхилә кулында тәрбияләнеп, сый-хөрмәт күреп, мәңгелеккә китте.

Мәктәптә ягарга утын юк. Көз көне без, укытучылар, ат җигеп, Шода урманыннан утынны үзебез кисеп, төяп алып кайта идек. Җәйгә чыккач та утынны урманга барып үзебез әзерлибез. Бер-ике ел шулай йөргәч, утын алып кайтырга атлар бара алмый, егыла башладылар. Аннан соң Арборның үз урманнарына тотындык. Анда каеннар, мәктәп ишек алдында да каеннар күп үсә иде. Колхозчы хатын-кызлар шул каеннарны кисеп, турап әзерләп куя башладылар. Авылның урманнары 2-3 чакрым ераклыкта иде. 7 сыйныф укучылары, укытучылар дәрестән чыккач, кечкенә чаналар белән мәктәпкә утын ташыдык. Аякларда чабата, тишек оекбашлар. Балалар ачлыктан, авыр эштән хәлсезләнә башлагач, мәктәптә ашау оештырдык. Мәктәп колхоздан 200 гектар җир сорап алды. Шул җиргә орлык чәчтек. Ашлык үсеп җиткәч, укытучылар үзебез барып ура идек. Колхозның суктыру машинасында суктыра, аннан Әҗмән Нуриенең мунчасында (мунчалар әвәле сүндәрәле иде) киптереп, Дорга тегермәнендә тарттырып кайта идек. Менә шулай итеп, үзебез әзерләгән оннан балаларга аш пешереп ашаттык. Ашка ит тә, сөт тә юк. Ул вакытта колхозда сыер фермалары юк иде әле. Бәрәңгене дә әрчеми салабыз, әрчесәң, бәрәңге җиткереп булмый. Укытучылар да көндез шул ашны ашап туклана иде.

Ул елларда Арборда балалар бик күп иде. Исемлектә 260-280 укучы. 1941-42 елгы балаларны 1нче класска параллель итеп, мин һәм Шакирова

Гасимә (Көшкәтбаш авылыннан) җыйдык. Гасимә апада 33 бала, миндә 36 укучы иде. Алдагы елларда да 3 сыйныф параллель туры килде. Аннан соң укытырга балалар бетте, укытучыларны кыскарта башладылар.

Урак башлану белән без, укытучылар да, кырга чыга идек. Хатын-кызлар ял иткәндә ашлык кыздыралар. Иртән таба кыстырып алып баралар да, кичен эштән кайтканда кыздырган 1-2 учны балаларына алып кайталар. Әмма бу бик хәтәр эш, чөнки кайтканда теләсә кайсы урында сине туктатып тикшерергә мөмкиннәр. Әгәр тотылсаң, 1 уч ашлык өчен дә төрмәгә эләгәсең көн кебек ачык. Мулла тыкрыгында яшәгән, ире сугышта булган 5 балалы Гайни апаны басуда ашлык белән тотып, 5 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Олы кызы Сафура башлангычта 2нче сыйныфта укый иде. Шул 5 ел эчендә берсеннән-берсе кечкенә 5 баланың әнисез, әтисез, ач, ялангач, суык кечкенә өйдә газапланып, тилмереп, үлмәскә тырышып яшәүләрен күз алдына китереп тә, сөйләп бетереп тә булмый. Мәктәптә укыганнарына берәр чүмеч ашны качырып, өстәп сала идек. Кечкенә балаларының әниләре кайтканчы исән калуы да Сафураның тырышлыгы аркасында булды. Кызчык кечкенә куллары белән йокламый, ял күрми эшләп, кәҗәне бетермәде, бакча казып, бәрәңге утыртып, черек бәрәңге җыеп, каты күмәч пешереп, алабута, кычыткан ашатып, дүрт балалы ана хезмәтен үз җилкәләрендә күтәрде. Үскәч, Гатиятуллин Илсурга кияүгә чыгып, Караганда якларында яшәп, балалар үстерде.

Шунысы йөрәкне әрнетә: ә бит ул елларда ашлыклар урылмыйча, кар астында да калды. Нигә дип шулкадәр каты кыланганнар, сабыйлар-ятимнәр күз яшеннән дә курыкмаганнардыр.

Бу еллардан соң күп гомер үтсә дә, ул чакта күргәннәр барысы да йөрәктә, хәтердә. Күңелдәге уелган яралары бик тирән булган, күрәсең.

Сания Шәрипова (Нәбиева). 2004.Үзебез турында – үзебез(Түнтәр урта мәктәбе укытучылары

үзләре турында язалар)

Хаҗиев Фәрт Газыйм улы Хаҗиев Фәрт Газим улы 1955елның 1нче

гыйнварендә, Балтач районы Норма авылында туа. 1962елны 1нче класска укырга керә. 1нче класстан 10нчы класска кадәр “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. 1964елны пионер оешмасына керә. 1969елда комсомол оешмасына кабул ителә. 1972елда 10нчы классны тәмамлый. 1972-73нче уку елында Балтач районы Норма урта мәктәбендә химия фәнен укыта. 1973елда армия ссафларына алына. Ике ел армия сафларында хезмәт итә.

1975елда Казан Дәүләт педагогия институты физика - математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Фәрт институтта укыганда группада староста вазыйфасын үти. 1979елда институтны тәмамлый. Кама Тамагы районы Иске Казиле авылына эшкә билгеләнә. Иске Казиле урта мәктәбендә математика, физкультура, физика

304

Page 71: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 305

фәннәрен укыта һәм 7нче классның класс җитәкчесе булып эшли.

1980елда, Фәрт семьясы белән, Балтач районына күчеп кайта. 1980 — 82 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып һәм математика фәнен укыта. Ике ел эчендә мәктәпнең яңа бинасын төзетә. Урта Көшкәт сигезьеллык мәктәбе белән Түнтәр сигезьеллык мәктәпләре берләштерелә һәм Түнтәр урта мәктәбенә үзгәртелә.

1982елда, Фәрт, Сосна сигезьеллык мәктәбенә директор итеп күчерелә. Сосна мәктәбендә ике ел эшләгәч, райкомга инструктор итеп алалар. 1991елга кадәр оештыру бүлегендә инструктор булып эшли. Аннан соң Район Мәгариф бүлегендә инструктор булып эшли.

1992елда Хаҗиевны кабат Түнтәр урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Математика фәнен укыта. Фәрт үзен талантлы укытучы, тәрбияче һәм оештыручы итеп күрсәтә. Даими рәвештә үзенең квалификациясен күтәрү өстендә эшли. Укыту һәм тәрбия бирүнең алдынгы методларын өй рәнә. Иҗади, алдынгы методларны көндәлек эшендә актив куллана. Укытучы комплекслы мәсьәләләр эшләүне дәреснең төрле этапларында куллана.

Хаҗиев Ф. Г. күп эшли, дәреснең һәр минутын эффектлы куллана. Укыту принципларын дөрес куллана. Дәрестә дидактик материаллар һәм техник чараларны дөрес куллана. Һәр укучы белән иҗади эшли, проблемалы ситуацияләр тудырып укучыларның фикерләү дәрәҗәсен активлаштыра.

Хаҗиев Ф. Г. үзенең профессиональ осталыгын даими камилләштерә. Системалы рәвештә математика укытучыларының методик берләшмәләрендә методик, директорлар җыелышларында методик докладлар белән чыгышлар ясый. Коллегалары һәм әти-әниләр арасында даими чыгышлар ясый. Директор буларак укытучыларның квалификацияләрен күтәрүләренә күп игьтибар бирә.

Халык һәм әти-әниләр арасында зур авторитетка ия.

Мәктәптә уку һәм укыту өчен уңай шартлар тудыру өстендә бик күп эшли.

Хаҗиев Ф. Г. директор булып эшләгәндә мәктәпне ягу газга көйләнә. Мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә.

2001елда беренче категорияле укытучы “Укытучы методист” исеме бирелә.

Зарипов Рәфхәт Шәкүр улыӘтиемнең әтисе Зариф бабай ятимлектә үскән.

Гомере буена байларга урман кискән. Әтием Шәкүр сугышка кадәр авылдагы 7 коммунистның берсе була. Авыл советы председателе, мәктәптә һәм колхозда завхоз булып эшли. Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Әниемнең әтисе Гариф бабай тирә-юнь авылларга данлыклы тимерче, балта һәм буяу остасы була. Аның хатыны — әбием Бибиҗамал бик оста кием тегүче була.

Мин, әтием сугышка киткәч, 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Безне, 3 баланы әниебез карап һәм тәрбияләп үстерде. Өчебезне дә урта белемле итеп укытты. Абыем һәм апам училище тәмамладылар, мин югары белем алдым. Сугыштан соңгы бу чорда авылда хәтта әтиле гаиләләрдән дә 3 балага урта белем биреп укыта алу бик сирәк күренеш иде.

Әнием үтә тырыш, булдыклы хатын иде. Ул бригадир, ферма мөдире булып эшләп, 1933 елда республика колхозчылар съездында катнашкан. Имчәк бала (минем) белән сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән. Соңгы вакытта районнан (Чепьядан — 8км) җәяүләп 5 ел һәм ат белән 10 ел дәвамында почта ташыды. Оста тегүче булып, авыл халкына арзан бәягә күлмәкләр һәм костюм чалбарлар текте. Ул ихтирамга лаек, туры сүзле, кешелекле, киләчәкне алдан күрүче, зыялы һәм итагатьле, дини кеше булды. Ир йөрәкле кыю һәм батыр хатын булды, тормыш кыенлыкларыннан сыгылып төшмәде. Ике тапкыр өй салган, сугыш һәм сугыш арты елларының бөтен кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган ул. Авыл халкы алдында дәрәҗәсе бик зур иде. Аны олылар да, кечеләр дә бик тә хөрмәт итәләр, киңәшкә киләләр иде. Безгә белем һәм тәрбия бирүдә, кеше булуда ифрат зур көч куйды.

5 яшемдә мин абый-апалардан укырга өйрәндем. Китапханәдән китаплар алып укый идем. Балалар бакчасына йөргәндә иптәшләремә “Көн артыннан көн”, “Шауласын, гөрләсен безнең җыр” китапларын кычкырып укыганым хәтердә.

Башлангыч класста Бану апа Галиева белем һәм тәрбия бирде. Укытучы хезмәтенә мәхәббәт уятты. Почеркы да бик матур иде. Мин аңа ошарга тырыштым. Алга таба татар теле укытучысы Рашидә апа Мөхәммәдъярова туган телгә, китапка тагын да мәхәббәт тәрбияләде. Китап укыганда андагы образларны анализларга өйрәтте. Лозунг язарга, урамдагы лозунгларны, язуларны карап, күзәтеп, яхшы ягын отып алырга кушты.

Сәйдә апа Мөхәммәтшина математика нигезләрен өйрәтте. Укытучыларым Михеев Василий, Юсупов Рашадларга да мин бик рәхмәтле. 5-6 классларда укыганда абыем һәм өлкән малайларга ияреп детекторлы радиоалгыч ясадым. Тал башына һәм өй тәбәсенә колгалар куеп антенналар ясап, колакка наушник куеп радио тыңлый идек. Ул чорда электр, телевизор, чыбыклы радиолар юк иде.

8-9-10 классларны Чепья урта мәктәбендә укыдым. рус теле укытучысы Копосова М.И., физика укытучылары Хәмидуллин Хуҗа, Исхаков Габделхак, химия укытучысы Бакирова Асия, математика укытучылары Газизов Закир, Михайлов Тихон, Закиров Габделхак, татар теле укытучысы Вәлиуллина Августина, физкультура укытучысы Зайцев Павел һәм башка укытучыларны мин тормышымда юл күрсәтүчеләр, белем биреп, кеше итеп тәрбияләүчеләр дип искә алам.

1959 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт педагогия институтының физика бүлегенә

Page 72: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаукырга кердем. Биредә дә минем иң якын кешеләрем укытучылар иде. Юсупов Котдус абый, Нигъмәтуллин, Кудашев, Зарипов Мөбарәк, Вәлиев Камил Әхмәтович һәм башка бик күпләр минем өчен гомер буена үрнәк булып калдылар. Группадашларым да бик яхшылар булды. 5 ел дәвамында без группада бик тату һәм дус яшәдек, бар булганны уртак иттек. 7 семестр дәвамында мин 5 кә генә укып күтәренке стипендия алдым. Әмма ул ашарга һәм кием алырга җитми иде. Өйдән ярдәм сорау мөмкинлеге булмады. Без вагоннардан күмер, яшелчә һәм бәрәңге, арпа, цемент бушатырга, тиреләр төяргә йөрдек.

Радио белән мавыгуымны дәвам иттем. Ул чорда транзисторлар барлыкка килде. Сатып алу мөмкинлеге юк иде. Детальләрдән мин батарейка белән торган кесә радиолары җыйдым. Уч төбенә сыярлык һәм кесәгә салырлык унга якын төрдә радиоалгычлар ясадым. 1962-63 елларда, студент чорларда, кич белән һәм ял көннәрендә Казанның Идел буе Пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкчесе булып эшләдем. Буш кичләремне Ленин китапханәсе залларында (хәзерге Милли китапханә) китап белән шөгыльләнеп үткәрә идем.

“Смена” фотоаппараты сатып алып, фотога төшерү серләренә өйрәндем. Соңарак “ФЭД”, “Киев” аппаратлары алдым. 1960-80 елларда интенсив рәвештә фотография белән шогыльләндем. Бик күп кешеләргә хезмәт күрсәттем. Аннан кергән табыш пленка-кәгазь расходларыннан артмый иде билгеле. 1980 елларда 4 ел дәвамында “Киев” кинокамерасы белән кинога төшерү буенча мәктәптә түгәрәк алып бардым. Киноленталарны эшкәртү зур хезмәт сорый иде. Укучылар бу эшне теләп башкардылар. 1970-80 елларда авыл һәм мәктәп тормышыннан меңгә якын төсле слайдлар эшләдем. Кәгазьдә төсле фотография ясауны үзләштергәндә химикатлар белән агуланып, озак срокка аллергия алгач, бу шогыльне ташларга туры килде.

1959-1963 елларда “Татарстан яшьләренә”, “Ялкын”га языша башладым. Суфия апа Әхмәтова. Шамил Рәкыйпов, Розалина Нуруллина миңа файдалы киңәшләрен бирделәр. 1961 елда “Яшь ленинчы” чыга башлагач, андагы журналистлар мине бик якын иттеләр, мин аларның актив хәбәрчесенә әйләнеп киттем. Ул чорда эшләгән “Яшь ленинчы”лар миңа бик кадерле: Венера Ихсанова, Әнәс Сәләхетдинов, Миншәех Зәбиров, Марс Шабаев, Зоммер Гыйләҗев, Илгизәр Сәмигуллина, Саимә Ибраһимова, Рәйсә Яхина, Сәйдә Зыятдинова, Хәмзә Зарипов, Роза Туфитулова, Ренат Харис һәм башка журналистлар мине язарга, кеше булырга өйрәттеләр. “Ватаным Татарстан”нан Заһид Шәфигуллин, Нургали Булатов, “Мәгариф”тән Фәрит Сафин, Мәҗит Вәлиуллин, Фәрит Шәрифуллин, “Хезмәт”тән Рәфыйк Шәрәфиев һәм башка журналистлар минем остазларым һәм киңәшчеләрем булдылар. Алар мине рухи яктан баеттылар, мораль һәм материаль яктан ярдәм иттеләр. 40 ел дәвамында газета-журналларда язылган мәкаләләрем, язмаларым, укытучылар алдында ясаган доклад-реферат чыгышларымны бүген бергә тупласам, һичшиксез, берничә китаплык булыр иде.

Кызганыч, аларның күбесе тупланып барылмаган һәм сакланмаган. Мин бүгенге көнгә кадәр журналистлык шогылемне ташлаганым юк. Вакыт булган саен каләмгә тотынырга тырышам. Һәм аннан үземә рухи азык табам. Үз гомеремдә миңа бик күп кенә өлкән кешеләрнең, авылдашларның, балаларның тормышын, аларның фидакарь эшчәнлеген газета-журнал битләрендә яктыртырга туры килде. Үземнең уй-фикерләремне, фәлсәфи уйлануларымны кешеләр белән уртаклашырга тырыштым.

Студент вакытта берара мин “Чаян” журналының ул чактагы җаваплы секретаре Альберт Яхин янына да йөрдем. Халыктан 100 гә якын татар халык мәзәкләре тупладым. Аларның бары тик икесен генә Альберт абый журналда бастырды, калганнарын әдәбиятта бар инде дип кире какты. Яшь вакытта берникадәр шигырьләр язу белән дә мавыктым.

Әдәбиятны хәзер дә яратам. Вакыт булган саен әдәби әсәрләрне укып-танышып барам. Милли әдәбиятны, телебезне, милләтебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча кулдан килгән кадәр үземнән өлеш кертергә тырышам.

1964 елда институтны тәмамлап, физика, электротехника һәм радиотехника укытучысы буларак Чепья урта мәктәбенә укытырга кайттым һәм анда 3 ел эшләдем. Аннары 1 ел Совет Армиясендә хезмәт иттем һәм запастагы офицер исеме бирделәр. Хәзер запастагы капитан.

1963 елдан алып мин — укытучы, тормышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым, һәм аңа үкенмим. Физика, математика, астрономия һәм информатика укыттым һәм укытам. Үз фәнемне яратып укыттым. Методикадагы яңалыкларны үз эшемдә киң файдаланырга омтылдым, балаларга төпле белем һәм практик күнекмәләр бирергә тырыштым. Балаларның техник иҗатларын үстерүгә күп вакытымны сарыф иттем. Аларны тормышка хәзерләү буенча эшләдем. Методик яңалыкларны үстерү һәм тормышка ашыру буенча системалы рәвештә методик докладлар һәм мәкаләләр яздым, аларны район һәм республика матбугатында бастырдым. Район һәм республика мәктәпләре укытучылары алдында чыгышлар ясадым. 37 ел педагогик эшчәнлегемнең 7 елын мәктәп директоры вазыйфаларын башкарып үткәрдем, менә 15 ел инде укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — завуч вазыйфаларын башкардым. Мәктәптә җитәкчелек вазыйфалары башкару да җиңел түгел, балалар белән эшләүгә караганда, укытучылар белән эшләүнең үзенчәлекле, четерекле яклары бар. Мөмкин кадәр укытучыларның укытучысы булырга, мәктәптә бөтен педагогик коллектив өчен уңайлы хезмәт обстановкасы тудырырга, аларга төрле яклап ярдәм итәргә һәм бер үк вакытта таләпчән булып, мәктәпнең укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкта алып бару өчен бар тырышлыгымны куям.

Барлык хезмәт стажы булган 45 елның 40 елдан артыгынтуган авылым мәктәбенә хезмәт күрсәтәм. Туган авылым балалары, әти-әниләре һәм авыл халкы белән горурланам. Яшь вакытта Казанга һәм район үзәгенә эшкә чакырулар да шактый алдым. Әмма

306

Page 73: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 307

авылдан әниемне ташлап китәсем, ата-баба нигезен таркатасым килмәде. Гомеремне авыл халкына багышлаганым өчен һич кенә дә үкенмим. Үзем мөмкин кадәр кешеләргә ярдәмчел булырга, кешеләргә изгелек кылырга тырыштым. Тирә-юньдәге кешеләрнең, авылдашларның, хезмәттәшләрнең дә миңа карата теләктәшлекләре, ярдәмчел булулары өчен мин бик шат. Үзебезнең мәктәптән һәм башка мәктәпләрдәге түбәндәге укытучыларга, замандашларга карата мин аеруча рәхмәт хисләре тоеп яшим: Яппаров Ягъфәр, Зыятдинов Бакый, Фазлыев Рамил, Гыйләҗев Рәкыйп, Ибраһимов Әнәс, Кумаев Константин, Мөхәммәдъярова Рашидә, Хаҗиев Габделфәрт, Мөхәммәдиева Рәйсә, Кашапова Рузилә, Хаҗиева Нәдирә, Ибраһимова Халидә, Ибраһимова Дамира һәм башка бик күпләр. Мәктәп директоры, завуч һәм укытучы булып эшләгән чорларның кайбер мизгелләрендә кайбер шәхесләр тарафыннан эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дә дучар булдым. Шунысы куанычлы, андый шәхесләр тормышымда берничә генә булды. Андый ситуацияләрдән тиз чыгуда миңа һәрвакытта да хезмәттәшләрем эчкерсез ярдәм күрсәттеләр.

Мәктәптә эшләү чорында укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү буенча шактый гына эш башкарылды. Укучыларны Казанга, Ульяновскига, Мәскәүгә, Малмыжга һәм башка урыннарга экскурсияләргә йөрттем. Җәйге ял вакытларында, баштарак үзем генә, соңарак гаилә белән, СССР заманында илебезнең төрле почмакларында, төрле шәһәрләрдә йөреп, кешеләр һәм тарихи истәлекле урыннар белән танышып, үземнең фикерләвемне киңәйтеп, белемемне үстердем. Миңа ул чорларда Ташкент һәм Сәмәрканд, Астрахань һәм Саратов, Волгоград һәм Киев, Севастополь һәм Одесса, Ленинград һәм Таллин, Петрозаводск һәм Рига, Минск һәм Калининград, Москва һәм Киров, Горький һәм Чабаксар, Сведловск, Тобольск, Төмән, Омск, Сургут, Новосибирск, Сочи, Тбилиси һәм башка шәһәрләр белән киң итеп танышу мөмкинлеге булды. Бу һәм башка шәһәрләр, аларның тарихи истәлекле урыннары һәм алардагы халыкның ул чордагы тормышы турында мин бүген дә бик күп мәгълуматлы.

30 елдан артык партия системасында пропагандист һәм лектор, агитатор буларак авыл, район халкына хезмәт күрсәттем. Авылда 25 елдан артык участок сайлау комиссиясе рәисе, Сабантуй һәм клубта үткәрелгән яңа ел үткәрү комиссияләре жюри рәисе булып хезмәт иттем. Авылда яңалыклар кертергә омтылдым. Минем инициатива һәм колхозыбыз көче белән авылыбыз өчен космос аша телевизион тапшырулар кабул итү һәм аларны авылга ретрансляцияләү буенча телевизион станция төзелде һәм 10 елдан артык аңа җәмәгать башлангычында хезмәт күрсәттем. Җирле үзидарә советы ярдәмендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемлеген барладык һәм бу исемлекне мәрмәр плитәләргә яздырып, авылыбыз уртасындагы

һәйкәлне яңартуга ирештек. Минем инициатива нигезендә 9 май Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янына гирляндага һәрбер укучы баланың үз бабаларын искә алып, исемләп чәчәкләр кадау традициясен керттек. Бу традиция 15 елдан артык дәвам итә инде. Бу традициягә кушылып, өлкәннәр дә үз якыннарын, туганнарын һәм күршеләрен искә алып чәчәкләр куя. «Хәтер китабы»на кермичә калган 30 га якын авылдашларыбыз исемлеген «Хәтер китабы»ның өстәмә томына кертү өчен хәзерләп җибәрдек. Авыл тарихына һәм мәктәп тарихына караган материаллар туплау өстендә укучылар белән менә къп еллар дщвамындаэш алып барабыз. Авыл музее оештыру буенча үземнең өлешне кертергә тырышам.

Хатыным Гөлзада бик яхшы тормыш иптәшем булды. Бик матур итеп гомер кичерәбез. Гөлзада мәктәп китапханәчесе булып эшли. Кызыбыз Энҗе хәзерге вакытта КДУны тәмамлап Балтачта редакциядә эшли, улыбыз Фәннур Казан аграр университетын тәмамлап, Биектау районында инженер-механик булып эшли.

Бакчачылык, яшелчәчелек, умартачылык белән шогыльләнәм. Балта эшен, ташчы, мич чыгаручы, киномеханик, электрик, телевизор һәм радио, телевизор, магнитофон төзәтүче һөнәрләрен беләм. Студент вакытта токарь, слесарь, литейщик һөнәрләре бирделәр. 40 яшемдә, автомобиль сатып алгач, һәвәскәр шофер профессиясе үзләштердем һәм автомобильне үзем ремонтлыйм. 50 яшемдә персональ компьютер белән эшләргә өйрәндем. Бейсик телен үзләштереп, программалар белән м һәм үзем дә укыту программалары төзим һәм аларны җәмәгать башлангычында башка мәктәпләргә тарату өстендә эшлим. Компьютер программалары алмашу, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән Казандагы алдынгы гимназия, лицей укытучылары белән элемтә урнаштырдым, тәҗрибә уртаклашып яшим.

Мәктәбебезнең без җиһазлаган физика кабинеты, соңарак информатика кабинеты да район мәктәпләре арасындагы конкурста иң яхшысы дип табылды. Район күләмендә физика укытучылары, соңарак информатика укытучылары конкурсында иң яхшы укытучы исемнәренә лаек булдым.

Norton Сommander, MS DOS, Windows 95, Microsoft Word, Excel программалары белән эшләргә, бухгалтерия документлары башкарырга, төрле типтагы татар хәрефләре кулланып полиграфик системалар белән эш итәргә өйрәндем. Заманча компьютер, сканер, Photoshop һәм лазер принтеры кулланып брошюралар һәм китаплар эшләү буенча билгеле бер күләмдә эш алып барам.

Укучылар өчен, укытучылар өчен, студентлар өчен кулдан килгән кадәр, докладлар, рефератлар, брошюралар, дидактик материалларны компьютерда хәзерләү, аларны битләргә салу, форматлау һәм принтерда печатьләү буенча ярдәм итәргә омтылам.

Эш дәверендә район мәгариф бүлегенең, мәгариф министрлыгының, район хакимиятенең, КПСС өлкә һәм район комитетынгың күп сандагы мактау грамоталары белән бүләкләндем. Ике тапкыр

Page 74: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланареспублика Политик мәгариф йортында Мактау тактасына, бер тапкыр районның Мактау тактасына фотомны куйдылар. Югары категорияле физика-информатика укытучысы исеменә, Хезмәт ветераны медаленә, Россиянең мәгариф отличнигы исеменә лаек булдым.

2001 елда ТР ММның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” мактаулы билгесенә ия булдым. Югары категорияле укытучы исеме бирелде. Район күләмендә сәләтле балалар өчен физика һәм информатика буенча “Абага чәчәге” олимпиадасы үткәрү буенча районда һәм республикада танылдым. 2001-2005 елларда республика буенча үткәрелә торган төрле конкурсларда Дипломнар белән бүләкләндем һәм лауреат, 2002 елда Бөтендөнья татар Конгрессы делегаты булдым.

Шунысына куанам, мин укытып чыгарган укучыларымның абсолют күпчелеге тормышка чын кешеләр, хезмәт сөюче җир хуҗалары, тәрбияле гаилә членнары, үз профессияләрен тирән белүче белгечләр булып җитештеләр. Алар арасында бик күп механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, офицерлар, инженерлар, квалификацияле эшчеләр, галимнәр бар.

Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән, авылдашларның рәхмәтен даими ишетүгә куанам, гаилә бәхетенә горурланам. Гаиләбезнең тигез, борчу-мәшәкатьсез, балаларыбызның белемле, тәрбияле, таза-сау, кешеләр өчен игелекле булып үсүләрен телим.

2007.

Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызыБасыйрова Гөлфия Тәлгат кызы 1969 елның 23

сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында туа. Укыганда ук класстан тыш эшләрдә актив катнаша, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, 1986 нче елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1991 елда шушы институтның тарих-филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 2002 нче елда мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты. Үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана. Дәресләрне мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, укучылар өчен файдалы итеп үткәрә. Аеруча укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар даими үткәрә, укучылары белән район буенча уздырыла торган конкурс, чараларда актив катнашалар.

Гөлфия Тәлгатовна үзенең эш тәҗрибәсе белән район укытучылары белән дә теләп уртаклаша. Соңгы елларда рус теле укытучылары, район мәктәпләре директорлары өчен үткәрелгән семинарларда яңа

технологияләр кулланып матур дәрес үрнәкләре күрсәтеп, эшчәнлегенә уңай бәя алды. Дәресләрдә компьютер технологияләре куллану, яңа метод, алымнар куллану буенча уңышлы эшли. Эшчәнлегендә төп игътибарны балаларның сөйләм телен үстерү, грамоталылыкларын арттыруга юнәлтә. Басыйрова Г.Т. әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, мәктәптә методик эшне камилләштерүгә, укучылар, укытучылар эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирә. Яшь буынга белем, тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Балтач районы Мактау Грамотасы, Мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде.

Басыйров Илдар Ирек улыБасыйров Илдар Ирек улы 1964 нче елның 13

сентябрендә Үзбәкстан ССР Сәмәрканд шәһәрендә туган.1971 нче елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә.1973 нче елда октябрят, 1978 нче елда комсомол сафларына кабул ителә. 1979-82 нче елларда Норма авылында урнашкан ССПТУ-30 да укып киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. Училищедан соң “Дружба” колхозында комбайнер булып эшли. 1982 нче елның октябреннән 1983 нче елның февраленә кадәр ДОСААФ ның шоферлар әзерләү курсында укый. Шофер таныклыгы алгач, кабат “Дружба” колхозына кайтып ГАЗ-51 автомобилендә эшли башлый. 1983 нче елның апрель аенда Совет армиясе сафларына чакырылып, 1985 нче елның май аена кадәр Германиядә (ГСВГ) хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач кабат колхозда башта комбайнер, аннары шофер булып эшли. 1986 нчы елның январь аеннан Түнтәр урта мәктәбенә инструктор һәм һөнәргә өйрәтү укытучысы итеп эшкә алына. 1987 нче елда партия сафларына кабул ителә. 1988-93 нче елларда читтән торып АДПИ ның гомумтехник фәннәр факультетын тәмамлап югары белем ала. 1990 нчы елдан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы.

Эшләү чорында үзен укытучылар һәм укучылар коллективын оста оештыручы итеп күрсәтте. Тәрбия буенча эшчәнлеген мәктәпнең укыту-тәрбия һәм район мәгариф бүлегенең планнары нигезендә алып бара. Мәктәптә уздырылган чаралар аның турыдан туры җитәкчелеге, инициативасы белән уза. Шушы күпсанлы кичә, чара, атналыклар, бәйрәмнәрне уздыруда Илдарның яхшы художник, конкурсларда катнашкан биюче булуы, электричествоны һәм техниканы яхшы белүе ярдәм итә. Мәктәптә еш кына районның тәрбия буенча директор урынбасарлары һәм технология укытучылары өчен семинар киңәшмәләр үтеп тора. Аларда тәрбия бирүдә һәм укучыларны тормышка әзерләү, профессия сайлау эшчәнлегендәге яңа технологияләр, компьютер программалары кулланып, төрле телевизион уеннар итеп күрсәтелә.

И.И.Басыйров укучыларны спортка, үзэшчән сәнгатькә, төрле түгәрәкләргә тарту буенча планлы эш алып бара.Аның нәтиҗәсе укучыларның район һәм

308

Page 75: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 309

республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар алуында чагыла. Укучылар һәм ата-аналар арасында авторитетка ия. 1996 елда Илдар Ирекович районның иң яхшы машиноведение укытучысы исеменә лаек булды, шулай ук ул җитәкләгән машиноведение кабинеты районда иң яхшы кабинет исеменә лаек булды.

Закирова Гөлсинә Гатаулла кызы1955 елның 23 апрелендә Балтач районы Түнтәр

авылында укытучы гаиләсендә туа.1962-1970 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә

укый. Мәктәптә “5” һәм “4”ле билгеләренә укый, күп кенә җәмәгать эшләре алып бара. Дружина советы председателе була, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.

1970-1972 елларда Балтач урта мәктәбендә урта белем ала.

Мәктәпне тәмамлагач, бер ел Түнтәр культура йортында художество җитәкчесе булып эшли. Аннан соң мәктәптә ялга киткән укытучылар урынына башлангыч классларда укыта һәм югары классларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1975-1980 елларда КДПИның тарих-филология факультеты ТРО бүлегендә укый. Биш ел группаның старостасы булып тора. Яхшы укыганы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен, ул вакыттагы институт ректоры, галим Зәкиев М. З. нең исемле китабы белән бүләкләнә.

Институтны тәмамлаганнан соң, 1980 елда туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1981, 1982 елларда шушы фән буенча белем күтәрү курсларында була. 1985 елда үзенең тәҗрибәсе, дәрес эшкәртмәсе белән “Совет мәктәбе” журналында чыгыш ясый. (“Правописание не с прилагательными” в VI классе).

“Фонетический разбор слова” (V-кл.), “Согласование прилагательного с существительным” (V кл.), “Имя существительное. Повторение” (VIкл), “Мцыри - любимый идеал Лермонтова” (VIIкл.) кебек темаларга нык хәзерлекле ачык дәресләр күрсәтә. Район укытучылары өчен “Тема зависти в рассказе А. Алексина “Домашний совет” дигән темага VII класста ачык класстан тыш уку дәресе үткәрә. Август конференциясендә “Учебные игры на уроках русского языка” дигән темага доклад ясый. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында Закированың “Веселые конкурсы” үткәрү тәҗрибәсе яктыртыла. Укытучы укучыларны рус телендә грамоталы язарга һәм сөйләргә өйрәтү өстендә тырышып эшли. Шуларны искә алып, аңа 1991 елда “Өлкән укытучы” исеме бирелә.

1988-1991 елларда Закирова Г. Г. тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1990 елның август конференциясендә “Тәрбия эшләрен блоклап планлаштыру” дигән темага чыгыш ясап эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында “Әдәп төбе - матур гадәт” дигән темага класс сәгате үткәрү эшкәртмәсе басыла. “Иҗади очрашулар” (“Ватаным Татарстан”, 1994,

№21), “Кеше өчен көрәш” (“Хезмәт” газетасы, 1996, №49) мәкаләләре басыла.

1993-1994 еллардан башлап Закирова Г. Г. мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Кабинет мөдире буларак кабинетны зәвык белән ремонтлады һәм җиһазлады. Дәрес өчен кирәкле материаллар тупланып, тәртип белән урнаштырылган. Бүгенге көндә видео-аудиокассеталар туплау эше бара. Борынгы әйберләр җыеп, “Әбием сандыгыннан” почмагы эшли.

“Әдәби әсәргә анализ” (Vкл. А. Яхин программасы буенча), “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр” (Vкл. Ш. Галиев иҗаты буенча), “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” (XIкл. Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”), “Ярыймы, ярамыймы?” (Vкл. әдәплелек дәресе), “Моң һәм сүз сәнгате” (Vкл. Ә. Еники “Курай” хикәясе), “Сүз төркемнәре - бездә кунакта” (VIкл.), “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” (IХкл.), “Татар теле - дәүләт теле” (IX-XIкл. дәрес-конференция), “Кушма җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау” (VIIIкл.) дигән темаларга яхшы хәзерлекле, төрле метод - алымнар кулланылган ачык дәресләр бирде. Әдәбият дәресенә укучыларның әбиләре, әниләре, пенсионер укытучылар һ. б. да чакырыла.

Укытучы фән буенча класстан тыш чаралар үткәрү ярдәмендә укучыларда үз фәненә кызыксыну тәрбияләргә омтыла. Әдәби җомгалар ( “Муса Җәлил”, “Илһам Шакиров”, “Каюм Насыйри”), “Туган тел” атналыгы (1994, 1995), Тукайга багышланган әдәбият - сәнгать бәйрәме (1996), “Татар китабы” атналыгы (1997), Гаяз Исхакыйның тууына 120 ел (1998), шигърият бәйрәме (район күләмендә, 2000), китап укучылар конференцияләре (В. Нуруллин, Ф. Садриев, М. Мәһдиев), яңа китапларны тәкъдир итү (презентацияләү) кебек чаралар зур хәзерлек белән үтә.

Мәктәп һәм район күләмендә шигырь, сочинение конкурсларында аның укучылары актив катнаша. Мәсәлән, Җиңүнең 55 еллыгы уңае белән үткәрелгән сочинениеләр конкурсында Закиров Расилнең (IХкл.) сочинениесе 3 урынны, шигырь конкурсында Зыятдинова Эльвира (VIIIкл.) 3 урынны алды.

Укучыларны шагыйрьләр, язучылар белән очрашуларга, ел саен Тукай бәйрәменә, әдәби туган якны өйрәнү буенча экскурсияләргә (Шода, Казан, Гөберчәк) алып бара.

Район олимпиадаларында укучылары II, III, V, VII урыннарны алып киләләр. Закирова 1996 елда укытучы-методист исеменә ия була.

Укытучының методик эшчәнлеге югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә дә ул мәктәптән тыш, район укытучылары алдында да еш чыгыш ясый, республика матбугатында тәҗрибә уртаклаша.

“5 классларда карточкалар белән эшләү тәҗрибәсеннән” (1996), “Соңгы еллардагы балалар әдәбияты үсеше” (1998) дигән темаларга докладлар куйды, Субаш мәктәбендә Ә. Еники иҗаты буенча ачык дәрес күрсәтте. Бу ачык дәрес эшкәртмәсе “Мәгариф” журналында басылып (1999, №2), “Елның иң яхшы мәкаләсе” бәйгесендә җиңеп чыкты (2000,

Page 76: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана№2). 1997-98 уку елында район татар теле укытучылырының “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, призлы 2 урынны алды.

1997-98, 1999-2000 уку елларында укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Укытучы дәресләрдә укучыларның мөстәкыйльлекләре, грамоталылыклары, сөйләм телен үстерү өстендә эшли, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куя. Дәресләрдә өстәмә материаллардан, әдәбияттан файдалана. Шундый эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, әдәбият укытуда җирле материаллардан файдалану тора. Бу юнәлештә эш 1994 уку елыннан башланып, альбом төзелгән, әдәбият тупланган. “Авылыбыз тарихының татар әдәбиятында чагылышы” дигән тема түгәрәк дәресләрендә өйрәнелә, укучылар рефератлар язалар, аларны яклыйлар, альбомнар ясыйлар, мәгълүмат туплыйлар. Укытучы шушы тема буенча авторлык программасы төзеп, мәгариф министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

2000 елның декабрь аенда татар теле укытучыларының белемен югары категориягә күтәрү курсларында булып сынау узды һәм әйдәп баручы укытучы исеменә лаек булды.

Закирова Г. Г. ның дистәдән артык укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, КДУның журналистика бүлегендә, КДПУ, гуманитар институтта һәм Арча педагогия колледжында шул юнәлештә белем алалар.

Хаҗиева Надирә Абзал кызы1956 елның 6нчы мартында Чүпрәле районы Яңа

Чүпрәле авылында туган.1963елны 1нче класска укырга керә. 1нче класстан

алып 10нчы класска кадәр “4” һәм “5”ле билгеләренә укый. 1965елны пионер оешмасына кабул ителә.

Класста комсорг вазифаларын үти. 1973елны 10нчы классны тәмамлый. 1973 — 74нче уку елында Иске Чүпрәле урта мәктәбендә өлкән пионер вожатый булып эшли. 1974елны Казан Дәүләт педагогия институтының физика - математика факультетының физика бүлегенә керә. 1979елда институтны тәмамлый. Кама Тамагы районы Иске Казиле авылына эшкә җибәрелә. Анда 1 ел эшләгәч, семьясы белән, Балтач районы Түнтәр авылына күчеп киләләр. 1981-82нче уку елында Түнтәр урта мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып эшли. 1982елдан алып 1986елга кадәр Сосна урта мәктәбендә озайтылган группада тәрбияче булып эшли. 1982елдан алып 1986елга кадәр Сосна урта мәктәбендә озайтылган группада тәрбияче булып һәм физика фәнен укыта. 1992елны кабат Түнтәр урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Семьясы белән Түнтәр авылына күченеп киләләр. Түнтәр урта мәктәбендә физика һәм технология фәннәрен укыта.

Барлык эшләгән урыннарында да Хаҗиева Надирә үзен талантлы укытучы һәм тәрбияче итеп күрсәтте. Даими рәвештә үз квалификациясен күтәрү өстендә эшли.

Алдынгы укыту һәм тәрбия методларын өйрәнә. Иҗади эшләп алдынгы методларны үзенең көндәлек эшендә куллана. Дәресләрдә эффектлы эшли, аның өчен төрле төрле укыту принципларын, дидактик һәм техник средстволар куллана. Укучылар белән индивидуаль эшли. Коллегаларының дәресенә дөрес анализ ясап, уңай алымнарын үз дәресендә куллана. Укучылар белән бергә физика кабинитын дәрескә җайлы итеп җиһазлады. Йорт эшләре кабинетын җиһазлады. Ул укыткан укучылар физика фәне буенча олимпиадада призлы алалар, югары уку йортларында уңышлы укыйлар. Системалы рәвештә район һәм мәктәп күләмендә ачык дәресләр үткәрә. Район методик берләшмәләрендә төрле темаларга чыгышлар ясады. Мәсәлән: “Физика дәресләрендә эксперименталь мәсьәләләр чишү”, “Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү”, “Хезмәт нең матурлыгын тоя белү”, “Традицион булмаган дәресләр”, “Физика фәнен укытуның уңай алымнары”.

Ахыргы елларда түбәндәге темаларга ачык дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрде: “Чәй эчкәндә” дигән темага 8нче класста ачык дәрес, “Архимед көче” дигән темага 7нче класста ачык дәрес, “

Ышкылу көче” дигән темага 7нче класста ачык дәрес, “Электр энергиясен житештерү, файдалану, тапшыру” темасына 11нче класста ачык дәрес, “Күк йөзендәге могҗизалар” темасына класстан тыш чара, “Могҗизалар кыры”, “Йолдызлы сәгать”, “Бәхетле очрак” темаларына класстан тыш чаралар.

Халык һәм ата-аналар арасында зур авторитетка ия. 2000елны Хазиева Надирәгә беренче категорияле “Укытучы методист” исеме бирелә.

Зарипова Гөлзада Таһир кызы1954 елда Арча районы Казанбаш авылында туган.

Әтисе лесхоз оешмасына эшкә күчерелгәч, Үрнәк бистәсенә күчеп яши башлаганнар. Лесхоз мәктәбен тәмамлаганнан соң Арчада сатучылар курсын тәмамлаган. Лесхоз кибетендә 9 ел дәвамында сатучы булып эшләгән. Сатып алучыларның хөрмәтенә лаек булган. Кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән аерылып трган. Макталып, Арча райпосының Почет тактасына кертелгән.

1981 елда Түнтәр авылына тормышка чыккач, башта Түнтәр кибетендә сатучы булып эшли. Балаларны детсадка урнаштырган вакытта бер ел детсадта эшләп ала. Аннары эшкә мәктәпкә урнаша. Өч ел дәвамында интернат тәрбиячесе һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Үз эшенә җаваплы карый. Балаларның якын дусты киңәшчесе була. 1989 елдан башлап мәктәп китапханәчесе вазыйфасын башкара. Ул китапханәгә эшкә килгәндә китапханәчеләр гел алмашынып торалар. Гөлзада Таһировна китапханәдә эшли башлагач, китапханә ике тапкыр бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күчерелә. Соңыннан уку залы зур булган һәм дәреслекләр саклау бүлмәсе дә иркен булган бүлмәгә күчәләр. Китапларны күчерү эшләре шактый кыен булса да, яңа урында укучылар өчен дә укытучылар өчен уңайлы эш шартлары тудыра китапханәче. Ул балаларга да укытучыларга да хөрмәт белән карый. Балалар да аны бик яраталар. Укытучылар хөрмәт

310

Page 77: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 311

итәләр. Китапханәдән балалар да, укытучылар да, техник персонал да өзелми. Хәзерге вакытта китапханәде китап фонды 20 меңгә җитә.

2000-2001 елларда Зарипова Г.Т. район мәктәпләре арасында мәктәп китапхәләре конкурсына җиңү яулады һәм Мактау Грамоталарына лаек булды. 2007 елда үткәрелгән конкурста да ул район күләмендәге ярышты икенче урынны алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы1960 елда Түнтәр авылында Шәрәфиевлар

гаиләсендә беренче бала буларак туган. Бу гаиләдә алга таба янә 6 бала дөньяга килә. Халидә кечкенә вакыттан ук 3 малай һәм 3 кызга өлкән апа буларак хезмәт күрсәтә. Шәрәфиевлар гаиләсе ул вакытларда ук авылда үрнәк гаилә булып тора. Халидә Түнтәр сигезьеллык мәктәбен, аннары Чепья урта мәктәбен тәмамлады. Бер ел колхозда сыер савучы булып эшләгәннән соң, Кзан дәүләт университеты филолгия факультетының татар теле бүлегнә укырга керде. Укуын тәмамлаганнан соң туган авыл мәктәбенә укытырга кайтты.

1982 елдан бирле ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Укучыларга карата үтә ягымлы, мәрхәмәтле укытучы буларак, аны укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итәләр. Халидә Ибраһимованың дәресләре олы тәрбия мәктәбе. Ул үзенең фәнен тирәнтен белә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү буенча күләмле эш алып бара.

Халидә Ибраһимова тормыш иптәше Васыйл белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары югары уку йортларында белем ала. Айтуган әтисе юлыннан китеп, инженер һөнәрен сайлады, аграр университетта укый. Айзат әниләре һөнәрен сайлап, педагогия университетының физика бүлегендә белем ала. Кече балалары мәктәптә укыйлар.

Мин, Гайфетдин кызы Халидә, 1960нчы елның чәчәкле җәендә үзебезнең Түнтәр авылында 7 балалы, әтиле-әниле, 2 әбиле буласы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килгәнмен. Балачагым матур кием, тәмле ризык, матур уенчыкларга бай булмаса да, безнең рухыбыз: хыял-өметләребез, булганга канәгать була белүебез, һәр көнне сөенеп яшәвебез белән бик-бик бай иде. Мин шуңа бүген дә сөенәм, ярый әле миңа шундый бай гаиләдә туарга насыйп булган, - дип.

Түнтәр мәктәбендә 8 ел белем алу дөньяга күзне ачты. Без бик кызыклы, мавыктыргыч, әхлакый чиста мохиттә укыдык.

9-10 классларны Урта Көшкәт урта мәктәбендә уку да безгә күп нәрсә өйрәтте: кеше белән аралашырга, русча сөйләшергә, дуслык кадерен белергә, тормышны, кешеләрне әзме-күпме аңларга һ.б. һ.б.

Күңелем белән балачактан ук Казан дәүләт университетына тартылдым, Газеталардагы белдерүләр, мәкаләләр буенча гына, билгеле. “Анда минем кебек чүәкле кызларны кертәләр микән?” -

дип, бик дулкынланып ачтым мин ул авыр, мәһабәт ишекләрне. Ике ел рәттән бик һәйбәтләп имтихан биргәч, аннан безнең ише гади кеше өчен булган (рәхмәт яусын, ул чакта гади кешеләрне уйлыйлар иде) рабфакка имтихан тоткач кына КДУ студенты була алдым мин. Анда үткән биш ел гомерем – бүген матур төш сыман гына. Аллагашөкер, гел әйбәт кешеләр булды юлдашым бүгенгә кадәр, моннан соң да шулай була күрсен. КДУда безгә төпле белем бирделәр дип саныйм, теорияне бигрәк тә. Методик як бераз йомшаграк булса да. Тормыш үзе иң көчле методист инде ул, гыйбрәт ала белсәң...

1984нче елдан туган авылым мәктәбендә эшлим. Арган-йөдәгән, борчылган-сыктаган көчсез чакларым да бар – ләкин класска кереп, балалар күзенә карап, андагы беркатлы ихласлыкны, җылылыкны тойсам, мин яңадан Кеше булам, ыбыр-чыбырлар коела, җаным чистара...

Үземне бик шәп әнигә санамыйм, әмма гаиләмнән уңдым дип уйлыйм. Күзләр генә тимәсен: 3 улыбыз, кызыбыз үсә. Аллаһы ярдәменнән ташламасын, гомерләре белән, сау-сәламәт булып үссеннәр, игелекләрен күрергә язсын Аллаһы...

Безнең мәктәп уртачалар рәтенә керә микән. Коллективта төрлебез төрлечә инде, һәр җирдәге кебек. Гомумиләштерсәк: үтә начар җанлы укытучы юк кебек. Бик көчле, белемен тулысынча балаларга багышлаганнары да аз түгел. Билге куярга туры килсә, таза “4”лене куеп буладыр дип уйлыйм. Үз авылымда яшәп, шунда эшләвемә сөенеп бетә алмыйм. Җирсеп, сагынып яшәргә язмаган, дип сөенәм. Туган туфрагымда тәгәрәп үсүче яшь буынга үзем булдыра алганча белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Кәгазьдәге генә белемне йөрәгем кабул итми. Бүгенге әхлаксыз, “көчлеләрнең” кырыс, гаделсез кануннары белән яшәп яткан дөньябызда әдәбиятның, тормышның уңай геройлары шактый төссез күренә. Ләкин күрә белгән күңел күзенә тормыш Матур һәм Ямьле. Минем бүгенге миссиям: үзем аңлаган, күргән, тойган һәр Матурлыкны, Яхшылыкны, Шәфкатьлелек һәм Миһербанлылыкны кеп-кечкенә орлыклар итеп булса да Яшь Күңелнең түренә салу. Бүген-иртәгә генә шытмаса да, ул орлыклар барыбер шытачак, үсәчәк, чәчәк атып җимеш бирәчәк, - дип ихлас күңелдән ышынам.

Чәчкән орлыкларыбыз шытсын өчен яшибез бит...

Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәр кызы1965 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы

Балтач районы Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап 1983 елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1988 елда шушы институтның табигать фәннәре факультетының химия-биология бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башлады.

Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты.

Page 78: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Гөлсинә Гәбделбәровна үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана, дәресләрне өстәмә әдәбият, методик әдәбият һәм журналлардан күп материаллар белән тулыландырып мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Дәресләрнең практик өлешләренә зур игътибар бирә.

Укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар, экология айлыклары даими үткәрә.

Гөлсинә Гәбделбәровна класс җитәкчесе буларак та нәтиҗәле эшли. Район күләмендә үткәрелгән класс җитәкчеләре конкурсында катнашып призлы урынга лаек булды. Ул балаларның психологиясен өйрәнеп һәр укучыга шәхси якын килеп эшли. Гөлсинә Гәбделбәровна мәктәпне тәмамлап чыккан үзенең укучылары белән дә горурлана. Алар арасында агрономнар, медиклар, инженер-механиклар, ветврачлар, укытучылар бар. Ул үзенә дә алмаш әзерли. Аның укучылары үзе тәмамлаган факультетта укып химия-биология укытучысы булырга әзерләнәләр.

Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәровна үзенең тәҗрибәсен район укытучылары белән теләп уртаклаша. Соңгы 10 ел эчендә генә дә ул 2 тапкыр район укытучылары өчен химия, биология буенча семинар үткәрде, ачык дәресләр һәм кичәләр күрсәтте. Ул укытучыларның август конференциясендә чыгышлар ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, район методик берләшмәсендә эшлекле тәкъдимнәр белән еш фикер алыша.

Гөлсинә Гәбделбәровнаның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп яны тәҗрибә участогының да эше җайланды. 1997 елның сентябрь аенда Мәскәүгә “Уңыш-97” күргәзмәсенә экспонатлар җибәрелде һәм мәктәп Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең махсус дипломы белән бүләкләнде.

Рамазанова әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Алар өчен бәйрәм кичәләре үткәрә, балаларның яшь үзенчәлекләре, психологик үзенчәлекләре һәм гаиләдә бала тәрбияләү проблемалары буенча докладлар, фикер алышулар үткәрә.

Укытучының эшчәнлеген мәктәптә дә, районда да таныйлар һәм дөрес бәялиләр. Ул район мәгариф бүлеге тарафыннан грамота, мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Гөлсинә Гәбделбәровна лаеклы рәвештә укытучы- методист исемен йөртә. Мәктәптә тырыш, хөрмәтле укытучы, яшьләр өчен яхшы иптәш, остаз, гаиләдә үрнәк, сабыр әни ул.

Ибраһимова (Нәкыйпова) Дамира Мансур кызы“1976 елда Арча педагогия училищесына укырга

керә. Класс җитәкчеләре итеп Гайнетдинова Гөлсинә Рахматулловнаны билгелиләр. Ләкин берәр ай үтми Бакирова Лилия Нуриевнаны класс җитәкчесе итеп алыштыралар.“Без үзебезнең татар теле укытучысын

немец теле укытучысына алыштырмыйбыз”, — дип класс белән елап йөргән истә, — ди Дамира апа. — Ләкин безнең бәхет булды. Без 4 ел буе шундый дус, тату гаилә булып, үзебезнең класс җитәкчесе белән яшәдек. Лилия Нуриевна безгә тормыш өчен кирәкле бик күп әңгәмәләр үткәрде. Без аңа бик рәхмәтле. Безнең барлык укытучыларыбыз да әйтеп бетергесез белемле, тәртипле, чын мәгънәсендә укытучылар иде. Рус теленнән Римма Салиховна, математикадан Мария Ахметовна безгә төпле белем бирделәр. Педагогикадан Шайхенур абый укытты. Аның бер генә дәресен дә аңламау мөмкин түгел иде.Без аңа бик рәхмәтлебез. Мин химия түгәрәгенә йөрдем, безне Флера Гумеровна укытты. Без кичәләрдә химиядән кызыклы тәҗрибәләр куйдык. Елан чыга дип, хәзер кулъяулыкка ут каба, ә яулык янмаячак, — дип, тәҗрибә күрсәткәннәр әле дә истә тора.

Ул — ТСО дәресе. Дәрес алдыннан киноаппаратураның төзелешен өйрәнү, ятлау дисеңме. Төнлә уятсалар да ул истә калырлык итеп өйрәнгәнбез. Рәхмәт барлык укытучыларыбызга. Без шундый тырышып, көнләшә-көнләшә укый идек. Стипендия алган саен 5әр сумга китап ала идек. Ул бәйрәмнәр, кунакка йөрүләр. Шундый күңелле вакытларны кире кайтарсаң иде. Ләкин 20 ел үткән шул инде. Мин 1980 елда училищены бетереп Кукмара №1 урта мәктәбендә башладым. 1990 елда Балтач районы Түнтәр авылының урта мәктәбенә эшкә килдем. Башлангыч класс укытучысы булып эшлим. Бүгенге көндә югары белемле, укытучы методист. Мин үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Үзебездә 4 бала тәрбиялибез. Мин барлык укытучыларыма, дусларыма, коллегаларыма зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим”.

Исмәгыйлова (Камалиева) Рәйханә Зөфәр кызыМин 1978 елда Арча педагогия училищесына

укырга кердем. Безнең класс җитәкчесе итеп бик мөлаем йөзле, сабыр холыкы Р.Гөлсинә апаны билгеләделәр. Ул безне үз балаларыдай якын итте. Безнең өчен авыл мәктәбен тәмамлап, яңа әти-әни канаты астыннан чыккан балаларга бу бик тә кирәк иде. Мәрхүмә Гөлсинә апага без әле дә бик рәхмәтле, аны сагынып искә алабыз.

Гөлсинә апаның тормыш иптәше Шәйхенур абый да бик кешелекле кеше иде. Ул укучыларга төпле белем бирде. Безне педагогикадан укытты. Төрле районнардан җыелган укучылар булсак та, без тату коллектив булып яшәдек.

Арча педагогия училищесында безгә укытучылар методиканы да әйбәт бирделәр. Хәзерге көндә без аны үз эшебездә кулланабыз. Без бигрәк тә Флера апаның химия дәресләрен, Шамил абыйның физика дәресләрен, Мансур Заляловичның математика дәресләрен, Бари Каюмовичның физкультура дәресләрен, Лилия Нуриевнаның чит тел дәресләрен яратып укыдык.

1982 елны Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Балтач районы Түнтәр авылына эшкә җибәрделәр. Шушы мәктәптә мин үз эшемне башлап җибәрдем.

312

Page 79: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 313

Хәзерге көндә методист исеме алып шушы мәктәптә башлангыч классларны укытам.

Хәкимова (Мостафина) Мөнирә Рәфкать кызыМин Арча педучилищесына 1978 елда укырга

кердем, 1981 елда тәмамладым. Бу чорда безне укыткан укытучыларның һәрберсе үз фәненең остасы иде. Мин “Д” группасында укыдым. Башта класс җитәкчебез Сабитова Ф.Н.(музыка укытучысы) булды. Ул киткәч безнең классны Хабреева М.А.(математика укытучысы) алды. Мария Ахметовна бик кешелекле, олы җанлы иде. Ул һәрберебез белән уртак тел таба белде. 1981 елда Мәскәүгә экскурсиягә баргач, гостиницада бергә бер бүлмәдә торганда, аның белән аеруча якынаеп киттек. Арчада уку елларында иң истәлекле вакыйгаларның берсе, мөгаен, шушы экскурсия булгандыр. Казанга кульпоходлар оештырылды.

Педучилищеда уку елларында без чын-чынлап кайнап яшәдек. Хәзер уйлап куям да, безнең бер минут буш вакытыбыз да булмаган бит. Көн саен 7-8 дәрес, аннары баянда өйрәнү, комсомол җыелышлары, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, төрле ярышлар. Мин спорт секциясенә йөрмәдем, шулай да чаңгы ярышларында, кроссларда катнаша идем.

Мәктәптә без җыр, рәсем, физкультура дәресләренә төп фән түгел диебрәк карыйбыз. Ә педучилищеда бу фәннәрдән белемне безгә искиткеч тирәнтен бирделәр. Физкультура дәресләрен Нигъмәтҗанов Р.С., Бакиров Б.К. укытты. Авыл мәктәбендә без физкультураны тар корридорда укый идек. Шуңа күрә миңа гимнастик күнегүләрне өйрәнүе кыен булды. “3” ле аласы килми бит. Без берничә кеше дәрестән соң да кереп спорт залда шөгыльләнә идек. Озакламый мин дә “5” леләр ала башладым.

Рус теле дәресләрен Шамеева В.А. укытты. Бу укытучының дәрес биргәндә һәр күзәнәге эшли. Без аны бик ярата идек. Ул безне тормыштан зарлынмаска өйрәтте. Венера Абдулловнаның ярата торган фразасы: “Хорошо там, где нас нет”.

Лагерь практикасын һәм педпрактиканы мин үзебезнең авылда үттем. Икесе буенча да мактау грамотасы алдым.

Кайнап торган уку еллары артта калды. Распределение буенча мин Түбән Кама шәһәренә билгеләндем. Әмма елый-елый дигәндәй, үзебезнең Балтач районына кайттым. 1 ел Субаш сигезьеллык мәктәбендә укыттым. Инде менә 18 ел Түнтәр урта мәктәбендә укытам. Читтән торып Казан дәүләт педогогия институтының филология бүлеген тәмамладым.

Эшләү дәверендә күп кенә җәмәгать эшләрендә катнаштым: агитатор, “Белем” җәмгыятенең секретаре, халык алдында докладлар ясау, 2 тапкыр җирле советка депутат итеп сайландым. Мәктәптә укыту чорында берничә тапкыр грамота белән бүләкләндем, “Өлкән укытучы” исемен алдым.

Мин үземнең Арча педагогия училищесында укуым белән бик горурланам, безне укыткан укытучыларга рәхмәтем зур.

Бәйрәмова (Низамиева) Тәһүрә Зыятдин кызыМин 1978 елда Арча педагогия училищесына

укырга кердем. Мин монда “4” һәм “5” билгеләренә генә укыдым, җәмәгать эшләрендә актив катнаштым, Мөнирә Ахметовна җитәкләгән әдәбият түгәрәгенә йөрдем, 2ел комсорг булып эшләдем, үземә дуслар таптым. Училище туган мәктәбемә әверелде, ул миңа төпле белем, ныклы күнекмәләр бирде. 1982 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап үземнең туган Балтач районына эшкә кайттым. Шул ук елны читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының филология факультетына (РТО бүлеге) укырга кердем. Мине Балтач районының Түнтәр авылына детсад мөдире итеп эшкә җибәрделәр. Бу эш бик күп көч сорады, мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Ике ел мөдир булып эшләгәч мине үз теләгем беләм Түнтәр урта мәктәбенә өлкән пионервожатый һәм рус теле укытучысы итеп күчерделәр. Мин эшләгән чорда мәктәпнең пионер хәрәкәте әле югары иде.” — дип сөйли Тәһүрә апа. Бу эшләгән чорда ул үзен булдыклы оештыручы һәм тырыш укытучы итеп күрсәтте.

1987 елда Тәһүрә Зыятдин кызы Казан педагогия институтын тәмамлап югары белем турында диплом ала. 1990 елдан Бәйрәмова Тәһүрә тулысынча рус теле һәм әдәбияты укыту эшенә керешә, класс җитәкчесе булып эшли.

1990 елдан хәзерге көннәргә кадәр гади укытучыдан ул “Өлкән укытучы”, аннан соң “Укытучы — методист” исемнәре алуга ирешә. Яхшы оештыручы, класс җитәкчесе булып санала.

Тәһүрә Зыятдин кызы укытучы булып эшләү дәверендә берничә тапкыр район мәгариф оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Районда үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында катнашып матур уңышларга ирешә. Мәктәптә һәм куст методик оешмасында эчтәлекле ачык дәресләр бирә. Аның укучылары олимпиадаларда, төрле ярышларда актив һәм нәтиҗәле катнашып киләләр.

Бәйрәмова Тәһүрә Зиятдин кызы үз эшен бик ярата, балалар белән эшләү аның өчен зур шатлык. Киләчәк эшенә зур өметләр баглап яши.

Габдрахманова (Фәйзрахманова) Илдария Барый кызыМин Татарстан республикасы Балтач районы

Югары Субаш авылында 1966 елның 24 августында туганмын. Субаш балалар бакчасында тәрбияләнгәннән соң, 1973 елны Югары Субаш сигезьеллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кердем. Мәктәптә укыган чорда актив укучыларның берсе идем, җыр-биюне яраттым, кечкенәдән сәхнәләрдә чыгыш ясадым. 8 сыйныфны тәмамлаганда иң зур теләгем — укытучы булу иде. Чөнки минем әнием дә

Page 80: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана40 ел гомерен мәктәптә балаларга аң-белем бирүгә багышлаган иде. Минем дә әнием кебек балаларга хәреф танытып, аларны укырга-язарга өйрәтү иң зур хыялларымның берсенә әйләнде. Шушы теләгемне тормышка ашыру өчен, 1981 елны Арча педагогия училищесына юл тоттым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, шушы уку йортында белем алуга ирештем. Училищеның бусагасын беренче көнне үк атлап керүгә безне — I “Г” группасын Фәйзрахманов Марсель Фәттерахманович кабул итеп алды. Ул безнең 4 ел уку дәвамында группа җиитәкчебез булды. Шушы уку чорларында безгә күп кенә укытучылар белем бирделәр, укытучы һөнәренең асылына төшендерделәр. Алар: татар теле укытучысы — Исхакова Мөнирә Ахметовна, рус теле укытучысы — Плотникова Александра Михайловна, математика укытучысы — Фәйзрахманова Суфия Мансуровна. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

1984 елны, Арча педучилищесын тәмамлагач, мине Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Шушы ук елны мин читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетының татар теле бүлегендә укый башладым. 2 ел Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгәннән соң, мине Югары Субаш авылының, Тукай исемендәге колхозның башлангыч комсомол оешмасының секретаре итеп сайлап куйдылар. Бу вазифаны 2 ел башкарганнан соң, үз теләгем белән Яр Чаллы шәһәренә мәктәпкә эшкә урнашырга чыгып киттем. Яр Чаллы шәһәренең 37 номерлы мәктәбендә татар теле укытучысы булып 2 ел эшләдем.

1990 елны Түбән Кама шәһәренә күчеп килдем һәм 28 мәктәпкә шулай ук татар теле укытучысы булып эшкә урнаштым. Бу мәктәптә миңа бик зур эш йөкләделәр: беренче мәртәбә шушы рус мәктәбендә татар телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын ачарга. Җиңне сызганып мин шушы эшкә тотындым: укыту-тәрбия программалары төзеп, татар телен яхшырак белгән балаларны туплап, шушы сыйныфның җитәкчесе булдым. Бу укучылар белән татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдән башка, дәрестән тыш вакытларда татар халык культурасын, халык иҗатын, аның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, төрле-төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрдек. Шундыйлардан: “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Җомга көн кич белән” дигән гаилә бәйрәмнәре бик күңелле һәм җанлы үтте. 1995 елны миңа “Өлкән укытучы” исеме бирделәр.

1997 елны мин яңадан туган-үскән якларыма әйләнеп кайттым. Түнтәр урта мәктәбендә үземнең яраткан һөнәрем буенча хезмәтемне дәвам иттем.

1998-99 уку елында 1нче сыйныф укучыларын кабул итеп алдым. Иң төп бурычымның берсе: укучыларның танып белү активлыларын, фикер йөртү сәләтен үстерү.

Мин, әниемнең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлавым белән гогурланам. Әле тапланырга өлгермәгән сабыйлар күңеленә аң-белем иңдерәсем, туплаган бар белемемне, күңел байлыгымны сабыйларга җиткерәсем килә.

Сафина Гөлфирә Кәлимулла кызыСафина Гөлфирә Кәлимулла кызы 1958 елның 13

сентябрендә Балтач районы Югары Шубан авылында колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында башлангыч, Карадуганда сигезьеллык һәм Балтачта урта мәктәпне тәмәмлаган. Шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә һәм аны читтән торып тәмамлый.

Сафина Г.К. хезмәт юлын Карадуган мебель фабрикасында иктисадчы буларак башлап җибәрә. Түнтәр авылына тормышка чыкканнан соң, мәктәптә секретарь-машинистка, аннары медпунктта санитарка булып та эшли. 2000 елдан Түнтәр урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый.

Түнтәр урта мәктәбендә укытучы буларак хезмәтендә ул үзен уңай яктан гына күрсәтте. Балаларны ярата, алар белән уртак тел табып эшли. Методиканы һәм балалар психологиясен яхшы белә. Математика укытуда балаларда телдән исәпләү осталыкларын үстерү проблемасы өстендә эшли. ШМО һәм РМОларда хезмәттәшләре алдында ачык дәресләр бирә, алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашып докладлар белән чыгыш ясый.

Укыту-тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. 5 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр ул укыткан класс укучылары мәктәпне уңышлы тәмамладылар. Сафина Г.К. мәктәптә “Яшь математик” түгәрәге алып бара. Укучылар белән класстан тыш чаралар үткәрә, балаларны математика серләре белән таныштырып, аларда бу фәнгә кызыксыну уята.

Мөхәмәтшина Гөлчәчәк Гаяз кызыМин, Мөхәмәтшина Гөлчәчәк Гаяз кызы, 1971

елның октябрендә Түнтәр авылында тудым. 1994 елда Казан дәүләт педагогия институтының математека факультетын тәмамлап, туган мәктәбемә укытырга кайттым.

Мин бүгенге көндә математека фәнен укытам. Математика фәнен укыту стажым 9 ел. Тәрбия һәм укыту методларының яңа ысулларын өйрәнеп, эшемдә кулланам. Укучыларның программа материалын үзләштерүләренә ирешәм. Максатка ирешү өчен прогрессив һәм педагогик фикерләрне заманча фән педагогикасында һәм практикада куланам.

Дәресләрне эффектлы һәм нәтиҗәле үткәрергә тырышам. Укытуның төрле принципларын, дидактик материаллар, техник чараларны кулланам. Һәр укучы белән индивидуаль эшлим, проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен арттырам.

Кабинет тулысынча җиһазландырылган. Дәресләр үткәрү өчен барлык җиһазлар һәм материаллар бар. Системалы рәвештә ачык дәресләр үткәрәм. Уку елына ике тапкыр мәктәп күләмендә ачык дәресләр күрсәтәм.

Ел саен укучылар район олимпиадысында катнашып призлы урыннар алалар. Шәрипов Азат 1999-2000 уку елында 7 класслар арасында 1 урын

314

Page 81: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 315

алды, 2001-2002 уку елында 9 класслар 2 урын, 2003-2004 уку елында 11 класслар арасында 1 урын алды.

Сәләтле укучылар белән аерым эш алып барыла. Бердәм дәүләт имтмханнары мәсьәләләрен, олимпиада мәсьәләләрен эшләргә өйрәтәм. Барлык мәгариф яңалыклары белән танышып, аларны кирәкле вакытта кулланам. Матемтика дәресләрен эффектлы һәм аңлаешлы итеп үткәрергә тырышам. Методик максатка ирешү өчен мәсьәлә чишүнең барлык алымнарын кулланам: тестлар, индивидуаль карточкалар, төрле тигезлектәге мәсьәләләр. Югары уку йортларына керүчеләр математикадан экзаменнарын уңышлы биреп керәләр.

Зәйнетдинов Ришат Тәлгать улыЗәйнетдинов Ришат Тәлгать улы 1967 елның 23

декабрендә Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда Түнтәр мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 1985 елда мәктәпне тәмамлап, Армия сафларына алына. Әфганстанда ике ел интернационал бурычын үтәгәннән соң, 1988 елда КДПИның физкультура һәм хәрби хәзерлек бүлегенә укырга керә. 1992 елдан, институтны тәмамлап, Түнтәр урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Бүгенге көндә шушы мәктәптә ТИН һәм физкультура дәресләре укыта. Бу вакыт эчендә Ришат Тәлгать улы үзен эш сөючән укытучы, балалар күңеленә үтеп керә белүче тәрбияче итеп күрсәтте. Ул һәрчак үзенең квалификациясен күтәрү өстендә эшли, алдынгы методларны өйрәнә һәм дәресләрдә киң куллана.

Ришат башлаганнан соң мәктәптә физкультура-спортның дәрәҗәсе бик нык үсте. Ул мәктәпнең спорт залын, тренажерлар залын, спорт мәйданчыгын, каршылыклар полосасын, хоккей мәйданчыгын яхшы итеп җиһазлады һәм тулаем куллана. Системалы рәвештә спорт секцияләре алып бара, бигрәк тә хоккей һәм милли көрәшкә зур игътибар бирә. Укучылар аның секцияләренә бик теләп йөриләр һәм зур уңышларга ирешәләр, күп тапкырлар район һәм зона ярышлары призерлары булдылар. Соңгы 6 елда мәктәпнең хоккей командасы республиканың Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ришат Тәлгать улы класстан тыш һәм мәктәп күләмендә уза торган чараларга, ярышларга аеруча зур игътибар бирә.

Зәйнетдинов Ришат системалы рәвештә мәктәп һәм район укытучылары алдында ачык дәресләр бирә, коллегалары һәм ата-аналар алдында докладлар белән чыгыш ясый. Мәсәлән, соңгы елларда район укытучылары алдында “Обучение лазанью по канату в два приема и совершенствование опорного прыжка через козла” (6 класс) дигән темаларга ачык дәресләр үткәрде һәм Лениногорск шәһәрендә коллегалары алдында “Проблемы повышения спортивно-оздоровительной деятельности в сельской местности” дигән темага чыгыш ясады.

Ришат Тәлгать улы авыл халкының һәм ата-аналарның зур авторитетын казанды, балаларның иң яраткан укытучыларына әверелде.

Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызыЗәйнетдинова Эльмира Роберт кызы 1973 елның 6

июлендә Балтач районы Түбән Кенә авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. 1980 елда Карадуган урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 9-11 классны Түнтәр урта мәктәбендә тәмамлап, 1990 елда КДПИ ның физика-математика факультеты, математика һәм информатика бүлегенә укырга керә. 3 курстан соң, 1993 елны тормышка чыгу сәбәпле, институтның читтән торып уку бүлегенә күчә, 1996 елда диплом ала. 1994 елдан Түнтәр урта мәктәбендә укытучы (авыру баланы өйдә укыту) һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып башлый. 1995-1996 елларда өлкән вожатый вазифасын башкара. Бу елларда район күләмендә узган күп кенә конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар. 1998 елдан Түнтәр урта мәктәбендә озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Эльмира Роберт кызы үз эшенә бик җаваплы карый, эшен теләп һәм яратып башкара. Балаларны бик яратканга алар белән уртак тел тату Эльмирага бик җиңел бирелә. Озайтылган көн группасына йөрүче балаларның сәламәтлеген ныгытуга, аларны бию сәнгате белән кызыксындыруга зур игътибар бирә, балаларга күп биюләр өйрәтә. Озайтылган көн группасы даими рәвештә “Могҗизалар кыры”, “Хәзинәне тап!”, “Җырлыйк әле” һ.б кебек мавыктыргыч уеннар үткәрә, әхлак тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу уку елында Эльмира Роберт кызы группага йөрүче балалар, аларның әни-әбиләре белән берлектә ятим балалар йорты өчен йон оекбашлар җыеп тапшырдылар, аларның рәсеме “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыкты. Киләчәктә дә балалар йортына һәрчак ярдәм итеп торырга җыеналар.

Газыймова Лира Роберт кызыМин, Газыймова Лира Роберт кызы, 1971 нче елның

15нче мартында Балтач районы Түбән Кенә авылында укытучылар гаиләсендә туганмын. 1978 нче елда Карадуган урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга кердем һәм 1988нче елда тәмамладым. 1988 нче елда Түнтәр урта мәктәбенә китапханәче һәм интернатта тәрбияче булып эшкә кердем. 1989 нчы елда КГПИ ның ПиМНО факультетына читтән торып укырга кердем һәм башлангыч сыйныфларда укыта башладым. 1994 нче елда институтны тәмамладым. Хәзерге вакытта Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытам. Үз эшемне яратып башкарам. Укыту–тәрбия өлкәсендә балаларның фикерләү сәләтен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшлим. Укучыларымның район күләмендә, төрле конкурсларда катнашып алган урыннары бар. 2007 нче елда укучым Мөхәммәтшина Ләйсән мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Район күләмендә ачык дәрес һәм класстантыш чара үткәргәнем бар.

Газыймов Гомәр Хашим улы

Page 82: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Мин, Газыймов Гомәр Хашим улы, 1962 нче елның 13 нче ноябрендә Балтач районы Түнтәр авылында туганмын. 1970нче елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга кердем. 1978 нче елда сигезенче сыйныфны тәмамладым һәм Казандагы 33 нче һөнәр училищесына укырга кердем. 1981 нче елда училищены тәмамладым. 1981 нче елның октябренда армия сафларына киттем. Армиядә 1983 нче елның ноябренә кадәр Ерак Көнчыгышта Хәрби Һава Көчләрендә хезмәт иттем. 1983 нче елдан 1986 нчы елга кадәр милициядә эшләдем.

1986нчы елдан Түнтәр урта мәктәбендә эшлим. Хәзерге вакытта технология дәресләрен укытам, “Оста куллар” түгәрәге алып барам.

Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызыГыймадетдинова Айсылу Шамил кызы 1974 нче

елның 25 нче январенда Балтач районы Түнтәр авылында туган. 1981 нче елның 1 нче сентябрендә Түнтәр сигезъеллык мәктәбенә укырга кергән. 1991 нче елны Түнтәр урта мәктәбен тәмамлап, Казан индустриаль педагогия техникумына укырга керә. 1994 нче елны техникумны тәмамлап, технология укытучысы белгечлеге ала һәм Субаш урта мәктәбенә эшкә кайта. Анда 1 ел укытканнан соң Түнтәр урта мәктәбенә күчерелә һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли башлый, соңарак технология укытучысы итеп билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә балаларга белем бирүен дәвам итә.

Үз алдына түбәндәге максатларны куеп эшли: балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәт осталыкларын һәм күнекмәләрен өйрәтү, үз фәнен укытуда заманча технологияләр куллану, укучыларга практик күнекмәләр бирү һ.б. Технология дәресләрендә куелган максатлардан чыгып хезмәтнең төрле өлкәләре буенча эш алып барыла. Тегү, кулинария дәресләрен үткәрү өчен кабинетта тиешле җиһазлар бар. Гомумән, кабинетны җиһазлауга укытучы зур игътибар бирә. Кабинета күрсәтмәлекләр, таблица, тегү, чигү үрнәкләре тупланган. Укучыларның кул эшләреннән аерым стендлар ясала. Укучылар фән буенча район олимпиадаларында теләп катнашалар. Шулай ук укучыларның кул хезмәтеннән ярминкәләр оештырыла.

Күп еллардан бирле укытучы кызлар өчен «Хуҗабикә» түгәрәге алып бара. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Укытучы түгәрәк занятиеларын зур җаваплылык тоеп, әзерлек белән үткәрә. Түгәрәктә укучылар дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен ныгыталар, тирәнәйтәләр.

Айсылу Шамил кызы шул ук вакытта мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. Укытучы бакчада эшне план нигезендә, оешкан төстә алып бара. Мәктәп ашханәсендә ел дәмамында балаларны тукландыру өчен җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә, төрле тәҗрибәләр үткәрелә.

Гомумән, Айсылу Шамил кызы үз эшенең остасы, коллегалары һәм укучылар арасында абруйлы укытучы.

Шәрәфиева Гөлнара Мансур кызы

Шәрәфиева Гөлнара Мансур кызы 1974 елның 14 февралендә Түнтәр авылында туган. 1981 елда Түнтәр урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәп елларында пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнә. Класстан тыш чараларда, бәйрәмнәрдә актив катнаша, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Мәктәп елларын бик күңелле итеп искә ала. 1991 елда Түнтәр урта мәктәбен «4», «5» ле билгеләренә тәмамлап чыга. 1992 елда Алабуга культура – агарту училищесына укырга кереп «Театр коллективы җитәкчесе» белгечлеге ала. 1992 елда Түнтәр урта мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. 1999 елда Казан педагогия көллиятенә укырга керә, 2001 елда бу уку йортын тәмамлап «Татар теле һәм әдәбияте укытучысы» белгечлеге алып чыга.

1994 елда шушы авыл егете Шәрәфиев Хәнифкә тормышка чыгып бүгенге көндә алар өч бала үстерәләр. Уллары Җәүдәт һәм кызлары Гөлшаһидә Түнтәр урта мәктәбе укучылары, Әсхәт балалар бакчасында тәрбияләнә.

Гөлнара Мансуровна 15 ел шушы Түнтәр урта мәктәбендә педагог – оештыручы булып эшли. 5 –7 сыйныфларда җыр дәресләре укыта. Ул үз эшен яратып башкара. Балалар белән уртак тел таба, аларда иҗатка һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уята. Һәр мәктәп укучысының сәләтен табып алып нинди дә булса чараларда катнаштырырга тырыша, актив булырга өйрәтә.

Зарипова Энҗе Рәфхәт кызы1982 елда Түнтәр авылында укытучы гаиләсендә

туа. Түнтәр урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенең татар теле бүлегенә укырга керә. Аны 2001 елда уңышлы тәмамлап туган мәктәбенә укытырга кайта. Бер үк вакытта читтән торып, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә читтән торып укырга керә. Мәктәптә әхлак дәресләре укыта һәм 2-7 сыйныф укучыларына компьютер түгәрәкләре буенча дәресләр бирә. Бер үк вакытта укытучыларны да компьютер белән эшләү серләренә өйрәтә. Укытучылар һәм укучылар арасында авторитет яулый.

Мәктәптә үз белгечлеге буенча дәресләр укыту өчен вакант урыннар булмаганлыктан, мәктәптә 5 ел дәвамында эшләгәннән соң, Балтачка “Хезмәт” газетасы редакциясенә эшкә күчә. 2007 елда КДУны уңышлы тәмамлый һәм редакциядә эшләвен дәвам итә. Коллективта хезмәткәрләрнең ихтирамын яулап эшли.

316

Page 83: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 317

Нәбиуллин Алмаз Гайнан улыТатарстан Республикасы Балтач районы Сәрдек

авылында 1983 нче елның 16 нчы августында туганмын. 1989 нчы елны Сәрдек башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем, 4 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Пыжмара урта мәктәбенә 5 нче класска күчтем. 2000 нче елны мәктәпне тәмамлап, шул ук елны КГПУ ның ЕГФ (естественно–географический факультет) бүлегенә укырга кердем. Бу уку йортын 2005 нче елда тәмамлаганнан соң, Балтач районы Түнтәр мәктәбенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә география, табигать белеме фәннәре укытам.

Хазиева Лилия Фәрт кызыМин, Хазиева Лилия Фәртовна, Татарстан

Республикасы Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында туганмын. 1987елның 1сентябренд ә Норма урта мәктәбенә 1класска укырга кергәнмен.1992елда укуымны Түнтәр урта мәктәбендә дәвам иткәнмен. 1997елда Түнтәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, Татар Дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетына укырга кердем.Институтта укыган вакытта группада староста вазифасын башкардым, институт каршында оештырылган бию түгәрәгенә йөрдем. Бию группасы белән төрле конкурс--фестивалләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. 2003елда институтны тәмамладым һәм Түнтәр урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшлим.

Мин, Хаҗиева Лилия Фәртовна, инглиз телен укытам. Инглиз телен укыту стажым 6 ел. Түбәндәге проблема буенча эшлим:инглиз теле дәресләрендә һәр укучыга индивидуаль якын килү һәм фонетик яктан дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия һәм укыту методларының яңа ысулларын өйрәнеп,эшемдә кулланам. Укучыларның программа материалын үзләштерүләренә ирешәм. Максатка ирешү өчен прогрессив һәм педагогик фикерләрне заманча фән педагогикасында һәм практикада кулланам.

Дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышам.Укытуның төрле принципларын,дидактив материаллар,тарату материаллары,техник средстволар кулланам. Һәр укучы белән индивидуаль эшлим,проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен арттырам. Дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып эшлим. Бу--компьютер кулланып үткәрелә торган дәресләр.

Инглиз теленә өйрәтүдә төбәкара-региональ компонент кулланып эшләүгә зур игътибар бирәм.Укучылар дәресләрдә “Татарстан Республикасының күренекле кешеләре”, “Дөньякүләм танылган татарлар”, Казан шәһәренең тарихи һәм күренекле урыннары” һәм башка темаларны өйрәнәләр. Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил, балаларның яраткан язучысы Фәнис Яруллин, драматург Туфан Миңнуллин, Галиәскәр Камал,

үзебезнең район шагыйрьләре Г.М. Мөхәммәтшин, Алсу Гайфуллина, Гөлназ Гарипова Рамазан Шәйдуллин иҗатлары белән танышабыз, шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итәбез.

Кабинет тулысынча җиһазландырылган. Дәресләр үткәрү өчен җиһазлар һәм материаллар бар. Системалы рәвештә ачык дәресләр үткәрәм. Ел саен мәктәп күләмендә атналык үткәру, “Halloween”бәйрәме, Изге Валентин кичәсе үткәрү традициягә керде.

2004-2005уку елында район күләмендә “Инглиз теле дөньсына сәяхәт “темасына дәрес-экскурсия үткәрдем. Дәрес район укытучылары,методик берләшмә җитәкчесе һәм эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.

Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызыТүнтәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы

Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызының методик һәм педогогик эшчәнлеге турында.

Хәбибуллина Фәйрүзә Нуртдин кызы 1975нче елның 27нче апрелендә Татарстан Республикасы Балтач районы Иске Пукшинер авылында колхозчы гаиләсендә туган.1982нче елда Куныр урта мәктәбенә укырга керә һәм 1992 нче елда тәмамлап чыга.Әлмәт физкультура техникумының җиңел атлетика бүлегенә укырга керә.1994нче елда техникумны тәмамлый.

Үзенең хезмәт юлын Казан шәһәренең Авиотөзелеш районының77 нче рус мәктәбендә рус һәм татар балаларына татар теле укыту белән башлап җибәрә.Бу чорда ул түбәндәге проблемалар өстендә эшли.Балаларны шагыйрьһәм язучылар,туган якның тарихы белән таныштыру,туган телгә мәхәббәт уяту,табигатьнең матурлыгын күреп таный белергә өйрәтү,олыларга ихтирамлы буллу.1994-95нче уку елында авыру баланы өендә укыта һәм пәнҗешәмбе көнне оештырылган татар теле буенча курсларда үз белемен күтәрү өстендә эшли.Дәресләрдә уен элементлары белән дәресләрен җанлы итеп үткәрә.1994нче елның декабрендә Республика буенча үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты семинарында Авиотөзелеш районының 77нче мәктәбе 1нче урынга чыга. 1995-96нчы елларда Түнтәр урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша.

Балаларның сәламәтлекләре өчен кайгырта ,төз,дөрес итеп йөрүләрен һәр даим күзәтә,һәм шулар өстендә эшли. Дәресләрдә кызыклы уеннар белән үзенә тарта. Дәресләрне ачык һавада үткәрергә тырыша.1997-98нче елда физкультура белән беррәттән тормыш иминлеге нигезләрен укыта башлый.Дару үләннәрен танырга өйрәтә,яз-көз экскурсияләргә алып бара.Дәрес-кичә,»Күңелле стартлар»,Олимпиада нәтиҗәләре,»Ак барс» уенчылары белән таныштыру,кызыклы сораулар белән төзелгән КВНнар үткәрә.2000-2001нче уку елында район күләмендә үткәрелгән «Сәламәтлек» дәресе эшкәртмәсе эшли һәм мактауга лаек була.

Page 84: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Гыйлаҗев Рәкыйп Гыйлаҗ улы1922 елда Субаш авылында крестьян гаиләсендә

туган. Башлангыч белемне Субаш мәктәбендә алганнан соң 7 еллык мәктәпне Түнтәрдә тәмамлый. Аннары белемен Чепья мәтәбендә дәвам итә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 19 яшь була. Бала вакытта имгәнгән булу сәбәпле аны сугышка алмыйлар. Әмма ул сугыш чорларында Чепья район үзәгендә НКВД системасында эшли. Нинди генә җаваплы эш тапшырсалар да ул аны ахырынача төгәл итеп үтәп чыга, әмма берәүгә дә зыянын салмый. НКВД системасында эшләсә дә сугыштан соң да аны белгән, аның белән эш иткән гади кешеләр Рәкыйп абыйны һәрвакыт зур ихтирам белән искә алалар. Аның бөтен эшчәнлеге мәрхәмәтлелек белән бәйләнгән.

Сугыштан соң Рәкыйп абый Казан Дәүләт Педагогика институтының тарих бүлеген читтән торып тәмамлый, партия райкомы аппаратында эшли. Шактый еллар Сәрдек җидееллык мәктәбе директоры вазифасын башкара, тарих, география укыта.

1959 елда Түнтәргә Киров исемендәге колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре итеп җибәрелә. 1960 елда Гыйләҗев Рәкыйп Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып башлый. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә элеккеге ике катлы мәчет бинасы сүттерелеп бер катлы мәктәп бинасы итеп төзетелә. Районнан мәктәп төзелеше өчен берни дә бирелми. Авыл халкы, авыр шартларда яшәүгә карамастан, мәктәпне өр-яңадан торгызу өчен көнне төнгә ялгап эшли. Төзелеш материаллары белән колхоз ярдәм итә. Мичләрне Көтәштән Дмитрий агай чыгара, ярдәмче эшләрдә авыл хатын-кызлары ләр. Иске агач биналарны файдаланып мәктәп өчен ашханә төзелә, таш мәктәп сафка баса, хуҗалык корылмалары булдырыла. Элеккеге мәдрәсә бинасыннан калган ярым җимерек таш бина ремонтланып мәктәп мастерское итеп төзелә. Мәктәп яны тәҗрибә участогының хәзерге, иске мәктәп янындагы өлешенә нигез салына. Бу бакчага алмагачлар, карлыганнар утыртыла.

Рәкыйп Гыйләҗевның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә мәктәпнең материаль- техник базасы ныгый. Уку әсбаплары, парталар, киноаппарат,радиоалгыч,авылда беренче “Чайка” магнитофоны, беренче телевизор-”Рекорд 12” алына. Рәкыйп абый район мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып мәктәпне үзәктән ягып җылытуга күчерә. Мәктәпкә “Движок” электростанциясе алына.

Гыйләҗев Рәкыйп тарих, география укыта, шактый көчле укытучылар коллективы туплый. 1965-67 елларда мәктәп күләмендә музей экспонатлары туплана башлый.Рәкыйп абый авыл һәм мәктәп тарихы буенча материаллар җыя, элек эшләгән, колхоз төзегән, авыл активистлары белән хат алыша, альбомнар туплый. Бу альбомнар хәзерге көндә Түнтәр авыл музеенда саклана. Аларны музейга улы Раушан тапшырды.

Мәктәп директоры буларак укучыларның һәм укытучыларның хезмәтен һәм ялын дөрес оештыру буенча зур эш башкара. 1970 елларда Рәкыйп абый яңадан колхозның партия оешмасы секретаре итеп билгеләнә. Әмма мәктәп белән элемтәсен өзми, тарих, география фәннәрен укыта, соңгы елларда хезмәт фәне буенча малайларга ныклы күнекмәләр бирә.

Гыйләҗев Р.Г. һәрвакытта да укытучыларга ярдәмчел булды, аларны методик осталыкка өйрәтте, авылда лектор пропагандист буларак бик күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашты. Аны хезмәттәшләре, авыл халкы, элеккеге укучылары яхшы яктан гына искә алалар. Безнең арада күптән булмаса да аның якты истәлеге халык күңелендә саклана. Кешелекле, ярдәмчел, тырыш, намуслы һәм башка күркәм сыйфатлар Рәкыйп абый өчен һәрвакытта да әһәмиятле булды.

Мөхәммәдьярова Рашидә Мөхәммәдьяр кызы1922 елда Түнтәр авылында крестьян гаиләсендә

туа. Туган авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук бик актив, үтә тырыш, кызыксынучан була. 1932 елда “Яшь Ленинчы” газетасында язучы Абдулла Әхмәтнең “Бәләкәй колхозчылар янында” дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыга. Анда Рашидәның укучы буларак мәктәп китапханәсендә балаларга китап өләшүе турында языла. Рашидә беренчеләрдән булып Түнтәр мәктәбендә пионерга керә. Ул авылыбызның беренче пионерлары сафында исәпләнә.

Мәктәпне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап 1937 елда Алабуга педагогика училищесына укырга керә. 1940 елда аны уңышлы тәмамлап, Балтач районына укытырга кайта. Ул чорда Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып Хәсәнов Гәбделхәй эшли. Ул Рашидә апаның дәресләрендә булып аның эшчәнлегенә югары бәя бирә.

Сугыш башлангач, Мөхәммәдьярова Р.М. Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Рашидә апа сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсе аша үткәрә. Мәктәптә укытучылар һәм укучыларның хезмәтен дөрес итеп оештыра. Урманнан утын ташып мич ягып мәктәпне җылыту проблемасын да хәл итә. Ул чордагы Чепья районы мәгариф бүлеге мөдире мәктәп директорының эшчәнлеген югары бәяли.

1946-1948 елларда Мөхәммәдьярова Чепья РОНОсында мәктәп инспекторы булып эшли. Бер үк вакытта бүлек мөдире вазыйфаларын да башкара.

1951-1956 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта башлый. Балаларны бик яратып, алар белән уртак тел табып, аларга игътибарлы, мәрхәмәтле була. Рашидә апа укучыларына фән нигезләрен тирәнтен өйрәтә, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Татар язучыларының һәм шагыйрләренең әсәрләрен, шигырьләрен яттан сәнгатъле итеп сәхнәдә сөйли. Бер үк вакытта балаларның да йөгерек укуларына, сәнгатъле һәм аңлаешлы сөйләменә, чиста, пөхтә, матур язуларына зур игътибар бирә.

318

Page 85: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 319

Тәҗрибәле укытучы буларак, хезмәттәшләренә

методик, педагогик ярдәм күрсәтә. Дәресләрнең аналитик синтетик методына игътибар итә, дәресләрне югары методик осталык белән алып бара.

Түнтәр мәктәбе бетерелгәч, тормыш иптәше Гыйләҗев Рәкыйп белән Сәрдек мәктәбендә укыта.

1960 елда яңадан Түнтәр мәктәбендә башлангыч класста укыта башлый. 1965 елдан пенсия яшенә җиткәнче 1977 елга кадәр интернатта тәрбияче булып эшләде. Ул интернат балаларына әни дә, әти дә булды. Монда яшәүче Көшкәтбаш балалары Рашидә апаны якын итте. Балаларның ата-аналары аны бик яраттылар аны хөрмәт иттеләр. Ул кешеләр өчен, балалар өчен йөрәген дә, көчен дә жәлләмәде, бөтен гомере буе башкаларга ярдәм кулы сузып яшәде. Түнтәрдә генә түгел, Көшкәтбаш авылындагы һәр гаилә Мөхәммәдьярова Рашидә Мөхәммәдьяровнаны тирән ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала.

Мөхәммәтшина Сәйдә Мөхәммәтша кызы1919нчың 16нчы сентябрендә Чепья районы Түнтәр

авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаилә зур, 10 баланың 7се исән-сау үсә. 1929елдан колхозда член булып торалар.

Гаиләдәге икенче бала Сәйдә1929елда Түнтәр авылындагы мәктәпкә укырга бара. Бу гарәп алфавиты латин алфивитына алмаштырылган еллар. Сәйдә “Яңалиф”не үзләштерә.

1936 елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Казан педагогия училищесына (хәзерге Казан Дәүләт педагогика университеты) укырга керә. Училищены 1939елда тәмамлап, хезмәт юлын Смәел урта мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1940-41нче уку елында Арбор тулы булмаган мәктәбенә завуч һәм география-биология укытучысы итеп күчерелә. Хезмәтенә дә, белеменә дә куанып эшли башлагач, ил өстенә кара яу килә. Дошман өере бик күп Сәйдәләрнең, бөтен дөньяның тынычлыгын челпәрәмә китерә. Шунда хезмәт биографиясе өзелеп, аның биографиясенә фронт елъязмасы языла башлый.

1942елның маеннан 1945елның октябренә кадәр Ерак Көнчыгышта Кызыл байраклы 134нче истребитель авиаполкында ил чиген япон самурайларыннан саклый. Тайганың сазлы, черкиле, кырыс урманы яшь солдатларны чыныктыра, төрле хәлләрне, вәхшилекләрне күрергә туры килә. Көнчыгыш чикне саклау белән бергә, кыска вакытлы мәктәп бетереп килгән яшь очучыларны яхшылап өйрәтеп көнбатышка озату - полкның төп бурычы була.

Шунда 9нчы май -Җиңү көнендә Сәйдә партия сафларына керә. Япония белән сугыш башлана. Самолётлар үлем йөге төяп дошман ягына очып тора. Яшь коммунист Сәйдә дә үзен үрнәк яктан таныта. “Без җиңдек. Шатлыкның иге-чиге юк иде,” - дип искә ала иде ул бу көннәр турында.

Яхшы хезмәт иткәне өчен Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә һәм, Ерак Көнчыгыш белән саубуллашып, 1945елның октябрендә туган якларына

кайта ир йөрәкле Сәйдә апа. Сугыштан соң “Ватан сугышы” ордены, 8 медаль белән бүләкләнә.

Кайткач, Шодада химия-биология укыта башлый, ә 1946-1949 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә завуч булып эшли.

Кызыл йолдызлы солдат бүреге һәм шинельдән йөргән кыз үз эшен хәрбиләрчә төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Бу чорда бергә эшләгән иптәшләре, аның укучылары шул хакта мактап сөйлиләр. Менә 1946елда Шода мәктәбе директоры Ф.Гайнетдинов язган характеристикадан өземтә: “Иптәш Мөхәммәтшина үзенең эш дәверендә үз фәнен яратып һәм хәзерлекле рәвештә тырышып белем биргәнлеген һәм балалар белән эш итүдә сәләтле икәнлеген күрсәтә алды. Ул үз фәне буенча 95% абсолют өлгереш бирде. Укучылар арасында авторитеты зур. Дирекция тарафыннан тапшырылган эшне төгәл һәм вакытында үти. Колхозчылар арасында агитация- масса эше алып баруда актив катнаша”.

Тырышлыгын күреп, 1949елның 30 августында Арбор җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер елдан, 1950елның 18нче августында, Түнтәр җидееллык мәктәбе директоры итеп билгеләнеп, 1955елга кадәр эшли. Директор булып эшләгәндә иң үзәккә үткәне мәктәпне һәм укытучыларны ягулык утын белән тәэмин итү була. Крыло урманыннан (Мари ягында) утын кистереп ташыту гаярь ирләр эше дә бит юкса... Әнә шулай тормыш йөген ике яклап тарта фронтовик, сынмый, сыкранмый. Күргән авырлыклар фәкать йөрәккә язылып бара.

1950, 1953елларда авыл советына депутат булып сайлана. Җәмәгать эше тәртибендә башлангыч партия оешмасы секретаре вазифасын башкара. Авылда алып барган агитация-масса эше, пропагандист булу белән бергә фермада үлгән терлекләр өчен дә җавап тотарга туры килә.

1956елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп бетерелү сәбәпле, төрле мәктәпләрдә (Субаш, Түнтәр, Шода) вакытлыча укыта. 1958-60елларда Түнтәр башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучысы була. Ә 1960елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп ачыла һәм Сәйдә апа шунда матеметика, биология укыта.

35 ел укытып, 1974елда лаеклы ялга чыга.Әнә шулай кайда гына эшләсә дә укучыларның һәм

ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара: агитатор, гомере буе пропагандист, партоешма секретаре, “Белем” җәмгыятенең башлангыч оешмасы секретаре, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор, профсоюз месткомы председателе. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу да зур исемлек тәшкил итәр иде. Ә һәр елда, аның һәр көнендә никадәр киеренке эш! Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер.

Шул хезмәтләре өчен укытучы Сәйдә апа В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан “Батыр хезмәт

Page 86: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаөчен” һәм “Хезмәт ветераны” медале, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

“Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) журналында һәм газеталарда аның эшчәнлеге турында материаллар чыга.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Сәйдә Мөхәммәтшина 80 яшендә 1999елның декабрь аенда вафат булды.

Аның һөнәрен кызы Гөлсинә дәвам итә. Ул да хезмәтен яратып, әнисенә тиң булырлык итеп эшләргә тырыша.

Материалны Сәйдә апаның “Шәхси делосы” һәм документларга нигезләнеп кызы Закирова Гөлсинә әзерләде.

Жәләева (Хөсәенова) Миңлегөл Жәләевна1910 елда Чепья районы Курамьял авылында ишле

балалы гаиләдә туа. Әти-әнисе игенчелек белән шөгыльләнүче урта хәлле крестьяннар булалар. Туганнары – олы абыйлары игенчеләр, бер абыйсы хәрби кеше. Икенче абыйсы Жәләев Сибгать укытучы, РОНО мөдире була. Ул бераз вакыт Түнтәр мәктәбендә дә директор булып эшләп ала.

Миңлегөл башлангыч белемне (1923-27 еллар) Курамьял башлангыч мәктәбендә ала. 1927-1930 елларны Түнтәр жидееллык мәктәбендә укып, аны тәмамлый.

1931-1936 елларда Арбор башлангыч мәктәбендә укытучы булып әшли. 1938 елда Арча педучилищесын тәмамлый. 1936-1939 елларда Чепья районы Чутай жидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып әшли.

1939 елда Казанда тарих укытучылары хәзерләү курсларында укып, 1939 елның августыннан 1940 елның августына кадәр Балтач мәктәбендә тарих укыта. Сугыш башлангач, хәрби комиссариатка чакырып алалар, ике сагәть әчендә әзерләнеп сугышка чыгып китәргә чакыралар. Тик Казаннан кире борып кайтаралар. Сугыш чорында (башында) аз гына РОНО мөдире булып эшләп ала.

1941-1945 елларда Чутай жидееллык мәктәбендә тарих укыта. 1945 елнын 8 октябрендә Түнтәр мәктәбенә тарих укытучысы булып килә һәм анда 1958 елга кадәр әшли.

Казан педагогия институның тарих бүлегенең беренче курсын 1942 елда тәмамлый. Шуннан сон укымый. 1931 елдан 1939 елгача ВЛКСМ члены була. Шул чакта алты тапкыр төрлечә буләкләнә. 1949 елдан ВКП(б) члены. Моннан тыш зур дәуләт буләкләренә дә лаек була.

«За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» (1946), «За трудовую доблесть» медале, «Почет билгесе» ордены (1949). «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Пенсиягә чыкканан сон берничә ел Түнтәр мәктәп-интернатында төнге тәрбияче (няня) булып эшли (1969-1973 еллар).

(Туган елы төрле документта төрлечә курсәтелгән.)

Йосыпова Гыйззәтбану Шәмсетдин кызыБалтач районы Түнтәр авылында 1930 елның 23

маенда туганмын. Сугыш чоры баласы буларак, балалык шатлыгыннан мәхрүм булып, ачлык, ялангачлык кебек барлык авырлыкларны кичердем. Сигез яшьтән укырга кереп, Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамладым. Безгә салкын мәктәптә дәреслекләрсез, дәфтәрсез, иске китапка язу араларына язып укырга туры килде. 8 классны Чепья мәктәбенә йөреп укыдым. 1947 елда Казан педагогия училищесына читтән торып укырга кердем һәм Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшли башладым. 1951 елда Казан педучилищесын тәмамладым. 1951 елда тормышка чыгып, Түнтәрдән китеп, Арбор мәктәбендә укыта башладым. 1952 - 53 уку елында безне Шода мәктәбенә күчерделәр. 1953 елның сентябреннән семья хәле буенча Түнтәргә кайтып, иптәшем Йосыпов Рашат мәктәптә укытучы, мин Түнтәр балалар яслесендә мөдир булып башладым. 1962 елда Түнтәр балалар яслесе Балтачка күчерелү сәбәпле, бер елга якын анда да мөдир булып эшләләдем. 1963 елдан Түнтәргә кайтып, мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли башладым. 1965 елда Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга кереп, аны 1971 елда тәмамладым. 1965 елда башлангыч класс укытучысы, 1966 елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. 1973 елда мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. 1974 елда Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Ул эштә 6 ел - 1980 елга кадәр эшләдем. Яңа мәктәп төзү эше башлангач, үз теләгем белән директорлыктан китеп, 1980-85 елларда татар теле һәм әдәбияты укытып, 1980 елда пенсиягә чыктым. Мин мәктәп директоры булып эшләгән чорда, мәктәп иске мәчет зданиясенә урнашкан иде. Күп кенә капитал ремонт эшләре үткәрергә туры килде. Балаларның укуга карашын, тәртибен яхшырту буенча бөтен коллектив белән бик күп эшләдек. Һәр педсоветта педагогик, методик темаларга докладлар куеп, һәр укытучының эшенә ныклы анализ ясый идек. Ул чорда проблемалы укыту, техник чаралар белән эшләүнең яңа кергән чоры иде, һәр укытучы шул проблемалар өстендә эшләде. Укыткан һәм мәктәп директоры булып эшләгәндә минем хезмәтемә әйбәт бәя бирелде. 1976 елда РСФСР мәгариф министрлыгы һәм профсоюзы тарафыннан, 1975 елда социалистик ярышта җиңүче значогы белән бүләкләндем. 1979 елда РСФСР мәгариф министрлыгы һәм профсоюзының «Почет грамотасы» белән, 1980 елда Балтач КПСС райкомы һәм район советы тарафыннан Почет грамотасы белән, 1984 елда район мәгариф бүлеге һәм профсоюзының Почет грамотасы белән, 1985 елда янә район мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләндем. Яшәү һәм эшләү дәверендә бик күп җәмәгать эшләре алып барырга туры килде.

320

Page 87: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 321

Әле үземнең сайлауга яшем җитмәстән үк, сайлаучылар арасында агитатор булып эшләдем. 1948 - 50 елларда колхоз комсомол оешмасы секретаре, ферма агитаторы, стена газетасы редакторы булып эшләдем. 1966 елда КПСС ка кергәч, агитколлектив җитәкчесе, идеология секретаре булып эшләдем. Халык алдында аерым даталарга докладлар куярга туры килде. Ата- аналарны тәрбияләү буенча педагогик темаларга Түнтәрдә һәм Көшкәтбашта докладлар куелды. Без укыткан укучылар арасында төрле профессия кешеләре: укытучылар, врачлар, инженерлар, механизаторлар, терлекчеләр күп, аларны санап күрсәтеп бетереп булмастыр. Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәшем Йосыпов Рашат мәктәптә тарих-география укытучысы булып эшләде. Инвалидлык алып пенсиягә чыкты. Хәзер исән түгел инде.

Улым Йосыпов Азат Мариэнергода баш энергетик булып эшли, Йошкар-Олада семьясы белән яши. Кызым Хәкимова Гөлшат Чепья мәктәбендә рус теле укыта, завуч булып эшли, Чепьяда гаиләсе белән яши.

Галиев Марат МөбәрәкҗановичМин Татарстан Республикасы Балтач районы

Түнтәр авылында 1954 елның 4 апрелендә хезмәткәр гаиләсендә туганмын. Әнием 42 ел балалар укытып лаеклы ялга чыкты. Әтиемнең Сталинград фронтында үлеп калган энесе Гарифҗан 1939 елны Арча педагогия училищесын тәмамлап, сугышка киткәнче укытучы булып эшләгән. Гомумән, безнең нәселдәге укытучыларның тулы педагогик стажлары 200 елдан артып китә. Югарыда әйтелгәннәр мине дә укытучы һөнәрен сайларга этәрүче сәбәпләрнең берсе булдылар.

1969 елны Түнтәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, шул ук елны Арча педагогия училищесына керү имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, шушы уку йортында белем алуга ирештем.

Безнең класс җитәкчебез Әүһәди Идиятович тарих һәм җәмгыять белеменнән укытты. Без укыган чорда барлык укытучыларыбыз да үз эшләренең остасы иде. Илдус Абдрахманович Сәгъдиев (математика), Зинаида Игнатьевна Корнейчук (рус теле һәм әдәбияты), Сәләй Гататович Вагыйзов (татар теле һәм әдәбияты), соңарак Мөнирә Әхмәтовна, Флера Гомәровна (химия) һәм башка бик күп укытучылар безгә ныклы белем бирүдә күп көч куйдылар. Хезмәт дәресләрендә Ринат Мингаярович Алмаевның миңа билгеле булмаган эш алымнарына өйрәтүе, Габделбәр Галиевич Бәхтияровның рәсем сәнгатенә перспектива законнары аша карарга өйрәтүе киләчәктә дә бик кирәк булдылар. Габделхәй Гыйниятович “СССРның чаңгыда йөрү остасы” иде. Аның артыннан 500 метр гына калышмыйча барсам да, үземне бәхетле хис итә идем. Ягъфәр Зыятдинович баскетбол серләренә төшендерде, Барый Каюмович озын араларга йөгерергә өйрәтте.

Кайбер кешеләрнең Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасы эчен кереп тә карый алганнары юктыр. Ә безнең Арча педагогия училищесы хоры (мин дә шунда) Фирая Мөхәммәтовнаның сәләте, искиткеч тырышлыгы һәм хезмәте аркасында шул данлыклы бинаның сәхнәсендә чыгыш ясады.

2нче курсны бетергәч, Вятка, Кама елгалары буенча сәяхәт аеруча истә калган. Кайсы да булса укытучымның исемен исемә төшерә алмаган булсам, гафу үтенәм, үпкөләмәгез бер үк... Миңа укытучы һөнәре биргән Арча педагогия училищесы белән горурланам, белем биргән һәм укытучы итеп тәрбияләгән барлык укытучыларыма мең-мең рәхмәт!

1973 елны училищены тәмамлагач, Балтач районы Югары Субаш авылында 1974 елның маена кадәр математика укыттым. 1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. 1980 елны читтән торып Казан Дәүләт Педагогия институтының математика факультетын тәмамладым.

Хәзрге вакытта туган авылым Түнтәрдә, урта мәктәптә математика һәм рәсем укытам.

Зарипов Мөкатдәс Зариф улыЗарипов Мөкатдәс Зариф улы Балтач районы

Түнтәр авылында туа. 1951 елда 7 классны тәмамлап, Чепья урта

мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1954 елда 10 классны укып бетереп бер ел Свияжскида сөт промышленносте мастерына укый. 1955 елның көзендә Саба районында эшләгән җиреннән армия сафларына алына. 3 ел хезмәт итеп кайткач, туган авылында шофер булып эшли. Аны хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, булганлыгы өчен хөрмәт итәләр.

1961 елдан Зарипов М.З. Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып башлый. 1965 елда КДПИ ның математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Бер ел мәктәп интернатында тәрбияче булып тора, аннан соң математика, физика, сызым, хезмәт, химия, машиноведение, биология, физкультура фәннәрен укыта. Төрле фәннәр укыту аннан зур хәзерлек, тырышлык, түземлелек сорый. Ләкин ул һәр дәресне кызыксыну һәм ныклы хәзерлек белән алып бара. Укучылар аны яраталар, ул укыткан фәннәр белән кызыксыналар. Шул ук вакытта Зарипов М.З. класс җитәкчесе булып та эшли, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торып тәрбия эшләре алып бара.

1982-1986 елларда ул Түнтәр урта мәктәбендә 5-11 классларда хезмәт дәресләре алып бара, хезмәт кабинетын җиһазлый. Зарипов М.З. өзлексез үз белемен күтәрү өстендә эшли, уңай тәҗрибәләр өйрәнә, яңа эш алымнары куллана, коллегаларының тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли, Яшь укытучыларга остаз була. Укучылар аны таләпчән, игътибарлы, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективы каршында Зарипов М.З. зур авторитетка ия була.

Аның укучылары югары уку йортларында укып белем алалар, урта махсус уку йортларында укыйлар,

Page 88: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланатөрле профессия кешеләре булып ләр, туган колхозларында хезмәт итәләр.

1986 елда Зарипов М.З. 25 еллык эш стажы белән лаеклы ялга чыга. Хәзер дә ул мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши, очрашуларга килә, укытучыларга төпле киңәшләрен бирә.

Сөләйманов Роберт Габделхәй улыСөләйманов Роберт Габделхәй улы 1940 елның 3

мартында Татарстан Республикасы Балтач районы Кариле авылында укытучы гаиләсендә туа.

Әтисе Кариле башлангыч мәктәбе мөдире-укытучысы була, әнисе колхозда эшли. Шушы гаиләдә тәрбияләнеп, 1947 елда Кариле башлангыч мәктәбенә укырга кереп, аны 1951 елда тәмамлый. Шул ук елда күрше Норма авылында башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелгәч шунда укый башлый һәм аны 1954 елда тәмамлый. 1954-1957 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Урта белем алганнан соң, Тимирязев (ул чакта Сталин) исемендәге колхозда фермада хисапчы булып эшли. 1961 елда Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 2 курста укыганда, 1962 елның ноябрендә, Совет Армиясе сафларына чакырыла, барлыгы өч ел хезмәт итеп, 1965 елда демобилизацияләнгәнче хезмәт итә. Хезмәт иткәндә берьеллык партия мәктәбе һәм өч айлык запаска офицерлар хәзерли торган курслар тәмамлый, хәзер отставкадагы капитан. 1965 елда укуын дәвам итеп, 1969 елда институтны бетерә, татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укытучысы белгечлеге ала.

1969 елда Балтач районының Кенә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ул мәктәптә 1978 елга кадәр һәм шуннан соң Карадуганда урта мәктәп ачылгач, шунда күчеп, эшен дәвам итә. 1988 елдан Түнтәр урта мәктәбендә башлый. Хатыны Анна Илья кызы да укытучы, математикадан белем бирә. Ике кыз үстерәләр, икесе дә югары белемле. Кызлары һәм кияүләре Түнтәр урта мәктәбе укытучылары. Сөләйманов Роберт “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, 2001 елны лаеклы ялга китә.

Эшләү дәверендә Сөләйманов Роберт Габделхәй улын тирән белемле, таләпчән укытучы буларак беләләр, аның укучылары арасында республикабызның күп кенә күренекле кешеләре бар. Укытучы-методист Роберт Габделхәй улы республиканың һәм районың мактау кәгазьләренә ия.

Шакиров Һидият Шакир улыШакиров Һидият 1935 елны Арча районы Түбән

Пошалым авылында туган. Җидееллык белемне Урта Пошалым авылында ала.

Җидееллык мәктәптән соң ул Арча педагогия училищесына укырга кереп, училищены уңышлы гына тәмамлый.

Училищедан соң, 1953 елны Арча районы Түбән Бирәзә авылында укытучы булып эшли. Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армиядән соң 1957 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.

1958 елны партия сафларына кабул ителә. 1959 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1958 елны Казан дәүләт университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә. 1964 елны университетны тәмамлап диплом ала. Һидият Шакирович тирән белемле, балаларның иң яраткан укытучысы була. Авыл халкы арасында зур авторитет казана. Ул бик көчле пропагандист була, еш кына халыкка халыкара темаларга лекцияләр укый. Түнтәр авылы халкы аны яхшы белә, үзе киткәч тә аны сагынып сөйлиләр.

Балтач районының берничә мәктәбенә аны директор итеп алырга телиләр. Һидият абыйның үзе белән бергә укыган иптәше, Мари-Төрәк райкомында эшләүче Гайнетдинов Камил, Мари-Төрәк районы Дружино авылына аны мәктәп директоры итеп алып китә. Шакиров Һидият килгәндә Дружино авылында балалар 2 сменада укый торган була. Һидият 1967-68 елларда бу авылда зур мәктәп салдыра, балалар бер сменада гына укый башлый. Ул районда тиз таныла, иң алдынгы мәктәп директоры санала. 1970 елны “За мир” совхозына партия оешмасы секретаре итеп эшкә алалар. 1972 елны “За мир” совхозында директор булып башлый. Ул искиткеч кешегә игътибарлы, ярдәмчел кеше була. Ул директор булып эшләгәндә күп семьяларны өйле итә, күп укучылар совхоз аша югары уку йортларына укырга керәләр. Һидият абый кешеләрнең гозеренә беркайчанда да битараф калмый, ярдәм итә.

“За мир” совхозы ит, сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешә. Ул күп кенә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, совхоздан китә. Соңгы елларда Дружино мәктәбендә директор булып эшли. Ул авыру сәбәпле, 1988 елны пенсиягә чыкты. 1990 елның 16 ноябрендә 54 яшендә вафат була. Хезмәт ветераны Шакиров Һидият Арча районы Түбән Пошалым зиратына күмелә.

Балалары турында:Шакирова Фәридә 1959 елда Балтач районы

Көшкәтбаш авылында туа. АПУ һәм КГПУ ның рус теле факультетын тәмамлап, Шәмәрдән урта мәктәбендә рус теле фәнен укыта.

Шакирова Резеда Һидиятовна 1961 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ һәм КДУ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Мари-Төрәк районы Карлыгында (Зур Карлыган) рус теле фәнен укыта.

Шакиров Илдар Һидиятович 1963 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ ны һәм ГПИ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Арча районы Иске Төрнәле мәктәбендә уку-укыту эшләре мөдире була, хезмәт-физкультура укыта.

322

Page 89: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 323

Шакирова НаиләШакирова Наилә Күпербаш авылы кызы.

Җидееллык белемне Күпербаш мәктәбендә ала. 8-9 классларны Казанбаш урта мәктәбенә йөреп укый.

Шакирова Наилә 1946 елны Казан педагогия училищесын беренче курсына читтән торып укырга керә. Беренче сессияне уңышлы гына укып кайта. 1946 елны Арча районы Урта Сәрдә җидееллык мәктәбенең башлангыч классларына укытучы булып килә. Урта Сәрдә авылында 5 ел эшли. Бу елларда Казан педагогия училищесын читтән торып укып, уңышлы тәмамлап диплом ала. Арча районының Айван һәм Иске Төрнәле мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1953 елны Казан педагогия институның беренче курсына читтән торып укырга керә.

1955 елны Министрлык приказы белән Арча районы Көшкәтбаш авылы мәктәбенә эшкә килә. Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә 1960 елга кадәр рус теле укыта.

Көшкәтбаш авылында эшләү елларында Наилә апа КПСС сафларына кабул итлә. Бу авылда 5 ел комсомол укуын алып бара.

Балтач районының танылган авыл хуҗалыгы эшчәннәре Исрафилов Сәйдәш, Фатыйхов Солтан шушы елларда җидееллык мәктәптә укыйлар. Наилә апа 1958 елны Шакиров Һидияткә тормышка чыга. 1960 елны Түнтәр сигезьеллык мәктәбе оештырылып, Шакировлар бу мәктәпкә укытучылар булып билгеләнәләр. Наилә апа Түнтәр мәктәбендә 1966 елга кадәр рус теле укытучысы булып эшли.

1966 елны Шакировлар Мари-Төрәк районы Дружино авылына күчеп киләләр, сигезьеллык мәктәптә башлыйлар. Берничә елдан мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелә. Наилә апа монда татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә татар теле дәресләре укытуны саклап калу өчен Наилә апа һәм Һидият абыйга бик зур көч түгәргә кирәк була.

1970-1983 елларда Наилә апа агитколлектив җитәкчесе булып эшли. 1983 елда лаеклы ялга киткәч, бер ел мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, пьесаларда уйнарга ярата. Мари-Төрәктә һәм Йошкар-Олада татар театрлары белән призлы урыннар яулыйлар. Наилә апаның 39 ел да 7 ай хезмәт стажы санала.

Бүләкләре:1. Сугыш елларында тырыш хезмәт өчен медале.2. Юбилей медальләре.3. 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе.4. Хезмәт ветераны.5. Грамоталар.

Рәхмәтуллина Роза Шаһзада кызыБелеме укытучы,бухгалтер. Уфа пед.училещесы,

кичке алты айлык бухгалтерлар курсын тәмамлый.1970-71нче уку елын Малмыж районы Яңа Пукшинер авылында мари балаларына белем бирү белән башланып китә.Беренче елны Галина Александровна бик зур ярдәм күрсәтә,ә1972-74 нче елларда Пыжмара сигезьеллык мәктәбендә укыта һәм

шул ук елларда озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Ул елларда Кадимова Зәйнәп апа һәм Валиев Нурулла абыйлар педагогик эшчәнлеккә өйрәттеләр.1975-80 нче елларда Түнтәр мәктәбендә интерната тәрбияче һәм 5нче класста татар теле укыта ,пионервожатый булып эшли һәм эшләү дәверендә Ибраһимов Мөдәрис һәм Габделкова Фәйрүзәләр алдынгы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылары булалар Артека бушлай путевка белән бүләкләнәләр.Роза апа тәрбияләгән укучылар барысы да җәмәгать урыннарында үзләрен актив ,эшчә һәмтәбияле итеп күрсәтә беләләр ,яхшы мөгәлләмәдә яшиләр.Түнтәр урта мәктәбе укытучылары коллективына да бик зур рәхмәтле ул.

Фәйзрахманов Тәлгать Фәйзрахман улыФәйзрахманов Тәлгать Фәйзрахман улы 1936

елның 7 январенда Балтач районы Көшкәтбаш авылында туа. 1944 елда Көшкәтбаш җидеелык мәктәбенә укырга керә. Сигезенче класска укырга Балтач урта мәктәбенә бара һәм аны 1957 елда тәмамлый.

Тәлгать абый 1957 елда Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып башлый һәм шул ук елны КДПИның физик тәрбия бүлегенә укырга керә. Көшкәтбаш авылында башлангыч мәктәп кенә калгач, Тәлгать абый Түнтәр сигезеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып башлый. 1964 елда Арча районы Шура сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә, ә 1966 елдан физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып Лесхоз сигезьеллык мәктәбендә эшли башлый. 1980 елдан Төрнәле тугызъеллык мәктәбендә укыта.

Тәлгать абыйның балалары Рәис һәм Рафия дә әтиләре юлыннан китә. Рәис технология укытучысы булып Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә эшли. Рафия Балтач районы Чепья урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы. Икесе дә методист укытучылар.

Тәлгать Фәйзрахман улы 1995 елның 18 октябрендә вафат була.

Шаһиев Марс ХарисовичМедодист- укытучы (1957-1997)Хезмәттәше турында Накыйпов Габдельффәрт

Габдрәүфович язмасы.Мин бу язмамны коллегам, чордашым,

замандашым, классташым, Шаһиев Марс Харисовичка багышлыйм. Ул 1957 елнын 25 февралендә туган. Ана 40 яшь иде, бик иртә, ир-ат гомеренең чәчәк аткан вакытында китте ул безнең арадан. Без, кешеләр, дусларыбыз, якыннарыбыз үзебезнең арадан киткәч кенә, аларның никадәр якын, никадәр үзебезгә кирәк булганын соңлап кына төшенәбез, аңлыйбыз.

Мин дә хезмәттәшем турында шулай уйлыйм, аны юксынам. Шаһиев Марс Харисович 1975-79 елларда Казан Дәуләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Аны бик яхшы

Page 90: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланабилгеләренә тәмамлап, Минзәлә районының Бикбау урта мәктәбендә математика укыта. Марс Харисович кешеләр белән бик җинел аралаша торган. Характеры аның тирәсенә фикердәшләр, әнгәмәдәшләрне жинел туплый. Сөйләшеп утырган чакларда ул Минзәләнең табигате матурлыкларына соклануын белдереп, яратып сөйли торган иде. Анда да анын дуслары куп булган. Түбән Кама сусаклагычының Минзәлә буйларына жәелгән суларында балык тотулары, уха пешерүләре, ул якларның гүзәл мизгелләре турында искә ала иде. Әйе, тәүге эшләгән урыннар һәр кешенең күңел түрендә матур эз булып кала. Матур булса да торган жир, сагындыра туган жир, диләр бит. Ул да туган җирен сагынып яшәде, мөмкинлек булу белән, 1983 елда бу якларга, Түнтәр мәктәбенә завуч булып әшкә кайтты.

Мин Түнтәргә 1981 елның көзендә эшкә кайткан идем, шунда идем. Авылдашын күреп, Марс Харисович чын күңелдән шундый соенде.

- Бергә-бергә эшләргә җинел булыр, фикерләшеп, киңәшләшеп эшләрбез!- диде. Аннары ул 1986-1988 елларда математика укытты, класс житәкче булып эшләде. Без анын белән ярыша-ярыша кабинетлар ясадык, аларны бизәдек, укучыларга файдалы булырлык итеп эшләргә тырыштык. Мин анын бер ягына игьтибар итә идем:

Ул әңгәмәдәшен ышандыра алырлык итеп сөйли белә. Һәм менә шул ягы белән балаларны да үзенә бик нык җәлеп итә. Бер генә мисал китерәсем килә: класс җитәкчесе буларак мин уземнен 8 класс укучыларын кич белән эшкә чакырам. Малайлар килеп минем янда ярты яки бер сәгать эшләүгә берәм–берәм юкка чыгалар. Мин инде белеп торам, малайлар Марс Харисович янында, анда малайлар тирләп–пешеп эшләп яталар. Ул аларга кызык хәлләр сөйли-сөйли бөтен эшен эшләтеп бетереп кайтарып җибәрә.

Эшләгән чорында ул математика кабинетын модульләштерүгә зур хезмәт куйды. Класс җитәкчесе буларак та, ул бик таләпчән иде һәм аны балалар бик яраттылар.

1988 елда Марс Харисович, Көшкәтбашта 8 еллык булып ачылачак мәктәпкә директорлык вазыйфасы йөкләнгәч, ул бөтен гөмерен, күңелен, тырышлыгын туплап, шул эшкә алынды.Ул, авыл советы рәисе Газыймов Нурислам белән берлектә авылның балалары укыячак барлык әти–әниләрне туплап, мәктәпне уку елына өлгертергә дип, көнне–төнгә ялгап, алны–ялны белми эшләде. Әйе, ул вакыттагы аның тырыш хезмәтенә әти–әниләр һәм балаларны оештырып, алар белән бергәләп үзенең дә эшләп йөрүенә авыл халкы Марс Харисовичка бик рәхмәтле булды.

Марс Харисович мәктәпне җиһазлау – баету буенча да бик күп эшләде. Казанда булган элемтәләрен эшкә җикте. (Ул вакыттагы мәгариф министры анын укытучысы булган). Менә хәзерге вакыттагы кабинетлардагы киноаппаратлар, уйнаткычлар, кодоскоплар, мәктәп радиоузелы – барысы да ул табып, юллап алып кайткан җиһазлар. Мин укучылар алдында аны һаман да җылы хисләр белән искә алам: «Менә бу әйберләрнең, бу мәктәпнең кадерен белегез.

Аны шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен гаять зур хезмәтләр һәм тырышлык, күп кешеләрнең көче һәм егәрлеге, ихтыяры киткән»,-дим.

Урта мәктәп итеп оештырылгач та, ул физика кабинеты булдырды, аны җиһазлау, автоматлаштыру өстендә көчен куеп эшләде. Әле аның зур планнары булгандыр, матур итеп се дә, се иде, вакытсыз үлем аны арабыздан алып китте. Бик иртә киттең, хезмәттәшем, коллегам.

(Язды Габделфәрт Нәкыйпов)

Түнтәр балалар бакчасы тарихы(Балалар бакчасы мөдире

Хәбибуллина Фирдәвес әзерләде)Эвакуацияләнгән тәрбиячеләр:Мәскәүдән эвакуацияләнгән ике хатын-кыз эшли.

Түнтәр ясле-бакчасында тәрбияче булып эшләп киткән хатын–кызларның исем, фамилияләре билгеле түгел.

Сугышка киткән ясле-бакча эшчеләре: Зөлхәбирә ясле-бакча мөдире булып эшли, белеме

буенча медсестра.Сугыш чорында эшләүчеләр:Кунаева Анастасия—Чепьядан килә. Белеме белән

медицина хезмәткәре була, озак еллар ясле-бакчада мөдир булып эшли.

Галиева Миһри — ул елларда повар булып эшли.Сәлимә - Смәел кызы, тәрбияче булып эшли.1948 нче ел.Шәмседтдинова (Йосыпова) Бану Шәмседтдин

кызы—тәрбияче-няня.Исхакова Зөлхәбирә Исхак кызы — җыештыручы.Низамова Бибигөл — повар булып эшлиләр.Ясле Шәмсетдин байның йортына урнашкан була.

Ул хәзер Ибрагимов Василлар йорты тирәсенә туры килә.

1953 нче елның көзендә Түнтәр ясле-бакчасына мөдир итеп Йосыпова Бану Шәмсетдин кызы билгеләнә. Ясле йорты бик тузган булганга, җитәкчеләр белән сөйләшеп (Чепья районы) күчеп китүче Габдрахманов Миннемулла йорты сатып алына. Ашау пешерү өчен янкорма эшләнә. Ул елларда балаларга ашау утын ягып мичтә пешерелә. Шулай итеп, 1953 нче елда ясле икенче бинага күчә. Ул хәзер Йосыпова Бану хуҗалыгы тирәсендә була.

Яслегә 25 бала йөри. Шул ук бүлмәдә ашыйлар, уеннар оештырыла, җыелма-раскладушкаларда йоклыйлар. Эшләү өчен мөмкинлекләр бик аз булуга да карамастан, ясле коллективы тырышып, бердәм булып эшли. Эш сәгатьләре иртәнге 7 дән 17 сәгатькә кадәр була.

Ясле булгач, РОНОга түгел, ә Чепья больницасына буйсына. Ул елларда Чепья болницасында өлкән врач булып Семенов Николай Александрович эшли, ә СЭС җитәкчесе булып Крысов дигән кеше эшли. Алар даими рәвештә ясленең эшчәнлеген күзәтү астында тоталар, яследә еш булып торалар.Ул елларда ясле үзенең төп максаты итеп балалар сәламәтлеген ныгытуны ала. Бик күп рахит балаларны аякка бастыруда ясленең өлеше зур була. Балаларга һәр ашау алдыннан витаминнар, дарулар бирелә, болар

324

Page 91: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 325

барысы да Чепья больницасыннан алына. Ата-аналар ясле коллективына бик рәхмәтле булалар.

Бу елларда повар булып эшләгән Низамова Бибигөлнең эшен аерып билгеләп үтәсе килә. Ул елларда балаларын яслегә йөртүче әти-әниләр аны ихтирам һәм ярату, сагыну белән искә алалар. «Аның ашауларының тәмлелеге әле дә булса авызда тора», -- диеп искә алалар. Ул үзенең хезмәтен балаларны яратып, аларның сәламәтлеген кайгыртып көчен кызганмыйча башкара. Әгәр дә бала билгеле бер сәбәп белән яслегә килми калса, аңа тиешле ашауны өенә озата. Шушы елларда яслегә йөргән һәрбер кеше аңа бик рәхмәтле.

1963 нче елларда районнарны эреләндерү башлана. Балтач районын Арча районы белән берләштерәләр. Яхшы йортларны Балтачтан сүтеп күчерү башлана. Шул вакытта райком секретаре Сафин торган йортны күчертми саклап калу өчен, Түнтәр яслесе Балтачка күчерелә. Шулай ук ясле мөдире Йосыпова Бану Шәмсетдин кызы, Әхмәтҗанова Фәния Балтачка тәрбияче булып күчерелә. Шулай итеп, Түнтәр балалары яслесез кала.

Түнтәр авылында күп еллар ясле-бакча булмый тора. Ул елларда балалар күп, һәр семьяда кимендә өч бала үсә, ә күпчелегендә бишәр бала тәрбияләнә. Яшь аналар (бигрәк тә әби-бабайсыз ялгыз яшәүчеләр) яшь балаларны карап өйдә утырырга мәҗбүр булдылар.

Мәктәпкә балалар бернинди хәзерлексез киләләр. Колхоз рәисе булып Гарафиев Равил Гарафиевич, партоешма секретаре Сибгатуллин Хәкимулла эшләгән елларда, терлекчелектә эшләргә хатын-кызлар җитми. Идарәдә ясле-бакча ачу мәсьәләсе карала. Балалар бакчасы өчен ике яклы йорт һәм щитовой бина төзелә. Менә шуларда ясле-бакча оештырыла да. Мәктәптә укытучы булып эшләүче Сафиуллина Әминә ясле-бакча мөдире итеп билгеләнә. Шулай итеп, 1976 нчы елда ясле-бакча оештыру эшләре башлана. Өстәмә верандалар төзелә, паровой системасы үткәрелә, инвентарь алып кайтарыла.

1978 нче елда Түнтәр авылында яңадан 50 балалык балалар бакчасы ачыла.

Ясле-бакчада эшләүчеләр:1.Сафиуллина Әминә Фәзрахмановна – мөдир.2. Хәлиуллина Ильмира Идиятовна – тәрбияче.3. Мөхәрләмова Зөлхәбирә Габдрахмановна –

тәрбияче.4. Шәмсетдинова Гөлнур Кашаповна – няня.5. Кашапова Тәскирә Мотыйгулловна – няня.

1978 нче елда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән

Сафиуллина Әминә истәлекләреТүнтәр авылында күп еллар ясле-бакча булмый

тора. Ул елларда балалар күп, һәр семьяда кимендә өч бала үсә, ә күпчелегендә бишәр бала тәрбияләнә. Яшь аналар (бигрәк тә әби-бабайсыз ялгыз яшәүчеләр) яшь балаларны карап өйдә утырырга мәҗбүр булдылар. Мәктәпкә балалар бернинди хәзерлексез киләләр.

Алай гына түгел, башлангыч классларда бер укытучы икешәр классны бергә укытырга мәҗбүр.

1977 нче елда колхоз рәисе булып Гарафиев Равил Гарафиевич, партоешма секретаре Сибгатуллин Хәкимулла эшли. Шул елларда колхоз терлекчелектә эшләүче хатын-кызларга кытлык кичерә. Идарәдә ясле-бакча ачу мәсьәләсе карала. Ике җитәкченең балалары да ясле яшендә була.

Ике яклы йорт һәм щитовой бина төзелеп, менә шуларда ясле-бакча оештырырга булалар.

Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, миңа колхоз идарәсе шул йортны өлгертеп, детсад ачуны мәҗбүри китереп куйды. Семья авыл хуҗалыгына бәйләнгәнлектән, каршы килү мөмкин булмады. Район мәгариф бүлеге ризалыгыннан башка мин шул эшкә тотындым. Беренче эш итеп веранда эшләттем. Паровой уздырылды, мич чыгарылды. Җәй буе буяу эшләрен үзем генә башкардым. Көзге эшләр тәмамлангач, детсадны ачуны ашыктыра җитәкчеләр. Паровой системасы начар эшли, гел торбаларга һава керә. Ул вакытта токарь булып эшләүче Фатыйхов Нәҗип абый паровойны көйләде. Шундый эшләр белән бергә детсадка кирәк-яраклар җыярга кирәк иде. Бик күп министырлык юлын таптарга туры килде. Әле ярый, анда таныш дустыбыз Низамов Айдар Маликович эшли, ул юнәлеш бирә, кемгә нәрсә белән мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Министырлык ярдәмендә Васильеводан өстәл, урындыклар, балалар киемнәре өчен шкафлар алып кайттык. Зур машинада Гыйләҗев Раушан эшли иде, аның белән ташылды. Детсадны 50 балага исәпләп ачарга кирәк, ләкин бина кечкенә, 25 балалык кына. Ашау, уен һәм йокы бүлмәсе бары берәр генә.

Киров өлкәсе Малмыждан кечкенә раскладушкалар алып кайттык. Сентябрь башында читтән торып мәктәпкәчә тәрбия училищесында укучы Хәлиуллина Илмира килде. Кашапова Гөлнурны прачка-кочегар штаты белән алдык. Менә шушы кызлар белән бик эш башкарылды.

Детсадны өлгертү өчен бик күп авылдашларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Көзге кыр эшләрендә булышырга килгән студентлар белән туалет чокырын казыдык. Алар ярдәме белән эштән соң, трактор табып, таш алып кайтабыз.

Базга таш иңдереп, туалет чокырын цемент белән катырып, баз өсте һәм туалет ясадык. Тракторист Якупов Шамил бик күп эшләде ул чорда.

Казаннан, Зооветснаб дигән оешмадан, зур холодильник алып кайттык. Шакирҗанов Рафаиль белән. Мичкә ягу өчен утын, күмер мәсьәләләре авыр иде. Ул вакытта Шакирҗанов Рафаиль белән икебез бергә күмер, утын төяп алып кайтканыбыз бар. Шулай итеп, күп кыенлыклар белән ясле-бакча эшли башлады. Әти-әниләр һәм балаларга уңай шартлар җитәрлек түгел идк ул вакытта.

Анда булышкан кешеләрне санап бетерерлек түгел. Күршедәге Мөбәракшин Равил белән Өрфәйдәләр бик тырыштылар. Күп эшләрне әти-әниләрне чакырып эшләтебез. Смәелдән тәрбияче булып Зөлхәбирә килде. Нянкалар булып Шәрәфиева Роза, Юсупова

Page 92: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаСафуралар эшләделәр. Бик чиста, пөхтә Кашапова Тәскирә кер юу эшен башкарды. Шулай итеп, бер кыш чыктык. Җәй көне детсад әйләнәсен, яшь урманнан Шәйхетдинов Тәбрис белән яшь каен үсентеләре алып кайтып утырттык. Алар әйбәт кенә үсеп киттеләр. Кирәк җирләргә күбрәк автобус шоферы Шәрифулла белән йөрдек. Район мәгариф бүлеге белән шактый конфликтка кердек. Ул вакытта методистлср, билгеле сәбәпләр аркасында, детсад ачарга каршы иделәр. Министырлык рөхсәт биргәч, типовой детсад салу мөмкинлеге булмагач, яраклаштырылган бинада балалар ачылды.

1930 – 2000нче елга кадәр Түнтәр ясле-бакчасында мөдир булып эшләүчеләр

исемлеге.Исем, фамилия.

Туган елы

белеме Туган җире

ЗөлхәбирәКунаева АнастасияЮсупова БануСафиуллина Әминә Гайнуллина ФирдәвесНизамиева ТәһүрәЗыятдинова ГөлфияШаймухеметова ФәрдияХәбибуллина Фирдәвес

19301947-53

1953-631978-80

1980-82

1982-85

1985-87

1987-93

1993

М-сестраМ-сестра

УкытучыУкытучы

Тәрбияче

Укытучы

Тәрбияче

Тәрбияче

Тәрбияче

Чепья

ТүнтәрТүнтәр

Зеленодол

Куныр

Түнтәр

Түнтәр

Түнтәр

Озак еллар балалар бакчасында эшләгән Юсупова Бану Шәмсетдин

кызының истәлекләреМин, Юсупова Бану (Гыйззәтбану) Шәмсетдин

кызы, 1930 нчы елның 23 нче маенда Чепья районы Түнтәр авылында туганмын.

Без, 30 нчы елгылар, сугыш чоры балалары, балалык шатлыгыннан мәхрүм ителгән балалар идек. Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз башыбыздан кичердек.

1938-45 нче елларда Түнтәр 7 еллык мәктәбендә, 1946 нчы елда Чепья урта мәктәбенең сигезенче классында укыдым. Укыган чорда, җәй көннәрендә колхозда эшләдем. 1947 нче елда Казан педагогия училищесына читтән торып укырга кереп, аны 1950 нче елда тәмамладым. 1948 нче елның февраленнән 1951 нче елның августына кадәр, 3 ел ярым Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшләдем. 1951нче елда тормышка чыгып, тормыш иптәшем Юсупов Рашад белән Арбор һәм Шода авылларында 1951-53 нче елларда укытучы булып эшләдек. Семья хәле буенча Түнтәргә кайтып, 1953 нче елның сентябреннән 1963 нче елга кадәр ун ел Түнтәр

балалар яслесе мөдире булып эшләдем. Мин тәрбияче булып эшләгән 1948-51 нче елларда ясле мөдире Кунаева Анастасия иде, повар Галиева Миһриямал, соңрак Низамова Бибигөл, няня Исхакова Зөлхәбирә эшләделәр. Балалар яслесе Чепья районы сәламәтлек саклау бүлеге карамагында иде. Тәрбия – методик эшкә караганда балаларның сәламәтлегенә, чисталыкка нык игътибар бирелә иде. Ул чорда яслегә йөргән бик күп рахит һәм ябык балалар сәламәтләнеп аякка басты. 1953 нче елда, мин ясле мөдирек булып эшләгәндә, сестра – тәрбияче Зарипова Әминә, (Филиппова Нина) няня Исхакова Мәдинә, повар Низамова Бибигөл, Әхмәтҗанова Фәния җыештыручы булып эшләделәр. Балалар яслегә район сәламәтлек саклау бүлегенә караганлыктан, безне җыелыш-киңәшмәләргә больницага чакыралар иде. Ә тәрбия эше, уеннарны кече яшьтәге балалар өчен методик ярдәмлекләрдән файдаланып оештыра идек.

Балалар яслегә элекке байлар йортына урнашкан һәм ул бик тузган булганлыктан, Чепья район җитәкчеләре белән сөйләшеп, 1955 нче елда йорт сатып алып, аңа өстәмә кухня салдырдык. Ул чорда эшләүчеләр бик тырышып эшләделәр, эш сәгате белән дә исәпләшмәделәр. Врачлар һәм санэпедстанция тарафыннан да кисәтүләр алмадык. 1963 нче ел башында, Арча белән Балтач районы берләшкән чорда, бер йорты Арчага күчерүдән саклап калу өчен, Түнтәр балалар яслесен Балтачка күчерделәр. Мин анда ун ай ясле мөдире булып эшләдем дә, тагын семья хәле буенча үз теләгем белән, бу балалар ясле мөдире эшеннән китеп, Түнтәр мәктәбенә эшкә кайттым. Һәм 25 елдан артык мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Ике балам бар. Кызым Чепья мәктәбендә укыта, үз гаиләсе бар. Улым Йошкар-Олада энергетик. Ирем 1983нче елда үлде, хәзер ялгыз яшим.

Авыл укытучысының җәйге ялы56 көн = ничә ял + ничә койрык?

Мөгаллимнәрнең җәйге яллары 56 календарь көн. Моның кадәр “ял” бик күпләргә тәтеми. Кирәге дә юк. Теләсә кем 56 көн рәттән ял итә башласа, шөрепләре тарала башларга мөмкин. Ялның ике атнасы бик җиткән. Өч атнага китсә, туйдыра.

Авыл укытучысы шул ике атнаны да чын ял итеп үткәрә аламы? Ял дип аталган 56 көнне ул ничек бүлә? Мин шул турыда сөйләргә телим. Ял акчалары район буенча түләп бетерелгән. Август киңәшмәсенә укытучылар күп җыелса да, кибетләр күп килми. Сәүдә бармый. Чөнки укытучылар ял акчасын июнь-июльдә үк тотып бетерәләр.

— Апрельдә 3, майда 1, июньдә 4, июльдә 1, августка 4 укытучыга санаторийда дәвалану өчен путевкалар бирдек, — ди Балтач район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз рәисе Резеда Гаязова. — Соңгы 15 елда безгә бер путевка да бирмәгәнәрен әйтсәк, бу зур алга китеш. 10 мең сум торган путевка бәясенең укытучы 1 мең сумын гына түли һәм 21 көн дәваланып кайта. Путевкага тиешкән укытучылар бик канәгать.

326

Page 93: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 327

Алга таба да районда бер елга 100 мәгариф

хезмәткәренә 1 путевка биреләчәк икән. Быел 19 мең укытучы-тәрбияченең әлегә 13енә шундый юллама бирелгән.

— Сезнең укытучылык стажыгыз 30 ел. Шул чорда ничә мәртәбә санаторийда яки ял йортында булдыгыз? — дип сорыйм Түнтәр мәктәбе укытучысы Гөлсинә Закировадан.

— Бер мәртәбә дә булганым юк, — ди мөгаллимә, — менә җәй көне җиләккә йөрибез, табигатьтә булабыз. Шул инде ял. Тегендә-монда чакыртып борчымасалар.

Хәтеремдә, мәктәбебез укытучылары Гомәр белән Лира өйләнешкән елда Анапага санаторийга бардылар. Хәзер олы уллары сигезенчедә укый. Шуннан соң безнең мәктәптән санаторийга баручы укытучы булмады.

Авыл укытучысы “отпуск чорын өзеп, вакытлы эшкә чакырылырга тиеш түгел” дигән канунга таяна алмый. Алга таба эшлисе һәм яшисе бар. Районның кайбер мәктәпләре белән элемтәгә кергәч, “Берничә укытучы укучыларны басу эшенә алып бара. Бодай арасыннан арыш үсентесе утыйлар” дип җавап бирделәр. Бу эш берничә атнага сузыла. Аннан соң колхозның бәрәңге чүбе дә мәктәп җилкәсендә. Күпчелек авылларда укытучылар җәйнең 4-5 көнен чөгендер чүбе утап интегә. Аллага шөкер, бездә ике ел инде, чөгендер чәчмиләр. Күмәк хуҗалыкның ашлык чистарту эшеннән дә читтә калып булмый. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларны да эшләтәсе бар. Мондый эшләр өчен укытучылардан махсус график төзелә. Берничә еллар элек колхоз печәнен һәм сенажын да сәнәк белән төяргә укытучыларны мәҗбүр итәләр иде. Ходай рәхмәте белән бу эшне хәзер техника алмаштырды.

Барлык авылларда да диярлек укытучылар шәхси хуҗалыкта сыер, һич югында үгез-бозау асрый, каз-үрдәк, тавык-чеби үстерә. Укытучы һәркөн иртән сәгать дүрттә-биштә тора, сыер сава, сөтне илтеп тапшыра, көтү куа, механизатор ирен, комбайн ярдәмчесе булып эшкә алынган улын ашатып, иртәнге алтыда эшкә җибәрә.

Берничә ел инде Түнтәрдә һәм тагын райондагы берничә авылда укытучыларның капка төбенә күмәк хуҗалык (хәтта бернинди акча түләтмичә) берәр рулон печән китереп аудара. Бу хәлгә сәерсенеп һәм көнләшеп караучылар күрше авылларда да җитәрлек. Колхоз биргән бер рулон печән белән әллә кая барып булмый. Күпләрнең ирләре күмәк хуҗалыкта эшли. Елга печәнен үзләренә өмә итеп чабарга чыкканда, хатын-кыз укытучы да авыл халкыннан аерылмый. Бу вакытта чапкан печәнне алып кайту өчен техника эзләп йөрисе юк. Өмәдәшләр китереп бирәләр.

Авыл укытучысының “ялы” моның белән генә төгәлләнми. Авыллар арасындагы дамба (юл) читләрен чистарту җирле үзидарәләргә йөкләнгән. Үзидарә укытучыларга ышана. Чалгы тотып, юл читендәге алабута яки әрем кыркып йөрүчеләрне күрсәгез, аларның күпчелеге мөгаллимнәр, балалар бакчасы тәрбиячеләре булыр.

Кайбер ир-ат укытучылар “шабаш”ка алынган. “җәйге ял”ны үзенә йорт яки коттедж төзеп үткәрүчеләр дә бар. Урта Көшкәт мәктәбе укытучысы Олег Матвеевның, Чепья мәктәбеннән укытучы Галина Семовская гаиләсенең шундый эш белән шөгыльләнүен әйттеләр. Түнтәрдә дә бара төзелеш. Дамира Ибраһимова һәм Таһүрә Бәйрәмова гаиләләре йортларына янкорма, Ришат Зәйнетдинов исә энесенә абзар-кура төзи. Шәхси хуҗалыктагы вак-төяк ремонт кемдә дә бетми. Колорадо коңгызы дигән афәт тә укытучының ялын кимерә.

Башка төрле мәшәкать белән йөрүчеләр дә бар. Халидә Ибраһимова ял алгач та, өч атна Казан больницасында дәваланып кайтты. Берничә укытучының балалары мәктәпне тәмамлады. Аларны укырга урнаштыру артыннан йөрисе бар.

Совет чорының 60-90 елларын “торгынлык” дип никадәр сүксәк тә, ул вакытта укытучы җәйге ялның ике атнасын кая да булса чит шәһәргә туганнарга кунакка бару, экскурсия-сәяхәт кылу кебек дөнья күрү кебек өстәмә белем туплауга багышлый ала иде. Ак диңгезнең ак томаннарына, Кара диңгез буендагы шомарган Алыптай ташларга карап соклану, Балтыйк диңгезе штормыннан соң яр буйлап гәрәбә кисәкләре эзләп йөрү, Одессаның катакомбасында яисә Кавказ тауларының Рица күлендә, Абхазиянең Афон мәгарәләрендә хозурланып йөрүләр турында хәзерге авыл укытучысына хыялланырга гына кала. 2500 еллык тарихы булган Сәмардкандта Биби ханым мәчете хәрәбәләрен, Аксак Тимер мавзолеен, сигез гасыр элек дөньяда тиңе булмаган Олугбәк астрономик обсерваториясе секстантын үз күзләрен белән күрү, Петербургтагы Исәкәй соборының мәрмәрдән эшләнгән гигант стеналарын кулларын белән капшап карауны, Петропавел крепосте пейзажын, Сургуттагы эрбетле тайга урманнарын, Тубылда себер татарлары ханы Күчем кордырган Кирмәнне басып алган Ермак музеена сәяхәт кылуны бернинди телеэкран сәяхәтнәмәләре дә алмаштыра алмый.

Совет чорында укытучының бер айлык хезмәт хакына “Ту” самолетында Ташкентка очып, бер атна дөнья күреп кайтып була иде. Шул ук бер айлык акчага Мәскәүдән Астраханьга кадәр өч палубалы ак теплоходта Идел буендагы бар шәһәрләрне айкап чыга идек. Яки шул ук акча Мәскәү-Минск-Хатынь-Вильнюс-Таллин-Рига маршруты белән тимер юл буйлап сәяхәт экскурсиягә җитә иде.

Хәзерге вакытта укытучының кесә ягы шактый такыр булганлыктан, аның җәйге ял дип саналган көннәрнең күпчелеге “койрыкка” әйләнеп кала. Шулай да...

— Берничә яшь укытучыбыз төрле якларга сәяхәткә чыгып керергә исәплиләр, — диде мин элемтәгә кергән Чепья мәктәбе директоры Василий Трофимов.

— Укытучының бер айлык хезмәт хакы хәзерге вакытта гаилә белән Казанга барып Салават концертын карарга гына җитә, — диде икенче укытучы. Аның каравы Россиянең яңа байлары Германиягә шәхси самолет төзергә заказ биргәннәр,

Page 94: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланади. Йөзү бассейны белән. Нимесләр баш чайкаганнар, имеш. Әлегә дөнья практикасында мондый заказ булмаган.

2004.

Мин үземне бәхетле саныймЮк, сугыш башланып, әтием сугышка киткәч

тууыма да, балачагым ач-ялангач үткәнгә дә түгел. Кечкенәдән китаплар һәм газет-журналлар белән, яхшы кешеләр, «Сабантуй» белән аралашып үсүем, яшәвем белән бәхетле мин. Балалар бакчасына йөргәндә үк китаплар укый идем. Анда «Көн артыннан көн» исемле китаптан кычкырып шигырьләр укыганым хәтердә. Беренче класста укыганда әниемнең «Китапханәчене орышып кайттым, ул балага нигә дип шундый кыйммәтле китап бирдегез, югалтса яки өйдә бәкәй ашаса,(Без мунча кадәр генә өйдә үстек. Кыш көне бозау да шунда. Сарык бәтиләре куенга кереп йоклый. Сугыш арты еллары. . . ) мин аны ничек түләрмен. Ипи алырга да акча юк бит!»-дип офтанганы истә. Гомәр Бәшировның «Намус» романы иде ул. Балалар өчен булган кечкенә китаплар җитмәгәч, биргәннәрдер. Алдамыйм. Мин ул вакытта «Намус»ны укып чыга алмадым. Соңарак укыдым. Әмма китапка мәхәббәтем кимемәде. Казанга килеп,укырга кергән береелда ук Ленин (хәзер Милли китапханә дип атала)китапханәсен үз иттем. Буш вакытым булганда әле дә аның залларында яңа китаплар белән танышып утырырга яратам. Безнең мәктәп елларында балалар газетасы булмады.

«Пионер» («Ялкын») журналы белән «тукланып» үстек. Студент елларында үзем дә мәкаләләр язгалый башладым. Беренче остазларым ул вакыттагы «Татарстан яшьләре»нең бүлек мөдире журналист Шамил Рәкыйпов һәм редакторы Барлас Камалаов булдылар. Бүгенге көндә Шамил Рәкыйповның үтә эзләнүчән, үтә тыйнак вә күренекле язучы булуына сокланам. 35 ел элек «Яшь ленинчы» кабат чыга башлагач, язмыш мине шушы редакция бүлмәләренә алып килде. Анда искиткеч ягымлы, шуның кадәр кешеләргә җылы ихтирамлы хезмәткәрләр белән очраштым. Алар турында мин бик озак сөйли алыр идем. Бүген мин аларның бары тик берсе турында истәлекләремне уртаклашасым килә. Әнәс Нуретдин улы Сәләхетдинов ул. Газетаның кабат чыга башлавыннан алып, кимендә 6-7 ел эшләде Әнәс. Бөтен көчен куеп, редакциянең кара күн диванында кунып, төннәрен дә эшләде. Үзенә ошамаса, кат-кат иде материалны. «Мавыгулардан ачышларга бер адым», «Батыр малай мастерское», «Абага», «Әгәр мин Әбүгалисина булсам», «Хыял канатларына утырып», «Кышкы сораулар», «Җәйге сораулар», «Йөгерешчеләр көне», «Көмеш канатлар». . . Күп еллар буена газета битләрендә уңышлы эшләп килгән бу һәм башка рубрикаларны иҗат итүче Әнәс булды. Газета геройлары Фәнсөяр Гыйлембаев һәм Сәфәр Сәяхәтов та аның иҗат җимешләре. «Көмеш канатлар» өчен беренче авторны - Рәшит Ибраһимовны ул эзләп тапты.

Аны мәкалә язарга Әнәс этәрде. Ахырдан Рәшит ага шул ук исемдәге китабын да бастырып чыгарды. Әнәснең өстәлендәге блокнотында дистәләгән Казан галимнәренең, инженерларның, спорт батырларының, укытучыларның һәм башка иҗат кешеләренең адреслары, телефон номерлары җитәрлек булды. Галимнәрнең яңа ачышларын, Татарстандагы яңа заводларның эшчәнлекләрен, катлаулыны гади итеп, ул беренчеләрдән яктыртты. Укучыларның техник иҗатларын киң пропагандалады. Әмма Әнәснең гомере кыска булды. Казан урамыннан төнлә эштән кайтканда таныш булмаган кешене хулиганнардан яклаганда, аңа җәрәхәт ясыйлар. Ул урамда егылып кала. Озак ята. Каны күп ага. Канга пычрак керә. Каны агулана. Нәтиҗәдә тормышы киселә. Кристаллдай саф әхлаклы олы җанлы кеше иде шул ул. Укучы балаларның фән һәм спорт бүлегенә көн саен килгән дистәләгән хатларның берсен дә җавапсыз калдырмый. Иренмичә малайларга малайлар телендә хат язып, аны машинкада бастырып җибәрә. Малайлар ясый торган кызыклы әйберләр басылып чыккан газетаны йөзәрләп өстәл тартмасына алып калдыра да,еллар буе, малайлар сораган саен, хат белән җибәреп бара. Чын-чынлап язарга мине дә ул өйрәтте. Без студентлар мәктәпкә практикага йөрибез. «Бер малайның ихтыяр көче ярдәмендә җиңүгә ирешүе турында яз әле»-диде бу миңа. Бурыч җиңел түгел. Таптым мин андый малайны. Рәис иде ул. Башта тәртипсез, чирләшкә малай булган. Күрше Зөфәрдән күреп, физик күнегүләр ясый башлаган. Башына уй төшкән. Пионерлар сараенда яшь туристлар түгәрәгенә язылган. Ташлаган. Тагын башлаган. Хезмәт артыннан хезмәт. Тагын бер елдан җиңү. Мин үземчә мәкаләне бик тырышып язып, кат-кат төзәтеп Әнәскә китердем. Укып чыкты да, миңа киңәшләр әйтеп, язмамны кире биреп җибәрде. Мин кабат эшләп китердем. Икенче кабатында да кире бормасынмы? Үпкәләмәдем. Өченче тапкыр китергәч, ул аны алып калды. Мин хәзер мәкаләне газета битендә көтәм. Көннәрдән бер көнне беренче биттә басылган «мәкаләмне» күреп егылып китә яздым. Анда минем язманың фактлары гына калган. Әнәс аны әдәби әсәр югарылыгында эшкәртеп кабат язган. Башы да яңача: «Рюкзакның авырлыгы сизелми». Ә түбәндә автор буларак минем фамилия тора. «Менә ничек язарга кирәк икән мәкаләне?»-дигән уй минем миемне озак елларга кадәр бораулап торды. Студент елларымда Әнәс заданиесе белән мин Казанның бик күп мәктәпләрендә, техник иҗат йортларында, спорт ярышларында, күргәзмәләрдә булдым. Балаларның техник иҗатлары, фән биеклекләренә ничек үрмәләүләре турында шактый язарга туры килде. Бер вакыйга аеруча хәтердә уелып калды. Республика яшь натуралистлар станциясенә килгән материалларда Биектау районы Бөреле урта мәктәбе укучылары производство бригадасының алдынгы тәҗрибәсе яктыртылган. Мин шуны өйрәнергә Бөрелегә төштән соң киттем. Көзгы пычрак. Поездан төшеп, урман аша 2-3 км юл үтеп мәктәпкә килеп җиткәндә караңгы төшкән иде. Кирәкле укучыларны табып, материаллар тупладым. Станциягә кире килгәндә сәгать төнге 11

328

Page 95: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 329

ләр тирәсе булды. Арча поездлары китеп беткән. Ярты сәгатьтән ниндидер пассажир поезды килеп туктады. Кассада билет сатучы юк. Мин кайту өмете белән ике куллап, вагон ишегенең тоткаларына ябыштым. Пыяла ишек аша проводник күренде. Ишекне ачмыйча ым кагып «Билетың бармы?»- дип сорады. Мин «Юк», - дип җавап бирдем. Поезд кузгалды. Проводник тышкы ишекне ачмыйча, эчкә кереп китте. Аяклар ишекнең аскы өлешендәге баскычта, ике кул тоткаларда. Караңгы төн, салкын җил. Минем беренче тапкыр мондый рәвештә вагонга ябышып баруым. Менә-менә ычкынып төшеп калырмын, яки берәр баганага килеп бәрелермен төсле. Унбиш минутлап вакыт үткәндер. Бер ир кеше тамбурга тәмәке тартырга чыкты. Мине күреп, ишекне ачты. Ишек эчкә ачыла иде. Мин исән калдым. Җылынырга вагон эченә кердем. Проводник мине сүгеп ташлады. Мин эндәшмәдем. Билетым юк иде шул. Әнәс «Басуда чишелгән мәсьәлә» исеме астында мәкаләмне газетада бастырып чыгарды.

Мәктәптә укыта башлагач та, газетага шактый язышып тордым. «Яшь ленинчы»ның 50 еллык юбилеенда да катнашу бәхетенә ирештем. Менә 35 ел инде газетаны ел саен алдырам. Укып һәм карап барырга тырышам. Үзем өчен генә булса да газетаның һәр санына диярлек бәя биреп барырга омтылам. Мәкаләләргә, һәр бүлек эшчәнлегенә анализ ясыйм. Күреп белгән һәм белмәгән авторлар һәм газета хезмәткәрләренең уңышлары өчен шатланам. Менә быел да газетаның тиражы 16000 гә җиткәч, чиксез куандым. «Теге вакытта Әнәсләр эшләгәндә тираж 130000 гә җиткән иде», - дип тә искә алдым. Шулай да «Сабантуй» хезмәткәрләре эшчәнлегеннән мин канәгать. «Яшь ленинчылар» традицияләрен дәвам итүчеләр дип саныйм. Элек тә бу редакция аша күренекле журналистлар үсеп чыкты. Әле дә шулай. Үзем туган авылым балаларына фән нигезләрен һәм компьютер серләрен өйрәтәм.

1999.

Габбас Байбиковны белмисезме?Безнең газетабызны өлкән яшьтәгеләр ахыргы

хәрефенә кадәр укый. Кем өчендер бу югарыда аталган исем, фамилия таныш булырга мөмкин. Безнең районның кайсыдыр авылыннандыр бәлки? Исән булса, аңа 85-95 яшь тирәсе булыр. Кем белә? Бу кеше инде якты дөньяда түгелдер дә. “Хәтер” китабы исемлегеннән дә табылмады ул. Бәлки аны белүчеләр исәндер? Дөньяда могҗизалар беткәнмени?

Кем соң ул Габбас Байбиков? Нигә аны эзләтәбез? Аның исем, фамилиясе татар әдәбияты тарихына

шактый сәер рәвештә кереп калган. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәм XX йөз башының моңлы шагыйрәсе Оркыя Ибраһимова исемнәре белән бәйләнгән ул.

Өлкән яшьтәгеләр Оркыя Ибраһимова дигән милләтебезнең талантлы баянчысын беләләрдер. Монысы ул Оркыя түгел, икенче Оркыя Ибраһимова. Шагыйрә Оркыя. Моннан 70-100 еллар элек моңлы

җырлар һәм шигырьләр иҗат иткән Оркыя Ибраһимова.

Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, хәзерге вакытта шушы институтның директор урынбасары булып эшләүче филология фәннәре кандидаты Зөфәр Рәмиев XX йөз башында җөмһүриятебездә яшәп, иҗат иткән шагыйрьләрнең иҗатын барлап, шактый зур монография эшләгән. Шушы вакытта ул Оркыя Ибраһимова иҗатын якыннан өйрәнә. Аның шактый гына шигырьләрен таба. Кайбер кулъязмалары Казандагы Габдулла Тукай музеенда саклана.

Оркыя Ибраһимованың үз язмышы да бүгенге көнгә кадәр билгесез. “Мин үзем дә, әтием-әниемне белмәгән хәлдә, Тукай шикелле ятимлектә үстем”, — дип язган ул. 1911 елда Казанга тормыш иптәше белән килгәч, алар “Болгар” кунакханәсе номерларына урнашалар. Бу вакытта Тукай да шушы кунакханәнең бер номерында яши. Оркыяның ире (исеме билгесез) Тукай белән электән таныш була. Алар икәүләп Тукай номерына керәләр, шактый гына әңгәмә корып утыралар. Әдәбият, шигърият турында сүз алып баралар. Тукайның “Исемдә калганнары”ндагы Саҗидә апа турында әңгәмә куерып ала. Болар турында Оркыя апаның истәлекләр дәфтәрендә язылган.

1912 елда Ибраһимовлар яңадан Казанга киләләр. Тукай янына кабат керәләр. Әмма аның белән очрашу насыйп булмый. 1913 елның җәендә кабат килүләрендә Оркыя апа бары тик Тукайның каберенә барып зыярәт кенә кыла алган...

1914 елда чыккан “Аң” журналының икенче санында Оркыя Ибраһимованың Тукайга багышланган “Китте шагыйрь” исемле шактый күләмле моңсу шигыре басылып чыга. Шигырьдән кыска гына өзек китерәм:

...................................................................................Ник болай бик тиз туйдың син арамызда торудан,Сала идең чын фикерне кальбемезгә тугрыдан..................................................................................Барган идем урманыңа, килде чыкты Шүрәле:“Мине Сезгә белдерүче китте шагыйрь,” — дип

сөйли.Ул нарат, чыршы, агачлар, һәрбересе кайгылы,“Китте чын шагыйремез,” — дип хәл теле илә

сөйли.Төшкән идем су буена, Су анасы утыра,“Китте милли телле шагыйрең,” — дип ул тора...Революциядән соң тормыш дулкыннары Оркыя

Ибраһимованы Түнтәр авылына китерә. 1924 елда Арча кантонында беренчеләрдән булып, бары тик ике урында икенче баскыч мәктәп ачыла: Арчаның үзендә һәм Түнтәрдә. Оркыя Ибраһимова да Түнтәр мәктәбенә укытучы буларак җибәрелә. Шул чордагы Түнтәр мәктәбендә Ибраһимов фамилияле кеше мәктәп директоры булып эшләгән. Ул Оркыя апаның тормыш иптәше булгандыр, бәлки. Оркыя апа үзе, татар теле һәм әдәбиятын укыткан.

Page 96: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Оркыя апаның Тукай музеенда саклана торган истәлекләр дәфтәре бар. Истәлекләр 1946 елда язылган. Анда мондый юллар бар:

“...Кадерле зур кешеләр тарафыннан язылган өч кисәк альбом... шагыйрьләр тарафыннан язылган истәлекләр, кулъязмалар, шигырьләр... Аларны Түнтәр мәктәбенең 7 класс укучысы Габбас Байбиков 1929 елда укырга дип алып торган иде. Кире кайтарып бирмәде...” Нинди аяныч язма.

Габбас Байбиков Түнтәр кешесе түгел. Авыл тарихы исемлекләрендә юк ул. 1929 елда Түнтәргә хәзерге Балтач районына кергән күпчелек авыллардан килеп укыганнар. Хәтта Арча, Малмыж һәм Кукмара якларыннан да килгәннәр. Кайсы авылдан булган соң Габбас Байбиков? Мәктәптә ул елларның бер генә документы да сакланмаган. Бәлки районыбызда яшәүче өлкәннәрдән кем дә булса бу кеше язмышы турында беләдер? Бәлки Оркыя апаның кадерле истәлекләре кайда да булса сакланадыр? Оркыя апаның чыннан да Түнтәрдә укытканын белүчеләр бар. “Озын кара чәчле иде ул. Шүрәле тыкрыгында Шәрәфи абыйларда квартирада торды,” — дип искә ала аның турында Асия апа Хисаметдинова. Кызганычка каршы Асия апа 1929 елда башлангычта гына укыган.

Бәлки Оркыя апаның альбомнарын, шигъри байлыгын табуда ярдәм итүче табылыр?

Борынгы китаплар җыючы Марсель Әхмәтҗанов (хәзер күренекле татар академигы) 1980 елда Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле кулъязма китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Менә шул китап та сакланган. Марсель абый әле дә, очрашкан саен, Мәгъсүм абыйның улы Рәкыйпнең һәм туганнарының хәлен сораша һәм рәхмәт әйтеп җибәрә.

Бәлки Оркыя апа Ибраһимова мирасы да шундый бәхетле язмышка ия булыр. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләрнең редакциягә хәбәр бирүләрен үтенеп сорыйбыз.

Өстәмә: Язма газетада дөнья күргәннән соң, авылдашым, пенсиядәге укытучым Бану апа Галиева Ибраһимоваларны белүе турында әйтте. «Алар эшләгәндә мин кечкенә идем әле. Башта алар безнең күршеләрдә («Кавказ» ягында) тордылар». Габбас Байбиковны да белүе турында сөйләде ул. Габбас безнең авылныкы түгел. Әма ул соңыннан, Түнтәр кызына өйләнгән (укытучы Галиев Нәҗипнең туганына, Зифа Сщмигуллинага булса кирщк,) һәм алар Таҗикстанмы, Төркмәнстанмы якларына күчеп киткәннәр. Бану апаның иптәше Мөбарәк абыйга Габбасның башта берничә хаты

да килгән булса кирәк. Аннары элемтәләр югалган. Нәҗип абыйның Түнтәрдәге туганнары Нәбиуллинннар да Габбаслар белән бернинди дә элемтә булмаганын төшендерделәр. Фарук ага Нәкыйповның язмаларында да 1930-32 елларда мәктәптә укытучы (мәктәп директоры да) булып эшләгән (читтән килгән) Рәүф Ибраһимов турында искә ала. Район үзәге Балтачка күчерелгәч, алар шунда күчеп киттеләр, диелгән.

2000.

Сукыр сутый, виләсәпид һәм малайлар.

Яшәсен җәй!Яшәсен җәйге каникул!Яшәсен малайлар!Яшәсен велосипед!Һәрбер малайның велосипеды булсын! Ул

велосипед төзек булсын! Яңа велосипедлар арзан булсын!

Менә шундый изге теләкләр белән башлыйм әле. Без малай вакытта велосипедлар булмады. Шуңа күрә теләкләр юллыйм. Дөрес район түрәләре малайларыныкы булгандыр. Авылда районга барып торган берничә олы кешенеке бар иде ул. Без, малайлар, авыл урамы туфрагында велосипед эзе күреп, еланмы, аҗдаһамы узган дип пошаманга төшү вакыты түгел иде инде. Күргән булса да, кулга эләкмәде диярлек ул велосипед.

1958 ел. Чепья урта мәктәбенә без күп авыллардан җыйналып укыйбыз. Урта мәктәпнең соңгы классына укырга җыйналган 1-сентябрь көне. Тантаналы линейка бара. Гадәттәгечә бүләкләүләр. Миңа да Почет Грамотасы бирделәр. ВЛКСМ райкомы исеменнән иде ул. Эчтәлегендә җәйге каникул чорында минем Туган колхозымда 100 хезмәт көне эшләвем турында язылган иде. Нәрсә соң ул хезмәт көне? Халык телендә аны сукыр сутый дип йөрттеләр. Эш күләме хезмәт көне дигән зурлык белән үлчәнә. Әгәр мин чалгы белән 40 сутый мәйданда борчакны чабам икән (бу бер норма), димәк минем исемгә 1 хезмәт көне языла. 40 сутый гектарның 100 дән 40 өлеше дигән сүз. 30 сутый борчак чапсаң, сиңа 75 сутый хезмәт көне языла. Без исә борчак калын булмаганда 70-90 сутыйга кадәр чаба ала идек. Мәйдан 70 сутыйга тулса, эш күләме 1 бөтен һәм 75 сутый хезмәт көне языла иде. Аңлашыладыр: сутый белән мәйданны да хезмәт көненең өлешләрен дә үлчәделәр. Ни өчен аны сукыр сутый дип йөртәләр иде дисезме? Чөнки ул хезмәт көннәренә бер тиен дә акча түләнми. Елга бер мәртәбә көз көне бары тик ашлык кына бирәләр. Уртача алганда 1 хезмәт көненә 400-500 грамм тирәсе. Бик бай колхозлар 1 килога кадәр дә бирде. Хәлсезләре 150-200 грамм белән дә кала иде.

Безнең авылдан урта мәктәптә укчы малайлар икәү генә идек. Икенчесе Раиф. Раифка Грамота бирмәделәр. Җәй көне ул колхозда эшләмәде.Аның Сәйдәбану апасы күрше районның Май заводында мастер булып иде. Раиф җәй буе апасы янында гади эшче булып эшләгән. Хезмәт хакына өр-яңа

330

Page 97: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 331

велосипед алып кайткан. Елкылдап торган велосипед. Тәнәфес вакытында бөтен малайлар Раифның велосипеды янына җыйналдык. Нөнәгәр малайлары, Кунырлар, Пыжмаралар, Субашлар, Арборлар дисеңме? Бер авыл малаеның да велосипеды юк. Раифныкы бар.

— Малай, каян алдың?— Йөрергә өйрәнергә кыен түгелме?— Звоногы да бар мәллә?— Тәгәрмәчен ничек кабартасың?Авыл малайлары Раифка йөз төрле сорау

яудыралар. Раиф исә тыйнак кына кыска-кыска җаваплар бирә. Раифның дәрәҗәсе берничә башка күтәрелде. Мин дә Раиф янында кайнашам.

— Мине дә йөрергә өйрәтмәссең микән, Раиф, — дим.

— Өйрәтермен, өйрәтмиче, — ди Раиф авызын ерып.

Безгә инде ул вакытта рам арасыннан аякны тыгып, йөрергә өйрәнәсе түгел. Ботларның буе җитә. Шулай да өйрәнүе җиңел булмады. Раиф бик юмарт һәм кешелекле малай иде. Миңа гына түгел, ул бик күп малайларга велосипедын биреп торды. Ул велосипед бик күп малайларны велосипедта йөрергә өйрәнү шатлыгына ирештерде.

1962-63 елларда колхозларда бер хезмәт көненә 5-10 тиен исәбенә акча түли башладылар. Авыл балалары һәм авыл халкы ипигә туена башлады. Арыш ипие 13 тиен,бодай күмәче 16 тиен тора иде ул чакта. 70 елларга колхозчылар айга уртача 50-80 сум хезмәт хакы ала башладылар. Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә иң түбән хезмәт хакы 60 сум итеп билгеләнде. Бу вакытта авыл кибетләренә велосипедлар күпләп кайтты. Бәясе 55-56 сум иде. Авыл малайлары велосипедларга рәхәтләнделәр. 80 елларда исә ел саен яңа велосипед алган малайлар күп иде. Өй эчендә 3 малай булса, бу хуҗалыкта кимендә 3 велосипед бар дигән сүз. Мопед яки мотовелосипед сатып алу да малайлар өчен гадәти эшкә әверелде.

1990 елдан башлап велосипед яңадан кадерле транспортка әйләнде. Аның бәясе хезмәт хакы белән чагыштырганда бик нык үсеп китте. Хәзер минималь хезмәт хакы 200 мең сум булганда велосипедның бәясе 600 меңнән алып миллионга кадәр. Шулай да малайлар велосипедсыз түгел. Әти-әниләр малайларын велосипед белән куандырырга тырышалар. Кыйммәт булса да. Велосипедсыз малай буламыни? Сүтсен ул аны. Ремонтласын. Кабат җыйсын. Тагын сүтсен. Йөреп торырлык булсын.

Призедент әфәнделәр! Малайларны велосипедтан мәхрүм итмәгез! Велосипедның бәясен төшерегез! Малайлар велосипед алырлык ата-аналарның хезмәт хакларын күтәрегез!

Җәй көне малайлар велосипедта йөрмәгәч тә ни кызык кала?

Малайларга велосипед шатлык өстенә шатлык китерсең!

Малайлар! Шуны белегез! Велосипед шатлык кына түгел, кайгы-хәсрәт тә китерергә мөмкин. Ул бит транспорт чарасы. Тракторлар, зур тизлектә йөрүче

машиналар белән бер үк юлда йөри. Велосипедның шактый гына малайларның үлеменә китергән очракларны шактый санарга мөмкин. Күпме кайгы хәсрәт шул велосипед аркасында! Велосипед белән йөргәндә машинага,тракторга бәрелеп имгәнеп калулар дисеңме? Велосипедчының гамьсезлеге аркасында бер гаепсез шоферларның, җәяүлеләрнең зур бәләләргә дучар булулары турында бик күп мисаллар китереп була.

Малайлар! Велосипедта сак булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Җәйге каникулларыгыз велосипед белән шатлыклар белән үтсен! Велосипедыгыз беркемгә дә кайгы китермәсен!

Менә шундый минем теләкләр.1998.

Интернетта үзебезне таптымИнтернетның ни икәнен хәзер мәктәп укучысы да

белә. Ул — бөтендөнья компьютер пәрәвезе. Икенче төрле әйткәндә телефон линияләре аркылы компьютерларның бөтендөнья буенча бер челтәргә тоташуы. Интернет аша теләсә кайсы илдә тупланган мәгълүматларны алырга мөмкин. Билгеле моның өчен ул илнең телен һәм тиешле адресларны белү сорала.

Безгә мәгълүмат туплау өчен Росиядәге эшләнгән сайтларны (мәгълүмат тупланмалары) актару да җитә. Материал иксез-чиксез. Кирәклесен эзләп таба белергә генә кирәк. Интернет челтәрендә моның өчен “эзләү машиналары” куелган. Сине кызыксындырган сүз яки сүз тезмәләре кергән сайтларны табарга алар ярдәм итә.

Район мәктәпләре компьютерлары өчен интернетка тоташу өчен техник мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпләргә мәгариф бүлеге аша модемнар кайтартылды. Компьютерларның интернет белән эшләргә куәте җитәрлек. Информатика кабинетларын “сигезле” телефон линияләре белән тәэмин итү һәм интернеттан файдаланган өчен түләү тәртибе генә әлегә хәл ителмәгән. Бу эш республика планы белән алып барыла һәм берничә ел дәвамында тулысынча хәл ителәчәк. Ул — заман таләбе.

Районыбызның информатика укытучылары “алма пеш — авызга төш!” дип көтеп утырмыйлар. Сосна урта мәктәбенең информатика укытучысы Камил Әбүбәкеров информатика укытучыларыннан беренче булып, файдаланган өчен шәхси акчасын түләп, интернеттан файдаланырга мөстәкыйль өйрәнде. Үз мәктәбенә башка мәктәпләрнең информатика укытучыларын җыйнап, аларны да интернеттан файдалану серләренә төшендерде. Ышанып әйтеп була, бер яки ике елдан информатиклар гына түгел, мәктәпләрдәге һәрбер укытучы һәм югары класс укучылары интернет мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлегенә ия булачак.

Авылларыбызның матур җирләре белән беррәтттән пычрак, алама урыннары булган кебек, интернетта да кирәкле мәгълүмат белән беррәттән, явызлык таратучы “шакшылык” та хәттин ашкан. Телевизордагы шикелле экранга “бәреп” кергән

Page 98: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланарекламаларны әйткән дә юк. Көндәлек яңалыклар, газета материаллары белән беррәттән интернет сайтларында даими саклануга куелган мәгълүматлар да күп. Үзебезнең Балтач районы һәм аерым алганда туган авылым Түнтәргә кагылышлы интернетка кергән мәгълүматлар мине аерым кызыксындырды.

Үткән елның декабренда без, бер төркем укытучылар, Казанда КАИ базасында Американың “Intel” һәм “Microsoft” компанияләре оештырган “Киләчәк өчен укыту” мәктәбендә белем күтәреп кайтык. Шушы бер атналык курсларда без көн саен интернеттан файдалану мөмкинлеге алдык. Интернетта булган үзебез турындагы язмаларны эзләдек.

Балтач районына караган сайтка төбәгебезнең тарихи, географик, экономик күрсәткечләре белән беррәттән, һәрбер авылның почта индексларына кадәр кертелгән. Районыбызның үзенчәлекле якларын характерлаган мәгълүматлар тупланган.

Интернетның эзләү машинасына “Түнтәр” сүзе кергән сайтларны табарга кушкач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Түнтәр турындагы газета мәкаләләреннән тыш даими саклануга кертелгән мәгълүматлар да шактый иде. Шуларның берничәсе Ишми ишан турында. Совет власте чорында “доносчы” дип кенә саналган Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлеге турында хәзерге вакытта шактый тарихчы-галимнәр кызыксыналар. Аның эшчәнлеген хуплаган материаллар туплыйлар.

Интернетта Түнтәр турында язылган икенче зур материал сәнгать фәннәре белгече, галим Розалиа Шаһиеваныкы иде. Ул анда болай яза:

«XVII-XIX гасырда Казанның үзендә китап күчереп язучылар һәм каллиграфистлар җәмгыяте булган. Татар хаттатлары (каллиграфистлары) Урта Азиянең һәм Стамбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы хаттатларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр».

Моннан 3 ел элек районыбыз газетасында минем “Өчпочмаклы сугыш елы хатлары” дигән язма басылып чыккан иде. “Хәтер” китабы нәшрияты Бөек Ватан сугышы темасына хәзерләгән сайтларының берсенә минем әнә шул язманы рус теленә тәрҗемә итеп керткән. Язма беркадәр кыскартылган, әмма эчтәлеге сакланып калган. Анда 1941-1942 елларда әтиемнең Суслонгер лагеренда вакытта әни белән язышкан хатлары тасвирлана. Интернеттагы бу сайтка минем исем фамилия дә кереп калган.

Турыдан туры Түнтәр турындагы мәгълүматлардан тыш интернет базасыннан Түнтәргә кагылышлы башка материаллар да алуга ирештем. Шуларның берсе Уфадагы атаклы “Хәкимов мәчете” турында. Түнтәрдә туып үскән Габделлатыйф Хәкимов XX йөз башында Уфада яшәп, эре сәүдәгәр буларак танылган. Шәхси акчасына ике манаралы мәчет, икешәр катлы 300 урынлы малайлар мәдрәсәсе, 200 урынлы кызлар

мәдрәсәсе төзеткән, мәдрәсәләрне үз хисабына финанслап торган.

Гомумән алганда, интернет ул — бик бай мәгълүматлар чыганагы. Китапханәләрдәге, архивлардагы язма чыганаклардагы мәгълүматларны туплау белән беррәттән, интернеттагы электрон мәгълүматларны алу һәм файдалану да безнең тормышыбызга киң агым белән кереп бара.

2002.

Зыялы гаилә нинди була?Зыялы сүзе хәзерге чорда шактый киң кулланыла:

зыялы галимнәр, зыялы кешеләр, татар зыялылары... Бу сүзнең рус телендә аваздашы юк та шикелле. Русның интеллегентный сүзе аңа бераз тартым, әмма ул тулысы белән зыялылыкны аңлатмый әле.

Кеше һәръяктан гүзәл булырга тиеш. Киеме дә, йөзе дә, сөйләме дә... Әмма иң әһәмиятлесе — кешенең эчке матурлыгы, гаиләдә, кешеләр арасында үз-үзен тотышы, балаларына, оныкларына милли тәрбия бирүче, гореф-гадәтләребезне, әхлак-әдәп кагыйдәләребезне ирештерүче.

Казанда аның белән туганлыклар чыбык очлары белән ерактан ук тоташкан Мөдәрис абый Исмәгыйлов яши. Күптәннән пенсиядә инде ул. Партиянең өлкә комитетында, Вахитов районында җитәкче постларда эшләгән. Хәзерге вакытта шушы районның ветераннар советы рәисе буларак җәмәгать эше башкара. Аның белән ничә мәртәбә очрашсаң да, ветераннар өчен кайгыртып йөрүе булыр. Очрашулар, хөрмәтләүләр оештыра. Истәлекләр туплый. Иң әһәмиятлесе, өлкән кешеләрнең хәленә керә, аларга мораль ярдәм кулы суза. Вахитов районы югары уку йортлары, мәдәният учаклары, төрле типтагы интеллигенция вәкилләре тупланып торган оешмалар күп булган төбәк. Ул элекке чорда эшләп ялга чыккан бик күп җитәкчеләрне, вуз профессорларын, язучыларны һәм башка интеллигенция вәкилләрен, сугыш ветераннарын якыннан белә һәм аралаша.

— Беләсеңме, Рәфхәт, — ди ул, — картлык көнендә шулар арасында ялгыз калып, авыр шартларда яшәүче, башкалар белән аралашып сөйләшергә зар-интизар булучылар күпме? Искиткеч!

Өенә ничә барсаң да, ул телефоннан кем белән булса да сөйләшкән вакыты булыр. Ул аңлый, ялгыз кешенең телефоннан чылтыратып хәл-әхвәлен белү дә бик әһәмиятле.

Мөдәрис абый тормыш иптәше Раушания апа белән икәү генә яшиләр. Әмма алар янына һәрвакыт кызы, килене, кияве, оныклары килеп аралашып торалар, туган-тумачалар да еш килә, ераклардан кайталар. Һәрвакытта да ачык йөз, тәмле сүз. Мөдәрис абый 11 буыннан торган нәсел шәҗәрәсе төзегән. Бу эшкә туганнарны, оныкларны да тарткан. Хәзер аның нәсел агачына 300 дән артык исем теркәлгән. Исемлекне тагын да үстерү өстендә ләр. Шәҗәрә агачы бер ватман битенә генә сыймый, битләрне ялгап эшли. Ул аларны күбәйтә, туган-тумачаларга өләшә. Нәсел-ыруларның хезмәт эшчәнлеге, әхлак-әдәп тәрбиялелекләре турында гаилә-нәсел тарихы яза. Казанда яшәүче бер туганының оныгы Лилия

332

Page 99: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 333

бабасының ярдәме белән “Безнең нәсел шәҗәрәсе һәм аның Ватаным тарихындагы урыны” дигән иҗади эш башкарган һәм Казан мәктәпләре арасындагы конкурста җиңеп чыккан. Бу хезмәт хәзер рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүгә конкурска җибәрелгән. Мөдәрис ага оныкларын татарча дөрес сөйләшергә, әби-бабайларның әхлак-әдәп кагыйдәләрен саклап, кешелеклелек гамәлләренә өйрәтә.

Аларның нәсел тармагындагы өлкәнрәк Таһир бабай Кырым сугышында катнашкан. Сөләйман бабай исә беренче бөтендөнья, рус-япон сугышы, гражданнар сугышы каһарманы. Авылда итек-читек тегүче булып халыкка игелекле хезмәт иткән. Кешеләргә карата бик тә ярдәмчел булып, авылдашлар аңа даими рәвештә киңәшкә килә торган булалар. Бу нәселдә Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалерлары, хезмәттә һәм фәндә дәрәҗәле исемнәргә һәм төрле дәүләт бүләкләренә ия булучылар да бар. Ә иң әһәмиятлесе авылдашлар арасында олы абруйга ия булулары.

Казанда яшәүче тагын бер гаилә турында әйтеп китим әле. Фарук абый Нәкыйпов гаиләсе. Фарук абый да балаларына һәм оныкларына гына милли тәрбия орлыклары салу һәм аларны тәрбияләп үстерү белән генә калмый, җәмгыятьне тәрбияләү буенча да зур өлешен кертә. Туган авылы Түнтәргә кайтып авылдашлар белән очрашулар үткәрә. Түнтәр мәчете төзелешенә бик зур ярдәм итте. Түнтәр мәдрәсә музеена бик күп тарихи ядкәрләр, борынгы экспонатлар бирде. Үткән ел янә түнтәрлеләр өчен материаль ярдәм итте. Әтисе мулла буларак авылдан сөрелгән өчен алган компенсация акчасыннан бер мең сумлык дини китаплар алып, мәчеткә, дүрт мең сумын Түнтәр мәдрәсәсе музеена витрина-өстәлләр алу өчен бирде. Эш материаль ярдәмдә генә түгел, әхлакый ярдәмдә. Фарук абый бабасы Ишми ишанны аклау юнәлешендә тарихи материалларны туплау, анализлау буенча күп эш башкара. Кызганычка каршы бүгенге көндә дә, хәтта кайбер интеллигенция вәкилләре дә, Ишмөхәммәт хәзрәтне доносчы һәм XX гасыр башында яңалыкка каршы көрәшүче булган дип кенә күз алдына китерәләр. Авылдашларым, элекке вакыттагы борынгы бабайлар һәм әбиләр сөйләве буенча Ишмөхәммәт хәзрәт чыннан да кырыс һәм үтә таләпчән булган. Әмма бер үк вакытта аның гадел һәм үтә кешелекле булуы турында сөйлиләр иде. Ислам диненең сафлыгын саклау, аның нигезен какшатмау өчен көрәшкән ул.

1978 ел иде. Мин бер төркем укучыларны Казанга экскурсиягә алып килдем. Толстой тукталышында трамвайга ыспай киенгән бер өлкән апа керде һәм минем укучылар белән әңгәмә корып җибәрде:

— Кайсы яктан килдегез, балалар?— Балтач районыннан.— Кайсы авылдан?— Түнтәр дигән авылдан.— Карагыз әле, балалар, мин дә Түнтәр авылы

килене бит! — ул Казанның мәдәниятле, тарихи урыннарын карау буенча безгә киңәшләрен бирде. Соңыннан мин аның танылган диктор, музыка

белгече һәм Казан телевидениесенең беренче директоры булып эшләгән Зәйнәп апа Хәйруллина — Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы дирижер Җәүдәт Айдаровның җәмәгате икәнен белдем. Ул Ирек мәйданында төшеп калды. Ике тукталыш арасындагы шул кыска гына мизгелдә нинди зур тәэсирләр калдырды. Хәзер Зәйнәп апага 87 яшь. Күптән түгел мин аның фатирында булдым. Телефоннан чылтыраталар:

— Әйтә алмассыз микән, Зифа Басыйрова беренче тапкыр радио фондына кайсы елда яздырылды?

— 1949 елда булса кирәк, көндәлекләремне актарып, төгәл мәгълүматлар бирермен. Әз генә сабыр итегез.

“Әнә шулай миңа телефоннан гел чылтыратып торалар” ди Зәйнәп апа. Салих Сәйдәшев, Альберт Леман, Екатерина Соколова. Рөстәм Яхин һәм башка музыкантлар, җырчылар белән кулга-кул тотынып эшләгән ул. 1932 елдан радиода. Бүген исә бөтен рухи байлыгын башкалар белән уртаклаша.

Җәүдәт Айдаровның әнисе — Ишмөхәммәт хәзрәтнең кызы Латыйфа апа исән вакытта (1960-1970 елларда) авылга еш кайта иде. Әтисен, әнисен белгәннәргә бүләксез, күчтәнәчсез кайтмады. Авылда туганнары булмаган, берүзе ялгыз яшәгән Исмәгыйлова Нәфисә әбигә аерым тукталып, аның хәл-әхвәленә кереп, аның бәләкәй генә фәкыйрь йортында бер кич кунып китә иде. Ул аның туганы да, чыбык очы да түгел, югыйсә. Түнтәр зиратында җирләнгән абыйсы, 1922 елда ук вафат булган язучы һәм мәгърифәтче Габделхәй Динмөхәммәтовның кабере өстенә яңа чардуган һәм кабер ташы куйдырды шул чорда.

Мин соклана торган затлы-зыялы тагын бер гаилә турында сөйләп үтим әле. Ишембаевлар гаиләсе ул. Чепья авылында яшиләр алар. Гаилә башлыгы сельхозтехникада эшли, җәмәгате Наилә Нәҗиповна Чепья участок шифаханәсендә табибә. Табиб кулы белән генә түгел, теле һәм кешеләргә карата булган яхшы мөгаләмәсе белән дә дәвалый. Ул берәүне дә аерып карамый. Аңа күренгән һәркем аның итәгатьлелеген, мәрхәмәтлелеген мактап сөйли. Бөтен кешенең дә хәленә керә белә ул. Кабинетында кабул иткәндә еш кына коридорга чыгып карый. Яшь бала белән яки шактый авыр хәлдәге авырулар чиратта тормыймы? Ишеккә бит сугыш ветераннары өчен генә чиратсыз керү турында язып куелган.

Наилә Үзбәкстанда туып үскән. Татарчаны яхшы белә. 1930 елларда муллаларны “аулау” чорында Оренбург өлкәсендә яшәгән Мөхәммәтшәриф бабасы Урта Азия якларына китеп исән калган. Аннан алдагы Шиһабетдин бабасы малай вакытта әтисе Садреддин белән Түнтәр авылыннан 1850 елларда Оренбург өлкәсендәге атаклы Каргалы бистәсенә күчеп киткән була. Наиләдәге бабайлардан мираска калган шәҗәрә язуында тагын өч буын язылган: Сираҗетдин, Сәгыйдь, Вәлид. Вәлид бабай 1715 елда туган. Сәгыйд хәзрәт 1809-1832 елларда Түнтәрдә имамлык иткән, Түнтәр мәдрәсәсенең дүртенче мөдәррисе булган. Санап кителгән бабайларның каберләре

Page 100: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаТүнтәр зиратында. Наилә гаиләсе белән шушында килеп бабаларын искә ала, алар рухына дога кыла. Улын һәм кызын шушы гамәлгә өйрәтә.

Мин үзем Түнтәр авылы тарихын туплыйм. Мәскәү, Киров һәм Казан архивларыннан бик күп материаллар алдырдык. Наиләдә сакланган шәҗәрә язмаларын тарихи материаллар белән чагыштырып, аларның 11 буынлык киң тармаклы нәселен һәм бүгенге көндә Түнтәрдә яшәүче аларның нәсел тармакларын таптык.

Зыялы кешеләр, зыялы гаиләле булу өчен кешеләрнең һич кенә дә югары белем алуы яки аларның интеллигенция вәкилләре булуы кирәкми. Гомерләре буена авылда яшәп, колхозчы буларак гомер итеп, балаларына, оныкларына милли тәрбия, иң яхшы әдәп-әхлак тәрбия үрнәкләре биреп үстергән авылдашларымны да санап китә алам мин. Тәлгать Зәйнетдинов, Гайфетдин Шәрәфиев, Габделбәр Исмәгыйлов, Габделбәр Фәйзерахманов һәм башка бик күпләрне шундый гаилә башлыклары рәтенә кертер идем. Бүгенге көндә, илдәге кайбер кешеләрнең тормыш итү гамәлләре бары тик акчага гына корылган, кыргый капитализм шартларында, гаиләдә балаларга милли тәрбия бирү, балаларны кече яшьтән зыялылык рухында тәрбияләү аеруча мөһим.

2002.

Горурлык хисләре белән кайттык28-29 август көнәрендә (2002 ел) башкалабыз

Казанда өченче бөтендөнья татар конгрессы эшләде. Безнең штаттан тыш хәбәрчебез Рәфхәт Зарипов конгресс делегаты буларак бу мәртәбәле җыенда турыдан туры катнашты. Без аның белән әңгәмә үткәрдек.

— Рәфхәт Шәкүрович, башта конгресста катнашучылар турында әйтеп үтсәгез икән?

— Дүрт көн дәвамында Казан шәһәре бөтен дөньядан җыелган татарлар белән кайнап торды. Җир шарының төрле почмакларына чәчелгән милләтебезнең иң өресе генә җыелган иде. Президиумда иң хөрмәтле татарлар утырды: республикабыз җитәкчеләре белән беррәттән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фәридә Кудашева, Россия теннис Федерациясе президенты — Халыкара Олимпиада әгъзасы Шамил Тарпищев, Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе президенты Рәсим Акчурин, АКШтан, Финляндиядән, Литвадан килгән делегатлар...

550 дән артык делегат, 200 дән артык кунак, күп сандагы журналистлар, телевидение-радио вәкилләре катнашты. Делегатларның 200 гә якыны Татарстаннан иде. Шул исәптән безнең район вәкилләре Карадуган музее директоры Бакый Шәймулла улы Зыятдинов, Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов һәм мин өчәү идек. Балтач хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зарипов кунак буларак катнашты. Конгресста Балтач районы вәкилләре дүртәү генә иде дию дөрес булмас. Тамырлары Балтачтан булган тагын шактый делегатларны һәм

кунакларны очраттык без. Мәсәлән, Фаил Әхмәдиев (Яңгул) — Казан шәһәре башлыгы урынбасары, Марат Бариев (Чутай) — яшьләр һәм спорт эшләре министры, академик Азат Зыятдинов (Таузар) — “Нефтехим” акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры, академик Әхмәт Мәзһаров (Сосна) — “Углеводород чималы Бөтенроссия тикшеренү институты дәүләт унитар предприятиесе директоры, Харис хәзрәт Салихҗан (Чутай) — Татарстан Диния Назәрәте мөфтие урынбасары, “Хезмәт”тә эшләп киткән Виктор Шадрин — Түбән Камада чыга торган район гәҗите мөхәррире һәм башкалар бар иде. Киров өлкәсеннән килгән бер делегат үзен мин чыгышым белән Сәрдектән дип, Иваново өлкәсеннән килгән укытучы үзенең Пыжмарадан икәнен белдерде. Салавыч кызы Кадрия Исхакова Магнитогорск шәһәре радиосыннан журналист буларак килгән. Яңгул кызы Гөлназ Гарипова Татарстанның “Сәләт” яшьләр оешмасы президенты буларак сәләтле татар яшьләре төркемен җитәкләгән. Конгрессның беренче көнендәге яшьләр белән эшләү секциясе утырышында катнашучы конгресс делегатларына “Сәләт” ял лагеренда катнашкан Салавыч урта мәктәбе укучысы Гөлсинә Галимуллинаның “Хезмәт” газетасы битләрендә басылган “Онытылмас “Сәләт” аланы” язмасының ксерокопиясе таратылды.

— Конгресста нинди мәсьәләләр аеруча кабыргасы белән куелды?

— Иң беренче итеп туган телне саклау турында шактый гына сүз булды. Татарстанда яшәүче кайбер чыгыш ясаучылар үзләренең сөйләмнәрен татарча башлыйлар да, русча дәвам итәләр. Финляндиядән, Төркиядән килгән делегатлар исә андыйларга карата “Нигә татарча сөйләмисез, без татар конгрессына җыйналдык” дип дәгъвәләрен турыдан-туры белдерделәр. “Бездә татарча укыта торган мәктәпләр дә юк, үзебезнең эш урыннарыбызда да татарча аралашу мөмкинлеге юк. Без туган телебезне гаиләбездә саклыйбыз. Балаларыбызны өйдә татарчабызга өйрәтәбез” — дип сөйләделәр. Конгресс делегатлары, бигрәк тә чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән килүчеләр татар телендә латин графикасына күчү эшенең озакка сузылуына борчылу белдерделәр. Татар телле яшьләрнең бөтендөнья компьютер челтәре Интернетка чыгу диапазонын шактый нык киңәйтергә кирәклегенә басым ясалды. Казанда татар милли университетын ачу тоткарлану тәнкыйть утына алынды.

— Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру мәсьәләсе ниндиерәк киселештә?

— Конгрессның пленар утырышында Башкортстан республикасының президенты Мортаза Рәхимовның катнашуы бу мәсьәләне берникадәр йомшартты билгеле. Шулай булуга карамастан, бу мәсьәләнең кайнар булуы ачыктан-ачык ярылып ятты. Мәсәлән, үзара аралашып, якыннан ачыктан-ачык сөйләшкәндә Башкортстаннан килгән бер мәктәп директоры болай диде: “Гади укытучы булып эшләгәндә минем балаларым татар иделәр. Мәктәп директоры булып

334

Page 101: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 335

башлагач, ике улымны башкорт итеп яздырырга мәҗбүр булдым”. Андый “кәгазь башкортлар” шактыйдыр дип беләм. Әмма алар йөрәкләре белән барыбер татар булып калалар бит. Ике тугандаш халыкның урыс дәүләте алдында бүлешердәй уртаклыклары юк. Халык исәбен алу вакытында татарны татар итеп яздыру һәркемнең үзеннән тора. Бу эш мәҗбүрияткә нигезләнмәскә тиештер.

— Башкортстаннан килгән башка татарлар белән очрашмадыгызмы соң?

— Әйе. Мәсәлән, үзебезнең адаш район — Балтач районы делегатлары белән дә очраштык. “Үзегезнең Явыз Иван чорында безнең Балтач якларыннан китеп урнашканлыгыгыз турындагы мәсьәләгә ничек карыйсыз?” — дибез. “Әйе, шулай, безнең борынгы бабайларның тамыры Татарстан җирендә булуына без каршы түгел” — диделәр алар, — “әмма рус теленә тәрҗемә ителгәндә без сезгә караганда бер башка чистарак булып калабыз. Рус телендә Сезнең Балтачыгыздан “Балта” гына кала. Без исә “Балтач”ыбызны саклап “Балтачевский район” дип йөртеләбез” — диделәр. Күрәсең бер хәрефне саклау да кешегә горурлык өсти.

— Керәшеннәр нинди фикердә?— Конгресста керәшен татарлары үзләрен без

татарлар дип ышандырдылар. Дөрес, аларның үзенчәлекле милли гореф-гадәтләре, мәдәниятләре бар. Алар сакланырга тиеш. Мәсәлән, Удмуртиядән килгән балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче бер керәшен татары булган укытучы “руслар арасында без үзебезнең татар булып калуыбыз белән горурланабыз” дип чыгыш ясады.

— Үзара файдалы очрашуларыгыз да булгандыр?

— Ул яктан мин үземне бәхетле булдым дип саныйм. Безнең Бакый ага Зыятдинов моннан ун ел элек беренче конгресста да катнашкан, биш ел элек икенче конгресс делегаты да булган. Шуңа күрә аның белмәгән, аралашмаган кешесе юк диярлек. Бик күп күренекле татарларны ул якыннан күреп белә. Ул мине әһәмиятле шәхесләр белән очраштырды. Үзебезнең районнан чыккан химик-академиклар белән дә сөйләштем. Азат Зыятдинов үтә дә милләтпәрвәр зыялы шәхес. Ул әдәбиятны да, татар тарихын да яхшы белә. Туган як турында да киң мәгълүматлы. Үзе галим, үзе шагыйрь. Аның белән дә, академик Әхмәт Мәзһаров белән дә без кабат очрашырга сүз куештык. Бакый ага мине Татарстан милли архивы директоры, “Гасырлар авазы” журналы редакторы Дамир Шәрәфетдинов белән дә таныштырды. Аның белән дә уртак тел таптык шикелле. Мине Башкортстан тарихчылары эшчәнлеге дә кызыксындыра иде. Революциягә кадәр Түнтәрнең танылган эре сәүдәгәре-миллионер Габделлатыйф Хәкимов Уфада яшәгән. Уфада ике манаралы мәһабәт мәчет һәм мәдрәсә салдырган. Гомумән татар мәгарифе үсеше эше өчен мораль һәм материаль ярдәмен кызганмаган. Совет власте чорында юкка чыгарылган бу милли җанлы шәхеснең нәсел очларын табарга кирәк. Бу мәсьәләне чишү өчен Бакый ага

мине Уфада чыга торган “Кызыл таң” газетасының бүлек мөдире, татар җанлы тарихчы Кәрим Яушев белән таныштырды. Без хат аша хәбәрләшергә сүз куештык.

— Конгресста авыл хуҗалыгы турында сүз булмадымы?

— Юк. Әмма безнең тамырлар авылга береккән. Авылдан килгәннәр үзара аралаштык. Без Арча, Әтнә, Чаллы, Түбән Кама делегатлары янәшә бүлмәләрдә яшәдек. Бер кичтә Әтнә делегаты Фәйзи ага Галиев белән шактый озын әңгәмә кордык. Фәйзи ага сугыш ветераны, 1943 елдан 1992 елга кадәр, 49 ел дәвамында туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән. “Колхозыбызның 8 җиңел автомобиле бар иде. Бер “Волга”ны даими рәвештә Казанга йөртттек. Кемнең нинди йомышы бар. Авыруларга чиратсыз иде. Волгоградтан беръюлы 12 чылбырлы трактор алып кайттык. 670 гектарда бәрәңге утырта һәм җыеп Әстерханга илтеп сата идек.” — дип сөйли Фәйзи ага. Ул барлыгы өч китап язган кеше. Кулъязмасы гына да 1000 биттән артык булган.

— Сезне конгресста сүз алган диделәр.— Әйе. Беренче көнне яшьләр секциясендә

конгресс трибунасыннан миңа чыгыш ясарга насыйп булды.

— Чыгышыгыз турында тәфсилләбрәк сөйләмәссез микән?

— Башта конгресста катнашучыларга Балтач сәламе тапшырдым. Соңгы 10 ел эчендә конгресс карарлары буенча татар дөньясында милләтне саклау буенча шактый эш башкарылды. Эшне тору урыннарында, гаиләдә, мәктәпләрдә дәвам итәбез. Безнең районда ата-бабаларның гореф-гадәт, әдәп-әхлак кануннарын, авыл тарихларын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча шактый күләмдә эш алып барыла. 1916 елда ук татар халкының күренекле драматургы Мирхәйдәр Фәйзи Түнтәрдә булганнан соң “Бөтен Рәсәйгә танылган авыл” дип көндәлекләренә язып калдырган. Түнтәрнең 400 еллык тарихы бар. Балалар, яшьләр белән авыл мирасын өйрәнеп, Казанның 1000 еллык юбилеена авыл тарихын чагылдырган китапның 400 битлек сәхифәсен хәзерлибез. Түнтәр мәдрәсәсе 270 ел элек ачылган булган. Авылда “Мәдрәсә музее” да булачак.

Проблемаларга тукталып болай дидем: “Балаларда, яшьләрдә татар рухы тәрбияләү нигездә район газетасы аша, мәктәпләрдә һәм мәдәният учакларында алып барыла. Кызганычка каршы, Татарстан Конституциясе Россия Конституциясе белән тәңгәлләштерелгәч, республикага мәктәпләрне, мәдәният учакларын кыскарту планы бирелгән. Матбугат материаллары буенча Татарстанда 60 тан артык клуб, 300 дән артык китапханә кыскартылырга тиеш. Мәктәпләрне кыскарту турында да сүз бара. Бу милли тәрбиягә сугачак. Ул яктан безнең район хакимияте җитәкчеләре бу мәсьәләне тирәнтен уйлап хәл итәргә омтыла. Мәктәп һәм мәдәният учаклары авылларның милли йөзе генә түгел, яшьләрнең әхлагы, районның икътисади нигезе дә икәнен яхшы аңлыйлар алар.”

Page 102: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

— Моннан 3 ел гына элек Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттегез түгелме? Хәзер 270 ел дисез?

— Әйе. Соңгы 3 ел эчендә архивлардан без бик күп мәгълүматлар тупладык. Материалларны тупларга мораль һәм материаль яктан безгә хакимият башлыгы Марат Хәй улы Зарипов һәм Карадуган музее директы Бакый Шәймулла улы Зыятдинов нык ярдәм итте. Без аларга рәхмәтлебез. Моннан 3 ел элек без 200 еллык юбилейның башлангычы итеп танылган Гали ишанның Түнтәр мәдрәсәсендә белем ала башлау чорын алган идек. Гали ишанга кадәрге мәдрәсә мөдәррисләре билгеле түгел иде. Аңа кадәргеләре дүртәү булган икән. Түнтәр мәдрәсәсенә 1730 елларда нигез салып, ул чорда ук җәмәгате белән халыкка 40 ел дәвамында хезмәт итеп, бөтен авыл халкын укырга-язарга өйрәткән Габдеразак хәзрәт Казан артыннан чукындыру сәясәтеннән качып килгән булган. Түнтәр мәдрәсәсеннән чыккан муллалар Мәчкәрә, Кышкар, Сәгыйть Каргалысы (Оренбург), Хөсәения мәдрәсәләренең ачылуында һәм эшчәнлекләрендә шактый зур роль алып тора. Ишми ишан Түнтәр мәдрәсәсенең җиденче мөдәррисе булган. Сигезенчесе Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ачкан. Шулай итеп кайберәүләрнең түнтәрлеләрне “Ишми калдыклары” дип сүгү мантыйкка сыймый.

— Конгресс делегатларын каршы алу, кунак итү, бүләкләүләр дә шәп булгандыр инде.

— Безне шефларыбыз Мәскәү районы вәкилләре — “Тасма” заводы җитәкчелеге бик яхшы кабул итте. Конгресс кысалары планы буенча Питрәч районында булдык, “Казат утлары”ның 80 еллык юбилеенда катнаштык. “Хезмәт” газетасы редакторы булып эшләп киткән хикәяләр остасы, язучы Мәгъсүм абый Хуҗин белән очраштык. Газета укучыларга ул сәламен җиткерергә кушты. Конгресс делегатлары буларак безгә компакт-дисклар, күп санда китаплар, журналлар бүләк иттеләр. Шулар арасыннан иң кадерлесе итеп мин Татарстан символларын һәм Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” дигән китабын саныйм. Бу китапны 2003 елда булачак Гаяз Исхакыйның 125 еллыгына багышлап “Титул” нәшрияты чыгарган. Китап президентыбыз Минтимер Шәймиевнең кереш сүзе белән ачыла. Анда “Сөннәтче бабай” повесте дүрт телдә басылган: татар, төрек, рус һәм инглиз телләрендә. Повесть әдәби әсәр булса да, тарихи фактларга нигезләнгән. Анда иҗазәт (таныкламә) бирүче Гали ишанның Балтач районы Түнтәр авылында XIX гасырда яшәгән мәгърифәтче, абруйлы галим булуы ассызыклап күрсәтелгән. Бу китап Түнтәр авылын бөтен дөньяга танытучы буларак әһәмиятле.

— Конгресстан нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?

— “Татар халкы зур ул, бөек ул, бердәм ул, яши һәм гасырлар дәвамында яшәячәк ул” дигән дигән хисләр белән, милләт өчен эш дәрте белән кайттык.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!2002.

Медаль — йөрәк ярасы!?Газетабызның 21 сентябрь санында “Медалистлар

нигә сыната?” дигән язма басылып чыкты. Бу күптәнге тема, әмма һаман да үзенең чын чишелешен таба алмаган “төен”. Бу язмадагы фикерләр белән мин тулысынча килешәм. Шулай да, боларга өстәп үз фикеремне әйтергә телим.

Редакция язганча, медалистлар чыгарган “мөгезләр” чын мәгънәсендә фаҗига ул. Укытучы өчен дә, әти-әниләр өчен дә. Укучы өчен әйткән дә юк. Аның өчен ул гомерлек йөрәк ярасы булырга мөмкин. Медалист керү имтиханында “4”ле алса, бу әле куркыныч түгел. Әгәр ул югары уку йортына бөтенләй керә алмаса яки имтиханда “2”ле алса, бу бөтенләй башка нәрсә. Газетада бирелгән әңгәмәләрдән күренгәнчә мондыйлар азмыни?

Медаль минем өчен дә гомерлек йөрәк ярасы булды. 1959 елгы, моннан 43 ел элеккеге вакыйга бу. Районда өч урта мәктәп иде. Безнең Чепья урта мәктәбендә ике класста 50 дән артык укучыдан бер мине көмеш медальгә хәзерләделәр. Медальгә хәзерләү турында миңа уку елы бетәргә алты ай чамасы калгач әйттеләр. Яхшы укучы дип фоторәсемне район газетасында бастырдылар.

Чыгарылыш кичәсендә башкаларга аттестат биргәндә, миңа аттестат бирмәделәр. “Сиңа медаль кайтырга тиеш. Аттестатыңны медаль белән бергә алырсың,” - диделәр. Июнь ае бетте, июльнең 15е җитте. Медаль дә юк, аттестат та юк. Институтка укырга керергә дә исәп бар иде. Ул вакытта керү имтиханнары 1 августта башлана. Гаризалар да шул вакытка кадәр кабул ителә.

20 июль тирәләрендә телефоннан хәбәр биргәннәр. “Рәфхәтнең медале булмады. Аттестатын алырга килсен” дигәннәр. Безнең авыл мәктәптән 10 километр читтә. Ышаныр-ышанмастан мин Чепьяга, мәктәпкә киттем. Укытучылар бүлмәсендә мине директор һәм берничә укытучы каршы алдылар.

— Синең рус теленнән язган сочинениең Мәгариф министрлыгына киткән иде. Яңа кагыйдәләр буенча хаталар тапканнар һәм синең сочинениеңнең “4”ле билгесен “3”легә төшергәннәр, — диде мәктәп директоры. Мин шундук коелып төштем. Күз алларым караңгыланып китте. Баштарак телефоннан килгән хәбәргә шикләнеп караган идем.

Сүзгә физкультура укытучысы Павел Алексеевич Зайцев кушылды:

— Дөресен генә әйткәндә, Рәфхәт, түрә балаларына медаль җитмәгән, сиңа калмаган. Шул гына. Синең документ артыннан чынлап йөрүче булмаган. — Мондый нәтиҗәгә директор да, башка укытучылар да бернинди реакция ясамадылар. Мин дә уйлап куйдым: “Ничек инде рус теле укытучысы тикшереп җибәргән сочинениедән тагын “яңа кагыйдәләр” буенча хата чыгарга мөмкин?” Бу минем башыма сыймый иде. Рус теле укытучыбыз Мария Ивановна Копосованың рус милләтеннән булган югары белемле бик тә эрудицияле мөгаллим икәнен беләм. Мин аны әле дә бик сагынып искә алам. Аның артистларча итеп дәрес биргәне, Гогольнең “Үле җаннар”ына характеристика биргәндә кулларын селти-селти “Собакевич сидит на

336

Page 103: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 337

Собакевиче и Собакевичом погоняет” дип сөйләгәннәре әле дә күз алларымда. Соңарак Мария Ивановна Копосовага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем дә бирелде.

Бүлмәдәге тынлыкны мәктәп директоры бозды:— Без синең рус теленнән белемеңне “3”лелек дип

санамыйбыз. Шуңа күрә аттестатыңа рус теленнән “4”ле билгесе куябыз. Әмма әгәр дә сиңа аттестатны бер генә “4”ле белән бирсәк, югары уку йортына укырга кергәндә “Кайда синең медалең?” дип сорарга мөмкиннәр. Мондый халәтне истә тотып, синең аттестатка без тагын бер “4”ле куярга тиеш булабыз. Синең калган фәннәреңнән барысы да “5”ле. Кайсы фәнеңне “4”легә төшереп куйыйк? Үзең әйт! Без син әйткәнчә эшләрбез. — Бу сорау минем өчен тагын көтелмәгән булып чыкты. Мин тынсыз калдым. Аңннары, фикерләр йомгагын чорнап, болай дидем:

— Немец теленнән “4”ле куегыз. Мин барыбер ул фәнне “5”легә үзләштерә алмаганмындыр. — Немец теле укытучыбыз Сания апа Гыйбадуллина мине гафу итсен. Мин аның куйган билгесен төшердем. Сания апа да безнең бик яраткан укытучыбыз иде. Ул безне бик тырышып укытты. Үз фәне буенча бик тә белемле һәм мәгълүматлы иде. Шул елны ул мәктәпне ташлап китте һәм КДПИда чит телләр буенча аспирантурага укырга керде.

Миңа аттестат бланкысы тутырып бирделәр. Ул вакыттагы аттестат катыргы тышлы түгел, А4 форматындагы чәчәкле юка кәгазьдә иде. Миннән “Укырга кая барасың?” дип сорадылар.

— Педагогия институтына, — дип җавап бирдем мин.

Укытучылар берсеннән берсе уздырып:— Син нәрсә? Укытучы эше эшмени ул? — дип

мине инженер булырга кыстый башладылар. “Менә химия-технология институтына рекомендация, - дип бер бит кәгазь тоттырдылар. - Һич югында КГУга бар. Бик теләсәң, укытучы да булып китә аласың, - диделәр.

Мин гаризамны педагогия институтына бирдем. Керү имтиханнарын “5”кә тапшырдым. Дөрес, керү имтиханнарында рус теле юк иде. Рус теле урынына без татар теленнән сочинение яздык.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Мәгариф министры Фарис Харисовның “Медалистлардан имтиханнарны республика комиссиясе алырга тиеш” дигән фикерен мин тулысы белән хуплыйм. Әмма республика комиссиясенең мондый имтиханы май аенда гадәти имтиханнар вакытында түгел, ә күпкә иртәрәк, март айларында булырга тиеш дип саныйм. Районнарда үтә торган мондый имтиханнарны хәтта имтихан дип түгел, ә “медаль дәгъвалаучылар конкурсы” дип атарга кирәктер. Мондый конкурстан үткәннән соң гына укучы май аенда иптәшләре белән берлектә, кирәк икән районга җыелып, медаль эшләре язсын! Әгәр дә республика комиссиясе май аенда гына медалистларны “кыскарта башласа”, бу укучыга артык зур психологик нагрузка булырга мөмкин. Чөнки бу вакытта мәктәп укучыны “медаль алырга хәзерләп бетергән” була бит инде. Бу вакытта

“медальдән төшеп калучылар”га шактый кыенга туры киләчәк. Март аендагы конкурс исә булачак медалист төшеп калган очракта да аның өчен стересс шул кадәр үк зур булмаячак. Аннары мондый конкурсларны төрле районнарда төрле срокларда үткәреп була. Төрле срокларда үткәрү ярдәмендә комиссия составын яхшыртырга мөмкин. Мондый конкурсларны югары уку йортларына кабул иткәндәге кебек әңгәмә, тестлар алу яки 15-20 минутлык контроль срезлар алу тәртибендә дә үткәреп була. Имтихан эше алу мәҗбүри дә түгел. Кыска вакытлы әңгәмәдә яки тест, срез алганда да укучыны “танып” була. Дөрес, мондый конкурс та “медалистлар авыруын” тулысынча хәл итә алмый. Безнең Рәсәйдә дус-ишлекнең, кода-кодагыйлыкның, ришвәтчелекнең тамырлары бик тирән. Аннан соң бит әле мәгариф министрлыгы районнар эшчәнлегенә бәяне медалистлар саны һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча бирә. Район мәгариф бүлекләре дә мәктәпләр эшчәнлеген шулай бәяли. Бу үз чиратында “медалистлар ташкыны” китереп чыгара.

“Медалистлар нигә сыната?” язмасындагы Павел Пшеничный фикере белән дә килешәм: мин дә югары уку йортларына кергәндә медалистларга льгота булырга тиеш түгел дип саныйм. Башкалар шикелле барлык фәннәрдән дә имтихан бирсеннәр. Ә мәктәпне тәмамлаганда медаль бирү тәртибе калсын. 11 ел дәвамында тырышып укыган өчен бүләк бит ул. Ләкин укучы бу бүләккә лаек булсын. Соңыннан йөрәк ярасына әйләнмәсен генә. 2002 ел.

Башлы машиналар нишләп ята?Кыш уртасында безнең “ШК”да Хәмидә

Гарипованың зур булмаган “Башлы машиналар тик ятмасын” дигән мәкаләсе басылган иде. Компьютер технологиясен уку-укыту системасында куллану буенча бер киңәшмәдән соң туган фикерләр иде ул.

Бу язма шул фикерне куәтләп, уку-укыту системасын компьютерлаштыру буенча үткән 10 елда район һәм республикада башкарылган кайбер эшләр һәм чишелүне көтеп торучы проблемалар хакында. Монда бу юнәлештәге барлык проспектлар да яктыртылып бетмәде. Мәсәлән, татар телендәге мультимедиа программалары һәм татар мәктәпләрендә компьютер технологиясен куллану турында искә дә алынмады. Бу юнәлештә дә күп сөйләп булыр иде. Бәлки бу язмада күтәрелгән мәсьәләләрне кемнәрдер дәвам итәр. Бу мәсьәлә матбугатта киң яктыртылган темалардан түгел. Әмма көн кадагындагы актуаль проблема дип уйлыйм.

XX гасырның ахыры һәм XXI нең башы тарихка компьютерлашу чоры булып кереп калыр. Компьютер сәнәгатькә, фәнни лабораторияләргә, офисларга, уку-укыту системасына гына түгел, көндәлек тормышка да киң фронт белән атлап бара. Дөрес, әле без чит илләрдән бик нык калышабыз. Әйтик, АКШта һәрбер гаиләнең диярлек өендә компьютер булып, аннан һәм интернет челтәреннән 80-90% халкы файдаланса, бездә бу сан 10-15%тан артмый.

Page 104: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Компьютердан киң файдалануга өйрәтү мәктәпләрдән һәм башка уку йортларыннан башлана. Безнең мәктәпләргә беренче компьютерлар моннан 10-12 еллар элек килеп керде. Ул вакытта ук, алдынгы карашлы укытучылар, магнитофон лентасына төрле фәннәр буенча компьютер программалары яздырып, аны төрле фән ияләре ярдәмендә дәресләрдә куллана башладылар. Кукмараның һәм Биектауның компьютер үзәкләре бу алдынгы технологияне пропагандалау буенча республикада беренчеләрдән булдылар. Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының укытуны информатизацияләү кабинеты бу эшне мөгезеннән тотып алды.

Ул вакытта минем өчен укытуны компьютерлаштыру ачылмаган бер китап иде. Кукмарада (4 мәктәпнең информатика укытучысы Степанов), Биектауда (компьютер үзәге инженеры И.Бикмуллин), Арчаның педколледжында (А.Габидуллин), КДУда (Җ.Сөләйманов, Р.Һади), 2 татар гимназиясендә (Р.Габдрахманов), ТУБКИда, төрек лицеенда, Совет районы компьютер үзәгендә, 51 мәктәптә һәм укытуны компьютерлаштыру буенча алдынгы технологияләр куллануны керткән Казанның башка мәктәпләрендә, гимназияләрендә, лицейларда күп кайнаштым. Үземдә тупланган яңалыкны аларга калдырдым, аларда булганны дискетларга яздырып үзем белән алып киттем. “Байлык” белән районыбыздагыдагы информатика укытучылары белән бүлештем, үзебезнең мәктәптәге төрле фән укытучыларын компьютер программаларын кулланырга өйрәттем.

Төрле фәннәрне укытуда компьютер технологиясен инде 10 ел дәвамында актив кулланучы укытучылар үзебезнең мәктәптә дә бар. Башлангыч класслар укытучысы Дамира Ибраһимова, биология укытучысы Гөлсинә Рамазанова, физика укытучысы Надирә Хаҗиева, рус теле укытучылары Гөлфия Басыйрова, Таһүрә Бәйрәмова, татар теле укытучысы Гөлсинә Закирова бу эштә фән укытучыларыннан башлап йөрүчеләр булдылар. Билгеле, 10 ел дәвамында дәресләрдә кулланыла торган компьютер программалары һәм аның технологиясе бик нык үзгәрешләр кичерде. Әмма укытучыларыбыз үзгәрешләр артыннан калышмадылар, һәрбер яңалыкны үз вакытында тотып алып, үз фәннәрендә кулланышка кертергә омтылдылар. Хәзерге вакытта компьютер технологиясен төрле фәннәр буенча кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә, укучыларның белемнәрен тикшерүдә куллану буенча мәктәптә билгеле бер система булдырылды.

Президент программасы нигезендә мәктәпләргә 2000 елда яңа буын компьютерлар кайтартылу һәм уку-укыту системасын аерым фәннәр буенча компакт-дисклар белән тәэмин итү укытуны компьютерлаштыруда яңа баскычларга күтәрелергә мөмкинлек бирде. Уку-укыту системасында иң яңа төр компьютер технологияләрен файдалану мөмкинлеге туды. Хәзерге вакытта фәннәрне рус телендә укыту өчен ифрат күп дәрәҗәдә шундый мультимедиа кулланмалыклар хәттин ашкан. Яңа материалны аңлатканда демонстрация рәвешендә дә,

кулга тотып булмыйча күзаллап кына фикер йөртә торган процессларны анимацияләүдә алар алыштыргысыз. Укучыларның практик-лабортор эшләрне компьютер артында башкаруы, төрле фәннәр буенча белем тикшерүче тестлар куллану, өй эшләрен башкаруда компьютер программаларын файдалану бүгенге көндә фән нигезләрен үзләштерүдә яңалык түгел. Беренче класстан башлап, һәр класста, һәр фәннән искиткеч файдалы итеп кулланып була аны. Безнең мәктәп укытучылары, шулай ук районыбыз мәктәпләренең алдынгы укытучылары да әнә шуңа омтылалар.

Билгеле, компьютер технологиясен дәресләрдә, дәресләрдән тыш эшләрдә һәм өй эшләрен башкаруда файдалану үзмаксат түгел, ул заман таләбе. Чамасын белеп, кирәк урында, кирәк кадәр кыска һәм оста итеп файдаланылырга тиеш ул. Интернет аша белем алуны, укучылар эшләгән рефератларны, сайтларны, компьютер презентацияләрен файдалануны хәзер беркем дә инкарь итә алмый. Киресенчә, киләчәккә омтылган укытучылар аны киң масштабта пропагандалауга ярдәм генә итә. Үзебезнең район буенча гына мисал китерик. Балтач мәктәп-гимназиясенең география укытучысы Максимов бу эшнең остасы һәм остазы булды. География-биология кабинетын заманча компьютер, принтер, мультимедиа кулланмалары һәм компьютер проекторы белән җиһазлады. Аның өчен һәр дәрестә, кирәкле моментта компьютер технологиясен куллану проблема түгел. Үз белгечлеге мөгаллимнәренә ул үзенең алдынгы тәҗрибәсен теләп тарата. Районда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, укытучылар өчен төрле фәннәрдән компьютер технологиясен куллану буенча инде берничә ел системалы рәвештә ачык дәресләр, семинарлар, практик курслар оештырыла. Нөнәгәр, Түнтәр, Борбаш, Сосна урта мәктәпләре, Балтач гимназиясе бу юнәлештә терәк мәктәпләр булып торалар.

Югарыда язылганнар белән чикләнеп, уку-укыту процессын компьютерлаштырудагы проблемаларны читләтеп үтсәм, бу үтә зур идеальләштерү булыр иде. Россия мәктәпләре өчен дә, шул исәптән Татарстан мәктәпләре өчен, авыл яки шәһәр мәктәпләре өчен дә проблемалар җитәрлек. Беренчедән, Россиядә мәктәпләрнең һәм укытучыларның бүгенге көндә финанс ягыннан үтә фәкыйрь булулары бу юнәлештә безгә дөнья масштабларына якынаерга мөмкинлек бирми. Монда сүз Россиянең яки Татарстанның аерым вундеркинд шәхесләренең дөнья аренасына чыгуы турында гына сүз бармый. Барлык укучыларның һәм укытучыларның массовый төстә интернет һәм компьютер казанышларын куллану мөмкинлегенә ирешү турында бара.

Шәһәр һәм район үзәкләре мәктәпләре укучыларының берникадәренең өендә компьютерлар бар. Алар уңышлы гына шул компьютерлардан файдаланалар. Кайбер укучылар бу юнәлештә хәтта үзләренең мөгаллимнәрен узып ләр. Әмма мондый бәхет күп балаларга тәтеми. Гади укытучының да өенә компьютер алып кую мөмкинлеге юк. Өйләрендә компьютер булган барлык укучылар аны файдалы

338

Page 105: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 339

итеп куллана алмыйлар әле. Мәктәпләрдәге аерым фән кабинетлары компьютерлаштырылмаганда, һәм бигрәк тә, фән укытучылары компьютер технологиясен куллануда артта калган моментта, укучының өйдәге компьютеры “кыйммәтле уенчык”ка әйләнеп калуы гаҗәп түгел.

Мәктәпләрдә бары тик информатика кабинетларының гына компьютер белән тәэмин ителүе укытуда яңа технологияләрне тулы көчкә кертүне тоткарлый. Авыл мәктәпләрендә төрле фән укытучылары информатика кабинетына чиратка язылып, мультимедиадан файдалана алалар. Ә менә шәһәрдә, 1000 укучысы булган мәктәпләрдә күп дигәндә 2 информатика кабинеты бар. 40-50 укучыга бер компьютер туры килгән мондый мәктәпләрдә аерым фән укытучысы үз фәне дәресендә информатика кабинетына кереп, компьютер куллана алмый. Шәһәр мәктәпләреннән кайткан мөгаллимнәр яки әти-әниләр авыл мәктәбендә төрле фән укытучыларының компьютер мөмкинлекләрен файдалануларын күреп хәтта аптырашта калалар. Шәһәрдә “Информатика кабинетыннан шул кабинет укытучысыннан башка беркем дә файдалана алмый” диләр алар.

Киләчәктә һәр класс кабинетның компьютер белән җиһазланырга тиешлеге көн кадагындагындагы мәсьәлә. 2000 елда информатика кабинетына яңа компьютерлар кайткач та без “386”, “486” тибындагы элекке компьютерларны башка фән кабинетларына өләштек. Аларда яңа төр мультимедиаларны кулланып булмаса да, алар текстлар язу һәм кулланылышта булган, дискетлардагы компьютер программаларын куллану өчен ярап торалар. Әмма барыбер, төрле фәннәр буенча яңа төр мультимедиа программаларын куллану өчен информатика кабинетына керәләр. Монда тагын бер проблема калка. Информатика укытучысына өстәмә нагрузка. Һәм ул атна саен ничәшәр сәгать була, еллар буенча дәвам итсә, шактый туйдыра. Моның өчен информатика укытучысына бернәрсә дә түләнми. Моннан тыш башка оешмалардагы шикелле, мәктәпләрдә дә барлык документларны да компьютер аша үткәрергә кирәк. Монысын да информатика укытучысы “рәхмәт”кә эшли. Мондый “рәхмәт”ләр чамадан тыш күп җыела. Әйе, информатика укытучыларына компьютерларга техник хезмәт күрсәткән өчен күпмедер (кайсы мәктәптә ничә %) өстәмә түләнә. Бу түләү укучылар информатика дәресләрендә компьютердан файдаланганнан соң компьютерларны алдагы дәрескә хәзерләү өчен дип каралган түләү. Һәм ул һич кенә дә кемгәдер өстәмә эш башкару өчен бирелми. Компьютерны һәркөн эшкә сәләтле итеп тоту буенча хезмәт күрсәтүгә каралган.

Күп класс комплектлары һәм компьютерлары булган шәһәр мәктәпләрендә компьютерларга техник хезмәт күрсәтү өчен махсус инженер штатлары бирелә. Төрле фән укытучыларына компьютер дәресләре үткәрүдә яки укытучыларның “компьютер документларын” башкаруда алар ярдәмгә килә ала.

Әмма андый штатлар бик күп мәктәпләрдә юк. Урта-кул мәктәпләрдә исә махсус компьютер бирелеп, эш кәгазьләрен башкаручы секретарь-референтлар бар. Авыл мәктәпләрендә боларның берсе дә юк. Бар нагрузка “рәхмәт җыючы” информатика укытучысына кайтып кала.

Укучыларны компьютердан файдаланырга өйрәтүдә информатика дәресләренең роле зур. Информатиканы фән буларак укытуны башкаруның махсус программасы бар. Компьютерны “файдаланучы” буларак аны кулланырга өйрәтү исә информатика фәне укытуның бер өлеше генә. Гамәлдәге укыту планнары нигезендә информатика укытуга 10-11 классларда тулаем атнага 4 сәгать дәрес каралган. Ә укучыны компьютердан файдаланырга өйрәтүне түбән класслардан башларга кирәк. Моның шулай икәнлеген аңлаган мәктәп директорлары сайлап алу өчен каралган дәресләр хисабына информатика укыту өчен 2-9 классларда берәр сәгать дәрес бирәләр. Болай эшләмичә, кайбер классларда гына факультатив дәресләр хисабына информатика дәресе өчен өлеш чыгаручылар бар. Һич югында “төшеп үк калмаучылар” 2-9 классларда дәрестән тыш түгәрәк хисабына булса да информатика барлыгын онытмыйлар. Кызганычка каршы, язылмаган бу кагыйдәне бөтенләй “санга сукмаучы” мәктәпләр дә бар. Чөнки бу кагыйдә “мәҗбүри укыту планына” кертелмәгән. Монын өчен берәүне дә гаепләп булмый.

Иң әһәмиятлесе, укытучыларның үзләрен компьютер технологиясе белән заманча һәм оста итеп кулланырга өйрәтү. Бу эш беренче чиратта мәктәпләрнең үзендә, район күләмендәге семинарларда һәм әлбәттә республика күләмендә махсус курсларда алып барыла. Бу юнәлештә Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты махсус план-график нигезендә эшли. Мондый курслар “ICL” (“ай-си-эл” компаниясе) базасында, КГТУ(КАИ)да халыкара “Intel”ның “Киләчәк өчен укыту” курсларында, Казан НПО ВТИда (информатизация һәм исәпләү техникасы фәнни җитештерү берләшмәсе) оештырган һәм башка компьютер буенча белем күтәрү мәктәпләрендә алып барыла. Белем алуның һәрберсе яхшы. Әмма курстан кайтканнан соң бу белемнәрне камилләштерү, үз эшендә терәк итеп файдалану аеруча мөһим. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә алга таба компьютер һәрбер журналистның һәрбер укытучының төп эш коралы булырга тиеш. АКШ, Англия, Япония кебек илләрдә ул бүген үк шулай.

2003.

Башта әдәплелек саклаган идем…Ике көн дәвамында Мамадышта белем һәм тәрбия

бирү өлкәсендә яңа информацион-коммуникацион технологияләрне куллану буенча V республика конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Республика мәктәпләреннән конкурска 150 гә якын эш кабул ителеп, шуларның 40 ы финалга үткән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел дистанцион укыту-методик комплектларга зур игътибар бирелде. Шулай

Page 106: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаук аерым фәннәрне укытуда бу фәннең тулы бер бүлеге өчен хәзерләнгән компьютер презентацияләрен, дәрес моментларын эченә алган видеороликларны берләштергән методик эшләр өстенлек алды. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпләр өчен, физкультура, музыка, технология, чит телләр, табигать һәм гуманитар фәннәрне укыту юнәлешендәге эшләр кызыксынып каралды. Татар теле, әдәбияты һәм аерым фәннәрне татар телендә укыту буенча да методик эшләр игътибарга лаек иде. Эшләрне информатика укытучылары түгел, ә фән укытучылары үзләре тәкъдир иттеләр. Катнашучылар нигездә яшьләр булды. Бер генә минус: Өindoөs XP операцион системасының татар телендәге офисы буенча конкурс нигезләмәсендә аерым номинация каралган булса да, бу юнәлештә финалга чыгарлык эшләр булмаган.

Конкурс югары күтәренкелек белән узды. Йомгак ясаганда чыгыш ясап, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Ногманова: «Укыту-тәрбия эшчәнлегендә информацион һәм коммуникацион технологияләрне куллану буенча Татарстан Россия грантын отты. Без бу юнәлештә иң күренекле булган Самара, Мәскәү һәм Питер хезмәттәшләребезне дә уздырдык. Монда сезнең дә хезмәтегез зур» — дип билгеләп үтте. Җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылды. Алгы сафка Казан мәктәп, лицей, гимназияләре, Мамадыш, Яшел Үзән район мөгаллимнәре чыкты. Катнашучылар конкурсның йомгак өлешен уздыруга зур хәзерлек белән олы хезмәт куйган Мамадышның №2 мәктәп коллективына, аеруча директоры З.Р.Саттаровка, РЦИМК хезмәткәрләре А.М.Ефимов, И.А.Хәйруллинларга рәхмәт белдерделәр, заман технологияләрен куллану буенча яңа энергия туплап таралдылар.

Конкурс барышында күңелсез вакыйга да булып алды. Чыгышларның икенче көнендә мин утырган өстәл артында чыгыш ясаучы кызлар арасында шундый сөйләшү шаһиты булдым.

- Син нинди темага чыгыш ясыйсың?- Чит илләрдә ясаучы татарлар белән Интернет аша

элемтәгә керү турында- Шулай элемтәгә кереп буламы?- Була! Дөнья буенча татарлар бик күп сибелгән.- Ох уж эти татары! Развелись по всему миру как

тараканы!Соңгы репликаны минем белән янәшә утыручы рус

телле хатын-кыз тоңдырды. Мине ток суккандай булды. Түздем, эндәшмәдем, сабыр иттем.

Залга кереп чыгышлар башлангач, ахырдан трибунага чыгып теге репликаны ычкындырган рус телле хатын-кыз чыгышына да чират җитте. Презентациясе искитәрлек түгел иде. Ә темасы Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы буенча. Шул фәннән рус мәктәбендә укыта икән. Чыгышын тәмамлагач, мин сүз сорап алдым һәм бөтен зал алдында: «Теләсә нинди фәнне укытыгыз! Әмма «Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы» фәнен укытырга сезнең моралҗ хокукыгыз юк!» дип белдердем. Һәм сәбәбе итеп, аш өстәле артындагы

репликасын кабатладым. Ул исә «Мин аны шаяртып кына әйттем» дип акланырга кереште. Андый сүзләр белән шаярмыйлар.

Укытучыларга өр-яңа профессияУрта мәктәпләр өчен табигать белемнәре фәннәре

укытучысы. Мондый профессия язылган диплом әлегә беркемдә дә юк. Әмма бер елдан булачак. ТР Мәгарифне үстерү институты быел дистанцион укыту ысулы белән әнә шундый профессиягә ия булган укытучылар хәзерләп чыгарырга алынды. Көз көне ике атналык институттагы курслар. Аннары кыш дәвамында читтән торып Интернет аша дистанцион укыту. Язын янә ике атналык курслар. Май аенда имтихан һәм икенче профессия дипломы.

Укуга югары педагогик белеме булган физика, химия, биология, география укытучылары кабул ителә. Дипломга ия булган мондый укытучылар 5-11 сыйныфларда шушы фәннәрне укытуга хокук алачаклар.

Укытуны “ваклау” түгелме бу? Бу “эксперимент”ның кирәге бармы? Ил күләмендә мәгарифне реформалау бара. Реструктизацияләү котылгысыз. Авыл мәктәпләрендә балалар саны кими. Мәктәпләрне кыскарталар. Үзенең бөтен киләчәген мәктәпкә багышлаган яшь һәм талантлы укытучыларга нәкъ менә шундый профессия кирәк булуы бар. Дөрес, физика укытучылары болай да информатика, астрономия, математика фәннәрен укыта ала. Әмма мәктәптә бу фәннәрнең ияләре булган очракта физик химикка да, биологка да, географка да әйләнергә мөмкин. Һәм киресенчә дә. Мәгарифне үстерүнең перспектив планнары буенча ил күләмендә гуманитар профильле сыйныфларда яки табигать белеме һәм математика профиле булмаган база белеме бирүче мәктәпләрдә нәкъ менә физика, химия, биология һәм география фәннәрен берләштереп, табигать белеме фәннәре итеп укыту югары сыйныф уку программаларына кертелү күздә тотыла.

Мәгариф үсеше тарихы сәхифәләрен актарып карасак, моннан бер гасыр элек табигать белемнәре буларак укытылган фән аерым төркемнәргә бүленгән икәнлеген табабыз. Хәзер кабат табигать энҗеләрен бер түбә астына җыярга омтылалар.

Касьянов белән очрашуМоннан 10 еллар элек мәктәпләрдә укыту

системасында бер үк фәннән күптөрле дәреслекләрне файдаланып карау мөмкинлеге туды. Физикадан гына 4-5 төрле дәреслекләр дөнья күрде. Дәреслек авторлары арасында конкуренция башланды. Дәреслек чыгару бизнеска әверелде. Һәр яңалыкның уңай һәм тискәре яклары булу физика укытучылары арасында проблемалар да китереп чыгарды. Физикадан альтернатив дәреслекләр авторының берсе Касьянов булды.

Күптән түгел Казанда һәм Чаллыда республика мәктәпләренең бер төркем югары һәм беренче категорияле физика укытучылары өчен оештырылган

340

Page 107: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 341

белем күтәрү курсларында Мәскәү кунагы Касьянов икешәр көн дәвамында лекцияләр укыды. Яшьлегендә шактый еллар дәвамында америка мәктәпләрендә физика укыткан, хәзерге вакытта Мәскәү энергетика институты профессоры Касьянов Россияне иңләп-буйлап йөри. Калининградтан алып Хабаровскига кадәр, Мурманскидан алын Әстерханга кадәр сузылган аның маршрутлары. Казанда беренче мәртәбә 2001 елда булган иде.

— Татарстан минем икенче туган йортым, — диде ул, — 10 сыйныф укучылары өчен чыгарылган дәреслегем татар теленә дә тәрҗемә ителде. Аның белән санашалар. Мин Татарстанда мәгариф эше өчен янып-көеп иҗади эшләүче талантлы яшьләрне күрәм.

Әйе, Татарстан мәктәпләрендә Касьяновның физика дәреслекләрен укучылар һәм укытучылар яхшы беләләр. Моннан берничә ел элек татар теленә тәрҗемә ителгән әлеге дәреслек физиканы 10 сыйныфта атнага 4 сәгать укытуга исәпләп чыгарылган. Авыл мәктәпләренең күпчелегендә физика өчен 2 генә сәгать бирәләр. Күп булганда 3 сәгать итеп. Хәзерге вакытта Касьянов 10 һәм 11 сыйныфларның һәрберсендә физиканы 2 сәгатьлек тә һәм 5 сәгатьлек тә итеп укыту өчен аерым-аерым дәреслекләр эшләгән. Аңлашыла ки, атналык 5 сәгатькә исәпләнгән дәреслек профильле сыйныфлар өчен. Мондый сыйныфлар ил яки республика буенча барлык укучыларның 35-40%ын алып торырга тиеш дип уйланыла. Дәреслекләр Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан физика укытуга куелган төп таләпләргә таянып эшләнгән.

Һәрбер дәреслек өчен укыту планнары, дидактик материаллар, лаборатор эшләр, контроль эшләр, таблицалар җыелмалары иҗат ителгән. Контроль эшләр җыелмалары аеруча үзенчәлекле. Ул бердәм дәүләт имтиханнары тестларына яраклаштырып төзелгән. Бу әсбап белән укытучыга эшләрне тикшерү аңсат. Моннан тыш шунда ук һәрбер укучының аерым темалар буенча белем-күнекмәләр үзләштерү дәрәҗәсе гади генә итеп исәпкә алып барыла. БДИга хәзерлек вакытында бу аеруча мөһим.

Очрашуда катнашкан физика укытучылары дәреслек авторына үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Дәреслекнең отышлы якларын мактадылар, килеп җитмәгән якларына тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирделәр. Гаҗәп түгел, автор дәреслекне тудыра гына. Аның белән меңләгән укытучылар һәм укучылар эшли. Дәреслекнең эчке дөньясы аның белән эшләгән вакытта ачыла.

Нәкъ менә укытучылар өченУкытучының балалар алдындагы дәрәҗәсе аның үз

фәнен ничек белүеннән шактый бәйле. Хәзерге вакытта югары белем, хәтта кызыл катыргылы диплом белән дә беркемне шаккатырып булмый. Мөгаллимнең белеме “югары” булуда түгел хикмәт, ә тирән булуында. Әгәр дә яшь укытучы педагогик яки методик осталыкка ия булып җитмәсә дә, психологик алымнарны белән тыңлаучыларың җәлеп итеп бетермәгән очракта да, төрле фән кказанышлары

турында күп белә икән, ул укучылар алдында ихтирам казана ала.

Татартан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Хәмзә Бәдретдиновның “Идел-Пресс” басмаханәсендә әле генә дөнья күргән “Татарстаннан читтәге татар галимнәре” исемле китабының икенче кисәген нәкъ менә укытучылар өчен чыгарылган дип кабул иттем мин. Дөрес, автор үзенең кереш сүзен “Барлау аша берләшик!” дип башлый. Чыннан да татарның энҗе бөртекләре Россия, БДБ илләре һәм дөнья буенча чәчелгән. Автор шушы кыйммәтне бер бәллүр савытка туплау буенча күләмле эш башкарган.

“Татарстаннан читтәге татар галимнәре” китабының беренче кисәген ул 1999 елда бастырган иде. Анысына кергән 29 галим турындагы истәлек, халкыбыз тарихының бер өлеше булып, милләт елъязмасына теркәлде. Быел бысылып чыккан икенче китап исә ватаныбыздан читтә фән кыяларын яулаучы 44 татар җанлы мәшһүр шәхесләр турындагы күпкырлы мәгълүматны колачлый. Ике китапның да эчтәлегенә кереп китсәң, тиз генә аерылып китә алмыйсың. Энциклопедик коры материаллар гына тупланмаган аларда. Фәнни-популяр очерклар, зарисовкалар формасында бирелгән бу язмалар. Катлаулы фән ачышларын һәркемгә аңлаешлы һәм гади итеп, галимнәрнең эчке дөньяларына үтеп кереп, катлаулы терминнардан җылы җөмләләр төзеп, әңгәмәләрне мавыктыргыч итеп кора белгән автор. Сизелеп тора, язучы математика һәм физика, химия һәм биология, археология һәм архитектура һәм башка фән диңгезенә курыкмыйча “тирәнгә чума”. Шулай булмаганда, фәннең аерым бер тармагын дөрес яктыртып, бу тармакларның башында торган, аны җигелеп тартучы академик һәм фән докторлары белән киң күләмле әңгәмә кора алмас иде автор.

Әйе бу тематикага теләсә кемнең киң фронтта кереп китәргә теше үтми. Андыйлар татар журналистлары арасында санаулы гына. Авторның “Шәһри Казан” газетасы битләрендә “Читтәге татар галимнәре” рубрикасы астында басылган язмалары республиканың Мәдәният министрлыгы, Телерадиокомпаниясе, Журналистлар берлеге җитәкчелегенең күз уңыннан төшеп калмаган. Х.Бәдретдинов бу язмалары өчен 1999 елда ук “Бәллүр каләм” лауреаты булган.

Урта мәктәп укытучылары өчен бу икенче китап та бик кызыклы булыр дип саныйм. Кайсы гына фән укытучысы яки сыйныф җитәкчесе аны үз кулына алса да, үз итәр, дәреснең аерым моментларында китаптагы аерым сөземтәләрне (сюжетларны) кирәк моментта оста файдаланыр дип ышанып була. Китапларның ике кисәгендә тупланган мәглүматларны фән өлкәсенең аерым бер темалары буенча рефератлар язу, әңгәмә-диспутларда файдалану, фәнни кичәләр һәм атналыклар үткәрү өчен укытучылар, югары сыйныф укучылары бик оста куллана ала. Басмада фән үрләрен буйсындырган 67 галимнең иҗат портретлары белән беррәттән, аларның фотопортретлары да урын алган. Алар белән

Page 108: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаиңгә-иң торып хезмәттәшлек иткән йөзләрчә башка галимнәрнең дә эшчәнлеге яктыртылган.

Киаптагы академик Камил Әхмәтович Вәлиев турындагы фәнни очерк аша мин үземнең студент елларыма кайттым. Ул безгә 1960-62 елларда Казан дәүләт педагогия институтында теоретик физикадан лекцияләр укыган иде. Китап белән танышканда күпләр әнә шулай яшьлек елларына да кайтып килергә мөмкин.

Икенче китап материалларын автор 6 ел дәвамында туплаган. Язмалар шуңа торырлык та. Алга таба авторга шушы изге эшен дәвам итүдә, алдагы кисәкләренә мәгълүматлар туплау һәм аларны шулай кызыклы һәм файдалы зарисовкалар рәвешендә китапка туплап, дөньяга чыгаруда уңышлар телик.

2006.

Яңа басмаларКазаныбызның олы юбилеена санаулы көннәр

калды. Күптөрле кунаклар килер дип көтелә. Казанлылар, татарстанлылар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә күптөрле сувенирлар хәзерләнә. Шуларның минем кулга килеп кергән икесе өч телдә: татар, инглиз, рус телләрендә эшләнгән мультимедия басмалары.

Берсе “Кол-Шәриф мәчете” дип, икенчесе “Сабантуй” дип исем алган. Бу компакт-дискларның һәрберсендә 300-400 уникаль фотографияләр, 200 әр биттән торган текстлар, видеофильм фрагментлары, милли җырлар, шигырьләр, чыгышлар урын алган.

Ике басмага да Татарстан президенты Минтимер Шәймиев кереш сүзе белән фатиха биргән. Басмалар Татарстан мәдәният министрлыгы, Казанның 1000 еллык юбилеен хәзерләү буенча Казан шәһәре администрациясенең махсус идарәсе, “Татмедиа” агетлыгы ярдәме белән “Мастер” ҖЧҖ (ООО “Мастер”) тарафыннан хәзерләнгән.

Мультимедиа басмалар кунаклар өчен генә түгел, мәктәп укытучылары һәм укучылар өчен дә бик уңайлы һәм тәрбия эше өчен бик тә кирәкле кулланма булыр дип уйлыйм. Милли үзаңыбызны үстерү, баету беребезгә дә зыянга булмас.

2006.

Татарчасы авыррак яки БРИның томанлы киләчәге

Газетабызның 13 октябренда “Татарчасы авыррак, ди мөгаллимнәр” дигән язма дөнья күрде. Журналист Нәсим Акмал “Түгәрәк өстәл”дә укытучылар фикерен туплап шулай язган. Сүз бердәм дәүләт имтиханнарының татар телендә эшләнгән БРИ вариантын татар телендә белем алучы укучылар сайларга теләмәве турында бара. Бу чыннан да шулай. Мин үзем моның берничә сәбәбе бар дип уйлыйм. БДИдан башлыйк. 2009 елга кадәр БДИ үзе дә ил күләмендә тәҗрибә сыйфатында гына үткәрелә. Әлегә камилләшеп бетмәгән ул. Әйтик, кайсы да булса фәнне базис планы буенча атнага 2 сәгать дәвамында белем алучы да, икенче бер мәктәптә шул ук фәнне профиль уку планы буенча (атнага 4 яки 6 сәгать)

белем туплаучы да, шул бер үк имтихан биремнәрен ала һәм бер үк кагыйдә буенча баллар җыя. Бу — гаделсезлек. Шуңа күрә Мәскәү киләчәктә БДИ биремнәре өч вариантта булырга тиеш дип саный. Әлегә моны эшләү өчен акча җитмәүне сәбәп итеп куя. Аларча, беренче һәм икенче вариант биремнәре аттестатка куелачак билге өчен дип карала. Беренчесе базис уку планы белән, икенче вариант профиль уку планы буенча белем алганнар өчен. Әйтик, базис планы буенча куелган БДИның “5”лесе профиль уку планы буенча куелган БДИның “3”сенә торырга мөмкин. Буталышлар килеп чыкмасын өчен, аттестатта билгеләр алдыннан җәяләр эчендә бу фән буенча укучының ничә сәгать белем алуы да күрсәтелүе мәҗбүри дип карала. Мәктәптә укучы тапшырган БДИның өченче варианты исә вузга керү өчен тәгаенләнәнергә тиеш.

БДИ биремнәрен эшләү гади түгел. Ул күп хезмәт һәм акча сорый. БДИлар әнә шулай катлауланып киткән очракта “республика мәгарифе БРИ расходларын күтәрә алырмы?” дигән сорау борчый. Ел саен БДИга кертелгән фәннәр саны артуын исәпкә алсак, мәсьәлә тагын да катлаулана. “Мәскәү агай” тагын нәрсә әйтә бит әле! Хәзер БРИ биремнәре БДИ биремнәреннән чыннан да авырракмы дигән сорауга минем фикер мондый. Мәсәлән, үзем информатикадан 2004, 2005, 2006, 2007 елгы БДИ биремнәренең демоверсия вариантларын анализлап чыктым. Әлегә Татарстанда информатикадан БДИ бирелмәсә дә, Мәскәүдә бара инде ул. Елдан ел биремнәрнең катлаулылыгын да, биремнәр санын да киметеп килгәннәр. Бу хәл башка фәннәр БДИ биремнәренә дә кагыладыр дип уйлыйм. Гаҗәп түгел, әлегә тәҗрибә бара. Ил күләмендә БДИның уртача билгесе “3”ле тирәсендә генә тирбәлә бит. БРИга килгәндә, минем уйлавымча, мәсәлән, БРИның 2007 елгы вариантларын төзегәндә биремнәр БДИның 2006 елгы варианты катлаулылыгында төзелгән булырга мөмкин. Без алдан Мәскәүнең нәрсә төзегәнен белә алмыйбыз. “БРИ БДИдән җиңел төзелгән” сүздән дә курку бардыр бәлки.

Авыл мәктәпләрендә фәннәр саф татар телендә укытылуга карамастан, хәзер укучылар татарча БРИны түгел, рус телендәге БДИны сайлап алырга омтылалар. Укытучылар да укучыларына БДИны сайларга тәкъдим итә. Чөнки алар яхшы белә: татар телендәге кайбер биремнәрне яки сорауны укучылар аңлый алмыйлар. Биремнәр “чыктым аркылы күпер” формасында гына түгел, хәтта бөтенләй аңлаешсыз була. Бу эшнең шулай икәнлеген без төрле фәннәр буенча район олимпиадаларына Казаннан килгән мәсьәлә-сораулар мисалында күп мәртәбәләр инандык. Математика, информатика, астрономия, химия-биология кебек фәннәрдән төрле елларда килгән “аркылы күперләр”дән әллә нинди җыентыклар төзеп булыр иде. Район фән олимпиадаларында укучыларның башта татарча текстларны алып, баш кашып утырганнан соң, рус телендәге текстны сорап алулары гадәти хәл санала. БРИда болай эшләү мөмкинлеге юк. Олимпиада биремнәреннән ике генә мисал китерәм. “Таблица

342

Page 109: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 343

төзергә” дигән сүзтезмәне кайсы татар мәктәбендә “табын төзергә” дип укыталар икән? Математика яки информатика биремнәрендә республикадан әнә шундый язмалар килә. Кайсыдыр бер елда базар икътисады фәненнән олимпиадада укучыга “сорау кәкресе” төзергә кушылган иде. “Кривая спроса” сүзтезмәсе сүзгә-сүз чыннан да шулай тәрҗемә ителәдер. Әмма укучы өчен “сорау кәкресе” табышмак булып кала.

Мин монда кемнәрнедер гаепләргә теләмим. Олимпиада мәсьәләләрен яки БРИ биремнәрен татар телендә төзү, яки рус телендәгесен татарчага тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Үткән уку елында биологиядән район олимпиадасы биремнәренең татарча вариантын бөтенләй җибәрмәделәр. Тәрҗемәчебез юк дип аңлатканнар. Фәнни терминнар белән аңлаешлы биремнәрне теләсә кем башкара да алмыйдыр. Мондый биремнәрне тәрҗемә итәргә яки тикшерү өчен теләсә кемгә биреп тә булмыйдыр. Өстәвенә мондый мәгълүматларның “канатлы” булырга сәләтле икәнен истән чыгармыйк. Очты-китте! Хәзерге заманда бигрәк тә. Менә шуларны искә алганда, мин үзем БРИның киләчәген үтә томанлы итеп күзаллыйм. БРИ нәтиҗәләренең Татарстан вузлары өчен генә яраклы икәнен дә истән чыгармыйк. Димәк, төгәл фәннәрне укытуның бары тик татар авылы мәктәпләре кысаларында гына калу ихтималы гаҗәп түгел.

БДИга килгәндә исә, мөгаен аннан читләшү яки аннан бөтенләй котылып булмастыр. БДИ бик күпләрне “чиста суга” чыгара ала. Рәсәйдә гамәлгә кергән “законнарны да әйләнеп үтү” каналларын ябып булса, билгеле. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән әйткәндә, монысы едва ли! БДИның икенче бер минусы да бар. Телдән мәгълүматларны анализлап, сөйләп бирә торган тел фәннәре буена бары тик тест алу гына төгәл нәтиҗә бирер дип саныйсызмы? Хәтта төгәл фәннәрдән төрле законннарны анализлавын таләп итмичә генә, тест ярдәмендә генә укучының белемен бәяләү тәртибен мин кабул итеп бетерә алмыйм. Бер ярдан икенче ярга сикереп, белем тикшерүне компьютерда тамга куюга гына әйләндереп калдырсак, киләчәктә укучыларның сөйләм теле бөтенләй кысылып бетәргә мөмкин.

2007 ел.

Астрономиягә җеназа кылдыкмы?Әгәр дә бүгенге яшьләр алдына “Сезгә кайсысы

мөһимрәк: астрономияме, әллә астрологияме?” дигән сорауны куйсак, күпләр икенчесен сайларга мөмкин. Кайберләре хәтта “Икесе дә бер үк нәрсә түгелмени?” дип аптырашта калуы да бар. Бу гаҗәп түгел. Гәҗит-журналлар һәм радио-телевидение көн саен безнең аңыбызга астрологик фаразларны “тукып” тора. Күпләр шуңа мөкиббән. “Мәгърифәт”нең 14 июль санындагы “Әбугалисина” баш астындагы астрономиягә багышланган язмадагы Марат Хәлиуллин белән әңгәмә дә астрология тирәсендә бөтерелә. Күренекле фантаст язучыбыз Адлер Тимергалин (мин аны астрономия буенча галим-

белгеч дип тә саныйм) вакытлы матбугатта астрологиянең ялган астрономия икәнлеген фаш итеп саллы гына язмалар бастырды. Ул язмаларны хуплыйм.

Ә менә астрономия фәне бүгенге көндә мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла тора. Республиканың күпчелек мәктәпләрендә берничә елдан бирле бу фән укытылмый. Астрономиягә мәктәпләрдә җеназа укылды инде. Совет мәктәпләрендә 75 ел дәвамында аерым фән буларак укытылган астрономия хәзер укыту программаларыннан төшеп калды. “Физика дәресләре кысаларына кертеп укытыгыз” диләр. Бу исә һич мөмкин эш түгел. 90 елларга кадәр атнага 4-5 сәгать укытылган физиканың үзенә дә хәзер атнага 3 кенә сәгать каралган. Шулай булуга карамастан, кызыксынучан укучылар астрономияне мөстәкыйль өйрәнеп, ел саен бу фәннән район һәм республика олимпиадаларында катнашалар әлегә.

Астрономия ул — иң борынгы фәннәрнең берсе. Кеше уйлый-фикерли башлаганнан алып, Кояшны, Айны, Җирне, Йолдызларны күргән һәм аларның хәрәкәте ничек булганын аңларга-аңлатырга тырышкан. Совет чорында астрономия чыгарылыш сыйныфында укытылды. Чөнки ул фәлсәфи-гомумиләштерүче фән. Бу фәнне өйрәнгәндә укучының бөтен мәктәп елларында математика-физика, геометрия-география, тарих һәм башка фәннәрдән алган белемнәре анализлана һәм йомгаклана. Укучының дөньяны фәнни күзаллавы киңәя.

Безнең эрага кадәр 150 елда александрия астрономы Птоломей “Альмагесте” дигән хезмәтен иҗат итә. Галәм төзелешендә ул Җирне үзәккә куя. 14 гасыр дәвамында бу теория астрономнар өчен нигез булып тора. Польша астрономы Николай Коперник Кояш системасына билгеләмә биреп, Кояшны үзәккә кую турында зур хезмәт яза. Ул үзе үләсе 1543 елда китап буларак язылып тәмамлана, басыла, таныла һәм тарала. Коперникка кадәр дә Птоломей теориясен кире кагучылар була. Чөнки кайбер астрономик исәп-хисаплар чагышмый. Әмма Птоломейга каршы килеп, зур хезмәт язучылар булмый. Бу — Европада.

Иранда, Кытайда, Алтын Урдада һәм Азиянең башка илләрендә, Европадан бәйсез рәвештә, астрономия тагын да тирәнрәк өйрәнелә. Бу ислам диненең астрономия белән бәйлелегеннән дә килеп чыга. Газетадагы язмада әйтелгәнчә, Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи үзенең 1394 елда (Коперниктан алда нәкъ 151 ел) иҗат иткән “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанында табигать күренешләрен киң файдалана. Бу әсәрендә ул нәкъ менә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен чагыштырма рәвештә бирә. Алтын Урда ханнарының һәрберсе сарай каршанда шагыйрьләрдән тыш йолдызбагарлар (астрономнар) тоткан. Алар иң беренче нәүбәттә походлар вакытында урында ориентлашу өчен кирәк булган. Бер үк вакытта астролог буларак, алар күрәзәлек белән дә шөгыльләнгән.

Page 110: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Газета язмасында “Җидегән йолдыз чүмеч тоткасысының икенче йолдызы тирәсендә кечкенә генә бер йолдыз бар. Элегрәк кешенең күрү-күрмәү дәрәҗәсен шул йолдызның кайдалыгын сорап тикшергәннәр”, диелә. Фән төгәллекне сорый. Беренчедән “Җидегән” йолдыз түгел, ә йолдызлык. “Җидегәннәр” икәү әле: “Зур Җидегән” һәм “Кече Җидегән”. “Зур Җидегәннең чүмеч тоткасы”ндагы икенчесе чыннан да йолдыз, әмма аның исеме бар: “Мицар”. Аның янәшәсендә күренгән сүрән йолдыз “Алькор” исемле. “Алькор”ны гади күз белән күпләр күрә алмый. Борынгы греклар һәм Алтын Урда гаскәр башлары чыннан да “Алькор”ны күрә алучы сугышчыларны гына разведкага алганнар.

Коперникка кадәр Урта Азиядә иң көчле астроном булып Аксак Тимернең оныгы Олугбәк (1394-1449) саналган. Ул Сәмәркандта обсерватория төзи һәм күк җисемнәрен өйрәнүдә бик зур мәгълүмат туплый. Ул төзегән йолдызлар атласын (1019 йолдызның төгәл координаталары) Португалия, Испания, Британия диңгезчеләре берничә гасыр дәвамында сәяхәтләрендә төп кулланма итеп файдаланалар. Бу атлас 1665 елда Оксфорд шәһәрендә китап итеп тә басыла. Кызганыч, Сәмаркандта диндарлар Олугбәккә һөҗүм итәләр: башын чабып өзәләр. Обсеваториясен җир белән тигезлиләр. Бөек астрономның бөтен хезмәтләре юкка чыга. Лондон мирасханәсендә сакланган Олугбәкнең йолдыз атласын XX гасыр галимнәре тикшереп гаҗәпкә калалар. Хәзерге заман телескоплары һәм компьютерлары кулланып төзегән йолдызлар атласыннан төгәллеге белән ул әз генә калыша.

Олугбәк үз чорының бөек шагыйре дә була. Совет чорында Үзбәкфильм төшергән Олугбәк турындагы ике серияле нәфис фильмны караганым бар. 1973 елда Сәмаркандта булдым. Олугбәк обсерваториясеннән калган секстантны һәм обсерватория музеен карадым. Газета укучыларда ялгыш фикер калмасын. Анда басылган биналар Олугбәк обсерваториясе түгел. Бу — борынгы мәдрәсә корылмалары. Биш гасыр дәвамында Олугбәк обсерваториясенең кайдалыгы да билгеле булмаган. Сәмаркандтан берничә чакрым читтә, тау башында булган бу обсерваториянең җир астындагы калдыкларын бары тик 1960 елларда гына казып табалар. Олугбәктән калган бердәнбер корылма — секстант. Әйләнә дугасының 90 градусына тигез булган, бер метр чамасы киңлектәге коридор рәвешендә 10 метр тирәсендә җир астына төшеп киткән таш баскычлардан тора ул. Таш басмачалар арасы үтә төгәллек белән тигез аралыкта эшләнгән. Басмачалар урнашкан дугасы да төгәл. Хәзерге секстантларны үз күчәре тирәсендә әйләнә торган прибор итеп ясыйлар. Олугбәкнеке исә Җирнең әйләнүенә нигезләнгән. Әнә шул баскычларга басып, Олугбәк төннәр буе йолдызларны күзәткән, мәшһүр атласын төзегән.

Сәмаркандта борынгы истәлек корылмалары чамадан тыш күп. Шуларның берсе Аксак Тимер мавзолее. Ул искиткеч матур һәм зур. Сәмаркандлылар аны “Гүр-Әмир” дип йөртәләр. Мавзолейда Олугбәк кабере дә бар. “Фәнни тикшерәбез һәм потртетын ясыйбыз” дип тарихчы

галимнәр Олугбек каберен 1940 елда ачалар. Бу вакыйга шактый гаугалы була. Диндарлар каберне ачмаска өндиләр. “Илгә афәт килер” дип кисәтәләр. Хәтта Гитлер сугыш башлагач, сәбәбен шуннан күрәләр. Сөякләр алына. Олугбәкнең башы чабып өзелгән икәне раслана. Кылычка хәтта ияк сөяге эләккәне дә ачыклана. Баш сөяген, портрет ясау өчен Мәскәү тикшерүчеләренә җибәрәләр. Сугыш башланган булуга карамастан, портрет кыска вакыт эчендә (берничә айда) ясала һәм сөяк үз урынына җирләү өчен ашыгыч рәвештә Сәмаркандка кире кайтарыла. Ашыктыруның сәбәбе була. Диндарларның гаугасы Сталинга барып ирешә. Сталин ризалашып, эшне тиз тотарга әмер бирә. Болар берсе дә бармактан суырылган уйдырмалар түгел.

КДУның ишек алдындагы обсерваториягә килгәндә, ул чыннан да борынгылыгы белән мәшһүр. Университетның 200 еллык юбилее уңаеннан бу бинага да ремонт ясалды. Мәктәп укучыларын монда экскурсиягә кабул итәләр. Әмма ул бик бәләкәй. Анда телескоп та берәү генә. Соңгы елларда Татарстан (КДУ) күзәтү һәм фәнни эшләр алып бара торган иң зур яңа телескобын Төркиядәге тауга урнаштырды. Хәзер Казан астрономнары төнге күкне шунда барып күзәтә. Дистә еллар дәвамында без, укытучылар, укучыларыбызны Энгельгард обсерваториясенә алып бара идек. Заманында үтә дәрәҗәле саналган бу корылма хәзерге вакытта кызганыч хәлдә. Аның бик зур тарихы бар. Мин аңа тукталып тормыйча, шуны гына әйтәм. “2001 елда булырга тиешле бу обсерваториянең 100 еллык юбилеена аның ике катлы төп бинасын да ремонтлап бетерә алмыйлар. Монда тарихи биналар җимерек, телескоп детальләрен төсле металлга урлыйлар. Биредә уникаль меридиан әйләнәсе (зур күләмле прибор), зур-зур телескоплар, музей бар. Галим-хезмәткәрләр 0,3-0,4 штатта утыра” дип аңлаттылар безгә. Без укучылар белән килгәндә радиоастрономия бүлеге җимереп бетерелгән хәлдә иде. Галимнәрнең дистә еллар буена туплаган тау-тау хезмәтләре чүплектә аунап ята. Үзебезнең “Мәдрәсә музее” өчен сорап мин берничә йөз кадрдан торган күк йөзе төшерелгән фотопленкалар, ЭВМ ленталары, ЭВМ сызган бер рулон графиклар, “Р-119” радиотапшыргычның бер блогын алып кайттым. Зеленодольск районында урнашкан бу объектка укучылар өчен хәзер юл ябык.

Казан планетарие белән дә шундый ук хәл. Искиткеч иде ул. Мәскәү һәм Петербургныкыннан гына калышкандыр. Махсус заказ белән Германиядә ясалган үтә төгәл аппаратуралар ярдәмендә бина эчендә Казанның кичке, төнге, иртәнге күк йөзен укучылар йотлыгып карый иде. Күк йөзе серләре турында эчтәлекле лекцияләр тыңланды. 1963 елда ачылган планетарий 1989 елда ябылды. Хәзерге вакытта планетарийның кыйммәтле уникаль җиһазлары Милли музеебыз складларында тузан җыеп ята. Планетарийның ябылу сәбәбе бик гади: ул Петропавел соборы бинасында урнашкан иде. Собор дин тотучыларга кайтарып бирелгәч, планетарий урамда калды. Дөрес, Казанның 1000 еллыгы

344

Page 111: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 345

планында планетарий өчен яңа бина төзү каралган булган. Мөгаен сәүдә һәм спорт комплексларының төзү чыгымнары планетарийның булачак бинасын “йотып” бетергәндер. Ул төзелмәде. Җәмәгатьчелек мөхтәрәм президентыбыз һәм депутатларыбыз алдында бу мәсьәләне гел искәртеп торырга тиеш дип уйлыйм. Әнә, сорый торгач, Милли китапханә һәм Курчак театры өчен Казанның үзәгендә урыны да табылды, финансы да. Планетарий турында “тукып торучылар” булырмы, анысын вакыт күрсәтер.

“Мәгърифәт”тәге астрономия турындагы сәхифә мине менә шундый уйларга этәрде.

2007 ел.

Төрле уку елларында (1990-2004) укучыларның төрле фәннәрдән район

олипмпиадаларында алган урыннары

Исем фамилиясе Клурын Фән

Сафиуллина Гөлнара 11 2 татар телеКәримов Рамил 11 1 ХокукКәримов Рамил 11 1 ТарихЙосыпова Сания 11 3 татар телеШәфигуллин Дамир 7 2 МатематикаЗаһретдинов Зөлфәт 4 3 МатематикаНасыйбуллин Илдар 7 3 МатематикаСабирҗанова Альбина 10 2 татар телеШәйхетдинов Илнур 9 2 ФизикаШәймөхәммәтова Ф-дә 11 2 татар телеЗакиров Раузит 11 2 ТарихШәрипов Азат 4 3 МатематикаЗарипов Фәннур 8 2 СызымЗарипов Фәннур 8 3 яшь пр-мистШәфигуллина Кадрия 4 3 татар теле Шакиров Фәнзил 8 1 ФизикаЗарипов Фәннур 9 1 ФизикаИбраһимов Илмир 9 3 БиологияЗарипов Фәннур 9 1 Информат.Хаҗиев Ленар 10 2 БиологияХаҗиев Ленар 10 3 ЭкономикаШәйхетдинов Илнур 11 3 ФизикаГалимова Гөлшат 4 1 татар телеИбраһимов Айзат 4 3 МатематикаГалиев Марсель 9 3 ГеологияШарипов Рамил 9 3 ХимияЗарипов Фәннур 10 2 ФизикаХаҗиев Ленар 11 2 БиологияЗарипов Фәннур 9 1 ФизикаИбраһимов Илмир 9 3 БиологияЗарипов Фәннур 9 1 ИнформХаҗиев Ленар 10 2 БиологияХаҗиев Ленар 10 3 ЭкономикаШәйхетдинов Илнур 11 3 ФизикаГалимова Гөлшат 4 1 татар телеИбраһимов Айзат 4 3 Математика

Галиев Марсель 9 3 ГеологияШарипов Рамил 9 3 ХимияЗарипов Фәннур 10 2 ФизикаХаҗиев Ленар 11 2 БиологияСафин Рәсим  10 2  География Заһретдинов Зөлфәнур  10  2  математика Галиев Айрат 11  3  Химия Хәкимова Чулпан  11  3  әдәбият Хәйруллина Лилия 11 3 Җәмгыять б.Шәймөхәммәтов Булат 9 3 ФизикаШәймөхәммәтов Булат 10 3 ХимияШәймөхәммәтов Булат 11 2 астрономияШәфигуллина Кадрия 11 3 ЛитератураШәрипов Азат 11 1 МатематикаИбраһимов Айтуган 10 2 БиологияИбраһимов Айзат 9 3 биологияИбраһимов Айзат 9 3 ХимияИбраһимов Айзат 10 2 ХимияИбраһимов Айзат 11 2 БиологияИбраһимов Айзат 11 3 ФизикаИбраһимов Айзат 11 2 АстрономияГалимова Гөлшат 9 2 ЛитератураГалимова Гөлшат 10 3 әдәбиятГайнетдинов Илнар 9 3 БиологияГайнетдинов Илнар 10 3 ХимияХәкимов Фердинанат 9 1 МатематикаХәкимов Фаил 11 3 Физика

Мөхәммәтшина Ләйсән 8 1 МатематикаМөхәммәтшина Ләйсән 9 1 әдәбиятМөхәммәтшина Ләйсән 9 2 ЛитератураМөхәммәтшина Ләйсән 9 3 ФизикаМөхәммәтшина Ләйсән 9 2 татар телеМөхәммәтшина Ләйсән 9 2 Рус языкМөхәммәтшина Ләйсән 10 3 МатематикаМөхәммәтшина Ләйсән 10 3 Рус языкМөхәммәтшина Ләйсән 10 1 ЛитератураМөхәммәтшина Ләйсән 10 3 Татар телеМөхәммәтшина Ләйсән 10 1 әдәбиятМөхәммәтшина Ләйсән 11 1 әдәбиятМөхәммәтшина Ләйсән 11 1 ЛитератураМөхәммәтшина Ләйсән 11 1 Татар телеМөхәммәтшина Ләйсән 11 3 МатематикаРамазанова Фирүзә 8 1 БиологияРамазанова Фирүзә 10 1 Татар телеРамазанова Фирүзә 10 2 Русс языкРамазанова Фирүзә 10 1 ЛитератураЗәйнетдинов Илшат 8 1 ТИН

Мөхәммәтшина Ләйсән10

2рес әдәбият

Мөхәммәтшина Ләйсән11

2рес әдәбият

Мөхәммәтшина Ләйсән11

3рес

әдәбият сочинение

Рамазанова Фирүзә 93

рес Литература

Page 112: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана

Мәктәбебезнең спортчылары исемлеге – 1989-2007 еллардагы

район һәм республика ярышлары призерлары.

Фамилиясе, исеме Ел Спорт төреКорбангалиев Фәнис 1972 ХоккейФәйзрахманов Илшат 1972 хоккей Сафиуллин Рамил 1972 ХоккейИльин Олег 1972 ХоккейИванова Фаина 1972 ЧаңгыГыйльманова Гөлсирә 1972 ЧаңгыХәкимҗанова Мәүлия 1972 ЧаңгыГыйматдинов Ришат 1973 ХоккейЗәйнетдинов Рифат 1973 ХоккейСөләйманова Эльмира 1973 җ/атлетикаСафиуллина Гөлнара 1974 җ/атлетика Галимҗанова Гөлүзә 1974 җ/атлетикаГәбделфәртова Сәрия 1974 Җиң.атлетикаГарифуллин Рамил 1977 КөрәшШәйхетдинов Рәис 1977 КөрәшЗәйнетдинов Илфар 1977 КөрәшХәбибуллин Фәргать 1978 КөрәшХәйруллин Камил 1978 көрәш, армр.Закиров Раузит 1979 КөрәшНәбиуллин Алмаз 1979 КөрәшШакиров Фәннур 1980 көрәш, армрХәйруллин Илнур 1980 КөрәшХәйруллин Тимур 1980 КөрәшЗаһретдинова Гөлшат 1980 АрмреслингМөхәммәдиев Ранил 1980 КөрәшШәйхетдинов Илнур 1981 көр, хоккейНурзадин Рәдиф 1981 ХоккейСалихҗанов Илнур 1982 Армр, хоккейГарифуллин Илнур 1982 ХоккейЗаһретдинов Зәбир 1982 ХоккейМәгъсүмов Гадил 1982 хоккей, армрГыйльманов Рәмис 1983 ХоккейИбраһимов Илмир 1983 КөрәшЗаһретдинов Зөлфәт 1983 ХоккейМөхәммәдиев Рамил 1984 хоккей, көрШакиров Фәнзил 1984 ХоккейШәрипов Рамил 1984 ХоккейГабдрахманов Илнар 1984 ХоккейГалиев Марсель 1984 хоккей Хәбибуллин Зөфәр 1985 ХоккейСалихҗанов Илшат 1985 ХоккейШакирҗанов Рафил 1985 ХоккейШәймөхәммәтов Руслан 1985 КөрәшЗарипов Рәдис 1986 Хоккей, футболХәбибуллин Рәдис 1986 Хоккей, футбол

Мотыйгуллин Илшат 1986 Хоккей, футболГазыймов Илназ 1986 Хоккей, футбол

Якупова Эльвира 1986Волейбол, армспорт

Закиров Расил 1985 ХоккейГарифуллина Фәридә 1986 ВолейболЗыятдинова Эльвира 1987 ВолейболРәхимҗанова Айгөл 1987 ВолейболХәкимова Чулпан 1986 ВолейболГабдрахманова Зәлия 1987 ВолейболШәрәфиева Исламия 1987 ВолейболХәкимова Сиринә 1988 ВолейболШәрәфиева Илһамия 1989 ВолейболИбраһимова Гөлназ 1988 Волейбол

Ибраһимов Нияз 1986

Хоккей, футбол, җ. атл, чаңгы

Заһретдинов Зөлфәнур 1986 Хоккей, футболШәрипов Азат 1986 Хоккей, футбол

Шәрәфиев Ислам 1986Хоккей, футбол, җ. атл

Шәймөхәммәтов Дамир 1986 Хоккей, футбол

Басыйров Булат 1987Хоккей, армспорт

Сабирҗанов Рушат 1988 ХоккейИбраһимов Ленар 1988 ХоккейШәймөхәммәтов Булат 1988 ХоккейХәкимов Илназ 1988 ХоккейГабдрахманов Раил 1988 ХоккейХәкимов Илнар 1988 ХоккейВафин Азат 1988 ХоккейИбраһимов Фирдүс 1992 ХоккейМөхәммәтгалиев Ирек 1992 Хоккей, көрәшГазыймов Заһир 1991 ХоккейГазыймов Заһид 1992 ХоккейМөхәммәтшин Азат 1992 ХоккейБәйрәмов Илфир 1993 ХоккейСафиуллин Раил 1992 ХоккейЗәйнетдинов Илшат 1993 ХоккейКашапов Фәнис 1993 ХоккейГарифуллин Инсаф 1993 ХоккейСафиуллин Айсаф 1995 ХоккейКорбангалиев Рузил 1994 ХоккейМөхәммәтшин Алмаз 1994 ХоккейШәрәфиев Җәүдәт 1995 ХоккейБәйрәмов Илдус 1996 ХоккейХәбибуллин Фәнил 1996 ХоккейСафиуллин Рифнур 1997 ХоккейЯкупова Альбина 1990 АрмспортСитдиков Руслан 1990 АрмспортАкрамова Сәдия 1994 Билбау көрәше

346

Page 113: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

ТИРӘН ТАМЫРЛЫ ТҮНТӘРЕМ 347

Спорт ярышларында Түнтәр мәктәбе командасы алган урыннар

Мәктәптә 100-105 кенә бала укыса да, бездә спортка зур игътибар биргелгәнлектән,

спортчыларыбыз район күләмендә зур уңышларга ирештеләр. Хәтта республика күләменә чыгып,

шәһәр командалары белән көч сынаштылар.Биредә физкультура укытучысы Ришат

Зһйнетдиновның хезмәте зур.Республика күләмендәге зона ярышларында:1996 ел. 1983-84 елгылар, Зеленодольскида 2 урын, хоккей1997 ел. Өлкәннәр группасы, Зеленодольскида 1 урын, хоккей1999 ел. 1984-85 елгылар, Кукмарада 1 урын, хоккей2000 ел. 1987-88 елгылар, Кукмарада 1 урын, хоккей2007 ел. 1964-95 елгылар, Балтачта 2 урын, хоккейРеспулика финал ярышларында:2000 ел. Өлкәннәр группасы, Әлмәттә 5 урын, хоккей2000 ел. Кечкенәләр группасы, Лениногорскида 4 урын, хоккей2007 ел. 1994-95 елгылар. Бөгелмәдә 7 урынРайон күләмендәге ярышларда:1995 ел. Кечкенәләр группасы, Карадуганда 2 урын, хоккей1996 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей1997 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей1997 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, хоккей1998 ел. 1985-87 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей1998 ел. 1983-84 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей1998 ел. 9-11 кл укучылары, Чепьяда 2 урын, хоккей1999 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, хоккей1999 ел. 1984-85 елгылар, Карадуганда 1 урын, хоккей1999 ел. 1986-87 елгылар, Карадуганда 2 урын, хоккей1999 ел. 9-11 кл. Укучылары, ДРСУ призы,Чепьяда 3 урын2000 ел. Муса Җәлил призы, Карадуганда 1 урын2000 ел. 9-11 кл укучылары, Балтачта 2 урын

2001 ел. Кечкенәләр группасы, Балтачта 1 урын, хоккей2001 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 3 урын, хоккей2001 ел. Волейбол кызлар, Балтачта 3 урын2001 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 1 урын, хоккей2001 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 2 урын, волейбол2002 ел. Өлкәннәр группасы, Балтачта 3 урын, хоккей2002 ел. 1986-87 елгылар, Балтачта 3 урын, футбол2003 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 3 урын, хоккей2003 ел. 1986-87 елгылар, “Алтын шайба” 2 урын, хоккей2004 ел. Өлкәннәр группасы, Карадуганда 1 урын, хоккей, Муса Җәлил призы2004 ел. 9-11 класслар, Чепьяда 2 урын, хоккей, ДУ призы.2004 ел. 1992-93 елгылар, 1 урын, хоккей, ДЮСШ призы.2005 ел. Кечкенәләр группасы, Түнтәрдә 1 урын, хоккей2006 ел. 1993-94 елгылар, 2 урын, хоккей,. “Алтын шайба”2006 ел. 1994-95 елгылар, 2 урын, мини футбол, ДЮСШ призы.2006 ел. 1992-93 елгылар, Чепьяда 2 урын, хоккей, Спартакиада2007 ел. 1993-94 елгылар, 3 урын, хоккей,. ДЮСШ призы.2007 ел. 1996-97 елгылар, 1 урын, хоккей, “Алтын шайба”2007 ел. 1994-95 елгылар, 1 урын, хоккей, ДЮСШ призы.2007 ел. 1992-93 елгылар, 2 урын, хоккей,. ООО “Балкыш” призы.2007 ел. 10 класс (яшьүсмерләр), 3 урын, УПС2007 ел. 1992-93 елгы кызлар, 1 урын, футбол, спартакиада2007 ел. 1992-95 елгы кызлар, 3 урын, футбол, ДЮСШ призы.2007 ел. 1993-94 елгы үсмерләр, 2 урын, футбол,. спартакиада

Укучылар турында башка мәгълүматлар

Төрле елларда мәктәпне 1-2 «4»ле, калганнары «5»ле

булып тәмамлаучылар исемлеге

1954 ел Хәкимҗанов Әгъләмҗан 1956 ел Зарипов Рәфхәт 1958 ел Степанов Илгиз 1960 ел Закирова Равилә Нурмөхәммәтов Габделбәр

1962 ел Шәфигуллина Әминә 1963 ел Кашапова Рузилә Әүхатшина Тәнзилә 1964 ел Рәкыйпов Рафаэль Шәфигуллина Галия Фатыйхов Солтан 1965 ел Заһидуллина Зәйтүнә Сафина Гөлирам Хадиева Әнисә 1966 ел Шәфигуллина Фагыйлә

1967 ел Йосыпов Азат 1968 ел Ибраһимова Миләүшә Йосыпова Гөлшат 1969 ел Гыйләҗева Рәйханә Галиев Марат Шәфигуллин Наил 1976 ел Зарипова Фәридә Галиева Алсу 1983 ел Исаева Светлана Бәйрәмова Рәзинә

Петрова Нина Гомәрова Миләүшә Гыймадетдинова Әлфия (9 классны тәмамлаганда) 1983 ел Исмәгыйлева Гөлсинә Мөбәрәкҗанова Розалия 1984 ел Гришкина Нелли Кунаева Светлана 1985 елБәйрәмова Рәзинә 1986 ел

Page 114: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Дүртенче китап Тормыш тәрбия һәм белем алудан башланаВәлиева Әлфия — көмеш медаль Гыймадетдинова Гөлфия — көмеш медальХәбибуллин Илфат — көмеш медальИванова Мария — көмеш медаль 1987 ел Гафурҗанова Фирая Газизова Рәйсә — көмеш медаль 1988 елҖәмилова Фәния 1990 елСөләйманова Эльмира — көмеш медаль 1991 елКәримов Рамил — көмеш медаль

1994 ел Шакиров Фирдүс — көмеш медаль 1995 ел Шәфигуллин Дамир — көмеш медаль 1996 ел Кәримова Рамилә — -көмеш медаль 1999 ел Хаҗиев Ленар — көмеш медаль 2000 ел Зарипов Фәннур— көмеш медаль 2003 ел Галиев Айрат — көмеш медаль 2004 ел Шәрипов Азат,

Сафин Расил — көмеш медаль 2005 ел Шәфигуллина Кадрия — көмеш медаль 2006 ел Ибраһимов Айзат — -көмеш медаль

2007ел Мөхәммәтшина Ләйсән-алтын медаль

9 классны “5”кә тәмамлаучылар

1993 ел Вафина Рәмзия 1994 ел Шәфигуллина Сәрия 1995 ел Закирова Ләйсән Хаҗиева Лилия

1997 ел Якупова Чулпан 1998 ел Ибраһимов Илмир 1999 ел Галиев Марсель

2001 елГалиев Айрат 2002 елСафин РәсимШәрипов Азат 2003 елШәфигуллина Кадрия 2005 елМөхәммәтшина Ләйсән 2007 елРамазанова Фирүзә

348

Page 115: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

Классташларыгызны барлагыз!

Түнтәр мәктәбен тәмамлаучылар исемлегеБу исемлекләр 2000 елга мәктәп архивында сакланган белем алу турында бирелгән документларны

исәпкә алу китабы буенча төзелделәр. Шушы класста укып та, иптәшләре белән мәктәпне тәмамламыйча калган яки башка авылга, читкә киткән укучылар бу исемлеккә кермичә калган булырга мөмкин. 1953 елга кадәр мәктәпне тәмамлаучылар исемлеге архивта сакланмаган. 1956 елда Түнтәрдә башлангыч класслар калдырылганлыктан, 1960 елда гына сигезъеллык мәктәп кабат ачылып, аның 8 классын 1962 елда гына тәмамлаганнар. 1957-1961 еларда 7 яки 8 классны Көшкәтбаш мәктәбендә яки Чепья урта мәктәбендә тәмамлаучылар да булырга мөмкин. 1969 елда Түнтәр сигезъеллык мәктәбе район тарафыннан кыскартылуга дучар булып, мәҗбүри рәвештә 5 классның 7 укучысы Түнтәр мәктәбеннән Урта Көшкәт мәктәбенә йөртеп укытылды. Шуңа күрә 1973 елда Түнтәрдә 8 класс чыгарылышы булмады.

1982 елда Урта Көшкәт мәктәбе Түнтәргә кушылды һәм 1983 елдан башлап Түнтәр урта мәктәбен укучылар 10 ел укып тәмамладылар. Бу вакытта (1987-1990 елларга кадәр) Түнтәр мәктәбенә Урта Көшкәт, Иске Көшкәт, Сала Көшкәт, Пор Көтәш, Карык Серма, Новая Гора һәм Иске Торҗа һәм Көшкәтбаш авылларыннан килеп 5-10 классларда, Субаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе авылларыннан 9-10 классларга килеп укыдылар. 2006 елдан башлап,Түнтәр мәктәбенә Көшкәтбаш авылы укучылары 10-11 классларга килеп укый башладылар. Мәктәпкә автобус бирелде. Укучыларны көн саен автобус йөртә

1954нче елда 7 классны тәмамладылар1. Габдрахманова Фәүзия2. Гобәйдуллина Наилә3. Вәлиуллина һаҗәр4. Фәйзрахманова Әминә5. Вәлиев Рафаэль6. Рәхимова Язилә7. Шакирҗанов Сәгыйтҗан8. Мөхәммәтшина Роза9. Вәлиева Рәйсә10. Газизова Гөлсимә11. Хәбибуллина Фирая12. Әхмәтҗанова Фәния13. Хәкимҗанов Әгъләмҗан14. Гарипова Тәскирә15. Хәкимова Сания16. Вәлиуллина Халисә17. Баһаветдинова Әминә

1955 елда 7 классны тәмамладылар1. Исхакова Фәния2. Шакиров Камил3. Галимҗанова Равилә4. Шәяхмәтова Флера5. Габдрахманов Раиф6. Шәвәлиев Рәис7. Мөбәрәкшин Камил8. Нуриҗанова Дамира 9. Фәтхерахманов Раиф10. Хәбибуллина Флера 11. Хәбибрахманова Разия 12. Сабирҗанова Венера13. Якупова Фәрдия14. Нурзадина Әлфия

15. Нәбиуллина Нәзирә16. Шәрипова Фәния17. Закиров Харис18. Миңлемуллин Сөнгать19. Галимҗанов Гарифҗан

1956 елда 7 классны тәмамладылар1. Әхмәтвәлиева Рәйсә2. Мотыйгуллин Фарук3. Мәгьсүмҗанов Мансур4. Нурзадина Мәликә5. Хәкимов Рафаэль6. Газизова Наилә7. Зарипов Рәфхәт8. Зарипов Вагыйз9. Йосыпова Фәния10. Гомәров Хәйдәр11. Хәкимова Нәзирә12. Хәкимҗанов Газиз13. Якупов Кафил14. Галиев Раил15. Ильясов Риаз16. Шакирова Равилә17. Сафиуллин Илсур18. Гарифуллина Фәния19. Мәгьсүмҗанов Габдрахман (экстерн)

1957нче елда 7 классны Көшкәтбаш авылында тәмамладылар1. Гайнетдинова Гадения2. Муллагалиева Гөлдания3. Фәйзрахманова Люция

4. Һадиева Гадилә5. Хәйруллин Илдар6. Степанов Илгиз7. Шәрипов Сәгыйтҗан 8. Шаһимәрдәнов Камил9. Юнысов Галиәхмәт

1958нче елны Көшкәтбаш авылында 7 классны тәмамладылар1. Мортазина Равилә2. Мөхәммәдиева Флёра3. Ибраһимова Сания4. Рамазанова Венера5. Камилев Рамил

1958нче елда 7 классны Көшкәтбаш мәктәбендә тәмамладылар1. Закирова Равилә2. Сафиуллина Сәвия3. Зыятдинова Габидә4. Йосыпов Ринат5. Хадиева Тәнзилә6. Нурмөхәммәтов Габделбәр7. Вафин Сәлим 8. Кашапов Мәсгут9. Минһаҗетдинов Васил10. Ибраһимов Мөнир11. Әүхәдиев Равис12. Шакирова Дилә13. Шәрәфетдинова Хәтирә

1962нче елда 8 классны тәмамладылар 1. Фазылҗанов Хәйдәр2. Исхакова Фәүзия

3. Кәримов Амраз4. Корбангалиев Гаяз5. Мөхәммәтшин Илдус6. Мотыйгуллина Тәскирә7. Минһаҗев Гафетдин8. Нурзадин Нурулла9. Нәфыйкова Кәүсәрия10. Рәхмәтуллин Фәрит11. Таҗетдинов Илдар12. Хәйруллин Сөнгатулла13. Хисамова Тәгъзимә14. Хәбибуллина Габидә15. Хәбибрахманова Илсөяр16. Шәфигуллина Әминә17. Әлтәпова Мәрһабә

1963 елда 8 классны тәмамладылар1. Кашапова Рузилә2. Якупова Кафия3. Заһретдинова Тәскирә4. Әүхәтшина Тәнзилә5. Фазылҗанов Хәйдәр6. Камилов Фагыйль7. Гарифуллин Шәрифулла8. Галиева Галиябану9. Хәкимова Тәскирә10. Сафиуллина Илсөяр11. Хәбибуллина Габидә12. Нигъмәтҗанов Илдус13. Хәбибрахманова Илсөяр14. Мотыйгуллина Тәскирә15. Минһаҗев Гафетдин16. Шәрипов Гаяз17. Мәгъсүмов Рәкыйп

Page 116: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

18. Шәрипова Зөлфирә19. Хәйруллин Габидулла20. Муллагалиев Нургаян21. Шәйхетдинов Тәбрис

1964 елда 8 классны тәмамладылар1. Рәкыйпов Рафаэль2. Галиев Салих3. Ильясов Фаяз4. Вафин Галим5. Шиһапов Рафаэль6. Йосыпов Тәлгать7. Мәгъсүмов Гали8. Шәрәфетдинов Самат9. Рамазанов Равис10. Бәдретдинова Фәимә11. Ризванов Тәлгать12. Гозәерова Тәскирә13. Рәхмәтуллина Сафура14. Хәбибуллина Рузилә15. Хәкимҗанова Равилә16. Шәфигуллина Галия17. Газыймова Әминә18. Хәкимова Нурания19. Шаһиева Рафия20. Шакирова Наилә21. Шәяхмәтова Гасимә22. Фатыйхов Солтан23. Нурмөхәммәтов Равил

1965 елда 8 классны тәмамладылар1. Заһидуллина Зәйтүнә2. Гозәеров Таһир3. Сафина Гөлирам4. Заһретдинова Равилә5. Исхакова Фагыйлә6. Якупов Шамил7. Зарипов Рамазан8. Һадиев Рәхимҗан9. Һадиева Әнисә10. Сәйфетдинова Тәнзилә11. Шәрифҗанова Мансура12. Ганиева Гөләмзәм13. Рәхимҗанова Сүрия14. Зыятдинова Фагыйлә15. Ганиев Галәветдин16. Шиһапова Гөлчирә17. Сафиуллин Ринат18. Ильясова Роза19. Әхмәдуллин Ринат20. Закирова Кадрия21. Хәйруллина Гөлйөзем22. Мәрдәнова Рәзинә23. Нурзадина Мәүлизә

1966 елда 8 классны

тәмамладылар1. Әүхәтшина Тәскирә2. Әхмәтвәлиева Тәнзилә3. Газыймова Мәдинә4. Зыятдинова Флера5. Камилова Мөнәвәрә6. Нәбиуллин Илфат7. Мөбәракҗанов Харис 8. Сафиуллин Фәрит9. Фатыйхова Марсина10. Фәезова Әлфинур11. Хафизова Вәсилә12. Хәбибуллина Әзилә13. Хөсәенова Әминә14. Шәрипова Нәкыя15. Шәфигуллина Фагыйлә16. Рамазанова Ләбибә17. Габдрахманова Роза 18. Мифтахов Габделхәй19. Фатыйхов Якуб20. Заһретдинов Зөфәр21. Ризванов Рафаэль22. Ганиева Вәсилә23. Кашапов Котдус24. Вафин Солтан25. Мостафин Рафаэль

1967 елда 8 классны тәмамладылар1. Юсупов Азат2. Нурзадин Нургаян3. Рәхмәтуллина Суфия4. Зарипов Шамил5. Мотыйгуллин Шамил6. Хисамов Раушан7. Зарипов Рашит8. Шәяхмәтов Наил9. Рамазанова Флүрә?10. Абдуллина Фәнүзә11. Ганиева Гөлсимә12. Мәрдәнова Рәсүлә13. Фәйзрахманова Фирдәүсә14. Хәкимҗанов Муллагыйльман15. Низамов Кадим16. Шиһапова Гөлҗәүһәр17. Сәйфетдинов Һашим18. Хәкимова Равилә19. Хәкимҗанов Гиниятулла20. Рамазанова Сәгүрә21. Шакиров Таһир22. Ганиев Фәләхетдин23. Габдрахманов Фәрит24. Галиев Маннур (Чепьяда укыды)

1968 елда 8 классны

тәмамладылар1. Газизов Фәнис2. Ганиева Тәскирә3. Гобәйдуллина Гөлфирә4. Закирова Мөршидә5. Зиятдинов Илгиз6. Ибраһимова Миләүшә7. Мәгъсумова Нурзалия8. Мостафин Вазих9. Мөхәммәтшин Ягъфәр10. Мөхтәсәрова Нәсимә11. Низамова Нурхода12. Нурмөхәммәтов Габдулла13. Рамазанов Мөдәрис14. Рәхмәтуллин Марат15. Сафин Нәзир16. Сафиуллин Солтан17. Хөснетдинов Рашит18. Юсупова Гөлшат19. Якупов Гыйләҗетдин

1969 елда 8 классны тәмамладылар1. Әскәров Наил2. Әхтәмов Зиннур3. Әхтәмова Нурия4. Галиева Гөлзада5. Мөхәммәтгәлиев Нургаян6. Гыйләҗев Рәйхәнә 7. Габдрахманов Гәбделфәрт8. Галиев Марат9. Зарипов Камил10. Кашапова Гөлҗәүһәр 11. Рамазанова Зөлһиҗә12. Рамазанов Вагиз13. Фатыйхова Гөлнар14. Хәкимова Сания15. Хәкимҗанов Гадил16. Хәйруллина Нурйөзем17. Шәрипов Әхмәт18. Шәймөхәммәтова Сафура19. Шәфигуллин Наил

1970 елда 8 классны тәмамладылар1. Газизов Рафис2. Гарифуллина Фирдәүсә3. Гыйльмуллина Гөлфирә4. Зарипов Мәсхүт5. Ильясова Гөлнур

6. Мөхәммәтшина Гөлсинә7. Нәбиуллина Сәрия8. Рәхмәтуллина Гөлфия9. Рамазанова Фагыйлә10. Рамазанов Сәетгәрәй11. Фәйзрахманов Илдар12. Хафизова Гөлҗәүһәр13. Шаһиева Сәридә14. Шәрәфетдинов Әдһәм15. Шәяхмәтов Гәбделбәр16. Сафиуллин Ринат (аттестат дубликаты алды)

1971 елда 8 классны тәмамладылар1. Абдуллина Роза2. Ганиева Гөлфирә3. Ганиева Ризәлә4. Гозәерова Гөлсинә5. Заһретдинова Әлфия6. Җәмилова Гөлзада 7. Ибраһимов Фарук8. Рамазанова Әлфирә9. Сәйфетдинова Рәзия10. Сафина Әлфия 11. Сафиуллина Резидә12. Салихҗанов Габдулла13. Фатыйхова Фатыйма14. Фәттахова Гадения15. Хәсәнова Гөлнур16. Хисамова Марзия17. Шәймөхөммәтов Рашит18. Шәмсетдинов Рифкать19. Якупов Зөлфәт20. Шаһиева Рәмзия

1972 елда 8 классны тәмамладылар 1. Вәлиев Васыйл2. Габдрахманов Фәрит3. Гарипова Тәслимә 4. Гозәерова Асия5. Закиров Гәбделкадим6. Зарипова Рәйханә7. Зыятдинова Әлфинур8. Зыятдинова Сафура9. Ибраһимов Васыйл10. Мөхәммәдиев Рәсүл11. Мөхәммәтгалиева Зөлфия12. Рәхимҗанов Тәбрис13. Рәхмәтуллин Фәрт14. Төхфәтуллин Хашим15. Фазылҗанов Радик16. Хәкимов Рифкать17. Хәсәнов Рафис

Page 117: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

18. Хәсәнова Әминә19. Хөснетдинова Рашидә20. Шәймөхәммәтов Рафаэль21. Шәрәфетдинова Сәлимә22. Шигапова Гөлҗәүһәр

1974 елда 8 классны тәмамладылар1. Вәлиева Нурия 2. Галиев Нурислам3. Гыйләҗев Раушан4. Гозәеров Дамир5. Зыятдинов Мансур6. Ибраһимова Мәйфрүз7. Рамазанова Мәдинә8. Рәхмәтулина Әнисә9. Сәйфетдинова Фирдәвес10. Салихжанов Габделхәй11. Сафин Хәбир12. Төхфәтуллин Котдус13. Хәсәнов Разит14. Хөсәенов Рифат15. Шәймөхәммәтов Вагыйз16. Шәрәфетдинов Фидаил17. Шәяхмәтов Габбәс

1975нче елда 8 классны тәмамладылар 1. Әлтәпов Рафил2. Вәлиева Мәүлизә3. Вәлиева Раушания4. Галимҗанова Раидә5. Гобәйдуллина Әлфия 6. Гыйләҗев Рашит7. Гыйльванов Зәкәрия8. Зарипова Зөһрә9. Исмәгыйлева Гөлфирә10. Мөбәрәкшина Әлфинур 11. Мостафин Таһир12. Рәхимҗанова Әлфия13. Рәхимҗанова Равилә14. Фәйзрахманов Ринат15. Хәсәнов Рифат16. Хафизов Рәҗәп17. Хәкимова Руфия18. Хәбибуллин Равис19. Шәйхуллина Рәйсә20. Шәрәфиева Халидә21. Шәмсетдинова Гөлнур22. Йосыпова Нурия

1976 елда 8 классны тәмамладылар1. Бәдретдинов Рифат2. Газизова Фәридә3. Габделхаев Рифат4. Гәйнетдинова Гөлсинә 5. Галиева Алсу6. Галиева Раушания 7. Гозәерова Тәслимә8. Зарипова Рәсимә9. Зарипова Фәридә10. Җәмилов Рафаэль11. Ибраһимов Мөдәрис12. Кадыйров Рөстәм13. Корбангалиев Тәбрис 14. Нургалиева Фәридә15. Нурзадина Венера16. Рамазанов Хәйдәр17. Сәлихҗанов Фәтхрахман18. Сибгатуллина Халисә19. Фазылҗанов Рамил20. Хәкимов Гадил21. Хәкимов Ринат22. Шәрәфиев Хәбир?23. Шәяхмәтова Роза24. Газизуллин Нурулла25. Габдрахманов Габделбәр

1977нче елда 8 классны тәмамладылар1. Бәйрәмов Рәис2. Вәлиуллин Рашит3. Газизуллина Нурзидә4. Мөхәммәтгалиева Сәмәрә5. Галимҗанов Ильяс 6. Гарифуллина Нурзия7. Зарипов Әнәс8. Зарипов Фуат9. Зыятдинов Маннур10. Исмәгыйлов Илдар11. Мостафина Мөнирә12. Рәхимҗанов Зиннур13. Сәләхиева Нурҗиһан14. Хәбибуллин Рафис15. Хәкимова Суфия16. Хәсәнова Вәзилә17. Галиева Римма18. Шаһиева Халисә19. Шәйхуллин Ринат20. Шәрәфиев Хәлил

1978нче елда 8 классны тәмамладылар1. Басыйров Марат2. Вәлиева Илһамия3. Габдрахманов Гомәр

4. Габделхакова Фәйрүзә5. Газизова Фәнирә6. Гайнетдинова Гөлшат7. Галимов Мөнир8. Зарипова Әлфия9. Зарипова Гөлфия10. Кадыйрова Резидә11. Корбангалиев Габделфәрт12. Мостафина Гөлирә13. Мөхәммәтшин Айрат14. Нурзадин Ринат15. Нургалиев Рәис16. Салихҗанов Расих 17. Рәхимҗанов Фәргать 18. Хәкимова Рузилә19. Хафизова Рауза 20. Фазылҗанова Гүзәлия21. Шәрәфетдинова Халидә?

1979 елда 8 классны тәмамладылар1. Басыйров Илдар2. Вәлиев Фаяз3. Вәлиуллин Рафис4. Газизуллин Нуретдин5. Газыймов Хәйдәр6. Галиева Илсөяр7. Галимова Гөлфия8. Гарифуллина Рәмзия9. Зарипова Рәсилә10. Зыятдинова Кадрия 11. Кадыйров Рашит12. Минһаҗев Таһир13. Мортазин Рамил14. Мөбәрәкҗанов Хәмит15. Мөхәммәтшина Алсу16. Нурзадина Мөнирә17. Рамазанов Зиннур18. Сәләхетдинова Наҗия19. Сафиуллина Гөлнур20. Сибгатуллина Гүзәлия21. Хәкимова Гөлфия22. Хәкимова Фәүзия23. Хәбибуллина Фәридә24. Хәсәнов Газинур25. Фатыйхов Самат26. Фәйзрахманов Ришат27. Шәймөхәммәтов Зөфәр28. Шәрәфиева Салисә29. Шәрәфиева Халисә30. Шәйхуллина Фәридә31. Якупов Роберт32. Җәмилов Рафит33. Рәхимҗанов Раузит34. Әүхатшин Ринат (6 класска кадәр)

35. Наил (башлангычта)36. Разия (башлангычта)

1980нче елда 8 классны тәмамладылар1. Галиева Раушания2. Шәмсетдинова Гөлназ3. Габдрахманов Рамил4. Гайнетдинов Шамил5. Шиһапова Фәйрүзә6. Гыйльманова Рәдифә7. Хәмидуллина Рәфилә8. Хәкимов Рамил9. Ибраһимов Тәбрис10. Зарипова Әминә11. Зәйнетдинов Таһир12. Галимҗанова Наилә

1981нче елда 8 классны тәмамладылар1. Рамазанов Айдар2. Төхвәтуллин Гәбделфәрт3. Сибгатуллин Миннехан 4. Шаһиев Мансур5. Минһаҗев Илгиз6. Шәйхуллина Гөлирә 7. Җәмилева ГөлияКалганнары 10нчы классны тәмамладылар

1982нче елда 8 классны тәмамладылар1. Габделхакова Фәридә2. Рәхмәтуллина Ләлә3. Сибгатуллина Роза4. Хәкимова Нурзидә5. Корбангалиев Хәлил6. Корбангалиева Гөлфия7. Мостафина Раушания8. Галимҗанова СанияКалганнары 10нчы классны тәмамладылар

1983нче елда 10 классны тәмамладылар 1. Антонова Зоя2. Вәлиев Фәрит3. Газыймов Илдар4. Гайнетдинова Гөлгенә5. Галиев Илгизәр6. Данилова Людмила7. Демьянова Нина8. Зимеев Геннадий9. Зарипова Фәния10. Исмәгыйлева Гөлсинә11. Камаев Юрий

Page 118: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

12. Кокрова Римма13. Кунаев Александр14. Кузнецова Наталья15. Лихачев Леонид16. Матвеева Галина17. Мөбәрәкҗанова Розалия18. Никифорова Надежда19. Николаев Лев20. Николаев Александр21. Петров Геннадий22. Смирнова Мария23. Уськеев Григорий24. Филипов Николай25. Щербаков Василий26. Якупова Альфира

1984 елда 10 классны тәмамладылар1. Колоколова Антонида2. Макаров Юрий3. Николаев Вениамин4. Шишкина Ирина5. Якимов Владимир6. Чочокова Нина7. Тимофеев Юрий8. Тувалова Валя9. Тихонова Нина10. Самсонова Светлана11. Рогожин Василий12. Перфилова Людмила13. Петрова Нина 14. Никитин Юрий15. Петрова Любовь16. Хәкимов Фидаил17. Ибраһимова Тәскирә18. Зарипов Васил19. Зәйнетдинова Резидә20. Ганиев Икрам21. Мөмәммәтгалиев Илһам22. Газизуллина Нурия23. Габдрахманова Рәйхәнә24. Бәйрәмов Рафис25.Камаева Елена26.Дмитриева Алевтина27.Давыдова Нина28.Гришкина Нелли29.Аксаков Олег30.Кунаева Светлана31.Асанов Николай32.Бәдретдинов Рифат33.Фәйзрахманов Рафикъ34.Рамазанов Хәлил35.Шиһапов Идрис36.Әхтәмов Мулланур37.Гыйләҗев Мәгъфүр

1985 елда 10 классны тәмамладылар

1. Бәйрәмова Рәзинә2. Вәлиева Әлфия3. Газыймов Илһам4. Гайнетдинов Камил5. Галимҗанова Флера6. Гарифуллин Фәнис7. Гарифуллина Сәрия8. Зәйнетдинов Ришат9. Корбангалиев Җәмил10. Мөбәрәкҗанов Хәйдәр11. Нурзадина Гөлирә12. Рәхимҗанов Марат13. Төхфәтуллин Габделнур14. Шәрәфетдинова Гөлсинә15. Шәрәфиев Хәбир16. Андреева Нина17. Анисимова Светлана18. Апаков Юрий19. Антонов Михаил 20. Васильев Алексей21. Григорьев Юрий22. Давыдова Вера23. Иванов Юрий24. Комаев Вячеслав25. Кирилова Евдокия26. Колоколов Николай27. Константинова Алевтина28. Мамыков Олег29. Матвеева Мария30. Михайлов Виктор31. Никитин Валерий32. Павлова Мария33. Самсонов Петр34. Степанов Анатолий35. Шадров Александр36. Шишкин Юрий37. Якимова Валентина

8классны тәмамлап киттеләр1. Васильева Валентина 2. Исаева Светлана3. Исаева Светлана4. Игнатьева Ольга5. Петрова Нина6. Павлов Юрий7. Уськеева Нина8. Вәлиуллина Раушания9. Габделхәева Бәрия10. Газизуллина Фирдәүсә11. Гыйльманова Фәйрүзә12. Гыйматдинова Әлфия13. Гөмәрова Миләүшә14. Каюмов Рафил

15. Низамова Хәмдия16. Сафиуллин Айдар17. Фазылҗанова Миләүшә18. Хөснетдинова Илсөяр19. Шаһиева Рәсимә

1986 елда 10 классны тәмамладылар1. Антонова Елена2. Вәлиев Җәмил3. Вәлиева Әлфия4. Габделхаков Фәнил5. Гарифҗанова Суфия6. Галимҗанова Фәйрүзә7. Галимов Рафил8. Гыйматдинова Гөлфия9. Иванова Лилия10. Кадыйров Маннур11. Мортазина Суфия12. Нәҗипов Рәшит13. Низамова Хәмидә14. Павлова Римма15. Павлова Зөлфия16. Сәләхетдинов Фәнис17. Хәбибуллин Илфат18. Хәкимҗанов Камил19. Хәмидуллина Рәзинә20. Аксаков Алексей21. Апаков Виктор22. Апакова Галина23. Бегашева Ольга 24. Давыдова Алевтина25. Демьянова Светлана26. Дмитриева Маргарита27. Ибаева Елена28. Иванова Мария29. Игнатьева Римма30.Игнатьева Тамара31.Кокров Михаил32.Карабаев Владимир33.Макаров Сергей34.Никифоров Вениамин35.Попов Вениамин36.Степанов Сергей37.Смирнова Нина38.Тувалова Светлана39.Филиппова Мария 40.Шапринев Виктор41.Щербаков Владимир

8 классны тәмамлапкиттеләр1. Клейменова Ольга 2. Кокрова Юлия3. Чулкова Ольга4. Иванова Людмила5. Тимофеев Анатолий6. Каняев Виктор

7. Туктаров Владимер8. Гомәров Айрат9. Гыйләҗетдинов Тәбрис10. Шиһапов Илшат11. Корбангалиев Фәргать12. Хәсәнов Гәбделнур13. Зәйнетдинова Рузилә14. Сафиуллин Шамил15. Вәлиев Җәмил

1987 елда 10 классны тәмамладылар1. Иванов Александр2. Колоколова Любовь3. Константинов Николай4. Матвеев Михаил5. Михайлов Николай6. Павлова Светлана7. Петров Семен8. Раимов Александр9. Тихонов Павел10. Ишкеева Елена11. Әкбәрова Гөлнур12. Вәлиуллин Рифат13. Габдрахманова Раушания14. Гарифуллин Илфат15. Гайнетдинов Кафил16. Гафурҗанова Фирая17. Иванова Люция18. Кашапов Рафис19. Камалиева Нүрия20. Мөхәммәтшин Айдар21. Мөбәрәкҗанов Халит22. Нурзадина Нүрия23. Николаева Роза24. Петрова Лариса25. Рәхмәтуллин Фәнис26. Таҗиев Фәргать27. Хәмидуллин Салават28. Хәкимова Гөлнара29. Хәсанова Гөлшат30. Шәрәфиев Хәниф31. Хәбибуллин Азат32. Газизова Рәйсә

1988 елда 8 классны тәмамлап киттеләр1. Гарифуллина Гөлфия2. Габдрахманова Илһамия3. Зәйнетдинова Раушания

1988 елда 10 класснытәмамладылар1. Гомәров Илшат2. Гыйматдинов Марат

Page 119: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

3. Рәхимҗанов Рәүф4. Нурзадин Рәниф5. Тәкыев Фәнил6. Сибгатуллина Тәнзилә7. Төхфәтуллина Мәдинә8. Фәйзерахманова Сөмбел9. Кадыйров Раушан10. Вәлиева Сәвия11. Галимҗанова Асидә12. Исмәгыйлева Гөлнур13. Гыйльманов Зөлфәт14. Закирова Фәридә15. Җәмилова Фәния16. Кадыйров Раушан17. Сибгатуллина Тәнзилә18. Тәкыев Фәнил19. Төхвәтуллина Мәдинә20. Хәбибуллин Рәлиф21. Фәйзрахманова Сөмбел22. Шакирова Нүрия23. Шәрипова Гөлчәчәк

1991 елда 9 классны тәмамлап киттеләр1.Гомәрова Фәридә2.Хәкимова Фәридә3.Габдрахманов Газинур

1992 елда 11 классны тәмамладылар1. Исмәгыйлев Илфар2. Нурзадина Нурфия3. Хисамова Эльмира4. Шакиров Фәнис5. Шәйхетдинов Фәнис

1993 елда 11 классны тәмамладылар1. Әхмәдуллина Илүсә2. Вәлиева Сүрия3. Вәлиуллин Фәргать4. Галимҗанов Гафурҗан5. Гарифуллин Айнур6. Гарифуллин Ранил7. Кашапов Рөстәм8. Кашапов Расих9. Мотыйгуллин Илдар10. Мәгъсүмов Шамил11. Нәбиуллина Ләйсән12. Шәһиәхмәтов Илгиз13. Йосыпова Сания14.Якупов Алмаз

1993 елда 9 классны

тәмамлап киттеләр1. Вафина Рәмзия 2. Габдрахманова Рузалия3. Габдрахманова Гөлфинур

1994 елда 11 классны тәмамладылар1. Гарифуллин Рамил2. Зәйнетдинов Илнар3. Зәйнетдинов Илфар4. Кәримова Раушания5. Мостафина Гөлйөзем6. Хисамов Рәйхан7. Шәйхетдинов Рәис8. Шакиров Фирдүс9. Шәрәфиева Хәмидә10. Йосыпова Әлфия11. Якупов Альберт12. Муллагалиева Ләйсәрә (Кунырда укып бетерде)13. Галимҗанов Илдар (йөрәгенә операциядән вафат булды)

1994 елда 9 классы тәмамлап киттеләр1. Сабирҗанов Ришард2. Шәфигуллина Сәрия

1995 елда 11 классны тәмамладылар1. Габдрахманов Рүзәл2. Нурзадина Зимфирә3. Сабирҗанова Альбина4. Хәбибуллин Фәргать5. Хәйруллин Камил6. Хәмидуллин Газинур7. Шәфигуллин Дамир8. Шәрәфетдинов Рәмзис

1995 елда 9 классны тәмамлап киттеләр1. Закирова Ләйсән2. Хаҗиева Лилия

1996 елда 11 классны тәмамладылар1. Закиров Раузит2. Кәримова Рамилә 3. Нәбиуллин Алмаз4. Шәйхетдинов Рафис5. Шәһиәхмәтов Илнур6. Якупова Энҗе

1997 елда 11 классны тәмамладылар

1. Гыйльманов Рафис2. Заһретдинова Гөлшат3. Мөбәрәкҗанова Гүзәлия4. Хәйруллин Илнур5. Хәйруллин Тимур6. Шакиров Фәннур7. Шәймөхәммәтова Фәридә8. Шәрәфетдинова Рәмзия

1997 елда 9 классны тәмамлап киттеләр1. Гарифуллин Илнур2. Зарипова Энҗе3. Якупова Чулпан

1998 елда 11 классны тәмамладылар1. Зарипов Рәмис2. Мәгъсүмов Фәнил3. Мөхәммәдиев Ранил4. Нурзадин Рәдиф5. Шәйхетдинов Илнур6. Хәйруллин Зиннур7. Йосыпова Гөлфия 1998 елда 9 классны тәмамлап киттеләр1. Ибраһимов Илмир 2. Хәбибуллина Ләйсән

1999 елда 11 классны тәмамладылар1. Гомәров Айнур2. Заһретдинов Зәбир3. Кашапова Рәсилә4. Мөбарәкшина Хәмидә5. Салихҗанов Илнур6. Хәбибуллина Гүзәл7. Хаҗиев Ленар8. Хисамова Рәхилә9. Насыйбуллин Илдар (Салавычка китеп укыды)

1999 елда 9 классны тәмамлап киттеләр1. Галиев Марсель2. Заһретдинов Зөлфәт

2000 елда 11 классны тәмамладылар1. Габдрахманов Илдар2. Әхмәдуллина Миләүшә3. Гыйльманов Рәмис4. Зарипов Фәннур5. Зарипова Рәмзия

6. Кашапова Айгөл (вафат)7. Мәгъсүмов Гадил8. Насыйбуллин Илфат (Салавычка китеп укыды)9. Шәрәфетдинова Римма10. Шәймөхәммәтов Ленар11. Шәйхетдинов Илшат12. Якупова Айгөл13. Якупова Ләйлә

2000 елда 9 классны тәмамлап китте1. Салихҗанов Илшат

2001 елда 11 классны тәмамладылар1. Габдрахманов Илнар2. Мөхәммәдиев Рамил3. Нурзадина Гөлфирә4. Хәйруллина Алсу5. Шакиров Фәнзил6. Шәрипов Рамил

2002 елда 11 классны тәмамладылар1. Закиров Зиннур2. Закиров Расил3. Мөбәрәкшина Халидә4. Хәбибуллин Зөфәр5. Шәймөхәммәтов

Руслан6. Шакирҗанов Рафил7. Шәйхелмәрдәнов

Наил

2002 елда 9 классны тәмамлап китте1. Габдрахманова Зәлия

2003 елда 11 классны тәмамладылар1. Басыйрова Зилә2. Газыймов Илназ3. Галиев Айрат4. Гарифуллина Фәридә5. Зарипов Рәдис6. Кадыйрова Алия7. Мотыйгуллин Илшат8. Хәбибуллин Рәдис9. Хәйруллина Гөлназ10. Хәкимова Гөлзидә11. Шакирҗанов Рамил12. Якупова Эльвира

2003 елда 9 классны тәмамлап киттеИбраһимов Ленар

Page 120: narod.ru · Web viewӘ. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ( ( ТИР. Ә. Н ТАМЫРЛЫ Т. Ү. НТ. Ә. РЕМ

2004 елда 11 классны тәмамладылар2. Гыйльманов Рәсим3. Заһретдинов

Зөлфәнур4. Зыятдинова Эльвира5. Ибраһимов Айтуган6. Рәхимҗанова Айгөл7. Сафин Рәсим8. Хәйруллина Лилия9. Хәкимова Чулпан10. Шәймөхәммәтов

Дамир11. Шәрипов Азат12. Шәрәфиев Ислам13. Шәяхмәтов Инсаф

2005 елда 11 классны тәмамладылар1. Басыйров Булат2. Бәйрәмов Рәйхан3. Вафин Азат4. Ибраһимова Гөлназ5. Исмәгыйлов Ирек6. Сабирҗанов Рушат7. Хәбибуллина Әнисә8. Хәкимов Илназ9. Хәкимова Сиринә10. Шәймөхәммәтов

Булат11. Шәрәфиева Исламия12. Шәфигуллина Кадрия

2006 елда 11 классны тәмамладылар1. Габдрахманов Раил2. Галимова Гөлшат3. Ибраһимов Айзат4. Кадыйрова Гүзәл5. Мөхәммәдиева Лилия6. Рамазанов Фәннур7. Рәхимҗанова Алия8. Хәкимов Илнар9. Шәрәфиева Илһамия10. Шәрәфетдинова

Илзирә11. Гыйлметдинова

Лилия (вакытлыча укыды, 7 класстан китте)

2007 елда 11 классны тәмамладылар1. Бәйрәмова Зилә2. Вафин Самат3. Гайнетдинов Илнар4. Ибраһимов Фирзәр

5. Исмәгыйлов Ленар6. Мөхәммәтшина

Ләйсән7. Сафин Расил8. Хәкимов Илгиз

9. Хәкимов Фаил10. Шәймөхәммәтова Алсу11. Якупова Альбина

2007-2008 уку елында Түнтәр мәктәбендәге укучылар исемлеге

1 класс1. Вәлиуллин

Илфат 2. Гозәеров Разил 3. Гыймадетдинов

Рафил 4. Нурзадин Динар 5. Хәкимова

Гөлүсә 6. Хөрмәтуллина

Айгөл 7. Шәфигуллин

Фаил 8. Шәрәфиев

Нәсим

2 класс1. Басыйров Дилюс 2. Газыймов Ислам 3. Газыймова Зәлия 4. Газыймова Зөһрә 5. Гөмәрова Адилә 6. Зиятдинова Зөлфия 7. Кадыйрова Айзилә 8. Корбангалиева Рәзилә 9. Мәгъсүмова Диләрә 10. Хәкимов Гамил 11. Хәмидуллин Ленар

3 класс1. Хәбибуллин Фәнзил 2. Газыймов Аяз 3. Якупова Алсинә 4. Хәкимова Фәнзилә 5. Вафин Рәмзил 6. Сафиуллин Айгиз 7. Закиров Самат 8. Бәйрәмов Рәнис 9. Ибраһимов Нәзир

4 класс1. Мөхәммәтшин Айнур 2. Нурзадин Нурсил 3. Хәкимова Илсөя 4. Гыймадетдинов Ранил 5. Зәйнетдинова Лилия

6. Вәлиуллина Эльвина 7. Зиятдинова Гөлүзә 8. Ибраһимова Айсылу 9. Исмәгыйлева Ләйлә 10. Корбангалиева

Рания 11. Нуруллин

Дилшат 12. Мөхәмәтгалеев

Ислам

5 класс1. Гарифуллин Инсар 2. Зарипов Галим 3. Сафиуллин Рифнур 4. Шәрәфиева Гөлшаһидә 5. Гомәров Фәрит 6. Корбангалиева Раилә

6 класс1. Ибраһимова Динәрә 2. Ибраһимова Гөлнара 3. Вафина Гөлфинә 4. Бәйрәмов Илдус 5. Хәбибуллин Фәнил

7 класс1. Зарипова Гөлия2. Корбангалиев Рузил3. Мөхәммәтшин Алмаз4. Сафиуллин Айсаф5. Хәкимова Диләрә6. Шәймөхәммәтова Гөлгенә7. Шәрәфиев Җәүдәт

8 класс1. Акрамова Сәдия2. Газыймова Галия3. Гарифуллин Инсаф4. Гомәрова Гөлназ5. Ибраһимов Айнур6. Ибраһимова Фәйрүзә7. Кашапов Фәнис8. Мөхәммәтгалиева Алисә

9 класс1. Басыйров Нияз2. Бәйрәмов Илфир3. Газыймова Гүзәл4. Галимова Гөлназ5. Гомәрова Гөлшат6. Зәйнетдинов Илшат7. Кашапова Зөһрә8. Мөхәммәтшин Азат9. Нурзадин Марсель10. Сафиуллин Раил

11. Хәкимова Ләйсән12. Фәррахов Илнур

10 класс1. Габдрахманова Рамилә2. Газыймов Заһид3. Гайнетдинова Алия4. Ибраһимова Зимфирә5. Ибраһимов Фирдүс6. Мөхәммәтгалиев Ирек7. Рамазанова Фирүзә8. Хәкимов Айдар9. Хәкимов Илдар10. Миннеҗанов Илнур11. Нургалиева Ләйлә12. Рамазанова Ләйсән13. Рамазанова Фәнилә14. Рамазанов Фәнил15. Сибагатуллина

Адилә16. Фәйзрахманов Раил17. Хәсәнова Фидалия18. Шарапов Рәмзил19. Шиһапов Илһам

11 класс1. Габдрахманов Илнар2. Ситдыйков Руслан3. Шәймөхәммәтов

Шәүкәт4. Хәкимов Фердинант5. Хафизова Гөлнара6. Сәйфетдинова Алисә7. Бәдретдинова Рафилә8. Рәхимҗанова Гөлгенә9. Садыйкова Фәнилә10. Фатыйх

ова Наилә11. Төхфәту

ллин Булат

Алдагы елларда укырга керүче балалар саны:1995 елда туганнар — 61996 елда туганнар — 81997 елда туганнар — 91998 елда туганнар — 121999 елда туганнар — 8 2000 елда туганнар — 102001 елда туганнар — 42002 елда туганнар - 42003 елда туганнар - 82004 елда туганнар - 62005 елда туганнар - 52006 елда туганнар - 92006 елда туганнар – 7