38
«Әдәби Чаллы» конкурсы Язучы Фәүзия Бәйрәмованың тарихи китапларына библиографик күзәтү Урта һәм олы яшьтәге китап укучыларына тәкъдим ителә МБУ“Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре”12 нче татар китапханәсе Авторлар:Китапханә мөдире Шәихова А.З.; уку залы мөдире Шәкурова З.М.

Ф. Бэйрэмова

Embed Size (px)

Citation preview

Page 1: Ф. Бэйрэмова

•«Әдәби Чаллы» конкурсы•Язучы Фәүзия Бәйрәмованың тарихи китапларына библиографик күзәтү•Урта һәм олы яшьтәге китап укучыларына тәкъдим ителә• МБУ“Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре”12 нче татар китапханәсе•Авторлар:Китапханә мөдире Шәихова А.З.; уку залы мөдире Шәкурова З.М.

Page 2: Ф. Бэйрэмова

ЯЗУЧЫ, ГАЛИМ-ТАРИХЧЫ ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАНЫҢ ТАРИХИ КИТАПЛАРЫНА КҮЗӘТҮ

Page 3: Ф. Бэйрэмова

Халыкара исеме танылган язучы, тарихчы-галим,тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова

Page 4: Ф. Бэйрэмова

Язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова 1950 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында туып үсә.Туган авылындагы башлангыч, күрше Олы Шыңар авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бик яшьли каләм тибрәтә башлаган Фәүзияне Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Ул шунда ике ел хезмәт итә, бер үк вакытта Сабаның кичке мәктәбендә укып, урта белем ала.

Тормыш юлы

Page 5: Ф. Бэйрэмова

Иҗаты• Язучы татар тарихын өйрәнү һәм язу өстендә армый-талмый эшли. Татарның тарихи төбәкләрендә сәяхәт итә, архивларда эшли• Ф. Бәйрәмова күренекле язучы гына түгел, ул татар халкы өчен җан атып йөрүче кеше • Ул Чиләбе өлкәсендә “Маяк” атом берләшмәсендә булган авария нәтиҗәсендә агуланган татар авылларының фаҗигасе турында беренче язып чыкты. Аның фидакарьлеге аркасында ул авылларны агуланган җирләрдән күчерә башладылар• Ф.Бәйрәмованың әдәби дәрәҗәсен Татарстанның танылган язучылары бик югары бәяли

Page 6: Ф. Бэйрэмова

“...Нух пәйгамбәр, ярдәм сорап, Аллахка мөрәҗәгать иткән . Аллах аңа бер көймә ясарга кушкан, тиздән дөньяны су басасын, иман китергән кешеләрнең шушы көймәгә утырып исән каласыларын белдергән...”(Ф.Бәйрәмованың “Нух пәйгамбәр көймәсе” китабыннан)

Нух пәйгамбәр көймәсе төшкән урын дип фаразлыйлар.

Page 7: Ф. Бэйрэмова

Күчем хан“Күчем хан” романы – Себер

татар татарларының тарихына караган беренче әдәби әсәр. Анда XVI гасырның икенче яртысында Себер ханлыгына каршы башланган яулап алу сугышлары, җирле халыкның батырларча көрәше һәм ачы язмышы тасвирлана.

Page 8: Ф. Бэйрэмова

Себер татарларының тормыш-көнкүрешен өйрәнеп язылган, әсәрдә илен дошманга бирмәс өчен егерме ел буе кулына кылыч тотып сугышкан Күчем хан образы, шулай ук Казан ханәкәсе Сүзге-бикә, хыянәткә барган Карача вәзир, башкисәр Ермак образлары да тулы итеп сурәтләнгән.

Page 9: Ф. Бэйрэмова

БаһадиршахТатар халкының милли азатлык көрәшчесе Батырша турындагы бу роман шул чорның моңа кадәр билгеле булмаган фаҗигале якларын чагылдыра. Әсәрдә урыс-татар мөнәсәбәтләре, татарларны көчләп чукындыру сәясәте, Россия империясенең татар халкын максатчан юк итү алымнары документаль нигезендә ачыла һәм язмышлар аша тасвирлана.

Page 10: Ф. Бэйрэмова

Батырша хәзрәт XVIII гасыр уртасында татар халкын милли азатлык көрәшен күтәргән, империягә, басып алучыларга каршы көрәш игълан иткән. Батырша хәзрәт Идел-Уралны көчләп чукындырудан саклап калган изге җан, азатлык фәрештәсе ул.

Ф.Бәйрәмова бу тема өстендә эшләвен дәвам итеп “Батырша явы” дигән хезмәтен язды һәм аны укучыларга тәкъдим итә.

Батырша хәзрәт

Page 11: Ф. Бэйрэмова

Батырша явыXVIII гасырда Россия империясендә җирле халыкларга каршы барган көчләп чукындыру тарихын белмичә, татар тарихын белү, татар фаҗигасен аңлау мөмкин түгел. 1552 елда татар халкы үзенең бәйсез дәүләтен югалтса, XVIII гасырда инде иманын, динен, милләт буларак, үз-үзен югалту куркынычы алдына килеп баса. Татар халкы бу фаҗигане аңлап кулына корал тотып изге сугышка күтәрелә.

Бу китап Батырша хәзрәтнең каһарманнарча һәлак булуына 250 ел тулу уңаеннан чыгарыла.

Page 12: Ф. Бэйрэмова

Ф.Бәйрәмова Карышбаш мәктәбенең Батырша музеенда

Page 13: Ф. Бэйрэмова

Татарлар- дөньяда иң борынгы халыкларның берсе.Татар илен кемнәр төзегән һәм тотып торган,кемнәр аны безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән. Бу китап әнә шул татар каһарманнары, Бөек Татар иле, данлы татар тарихы турында. Китапка тупланган әсәрләрдә татар халкы, аның үткәне, татарның борынгыдан килгән бөек шәһесләре, милли каһарманнры тарихи чыганакларга нигезләнеп тсавирлана.

Туфаннан таралган татарлар

Page 14: Ф. Бэйрэмова

Аркаим –татар шәһәре ул...

“...Аркаим - егерме еллар элек галимнәр тарафыннан җир астыннан казып чыгарылган борынгы шәһәрлек,түгәрәк таш шәһәр. Узган гасырда гына да татарларда түгәрәк өйләрне күрергә мөмкин булган...” (Ф.Бәйрәмованың “Туфаннан таралган татарлар” китабыннан.)

Page 15: Ф. Бэйрэмова

Заман. Милләт. Кеше.

Язучы Ф. Бәйрәмованың бу китабына динебез һәм милләтебез язмышына караган фәнни-фәлсәви язмалары тупланган. Татар халкының соңгы 100 елда үткән сәяси юлы, рухи югалтулары,бүгенге катлаулы хәле бу язмаларда дәллиләп һәм күп төрле мисаллар аша күрсәтелгән. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Page 16: Ф. Бэйрэмова

Татар әдәбияты тарихында беренчеләрдән буларак, Ф.Бәйрәмова милләтебез язмышына ислам дине күзлегеннән чыгып бәя биргән, кеше күңеле кебек нечкә дөньяның Җиһан белән даими бәйләнешен Коръән аша күрсәтә.

Page 17: Ф. Бэйрэмова

Таралып яткан татар иле

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ф.Бәйрәмованың бу китабына төрле җирләрдә таралып яшәүче милләттәшләребез турында язмалары тупланган. Аларда борынгы татар тарихы, милләттәшләребезнең бүгенге хәле, халыкка хезмәт итүче шәхесләрнең язмышлары тасвирлана. Автор милләтнең үткәненә һәм бүгенгесенә таянып, аның киләчәге буенча да үз фикерләрен дә әйтә.

Page 18: Ф. Бэйрэмова

Алтын Урдам-Алтын җирем

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ф. Бәйрәмованың бу яңа китабы милләтебез тормышын тирән өйрәнеп, зур эзләнүләр нәтиҗәсендә язылган. Биредә татар тарихы турында өр-яңа фәнни мәгълүматлар бирелгән, милләтебезнең бүгенге тормышы да ачык чагылыш тапкан. Бу китап татар тарихын өйрәнүчеләр өчен зур ярдәмлек.

Page 19: Ф. Бэйрэмова

Алтын Урда дәүләтенең борынгы башкаласы-Сарай- Бату.

“...1236 елны Идел буендагы җирләр Батый хан кулына күчә. Дөнья тарихында ул шәһәр Сарай-Бату дип атала башлый.Сарай-Бату- мөселман шәһәре булган, анда ислам диненә чын күңелдән бирелгән Бәркә хан, Үзбәк ханнар яшәгән...”(Ф.Бәйрәмованың“Алтын Урдам-Алтын җирем” китабыннан)

Батый хан

Page 20: Ф. Бэйрэмова

Туран иле

Туран иле... Котыптан-кыпчак далаларынача, Татар бугазыннан-Каф тауларынача җәйрәп яткан татар җирләре...Анда гомер-бакый төрки-татар халкы яшәгән,алар дистәләрчә мөстәкыйль дәүләтләр тотканнар, йөзләгән шәһәрләр төзегәннәр, дастаннар язганнар, алтын-көмештән дөнья музейларына куярлык затлы сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр. Татар халкының бу бөек тарихы әле һаман җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән һәм лаеклы бәясен алмаган.

Page 21: Ф. Бэйрэмова

«Туран иле» китабы авторның моңа кадәр басылып чыккан «Таралып яткан Татар Иле», «Алтын Урдам- Алтын җирем» китапларының дәвамы булып тора, шушы темага язылган тулы бер циклны тәшкил итә.

Page 22: Ф. Бэйрэмова

Ачылмаган татар тарихы

Язучы һәм тарихчы-галим Ф.Бәйрәмова бүгенге көндә дә татар халкы яшәп иҗат яткан борынгы җирләрдә булып, милләтебезнең үткәне һәм хәзергесе турында шушы китабын язды, китапта борынгы татар тарихи турында өр-яңа мәгъүлүматлар бирелгән. Ф.Бәйрәмова, менә шул ачылмаган татар тарихы эзләре буйлап, дөнья гизә. Ул кыйтгадан-кыйтгага, илдән-илгә,шәһәрдән шәһәргә барып, архивларда эзләнеп, милләттәшләребез белән очрашып, татарның яңа тарихын яза.

Page 23: Ф. Бэйрэмова

“Маяк” атом берләшмәсе фаҗигасе...

Фәүзия Бәйрәмова Чиләбе өлкәсендә “Маяк”атом берләшмәсендә булган авария нәтиҗәсендә агуланган татар авылларының фаҗигасе турында беренче язып чыкты. Бу темага язучының барлыгы 3 китабы дөнья күрде. Аның фидакарьлеге аркасында ул авылларны агуланган җирләрдән күчерә башладылар. Бу зур күләмле һәм тирән эчтәлекле әсәрләрдә татар тарихының фаҗигале вакыйгалары тасвирлана.

Page 24: Ф. Бэйрэмова

Кырык сырт Язучының әлеге китабына соңгы

елларда язылган яңа “Кырык сырт”,“Караболак”, “Соңгы намаз” романнары тупланган. Аларда, аерым шәхесләрнең һәм нәселләрнең язмышы аша, тормышы, милләт язмышындагы моңарчы кузгатылмый яткан тарихи-иҗтимагый темалар тарихның фаҗигале яклары ачыла.

Page 25: Ф. Бэйрэмова

Магниткага сөргенгә...“Кырык сырт” романы узган гасырның 30 нчы елларында Магниткага сөргенгә сөрелгән татарлар турында хәзергә бердәнбер әдәби әсәр. Авылсыз, тамырсыз татарлар. Илдән сөрелгән татарлар. Илдән сөрелеп тә милләткә рәнҗеш сакламый торган татарлар. Язмышларындагы кырык сыртны исән-имин үтеп как далага,таш-тимергә тамыр җибәргән көчле рухлы татарлар.

Page 26: Ф. Бэйрэмова

Татарская Караболка “Маяк” шартлау атом берләшмәсендә көчле шартлау хакында Ф.Бәйрәмова икенче китабын яза. 1957 елның 29 сентябрендә Урал аръягына урнашкан «Маяк» була һәм тирә-юньгә 20 миллион кюри атом калдыклары тарала, атом болыты 23 мең квадрат километр җирне агулап, 270 мең кешегә үлем тамгасы сугып уза.“Маяк”тан нибары 30-40 чакырымда урнашкан Татар Караболагы авылы үзләренә мәңгелек фаҗига алып килүче үлем болытын беренчеләрдән булып каршылый.

Page 27: Ф. Бэйрэмова

Ф.Бәйрәмованың әлеге китабы Татар Караболагы авылы турында. Ул 1957 елда «Маяк» атом берләшмәсе шартлаганда радиация зонасында кала, әмма радияциядән зыян күргән булып исәпләнми, бу авылны 1959 елны ук башка урынга күчерергә дигән карар чыгырыла, әмма ул күчерелми, алай гына түгел, Татар Караболагы авылы башка урынга күчерелгән булып исәпләнә, моның өчен кемнәрдер югарыда зур акчалар ала һәм авылны бөтен карталардан сызып ташлыйлар. Әмма авыл бар, ул һаман радиацияле үлем зонасында утыра.

Ядерный архипелаг

Page 28: Ф. Бэйрэмова

Радиация зонасыКайчандыр гөрләп торган Мөслим авылы бүген чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган. Теча елгасына атом калдыклары агызалар.

Радиация зонасында калган Мөслим авылы.Атом зонасы.

Page 29: Ф. Бэйрэмова

Теча елгасы«…Имеш шул рәвешле халыкны радиацияле Теча елгасыннан саклыйлар.Ә халык кая барсын ,башка суы булмагач?Аның мал-туары да шушы елгада ,бала-чага да җәй буе шунда,йорт кирәк-яраклары өчен дә халык суны шуннан ала…» (Ф.Бәйрәмованың «Атом атавында» китабыннан)

Page 30: Ф. Бэйрэмова

Татар тарихы кайдан башлана? Милләтебезнең тарихи истәлекләре кайларда саклана? Урал тауларында яшәүче Әтил исемле татар малае менә шулар белән кызыксына башлый һәм аның эзләнүләре көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә.

Үсмер балалар өчен язылган бу маҗаралы романда борынгы татар тарихына зур урын бирелгән. Әсәрдә шулай ук Урал тауларында яшәүче милләттәшләребезнең бүгенге тормышы сурәтләнә.

НУХ ПӘЙГАМБӘР КӨЙМӘСЕ

Page 31: Ф. Бэйрэмова

Алыплар илендә.Безнең борынгы бабаларыбыз кемнәр булган? Дини һәм тарихи китапларда язылганча, каһарман Алыплармы? Нигә бу җирдә яшәүчеләр хәзер шулай вак Һәм мескенгә әйләнгәннәр? Әсәр герое әнә шундый җитди сорауларга җавап эзли, тормышында могҗизага тиң хәлләргә очрый. Нәтиҗәдә, Аллаһ ярдәме белән, үсмер бала бөтен авырлыкларын җиңә барып, күңеле белән Алып баһадирына тиң олылыкка вә бөеклеккә ирешә ала.Бу әсәр балаларны фикерләргә, нинди шартларда да үз бәхетең өчен көрәшергә һәм җиңеп чыгарга өйрәтә.

Page 32: Ф. Бэйрэмова

Нәрсә ул — бәхет? Аның сере нәрсәдә һәм ачкычы Кем кулында? Ай һәм йолдызларны, бар тереклек дөньясын, кеше тәнендәге һәр күзәнәкне Кем тотып тора һәм яшәтә?Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган бу китапта менә шушы сорауларның барчасына да җавап табарга мөмкин.Бу китап шулай ук география, биология, анатомия, тарих, психология, астрономия укытучыларына һәм ата-аналарга да зур ярдәмлек булыр дип өмет итеп калабыз.

Page 33: Ф. Бэйрэмова
Page 34: Ф. Бэйрэмова

Бәйрәмова Ф. Ә.Б 86

Сәнгать дөньясына сәяхәт: Болгар иле турында истәлек язмалар

Page 35: Ф. Бэйрэмова
Page 36: Ф. Бэйрэмова

Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылулы уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә. «Уралтау татарлары», «Ырынбур татарлары», «Атом тамгалы татарлар», «Дала-Тау татарлары» кебек күләмле публицистик язмалар – әнә шундыйлардан.Тукталып киткән куп кенә тарихи китаплары да моңа ачык мисал булып тора.

Нәтиҗә

Page 37: Ф. Бэйрэмова

Ф.Бәйрәмова әсәрләренә әдәби тәнкыйть, мәкаләләр

Сверигин, Р. Гасырлар чатында: “Соңгы намаз”романына әдәби тәнкыйть/ Р.Сверигин // Казан утлары.- 2002.-№4.-150б. Шәмсутова, А. Фәүзия Бәйрәмова прозасы: Фәлсәфи-эстетик карашлар, образлар системасы, психологизм һәм мотивлар/ А.А.Шәмсутова.-Казан, 2005.-100б. Зарипов, Р. Атом атавында: “Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды” китабына әдәби тәнкыйть/Р.Зарипов // Ватаным Татарстан.-2005.-23 сентябрь.-16б.Исхакова, К. «Кырык сырт»ны кичкән татарлар/К. Исхакова // Татар иле.-2006.-№11.Хөснияр, З. Булган. Бар һәм булачак!: Ф.Бәйрәмованың тарихи китапларына әдәби тәнкыйть/З.Хөснияр // Казан утлары.-2008.-№9.-128-129б. Язучыбыз дөнья гизә //Казан утлары.-2009.-№1.-190 б.Хәсәнова Р. Батырша явы: китапны тәкъдим итү/ Р.Хәсәнова //Шәһри Чаллы.-2012.-24 октябрь.-5 б.Бәйрәмова Ф. Үзбәк хан-Алтын Урданың алтын ханы: күренекле шәхесләребез/ Ф.Бәйрәмова // Тарихи- мәдәни мирас.-2013.- февраль, март.-10б. Газизов, Г.С. Ф.Бәйрәмованың «Ачылмаган татар тарихы» китабын тәкъдим итү / Г.С.Газизов.-Режим доступа: azatlig content/article/24986333.html.-15.05.2013

Page 38: Ф. Бэйрэмова

Кулланылган библиографик исемлек:

Хәлим, А.Н. Сез беләмсез кая барганны?:әдәби бәхәс “Безнең заман герое” / А.Н.Хәлим.-Чаллы : Диамант нәшр.,2005.-127б. Шәмсутова, А.А. Фәүзия Бәйрәмова прозасы: фәлсәфи-эстетик карашлар, образлар системасы, психологизм һәм мотивлар/ А.А.Шәмсутова.-Казан: 2005.-100б. Дәүләтшина, Л. Киләчәккә күз төбәп : Ф.Бәйрәмова иҗатына бер караш /Л. Дәүләтшина// Казан утлары. – 2005– № 9. – 154–158 б.Исхакова, К.Л. «Кырык сырт»ны кичкән татарлар: әдәби тәнкыйть / К.Л Исхакова // Татар иле. – 2006. – № 11Бәйрәмова Ф.А. Милләт һәм татар галимнәре [Электрон ресурс]: Казан: 2011.- Режим доступа: mtss.ru Диспут клуб viewtopic.php.Әдипләребез: Ф.Бәйрәмова // Матбугат ру.[Электрон ресурс] Казан:Татар китабы нәшр.,2009.- Режим доступа: matbugat.ru enc/byrmova-fziya-434/